Latin

Хикәяләр - Мостай Кәрим - 1

Total number of words is 4497
Total number of unique words is 2491
32.8 of words are in the 2000 most common words
47.3 of words are in the 5000 most common words
55.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ИШЕТКӘННӘР, КҮРГӘННӘР...
Кадерле укучы, җир йөзендә бөек вакыйгалар, илдә яман-яхшы зур эшләр кылынганда, үтә борчулы көннәр кичерелгәндә, гади кешеләрнең көндәлек вак мәшәкатьләре, сәер кылыклары, беркатлырак гамәлләре турындагы бу кечкенә-кечкенә хикәяләрне синең игътибарыңа тәкъдим итүем, бәлки, сәеррәк тоелыр. Җитмәсә, алар ерак үткәннәр турында. Ләкин бу дөньяда кояш та, чәчкә күзәнәге дә, бөркет тә, күбәләк тә, күк күкрәве дә, сабый тавышы да, тозлы диңгез дә, тозлы яшь бөртеге дә бар. Шуларның һәммәсе бергә җиһанның бихисап бизәкләрен, аның бөтенлеген, камиллеген барлыкка китерә. Нәрсәнедер вак булганы өчен гаепләргә, кимсетергә ярамый. Мәгънәсез булса инде, хөкем башка...
Автор
СӘГЫЙДӘ
Күршебездә генә Сәгыйдә исемле, чем-кара чәчле, ап-ак йөзле, ярты ятим сылу кыз үсте. Әсхәпҗамал кодагыйның кызы. Атасы әүвәлге герман сугышында гаип булган. Шушы Сәгыйдә хәлле генә тормышлы кияүләрдән баш тартып, Югары очның Гыйльметдин исемле егетен үз тиңем дип йортка кертте. Каты бәгырьле, саран куллы булып чыкты ире. Табынга йөрмәде, табын җыймады. Бичәсен дә каккалады, суккалады. Әмма сабыр табигатьле хатын һичкайчан зар сөйләмәде. Хәер, ул заманда иргә булган зарны илгә тарату гадәте юк иде. Бала чактан уйчан Сәгыйдә отыры уйчанлана төште. Берчак шулай, имчәк баласы яткан кабык бишеген аркасына асып уйлана-уйлана тары утарга китеп барганда баласы “йөктән” төшеп калган. Моны абайламый ул һаман атлый биргән. Артыннан куып җиткән ат менгән берәү биләүдә мыш-мыш йоклап яткан баланы анасына сузгач, бишекне иңеннән алып: “Шушында гына салганыем...” – дигән.
Өч баласын ятим калдырып, Гыйльметдин соңгы сугыштан кайтмады.
Яу тынып, илгә юлыккач, хәл белергә дип күршеләргә кердем. Байтак сөйләшеп утырдык. Сәгыйдәнең тыныч кына әйткән бер сүзе хәтеремә нык сеңеп калды.
– Күкрәгемә терәп икмәк кисәр көнне күргәч тә өй тутырып кунак җыяр идем, иншалла, күрербез ул көнне.
КАЮП
Утыз өченче ачлык елда урам аша кыйгач күршебез Каюп бабай мине Димдә балык тотарга дип үзе белән Тирәк асты дигән борылмага алып килде. “Табышы уртак булыр”, – диде. Май башлары иде бугай.
Хөр табигатьле бу кеше кайчандыр – әле үткән гасырда ук бер чая кылыгы белән халык теленә эләгеп калган. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән эш кылган ул. Каюның атасы Кәбир илнең хөрмәтле кешеләрен сый табынына җыйган. Ит ашап, шулпа чүмереп алгач, чәй эчү башланган. Уналты яшьлек үсмер Каюп чәй коелган чынаякларны чаршау эченнән түр якка ташып тора икән. Билгеле, тәүге чынаякны авылның иң өлкән аксакалы Әюп алдына куя. Егет тагын ике-өч кешегә китереп өлгерми, Әюп буш чынаякны кире суза. Табынчы өнсез-тынсыз яңаны китерә. Янә өч-дүрт кунакка чәй эләгеп өлгерми, аксакал бу юлы ике куллап буш савытын тагын суза.
– Син, Әюп карт, ике кулыңа икене түнтәрдең инде. Нәфесеңне тый чак кына. Монда әле берне дә эчмәгәннәр бар, – дигән Каюп иң түрдә утырган иң өлкән кунакка.
Әнә кемгә, әнә нәрсә әйткән ул. Әдәпсезлекме бу, әллә гаделлекме?
Хәзер ул җитмешне куа. Без икебез дә шундый арыкбыз, тәнебездә черки эчәрлек тә кан юк.
– Тире дә сөяк кенә булгач, нинди рәхәт. Черкиләр безгә кагылып та тормый, – диде Каюп карт. – Симез кешегә чыдау юктыр монда. Һай-һай, мыжгып торалар!
Сөзгечнең җебен тотып алмаш-тилмәш утырып карадык. Кичтән кәсебебез уңмады. Бөтен ризыгыбыз әле тонып та өлгермәгән су астында йөзә иде. Шулай да тышы корымланып беткән бәләкәй бидрәне тутырып су кайнаттык. Янәсе, булачак балык шулпасы. Кайный-кайный суның шулпага әйләнү өмете өзелгәч, Каюп бабай яңа гына яфрак ярып килгән карлыган сабакларыннан кечкенә пиннек сындырып, аны кайнап торган бидрәгә китереп тыкты:
– Бар сыйны үзебездән үзебез кызганмыйк әле, Мостафа, – диде. – Хушланганчы чәй эчик.
Шушындый мул сыйдан соң мин хозурланыпмы, хәлсезләнепме оеп киткәнмен. Төнен картка кот килгән. Таң яктыруга уянсам, Димгә батырылган челтәр капчык эчендә агач көрәк киңлеге ике корбан ласпылдап ята иде...
Каюп бабай күптән дөнья куйды. Ә сүзләре онытылмады.
Чишмәләргә ятып сулар эчсәм дә, иелеп юа өзсәм дә, үрелеп шомырт өзсәм дә, әйтә калам:
– Бар сыйны үзебездән үзебез кызганмыйк әле, Мостафа, – дим. – Шулардан мәхрүм калыр көннәр килмәсен...
БӘСӘРГӘН ӘБДИ
Ул кышын утынны безнең урам халкына Чагыл тавыннан бирделәр. Шуннан, морҗа башыннан жирәбә салып, һәркемгә өләшеп бүлделәр. Безнең бер якта мөтәвәлли Искәндәр, икенче якта Тәмәнәй очы Әбди булып чыкты. Үз өлешен теләсә кем теләсә нинди вакытта килеп кырыкмый, бөтен урам бер көндә чыгып кисә. Югыйсә кемнеңдер хәрәмләшүе ихтимал, шул сәбәпле соңыннан бәхәс, низаг чыгуы бар.
Чатнама суык декабрь көнендә бөтен урамыбыз белән Чагыл тавына ябырылдык. Кая карама – тук та тук. Атайлар, агайлар кыркып тора, без – малайлар, кыркылган агачның көч җиткәннәрен сөйрәп үз өемебезгә җыябыз. Урман алай эре түгел. Утынлык кына. Искәндәр Әсхәте белән кулалмаш эшлибез. Бер аларда, бер бездә.
Әбди өстенә кыска гына сырма кигән, ыштанының төбен дә капламый. Берчак Әсхәт миңа ымлый:
– Әнә, бәсәрә башлады.
– Нәрсә бәсәрә?
– Әбдинең ыштан төбе.
Чынлап та, тегенең кызыл киндер ыштан төбен ак бәс сара башлаган иде. Көн буе – кышкы көн озын түгел – кулыбыз эштән бушамады, күзебез күршенең ыштан төбеннән аерылмады. Төш җитүгә бәсәргән урын җәелеп зур бияләй чаклы булды. Кичкә табан ул бөтенләй бозланып катты. Кыш көне икенче катка кияргә, күрәсең, бахырның чалбары юктыр. Ул ярлы кеше иде. Мин кызганып куйдым.
Әсхәткә җитә калды. Ул кешедән көләргә генә тора. Бөтен күрше-күлән ишетерлек итеп сөрән салды:
– Әбди агай! Ыштан төбең бәсәргә-ә-ән! – диде.
– Шулаймыни? Мин күрми дә торам, – диде теге, үзе артына әйләнеп караган булды.
Шушы сәгатьтән алып Әбдигә “Бәсәргән” кушаматы чат ябышты. Исемен дә әйтеп тормыйлар, “Бәсәргән” дип кенә йөртәләр.
Байтак гомер үтте. Колхозлар оештырылды. 1934 елның көзендә мин күпмедер вакыт колхоз хисапчысының ярдәмчесе булып йөрдем. Октябрь бәйрәме кичәсендә бүләкләү өчен алдынгылар исемлеге төзелде. Унлап кеше булгандыр. Арада Әбди агай да бар иде. Кемгә бүрек, кемгә шәлъяулык, кемгә күлмәклек, кемгә итек, кемгә постау чалбар тәгаенләнгән иде. Исемлекне матур итеп күчереп язарга миңа куштылар. Исемлек буенча Әбдигә күн тышлы бүрек тиеш иде. Атнабаев Абдулла исемлекнең башында тора. Мин тоттым да, аның исеме турысына “Постау чалбар” дип яздым, бүрекне чалбарның була язган хуҗасына аткардым.
Тантаналы җыелышта колхоз рәисе – күзгә зәгыйфьрәк Әхмәт – исемлекне укый башлагач, аптырабрак бераз тотлыгып торды. Шулай да бүләкләрне мин язганча әйтеп өләште. Постау чалбар нәкъ иясенә эләкте. Җылы тәнендә тузсын.
ШАҺИТ БЕЛӘН САНИЯ
Дөресрәге, Сания белән Шаһит. Алар безгә каршы гына тора. Сания тиз тузынучан, усал телле бичә. Андыйлар турында: “Теле үгезне үкертер”, – диләр. Ә күңеле изге аның. Хәйлә-мәкернең ни икәнен дә белми. Шаһит исә телсез-тешсез юаш адәм. Бик ачуы килгәнда генә хатынына яки хәтере калган башка берәүгә янап куя: “Әйттем-салдым булыр”, – ди. Нәрсә әйтерен Сания да, хәтерен калдырган бүтәннәр дә белә алмады. Шушы серен ул, ашын ашап, яшен яшәп беткәч, үзе белән ахирәткә алып китте.
Үсмер чагымда авылда яшәгәндә мин аларга еш керә торганыем. Иртәнчәк бер кергәндә Шаһит агай итек киеп маташа, Сания җиңги савыт-саба юа иде. Уртанчы уллары тугыз яшьлек Хәмит, бишмәтенең бер җиңен кигән көйгә ишек төбендә басып тора. Аны каядыр йомышка җибәрергә итәләр, ахырсы. Тегесе ашыкмый.
– Тизрәк кузгал инде, дим, шайтан арбасыннан төшеп калган тискәре нәрсә! – дип тузына Сания җиңги. – Кулым дүртәү, аягым алтау түгел шул, берегезгә дә инәлмәс идем! Бар, йөгер! Тиз үк!
– Ыжламыйм да, – ди малай.
– Ыжлатырмын! Тәки ыжлатырмын әле мин сине, имансыз! Уйнаштан туган мөртәт!
– Уйнашмагыз иде үзегез. Ул чакта тумас та идем, – дип әрепләшә тугыз яшьлек “мөртәт”.
– Ә-ә, шулаймыни әле! Битсез! – Йодрыкларын төйнәп, Сания җиңги малайга таба омтылды. Ләкин сукмады. Андый гадәте юк аның.
Шулчак Шаһит, калкынып, кияргә өлгермәгән итек сыңарын бичәсенә суды:
– Мә, Сания, шушы итек белән тондыр әле...
Сания, ярсып, ире каршысына килеп басты:
– Нәрсә син, уҗым бозавы, мине котыртасың? Нәрсә өсләтәсең? Батыр булып, йөрәгең җитсә, үзең сук. Кеше кулы белән кеше тукмама, иблис!
Кеше кулы белән кеше тукмаганны гомеремдә байтак күрдем, күрә киләм. Шаһит ише генәме алар!
Шундый мәлдә Санияны хәтергә алам.
ҖИР КҮРЕРГӘ БАРГАН АПА
Колхозлашуга тикле безнең авылның печәнле болыннары күп булды. Шуңа күрә урак бетү белән атлы-тунлы халык калага печән ташый. Нижегород тугаенда төркем-төркем булып куналар да, яктыруга Печән базарына күтәреләләр. Хәзерге Дуслык һәйкәле урынында сары чиркәү, ә чиркәүнең өс ягында Печән базары иде.
Ике ат белән барганда Мортаза агаем мине дә алгалый. Без юл йөргәндә көннәр гел аяз була торганые. Яңгыр астында калганыбызны һич тә хәтерләмим. Бераз шомлы төнге тугайда дүрт-биш җирдә талпына-талпына учак яна, чәй кайный. Безнең төркемнән ерак түгел З... апа ялгызы ут үрләтә. Мин беләм: бу тол хатын Туңморҗа урамының үрге очында тора. Өйдә ир-ат булмагач, печән сатарга үзе йөри. Агаем атлар янына киткәч, Мотаһир исемле бер кеше миңа йомыш кушты:
– Бар әле әнә теге ападан чәйнек сорап кил. Тик җиренә җиткереп сора. Болай дип әйт: “Җир күрергә барган апам, сыңар колаклы чәйнегеңне биреп тор әле”, – диген.
Малай чакта мин тыңлаучан идем. Шунда ук йөгереп бардым да:
– Җир күрсәтергә барган... Әй, бутадым ла... җир күрергә барган апам, сыңар колаклы чәйнегеңне биреп кенә тор әле! – дидем.
– Күрсәтермен мин сиңа җирне, ташбаш! – дип, күмер бутап утырган таягы белән апа минем аркага сукты. Авырттырырлык итеп түгел, гарьләнерлек итеп сукты.
Менә бер тилемсә бичә. Мин аннан ипләп кенә йомыш сорыйм, ә ул таяк белән ора. Җитмәсә, безнең учак тирәсендәгеләр авыз күтәреп хахылдаша. Котырганнар.
Байтак заманнар үткәч мин шуны белдем. Теге елда яз көне авыл халкы басуга чыгып, жирәбә салып, җир бүлгәндә бу апа жирәбә тартуны быел гына чит урамнан күчеп килгән күршесе Хәбиргә тапшырган икән. Өлешкә чыккан җир башына Хәбир тамга сала да, азактан илтеп күрсәтергә була. Икенче көндә апаны җир күрсәтергә алып китә теге. Әй баралар, әй баралар, Урта басуны үтәләр, хәтта Каенлыкул чокырына килеп җитәләр. Ә З...ның өлеше басу капкасы төбендә үк торып кала. Чокырга төшкәч, Хәбир тегеңә кулын тигезмәкче итә, хатын буй бирми, ир чәмләнә башлый, хатын якын да җибәрми. Сөмсез азгынның тәмам шашынып корбанына ташлануы була, моның ярты колагын теге кетерт итеп тешләп тә өзә. “Сыңар колаклы чәйнек”нең хикмәте менә кайда икән.
“Җир күрергә барган З...” дигән яманатнымы, хуплаунымы күтәреп, озак яшәде апа.
Башы күмерләнеп беткән таяк белән ул миңа гомерлек сабак бирде:
– Мәгънәсен үзең аңламаган сүзне сөйләр булма...
Юк-юк та, файдасы тиде бугай ул сабакның.
ВӘЛЕТДИН БЕЛӘН ГӨЛСИРӘ
– Сайлап кына, чүпләп кенә кунак җыябыз, шәмгә ут алуга килеп җитегез, – диде тыкрык буе “татлы тел” Вәлетдин, иртүк килеп. – Гөлсирә белән икәүләп көтәбез.
Аның һәр сүзенә Гөлсирәне кыстыра торган гадәте бар. “Гөлсирә әйтте”, “Гөлсирә мактады”, “Гөлсирә хурлады...” Гөлсирәсез аяк атламас, уй уйламас.
Бары белән байларча кунак чакырыша торган сугыш арты мәле иде, Рауза белән без эңгер төшкәч үк китеп бардык. Берәр сәгать үтүгә биш-алты пар җыелышып өлгердек. Соңрак җөпле-таклы тагын берничә кунак килде, өй тулды. Байтак сайлап, байтак чүпләгән икән хуҗалар. Төрлебез төрле җиргә сибелешеп утырдык. Озын гына өстәл өстенә савыт-саба куелган., сырлы стаканнар тезелгән. Ничектер әңгәмә куермый. Хәтта сүз уйнатучы Мөхәррәмнең дә илһамы кабынып китә алмады. Утырабыз. Тәүдә танауны симез елкы шулпасының буы кытыклап алды, бераз торгач бәлеш көегенең исе килеп сугылды. Сәгать көтәбез, ике сәгать көтәбез. Вәлетдин чыга да керә, чыга да керә. Тора-бара исләр дә басылды, ә табынга чакыручы һаман юк. Ярты төн якынлашты. Утыра бирәбез. Көндез эшләп арыган бәгъзе берәүләр, утыргыч артына сөялеп, оеп та китте.
Капыл чаршау эченнән беркатлы Гөлсирә чәчрәп килеп чыкты да:
– Чукынып кына китсен инде! Иң кирәкле кунагыбыз килүен килеп җитмәде дә, ичмасам сез утырышыгыз! – диде. Ул шаяртмый иде.
Уңайсызрак булып китте. Шулай да кунаклар сүлпән генә өстәл тирәсенә тартылды. Тик, яндырсаң бер уч көле чыкмас чикерткә Гайфулла гына ыргып торды да, кыптыр тунын, тышсыз колакчының киеп алды:
– Әйдә, хатын! Киттек! – диде. – Капчык авырлыгына йөрер хәл юк! Нигә син, баҗа, шул иң кирәкле кунагыңны ялгызын гына чакырмадың? Төн буе адәм бимазалыйсың!
– Аштан олы булып кылану киллешерме, атасы? – диде Чикерткәнең җәмәгате.
– Килешер! Ашның да төрлесе була. Олысы бар, кечесе бар. Вәссәлам! – Хатынын да көтми чыгып китте.
– Ни кылануың бу, баҗа? – дип кычкырып калды хуҗа. – Ну, кылтым да, әй.
– Мыскыл итеп кылтайтмас идегез, – диде Гайфулланың хатыны, ирен куәтләп. – Без дә тишек ыштан төбенә салынган ямау түгелбез, иншалла! – Ишекне шап итеп япты.
Искитәрлек әллә ни дә булмады кебек, ә алдагы ризыкның тәме китте. Әйтерсең, ул сиңа тәгаенләнмәгән иде. Ашның олысы бар, кечесе бар икән шул.
КАРУН ГОБӘЙДУЛЛА
Безнең авылда кешегә кушамат төрлечә тагыла. Берәүгә ул иясенең табигатенә һәм холкына тап килгән өчен ябешеп кала, икенчеләргә бөтенләй кире мәгънәдәгесе тамга булып сугыла. Гомер көлмәс-елмаймас Мәрхәбә Галине “Ачык Гали”, үшәнлеге чигенә чыккан безнең Исхак кайнаганы “Юрга Исхак”, урамыбызның иң ярлысын “Калад Сәлимгәрәй” (янәсе, клад – хәзинә) дип йөртәләр. Гобәйдулланың “Карун”лыгы да шушы юл белән килеп чәпәлгән.
Ул саран да, комсыз да түгел, киресенчә, юмарт һәм игелекле кеше. Ә үзе борын заманның атаклы сараны Карун әл Рәшит сыңары исәбендә йөри Карун Гобәйдулла.
Бала чакта Гобәйдулланың тавышы моңлы, күңеле юмарт, үзе тыңлаучан булган. Мәдрәсә дә чакта аннан сабакташлары еш кына мөнәҗәт әйттергәннәр. Ул мөнәҗәт әйткәндә йомшаграк күңеллеләр гел туктамый яшь түккәннәр. Карун Рәшит турындагы бәетне ул җиренә җиткереп, үтә ихлас башкарган.
Карун мәлгунь бар иде,
Ахырда аны җир йотты.
Араларындагы бер явыз моңа берчак:
– Әй, Карун! – дигән.
Киткән шуннан – Карун да Карун. Мин белгәндә аңа, мөгаен, иллеләр тирәсе булгандыр.
Гобәйдулла агай чокыр аръягындагы Тумыртка урамында тора. Ул – алты-җиде йортлы бер яклы бәләкәй урам. Анда минем Мөхәррәм исемле дустым бар. Гобәйдулла умарта асрый. Тәүге балын суырткан көн – Тумыртка балалары өчен татлы сый көне. Елның елында шулай. Шул көнне мин ел саен нишләптер дустым янында булам. Гобәйдулла агайның “Көнлеккә килегез!” дигән ораны тиз үк таралып өлгерә. Тумыртканың һәр өеннән ким дигәндә өч-дүрт бала, кашык тотып, умартачы йортына йөгерә. Без “кунакларның” санына карап ике-өч җиргә түгәрәк-түгәрәк булып өстенә тезләнәбез. Төрткәләшүне, тарткалашуны агай яратмый. Коры кашыкларны ялый-ялый сабыр гына көтеп утырабыз. Вакыты җиткәч, Зөбәрҗәт җиңги һәр түгәрәк уртасына агач коштабак тулы сары гәрәбәдәй сары бал китереп утырта. Икмәк бирелми. Үзең белән алып килергә дә ярамый. Сыйлануның шарты шундый: хәрәмләшеп булмый. Тәүдә без комсызланып коштабакка дәррәү ташланабыз. Кашыклар арлы-бирле йөгереп кенә тора. Ялап маташмыйбыз. Соңрак, тансык кана төшеп, тел очы әчетә башлагач, сүлпәнрәк ташыйбыз. Әмма берәү дә туйдым дип туктамый. Ни тикле мул булмасын, бал – бал инде: “бал” дисәң бер кими, бармак тыксаң ике кими. Кашыклап ашагач бетә дә икән. Коштабаклар бушап кала. “Көнлекчеләр” әле утыра бирә. Мөхәррәм олы инәсе өйрәтеп җибәргән теләкне теләп: “Кортыңның канаты талмасын, үзеңне сырхау алмасын”, – ди.
– Шулай булсын, – дип теләкне кабул кыла Гобәйдулла агай, аклы-каралы сакалын сыйпап елмаеп куя.
Без һаман кузгалмыйбыз. Табын хуҗасы чарасыздан төшендереп бирә:
– Балны аны тәме беткәнче ашарга ярамый, балалар. Быелга шуның белән бигайбә, яренгә тагын килерсез, яме...
Гаҗәп, балның тәме нишләп бетсен икән ул?
МӘРХӘБӘ КОДАГЫЙ
Урамыбызда иң тыныч, иң сүлпән, иң шапшак хатын Мәрхәбә кодагый иде. Урыны әллә кайчан җәннәттәдер инде. Гөнаһсыз җаны шунда дип киткәние...
Үзе тере чакта җәен-кышын аның өендә бәрәңге черегеннән алып сөт көегенә кадәр бөтен исләр аңкып тора иде. Урамга чыкканда еш кына бер аягында күн ката, икенчесендә йон ката булыр. Кодагыйның сыңар мөгезле бер коба сыеры, йөнтәс бәкәлле бер кола алашасы, әйткәнебезчә, көлмәс-елмаймас бер карт буйдак улы – Миңлегалие бар. Әнә шуны инде “Ачык Гали” дип йөртәләр. Үзе дә мин белә-белгәннән ялгыз. Кодабыз әллә кайчан гүр иясе булган. Өй-курадагы һәр җан иясенең үз кылыгы. Әнисе белән улының ниндилеген әйттем инде. Коба сыер – ындырчы, ягъни кеше ындырыннан кайтмый. Шуның аркасында сыңар мөгезгә торып калган да. Кола алаша – эштән чыккан чыгымчы. Чыгымчы кола йөк тартып тау менгәндә генә түгел, буш көе түбән төшкәндә дә киреләнеп шып туктый. Мәрхәбә кодагый аны әрләми дә, тукмамый да, “җене ычкындырганчы” көтеп, авыз эченнән генә мөнәҗәт әйтеп арбасында тик утыра. Тора-тора атының “җене ычкындыра”, ул үзеннән-үзе дәртләнеп, башын кага-кага кузгалып китә.
Мәрхәбә кодагыйның миңа да вак-төяк йомышы төшкәли. Я лавкага тоз, шырпы, кәрәчин алырга йөгертә (ышанып шикәр кушканын хәтерләмим әмма), я ике-өч тиен бакыр тоттырып мәзин остабикәсенә хәер тапшырырга җибәрә. Сыңар мөгезле коба сыерның бозавын көн дә диярлек үзебезнең бозаулар белән бергә Сай чокырдан куалап кайтарам. “И-их, шушы уңганны...” – дип мактаса миңа шул җиткән. Мактаганны ифрат яратам мин.
Күп еллар үтте. Пумаладай чәч үстереп, муенга киң яшел галстук тагып авылга кайттым. Шагыйрь, янәсе, шулай кылтыграк булырга тиеш. Тәүге китабымның тәүге данәсе кесәмне өтеп бара. Урамга кереп ике-өч йорт үтүем булды, култыгына озынча чүлмәк кыскан Мәрхәбә кодагыем тап булды. Исәнлек-саулык сорашырга да өлгермәдем, ул тезеп китте:
– Очравың шәп булды әле... Менә Ваһапларның кар базына куеп торган каймагымны килеп алдым. – Ул мунчадан мунчага гына юыла торган кулын йодрыклап чүлмәккә батырды да, кире чыгарып миңа сузды. – Мәле, Мостафа, эләккәндә ялап ал. Малай чагында йомышымны күп тыңладың. Тартынма, ялап бетер, жәлке түгел.
Нишләптер, тамчы да җирәнмәдем. Хәтта уңайсызланмадым да. Урам уртасында басып кодагыйның кул сыртын да, уч төбен дә яладым. Чөнки бу хәлдә аштан олы, сыйдан өстен кылану әдәпсезлек булыр иде.
ГАБДЕЛҖӘМИЛ
Мөтәвәлли, ягъни мәчет караучы Кави үзенең төпчек улына авыз тутырып әйтерлек әнә нинди күркәм исем куштырган – Габделҗәмил! Шушы исемнең хуҗасы тәүдәрәк Гапҗәмилгә әйләнгән, аннан Әбҗәмилгә торып калган. Мин үсмер чакта ул “ерактан күрүче Әбди” иде инде. Яше арткан саен исеме кыскара барган.
Кави бабай берчак атаема ачыныпмы, көлепме төпчек улы турында әңгәмә сөйләгән. Атаем аны гыйбрәт итеп, кичке чәй вакытында агаемнарга җиткерде. Менә ул – көлке дисәң көләр җире юк, көлке түгел дисәң, адәм көлкесе.
– Кичтән чанага йөкне үзем төяп куйдым, – дигән Кави бахыр. – Габделҗәмил тәүге әтәч белән торып калага печән сатарга китәргә тиеш иде. Беренче әтәч кычкырыр-кычкырмас, юлчыны уятып, атны эчерергә чыктым. Карасам, улым бер чабатасының бавын урап маташа. Икенче әтәч кычкырды. Мин чыгып атны җигеп кердем. Габделҗәмилем икенче чабатасын киеп маташа. Бергә барырга сүз куешкан кешеләр урамнан тавыш бирә-бирә узып бетте. Чана табаннары чыжлавы бөтенләй тынды. Өченче әтәч кычкырды. Чыдамадым, калага үзем киттем Печәнне сатып, егерме биш чакрым җирне урап, эңгер төшүгә кайтып җиттем. Өйгә керсәм, минем Габделҗәмилем янып торган мич каршысында әле һаман чабата киеп утыра.
Күптән Әбдигә әйләнгән шушы Габделҗәмилне, язуы матур дип, өстәвенә эчми-тартмый дип, колхозлашуның беренче елында безнең урамның бригадиры итеп куйдылар. Эшләр, әлбәттә, әлләни уңмады. “Син, Габделҗәмил, тегеләйрәк итеп кара, болайрак эш кылып кара”, – дип киңәш биргән картларның авызын тиз томалады. “Төртеп күрсәтмәгез миңа. Мин ерактан күрәм!” – диде.
Ерактан күрә-күрә, аяк астындагы һәр нәрсәгә абына-абына, ул бригадабызны көрчеккә китереп терәде. Әллә каян ук, “ерактан күрүче Әбди” дигән даны калды. Әбди данын уртаклашучылар арытабан да булды. Ерактан күрүчеләрне әйтәм...
ШАҺИБӘК СӘГЫЙТЕ
Печәнгә чыгар алдыннан гына шаулатып килен төшердек. Мортаза агаема кәләш алып бирдек. Кайда ничектер, бездә шундый йола бар иде: кыш көне кыз ягында туй уздыралар да, җәйгә чыккач килен төшерәләр. Хәер, ул гадәтләр хәзер бетте инде. Чыдамсызга әйләнде яшьләр. Конторга кереп теркәләләр дә, я егет өенә, я кыз өенә җитәкләшеп киләләр.
Шулай итеп, без – вак балалар – җиңгиле, әтиемнәр киленле, агаем бичәле булды. Булсын, бик әйбәт. Гөлбикә җиңгәбез, шадра ла димәсәң, үтә сөйкемле. Нәрсә эшләптер, агаем шул җәйдә ат ашатырга төнгелеккә бөтенләй йөрмәс булды. Аптыраш. Бу йөк тулысынча минем өскә төште. (Икенче агаем Белорет ягында завод тирәсендә буталып йөри иде. Юнь чыгара алмагач, соңрак кире әйләнеп кайтты.) Минем тугызым тулып килә иде. Кулдан эш килерлек.
Шушы елда урак өстеннән алып көзгә тикле ике ат белән төнгелеккә йөрдем. Әлбәттә, миңа күз-колак булыр кеше бар, Корбангали улы Мөхәррәм ул. Мин үзем дә җебеп төшмәгәнмен. Бөтен урамның егермеләп малай Дим буендагы Капкалы төбәгенә ияләшеп алдык. Анда – уйсу җирдә – курпы шәп. Янә бер хикмәте бар. Шуннан ерак түгел совхозның бәрәңге җире башлана. Эңгер төшәр-төшмәс үк зур итеп учак ягабыз. Барып бәрәңге йолкабыз да, итәк-итәк ташып, көлгә күмәбез. Мул тотынабыз. Бүселгәнче тыгын. Шулай да тәүдә, тозсыз ашаганда, артык ыратып булмый иде. Бөтенесеннән әүвәл чулак Гыйльметдиннең башы җитте: “Малайлар, – диде ул, – ашның тәме юк бит болай. Тоз кирәк”. Икенче кичтә һәрберебезнең кесәсендә тоз иде. Моннан ары совхоз бәрәңгесе ашап туйгысыз булып чыкты, ай буена рәхәтләндек кенә. Туенып алабыз да, зур кибән тирәли баш төртеп йоклыйбыз.
Бермәл таң яктырып килгәндә гөп-гөп итеп баш очында гына ике тапкыр мылтык аттылар. Без кот очып сикерешеп тордык. Баксаң, кибәнне дүрт-биш җайдак уратып алган. Икесенең мылтыгы бар. Без, унбиш-егерме малай, камалуда калып әсир булдык.
Ат менгән берсе алдан төште, икәүсе як-якка чыкты, дүртенчесе койрыкта калды. Мал әйдәгән рәвешле болар безне Дим яры буйлап Лекаревка ягына куалап алып китте. Арабызда иң чая исәпләнгән Габделмәҗит: “Качыгыз!” – дип кычкырды да, капыл ярдан сикерде, “ә” дигәнче тал арасына кереп югалды. Ат менгән берәве: “Стреляю!” – дип кычкырды да, гөпләтеп атып җибәрде. Качкын туктамады, качуында булды. Аны эзләп маташмадылар, әмма бүтәннәребезне ару гына өркеттеләр.
Кояш чыгуга безне бер ат аранына китереп яптылар да, өстән бикләп киттеләр. Ике-өч сәгать утырганбыздыр. “Бәрәңге өчен штрафын яман каермасалар ярый инде”, – диде зирәк Мөхәррәм. Без үзебезнең хәлне аңлыйбыз. Басу караучы бөкре Шәрәй ашлыкка кергән сыер-бозауны шулай куалап кайта да, ихатасына ябып куя. Зыян күргән кеше файдасына аяусыз штраф суга. Без әнә шул тотылган мал көнендәбез.
Дөбер-шатыр ишек ачылды. Яман таза гәүдәле ике адәм килеп керде. Руслар. безне тезеп бастырдылар да, берәм-берәм сорау алырга керттеләр:
– Картошку таскал?
– Таскал, – дип турысын әйтте иң читтә торган Мөхәррәм.
– Таскал, – диде Гыйльметдин дә.
– Таскал, таскал, көч калмады бер мыскал, – дидем мин. Курку инде басылган иде. Теге минем колакны чак кына тартып куйды.
Чират Шаһибәк Сәгыйтенә килеп җитте.
– Картошку таскал?
– Я не украл, я гатауай жрал! – диде Сәгыйть хәтта бераз кукырая биреп.
Шулай дип әйтүе булды, җирән мыеклы гыйфрит тегенең ике яңагына алмаш-тилмәш чапкалап алды. Сәгыйть хәтта чайкалып куйды.
– Мә сиңа, гатауай жрал, мә! Дармоед! – дип өстәде.
Кичкә таба атайларыбыз я агайларыбыз бәрәңге хуҗалары куйган хакны түләргә имза биреп безне тоткынлыктан коткардылар. Бер нәрсә миңа көне буена маза бирмәде. Ничек булып чыга соң әле? Үзләре урлап ашаган малайларга гыйфрит тырнак белән дә чиртмәде, ә урламаган, бары әзерне генә ашаган Сәгыйтьне исәңгерәткәнче чапкалады. Нигә шулай итте икән?
Кайткач, булган хәлләрне сөйләп, Олы инәемнән сорадым. Ул болай дип төшендерде миңа.
– Тотылган бур үз җәзасын болай да алыр, ә урлаганны ашаганга шул таман...
ГАЙФУЛЛА БЕЛӘН СӘЙФУЛЛА
Бу икәү туган да, әшнә дә түгел. Нибары күршеләр. Әмма ике сыңар – бер кием. Аларның кушаматлары гына да ни тора: “Акыл иясе Гайфулла”, “Сәяхәтче Сәйфулла”. Гамьсезлек һәм ялкаулык белән даннары чыккан. Кышын икесенә бер бәләкәй чана сөйрәп, җәен бер кул арбасы тартып дөнья куалар. Ат юк аранда, кайгы юк буранда. Мин белә-белгәннән аларның өйләре киртә күрмәде, кураларында сыер мөгрәмәде, куначаларында әтәч кычкырмады. “Байлык – бер айлык, фәкыйрьлек, кадерен белеп тотсаң, гомерлек”, – ди акыл иясе Гайфулла. Кадерен белеп, фәкыйрьлекне озак сакладылар. Ләкин гомерлеккә җитмәде. Балалары аякка баскач аз-маз кот күрделәр.
Берчак яз башында болар әлеге бәләкәй чаналарына берәр пот чамасы арыш салып, өч чакрым тирәсендәге Боголюбовка авылына Савко тегермәненә он тарттырырга киләләр. Киләләр дә, март кояшында изрәп, өй эргәсендә утыралар. Чират көтәләр. Өс-башта ямау өстендә ямау. Озын арык муеннары башларын чак күтәреп тора. Хәлсезлектән хәтта мыеклары түбән салынган. Өнсез-тынсыз утыра болар. Савконың калку күкрәкле, тулы тәнле, яшь, чибәр бичәсе бер чыгып, бер кереп йөри. Узган саен ике бахырга кызганып карап уза. Утыра торгач, сәяхәтче зирәк Сәйфулла моның серенә үзенчә төшенеп ала.
– Гайфулла агай, бу хахул марҗасын әйтәм, үткән саен ике күзен мөлдерәмә тутырып, валлаһи, сынаган кебек, миңа карап үтә. Бер-бер өмете булмагае, дим, чукынганның.
– Мин дә сизендем, – дип шикне арттыра акыл иясе Гайфулла. – Бездән бичәсен көнләшеп, ул Савко арышны тарттырмас булмасын тагын. Әйдә, энем, бәладән баш-аяк. Чират җиткәнче абзар артына чыгып утырыйк.
Китәләр. Адәмнең зирәклеге менә ничек итеп бәладән коткара.
* * *
Икенче бер вакыт Гайфулла белән Сәйфулла, кул арбасына таудай төяп, калага каен пиннеге сатарга китеп бара икән. Өфедә ниндидер конторда каравылда торучы аксак Исмәгыйльнең әнисе боларны авыл читендә куып җиткән дә, инәлә башлаган:
– Тәгәрмәчләрегез келтер-келтер тәгәрәп тора, аякларыгыз тыпыр-тыпыр атлап бара, авырсына күрмәгез инде, оланнар, менә монда Исмәгыйлемә дип эремчек пәрәмәче төйнәгән идем. Илтеп кенә тапшыра күрегезче. Баламның күңеле булыр.
Ышандырып алалар. Көзгә караган ягымлы кояш астында җитез генә атлап Имәнлекне чыгалар. Кузнецов утарын узалар. Зыбау аермасына җитәләр. Хәл алырга дип, шул аермадагы ялгыз карама күләгәсенә утыралар. Эчләрендә бүре үк уламаса да, этләр шыңшый башлый.
– Карале, Сәйфулла энем, – ди акыл иясе Гайфулла, – әгәр дә ки гуҗ Искәндәрнең мокыт Исмәгыйленә, әйтик, безгә тәгаенләнгән күчтәнәчне ышанып тапшырсалар, шушы җиргә тикле китереп җиткерер идеме? Җиткермәс иде. Имәнлек авызында ук утырып ашар иде.
– Әлбәттә ашар иде. Моңа хәтле түзгәнгә дә безгә рәхмәт әйтсеннәр әле, – дип нәтиҗә ясый сәяхәтче Сәйфулла.
– Жәлке, суыныбрак киткән икән пәрәмәчләре, каһәрең! – дип сукрана акыл иясе.
Ашап бетерәләр.
Гакыл дигәнең бәладән дә коткара, тамакны да туйдыра икән.
ӘБДРӘШИТНЕҖ ҖОР СҮЗЕ
Берәүләр гомер буе акыл сатып та ил хәтере сакларлык фәһем калдырмый, ә икенчеләр урынлы әйтелгән бер кәлимә җор сүзе белән адәм арасына керә, телдән төшми. Губернатор урамының (ул чакта өч-дүрт йортлы урам иде бездә) Әбдрәшите әнә шундый булып чыкты. Җәмилә җиңгинең усаллардан-усал алты кызы арасында бердәнбер юаш малае иде. Малай дигәч тә, җиткән егет инде. Минем кече агаем чамасы. Җыбыткырак булса да эшкә күндәм. Ир-ат өлешенә төшкән йөкне ул тарта, сабан сөрә, печән чаба, утын әзерли. Атасы Кәшәфетдин исәпкә бар, санга юк. Ятып ук чирләмәсә дә, ничәмә ел кых-кых килеп күкрәген уып йөри. Шуңа күрә Җәмиләнең сүзе юл ярып гел алдан бара. Бөтен нәрсә аның исеме белән башлана: “Җәмилә ындыры”, “Җәмилә алашасы”, “Җәмилә кәҗәсе”, “Җәмилә тыкрыгы”...
Шул Әбдрәшитнең быел көтелмәгән ике шатлыгы, ике зур шатлыгы булды. Берсе кышын, икенчесе язын килде. Кышкы шатлыкның үз тарихы бар. Үткән җәйдә яман эссе көндә Кадергол төбәгендә печән чапканда егет эсселәп китә дә, чалбарын чишеп ташлый. Ыштаннан гына торып кала. Кичкә тикле бик хутлы эшли. Кайтыр алдыннан чалбарын эзли башласа – таба алмый. Пакусларны буйлап әле бер очка, әле икенче очка йөгерә бу. Зәңгәр буйлы соры чалбарны әйтерсең ай күрде, кояш алды. Иртәгесен, эреле-ваклы алты кызын ияртеп, чабынлыкны тентергә Җәмилә җиңги үзе килә. Биләмәне иңгә-буйга кыдырып, тирә-яктагы куакларны айкап чыгалар. Язмаган малдыр, күрәсең, табылмый. Тәкъдирнең хөкеме шулдыр инде.
Кыш урталарында беркөн Әбдрәшит ат абзарыннан өйгә сыймаслык, авыл халкын исәңгерәтерлек шатлык кочаклап керә. Шатлык дигәнебез – югалган чалбар – купшы гына итеп төрелгән зәңгәр буйлы соры чалбар булып чыга. Утлыкта ята икән. Көлле галәм бот чабып хәйран кала. Менә бер могҗиза! Ул печән бит кипкәч күбәгә җыелган, кибәнгә өелгән, кар төшкәч чанага төялеп кайткан, печәнлеккә бушатылган, аннан кочак-кочак утлыкка ташылган. “Эш монда ырым-сихерсез генә булмагандыр. Шайтан этлеге бу”, – дигән сөземтә чыгара Келәшнең акыл ияләре. Улының зирәклеге чамалы икәнне белгән Җәмиләнең генә артык исе китми: “Бигрәк күзле бүкән шул...” – ди.
Икенче куаныч язын үлән яшәргәндә килде. Җәмилә җиңги улына кәләш алып бирде. “Алып бирде” дип авыз тутырып әйтерлек вакыйга булмады ул. Бер төндә, ай калыккач та, кияүнең берничә яшьтәше, алдан сүз куешу буенча, Тумыртка урамының утырып калган, димәк, чираты үткән Миңзадәсен утын арбасына төяп китергәннәр. Иптәшләре өйгә кереп кәләшне киендереп-ясандырып алып чыкканчы кияү кеше ат башын тотып торган. Шулай да азактан: “Кыз урлау пүчтәк лә икән ул”, – дип байтак мактанып йөрде.
Хатынлы булып ике-өч көн торгач, Әбдрәшит безнең койма буенда тезелешеп утырган ир-атлар янына килде.
– Кәләш котлы булсын, – дип өстәде тимерче Йомагыл.
Әбдрәшит йола-әдәпне яхшы белә. Әйбәт теләккә тапкыр сүз белән җавап бирү тиешле. Әйтик, “бәйрәм котлы булсын” яки “ашлар тәмле булсын” дигән кешегә нәрсә дип җаваплыйлар? “Бергә булсын!” – диләр.
– Яхшы сүзегез өчен рәхмәт, агайлар. Котлысы да, татлысы да бергә-бергә булсын! – диде Әбдрәшит, авызын колак артына тикле ерып.
Бертын сүзсез торгач, агай-эне буылып көләргә кереште. Нигә көләләр икән? Анысын ул чакта унике яшьлек мин дә төшенмәдем, эчендәге куанычы ташып барган егерме яшьлек Әбдрәшит тә аңламады. Аңламады, ләкин “бергә-бергә булсын” дигән тапкыр сүзе торып калды.
ХӘТЕР КАЛУ
Атаем минем капыл гына үпкәләп, үчегеп бара торган кеше түгел иде. Җирле юкка хәтере калган адәмне җиңел-җулпыга саный иде. Әнә Сәйфетдин җизнәбез чебен тешләсә дә турсая башлый. Шундый үпкәчел ул. Иргә охшамаган.
Шулай да атаем тәү тапкыр миңа хәтере калганын юк-юк та исенә төшерә торды.
Башта әңгәмәнең асылын ачыклап китик. Бездән урам аша Каюп бабай белән Әкълимә инәй тора. Вак балалары булмагач, алар мине иркәләп, аздырып бетерделәр. Дүртләр тирәсендә булганмындыр. Бәләкәч кенә җае чыкса, тотам да тегеләргә ычкынам. Я бавырсак белән сыйлыйлар, я билле перәннек тоттыралар, я баллап чәй эчерәләр, кыскасы, бал-май эчендә йөздерәләр.
Атаем шул замандагы бер хәлне еш кына сөйләр иде:
– Беркөн шулай картлар белән мәчеттән җомга намазыннан кайтып киләбез. Баксам, каршыма Мостафа йөгереп килә. Ике кулына, сабагыннан учлап, ике шалкан тоткан. Менә улым миңа килеп сыеныр да, мин аны күтәреп күккә чөярмен дип алдан рәхәтлек кичерәм. Әй йөгерә бу, әй йөгерә. Килеп җиткәч, миңа сарылмады, бер читтәрәк атлаган Каюп алдына янтаеп туктады да: “Мә, Каюп бабай, Әкълимә инәем белән икегезгә ике шалкан. Давай сездә баллап чәй эчик!” – диде. Гөнаһсыз сабыйга хәтерем калды шулчак. Сәйфетдин кияүнең сыңары булып чыктым.
Ә миңа калса, өлкәнәя төшкәч, бу хикәяне ишеткән саен отыры ояла, намуслана идем. Әдәп белмәс менә бер тәмлетамак! Бәләкәч оңкыт.
Әйтергә кирәк, акыл утыра башлагач якыннарымның күңел ихласлыгын бүтәннәрнең татлы сыена алмаштырмаска тырыштым.
ШИҺАП БЕЛӘН КОРБАНБИКӘ
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Хикәяләр - Мостай Кәрим - 2
  • Parts
  • Хикәяләр - Мостай Кәрим - 1
    Total number of words is 4497
    Total number of unique words is 2491
    32.8 of words are in the 2000 most common words
    47.3 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Хикәяләр - Мостай Кәрим - 2
    Total number of words is 2487
    Total number of unique words is 1546
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    50.0 of words are in the 5000 most common words
    57.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.