🕥 32-minute read

Гасыр Моңы - 2

Total number of words is 4218
Total number of unique words is 1887
36.8 of words are in the 2000 most common words
50.8 of words are in the 5000 most common words
58.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Әкълимә. Аның подпоручик званиесен алуына әти нык сөенә инде.
  Гарифә. Подпоручик зур исемме ул?
  Хәбибә (горур тавыш белән). Зур исем, офицер дигән сүз. Миңа аның исәнлеге кирәк. Бетәселәре бар микән бу сугышның?
  Гарифә. Шуны уйлап куйдым әле — Басыйр да сугышта түгел микән? (Хатны шкафка куя.)
  Әкълимә. Карале, чынлап та, бәлки, ул да үзе теләп сугышка киткәндер.
  Хәбибә. Андый күз белән, үзе теләсә дә, алырлар микән, белмим.
  Гарифә. Доброволецларны гарип булса да алалар дип ишеткәнем бар.
  Хәбибә. Кайларга китеп югалды икән ул? Инде өч елдан артып китте бит юкка чыкканына. Нишләп алай кинәт кенә гаип булды соң ул? Бездән туйды микән? Үпкәләткән чакларыбызны кичермәде микән? Алай дисәң, монда аны тиктомалга кагучы булмады. Аннары, ул бит соңгы вакытта
  Сәләхетдиннең эшенә җиңел генә кереп китеп, зур ярдәмчегә әйләнгән иде. Күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде, безнең дә аңа мөгамәләбез яхшырды. Сабый чагында бераз эләккәләде инде үзенә, ләкин алай гына Вилданга да, сезнең һәммәгезгә дә эләгә иде.
  Гарифә. Юк инде, чыгып качардай итеп үк үпкәләтүче булмады. Киресенчә, үзе гел үпкәләтә иде әле безне.
  Әкълимә яшертен кенә күз яшьләрен сөртә.
  Хәбибә. Заманалар бигрәк болганып китте бит. Исән микән, балакай?
  Гарифә. Төрмәдә түгел микән?
  Хәбибә. Аллам сакласын!
  Сәләхетдин кайтып керә.
  Сәләхетдин (кергән уңайга). Яңалык ишеттегезме?
  Хәбибә (сискәнеп). И Ходаем, тагын нинди яңалык?
  Сәләхетдин. Патшаны бәреп төшергәннәр. (Чишенә.)
  Әкълимә. Бәреп?!
  Хәбибә. Ничек инде патшаны?.. Нишләгән патша?
  Сәләхетдин. Кулга алганнар дип тә сөйлиләр, үзе тәхеттән баш тарткан дигән хәбәр дә бар.
  Хәбибә (иренә ияреп йөри). Хәзер нәрсә була инде?
  Сәләхетдин. Белмим. Инде императорга да кул күтәргәч... белмим, нәрсәләр булып бетәр.
  Ахырзамандыр бу.
  Гарифә (шомлы тавыш белән). Кем патша була соң хәзер?
  Сәләхетдин. Әле монысының язмышы билгеле түгел. Анда ниндидер Вакытлы хөкүмәт төзеп маташалар, ди.
  Әкълимә. Сугыш бетәме хәзер... патшаны төшергәч?
  Сәләхетдин (кул селтәп). Белмим, белмим. Йөдәтмәгез!
  Хәбибә. Кайларда бик озак йөрдең?
  Сәләхетдин. Тагын полициягә кереп кызыксындым, Басыйрны эзләү буенча Читага запрос ясаттырдым. (Диванга утыра.)
  Хәбибә (янәшә утырып). Читага таба киткәндер дип уйлыйсыңмы?
  Сәләхетдин. Ни уйларга да белгән юк инде. Аның бу тирәдә бездән башка беркеме дә юк.
  Доброволецлар исемлегендә дә табылмады.
  Әкълимә. Бәлки, ул башка фамилия белән язылгандыр?
  Ишек киерелеп ачыла. Сискәнеп китәләр. Вилдан кайтып керә. Өстендә шинель, башында фуражка, аягында күн итек. Бераз аксый. Аны танымый торалар.
  Вилдан (елмаеп). Здравия желаю! Нәрсә, яраланып кайткан кешене монда кабул итмиләрме әллә?
  Әкълимә. Вилдан абый бит бу!
  Хәбибә. Балакаем!
  Сәләхетдин. Вилдан! Улым!
  Гарифә. Вилдан! (Йөгереп барып барысы да Вилданны чиратлашып кочаклыйлар. Күрешәләр.)
  Сәләхетдин. Күктән төштең мәллә син?! Чишен, чишен тизрәк.
  Вилдан. Мондый аяк белән титаклап йөргәнче, күктә очып йөрү, бәлки, җиңелрәк булыр иде.
  Дүртәүләшеп аның тирәсендә бөтереләләр, шинелен салырга ярдәм итәләр, элеп куялар. Вилдан фуражкасын салып Гарифәгә бирә, Гарифә хәрби фуражканы куркып кына ала, аны кая куярга белми аптырый, аннары тумбочка өстенә саклык белән генә китереп куя. Вилдан подпоручик формасыннан, түшендә ике медаль ялтырый.
  Сәләхетдин (улына сокланып карап тора). О-о-о, офицер әфәнде! Каһарман, каһарман, каһарман!
  Акмуллиннар нәселеннән бит син! Әйдә, әйдә, уз тизрәк. Алланың рәхмәте төшкере!
  Хәбибә. Улым! Танымый торабыз. Шулхәтле үзгәргәнсең.
  Вилдан. Сугыш аерым кешене генә түгел, дөньяның үзен үзгәртә.
  Сәләхетдин. Китегез, китегез, юл бирегез. Утыр тизрәк, утыр.
  Хәбибә. Улым, аксыйсың...
  Вилдан. Әле ничек аягымны кисеп ташламадылар. (Диванга утыра.)
  Хәбибә. Әй Ходаем!
  Сәләхетдин белән Хәбибә Вилданның як-ягына утыралар, Әкълимә белән Гарифә, урындыклар алып килеп, каршысына урнашалар. Барысы да Вилданнан күзләрен алмыйлар.
  Сәләхетдин. Димәк, яраландың, улым?
  Вилдан. Снаряд янәшә генә шартлады. Күккә очып киттем дип торам — читкә томырылып төштем.
  Аңыма килгәндә, санитарлар күтәреп баралар иде инде. Күземне ачканымны күргәч, берсе миңа әйтә: ну, ваше благородие, бәхетегез бар икән, ди. Шул снарядтан алты кеше үлгән, берсен бөтенләй танырлык түгел, ди — гәүдәсе чәрдәкләнеп төрле якка чәчрәгән.
  Әкълимә (йөзен чытып еламсырый). Вилдан абый, сөйләмә, ичмаса!
  Гарифә. Нишләп соң син кайтасыңны алдан хәбәр итмәдең?
  Вилдан. Борчыйсым килмәде.
  Хәбибә. Яралануыңны да белмәдек. Госпитальдә яттыңмы?
  Вилдан. Әйе.
  Сәләхетдин. Нишләп хәбәр итмәдең? Яныңа барган булыр идем.
  Вилдан. Әйттем бит инде, алдан ук кайгыруыгызны теләмәдем. Аннары, хәзер бит ил буйлап йөрергә дә куркыныч.
  Сәләхетдин. Анысы шулай. Патша турында ишеткәнсеңдер?
  Вилдан. Ишеттем.
  Сәләхетдин. Ул Временное правительство нишли алыр икән бу мәхшәрдә?
  Вилдан. Анысы ярар. Анда әле ач этләр сыман большевиклар йөри. Алары фронтта да коткы таратып, солдатларыбыз арасында яман пропаганда алып баралар. Аларның листовкаларын укысаң син
  — җаның өшер.
  Сәләхетдин. Белә-ә-әм, мин аларның гәҗитләрен дә укыганым бар.
  Әкълимә. Әй, төкерегез әле шул җүнсез гәҗитләргә! (Урындыгын абыйсына якынрак күчереп.)
  Вилдан абый!
  Вилдан. Карале, нинди гүзәл кыз булып өлгергән минем сеңлем.
  Әкълимә (оялып). Ярар, ярар.
  Вилдан. Гарифәне карагыз әле сез!
  Сәләхетдин. Кая, улым, яраңны күрсәт әле.
  Вилдан. Башка вакытта, әти. Тәхлия апа ничек?
  Сәләхетдин. Ничек булсын. Улы Шаһбаннан хат-хәбәр юк, ут йотып яталар.
  Вилдан. Исән микән? Әсир төшмәде микән? Ә Әүхәди абыйлар?
  Сәләхетдин. Безнең кебек, влач үзгәрүдән яхшы нәрсә көтми, каңгырап йөриләр.
  Хәбибә. Әйдәгез, күңеллерәк нәрсәләр турында сөйләшик әле. Гарифә, чәй куй тизрәк!
  Гарифә капылт кына чәй куярга керешә.
  Сәләхетдин. Сәүдәгәрлекләре белән бөтен Россиягә даны таралган нәселебезгә тагын бер төрле дан өстәдең — офицер булып, герой булып кайттың. Афәрин, улым! (Улының иңеннән кагып куя.)
  Вилдан (көрсенеп). И, әти, илдә давыл күтәрелгәндә, геройлыкның кемгә кирәге бар?!
  Сәләхетдин. Алай димә, алай димә! Үзебезгә кирәк! Нәселебезгә кирәк!
  Хәбибә. Ил кайгысын син генә кайгыртып бетерә алмассың. Башың исән булуына сөенеп, алга таба яшик әле.
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. 1917 ел. Көз. Сәләхетдин гәҗит укый. Хәбибә аның янында утыра.
  Сәләхетдин. Ахырзаман бу!
  Хәбибә. Әй, ярар инде, соңгы вакытта һәрбер вакыйганы ахырзаманга юрыйсың.
  Сәләхетдин. Ай-яй, моңлы башланган иде бу гасыр. Ай-яй, хәтәр гасыр булырга охшый бу. Бу гасырның кайгысын кичеп чыгарлык булырмы?!
  Вилдан кайтып керә.
  Вилдан (чишенә, шинелен элгечкә элә). Ишеттегезме, Петроград большевиклар кулында икән.
  Смольныйга бәреп кергәннәр. Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшергәннәр.
  Сәләхетдин. Шуны укып утырам бит әле.
  Вилдан. Менә күрерсез, байларның малын талап ярлыларга өләшәчәкләр.
  Хәбибә. Ичмаса, син, улым, өйгә коткы кертмә!
  Сәләхетдин. Ахырзаман бу!
  Вилдан. Әти, әнкәй! Мин юлга кузгалырга тиеш. Фронттагы полкыбызның элекке командиры полковник Сидоренко бер кеше аша миңа хат җибәргән. Үзе янына чакыра, Харьковка.
  Большевикларга каршы көрәш игълан итәбез.
  Хәбибә (котсыз калып). Йөрмә, улым!
  Вилдан. Юк, барам! Кызыл зараза бөтен илгә таралганчы, Казан да шул хәерчеләр хакимияте астында калганчы аларны туктатырга, хөкем итәргә кирәк!
  Хәбибә (газап белән). Җитешерсең әле. Ашыкма.
  Вилдан (катгый итеп). Өйдә ята торган заман түгел, әнкәй!
  5
  1918 ел. Илдә гражданнар сугышы бара. Көз. Казан. Акмуллиннар йорты. Гарифә бәрәңге әрчеп утыра. Басыйр кайтып керә.
  Күн плащтан, маузер белән, бүрегендә кызыл бант.
  Басыйр. Исәнмесез!
  Гарифә (әкрен генә торып баса). Исәнме... сез...
  Басыйр. Нәрсә, Гарифә, күзләреңне акайттың. ВЧК комиссарыннан бу кадәр үк куркырга кирәкми.
  Гарифә (бер кулында пычак, икенчесендә әрчи башлаган бәрәңге). Басыйр, синме бу?
  Басыйр. Мин бу, мин, мин.
  Гарифә (бәрәңгесен, пычагын ташлап йөгерә). Әнкәй! Әнкәй! Басыйр кайтты.
  Күрше бүлмәдән Хәбибә чыга.
  Басыйр (көр тавыш белән, бераз кыланыбрак). Исәнмесез, иптәшләр! (Көлә.)
  Хәбибә. Басыйр, балакай! Синме бу?
  Басыйр (күз кырые белән көзгегә карап ала). Болай көзгегә караганда мин үземә охшаган кебек.
  Сезгә ничектер, белмим.
  Хәбибә (ике кулын сузып килә). Кайларда йөрдең, кайларга югалдың? (Күрешәләр.)
  Басыйр. Замана бик өермәле, үзенә суырып алып китте.
  Хәбибә. Нишләп беркемгә берни әйтмичә чыгып югалдың?
  Басыйр. Сезгә обуза буласым килмәде.
  Хәбибә (шүрләбрәк артка чигеп шаккатып карап тора). Нишләп бер хәбәр дә бирмәдең шул гомердән бирле? Хәзер бит инде унсигезенче ел, син бит ундүртенчедә чыгып киткән кеше.
  Басыйр. Әйе, дүрт ел узды.
  Гарифә. Карале, бөтенләй үсеп, ир кеше булган. (Ике куллап күрешәләр.)
  Хәбибә. Шул арада шушы хәтле олыгаймасаң. Самавыр куй, Гарифә!
  Гарифә каушый, тыз-быз йөри башлый.
  Басыйр. Гарифәне танырлык түгел. (Бүреген салып тумбочка өстенә куя, плащын салмый, түргә уза.) Ничек яшәп ятасыз?
  Хәбибә. Элеккечә түгел инде. Дөньяның асты өскә килде бит. (Басыйрның өстендәге киемен, кыяфәтен җентекләп күзәтеп.) Син дә совет властен урнаштырып йөрисең бугай?
  Басыйр. Әйе, мин зур кеше хәзер. ВЧК комиссары. Ни... башкалар кайда соң?
  Хәбибә. Сәләхетдин Әкълимәне мәктәптән каршы алырга китте. Озакламый кайтып та җитәрләр.
  Басыйр. Әкълимә һаман укымыйдыр бит?
  Хәбибә. Ул инде үзе мөгаллимә, кызлар мәктәбендә укыта.
  Басыйр. Алай икән. Ә Вилдан?
  Хәбибә (ничек дип әйтергә белми тора). Вилдан атасының сәүдә эшләре буенча Оренбургка таба чыгып киткән иде. Утыр инде, утыр. (Өстәл янына утыралар.)
  Сәләхетдин белән Әкълимә кайтып керәләр.
  Гарифә (шатлык белән). Карагыз әле, кем кайтты!
  Сәләхетдин (шаккатып). Басыйр?!
  Басыйр. Мин. Исәнмесез!
  Сәләхетдин. Исәнме! (Кочаклашып күрешәләр.)
  Басыйр. Исәнме, Әкълимә!
  Әкълимә (беравык өнсез калып тора). Исәнме!
  Сәләхетдин. Кайларга китеп югалдың син? Без бит сине тәмам җуйдык.
  Басыйр (көлемсерәп). Мин югала торган кеше түгел.
  Сәләхетдин. Кыяфәтеңнән күренеп тора. Син бит тау җимерердәй ир-егет булгансың. (Басыйр тирәли әйләнеп чыга.)
  Басыйр (елмаеп). Ничек соң эшләр, купец второй гильдии Акмуллин?
  Сәләхетдин. Безнең эшләрнең хәзер ничегрәк баруы синең үзеңә дә мәгълүмдер.
  Басыйр. Әкълимә, хәлләр ничек?
  Әкълимә. Барыбызның да хәлләре бер чама инде. (Нишләргә белми аптырап торганнан соң, диванга барып утыра.)
  Сәләхетдин. Сине эзли-эзли җаннарыбыз чыкты.
  Басыйр (кулларын як-якка җәеп). Менә бит табылдым.
  Хәбибә (Басыйрны аркасыннан сөя). Исән-сау икәнсең бит, исән-сау, балакай!
  Гарифә өстәлгә самавыр китереп куя, шуннан соң ризык ташый.
  Сәләхетдин (тумбочкадагы кызыл бантлы бүрекне күреп). И-и-и, Басыйр, Басыйр, димәк, син кызыллар яклы?
  Басыйр (мәгърур тавыш белән). Күренмимени?
  Сәләхетдин. Большевик тамы әллә?
  Басыйр. Әлбәттә. Минем должностьта большевик булмый ярамый. Мин бит зур кеше хәзер. Менә
  Казан тирәсеннән акларны куып җибәрдек, тиздән алар тәмам җиңеләчәк. Яңа тормыш, яңа дөнья төзи башлыйбыз, иптәшләр!
  Сәләхетдин (басынкыланып). Иптәшләр... Яңа тормышны кан коеп, талап башлагач, ул яңа тормышлар ниндирәк булыр икән?
  Басыйр (коры гына). Кан коюны без башламадык. Талауга килгәндә... без байларны, капиталистларны, буржуйларны, купецларны башта байлыкларын халык белән бүлешергә өндибез.
  Теләмәгәннәргә генә көч кулланабыз.
  Сәләхетдин (җитди). Ә менә мин мал-мөлкәтемә үзем хуҗа булып калырга теләсәм, үзем теләгәнчә яшисем килсә, миннән дә талап алырсыңмы?
  Басыйр. Әле синнән әйбер талау турында сүз катмадым бит.
  Хәбибә. Инде безгә дә кагылсалар... Син, Басыйр балам, Сәләхетдиннең ничек тырышыптырмашып сәүдәсен алып барганын үзең күреп үстең. Сәүдә йортын тотуның никадәр авыр икәнен үзең дә беләсең.
  Сәләхетдин. Башкаларның да күбесе шулай үз тырышлыклары белән аякка бастылар, татар купецларының без барысын да беләбез.
  Басыйр. Кибетләрең, складларың, базларың, товарың ни хәлдә соң?
  Сәләхетдин. Әлегә барысы да ябык, барысы да бикле хәлдә. (Кинәт кызып.) Кеше малын талап яңа влач уңышка ирешә алмаячак, бу бит инде көн кебек ачык.
  Басыйр (көлемсерәп). Мин сезне сагынып кайттым, ә сез минем белән талау турында, влач турында сөйләшәсез.
  Хәбибә (әңгәмәне йомшартырга теләп). Юк, юк, Басыйр, син нәрсә! Без илдәге хәлләрне күзәтеп котсыз калдык. Большевикларның җитәкчеләре күрмиләр, аңламыйлар микәнни дип кенә әйтүебез.
  Басыйр. Аңлыйла-а-а-ар. (Елмая.) Чәй эчәбездер бит?
  Сәләхетдин (җанланып). Әйе, әйе, әйдәгез, нәрсә катып калдыгыз? Әллә Басыйрның зур кеше булып кайтканыннан өнсез калдыгызмы? Басыйрыбыз кайткан! Үз кешебез бит ул! Безнеке бит ул!
  Хәбибә (чәй ясый). Безне яклар да әле, Алла боерса.
  Сәләхетдин. Әлбәттә. (Басыйрны иңеннән кага.) Бер дә борчылмагыз. Басыйрыбыз исән-сау! Менә бит, шатлыклы вакыйгалар да юк түгел! (Чәй эчәләр.)
  Караңгылык. Төн. Вилдан кайтып керә. Аяк очларына гына басып аш пешерү бүлмәсеннән ипи алып чыгып ашый. Икенче бүлмәдән шыпырт кына Басыйр чыга.
  Басыйр (караңгылык эченнән). Вилдан, синме?
  Вилдан (сискәнеп китә). Ә? Син кем?
  Басыйр. Мин Басыйр. Шәмне яндыр. (Вилдан шырпы сыза, шәмне табып кабыза, өстәлгә куя.)
  Исән-сау кайтып җиттеңме?
  Вилдан. Син монда нишлисең?
  Басыйр. Сине көтәм.
  Вилдан. Син, югалган кеше, каян килеп чыктың?
  Басыйр. Мин, Вилдан туган, сезнең корпусны тар-мар иткән дивизиядә зур миссиямне үтәп йөрдем.
  Хәзер монда безнең хакимият урнашты. Каян килеп чыктың дип соравың бик сәер. Монда мине Байкал артыннан синең атаң Сәләхетдин алып кайтты. Оныттыңмыни?
  Вилдан. Син бит инде китеп югалган идең.
  Басыйр. Син дә бит югалгалап торасың. Ләкин әллә кая ерак югала алмассың, мин синең кайда нишләп йөргәнеңне бик яхшы беләм. Казан янында җиңелгәч, отрядыгыздан уналты кеше генә калып,
  Оренбург артына — казачий атаман Дутов ягына качтың. Күп тә үтмәде, менә кача-поса гына кире кайтып та җиттең. Дөрес әйтәмме, поручик Акмуллин?!
  Вилдан. Син кем соң хәзер?
  Басыйр. Минем фамилиям Гайнанов. Чын атамның фамилиясе бу. Мин большевик, ВЧК комиссары
  Гайнанов.
  Вилдан. Мин сине бала чагыңнан ук яратмадым!
  Басыйр. Әйе, шулай. Чөнки син Сәүдә йорты тотучы купец малае! Шуңа күрә минем ишеләрне яратмадың син. Ә сезне халык яратмый. Сезне якларга теләүчеләр дә бигүк юк.
  Вилдан (кызып). Ә сезне яклаучылар күпме? Җәй көне безнекеләрнең ике меңлек отряды кереп
  Казанны алды. Аларга бит нибары Вацетис җитәкчелегендәге 5 нче латыш полкының берничә ротасы каршылык күрсәтте. Бу сезнең Казан халкы алдында абруйсыз икәнлегегезне күрсәтте.
  Басыйр (кайнарлана). Ярар, сез җәй көне Казанны алдыгыз. Ә озак тота алдыгызмы соң Казанны?
  Күпме яттыгыз Казанда — бер аймы? Совет властеның абруе булмаса, шул арада зур гаскәр туплый алыр идекме? Тухачевскийларны, Берзиннарны җиңеп карагыз!
  Вилдан. Казанны чехословак корпусының отряды саклады. Ә аларга мин беркайчан ышанмадым.
  Полковник Чечекка аңа Казан да, Россия дә, син дә, мин дә кирәк түгел. Чехословак корпусы бер тапкыр инде үз императорларына хыянәт иткән икән, актык тамчы канга кадәр монда көрәшәме инде?
  Басыйр. Менә шул кая барып котылырга белмичә бәргәләнүче чехословак корпусы, Оренбург тирәсендә иснәнеп йөрүче атаман Дутов казаклары һәм шуның ише әтрәк-әләм генә көрәшә дә инде сезнең якта, ваше благородие!
  Алар кычкырып сөйләшкәнгә, барысы да уянып берәм-берәм залга чыгалар.
  Вилдан (кычкырудан тыелып). Фронтта армияне капитуляциягә өндәвегез, патшага, хөкүмәткә, дәүләткә каршы сугыш игълан итәргә чакыруыгыз, ил мөлкәтен, кеше малын таларга тотынуыгыз җәзасыз калыр дип уйлыйсыңмы?
  Басыйр. Поручик! Җәй көне Казанны алуыгыз стратегик яктан сезгә бигүк кирәк тә түгел иде, сезгә мондагы алтын запасы кирәк иде, шулаймы?
  Вилдан. Әйе. Моны белүең бик әйбәт. Россиянең Казанда сакланган 651,5 миллион сумлык алтынын һәм 110 миллион кредит билетларын безнекеләр кулга төшереп Уфа тарафларына алып киттеләр.
  Басыйр. Шулай булгач, кем ил мөлкәтен талаучы булып чыга?
  Вилдан. Сезгә — властьны законсыз рәвештә алган кешеләргә эләксен идемени ул хәзинә?
  Басыйр (әрле-бирле йөреп). Фронттагы агитаторларны яманлыйсың. Ул дөнья сугышы кемгә кирәк соң — империядәге халыкларгамы? Миңамы, синең үзеңәме? Кемгә кирәк иде ул мәгънәсез кан кою?
  Вилдан. Алай уйласаң, бер сугышның да кирәге юк. Ләкин нинди генә сугыш булмасын, каршыңда дошман була торып, винтовкаларыңны үз дәүләтеңә таба бору — хыянәтнең иң әшәкеседер.
  Басыйр. Димәк, изелгән, җәберләнгән халык бу дәүләтнең асылын аңлаган. Халыкның, армиянең түземлеге беткән.
  Вилдан. Синең ишеләр котыртып, гамәлгә ашмас гүзәл тормыш вәгъдә итеп, надан халыкның башын бутый.
  Басыйр. Безнең бәхәснең азагы юктыр шикелле.
  Вилдан (бәхәстән туя). Юк, без сезнең белән озак бәхәсләшмәячәкбез.
  Басыйр. Син урнашып килүче Совет властеның көчен, максатын, җитдилеген әле аңламыйсың!
  Вилдан (тыныч кына). Мине сугышка озатканда әйткән җылы сүзләреңә ышанган идем мин. Алга таба, исән булсак, чын туганнар кебек булырбыз дип уйлаган идем. Ялгышканмын икән.
  Басыйр. Мин бит әле сиңа бернинди начарлык эшләргә өлгермәдем.
  Вилдан (тагын кызып). Сез илне оятка, хурлыкка калдыручылар, сез илне җимерүчеләр, сез, империянең авыр халәтеннән файдаланып, изге төшенчәләрне таптап йөрисез. Фронтта мин бер большевикны солдатлар арасында агитация ясап йөргәне өчен чак кына атып үтермәдем, иптәшләрем ирек бирмәде. Ә бит сезне башта ук атып үтереп барырга кирәк булган.
  Басыйр (яман усал итеп). Син артык күп әйтеп ташламадың микән?
  Хәбибә (арага керә). Вилдан улым, нәрсә булды, ник ярсыйсың?! (Ягымлы.) Басыйр, якын итеп, безгә кайткан. Сөенергә кирәк.
  Сәләхетдин (күңел күтәренкелеге белән). Әйе, улым, алга таба бергәләп тату гына яшәү турында уйлыйк.
  Вилдан. Без капма-каршы фронт кешеләре, без аның белән дошманнар.
  Сәләхетдин (ачулы). Син үзебезнең гаиләбездән дә дошман тапма инде.
  Басыйр (вәкарь тавыш белән). Әйе, без дошманнар! Син җиңелгән як вәкиле, ә мин җиңеп килүче власть вәкиле!
  Вилдан (кыҗрап). Шулаймы?! Мин хәзерге вакытта әсирме, әллә азатмы?
  Басыйр (авызын кыйшайтып). Үз ихтыярыңда.
  Вилдан. Алайса, тату гына бергәләп яшәгез, ә мин киттем! (Чыгып китә.)
  Хәбибә (улының артыннан кычкыра). Вилдан! Улым! (Өзгәләнеп.) Сәләхетдин! Нәрсә, без хәзер үз улыбызны дошман итәбезме?
  Сәләхетдин (ярсып). Туктагыз әле! Беркем беркемне дошман итми!
  Басыйр. Мине монда яшәргә кайтты дип уйлый күрмәгез.
  Сәләхетдин. Яшә, яшә, нишләп инде монда яшәмәскә.
  Басыйр. Минем төп эшем әлегә барыбер Мәскәүдә. Анда торыр урыным бар. Миңа хәзер кая барсам да торак мәсьәләсен уңай хәл итеп бирәләр. Вилдан мине сезгә бөтенләйгә кайткан дип уйлагандыр.
  Хәбибә. Ул синең ЧКдан икәнеңне белгәч курыккандыр.
  Басыйр. Курыккан кеше алай җикеренми ул. Ник курыксын! Мин аның хәтта документларын да тикшермәдем.
  Сәләхетдин (тынычланып). Ярар, үз хәлебездән килгәнне рәтләрбез. Уртак тел табарбыз, иншалла.
  Без барыбер бер гаилә.
  Хәбибә. Таң атып килә инде.
  Йокы бүлмәсенә кереп китә. Аның артыннан Гарифә китә.
  Сәләхетдин. Шундый хәлләр диген... Шулай диген, җәмәгать! Бик моңлы башланган иде бу гасыр.
  Хәтәр гасыр булырга охшый бу. Бу гасырның кайгыларын кемнәр ничек кичеп чыгар икән? (Икенче бүлмәгә чыгып китә.)
  Басыйр (Әкълимәгә). Туңдыңмыни? Калтыранасың... (Елмая.)
  Әкълимә (бер урында тора). Басыйр. Мин... синең кайтуыңа бик шат.
  Басыйр. Чын әйтәсеңме?!
  Әкълимә (калтыравыклы тавыш белән). Син юкка чыкканнан бирле, мин үземне гаепле санап яшәдем. Күңелемдә мең-мең кат Ходайдан һәм синнән гафу үтендем. Син мине ярлыкагыл, Басыйр!
  Басыйр (кызга таба атлый). Нинди гаебең бар соң синең минем алдымда?
  Әкълимә. Гарифә белән минем бала-чагаларча сөйләшүебезне, шунда синең хакта дорфа сүзләребезне ишеткәч югалдың бит син.
  Басыйр. Юк, Әкълимә, синең дә, Гарифәнең дә гаебе юк. Минем үземә тынчу була башлагандыр, чыгып китәр өчен сәбәп кенә кирәк булгандыр.
  Әкълимә (күз яшен сөртеп). Димәк, син мине кичерәсең?
  Басыйр. Алай гына да түгел. Мин монда сине сагынып кайттым. (Якын килә.) Дүрт ел буена сине уйламаган көнем, сәгатем булды микән?! Мин бит сиңа күптәннән гашыйк. Белсәң иде сине ничек яратуымны. Син хәзер бигрәк тә чибәр, син тагын да затлырак, син тагын да гүзәлрәк!
  Әкълимә (артка чигеп). Басыйр, туктале...
  Басыйр. Синең яраткан кешең бар мәллә?
  Әкълимә (башын иеп). Әйе, мин күңелемдә бер егетне йөртәм.
  Басыйр. Кем ул?
  Әкълимә. Ул да мөгаллим.
  Басыйр. Мин сине яратам, Әкълимә! (Кызның кулын тота.) Беләсең килсә, мин сиңа ошар өчен михнәтләр кичә-кичә революция юлыннан киттем, кеше булырга, аякка басарга, бу дөньяда чүп-чар булып калмаска. Минем һәрбер максатым, һәрбер кылган гамәлем сине уйлап, синең өчен эшләнде.
  Мин хәзер абруйлы, зур кеше, миннән күпләрнең коты алынып тора. Бу бит әле чик түгел, әле үсәселәрем алда, әле алда бөек-бөек эшләр көтә. Әйдә язмышларыбызны бер-берсенә урап, киләчәккә кулга-кул тотышып атлыйбыз. (Кочакламакчы була.)
  Әкълимә (читкә тайпыла). Юк, Басыйр, алай гына булмый бит ул... Ничек аңлатыйм икән?..
  Басыйр (күзләрен чекерәйтеп). Син мине бәләкәй чакта ярата идең.
  Әкълимә. Мин сине туганым кебек яраттым, асрамага алынган малайны яраткан кебек түгел. Хәзер дә син миңа туганым кебек якын. (Бермәл Басыйрга карап тора.) Дөресен әйткәндә, син миңа бала чакта ныграк ошый идең, чөнки син чынлап та кыргый, сәер, башка малайларга бер дә охшамаган идең, сине берәрсе ачуланса, гел яклый идем.
  Басыйр (гасабиланып). Миңа синнән башка беркем, бернәрсә кирәкми, миңа синнән башка бу революцияләрнең дә, хәтта дөньясының да кирәге юк! Әллә нәрсәләр әйттерәсең инде.
  Әкълимә (моңсу елмаеп). Син үзгәргәнсең, мәһабәт ир-егет булгансың, зур кешегә әйләнгәнсең, тик менә үсмер вакытта син кызыграк идең, үзеңә тартыбрак тора идең.
  Басыйр (кызны иңнәреннән кысып тота). Мин сине яратам, Әкълимә! Миңа кияүгә чык!
  Әкълимә (селкенә дә алмый). Басыйр! Тилердеңме әллә?
  Басыйр. Мин сине сагынып чак кына акылымнан язмадым! Минеке бул! Күтәреп кенә йөртермен!
  Әкълимә (башын читкә борып). Юк, Басыйр! Бер-береңне ихтирам итеп, бер-берең белән гел күрешеп туганнарча гына да яшәргә мөмкин.
  Басыйр (исәрләнеп). Алай гына түгел! Син минем хатыным булырга тиеш! (Үпмәкче була.)
  Әкълимә (ычкынып бүлмәнең түренә бара). Тынычлан, Басыйр. Мин синең хатының була алмыйм.
  Басыйр (усаллана). Һаман кәтержән малае дип карыйсыңмы миңа?
  Әкълимә (Басыйрны үпкәләтүдән куркып). Юк, сиңа мин беркайчан да, элегрәк тә, хәзер дә кәтержән малае дип карамадым һәм карамыйм. Ир белән хатын булу өчен синең генә яратуың җитми.
  Басыйр. Ә-ә-ә-ә... Шулай диген... Әйе, шулай инде, шулай... Ни... Әле сез белмисездер... Атаң
  Акмуллин Сәләхетдингә ЧКда материаллар тупланган. Совет властена каршы иң нык көрәшүче байлар исемлегендә күрдем мин аны. Чехословак корпусының бу тирәдәге частьларына азык-төлек ташыганы да мәгълүм, Оренбург янындагы атаман Дутов гаскәренә ярдәм итүләрен сорап үзенең дус сәүдәгәрләренә язган хатлары да чекистлар кулында. Казан купецларын, большевикларны инкарь итеп, контрреволюциягә ярдәм күрсәтергә өндәп йөргәнен дә беләләр. Улы Вилданның ак офицер икәнен инде күптән беләләр. Атаңны бүген-иртәгә кулга алулары ихтимал.
  Әкълимә (котсыз кала). Кулга алырлык нинди җинаять эшләгән соң ул?
  Басыйр (шомлы тавыш белән). Чутлап-уйлап карасаң, совет власте алдында аның җинаятьләре күп җыела. Ә менә мин сине хатынлыкка сорап, ул ризалык бирсә, аның язмышы уңай тарафка борылырга мөмкин.
  Әкълимә (нәфрәтләнеп). Юк! Бу — әшәкелек! Бу — этлек! Мине алай куркытырга ничек телең әйләнә? Куркытсаң да сиңа чыкмыйм! Хәтта атам-анам риза булса да. Хәер, алар беркайчан риза булмаячаклар! (Чыгып китә.)
  6
  Акмуллиннар йорты. Зал. Сәләхетдин борчулы кыяфәттә утыра. Хәбибә керә. Пауза.
  Хәбибә (шөбһәләнеп). Бик җитди сөйләшүгә чакырдың, ахрысы.
  Сәләхетдин (хатынына карамыйча). Әйе. Утыр. (Пауза.)
  Хәбибә. Йә, сузма инде, болай да йөрәк урынында түгел.
  Сәләхетдин. Басыйр Әкълимәне хатынлыкка сорый.
  Хәбибә (тетрәнеп). Әстәгъфирулла! Синең белән үк сөйләштеме әллә?
  Сәләхетдин. Әйе.
  Хәбибә. Нәрсә дидең?
  Сәләхетдин. Вакыты ул түгел, дидем. Әкълимә инде ярәшелгән кыз, дидем.
  Хәбибә. Корырак итеп, кистеребрәк итеп әйтергә идең. Карале, оялмыйча кызыбызның кулын соравын!
  Сәләхетдин (урыныннан кузгала). Әкълимәгә өйләнермен дип өмет баглап йөрүче теге мөгаллим дә җебегрәк шул.
  Хәбибә. Ник, беткәнмени затлы егетләр. Кызыбызга әллә кемнәр кызыгып йөри.
  Сәләхетдин. Әкълимә үзе ни дияр икән?
  Хәбибә. Ни дисен! Басыйрның кем икәнен белмимени, аңламыймыни ул?!
  Сәләхетдин. Кем икәнен дип... (Бүлмә буйлап йөри.) Басыйр бөтенләй үк адәм актыгы түгел инде.
  Башлы, куәтле, булдыклы булмаса большевиклар аны шундый должностька куймаслар иде. Малмөлкәтебез өчен калтыранып, үзебез өчен котсыз калып утырганчы... Басыйр киявебез булса, безгә бернинди куркыныч янамас дип уйлыйм.
  Хәбибә (еламсырап). Үзебезнең куркынычсызлыгыбыз өчен син кызыңның язмышы белән түләмәкче буласыңмы?
  Сәләхетдин (җикереп). Киреләнеп утырмасана! Коткы күбрәк синнән чыга! Безнең хәлебез чынлап та мөшкел, аңлыйсыңмы шуны?!
  Хәбибә. Димәк, әле миңа барысын да сөйләмисең, нидер яшерәсең?
  Сәләхетдин. Сөйләрмен. Сөйләп бетерермен. Вакыты җиткәч.
  Хәбибә (кырт кисеп). Кызыбыз Әкълимәне Басыйрга хатынлыкка бирүгә мин каршы! Бүтән кабатлап та тормыйм!
  Сәләхетдин (хатыны каршына килеп баса). Мин Әкълимәне Басыйрга бирү ягында! Син — каршы, мин — риза. Шулай итеп, Әкълимәнең үзенең сүзе хәлиткеч булачак.
  Хәбибә (ачынып). Ярар! Бик яхшы! Әкълимә үзе беркайчан риза булмаячак!
  Әкълимә керә. Пауза.
  Сәләхетдин (йөзе яктыра). Кил, утыр, кызым.
  Хәбибә. Кызым, атаңа әйт әле сүзеңне! Хәзер инде үзеңнән тора.
  Сәләхетдин. Кызым, нишлибез?
  Әкълимә (бүлмә уртасында тора). Әти, сез риза булсагыз, мин риза.
  Хәбибә (сикереп тора). Юк! Кызым, акылыңа кил! Шушындый сылукаебызны... (Елый.)
  Сәләхетдин (диванга утыра). Аллага тапшырдык.
  Хәбибә. Ә Вилдан? Вилданнан сорамадык бит әле!
  Сәләхетдин. Вилдан безне аңлар.
  Хәбибә. Басыйрны ул барыбер дошман итәчәк!
  Сәләхетдин. Сеңлесенең ире булгач дошман итмәс.
  Хәбибә (елый). Ходаем!
  Әкълимә (анасына кушылып елый). Әнкәй, Басыйр безнең нәселгә җил-яңгыр тидермәс. Син бит күрәсең, безне яклаучы да, саклаучы да юк. Басыйрның яңа хакимияттә абруе зур. (Әнкәсен кочаклый.)
  Басыйр керә. Хәбибә белән Әкълимә елаудан туктарга тырышалар.
  Басыйр. Мөмкинме?
  Сәләхетдин. Әйдә, әйдә, Басыйр, уз, утыр.
  Хәбибә белән Әкълимә капылт кына икенче бүлмәгә чыгып китәләр.
  Басыйр (креслога утыра). Синең «дело» белән безнең кешеләр шөгыльләнә, мин иртәгә үк алар белән сөйләшермен.
  Сәләхетдин. Син аларга аңлат, мин бит акларга илдәге анархиядән куркып, тәртип урнашсын өчен ярдәм иттем. Миңа чех корпусы ни, аклар ни, кызыллар ни, Дутов ни, Тухачевский ни! Минем дусишләрем, туган-тумачам өчен дә шулай.
  Басыйр (салкын тавыш белән). Хәзер инде тегесе ни, бусы ни дияргә ярамый. Йә бер яклы, йә икенче яклы буласың.
  Сәләхетдин (Басыйрга текәлеп карап торганнан соң). Ә чын власть урнашып, сезне җинаятьчеләр дип хөкем итә башласалар?
  Басыйр (тимер тавыш белән). Юк, хаклык безнең якта, шуңа күрә без генә хөкем итәчәкбез.
  (Кинәт елмая.) Ярар, никах турында ничек соң?
  Сәләхетдин (сәерсенгән булып). Сине нишләп никах кызыксындыра? Сез, большевиклар, Аллага ышанмыйсыз түгелме?
  Басыйр (көлемсерәп куя). Электән килгән нәрсә бит инде. Сезгә дә бераз ярарга тырышасым килә.
  Сәләхетдин. Коммунизмда гаиләләр бетереләчәк, ди бит. Ә син гаилә корырга җыенасың...
  Басыйр (урыныннан кузгала). Коммунизмны аны әле төзисе бар. Син алай чәнечкеләп сөйләшмә инде.
  Сәләхетдин (торып баса). Ярар. Вакытын билгеләрбез. Аллага тапшырдык!
  Шунда ук. Төн. Яшертен генә Вилдан кайткан. Сәләхетдин, Хәбибә боегып утыралар, Вилдан әрле-бирле йөри.
  Вилдан (кулларын селтәп ачулана). Нишләдегез сез, аңламыйм?!
  Хәбибә. Инде мин дә ялвардым, елый-елый күз яшьләрем бетте.
  Вилдан. Әти! Әкълимәне шул кешегә бирдеңме?
  Сәләхетдин. Кирегә юл юк инде. Әкълимә аңа үзе теләп чыкты. Безгә бу мәхшәрдән исән-сау калуны кайгыртырга кирәк. Мин дә, син дә аларның дошманнары исемлегендә. Басыйр минем эшне туктаттырырга вәгъдә бирде. Сине дә хөкемгә тарттырмас. Ул берсекөнгә Мәскәүдән Казанга минем эш буенча махсус кайтырга тиеш.
  Вилдан. Миңа шәхсән аның ярдәме кирәк түгел! Мин барыбер аларга каршы көрәшәчәкмен!
  Сәләхетдин. Басыйр әйтте: Вилданның әле һаман иректә булып, монда китә-кайта йөри алганына миңа рәхмәт әйтегез, диде.
  Вилдан (ярсып). И-и-и, алама токым! Ни дигән була икән бит! Син, әти, шундый көчле ихтыярлы, аягыңда нык басып торган кеше, кыска гына вакыт арасында күзгә күренеп шәлберәйдең!
  Сәләхетдин (тонык тавыш белән). Мин күбрәк синең өчен, сезнең өчен, нәселебез өчен куркам.
  Хәбибә. Чыннан да, улым, гел шулай качып ятмассың бит инде. Берәр җирдә үтереп ташласалар үзеңне?
  Сәләхетдин. Синең кебекләрнең адым саен документларын тикшерәләр, беләсең бит инде.
  Хәбибә (йөзе чак кына яктырып китә). Бәлки, качып йөрмәскәдер? Вилданыбызның нинди начарлыгы тиде соң большевикларга?
  Сәләхетдин (усал). Син анысын большевикларның үзеннән барып сора!
  Хәбибә (сыкрап). Син күзгә күренеп кырыслана барасың. Соңгы вакытта миңа гел җикерәсең.
  Сәләхетдин. Аның аклар армиясенең поручигы икәнен белсәләр, беләсеңме, нишләтәләр? (Пауза.)
  Ярар, тора-бара Басыйр җайлар әле. Вилдан гына түгел, әллә кемнәр сугыша аклар ягында. Туган туганга каршы сугыша бүген.
  Вилдан. Мин Колчак армиясенә китәм! Омскида аларның штаблары.
  Хәбибә. Ничек була инде бу? Әкълимә Басыйр белән Мәскәүдә — кызыллар ыстанында, син
  Омскида — аклар ягында буласыңмы?
  Сәләхетдин (көр тавыш белән). Улым, үзеңә кара, үзең хәл ит.
  Вилдан (сәгатькә карап). Таң атарга күп калмады. Миңа китәргә кирәк. Себер якларына китәр алдыннан әле мин кайтып күренермен. (Чыгып китә.)
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. Акмуллиннар йорты. Өйнең асты өскә килгән. Әйберләр, киемнәр тәртипсез рәвештә аунап ята.
  Гарифә елап утыра. Вилдан кайтып керә.
  Гарифә (җан ачысы белән). Вилдан!
  Вилдан (кычкырып). Нәрсә булды? Әти кайда, әнкәй кайда?
  Гарифә (елый-елый). Алты кеше килеп өйне тентеделәр, әтине кулга алдылар. Синең хакта бик нык төпченделәр.
  Вилдан. Әтине алып киттеләрме?
  Гарифә. Алып киттеләр.
  Вилдан. Әнкәй кайда?
  Гарифә. Әнкәй: «Сәләхетдин, мин синнән калмыйм»,— дип, үзен дә алып китүләрен үтенде.
  Вилдан йөгереп чыгып китә.
  7
  Караңгылык. Сәхнә яктыра. 1919 ел. Көз. Казан. Акмуллиннар йорты. Вилдан, Гарифә, Басыйр, Әкълимә утыралар. Әкълимә яңа туган баласын кочаклаган.
  Вилдан (Басыйрга кычкыра). Берегезгә дә җил-яңгыр тигезмәм, дип вәгъдә биргән иден бит син!
  Казан чекистлары минем сүзне тыңлыйлар, дидең!
  Басыйр (басынкы). Мине Мәскәүдән җибәрмәделәр. Анда көнаралаш диярлек фетнәләр калкып торды, хәзер дә шулай. Көньяктан Мәскәүгә таба Деникин гаскәрләре үрмәләгәч, эшләрем анда тагы да тыгызланды. Көзгә таба Деникинны куа башлагач кына, ниһаять, менә кайтырга мөмкинлек туды.
  Вилдан. Син әти белән әнкәйнең язмышына бөтенләй битараф булдың!
  Басыйр (тавышын күтәреп). Ә син Колчак гаскәрендә рота белән командалык иткән кеше. Инде
  Казанга якын ук килеп җиткән идегез бит, ник үзең атаң-анаңа ярдәм италмадың соң?
  Вилдан. Казанны алган булсак, мин аларны коткарыр идем. (Әкълимәгә таба борылып.) Ә син,
  Әкълимә, ничек анда Мәскәүдә тыныч кына ята алдың?
  Гарифә (көтмәгәндә җикерә). Нишләсен ул, шунда ятмыйча! Йөкле килеш нишләргә тиеш ул?!
  
You have read 1 text from Tatar literature.