🕙 17-minute read
Гасыр Моңы - 5
Total number of words is 2212
Total number of unique words is 1132
42.0 of words are in the 2000 most common words
54.2 of words are in the 5000 most common words
62.1 of words are in the 8000 most common words
Илбәк (шатлык белән). Клара!
Клара (иренең муенына сарылып). Илбәк! (Кочаклашалар.)
Музыка.
8
Төркия. Истанбул. Әкълимә язып утыра. Фердинанд керә.
Фердинанд (борчулы кыяфәт белән). Исәнме!
Әкълимә (күзлеген сала). Исәнме, улым! Нишләп бик озак күренмәдең?
Фердинанд (Әкълимәнең каршысына килеп утыра). Вакыт булмады.
Әкълимә (кәгазьләрен читкәрәк куеп). Беркайда эшләмәүче кешенең вакыты шулай аз була инде аның. Мәхмәтне җирләгәннән соң бер тапкыр акча сорап килдең дә, шуннан бирле күренгәнең юк.
Фердинанд (чыраен караңгылатып). Хәлем начар минем.
Әкълимә. Үз хәлеңне үзең кайгыртмасаң, беркем дә килеп синең өчен аны эшләмәс. Әнә Мәхмәт нинди абруйлы тарихчы, галим иде, беркемнең читтән килеп, йөрәгең авырта, үзеңне сакла, әйдә, сәламәтлегеңне кайгыртыйк, дигәне булмады. Үзе дә минем әйткәннәрне тыңламады, йөрәге турында онытып эшләде дә эшләде. Кеше үзен-үзе нык карарга тиеш, үзенең киләчәген, үзенең сәламәтлеген кайгыртырга тиеш.
Фердинанд. Чит-ят илләрдә үзеңнең киләчәгеңне кайгырту авыр шул.
Әкълимә. Гел язмыштан зарланып, гаепне башкалардан күреп яшәү дөрес түгел ул. Мәхмәт сине укырга кертте, укыйсың килмәгәч, эш табып бирдек үзеңә, авыр эш дип, эшне дә ташладың.
Фердинанд. Ярдәм итәргә тырышса да, ул миңа барыбер әрәмтамак дип карады.
Әкълимә (кырысланып). Без сиңа үзебездә яшәргә шартлар тудырдык, ә син аның белән гел конфликтта булдың. Аның бер-бер артлы инфарктларында синең дә өлешең бар.
Фердинанд (торып баса). Әйе, әйдә, аның үлүен миңа сылта инде тагын.
Әкълимә. Сылтамыйм, ләкин шундый яхшы кешегә синең бер генә тапкыр да җылы сүз әйткәнең булмады.
Фердинанд (киштәдәге китапларны карап). Төрекләрне яратмыйм мин. Мин аңа нинди начарлык эшләгән — гел нотык укырга тотына иде, тегеләй ярамый, болай ярамый, гел оялтырга тырышып, гел битәрләп...
Әкълимә. Миннән акча даулавыңны яратмады ул. Мин синнән беркайчан да акча кызганмадым.
Тагын бирермен акча. Ләкин үзеңә дә эшләп ашарга өйрәнер вакыт. Минем белән берәр нәрсә була калса, нишләрсең?
Фердинанд (зар белән). Үзегез мине концлагерьдан йолкып чыгардыгыз, үзегез мине монда
Төркиягә алып киттегез.
Әкълимә. Һаман бер үк сүзне кабатлыйсың син. Синең җавабың һәрвакыт әзер. (Торып өстәлнең эскәтерен төзәткәли.)
Фердинанд (үпкәле). Сез булмасагыз, минем язмышым башка юнәлештә китәр иде. Бәлки инде хәзер Казанда ата-анам янында яшәп ятар идем.
Әкълимә (кайгылы). Казан, Казан... Илбәк, җаным-бәгърем, исән микән?
Фердинанд. Нәрсә булсын аңа, аны бит сугышка да алмадылар.
Әкълимә. Әй балам, балам, әллә монда кире киләсе килми микән?
Фердинанд. Аны Төркиягә кем чыгарсын аннан?!
Әкълимә (уйга чума). Мин монда Илбәкне сагынып картаеп ятам, ә тегендә Гарифә сине көтеп саргаядыр. Вилдан абыйның кабере кайда икәнне дә белмим. Бар микән аның кабере?
Фердинанд. Аны үтергәннәрмени соң?
Әкълимә. Әйе, хәзер инде шик калмады. Мәхмәт Германиягә барып белешеп кайткан иде.
Офицерлар төркеме Гитлерга покушение ясаганнан соң, эмигрантлар арасында да «чистарту» ясаганнар — кулга алып, күбесен үлем җәзасына хөкем иткәннәр — гаеплесен дә, гаепсезен дә. Абыйга да шик төшкәндер, күрәсең. Ярый әле, ичмаса, гаиләсен Аргентинага озатып кала алды.
Фердинанд. Адашкан кеше иде ул.
Әкълимә (кинәт усалланып). Ул сине коткарган кеше! Бүтән беркайчан да минем Вилдан абыем исеменә тел-теш тигезәсе булма!
Фердинанд. Ярар.
Әкълимә (тынычланып). Син һаман шул фахишә белән яшәп ятасыңмы?
Фердинанд. Фахишә түгел инде ул.
Әкълимә. Фәхешханәдә эшләгән нәмәрсә кем була инде?
Фердинанд. Ул анда башка эштә булган.
Әкълимә. Алар бөтенесе бер иш. (Пауза.) Тагын акча кирәкме?
Фердинанд (читенсенгәндәй). Без тиздән Америкага китәбез. Безне анда эш урыны әзерләп көтәчәкләр. Миңа бераз акча кирәк... хәзергә.
Әкълимә (Фердинанд янына килә). Бирермен, бирермен, улым. (Күңеле йомшарып китә,
Фердинандны аркасыннан сөя.) Их, Фердинанд, Фердинанд. Син бит Гарифәнең улы. Сагынасыңмы соң анаңны?
Фердинанд (җебеп). Әлбәттә. Мине бөтенләй үк җансыз кешегә санама инде! Болай да күңел гел җирсеп тора. (Еламсырый.) Бәхетсез мин, бәхетсез! Минем ни гаебем бар соң?!
Әкълимә. Бәхетсезлегеңнең сәбәпләрен башкалардан күрсәң, башкаларны гаепләсәң, тагын да бәхетсезрәк булачаксың, улым, шуны исеңдә тот. (Акча алып килеп бирә.) Менә шуның хәтле генә, артыгын бирә алмыйм. Тәрҗемә өчен хәзер аз түлиләр, тормышымның матди ягы куанычлы түгел.
Фердинанд (акчаны куен кесәсенә тыга). Рәхмәт! (Әкълимәнең кулын ике куллап кыса.) Ярый син бар әле. Син үзеңне сакла инде, бик күп эшлисең.
Әкълимә (эш өстәле янына килә). Минем куанычым, юанычым шул эшемдә генә инде. Ярый әле тәрҗемә эшен дә, укытучылыкны да яраттым, хәлемнән килгәнчә эшләсәм яшәргә була, Алла боерса.
Фердинанд (күтәренке кәеф белән). Ярый, киттем мин!
Әкълимә. Хуш!
Фердинанд чыгып китә. Әкълимә эшен дәвам итә.
9
1956 ел. Көз. Казан. Илбәк радио төзәтеп утыра. Гарифә авыр хәлдә урын өстендә ята.
Гарифә (әкрен генә). Илбәк, улым, синең яңа эшең нинди соң?
Илбәк. Мин шул ук заводта, элек мастер идем, хәзер участок начальнигы итеп куйдылар.
Гарифә (горурланып). Менә бит ничек күтәрделәр сине.
Илбәк. Үзем дә аптырадым инде. Минем биографиям белән...
Гарифә. Яхшы кешене аны әллә каян күрәләр. Син анаңа охшагансың. Әкълимә дә олы җанлы, йомшак күңелле, миһербанлы кеше иде. Шуңа күтәрәләр сине.
Илбәк. Ай-һай, белмим. Кайвакыт кешенең яхшылыгы үзенә хилафлык китерә. Алга таба ничек булыр...
Гарифә. Җәмил кайчан кайта?
Илбәк. Бүген соңрак кайтырмын, диде. Классташ малай белән ниндидер эшләре бар. Үсмерләр бит, кызлар белән дә йөри башладылар бугай инде.
Гарифә (түшәмгә карап). И гомерләрнең узуы диген.
Клара кайтып керә. Сумкасында ашамлыклар, дарулар.
Клара. Уф, хәлдән тайдым. (Алып кайткан әйберләрен урнаштырып.) Нишлисең?
Илбәк (радионың эчен җентекләп карый). Теге иске радионы рәтлим.
Клара (Гарифәгә). Барлык кирәк дарулар бар хәзер. Ныклап дәваланабыз. (Даруларны Гарифәнең караваты янындагы тумбочкага куя.) Мин хәзер ашарга пешерәм.
Гарифә. Рәхмәтләр яусын сезгә, балакайларым! Сез булмасагыз, нишләр идем.
Клара. Син булмасаң, без нишләгән булыр идек!
Гарифә. Балакайларым, зинһар, якынрак килегез әле. (Илбәк белән Клара, шомланып, Гарифә янына килеп утыралар.) Мин инде озак булмам.
Илбәк (елмаеп). И, Гарифә апа, андый сүз әйтмә инде. Даруларың бар, без һәрвакыт яныңда, савыгырсың, Алла боерса, аякка басарсың.
Гарифә (газаплы). Миңа инде дару-мазар ярдәм итмәс. Улымны күрү өметем инде өзелде, хәзер бу дөньядан китәргә дә вакыттыр.
Клара (катгый). Бирешергә маташма әле! Без бар бит.
Гарифә (ыңгырашып). Мин дә улымны югалттым, Әкълимә дә. Ярый ла Илбәк исән. (Пауза.)
Әкълимәне дә бүтән күрергә язмаган икән.
Илбәк. Туктале, Гарифә апа, әйдә әле, даруларыңны эчеп куй башта.
Гарифә. Мине ярлыкагыз, балакайлар. Әкълимәнең үзеннән ярлыкау сорарга мөмкинлек юк, сез ярлыкагыз. Мин гомерем буе күңелемдә авыр гөнаһ йөге асрап яшәдем. Мин үземдә бик зур гаеп, зур гөнаһ тоям, мин бүгенге көнгә кадәр үземне гаепле дип саныйм. 1919 елны мин Әкълимәләргә ияреп чыгып китәргә тиеш идем. Ә мин калдым. Минем калуымнан бер файда булмады — Акмуллиннар йортын да саклап кала алмадым. Миннән сораучы да булмады, бүлгәләделәр йортны. Шуның өстенә
Басыйрның хатыны булдым. Хәер, моның өчен Әкълимә мине каргамас иде, ләкин... Без бит Әкълимә белән шулкадәр якын идек, ике сеңел кебек. Аның белән ияреп киткән булсам, минем язмышым болай ук ачы булмас иде, мөгаен.
Музыка. Караңгылык. Гарифә вафат була.
10
1985 ел. СССРда үзгәртеп кору процессы башланган. Михаил Горбачевның чыгышы ишетелә. Кабинет. Түрдә караңгылык.
Алтмыш алты яшьлек Илбәк керә.
Илбәк (караңгылык эченә эндәшә). Мөмкинме?
Тавыш. Акмуллин Илбәк Басыйр улымы?
Илбәк. Әйе.
Тавыш. Унтугызынчы елны туганмы?
Илбәк. Әйе. Нәкъ шулай. Мин гариза язган идем.
Тавыш. Укыдым. Сезнең үтенечне канәгатьләндерү мөмкин түгел. Сез дөрес аңлагыз...
Илбәк. Бу бит минем бердәнбер үтенечем. Мин хәтта реабилитация дә сорап йөрмәдем һәм сорарга җыенмыйм да. Менә шушы гозеремне генә үтәгез.
Тавыш. Сезне бер кешенең күрәсе килгән иде.
Илбәк. Кем ул?
Кабинетта ап-ак чәчле, картайган Умаров пәйда була.
Тавыш (караңгылык эченнән). Иптәш генерал-майор!
Умаров. Әйе, әйе... Исәнмесез!
Илбәк. Исәнмесез!
Умаров (караңгылыкка). Безнең икебезне генә калдырчы!
Тавыш. Аңладым.
Умаров (елмаеп). Утыр, Акмуллин Илбәк Басыйр улы. (Түргә утыра.)
Илбәк. Миңа сезнең йөзегез таныш. (Өстәл янындагы урындыкка утыра.)
Умаров. Миңа да таныш синең йөзең.
Илбәк. Сез...
Умаров. Умаров мин, Умаров, ялгышмыйсың, дөрес таныдың. Пенсиядәге картлач мин хәзер.
Синең гаризаң турында миңа өемә шылтыратып хәбәр иттеләр. Менә килергә булдым. Үзеңне дә күрәсем килде.
Илбәк (тетрәнеп). Ничек болай?.. Сез...
Умаров. Үз күзләреңә үзең ышанмыйсыңдыр, шулаймы?
Илбәк. Әйе, ышанып булмый.
Умаров. Аптырама. Вилдан абыең сине монда җибәргәндә, аларның Казандагы резидентурасы кулга алынган иде инде. Резидентура кешесен «уйнап» сине каршы алырга мине билгеләгәннәр иде.
Илбәк. Димәк, Казанга килү белән үк мин совет чекисты белән очрашканмын.
Умаров. Шулай килеп чыкты инде.
Илбәк. Сез минем шпионлык эшенә алынырга теләмәгәнемне белдегез. Фәкать атамны күрәсем килгәнне аңладыгыз.
Умаров. Германия белән сугыш башланмаса, бәлки, сине кулга алмаслар иде.
Илбәк. Сез шәхсән бит минем разведкага хезмәт итүдән баш тартуымны аңладыгыз, нишләп төрмәдән коткармадыгыз?
Умаров. Ул очракта үземә шик төшәр иде.
Илбәк. Ай-яй кайгылы гасыр бу. Башыма сыйдырып бетерә алмыйм.
Умаров. Әтиең Гайнанов Басыйр Кәрәм улы сугышка китеп котылды.
Илбәк. Котылды дисезме? Ул бит анда һәлак булды.
Умаров. Сугышта геройларча һәлак булу лагерьларда өшеп үлүгә караганда яхшырак түгелме? Ул чыннан да геройларча һәлак булган.
Илбәк. Мин әнкәмнең исәнме-юкмы икәнен белмим. Исән булса, эзләп табарга, исән булмаса, ичмаса, каберенә барып баш ияргә рөхсәт бирсеннәр өчен гариза язган идем.
Умаров. Әйе, менә минем алдымда ул гариза. Синең әнкәң исән.
Илбәк. Чын әйтәсезме?!
Умаров. Чын әйтәм. Кызганыч ки, сиңа чит илгә чыгу рөхсәт ителми.
Илбәк. Сез минем язмышны энәсеннән җебенә кадәр беләсез. Германиягә анам янына барырга рөхсәт алырга ярдәм итегез!
Умаров. Синең анаң Төркиядә.
Илбәк. Төркиядә?
Умаров. Әйе. Күптән инде.
Илбәк. Ә Вилдан абый?
Умаров. Вилдан абыеңны хөкем итеп атып үтергәннәр.
Илбәк. Нәрсә өчен?
Умаров. Төгәл әйталмыйм.
Илбәк (уйга кала). Нинди гасыр бу?! Бу гасырның кайгысын кичеп чыгу мөмкин булырмы?
(Умаровка башын күтәреп карый.) Бабам шулай дигән.
Умаров. Купец Акмуллинмы?
Илбәк. Бабай дигәннән... Минем икенче бабам революционерларның беренчеләре рәтендә булган.
Без бик зур бәя түләдек! Анамны күрергә рөхсәт итегез!
Умаров. Менә нәрсә... Сине 1938 елдан белгәнгә күрә, үз җаваплылыгым астында, Төркиягә барырга рөхсәт юллап карармын. Барып чыгармы, юкмы — белмим.
Музыка.
11
Төркия. Әкълимә киң бүлмә уртасында утыра, ап-ак яулык бәйләгән. Ул инде бик карт. Илбәк керә. Илбәк тә инде олы яшьтә, бераз бөкрәйгән. Анасына карап тора. Әкълимә аны абайлап тыныч кына карап утыра. Илбәкнең теле «исәнме!» дип әйтергә әйләнми, чөнки әнкәсе гомер буе аның күңелендә йөрде, ул аның белән күңелендә беркайчан да аерылмады.
Илбәк (карлыккан тавыш белән). Әнкәй! (Якынрак килә.) Әнкәй! (Анасының каршында тезләнә.)
Кичер мине! Ярлыкагыл!
Әкълимә. Илбәк улым, синме?
Илбәк. Мин, әнкәй, мин.
Әкълимә. Ник болай озак югалып тордың, улым?
Илбәк. Озакка югалдым шул, әнкәй. Тиз генә синең яныңа әйләнеп кайтырмын дип уйлаган идем.
Ялгышканмын.
Әкълимә. Мин бит сине бик сагындым, улым.
Илбәк. Мин яшьлегем белән җиңелрәк уйлаганмын. Нинди читлеккә эләгәсемне белми чыгып киткәнмен. Белгән булсам, сине ташлап китеп барыр идеммени?!
Әкълимә. Син Казаннанмы?
Илбәк. Әйе, әнкәй. Мин сине туган илеңә алып кайтам, әнкәй, Казанга.
Әкълимә. Мине Казанга алып кайтасыңмы, улым?
Илбәк. Әйе, әнкәй.
Әкълимә. Нишләп болай картайдың, улым? Чәчләрең ап-ак.
Илбәк. Мин бит инде алтмыштан уздым, әнкәй.
Әкълимә. Мин сине күрмичә бу дөньядан китәрмен дип курыккан идем.
Илбәк. Алай булырга мөмкин түгел иде, әнкәй. Бер-беребезне тапмыйча бу дөньядан китү зур хата, гаделсезлек булыр иде.
Әкълимә. Мин бит синең бу дөньяда барлыгыңны, исән икәнлегеңне тоеп яшәдем, улым.
Илбәк. Мин дә, әнкәй, көн саен сине уйлап йөрмәсәм, төрмәләрдән исән калып чыкмаган булыр идем.
Әкълимә. Төрмәләрдә дә утырдыңмыни, улым?
Илбәк. Күптән булган хәл инде ул. Күп вакыт узды. Минем инде оныкларым бар бит, әнкәй. Бер оныкам сиңа шулкадәре охшаган.
Әкълимә. Синең оныкларың ук бармыни?
Илбәк. Минем улыма — кырык җиде, кызыма кырык ике яшь. Инде сиңа охшаган оныкам кияүгә чыгарга йөри. Әнисе генә каршы, укып бетермичә чыкмыйсың, ди.
Әкълимә. Синең хатының кем соң?
Илбәк. Клара исемле.
Әкълимә. Татармы соң ул?
Илбәк. Татар.
Әкълимә. Сине яратамы соң ул?
Илбәк. Ярата, әнкәй, яратмаса, минем белән бөтен авырлыкларны ерып яшәмәс иде. Мин сине
Казанга алып кайтам, анда сине барысы да зарыгып көтәләр.
Әкълимә. Мин анда кайта аламмы соң?
Илбәк. Әлбәттә. Мин сине күтәреп булса да Туган илеңә алып кайтам, әнкәй. Анда нинди үзгәрешләр булганын ишеткәнсеңдер инде.
Әкълимә. Әйе, әйе.
Илбәк. Әнкәй!
Әкълимә. Улым! Илбәк, җаным-бәгърем! Хәзер инде тынычлап үлсәм дә була.
Илбәк. Үләргә ашыкма әле, әнкәй. Безнең бит болай да бергә яшәгән бәхетле елларыбыз бик аз булды.
Әкълимә. Әйе, бигрәкләр дә моңлы, кайгылы гасырда яшәргә туры килде шул. Күкрәк сөте имүче баламны күтәреп фронтлар аша Казаннан Төркиягә качу кирәк иде микән?!
Илбәк. Андый сорау бирмә хәзер, әнкәй. Без шушы вәхши гасырның коллары гына бит. Хәлеңнән килсә, кичер мине!
Әкълимә. Улым, җаным-бәгърем, син үзең мине ярлыкагыл!
Музыка.
12
2006 ел. Телевидениенең ОРТ каналыннан «Жди меня» тапшыруы бара.
Алып баручы. Итак, это передача «Жди меня». Нам позвонили из Аргентины. Позвонил нам
Акмуллин Тимер Вильданович 1944 года рождения. У него в России должен быть дядя, живет он в
Казани, зовут его Акмуллин Ильбек Басырович. Он очень хочет увидеть его, если же его нет в живых, то желает встретиться с его детьми и внуками...
Алып баручының тавышы әкренәя, аннары бөтенләй юкка чыга. Сәхнәдәге зур экранда егерменче гасыр вакыйгалары бер-бер артлы уза. Шул фонда Илбәк чыга. Аңа инде сиксән җиде яшь. Икенче яктан алтмыш өч яшьлек ак сакаллы кеше күренә. Бу —
Вилданның улы Тимер. Илбәк белән Тимер бер-берсенә таба атлыйлар. Кул биреп күрешәләр, кочаклашалар.
Тимер. Исәнме, Илбәк абый!
Илбәк. Исәнме, энем!
Тимер. Мин Аргентинадан килдем. Мин — Акмуллин Тимер Вилдан улы.
Илбәк. Акмуллиннар нәселенең дәвамы бар, Аллага шөкер! Хуш килдең, энем! (Кочаклашалар.)
Акмуллиннар нәселе исән әле!
Тимер. Мин гомерем буе сезне бер тапкыр да күрмәгән килеш сагынып, юксынып, күрәсем килеп яшәдем. Минем инде балаларым, оныкларым бар. Хәтта алар да, минем кебек, бер дә аягыбызны басмаган шушы җирне сагыналар. Аңлатып булмаслык җирсү тынгы бирми.
Илбәк. Бабаларының туган туфрагы тарта, Тимер энем.
Тимер. Тормыш-көнкүрешебез яхшы булуга карамастан, җанда ниндидер газап бар.
Илбәк. Ул гасыр газабы. Гасыр моңы сыкрата күңелләребезне. Без шушы гасыр балалары. Безнең газап — ул безнеке. Бәлки, без гаепле дә түгелдер гасыр чуалышларында, ләкин бу сынауларны үтәргә безгә язган. Гасыр моңын без азагына кадәр кичерергә тиешбез. Үзебезнең гасырыбыз бу. Без яшәдек бу гасырда. Үзебезнең язмышыбыз бу. Без үзебез бу!
Музыка. Сәхнә караңгылана. Сәхнә яктырганда, Акмуллиннарның гасыр башындагы йорты. Анда Акмуллиннар гаиләсе утыра.
1906 елгы күренеш. Акмуллин Сәләхетдин Бикморза улы, Акмуллина Хәбибә Солтангәрәй кызы, Акмуллин Вилдан,
Акмуллина Әкълимә, Гарифә — асрамага алынган хезмәтче кыз, Басыйр — асрамага алынган малай. Алар, фотосурәттәге кебек, тып-тын, хәрәкәтсез утыралар. Сәхнә алдында сиксән җиде яшьлек Илбәк карт басып тора.
Илбәк. Ай-яй моңлы гасыр бу. Ай-яй хәтәр гасыр булды бу. Бу гасырның газабын кичеп чыктыкмы? Аны кичеп чыгу мөмкинме?
Музыка.
Тәмам.

You have read 1 text from Tatar literature.