Latin

Гыйкаб

Total number of words is 163
Total number of unique words is 131
44.0 of words are in the 2000 most common words
53.8 of words are in the 5000 most common words
54.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Гыйкаб[1]Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә2-
Төшде галәмгә хәраблык зилзилә.
Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар
Золымыны изһар кылды һәрйирә.
Күп голамә вә мәшаихләр шәһид
Булдылар дине ислам нурилә.
Дарелислам фетнәсендин, бел гайан
Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә.
Нә җавап бирер Хода кашыда ул,
Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб илә.
Йа Илаһи, әйлә ул бәндәңне сән
Ахирәтдә залим вә җаһил илә.

Тәрҗемәсе:Чыкты һиҗри белән җиде йөз илледә-
Төште галәмгә җир тетрәү кебек хараблык.
Үзе аксак, гакылы-ахмак, фетнә иясе
Золымын таратты һәр җиргә.
Күп галимнәр һәм шәйхләр шәһид
Булдылар ислам дине юлында.
(Аның) фетнәсеннән ислам йорты, ачык бел,
Туздырылды, хәвефтән күз яшьләре акты.
Ни җавап бирер ул Хода каршында, –
(Әгәр дә) Алла каты җәзага тартса.
Йа илаһым, ул бәндәңне син теге дөньяда
Ит залимнәр һәм җаһилләр (томаналар) рәтендә.
* Татар әдәбияты тарихы... I том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. 291-292 б.
1 Гыйкаб – җәза, үч.
2 Һиҗридәге 750 ел хәзерге ел исәбе белән 1350 елга туры килә. Чынлыкта исә Аксак Тимернең Урта Иделгә, шул исәптән Болгарга да һөҗүме 1391 елга карый.
You have read 1 text from Tatar literature.