Latin

“Галәви Тыкрыгы”

Total number of words is 482
Total number of unique words is 335
55.7 of words are in the 2000 most common words
67.1 of words are in the 5000 most common words
72.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Ходай белсен, кем язган һәм каян чыккан сүздер инде ул — “Галәви тыкрыгы”! Билләһи, һәр авылда бар бугай андый җирләр! Дөрес, юньле авылда тыкрыклар бик күп була. Әмма мондые — берәү генә! Адаштыра, әйләндереп йөртә, туры юлыңнан каерып алып кереп китә торганы ул.
Яшереп маташасы түгел, адәм баласы турыдан гына атлый белми инде, анысы. Һичшиксез яки абынып куя, яисә ялгыш юлга аяк басып ала, ягъни “Галәви тыкрыгы”на кереп чыга. Төз урамнардан туры гына йөрсә, ни була инде? Әйе, алай яхшы була шул ул. Әмма дөньяда яшәгәч тә, бер адашып, бер ялгышып та куймагач, нәрсәгә гомер сөрдем дип сөйләнергә?
Бервакыт Сабира түти үз ирен бәйләнә икән:
— Кайда сөйрәлдең бу вакытка кадәр?— дип.— Абзар тулы малың, казың, үрдәгең! Мин каян барсына да җитешим? Җирбит, әшәке, әлкәш!
Ире, Әхмәдулла, сер бирми, һаман да тәүфыйклы кыяфәтендә басып тора, ләм-мим икән. Аның саен хатыны кыза:
— Шул “Галәви тыкрыгы”нда болганып йөрмәсәң, өйгә туры кайтсаң ни була?
Әхмәдулла һаман сеңдереп кенә ала.
— Бозау, “Галәви тыкрыгы”нда тоз сипкәннәрме әллә анда?
Бу юлы Әхмәдулла түзеп тора алмый, ишеккә юнәлә. Артыннан хатынының сүзе куып җитә:
— Кая олагасың?
Әхмәдулла мескен тавышы белән генә җавап бирә:
— Тоз яларга...
Ире чыгып китүгә, Сабира түти янына күршесе Миңзифа килеп керә. Өстәлгә чәй, шикәр, конфет, ак күмәч һәм бал белән каймак менә. Авыл яңалыкларын сөйләшергә керешәләр. Сүз “Галәви тыкрыгы”на килеп төртелә. Моннан тиз генә борылып чыгасылар түгел инде.
Әхмәдулла абзый кичен, үзе әйткән “тозын ялап” бетереп кайтып керсә, хатыны Сабира белән күршесе Миңзифа һаман да “Галәви тыкрыгы”нда икәннәр. Җиденче кат самавырны егып, егерме тапкырлар гына яңартып, һаман да сүзләре бетәсе, күңелләре төкәнәсе юк инде боларның. Ире, йортта хуҗа булуын искәртми генә, эндәшми-тынмый урынына кереп ята. Үзе сөенә, ярый әле бер сүз әйтмәгән, юкса әллә ниләр булырга мөмкин: “Галәви тыкрыгы”ннан хатын-кыз тәмам юләрләнер хәлдә шашынып чыга бит ул. Андый чакта авызга су капмыйча мөмкин түгел, әллә нәрсәләр уйлап чыгарып бетерәләр бит, ягъни, әлеге дә баягы “Галәви тыкрыгы”на кереп китәләр дә, шуны бер шәһәр сыйфат итеп бетерәләр. Әнә беркөнне мин дә хатынга, уенына чынны кушып:
— Әллә соң туган-тумачаны күрергә вакыт җиттеме икән? Бер сәяхәт кылып килмәгәем!— дигән идем, ник әйткән көнемә төштем. Китте кереп, китте кереп... Әмма “Галәви тыкрыгы”ннан ерак бара алмады!
Бездә шулай инде ул, бер-бер бәхәс чыга калса, кырык бабаңның кабер такталарын кубаралар, әллә кайчан онытылып беткәнне казып чыгаралар, “сөякләрен юарга” керешәләр. Әгәр дә шушы гадәтләребез булмаса, имеш, без әллә кайчан татарлыктан арыныр идек тә урыска әверелеп бетәр идек. Ярый әле “Галәви тыкрыклары”на кергәләп, адашып һәм башларыбызны катырып йөрибез...
— Сәлам, Гайфулла!
— Сәлам әле, ни-кем, энем! Хәлләрең ничек?
— Болай ярый шунда!
— Ничек ярый гына...— Китте инде, китте Гайфулла, “Галәви тыкрыгы”на борылды, әле җиңемнән тарта, әле акны, әле караны сөйләп ала. Болай да йонсыз кәчтүмемнең бөтен йоннарын чүпләп бетерде. Үзе сөйли, үзе йолыккалый.
— Соңга калам, ашыга торган җирем бар!
— Ни, теге нәрсә белән бетте инде?..
Юк, булмый, туксанынчы “Галәви тыкрыгы”на керергә җыена бу, китеп баруың мең артык!
Октябрь–ноябрь, 1999.
You have read 1 text from Tatar literature.