Latin

Гасырлар Аша Аваз

Total number of words is 1826
Total number of unique words is 939
46.5 of words are in the 2000 most common words
63.4 of words are in the 5000 most common words
69.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Кара әле син, чын могҗиза бит бу! Без, унике-унөч яшьлек малайлар да, моның бөтен фән дөньясына нинди зур ачыш икәнен төшенеп алдык. Хәтта шәһәребезнең атаклы галиме, тарих фәннәре докторы Вәли ага үзе дә, куллары белән кар кебек ак чигәләрен кысып, бүлмәдә әрле-бирле йөренә һәм сөйләнә иде:
— Искитмәле хәл бу, балалар! Тиңдәше булмаган бер ачыш бу.
Ә бит барысы да юктан гына башланып китте. Җәй урталарында безнең биш катлы дәү йортның унөченче фатиры бушап калды. Анда яңа кешеләр күчеп килде. Без, бер төркем дус малайлар, шул тирәдә йөренеп тора идек. Бераздан ишегалдына аксыл чәчле бер малай чыкты. Бездә яңа малай була инде бу. Аның башында бик матур чигүле түбәтәй, борыны өстенә мул булып эре сипкелләр төшкән, безнең кебек үк бишенче класс укучысыдыр. Үзе бик тере күренә, коңгырт күзләре ут уйнап торалар иде.
Бездә читләр белән танышуны һәрвакыт Хәмит башлап җибәрә. Менә ул, кулларын чалбар кесәсеннән алмыйча гына, теге малай янына килеп басты. Теш арасыннан гына бик озын итеп төкереп җибәрде. Шәп чыкты бу! Без һәммобез дә беравыздан: «О-о»! — дип куйдык. Ә теге малай исә моңа бер дә гаҗәпләнү белдермәде. Тик, күзләрен кыса төшеп, күңеленнән нидер исәпләгәндәй итте.
— Ә техник ягын, аксый синең,— диде ул Хәмиткә бик җитди төстә.— Авыздагы басымны кинәт көчәйтергә, ә төкерекнең очу траекториясен дөрес сайларга кирәк. Менә болай!—һәм ул шундый озын итеп, шундый еракка төкереп җибәрде ки, без «аһ!» итеп кенә куйдык. Хакыйкатьне танымый хәл юк: бу малай төкерергә безнең барыбыздан да, хәтта Хәмитнең үзеннән дә уздыра иде.
— Исемен, ничек синең?
— Илһам,— диде малай һәм, эре тешләрен күрсәтеп, елмаеп җибәрде. Безгә кулын сузды. Яклана белми торган, әйбәт малайдыр бу. Тик менә Хәмит кенә аны яратып бетермәде кебек; кул кысышканда читкә карады.
Аннан без, капкага чираттан басып, туп уйный башладык. Илһам монда да һәммәбездән җитез капкачы булып чыкты. Карап торсан, үзе һич кабаланмый, артыгын сикерми дә. Ә үзе тупны күз иярмәстәй җитезлек белән ансат. кына тотып ала. Әллә ничә малай тибеп карадылар, әмма капкага кертә алмадылар. Хәмит бу хәлгә үртәлә үк калды.
— Әллә тупны да шул математика белән тотасың инде син? — диде ул.
— Нәкъ шулай. Очу траекториясен алдан чамалау, аңа каршы реакция тизлеге һәм туп минем кулда! — диде Илһам горур төстә.
Хәмит үзе инде икенче елын бишенче класста утыра, исәп-хисапка мондый Маһирләрне җене сөйми иде. Менә хәзер дә аның ачуы килде.
— Әгәр дә мин синең борын төбеңә берне китереп ямасам?!— диде ул Илһам каршына басып.— Шунда син минем йодрык траекториясен алдан исәпләп, читкә тайпылырга өлгерерсең микән?
Илһамның битенә кызыллык чыкты, күзләрендә каушау чагылды. Шулай да ул бик тиз арада үзен кулга алды, бер адым да артка чигенмәде.
— Ә нәрсә? Сынап карыйк! —диде ул.
Без тиз генә түгәрәк ясадык. Әһә, менә хәзер була! Хәмит ул бер селтәп җибәрсә, ай-яй... Тик бу юлы без кызык күрми калдык шул. Инде Хәмит кулын күтәргәч кенә агачлар арасыннан Вәли аганың тавышы ишетелде:
— Әй-һәй, дусларым!
Вәли ага безнең дус һәм оста шахматчы да эл е. Кайчак ишегалдына чыгып безне җыйнап ала да уникешәр тактада шахмат сеанслары бирә. Бик йомшак итеп кенә сөйләшә торган әйбәт күңелле бу карт шахмат уенына килгәндә галәмәт усал һәм рәхимсез, безнең барыбызны да берәм-берәм тар-мар итеп ташлый иде. Аны бер генә тапкыр булса да оту һәркемнең татлы хыялы иде.
Ә менә бүген исә шахмат уены да көндәгечә бармады. Шахматларны тезеп куеп бер-ике йөреш ясауга, Вәли ага безнең алдагы такталарга карарга да онытып җибәрде. Ул бик җитди төстә Илһам янында тукталып калды. Бераздан без дә шунда җыелдык һәм... күрәсең булса, малай! Теге сипкел борын, теге чигүле түбәтәй кадерле докторыбызның фирзәсен отып алган, ә королен уң як почмакка кертеп посрыклаган иде. Тагын ике минуттан хөрмәтле Вәли ага чыкырдап торган мат алмасынмы!
— Ә, юк, егеткәем, булмады әле бу. Тагын уйныйбыз! — дип кычкырып җибәрде ул.
Ярый, тагын уйнадылар, һәм монысына нәрсә диярсез? Теге малай актыгы бу юлы безнең Вәли аганы тагын да хурлыклы төстә тар-мар итеп ташлады!..
Шунда алар шахматны читкә куйдылар да бөтенләй икенче нәрсәләр турында сөйләшеп киттеләр. Ә безнең исә колаклар үрә торды. Бактың исә, Илһам тарих фәненә килсәң дә, нәкъ Вәли аганың үзе кебек үк, әллә ниләрне белә икән., Алар ниндидер урман эчләрендә табылган борынгы серле шәһәрләр, Анд тауларындагы хәзер кешеләр яшәми торган Мочу-Пикчу, яисә борынгы римлеләр бер көндә җимереп ташлаган гүзәл Пальмира хәрабәләре турында бик кызыклы итеп сөйләштеләр.
Без тагын бер гаҗәп хәлне белдек. Илһам безнең кебек үк унөч яшьлек бер малай булса да, инде урта мәктәпне бетергән икән! Ел саен икешәр, өчәр класс программасын үтәп барган икән ул. Быел көз университетка керергә, тарихчы булырга җыена икән. Борынгы заманнан калган иске картиналарны, таш сыннарны, төрле истәлек әйберләрен тикшерергә һәм өйрәнергә икән исәбе. Моны ишеткәч безнең Вәли ага тәмам ачылып китте.
— Әйдә әле алайса, Илһам! Әйдә әле син, дускаем, безгә! Менә бер кызыклы нәмәрсә күрсәтим әле мин сиңа,— диде ул һәм безгә дә дәште.— Әйдә, сезнең шалман да калмасын.
Вәли аганың уллары-кызлары инде күптән таралышып беткән, әле былтыр гына карчыгы да мәрхүмә булды; ул берүзе генә тора иде. Ә шулай да аның фатирында искиткеч тәртип һәм чисталык икән. Идәнгә келәмнәр җәелгән, ә стена буйларындагы озын киштәләрдә китаплар, китаплар! Шкаф өсләрендә, өстәлдә искиткеч матур нәни сыннар, тагын әллә нинди хикмәтләр. Тик түр стенадагы калын рамлы, буяулары тоныкланып, кайбер урыннары кубып та беткән бер картина гына бүлмәнең ямен бераз җибәреп тора иде. Без китапларны, нәни сыннарны карадык. Ә Илһам исә керә-керешенә нәкъ менә шул ямьсез картинага багынды: Анда ниндидер бик озын, укалы киемнәр киеп шундый да биек, зур урындыкта утырган бер яшь хатын сурәтләнгән иде. Нәрсә кызыгы булгандыр инде, Вәли ага белән Илһам шул картина янында шактый озак таптанып тордылар.
— Хан кызымы яисә үзе патшамы бу хатын? Ничәнче гасырда, кем ясаган бу картинаны? Ислам дине кеше сурәтен ясауны тыеп килгән. Ә монда төрки халыклар хатын-кызы сурәтләнә. Серле, гаҗәп серле картина бу...— дип сөйләнде Вәли ага һәм авыр көрсенеп куйды. Карт галимнең бу серне бик тә беләсе килә иде, күрәсең.
Илһам, өстәлдәге зур лупаны алып, аның аша картинага, аеруча буявы купкан урыннарга бик җентекләп карап торды.
— Минем сезгә бер үтенечем бар, хөрмәтле доктор,— диде ул бераздан шактый дулкынланып.— Бу картинаны мин үзебезнең өйгә алып торсам икән. Шунда акрынлап кайбер нәрсәләрне ачыкларга да мөмкин булыр иде. Бәлки без моны ясаган рәссамның тавышын да ишетербез әле...
Моңа безнең колаклар үрә торды. Әй, сафсата, әкият. Шапырынырга ярата торган бер буш куык икән ләбаса бу! Моннан пичәмә гасырлар электә, хан заманнарында яшәгән бер рәссамның тавышын тьщлатмакчы бул а имеш... Әлбәттә инде, моңа Вәли ага үзе дә, без дә бер тамчы ышанмадык. Вәли ага көлемсерәп Илһамга карап торды да башын чайкап куйды.
— Картинаны алырга мөмкин, әлбәттә,— диде ул.— Әмма аннан файда булыр микән?
Ишегалдына чыккач без картина күтәргән Илһамны туктаттык. Карт галимне без чын күңелдән яратабыз, хөрмәт итәбез, аны алдаган кеше бездән шәфкать көтә алмый иде.
— Ну, әгәр дә син Вәли абыйны алдасаң, булдыра ал-масаң, кара аны,— диде Хәмит.— Күз төбеңә фонарьның берәгәйлесен эләчәкмен мин синең.
— Яхшы. Мин моңа риза,— диде Илһам .да нык итеп.— Тик шуны бел. Әгәр дә инде мин булдырам икән, синең дә танавын, әзер булып торсын.
Шуннан соң, көннәр бик матур торса да, Илһам ике атна буе ишегалдына чыкмады. Безнең разведка хәбәр ит» торды: Илһам балконда гимнастика ясый, әллә нинди иске китаплар актарына да өенә кереп югала. Өендә нәрсәдер маташтыра иде, күрәсең. Аңа карата малайларның фикере төрлечә булды.
— Вундеркинд имеш,— дип теш арасыннан сузды Хәмит.
— Кая үрелгән була бит әле, коры куык! — диде кайберәүләр.
Ә мин исә әлегә бер якка да кушылмый көтәргә булдым. Ләкин мин дә үзебез кебек үк сипкел борын бер малайның фәннәр докторыннан уздырып нәрсә дә булса майтара аласына һич тә ышанмадым. Ике атна буена ишегалдында шул турыда кызу бәхәсләр барды. Ә Хәмит инде, кем әйтмешли, җиңнәрен сызганып, йодрыкларын төйнәп куйган, финалны, Илһам көлкегә каласы көнне түземсезләнеп көтә иде.
һәм менә ул көн! Илһам култык астына теге картинаны һәм тагын ниндидер бер кара тартма кыстырып, ишегалдына килеп чыкты. Малаебыз бик йончыган иде; борыны өстендәге сипкелләре тагы да арта төшкән кеб ек.
— Әйдәгез! — диде ул гади генә итеп.
Без барыбыз да тантаналы адымнар белән Вәли абыйларга юнәлдек.
Ишектән керүгә Илһам теге тартманы өстәл өстенә китереп куйды. Бер сүз дә әйтмәстән, бик серле итеп башта Вәли агага, аннары безгә карап алды. Бүлмәдә әллә нинди бер шомлы тынлык урнашты. Бөтенебез дә теге кара тартмага текәлдек. Әйтерсең лә бу кечкенә генә тартма эченнән әкияттәгедәй бер җан иясе яисә сихерче гном килеп чыгар кебек иде. Без хәтта бер-беребезгә сыена төштек. Вәли ага үзе дә, нигәдер шик тоткандай, пышылдап кына сорап куйды:
— Ә нәмәрсә була соң бу?
— Үз.ем ясаган магнитофон бу,— диде Илһам шулай ук пышылдап.
— Ә аның картинага нинди бәйләнеше бар?
— Турыдан-туры бәйләнеше бар, хөрмәтле доктор, турыдан-туры... Менә тыңлап карагыз әле! — диде Илһам тантаналы итеп һәм магнитофонны эшләтеп җибәрде. Башта берни дә ишетелмәде. Тик тынлык кына тагын да тирәнәя, шомлана төшкәндәй булды. Аннары без сискәнеп киттек. Кемдер аермачык итеп: «Бисмилла!» — дип куйды. Шунда ук тамак төбеннән чыккан икенче бер калын, әмма матур тавыш гаҗәеп озын, моңлы бер көйгә сузып җибәрде: «Бер хикәят кылаем уш мохтәсар, Равиләрдән булды безгә бу хәбәр...»
Бу нәрсә тагын бу?! Нинди көй, нинди аңлаешсыз сүзләр? Илһам бу сүзләрне, без беркайчан да ишетмәгән бу озын көйне кайдан язып алган? Без аптырашта идек. Ә Вәли ага исә тәмам тетрәнеп калган, әллә нинди могҗиза күргәндәй, әле тартмага, әле Илһамга карап тора.
— Уналтынчы гасырда ук язылган шигырьләр... Шагыйрь Мөхәммәдьяр Мәхмүт угылы... «Нуры содур» поэмасыннан бит бу? Моны кайдан, ничек язып алдың сиң, Илһам?! Тетрәндергеч хәл бит бу! — диде ул таң калып.
— Бу тавыш рәссамның үзенеке яисә картинаны ясаганда янәшә карап торган икенче бер кешенеке дә булырга мөмкин, Вәли ага,— диде Илһам.
— Ә анысын кайдан белә алдың?
— Шактый гади юл белән, һәр укучы белә инде, тавыш һавада бик вак, әмма шактый көчле дулкыннар рәвешендә тарала,— дип сөйли башлады Илһам, нәкъ дәрестә җавап биргәндәй бераз дулкынланып.— Рәссам картина ясаганда якын-тирәдәге теләсә нинди тавышлар, дулкын рәвешендә, әле кибәргә өлгермәгән буяу өстенә төшеп калалар. Рәссамның үз тавышы да, аның янында торган кешеләрнеке дә. Аннары буяу ката, аның өстендәге дулкыннар да гасырлар буена сакланалар. Монысы аның минем ачыш түгел, бу хакта «Белемдә — көч» журналы язып чыкты. Тик мин андый тавыш дулкыннарын магнитофон
. тасмасына күчереп яза ала торган җайланма гына ясадым. Сезнең бу картинадан мин әлегә менә шушы сез ишеткән тавышларны гына язып алырга өлгердем. Тагын да тырышканда...
Вәли ага, чал чәчле галим, Илһамга сөйләп бетерергә дә бирмәде. Иңнәреннән кочып күкрәгенә кысты.
— Нинди гади үзе, ә нинди зур ачыш. Тарих фәне өчен бәя бирергә дә мөмкин булмаган 6 ер ачыш! — диде ул.— Рәхмәт сиңа, улым, чын күңелемнән рәхмәт. Барлык фән эшлеклеләре, галимнәр исеменнән рәхмәт. Син тагын да укы, тагын да яңалыклар уйлап тап. Синең киләчәгең бик зур, улым. Алдагы тормышыңда сине зур эшләр көтә! — һәм доктор күзенә килгән яшьләрен сөртеп алды.
Ишегалдына чыккач та Хәмит, ике кулын артка куеп, Илһам каршысына килеп басты. Башын түбән иде.
— Селтә берне, Илһам!
— Ни сөйлисең әле син? — диде Илһам.
— Ичмаса берне генә булса да тамыз,— дип ялынды Хәмит.
Илһамның Хәмиткә бик ныклап кына .берне ямарга тулы хакы бар иде, һәм без аннан моны көттек тә. Ә ул башта Хәмиткә карап берни аңламый торды. Аннары эре тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде.
— Юкны сөйләмә әле, Хәмит. Ә дәресләр әзерләгәндә кыен булса минем янга гына керегез. Ярдәм итәрмен. Уйнавын да бергә уйнарбыз. Мин бит уйнарга да яратам! — диде ул.
Әйтәм бит, яклана белми торган, әйбәт малай ул.
You have read 1 text from Tatar literature.