🕥 33-minute read
Гасыр Моңы - 1
Total number of words is 4258
Total number of unique words is 1923
36.2 of words are in the 2000 most common words
51.6 of words are in the 5000 most common words
59.8 of words are in the 8000 most common words
(Театраль роман)
КАТНАШАЛАР:
Акмуллин Сәләхетдин Бикморза улы.
Акмуллина Хәбибә Солтангәрәй кызы.
Акмуллин Вилдан — Сәләхетдиннең улы.
Акмуллина Әкълимә — Сәләхетдиннең кызы.
Гарифә.
Басыйр.
Илбәк.
Клара.
Фердинанд.
Мәхмәт Доган.
Умаров.
Тимер.
НКВД хезмәткәрләре.
Абвер хезмәткәрләре һ. б.
Вакыйгалар 1906 елдан алып 2006 елга кадәр патша Россиясендә (аннары СССРда), Төркиядә, Германиядә һәм бүгенге
Россиядә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
1
1906 ел. Көз. Казан. Акмуллиннар йорты. Сәләхетдиннең ерак сәфәрдән кайтуын көтәләр. Өйдә Хәбибә, Вилдан, Әкълимә,
Гарифә.
Хәбибә. Гарифә, самавырны яңарт.
Гарифә. Хәзер.
Әкълимә. Әтиебез кайчан кайтасын хәбәр иткән булса, поездны каршы алырга барыр идек.
Хәбибә (борсаланып). Исән-сау гына кайтып җитсен инде берүк, Ярабби.
Гарифә. Әүхәди Хәлимәсе әйтте: күптән түгел Петербург янында бер поезд рельсыдан шуып төшкән, ди.
Вилдан. Син гел шуның ише куркыныч хәбәрләр җыеп йөрисең инде.
Гарифә. Әүхәди абзый үзе гәҗиттән укыган.
Хәбибә. Аллам сакласын! Читадан Казанга кадәр поездда кайту ай-һай!
Әкълимә. Әнкәй, ул аннан нәрсә алып кайта?
Вилдан (үчекләп). Кәнфит белән прәнник.
Хәбибә. Байкал артында сәүдә элемтәләрен ныгытырга йөри ул.
Гарифә. Бигрәк ерак арадыр — моннан анда кадәр.
Вилдан (төрттерүле тавыш белән). Әйе, Арчадан да арырак, ди.
Хәбибә. Улым, нишләп һәммәсе белән төрттереп сөйләшәсең?
Вилдан (коры гына). Юк-бар сораулар белән йөдәтмәсеннәр.
Хәбибә (ягымлы итеп). Син бит, улым, егет кеше, кызлар белән бераз ягымлырак сөйләш.
Гарифә (тәрәзәдән карап кычкыра). Кайта! Кайта! Үзе белән ниндидер малай да иярткән.
Барысы да тәрәзә янына баралар, каршы йөгереп чыгалар. Сәләхетдин ун яшьлек малай ияртеп кайтып керә. Малайның бер күзе зәгыйфь — кысылыбрак тора, начаррак күрә.
Сәләхетдин (әйберләрен идәнгә куеп). Исән-саулармы барыгыз да!
Хәбибә. Аллага шөкер. Үзең әйбәт кенә кайтып җиттеңме?
Сәләхетдин (чишенә). Ходайның рәхмәте белән кайтып җиттем. Юл юл инде ул, нык ардырды. Ил кайный. Полиция поездны станция саен тикшереп тора. Кемнәрнедер эзлиләр, кайберәүләрен кулга алалар. Акырыш-бакырыш, этеш-төртеш. (Вилданга.) Нихәл, улым?
Вилдан. Исәнме, әти!
Сәләхетдин (Әкълимәгә). Саумы, кызым!
Әкълимә. Исәнме, әти!
Сәләхетдин. Исәнме, Гарифә! (Барысының да аркасыннан сөеп чыга.)
Гарифә. Исәнме!
Сәләхетдин. Күчтәнәчләрне, бүләкләрне аннары өләшермен. (Малайны алга чыгарып.) Менә, гаиләбез саны артты. Таныш булыгыз, кабул кылыгыз. Бу Басыйр атлы малай. (Барысы да зур игътибар белән малайга текәләләр.)
Хәбибә (аптырап). Кем малае соң бу?
Сәләхетдин. Хәзер инде безнеке. Читадагы бер татар гаиләсендә тәрбияләнгән ятим.
Әкълимә (малайның зәгыйфь күзенә карап). Синең бу күзең нишләгән?
Хәбибә. Кызым, кешегә иң беренче нәүбәттә кимчелекле җире турында сорау бирмиләр! Синең белән бу хакта сөйләшкәнебез бар бит инде.
Әкълимә (башын иеп). Гафу ит, әнкәем.
Хәбибә. Миннән түгел, малайның үзеннән гафу үтен.
Әкълимә (малайга). Гафу ит. Ул күзең авыртмыймы?
Сәләхетдин. Кызым, бар әле читкәрәк. Чәйне тизләтә алмассыз микән?
Гарифә кабаланып табын әзерли. Сәләхетдин бүләкләр өләшә, күчтәнәчләрне өстәлгә куялар.
Вилдан (малайга). Син безгә бөтенләйгә килдеңме?
Малай дәшми.
Сәләхетдин. Әйе, улым, ул бездә яшәячәк. Сораулар белән баланы бимазаламагыз.
Хәбибә (елмаеп малайның башын сыпыра). Сөйләшә беләсеңме соң син?
Басыйр (кинәт тереләнеп). Беләм. Сүгенә дә беләм.
Хәбибә. Юк, юк, менә анысы кирәк түгел.
Басыйр (Сәләхетдингә). Минем печ итәсем килә.
Сәләхетдин. Вилдан, улым, бар алып чыгып кер энекәшеңне.
Хәбибә (башкалар ишетмәслек итеп). Әллә алып кайтасың калмаганмы? Балаларыбызга аның йогынтысы ничек булыр?
Сәләхетдин. Аңа үзебезнең йогынтыбыз яхшы булсын. Асраучылары аны каядыр озатып җибәрергә теләгәннәр. Кызгандым. Татар баласы бит.
Хәбибә. Ата-аналары кемнәр булганнар?
Сәләхетдин. Алар Читаның үзендә яшәгәннәр. Атасы экспедиция әгъзасы булган, тайгада адашып үлгән. Анасы йөрәк авыруы белән бу дөньядан киткән. Бик шук, тере малай. Күрсәң син аның биюен!
Шундый оста, кызык иттереп бии.
Басыйр белән Вилдан керәләр.
Вилдан. Әти, начар малай бу. Миңа әшәке сүз әйтте.
Сәләхетдин. Нинди әшәке сүз?
Вилдан. Сүгенде.
Сәләхетдин. Ә син аңа әйбәтләп, абыйларча аңлат — сүгенергә ярамый, әйбәт егетләр сүгенмиләр диген.
Әкълимә (Басыйрга). Минем яңа башмагымны күрәсең киләме?
Басыйр (башын чайкап). Юк.
Гарифә (Басыйрга). Әйдә, кулларыңны, битеңне сабын белән юдырам, аннары ашарга утырырсың.
Басыйр. Кулны гына юам, битемне юмыйм.
Гарифә. Ник битеңне юмыйсың?
Басыйр. Сабын күзне әчеттерә.
Әкълимә (ияреп бара). Син миңа бик ошыйсың. Мин сине гел яклаячакмын, беркемнән дә кыерсыттырмам.
Гарифә. Әкълимә, саграк бул аның белән.
Әкълимә. Гарифә апа, син миннән ике яшькә олырак булсаң да, гел өйрәтеп торма, яме.
Гарифә. Үзеңә кара. (Басыйрның битен, кулларын юарга алып китә.)
Сәләхетдин (өстәл янына утырып). Казаныбызда нинди яңалыклар бар?
Хәбибә (чәй ясый). Монда да көнаралаш диярлек забастовкалар. Листовкалар, прокламацияләр белән дөнья тулган.
Вилдан белән Әкълимә дә табынга утыралар.)
Сәләхетдин (чәй эчә-эчә сөйләшә). РСДРП белән эсерлар эшедер инде.
Вилдан. Шулар. Безнең мәдрәсәгә дә килделәр урамга чыгарга өндәп.
Сәләхетдин. Чыктыгызмы соң?
Вилдан. Чыктык, кызык бит.
Сәләхетдин. Син, улым, чамалап йөр, мәдрәсәнең рус классына керә алуыңның кадерен бел. Ничек тә булса гимназиягә, реальное училищега, аннары университетка укырга керергә омтыласың бар.
Теләсә кемгә ияреп теләсә кая чыкмаска тырыш.
Хәбибә. Барыбер мәдрәсәне тәмамлау таныклыгын хөкүмәт санга сукмый, танымый. Татар балаларына университетларга үрмәләү насыйп булмас инде.
Сәләхетдин. Алай димә. Менә бу забастовкаларның бераз файдасы да тими калмас, шәт. Эсерлар арасында көчле татарлар да бар. Алар безгә тигез хокуклар даулыйлар. Яшьләребезнең киләчәген дә кайгыртырлар, Алла боерса. Февраль аенда миллион ярым шәкерт забастовка ясады, шулай булгач, татар яшьләренең хәлен кайгыртмый калмаслар.
Хәбибә. Ул татар эсерлары арасында кемнәр соң?
Сәләхетдин. Исхакый, Туктаров, Әбүзәров, Казанлы, Рәмиев, Мамлеев. Һо-о-о, шәп кешеләр бар анда!
Хәбибә. Алар нишли ала соң?
Сәләхетдин. Алай димә. Араларында бик акыллы кешеләр бар. Корал тотып илне яхшылыкка үзгәртү мөмкин түгел. Акыллы шәхесләребез калыкса гына алга китә алабыз — аң белән, акыл белән.
(Битен сыпырып.) Аллаһе әкбәр. (Диванга барып утыра.) Юл шаукымыннан арына алмыйм һаман.
Гарифәнең елаганы ишетелә. Вилдан аның янына йөгереп бара.
Хәбибә. Нәрсә булды?
Вилдан. Теге малай Гарифәгә дә сүгенгән.
Сәләхетдин. Килегез әле монда. Нишләп шул арада талаштыгыз?
Басыйр (иреннәрен турсайтып). Ул миңа, шапшак малай икәнсең, диде.
Сәләхетдин. Бүтән әйтмәс. Ул бер сүзен дә сиңа начарлык теләп әйтмәс. Син — шундый шәп биюче малай, нишләп шушындый тәти апаңа начар сүз әйтәсең? Әйдә әле, татулашыр өчен бер биеп җиффәр!
Басыйр (иреннәрен турсайтып). Биисем килми.
Сәләхетдин. Әйдә әле, әйдә әле, тәмле әйберләр белән чәй эчәр алдыннан биергә дә ярый.
Басыйр (күзләрен елтыратып). Теге кызыл тышлы кәнфитне бирәсеңме?
Сәләхетдин. Әлбәттә. Әйдә, һоп-һоп-һоп!
Кул чабып тора, малай бии. Барысы да көлешәләр, кәефләре күтәрелә.
2
1910 ел. Җәй. Казан. Акмуллиннар йорты.
Вилдан (нәрсәдер яза-яза зарлана). Нишләп ул укырга йөрми? Нишләп үзе яраткан эшләрне генә башкара. Бездә инде дүрт ел яши, аңа инде ундүрт яшь! Бер күзе начар күрә дип, ятим үскән дип, аның кыргыйлыгына гел шулай түзеп яшәрбезме? Аны шундый яхшы мәктәпкә урнаштырдылар, ә ул укырга йөрергә теләми.
Сәләхетдин. Үзең дә, уналты гына яшьтә булсаң да, тавыш күтәрәсең бит әле менә.
Хәбибә. Әйе, улым, син дә кайвакыт йөгәнсезләнәсең.
Вилдан (язудан туктый, торып бер әйләнеп килә). Ярар, гафу итегез. Үз улыгыз сүз әйтсә дә ярамый, ә аңа ни кыланса да гафу ителә.
Сәләхетдин. Аның ул хәтле нишләгәне бар соң? Бәллүр савытны ваткан икән, ул бит аны юри ватмаган, савыт-сабаны һәрберебез ялгыш вата аны.
Хәбибә. Сәләхетдин, дөресен әйткәндә, Басыйрга безнең тәрбия керми, моны үзең дә аңлыйсыңдыр.
Сәләхетдин. Керер әле. Аны кире Читага илтеп ташлый алмыйм бит инде мин. Аны аякка бастыру безнең бурычыбыз.
Хәбибә. Игелегебез тәэсир итми — кыргыйлыгыннан һич арынмый.
Сәләхетдин. Аның үзсүзлелеген кыргыйлыкка тиңләмәгез. Әйбер урламый. Киреләнсә дә, әйткәнне барыбер үти. Син Вилданның мырылдавына карама.
Хәбибә. Күпме өндәп тә үзебезгә «әти-әни» дип эндәшергә өйрәтә алмадык. Әнә, Гарифә беренче көннән үк әти-әни дип эндәшә башлаган иде.
Сәләхетдин. Асрауга алганнар бөтенесе дә бертөсле булмыйлар. Син Дәрвишләр бистәсеннән алып кайтылган Гарифә белән Себер артындагы Читадан кайткан Басыйрны чагыштырма инде.
Хәбибә. Тагын да үсә төшкәч нәрсә булыр?
Сәләхетдин. Әйбәт булыр. (Гәҗит укырга тотына.)
Басыйр керә. Ишек катында тыпырдап биеп ала.
Басыйр. Хатыңны илтеп тапшырдым.
Сәләхетдин. Нишлиләр иде?
Басыйр. Мин ишегалдында Әүхәди агайның үзен күрдем дә бирдем. Шунда уйга чумып йөри иде.
Сәләхетдин. Нәрсә диде?
Басыйр. Рәхмәт әйтте. Бер-ике көннән җавап бирермен, Читага кире киткәнче әле әллә ничә тапкыр очрашырбыз, диде. Мине җентекләп күзәтте — шул арада шушылай үстеңмени дип шаккатты, без сине
Казанга алып кайтканда бәләкәй генә нәрсә идең, диде.
Вилдан (кырын карап). Әйбәт ашаталар дип әйттеңме соң?
Басыйр (Вилданга көлемсерәп карый). Юк, телем әйләнмәде.
Хәбибә. Вилдан улым, син дә бераз үзеңне тыйнаграк тотсаң яхшы булыр иде.
Сәләхетдин. Басыйр, минем сиңа бер үтенечем бар... Син Вилданның зарлануларына бигүк игътибар бирмә инде. Ул идеаль тәртип яклый торганрак холыклы, мәктәптә дә шулай диләр. Синең үзсүзлегеңә бераз ачуы килә аның. Ә син үзең нәрсә дә булса ошамаса, дүрт ел эчендә җыелган үпкәләрең булса, киреләнәсе урынга, миңа кил дә ихластан аңлат — без, ир-егетләр, ничек тә аңлашырбыз, уртак тел табарбыз, иншалла. Яме.
Басыйр. Ярар.
Сәләхетдин. Гарифә дә, асрау кыз булуга карамастан, Әкълимәбез кебек үк якын, үз кызыбызга тиң.
Аның белән дә дорфа сөйләшмә.
Басыйр. Мин аның белән дорфа сөйләшәммени?! Итегеңне шулкадәре пычратып кайткансың дип бөтен кеше янында әйтмәсен.
Сәләхетдин. Ярар, кеше янында бүтән әйтмәс.
Хәбибә. Без сине яратабыз, Басыйр, сиңа яхшылык кына телибез. Аңлыйсыңмы?
Басыйр. Аңлыйм. Нишләп яратуыгызны гел тәкрарлап торасыз, шуны гына аңламыйм.
Хәбибә. Үзеңне тотышыңа җавап итеп кенә кабатлыйбыз. Сиңа бездә яшәү авыр түгелдер бит?
Сәләхетдин. Хәбибә, син андый сорау бирмә кешегә. Яшәү ул беркайда да авыр да түгел, җиңел дә түгел. Яшәү ул — яшәү. Чакыр Гарифәне, ашарга әзерләсен.
Басыйр. Үзем чакырам. (Бер урында тыпырдап биеп ала да Гарифәне чакырырга чыгып китә.)
Сәләхетдин. Тиз үсте бу малай, җегәрле егет булып җитеп килә бит.
Вилдан. Сез үзегезнең балаларыгыз белән бу кадәре үк мәш килмисез.
Сәләхетдин. Чөнки, улым, Аллага шөкер, син дә, Әкълимә дә тәртипле. Сез әле киләчәктә Басыйр белән дә бик тату булачаксыз, Алла боерса.
Хәбибә. Әй, улым, аның күңеле безне барыбер чит-ят итә икән, монда аны гаепләп булмый инде.
Гарифә аш пешерү бүлмәсе белән зур бүлмә арасында ризык ташып йөри. Басыйр самавыр куярга җыена, самавыр күтәргән килеш тыпырдап биеп ала — бу күренештән барысы да көләләр. Вилдан китап тотып узып китә.
Вилдан (сыктанып). Шаулашмагыз. Болай да баш чатнап тора.
Басыйр (аш пешерү бүлмәсеннән кычкыра). Синең имтихан бирәсең бар дип көлмәскә дәмени инде?
Вилдан. Ник эндәшәм шушыңа!
Хәбибә. Улым, башыңны бераз ял иттерсәң дә ярыйдыр.
Сәләхетдин. Әйе, җитеп торыр, ашаганнан соң дәвам итәрсең.
Басыйр. Һи, гыйлемле булам дип баш авырттырып йөр инде.
Гарифә. Синең үзеңә дә уку комачауламас иде.
Басыйр (купайланып). Аллага шөкер, мин өйдә генә дә укырга-язарга өйрәндем инде. (Гарифәгә.) Ә син үзең ике ел Мәфтуха абыстайга укырга йөрдең, бер дә белем алган кешегә охшамагансың. Менә
Әкълимәне алыйк — Мөштәриеваның мәктәбендә укуы кыяфәтенә чыккан!
Хәбибә. Басыйр, апа кеше белән шулай кырыс сөйләшмә инде.
Басыйр. Нинди апа булсын миңа Гарифә! Ике яшькә генә олырак, ул да асрамага алынган, мин дә.
(Биеп ала.)
Гарифә. Нидән күңелең болай күтәренкеләнде?
Басыйр (Гарифәгә ияреп, аны үчекләп йөри). Синең чыраең караңгы булганга сөенеп. Һи-һи-һи.
Гарифә (читкә китеп). Уф, теле.
Сәләхетдин (тыныч кына). Шаяруларның да чамасы булырга тиеш.
Басыйр (тилберләнеп). Әйе, шулай, аңладым! (Гарифә янына бара.)
Гарифә (аш пешерү бүлмәсенә чыга торган ишек янында туктап). Минем чыраем караңгымы?
Басыйр. Әйттем бит инде. (Аларның сөйләшүен башкалар ишетми.)
Гарифә (ачулы). Агач тел!
Басыйр (күзләрен челәйтеп). Ә менә безнең Әкълимә чибә-ә-ә-р. Ул Казанның иң гүзәл кызыдыр.
Гарифә. Мин ямьсезме? (Чак кына елап җибәрми.)
Басыйр (өстенлек белән). Авызыңны чалшайтма. Миңа ямьсез карамаганда син дә хәйран чибәр.
Сәләхетдин (гәҗитен читкә куеп). Әкълимәнең мәктәптән кайтканын көтеп тормабыз, утырып ашыйк.
Табынга утырышалар. Әкълимә атылып килеп керә.
Хәбибә (куркып). Кызым, нәрсә булды? Төсең качкан.
Әкълимә (кайгырып). Хәммәт Галәви вафат булган.
Сәләхетдин (сикереп тора). Кит аннан!
Хәбибә. И Ходаем, каян ишеттең?
Әкълимә. Мәктәптә игълан иттеләр.
Хәбибә. Нәрсә булган? Ник үлгән?
Әкълимә. Белмим.
Сәләхетдин (шәлперәеп). Нык чирләде ул соңгы вакытта.
Басыйр (сагая). Кем ул?
Вилдан. Хәммәт Галәвиме? (Нәфрәтле тавыш белән.) Ишеттегезме, Хәммәт Галәвинең кем икәнен белми!
Гарифә. Белә лә ул, кылана гына.
Вилдан (усал итеп). Урман кешесе!
Сәләхетдин (җикереп). Вилдан!
Басыйр (усалланган кыяфәт белән). Ә син...
Сәләхетдин (кыҗрап). Вилдан! Авызыңа сугам хәзер! Бар, чыгып кит! Басыйр, кил монда. (Үзен тыя.) Хәммәт Галәви — татарларның зур фикер иясе, шагыйре. Ул алдынгы шәхесебез, алга, яктылыкка өндәүче татарыбыз. Япь-яшь килеш бик шәп шигырьләр язган кеше. Ул да, синең кебек, ятим булган.
Басыйр. Аны ник үтергәннәр соң?
Сәләхетдин. Ә нишләп аны үтергәннәрдер дип уйлыйсың?
Басыйр. Яшь килеш үлгәч...
Сәләхетдин. Ул бик озак чирләгән. (Хафалана.) Ни... менә бит нинди кайгы... Барырга кирәк...
Карале... шуны әйтмәк булам... Син Вилдан белән ачуланышма. Тату булыгыз. Ул синең абыең.
Басыйр (битараф). Минем абыем юк! Минем беркемем дә юк! Хәммәт Галәви дә үлеп китте.
Хәбибә (тавышын күтәреп). Бу хәтле әхлаксыз булырга ярамый инде!
Сәләхетдин (ачуын көчкә тыя). Синең атаң-анаң да, абыең да, кыз туганың да бар. (Кинәт кызып.)
Әле генә син мине чыгырымнан чыгардың! (Боерулы тавыш белән.) Бар, кече йортка чыгып тор!
Марш!
Басыйр. Гарифә белән Әкълимә кереп бикләнә торган кече өйдә утырырга мин хайван түгел бит.
Алар анда гел бикләнеп ниндидер серләрен сөйләшәләр, көләләр, гайбәт саталар, елыйлар.
Гарифә. Әләкче!
Басыйр (ямьсез елмаеп). Аларның күз яшеннән ул кече өй дымланып беткән инде, һавасы тынчу анда.
Әкълимә (тыртаеп). Безнең үз серләребез булырга да мөмкин.
Басыйр (черәшеп). Егетләр турында сөйләшкәнегезне дә ишеттем.
Сәләхетдин (ярсып). Күземнән югалып тор! Бар, ишегалдын себер! (Басыйр чыгып китә.)
Гарифә. Әләкче! (Аш пешерү бүлмәсенә китә. Әкълимә киштәдән китап алып йокы бүлмәсенә юнәлә.)
Хәбибә. Сәләхетдин, миңа Басыйрның үзен тотышы ошамый. Син аны алып кайту белән үк иркәләргә тотындың, аны үз урынын белерлек итеп тәрбияләү мәслихәт иде. Бәлки, аны берәр хәлле кешегә тапшырып булыр?
Сәләхетдин. Юк инде, аның язмышы өчен мин җаваплы. Башкарак ысуллар белән тәрбияләп карарга кирәктер.
Хәбибә. Үзен тәртипле тотсын өчен кичекмәстән чаралар уйлап тап.
Сәләхетдин. Бернинди чара уйлап табарга кирәкми, Хәбибә. Мин сиңа хәзер бер серне ачам. Басыйр атасына охшаган. Атасы экспедициядә булмаган аның. Аның атасы алты елга каторгага сөрелгән.
Екатеринбургта полицмейстерны бомба шартлатып үтерергә маташканы өчен. Полицмейстер үзе исән калган, әмма дүрт кеше үлгән, җиде кеше җәрәхәтләнгән. Әнкәсе, баласын алып, ире артыннан киткән,
Читага барып урнашкан, чөнки ире шуннан ерак түгел төрмәдә утырган. Атасы төрмәдән качарга маташканда атып үтерелә. Күп тә үтми, әнкәсе йөрәк авыруы белән вафат була.
Хәбибә. Шуларны белә торып алып кайттыңмы аны монда?
Сәләхетдин. Анасы Чита хастаханәсендә үлгәндә, малай шунда санитарлар бүлмәсендә булган.
Табиб, жәлләп, моны өенә алып кайткан, малай шуларда яши башлаган. Аларның соңгы вакытта гаиләләре бик ишле иде — бөтен туган-тумачалары шуларда яшәде.
Хәбибә (тәмам сүренкеләнеп). Син инде кызганучан кеше буларак ятимне монда кадәре алып кайтып китәргә булдың! (Пауза.)
Сәләхетдин (сүзне тизрәк икенчегә борырга теләп). Хәммәт Галәви вафат булган диген, ә!
Караңгылык. Сәхнә яктыра. Әкълимә китап укып утырганда, Гарифә йөгереп керә.
Гарифә. Әкълимә! Әкълимә!
Әкълимә (китабыннан аерылып). Нәрсә? Ут капты мәллә?
Гарифә. Ут кабар да. Син Басыйрның кем икәнлеген беләсеңме?
Әкълимә. Беләм.
Гарифә. Белмисең. (Пышылдап.) Ул кәтержән малае икән бит.
Әкълимә. Әй, Гарифә, синнән чыга инде җыен шундый куркыныч хәбәрләр. (Янә китабына тотына.)
Гарифә. Нишләп миннән чыксын! Мин ишеткәннәремне сөйлим.
Әкълимә. Кем әйтте сиңа бу яңалыкны?
Гарифә. Әти белән әнинең сөйләшкәннәрен ишеттем. Берүк бу ахмак кыз качып кына кеше сүзен тыңлый икән дип уйлый күрмә!
Әкълимә. Юк, юк, ничек инде мин синең хакта алай уйлыйм ди. Нәрсә ишеттең? (Китапны читкә куя.)
Гарифә. Ишек ябылып бетмәгән булган, сөйләшкәннәре ишетелеп торды. Әтиең әнкәйгә бер серне ачты: Басыйр кәтержән малае, диде.
Әкълимә (пошаманга калып). Син моны чит кешеләргә әйтә күрмә.
Гарифә. Мине җүләр дип белдең мәллә! Кайчан минем читкә сүз йөрткәнем бар?!
Караңгылык. Сәхнә яктыра. Гаилә, Басыйрдан кала, залда җыелган. Барысы да тып-тын утыралар. Сәләхетдин ачуын көчкә яшереп арлы-бирле йөри.
Сәләхетдин. Басыйр — безнең гаиләбезнең тулы хокуклы әгъзасы! Атасы кәтержән булуда аның гаебе юк!
Вилдан. Дөрес, кәтержәннең дә төрлесе була. Караклар бар, нахакка сөрелгәннәре дә очрый, гаделсез хөкем ителгәннәре дә юк түгел. Ләкин бу бит кеше үтерүче малае икән.
Сәләхетдин. Тик кенә утыр! Аның атасы ялгыш идея белән саташып, революция хыялларыннан исереп җинаять юлына килеп эләккән кеше.
Хәбибә. Кешене идея буенча үтерсәң дә кеше үтерү бит инде ул.
Вилдан. Син, әти, үзең илдә тәртип булуын телисең, көн саен, нинди генә эшкә тотынсаң да, ил-көн дип сүз катасың. Ә монда бомба шартлатып империяне җимерергә йөрүчене акламакчы буласың.
Сәләхетдин. Мин җинаятьче революционерны якларга да, акларга да җыенмыйм. Фәкать баланың гаепсезлеген аңлатырга телим. Бәлки, Ходай аны безне сынар өчен биргәндер. Бәлки, атасы юлыннан китмәсен өчен без аны дөрес тәрбияләп, хак юлга бастырырга бурычлыбыздыр.
Хәбибә. Гарифә гел шуның аркасында елый.
Сәләхетдин. Гарифә ул артык нечкә күңелле. Басыйрның һәрбер вак-вак шуклыкларына игътибар итмәсә дә ярыйдыр. Син, Гарифә, мышык-мышык еларга тотынганчы, итагатьле итеп, алай ярамый,
Басыйр, дип әйт. Өйдәге тәртипкә һәммәбез буйсынырга тиешлегебезне аңа әйбәтләп өйрәтеп торыгыз.
Итеге пычранган дип, тир исе килә дип, кычкырып сөйләшмә дип тукып торуның, димәк, файдасы юк.
Димәк, башкача мөгамәлә белән тәэсир итү мәслихәт.
Әкълимә. Әйе, чынлап та, ул бит инде бик күп кыргый гадәтләреннән арынды. Монда кайткан чагын, бәләкәй чагын хәтерлисездер бит?
Вилдан. Син бигрәк игелекле, кызганучан бала булдың инде!
Сәләхетдин. Улым, сеңлеңнең шундый сыйфатларга ия булуына сөенергә генә кирәк. Менә шулай, сөеклеләрем. Мондый сөйләшү кабатланмас дип ышанам. «Атаң кәтержән»,— дип әйтүчегә миһербанлы булмаячакмын. Кабатлыйм: Басыйр — безнең гаилә кешесе! Аның холкы, кылган гамәлләре, әйткән сүзе өчен хәзер инде үзебез дә җаваплы. (Чыгып китә.)
Вилдан (ризасызлык белән). Әй, безнең әти гел шулай!
Хәбибә. Балалар, атагызның һәрбер фикере белән килешеп бетмәсәм дә, ул начарга әйтмәс. Әтиегез бик гадел кеше. Ул һәрвакыт гаделлек юлыннан барды. Әгәр дә ул кадимлектән арынып, гаиләне каты кул белән тотуның хәзерге заманда кирәге юк дип санап сезләргә күпмедер ирек биргән икән, моның кадерен белегез. Бу, улым Вилдан, бигрәк тә сиңа кагыла.
Әкълимә. Гарифә җаным, иреннәреңне турсайтма инде.
Гарифә, башын Әкълимәнең иңбашына куеп, тавышсыз гына елый.
Әйдә, кече өйгә, икәүләшеп иркенләп елыйбыз.
Чыгып китәләр.
Вилдан. Гел шул кече өйгә бикләнеп елыйлар, серләшәләр, нәрсәдер пыш-пыш киләләр шунда.
Хәбибә. Кызлар шулай качып серләшәләр инде алар. Бигрәкләр дә кырыс инде үзең, улым. (Елмаеп улының аркасыннан сөя.)
3
1914 ел. Беренче бөтендөнья сугышы башланган. Казан. Акмуллиннар йорты. Вилдан сугышка китәргә җыена. Тып-тын утыралар.
Сәләхетдин. Шунысы өметләндерә: Германга без генә түгел, күп илләр каршы. Безнең союзникларыбыз да көчле.
Хәбибә. Бару белән үк утка кертмәсәләр ярый да.
Вилдан. Белмим, әнкәй, сугыш бит ул.
Хәбибә. Нишләп соң бармаска мөмкинлек була торып, афәт эченә атлыгасың?
Вилдан. Әнкәй, мин бармасам, тагын башка берәү бармаса... ни була инде? Кем империяне саклар?
Ярый, Басыйрның күзе зәгыйфь, шуңа алмыйлар, аңлашыла торган хәл... Мин исә сау-сәламәт кеше.
Сәләхетдин. Бар, улым, бар. Безнең нәсел үз көче, үз акылы белән рәтле тормыш корган, мал туплаган. Аякта нык басып торган. Син бит шул мөлкәтебезне, нәселебез абруен да саклар өчен барасың сугышка. Патшага, илгә рәхмәтле булу да безнең бурычыбыз.
Басыйр. Вилдан, ачуыңны китергән чакларым өчен ярлыкагыл мине, яме. Тыштан күрсәтмәсәм дә, мин сине күңелемнән һәрвакыт якын иттем. Мин сине абыем кебек күрәм, моны ачыктан-ачык сиздермәсәм дә.
Вилдан. Рәхмәт җылы сүзең өчен, Басыйр. Син дә мине, үпкәләткән чакларым булса, кичер.
(Кочаклашалар.)
Сәләхетдин (торып баса). Кузгалыр вакыт. Аллага тапшырдык.
Вилдан биштәрен җилкәсенә аса, өйдән чыгып китә, барысы да аны озата китәләр. Караңгылык. Сәхнә яктыра. Җәй.
Акмуллиннар гаиләсендә чәй вакыты. Сәләхетдин, Хәбибә, Әкълимә, Гарифә, Басыйр.
Сәләхетдин (Басыйрга). Без хәзер икебез барып складларны тикшерәбез дә, аннары мин кондитер кибетләребезне карап килермен, ә син кием-салымныкына кагыл. Күпмелек сатылганның хисабын алып кайт.
Басыйр. Ярар.
Сәләхетдин. Иртәгә иртәрәк торып Әүхәдиләргә сугылырбыз, товар артыннан кайчанрак барырга исәп итә икән. Бу юлысы, бәлки, минем урынга сине генә җибәрермен.
Басыйр. Үзем генә каушамаммы соң?
Сәләхетдин. Бер дә каушаусыз булмас инде ул. Аның каравы Тобольскидан — Тушаковларны,
Төмәннән Мурсалимовларны күрерсең. Алар бөтен Себергә дан тараткан купецлар. Аннан кайткач,
Алла боерса, бәлки, Әстерханга да җибәрермен үзеңне — балык сәүдәгәре Капкаев янына. Сугыш михнәтләренә бирешмичә, бернигә карамыйча, коелып иңмичә, киңрәк колач җәю мәслихәт.
Басыйр. Безгә Мәскәүдәге татар купецларына караганда авыррак шул. Анда Гусмановлар,
Бурнашевлар ду китереп яталар.
Сәләхетдин. Бүгенгесе көндә аларга да җиңел түгел. Авырлыкка килгәндә, торговый дом тоту җиңел була алмый — сугыш вакытында да, тынычта да. Ишмуратовлар, Апанаевлар да тырышыптырмашып, авырлыклар кичеп дан казандылар. Безнең дә элемтәләр Себердән, Урта Азиядән узып,
Бурят иленә кадәр сузылды, Аллага шөкер. Булганны югалтмау турында түгел, арттыру, үстерү турында уйларга кирәк. Әйдә, киттек.
Сәләхетдин белән Басыйр «Аллаһе әкбәр» дип битләрен сыпырып табын яныннан кузгалалар. Чыгып китәләр.
Хәбибә. Элегрәк юкка борчылганмын икән. Аллага шөкер, Басыйрыбыз Сәләхетдингә зур ярдәмче булып үсеп җитте бит.
Әкълимә. Вилдан абыйның сугышка китүе дә аңа зур тәэсир ясады.
Гарифә. Әйе, күзгә күренеп үзгәрде ул.
Хәбибә. Барыбер безнең дөрес тәрбиябезнең нәтиҗәсе инде бу.
Әкълимә. Әтинең ышанычлы ярдәмчесе булып калгач, хәзер инде: «Ярый әле Басыйрыбыз бар»,— диясе генә кала.
Хәбибә. Гарифә, без синең белән Тәхлия апаларга барып кайтырбыз. Улы фронттан хат язды микән.
Аның улы Шаһбан белән Вилдан бергә киткәннәр иде бит. Вилданның хатын алырга оныттырма.
Аларга да укырбыз. Төрле полкларга эләккәннәренә Тәхлия кайгырыр инде. Кайтканда базарга кагылырбыз. Мөгаен, барганда ук керербез базарга — берәр күчтәнәч тә алып барыйк. Син, Әкълимә, безнең белән бармыйсыңмы?
Әкълимә. Юк, әнкәй, укыйсым күп. Барысына да миннән сәлам әйт.
Хәбибә. Ярар.
Хәбибә белән Гарифә чыгып китәләр. Әкълимә креслога утырып китап укырга тотына.Музыка. Әкълимә, укый торгач, йокыга китә. Басыйр кайтып керә, шыпырт кына кызга сокланып карап тора.
Басыйр (пышылдап). Әкълимә!
Әкълимә (сискәнеп уяна). Ә?!
Басыйр. Әкълимә!
Әкълимә. Йокыга киткәнмен.
Басыйр. Син йоклаганда тагын да чибәррәк икәнсең.
Әкълимә (каушый, ни әйтергә белми, аптырагач сорап куя). Әти кайда?
Басыйр. Ул соңрак кайтачак. Мин тиз-тиз генә кием кибетебезне тикшердем дә, хисап кенәгәсен алып, базарга чаптым.
Әкълимә. Базарга ник бардың?
Басыйр. Хәзер белерсең. Базарда анаң белән Гарифәне күрдем, алардан качып башка тарафка йөгерергә туры килде.
Әкълимә. Нишләп «анаң» дисең. Нишләп син дә әнкәй димисең әнкәйне?
Басыйр. Әйе, әйе, әнкәй, әнкәй. Әнкәй белән Гарифәне күреп читкә тайпылдым. Базарга мин бүләк алырга дип бардым.
Әкълимә. Нинди бүләк?
Басыйр (энҗе муенса бирә). Сиңа бүләк алдым.
Әкълимә (таң калып). Аһ! Энҗе муенса! Миңа... бүләк?
Басыйр. Әйе.
Әкълимә. Акча каян алдың?
Басыйр. Беркемгә дә белгертмичә, Әүхәди абыйлар чатындагы урыска утын ярдым.
Әкълимә. Кайчан?
Басыйр. Теге атнакичтә, сез җыелышып Тәхлия апаларда кунакта чакта.
Әкълимә (читенсенә). Кирәк түгел мондый бүләк... тик торганда.
Басыйр. Мине үпкәләтергәме ниятең?
Әкълимә. Юк, юк, Басыйр, син нәрсә! (Муенсаны ала.)
Басыйр (еш-еш сулый). Синең яннан үткәндә, минем сулышым каба.
Әкълимә (курка). Нишләп?
Басыйр. Синнән ниндидер исертә торган хуш ис аңкый. (Тезләнә, кызның кулын тота.)
Әкълимә (ялварып). Җибәр!
Басыйр. Синең кулың мамык кебек йомшак. (Иреннәре белән кагыла.)
Әкълимә (куырылып кала). Булса ни... Аның каравы синеке тимер кебек каты. (Кулын тартып ала.)
Миңа мондый бүләк кирәкми. (Муенсаны кире бирә.)
Басыйр. Ник син минем бүләгемнән баш тартасың?
Әкълимә. Куркам.
Басыйр. Кемнән, миннәнме?
Әкълимә. Юк, синнән түгел. Бу муенсаны каян алдың, дисәләр, әтигә, әнкәйгә ничек җавап бирермен?
Басыйр (торып баса). Ярар алайса, мин аны сиңа аларның күз алдында бүләк итәрмен! (Муенсаны алып чыгып китә.)
Караңгылык. Сәхнә яктыра. Гарифә белән Әкълимә кунакка барырга җыеналар. Гарифә бер почмакта киенеп-ясанып тора,
Әкълимә икенче почмакта үзен көзгедән карый.
Гарифә. Без Әүхәди абыйларда озак булабызмы соң?
Әкълимә. Юк, менә бу ике китапны кызларына кертеп чыгабыз да, аннары иркенләп Казан буйлап йөрербез. (Чыгып китәргә җыенганда Әкълимә Гарифәнең муенындагы энҗе муенсага игътибар итә.)
Бу энҗе муенсаны каян алдың?
Гарифә (каушап). Әй, минем бар иде бит инде ул.
Әкълимә (муенсага карап). Гарифә, ник алдыйсың? Синең мондый муенсаң юк иде.
Гарифә. Син ул кешене белмисең.
Әкълимә (кызып). Кемне белмим?
Гарифә. Муенсаны бүләк иткән кешене... Ул... минем бер таныш егетем...
Әкълимә. И Гарифә, Гарифә, алдый да белмисең бит син!
Гарифә (оялып, башын читкә бора). Басыйр бүләк итте.
Әкълимә (ярсуын көчкә тыя). Шул кешедән бүләк алдыңмы?!
Гарифә. Ник... Ул бит инде безгә чит-ят кеше түгел... Үзең дә гел шулай дисең.
Әкълимә (көнләшә). Әйе, әйе... Ни... Син гафу ит, мин Әүхәди абыйларга бармаска булдым. Син генә илтеп кайт әле менә бу ике китапны, яме. (Шкаф тартмасыннан ике китап алып өстәлгә куя.)
Гарифә. Нәрсә булды сиңа, Әкълимә? Үпкәләдеңме миңа?
Әкълимә. Әйе, үпкәләдем.
Гарифә. Ничек үпкәләттем соң мин сине?
Әкълимә. Син мине алдарга теләдең. Күптәнге муенса дип алдамакчы булдың мине. Бер таныш егет бүләк итте дип тә алдарга маташтың. Шуңа ачуым чыкты. Мин синнән моны һич тә көтмәгән идем.
(Елый.)
Гарифә (аның тирәсендә бөтерелә). Зинһар, гафу итә күр, Әкълимә җаным! Каушадым, шундук әйтергә базмадым. Елама инде, шушы кадәр рәнҗерлек нәрсә түгел бит инде. Кичер мине, Әкълимә.
(Диванга утыралар.) Күптәнге муенсам дип ялганласам да, барыбер мин сиңа кайчан да булса дөресен әйтми калмас идем, шулай бит. (Елый.) Мин бит сине сеңлем кебек яратам, минем сине моңарчы алдаганым булдымыни?
Әкълимә (үзе елаудан туктап, Гарифәне юата башлый). Юк, юк, Гарифә, мин сине аңлыйм. Мин сине бик яратам. Шуны уйлап куйдым әле — Басыйр кыз кешегә бүләк ясый икән, бу аның күңеленең матурлыгы хакында сөйли.
Гарифә. Дөресен әйткәндә, мин аңардан бүләк алырга теләмәдем. Муенсадан баш тартсам, ул миңа карата тагын да дорфаланыр иде. Ә инде бүләген кабул иткәч, бәлки, мине кыерсытмый башлар. Бәлки, телен тыяр. Дөрес эшләгәнменме бүләген алып?
Әкълимә. Дөрес, дөрес, Гарифә. Энҗе муенса бик матур.
Басыйр шыпырт кына керә, тыңлап тора.
Гарифә. Ә мин Басыйрдан никтер барыбер бик куркам. Үзе төскә-биткә, буй-сынга чибәр егет ул...
Әкълимә (Гарифә Басыйрны мактагач ачуы килә). Кәтержән малае булганга куркасың син аңардан.
Нинди матурлык таптың син аның кыяфәтендә?! Аның үзенең дә кыяфәте кәтержәннеке. (Кыланып күрсәтә-күрсәтә сөйли.) Сыңар күзе акаеп тора... Ул борыны... Уф! Имәнгеч!
Гарифә (көлә). Әкълимә, син бит аны гел мактый идең, яклый идең, аның белән тату идең.
Әкълимә. Мин аның күңеле кәтержәннеке икәнне аңламаганмын!
Гарифә. Әйдә кече йортка, берәрсе килеп кермәсен. Елаганыбыз күренеп тора.
Әкълимә. Хәзер. (Үзен көзгедән карый, битен кулъяулык белән сөртә.)
Музыка. Басыйр күзләрен йома, стенага ышкылып бер-ике адым атлый. Тумбочкага төртелә, андагы ваза төшеп тәгәри. Кызлар сискәнеп китәләр, Басыйрны күреп тораташ булып катып калалар. Басыйр, ярсуын көчкә тыеп кызларга карап торганнан соң, ишекне шапылдатып ябып чыгып китә.
Музыка көчәя.
4
1917 ел. Яз. Казан. Акмуллиннар йорты. Гарифә нәрсәдер чигеп утыра. Әкълимә сөйләшә-сөйләшә аның эшен күзәтә.
Әкълимә (уфтанулы, тәүбәле тавыш белән). Басыйрның юкка чыкканына өч ел вакыт узды. Аның үпкәләп чыгып китүендә мин гаепле икәнне әти дә, әнкәй дә белмиләр. Шулкадәре зур гаеп хисе тоям үземдә.
Гарифә (сыктанып). Әкълимә, җаным, без бит ярым шаярып, бер-беребезне тынычландырып кәефләребезне күтәрер өчен генә аның турында мыскыллырак сүзләр әйттек. Безнең бит күңелебездән аның турында начар нәрсә уйлаганыбыз булмады. Ул үзе нинди генә дорфа булса да, аның бөтен шуклыкларына, әшәкелекләренә һәрвакыт түздек, сабыр иттек. Син аны кәтержән малае, күңеле кәтержәннеке дигәнгә үпкәләп чыгып китте микәнни? Егет кеше бит инде югыйсә! Син бит аның үзенә әйтмәдең, миңа гына әйттең.
Әкълимә. Үзенә әйткән булсам, бәлки, күңеле алай ук каты җәрәхәтләнмәс иде. Без бит бигрәк, качып-посып сөйләштек. Җитмәсә әле, кыяфәтеннән, төс-битеннән мыскыл итеп көлдем.
Гарифә. Ә тыңлап тору егетлекме? Нишләп ул, шпион сыман, ике кыз сөйләшкәнне качып тыңлап торган? Тыңламасын иде! Ул сиңа гына үпкәләгәндер дип уйлыйсың мәллә? Хәтерлисеңме, миңа аның мөгамәләсе нинди иде? Ә Вилданга? Үпкәләсә, барыбызга да үпкәләгәндер.
Әкълимә. Бәлки, безгә үпкәләп чыгып китмәгәндер. Юк, юк, безнең сөйләшкәнне тыңлап торган бит ул. Нык үпкәләттем мин аны. Ләкин шул ук вакытта тынычландыра торган фаразым да бар — бәлки, иреккә сусап, безнең тормыштан туеп чыгып качкандыр. Кайларда икән ул?
Гарифә. Исән микән?
Хәбибә керә. Кулында хат.
Хәбибә (боек). Вилданның соңгы хатын тагын укып чыктым әле.
Әкълимә. Фронтларында соңгы вакытта тыныч дигәч, бик сөенеч инде.
Хәбибә. Әй, сугыш бит ул, бүген тынлык, иртәгә мәхшәр булырга мөмкин.

You have read 1 text from Tatar literature.