Latin

Фокус Серләре

Total number of words is 2740
Total number of unique words is 1425
34.9 of words are in the 2000 most common words
48.1 of words are in the 5000 most common words
55.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Художнигы С. КУЛЬБАКА
Бу китапта манипулятор-иллюзионист Рәмзи Гарифуллин укучыларны үз профессиясе белән таныштыра һәм кайбер фокусларны мәктәп сәхнәләрендә, кичэлөрдә үзегезгә дә сынап карарга тәкъдим итә.
Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балалары өчен.
© Татарстан китап нәшрияты, 1978.

Автордан
Еш кына миңа: «Сирәк очрый торган профессия сайлавыгызның сәбәбе нәрсәдә һәм фокусчы булу теләге беренче тапкыр ничек уянды?» — дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Аңа җавап биргәндә ирексездән бер вакыйга искә төша.
Миңа җиде яшьләр чамасы булгандыр. Көннәрдән бер көнне безнең авылга «күз буучылар» килде. Алар, төрле хикмәтләр күрсәтеп, бөтен авыл халкын таңга калдырып киттеләр. Соңыннан бу хакта авыл халкы ун өл буе сөйләде. Әнә шул вакыйга миңа аеруча нык тәэсир итте һәм мин әлеге «күз буучылар» шикелле артист булу теләге белән яна башладым. Ләкин бу максатыма тиз генә ирешә алмадым. Мин үсеп җиткәндә, сугыш башланды. Мин Уфа заводларының берсенә эшкә кердем, Эш авыр: үзем кебек үсмер егетләр белен цехларга кирәкле тимерләр ташыйбыз. Фатирыбызга кайткач, эштә бирелгән бер сынык икмәкне салкын су белен ашыйбыз да, бишмәтебезне бөркәнеп, салкын идәнгә ятып йоклыйбыз...
Аннары бик тырышып газосварщик һөнәренә өйрәндем. Тимер кисәм, тимерне тимергә ябыштырам!
1944 елның җәендә Уфаның хәзерге Матросов исемендәге пйркында күчмә циркның гастрольләре башланды. Мәшһүр цирк артисты Юрий Дуров җитәкчелегендәге коллектив килгән иде. Мин, әлбәттә, циркка чаптым. Андагы эквилибристика, фокус һәм жонглер уеннарын таң калып карадым. Ләкин бер карау гына канәгатьләндермәде. Икенче кенне эштән кайткач татгын циркка чаптым. Барыннан да ныграк, .мине андагы фокуслар кызыксындыра иде. Их, шуларның берсен генә булса да өйрәнеп кал идең!
Икенче тапкыр баргач, жонглер уенына тәмам гашыйк булып кайттым. Шуннан китте инде: мин һәр көн эштән соң циркка йөри башладым. Айдан артык шулай йөргәч, жонглер уеннарының кайбер ысулларын һәм ике-өч төрле фокус өйрәнеп алып, бер кичәдә үзебезнең цех коллективы алдында чыгыш ясап күрсәтергә булдым. Ләкин сәхнәгә чыгу белән күз алларым караңгыланып китте, тез буыннарым калтырады. Әйтер сүзләрем онытылды. Шабыр тиргә баттым. Ул гына да түгел, фокус өчен әзерләп куйган әйберләремне ялгыш урындыгы белән бәреп аударып, тәмам адәм көлкесенә калып, сәхнәдән кереп киттем.
Газосварщик һөнәренә тиз өйрәнгән идем дә бит. Күрәсең, сәхнә кануннары башкачарак икән. Әмма мин барыбер артист булу уемнан кайтмадым. Шул ук вакытта мин үзем өчен бер хакыйкатькә — нинди генә һөнәрнең остасы булу өчен дә башта бик нык өйрәнергә, күп укырга кирәклегенә дә төшендем.
Мин боларны шуньщ өчен сөйлим, чөнки гади генә булып күренгән бер фокусны уңышлы башкарып чыгу өчен дә күп кенә фән законнарын белү һәм зур күнегү кирәк. Мәсәлән, бу китапка кергән «Күрәзәчә лампочка» исемле фокусны физика һәм химия законнарын куллана белгәндә генә уңышлы башкарып була. Яки «Кәгазьдән йомырка үстерү» фокусының хикмәтен алыйк. Ә ул бик гади: уксуска салгач, йомырка кабыгының известь матдәсе уксус белән химик реакциягә керә һәм ул эреп бетә... «Шешә фейерверк» трюкларында дә шул ук табигать-фән законнары...
Бездә үз максатыңа ирешү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар бит. Немец фашистларын җиңгән елны театр училищесына укырга керү бәхетенә ирештем. Аны 1949 елда тәмамлап, артист исеме алдым һәм Минзәлә театрында эквилибрист, иллюзионист булып эшли башладым. Кирәк чагында нәфис сүз сөйләүне дә миңа тапшыралар иде. Аннары, армия хезмәтемне тутырып кайткач, Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли башладым. Советлар Союзының бик күп өлкәләрендә чыгыш ясарга туры килде. Сүз арасында тагын шуны да искә төшереп китим: заводта эшләү еллары мине төрле һөнәрләргә өйрәтсә, армия хезмәте пөхтәлек, җыйнаклык, сизгерлек һәм түземлелеккә күнектерде.
Ә 1965 елда, конкурстан уңышлы үтеп, Мәскәүдәге эквилибристлар һәм иллюзионистлар иҗат мастерскоена укырга кердем. Монда илебез башкаласының күренекле актерлары безнең һөнәрнең серләрен өйрәттеләр, яңа номерлар әзерләгәндә якыннан ярдәм иттеләр.
Иҗат. мастерскоеннан мин филармониягә яңа программа әзерләп алып кайттым һәм концерт бригадасы составында тагын ил буйлап гастрольләрдә йөри башладым.
Инде менә озак еллар буе тупланган иҗат тәҗрибәмнең беркадөресе белән сезне дә таныштырып китәсем килә. Тик башта фокус турында берничә сүз:
Фокус дигән нәрсә бала чактан ук һәркемгә таныш. Яхшы итеп башкарылган фокусны тамашачылар һәрвакыт яратып карый. Аны циркта, сәхнәдә, төрле залларда, походларда, хәтта өйдә — иптәшләр, якын дуслар янында да күрсәтергә мөмкин.
Фокусчылар һәм күз буучылар кешелек дөньясы барлыкка килгән чактан ук яшәп килсәләр дә, фокус һәрвакытта да киң масса өчен күңел ачу сәнгате була алмаган. Заманында ул халыкны эксплуатацияләү ечен хезмәт итеп, дин әһелләре кулында серле корал булып та файдаланылган. Табигать күренешләренең чын сәбәбен белмәгәнлектөн, безнең борынгы бабаларыбыз ул «серле» күренешләр «алла тарафыннан башкарыла» дип уйлаганнар. Алла һәм руханиларны юмалап була, теге яки бу табигать күренешенең йогынтысын үзең теләгәнчә туктатып яки үзгәртеп була, ягъни «могҗиза» ясап була дип ышанганнар.
Ә ул «могҗизаларны» ясаучы кешеләрне маглар дип атап йөртә башлаганнар,
Дин әһелләре — маглар, халыкны үз кулларында буйсындырып тору өчен «могҗизаларын» күрсәткәндә табигатьнең әлеге серле күренешләрен һәм фән яңалыкларын оста файдаланганнар. Алар төрле фокуслар ярдәмендә үзләрен сихри кечләр хуҗасы итеп танытып килгәннәр. Гыйбадәтханәләрдә шәмнәрнең үзеннән-үзе янып китүе, руханиларның төтеннән үсеп чыгулары һәм күз ачып йомганчы кулларындагы әйберләрне юкка чыгарулары, әлбәттә, күпләр өчен могҗиза булган.
Гасырлар үтү белән могҗизалар, дин әһелләре кулыннан базар мәйданнарына, балаганнарга таралып, , күңел ачу сәнгатенә әйләнеп китә. Халыкны эксплуатацияләү коралы булган могҗизаларын киң массага таратканнары өчен, динчеләр базар фокусчыларын бик каты эзәрлекли башлыйлар.
Җәзадан котылу өчен, базар фокусчылары, без дә алла бәндәләре дип, фокусларын дини формага әйләндерәләр. 15 йөздә Германия җирләренә таралган фокусчылар «могҗизам башкарганда «хок эст корпус меум» (латинча, русчасы «сие есть тело мое») дип, әфсүн укый башлыйлар. Бу турыда немец галиме Дамман, гасырлар үтү белән әлеге әфсүн сүзләре кабатлана-кабатлана дини мәгънәсен югалтып, «хокус-покус әйләнеп калган, шуннан «фокус» сүзе барлыкка килгән, ди,
Читтән карап торганда фокуслар күрсәтә белү бик җиңел һәм серле бер күренеш кебек кенә тоелса да, _ул, башваткыч мәзәк буларак, мөһим функция үти. Фикерләүне үстерә, кеше кодрәте алдында горурлык уята. һәр фокус — оста итеп ишерелгән дөреслек ул.
Күп кенә кешеләр, берничә фокусның серен өйрәнеп алу белән, фокусчы булырга мөмкиндер дип уйлыйлар. Тамашачылар тарафыннан яратып карала торган һәрбер фокус бик күп көч түгелгән даими хезмәт җимеше ул. Мәсәлән, музыкант булу өчен башта ноталарны яхшылап өйрәнергә кирәк. Әмма ноталарны белү белән генә чикләнеп, даими рәвештә күнегүләр ясамасаң, беркайчан да музыкант булмаячаксың. Фокус жанрында да эш нәкъ менә шулай тора. Еллар буе өзлексез рәвештә иҗади күнегүләр ясамасаң, фокус серен белү генә берни дә бирмәячәк.
Күз алдына китерегез: фокусчы тамашачылар алдына чыгып баса. Аңа йөзләрчә кешеләрнең күзләре т;өбөлгән. Алар барысы да фокусчы хәрәкәтләренең серенә, фокусның хәйләсенә төшенергә омтыла. Ә ул хәйләсен сиздерергә тиеш түгел. Шуңа «нык, һәр адымы үлчәнгән, һәр хәрәкәте алдан уйланылган куллары, бармаклары — гомумән бөтен гәүдәсе хәрәкәтчән һәм җитез булырга тиеш.
Фокусчы бер трюкны башкарганда катлаулы булмаган, гади генә хәрәкәтләр ясый сымак. Ләкин һәрбер хәрәкәт, ул ничек кенә гади булуына карамастан, алдан уйланылган берничә аерым хәрәкәттән тора. Әгәр фокусчы кабаланмыйча, бик табигый итеп җиде хәрәкәт ясый икән, ул караучылар өчен сер булган (нидер эшли торган) сигезенче хәрәкәтне дә башкалары кебек табигый итеп башкарырга тиеш.
Бу китаптагы фокусларны башкару өчен, артык мәшәкатьле булган, катлаулы реквизитлар соралмый. Трюкларның күбрәге көнкүрештә кулланыла торган әйберләр ярдәмендә башкарыла. Артык четерекле сәхнә киеме һәм бик тә катлаулы реквизитлар фокусчының артистлык сәләтен үстерүгә файда итми. Шулай булгач, фокусчы-артист, үзенең реквизитлары белән эш иткәндә, иң беренче планга җитезлек һәм артистлык осталыгын куярга тиеш. Менә шуның өчен дә инде фокусчының бөтен гәүдәсе һәм куллары бик җитез хәрәкәтчән булуы шарт.
Кулларны җитезлеккә өйрәтү өчен, күнегүләрне агачтан ясалган шарлар ярдәмендә ясау яхшырак. Мәсәлән, ике шарны алмашлап бер кулда гына сикертеп тору, бер кулдан икенче кулга шома гына иттереп күчерү, сул кул белән бер төрле хәрәкәт ясаган чакта, уң кул белән шар сикертеп тору алымнары һ. б.
Күнегүләрне һәрвакыт көзге алдында ясарга кирәк.
Һәр фокуска карата реквизитларны пөхтә, уңайлы итеп ясау өчен, слесарьлык һәм тегүчелек шикелле һөнәрләрне дә белергә кирәк.
Хезмәттән курыккан кеше фокусчы була алмый. Түземлек, пөхтәлек, һәр эшне җиренә җиткереп башкара белү, тапкырлык — болар фокусчының аерылгысыз сыйфатлары.
Фокусларны уңышлы башкарып чыгу ечен, түбәндәгеләрне исте тоту файдалы:
1. Сәхнә киеме үзеңә уңайлы һәм тамашачыларга тәэсир итәрлек мавыктыргыч булырга тиеш. Иң яхшысы— әйбәт торган камзул һәм түбәтәй.
2. Фокуслар музыка белән башкарылса, алдан ук кат-кат репетицияләр ясап куярга кирәк. Музыканың тегәл булуы фокусларның уңышлы үтүе өчен бик тә мәһим.
3. Үзегезгә ныклап ышанмый торып сәхнәгә ашыкмагыз. Әйтик, жонглер шарлар сикерткәндә, бер шары кулыннан ялгыш төшеп китә икән, ул аны яңадай күтәреп алып, чыгышын уңышлы бетерә ала. Ә фокус жанрында ялгышны төзәтеп булмый. Әгәр дә тамашачылар өчен сер булган берәр реквизит ялгыш төшеп китсә, фокус бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Андый ялгышлыклар булмасын өчен, башта кат-кат күнегүләр ясарга кирәк.
4. Тамашачылар юк чакта, сәхнә белән залның яктырту җайланмасын карап, яктылыкның төгәл булуын көйләп кую фокусларның уңышлы чыгуына ярдәм итәчәк. Сәхнә фәкать тамаша залы ягыннан гына яктыртылырга тиеш.
Пәрдәнең ачылып ябылуын кат-кат тикшереп карарга да онытмагыз. Чөнки пәрдәнең аз гына тоткарланып торуы да шактый күңелсезлекләр тудырырга мөмкин.
5. Нинди фокуслар башкару турында тамашачыга алдан берни дә әйтмәгез. Аның бөтен кызыгы кинәт булуында.
6. Үзеңә уңайлы урын сайлап, кирәк булачак өстәл һәм урындыкларны, фокус җиһазларын шул урынга алдан ук көйләп куярга кирәк.
7. Концерт барган чакта сәхнә ягында һәм артистлар бүлмәсендә чит кешеләр булырга тиеш түгел.
8. Фокусларны башкару тәртибе язылган программа күз сирпү белән күреп алырлык уңайлы урында» булсын.
9. Фокусны башкарганда барып чыкмаса, югалып калмыйча, уен-көлке белән үткәреп җибәрегез.
10. Нинди генә сораулар ишетсәгез дә, тамашачы белән сүзгә килмичә, уен-келке белән җавап бирегез.
Яшь үзешчән артистларга һәм фокус сөючеләргә теләк шул: бу китаптагы фокусларның техникасын өйрәнү белән генә чикләнеп калмыйча, аларга үз фантазиягезне өстәргә дә тырышыгыз һәм яңа фокуслар иҗат итегез.

КҮРЕНМИ ТОРГАН ТӘҢКӘ
2
Өстәлгә кечкенә стакан куелган.
Фокусчы кесәсеннән бер тәңкә ала да, кулъяулыкка төреп, тамашачының берсенә тотып торырга куша.
Аннары стаканны алын, яулык белән капланган килеш, тәңкәсен стаканга төшерә.
Тәңкәнең барлыгына ышандыру өчен, стаканны селкеп бераз шалтыратып торганнан соң, яулыкны ачып җибәрсә — тәңкә юкка чыккан була.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Фокусны башкару өчен бер тәңкә (А) һәм тәңкә зурлыгында түгәрәк пыяла кирәк (Б). Пыяланы стаканга салгач, ул стакан төбендә тәңгәл ятып калырга тиеш. Фокусны башлаганчы тәңкә белән пыяла кесәгә салып куелган була.
Башкаручы тәңкәне пыялага тәңгәл капланган килеш күрсәтә дә (В), яулыкка/куйганда, тәңкәне кулында калдырып, тамашачыга түгәрәк пыяла тоттыра. Хәзер пыяла яулык аша тәңкә ролен башкара, ә тәңкә стаканны алганда өстәлдә кала.
Хәзер инде яулык астындагы пыяланы күр-сәтмичә генә стаканга төшерә дә, бераз шалтыратып торганнан соң, яулыкны ала. Стакан тәбеңә тәңгәл яткан пыяла үтәли күренү сәбәпле, «юкка чыга».

ӨЧ ТИЕН ОЧТЫ
3
Фокусчы кесәсеннән кулъяулык алып тамашачыга карарга бирә — анда берни дә юк. Шуннан соң яулыкка 3 тиен акча куеп, алдарак утыручыларның берсенә тотып карарга бирә. Тамашачы яулык эчендә акча барлыгын әйтә.
Башкаручы яулыкны тамашачыдан алып селкеп җибәрсә — 3 тиен юкка чыккан була.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Фокусчының ике бармагына нечкә резин буып куелган була (А). (Резинканы имезлектән кисеп алырга мөмкин.) Башкаручы акча төрелгән яулыкны тамашачыдан алгач, акчаны бармактагы резинкасы белән сиздермичә генә будырып куя (Б). Яулыкны тотып селеккәндә, акча төшмичә, шул төендә торып кала.

СӘЕР КОНВЕРТ
4
Фокусчы почта ящигы ,һәм конверт тотып залга төшә дә, тамашачыларның берсеннән әйтеп торып, адрес яздыра.
Шуннан соң ящикның бушлыгын күрсәтеп, адрес язылган конвертны шунда салдыра.
Икенче тамашачыдан конвертны алдырыя, адресны укырга кушса — конверттагы язу «юкка чыккан» була. Тагын кире салдырып, башкасыннан алдырса — адрес яңадан язылган була.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Сере ящикта. Ящик рәсемдә күрсәтелгән зурлыкта, өчпочмаклап катыргыдан ясала. Эченә . (як-як стеналарына тәңгәл ятышлы итеп) дүртпочмаклы юка катыргы салып куела (А). Ящикны кай якка авыштырсаң, катыргы шул якка ята. Соңыннан, эчендәге катыргы белән ящик — икесе "дә кара буяуга буяла. Хикмәт шунда: сәхнәгә чыкканчы, ящик эчендәге катыргы астына язылмаган икенче конверт салып куела (J5).
Башкаручы язылган конвертны ящикка салдыргач, икерче тамашачыдан алдырганда, ящикны янтайтып, уртадагы катыргыны икенче якка авыштыра да катыргы астындагы язылмаган конвертны алдыра. Ә язылмаганын салгач, катыргыны кирегә авыштырып, язылганын алдырта.

СӘЕР ТӘҢКӘЛӘР
5
Өстәлгә бишәр тиенлек акчалар (20 данә) салынган чәй тәлинкәсе һәм тәлинкә янына тагын, тамашачыларга күрсәтмичә, бишәр тиенлек акча өеме (10 данә) куела.
Тамашачылар арасыннан фокусчы үзенә бер ярдәмче чакырып ала.
Шуннан соң ярдәмченең баш киемен сорап алып (мәсәлән, бүрек булсын ди) кулына тоттыра да тәлинкәдәге акчаны шунда сала. Аннары салынган акчаларны тәлинкәгә берәмләп санап салырга куша. 20 акча саналып
беткәч, бүректә бер акча да калмаганлыгын тамашачыларга күрсәтеп, тәлинкәдәге акчаны тагын да бүреккә сала.
— Акча санаганны ярата, диләр, әйдәле тагын бер мәртәбә санап карыйк,—дип, фокусчы бүректәге акчаны яңадан бер тапкыр тәлинкәгә санап салырга куша.
Бу санауда тамашачылар 20 акчаның 30 данәгә артканын күрәләр.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Фокусчы тәлинкәне өстәлдән алганда, тамашачыларга күрсәтмичә куелган акча өемен тәлинкә астында калдырып тота да, икенче тапкыр бүреккә салганда, тәлинкәдәге акчалар белән бергә бүреккә сала (А).

МАГНИТЛЫ БАРМАК
6
Бу фокусны сәхнәдә һәм иптәшләр янында, да күрсәтергә мөмкин. Башкару өчен хәрефләр төшерелгән 30 данә карточка кирәк була. Моның өчен атлас кәгазен рәсемдә күрсәтелгәнчә кисәләр дә һәрберсенә (әлифбадагыча) хәреф төшереп куялар.
Фокусчы карточкаларны аралаштыра да_ иптәшенә арадан берсен карамыйча гына алырга куша. Хәрефен хәтерләгәч, күрсәтмичә, кире карточкалар арасына куйдыра һәм аралаштыра.
Шуннан соң башкаручы карточкаларны иптәшенең кулына тоттырып, җәһәт кенә сугып төшерсә, хәтерләп куйганы бармак арасында кысылып кала.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Карточкалар трапеция формасында киселгән була.
Арадан бер карточканы алып икенче башы белән әйләндереп куйсак, ике почмагы башкаларыннан артып калачак (А).
Башкаручы хәтерләгән карточканы кире куйдырганда, кулындагыларын икенче башы белән әйләндереп тота. Ә аралаштырганда, хәтерләгән карточканы (артык почкагыннан эләктереп) иң аска калдырып куя.
Карточкаларны бармак арасына кыстырып сукканда (тоту инстинкты буенча) иң астагысы һәрвакыт бармак арасында торып кала (Б).
Әлбәттә, башта кат-кат күнегүләр ясап карарга кирәк.

ШЕШӘ-ЭКВИЛИБРИСТ

7
Ашъяулык ябылган өстәл өстендә сулы шешә тора. ,
Фокусчы шешә төбендә берни дә юклыгын тамашачыларга күрсәтә дә, төбенең бер кырые белән куеп, янтайган килеш өстәлдә калдыра.

ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Сере бик гади. Ашъяулык астына бер тек шырпы куеп калдырыла (А).
Башкаручы шул шырпы өстенә шешәне янтайтып куя да, тигезлек саклау ноктасын тапкач, кулын җибәрә.
Бу фокусны сулы стакан белән дә башкарырга мөмкин.

ТЕРЕ РӘСЕМ
8

Фокусчы кулындагы агач кисәгенә кыстырылган карточканың як-ягын әйләндереп тамашачыга күрсәтә — һәр ягында берәр алма рәсеме. Шуннан соң яңадан икенче ягын әйләндерсә, тагын бер алма өстәлгән була.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Открытка сымак кәгазьнең бер ягына бер алма, ә икенче ягына ике алма рәсеме яеап, шул карточканы дүрт почмаклы агач кисәгенә кыстырып куярга кирәк.
Фокусның бөтен сере кулның осталыгында. Фокусчы башта карточканы тамашачыларга сиздермичә генә икешәр тапкыр әйләндереп күрсәткәндә һәр ягында берэр алма күренә, Ә бер генә тапкыр әйләндереп күрсәтсә — ясан куелганча: бер ягында бер алма, икенче ягында ике алма булып кала (А).
Карточкага башка төрле рәсемнәр дә ясап, мәсәлән, берәр кошны читлеккә ябып һәм коткарып күрсәтергә мөмкин.

КАРА ТАКТА — ХИСАПЧЫ
3420 6660
9745 + 3001
8311 31137
9
Фокусчы, кара тактаның як-ягын тамашачыга күрсәтеп, берңәрсә да язылмаган икәнлегенә ышандыра һәм, аны газетага төреп, тамашачыларның берсенә тотып торырга бирә, Шуннан соң, кулына карандаш һәм блокнот алып, тамашачылардан 4 әр цифрлы биш сак яздырып чыга. Саннарны алдарак утыручының берсеннән исәпләтеп, суммасын кычкырып укырга куша. Мәсәлән, 31 137 чыкты, ди. Шуннан соң фокусчы газетасын сүтеп кара тактаны ачып җибәрсә, әйтелгән сумма кара тактага төп-төгәл язылып куелган булып чыга.

ХӘЗЕВЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Иң беренче—рам белән читләп эшләнгән 30x35 см зурлыгындагы фанер кара такта кирәк (А). Шуннан соң рам эченә сыярлык итеп юка фанердан эшләнгән каплама ясала (Б). Капламаның өске ягы нәкъ кара такта кебек карага буяла, ә аскы ягына газета ябыштырыла. Блокнот тышлыгының ике ягына да «Блокнот» дип язылган. Моның вчен бер блокнотның аскы тышлыгына икенчесен ябыштырып кына куярга кирәк. Тагын акбур, карандаш һәм 2 данә газета алына. Газеталарның берсе өстәлгә җәеп куела.
Ә пәрдә ачылганчы ук төрле почерк белән блокнотка 4 әр цифрдан торган 5 сан язылып куелган була. Мәсәлән, шулай булсын ди: 3420, 6660, 9745, 3001, 8311.
Саннар суммасы (31 137) кара тактага ак -бур белән ачык итеп язылып куела. Шуннан соң, өстенә капламасын каплап, кара тактаны өстәлгә кырын яткырып куялар.
Әгәр дә хәзер кара тактаны күрсәтсәк, бернәрсә дә язылмаган булып күренәчәк. Халыкка күрсәткәндә кара тактаның капламасын баш бармак белән кысып торырга кирәк. Ике ягын да күрсәткәннән соң, югарыда әйтелгәнчә, газетага төреп аңы тамашачыларның бе-рәрсенә бирәбез. Кара тактаны газетага төргәндә, каплама сиздермичә гбнә өстәлдәге : газета өстенә төшерелеп калдырыла.
Хәзер инде тамашачылар янына төшәбез һәм блокнотның язылмаган ягына берничә кешедән саннар яздырып алабыз. Ярылып фетү белән блокнотны әйләндереп алып, ягъни алдан үзебез язып куйган саннарны гьша исәпләттереп, тамашачылардан укытабыз.

МАГНИТЛЫ ЗОНТИК

10

Бу фокусны бии-бии башкарырга мөмкин.
Башкаручы зырылдап әйләнгән зонт өстенә шар ташлауга, шар да зонт әйләнешенә каршы кызу-кызу тәгәри башлый.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Өстәл теннисы шарын кайчы очы белән тишкәннән соң, шырпы кисәгенә кара җен. бәйләп шар эченә үткәрәләр дә калган: очын элмәкләп куялар. Аннан соң җебен шар. эченә кертеп куярга кирәк (элмәгенә чаклы).. Җепнең озынлыгы зонтка чамалап бәйләнә.
Башкаручы җепнең элмәген сиздермичә генә зонт очына эләктерә дә, шарны әйләнгәя зонт өстенә ташлый (А). Зонтның әйләнүе шар әйләнү иллюзиясен тудыра.
Зонт булмаганда, уртасы тишелгән түгәрәк катыргыга таяк кидереп тә башкарырга мөмкин. Катыргының ике ягын да бизәкләп буяп куярга кирәк.

РӘСЕМ ЯСАУЧЫ ШАР
11
Өстәлгә бер бит ак кәгазь, катыргы һәм йомырка зурлыгындагы кара шар куелган.
Фокусчы ак кәгазьне тамашачыларга күрсәтә — берни юк. Шуннан соң, кәгазьне катыргы өстенә куеп, өстендә шар тәгәрәтә башлый. Шар күпмедер тәгәрәгәч, кәгазьдә песи сурәте барлыкка килә. Башкаручы аны тамашачыларга күрсәтеп:
- Бу гади шар түгел, ә рәссам,— ди.
ХӘЗЕРЛЕК СЕРЕ ҺӘМ БАШКАРУ
Шар кызыл балчыктан әвәләп ясала. Каты итеп киптергәннән соң, алың өстенә корым белән шикәр кушылмасы сылана. Аннары пумаланы сөткә манып, ак кәгазьгә песи сурәте ясыйлар.
Сере шунда: шар тәгәрәгәндә, корымы кәгазьдәге яшерен рәсемгә йогып, песи рәсемен барлыкка китерә.
You have read 1 text from Tatar literature.