Latin

Ева – Тор Юлында - 1

Total number of words is 4694
Total number of unique words is 2196
34.9 of words are in the 2000 most common words
50.8 of words are in the 5000 most common words
58.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(маҗаралы бәян)
2005 елда “Тулпар”җурналында (Уфа шәһәре) басылып чыкты.

Көнбатыш Себер тайгасы.
Февраль аеның зәмһәрир суыклары, ләкин палатка эчендә җылы: юка тимердән эретеп ябыштырылган мичнең кабыргалары уттай кызарган. Мич өстендәге чуенда аш пешә. Бер яктарак коры наратлардан әзерләнгән утын өелгән. Түрдәрәк, палатканың алгы казыгына керосин лампасы эленгән. Аяк астында кары көрәп алынган җиргә калын итеп хуш исле нарат һәм кедр ылысы түшәлгән һәм иске палатка белән капланган “идән”.
Палатканың эчендә өч кеше. Шуларның берсе – Урал егете Равил Тимербаев. Ул сарык тиресеннән тегелгән йоклау капчыгынан борыны гына чыккан килеш, шахмат тактасына карамыйча гына, Геннадий Менешевка мат куярга тырыша.
- Филне а – 1 дән с – 3 кә күчер,- ди ул тегеңә бераз уйлагач. – Шаһ сиңа, Генка!
- Бик шәп! – диде Геннадий, Равил өчен фигураны күчереп куйгач. – Мин корольне а – 5 тән а – 6 га йөрим.
Менешев та татар егете, Саратов өлкәсенең Аткарск шәһәреннән. Ул туган телендә бөтенләй сөйләшми һәм шуның белән горур да шикелле.
Палаткадагыларның өченчесе, мич тирәсендә мәш килеп ашарга әзерләп йөргәне - Виктор Харищенко, Краснодар ягыннан килгән олы гына кеше. Ул ара – тирә мичнең капкачын ачып, коры нарат утыны өсти. Мичне ачу белән үк, аннан, чатыр – чотыр килеп, очкыннар сибелеп чыга. Шундый ук, нарат утыны якканда гына була торган очкыннар морҗа аша тышкы якка да очып чыгалар. Аларның кайсылары палатка өстендә кызарып янып тора да, бераздан сүнә. Шуңа күрә палатканың өске өлеше бик күп урыннан янып тишелгән.
- Җитеп торыр, - ди Равил Викторга, - өйне яндырырсың.
- Яндырганыбыз бар, - ди тегесе. – Биш – алты ел элек микән, Таз елгасы буенда иде бугай, мичкә шулкадәр каты якканбыз, җылыга эреп сизми дә утырабыз. Берзаман баш очында ниндидер зәңгәр ялкын уйный башлады, аннан соң палатканың өстен ут алды. Чак чыгып котылдык...
- Ашыңны болгат! - дип кычкыра Харищенкога Геннадий...
Бу төркемнең башлыгы - Равил Тимербаев. Ул өч ел элек кенә Мәскәү Геодезия һәм Картография институтын тәмамлап, Төмән Геология идарәсенә эшкә килде. Шуннан башлап нефть һәм газ эзләү экспедицияләрендә катнаша.
Геннадий Менешев та геодезист. Ул бу сейсмик партиягә колледж тәмамлаганнан соң килгән.
Виктор Харищенко исә топографик отряд эшчесе. Ул инде утыз елдан артык геология экспедицияләрендә йөргән кеше. Кайчандыр ул да төшеп калганнардан булмаган: техникум беткән геолог буларак, Төмән нефтен эзләүчеләрнең беренчеләреннән булган. Ләкин соңгы елларда эчкегә бирелеп, “түбән тәгәрәгән”.
- Әгәр, вәгъдә иткәнчә, бер еллык эш хакын биреп сөендерсәләр,- дип хыялланды Виктор эш аралаш,- Кубаньга кайтып, берәр авылда кечерәк кенә йорт сатып алырмын, җимеш бакчасы үстерермен, өйләнеп җибәрермен. Җитәр инде, болай да гомерем җәен тайгада озынборын һәм кигәвен туйдырып, кышын палаткаларда туңып үтте.
- Кай җирдә көтәләр соң сине? - диде аңа Геннадий һәрвакыттагыча дусларча мыскыллаган булып. - Синең бит ни йортың, ни гаиләң – беркемең дә юк. Туганнарың синең дөньяда барлыгыңны белмиләрдер дә инде, мөгаен. – Һәм ул шахмат өстенә иелде дә:
- Король а-6 дан б – 7 гә ,- дип, шахмат фигурасын этеп куйды. Аннан соң такта өстеннән фигураларны сыпырды. – Йә, ярый, Равил, биреләм. Мастерлыкка кандидат белән көрәшеп булмас инде.
- Аннан соң,- дип дәвам итте Геннадий, фигураларны тартмага тутыра – тутыра, - син бит тагын Олы җиргә барып җиткәнче акчаңны эчеп бетереп, ачлый ялангачлай, ябыгып – бетеренеп, монда кайтып керәсең.
- Ансы шулай!- дип шаркылдап көлде аның әңгәмәдәше.- Минем кебекләр Төмәнгә дә барып җитә алмый, бөтен акча Салехард, Сургут яисә Нижневартовски рестораннарында торып кала шул, шайтан алгыры. Сыраханәләрне әйтеп тә тормыйм инде!..
- ...Их, егетләр! – дип дәвам итте сүзен кинәт кенә кәефе үзгәреп киткән Харищенко. - Ә шулай да, без бит инде ул – Себер тайгасын башлап буйсындыручылар. Без ачкан беренче нефть ятмаларының исеме дә колакларда музыка кебек яңгырый иде: Сургут...Шаим...Берёзово...
Мин бит элек эчкече түгел идем! Минем тәртибем бозылганга 5 – 6 елдан да артык түгел. Ә нигә эчә башладың? - дип сорасагыз, әйтәм, дуслар: гомеремне багышлаган, тырышып эшләгән эшләремнең нәтиҗәсе мәгънәсез рәвештә юкка чыгуы, төрле әрсез алдакчылар кулына эләккәне өчен эчәм мин.
Элек без ачкан ятмаларның нефте, газы халкыбызны туйдырачак, дип, үзебезне бәхетле итеп тоя идек без. Без бит төньякка сезнең кебек “озын берлек” эзләп килмәдек, безне бу якларга романтика әйдәде. Ә сез беләсезме соң ул сүзнең чын мәгънәсен? Алтмышынчы еллар романтикасы нәрсә ул, ишеткәнегез бармы? Халыкка эчкерсез хезмәт итү, шуның өчен бөтен авырлыкларга түзү, кеше аягы басмаган тайгада, тауларда йөрү һәм, ниһаять, учаклар тирәсендә төн уздыру – менә нәрсә ул романтика! Әй! - дип кул селтәде бөтенләй сөмсере коелган Виктор.- Бетте тормышның мәгънәсе!..
Безнең заманда бит, - дип дәвам итте ул сүзен түзә алмыйча, - бөтен комсомолец яшьләр әле үзләштерелмәгән салкын Себерне ачарга, Алтайның киң далаларындагы чирәм җирләргә ашлык үстерергә китә иде. Ерак көнчыгышта зур шәһәрләр салырга хыяллана иде, һәм бу хыяллар тормышка да аша иде. Һәм күз алдыгызга китерегез: яшәү шартлары, эш хакының күләме безне бөтенләй кызыксындырмый иде. Бу яңгыравык сүзләр генә түгел, без чыннан да шундый идек. Менә нәрсә ул – алтмышынчы еллар романтикасы! Ә хәзер!..- Виктор тагын бер мәртәбә, өметсезлек билгесе чыгарып, кул селтәде. - Беттеләр алар, үз кесәләренең калынлыгы турында уйламый торган филантроплар!..
- Эш нәрсәдә соң? - дип сорады тынычлана төшкән Виктордан Равил.- Хәзер нәрсә үзгәрде? Без әле дә шул син яшь чагыңда яшәгән, эшләгән шартларда түгелбезмени? Шулай ук палаткада кышлау, нәрсә эләкте, шуны ашау, аркаларга 40 – 50 килограмм йөк алып кар яки саз еру...
- Ансы дөрес! – дип бераз йомшарды Виктор.- Ләкин бит хәзер бер ышанычлы кеше дә калмады. Хәтта, сез дә! Мәсәлән, әгәр сезнең берничә миллион халык акчасын үзләштерергә мөмкинлегегез булса, моны күз дә йоммый эшлиячәксез. Ачулансагыз, ачуланыгыз. Ләкин, кем әйтмешли, сез минем дуслар, әмма хакыйкать өстенрәк.
Дусларының дәшми утыруын күреп, карт эшче бераз “койрыгын борырга” булды:
- Ярый, бераз арттырып та җибәргәнмендер, бәлки юктыр... Ләкин менә син әйт: геологоразведкага “озын” акча өчен килмәдем, диген – гомергә ышанмаячакмын. Син аена күпме акча эшлисең әле? Илле – алтмыш меңме? Димәк, ике ел эшләсәң кыйммәтле иномарка алырга була. Ә без яшь вакытта тайгада аена йөз кырык сумга эшләп йөрдек. Җитмәсә, акчаны еллап тотып та карамадык, без аны ялга киткәндә яки эштән бөтенләй чыкканда гына ала идек. Ә сез ярты ел акча алмадыгызмы, дөнья кубарасыз!
- Соң, элек шулай булган дип, без дә чабата киеп йөрикмени инде?- дип сорады Геннадий Виктордан.
- Киярсез әле ансын да, ашыкма. Мәскәүдәге халык талаучылар гына исән булсын. Нәрсә соң әле мин сезнең белән тел суы киптерәм? Үзегезгә күрә түрәләрегез! Безнең гомер үткән инде...
- Ләкин бит, Виктор Моисеевич!- дип сүзгә кушылды Равил. - Элекке түрәләр дә безне яхшы тормышка алып килмәделәр. Без бит алдынгы илләргә караганда күпкә начар яши идек. Кибетләрдәге буш киштәләрне оныттыңмыни? Бары түрәләр үзләре генә яши иде бит. Ә хәзер барысына да тигез хокук бирелде: телисең икән - бае, хәлеңнән килә икән – миллионер бул...
- Әйе - әйе, телисең икән кеше тала! Әле эшләп баеган кемсәләр юк әле: алдап та талап кына.
- Ансы төзәтелер. Күп тә үтмәс, бу яңа тәртипләргә күчү этабы үтәр. Бар нәрсә дә рәтләнер. Мин можа ышанам.
- Бер 40 – 50 елдан, бәлки, рәтләнә башлар!- дип каршы төште Виктор Равилгә. - Ләкин нәкъ рәтләнеп җитте дигәндә генә тагын Ленин яки Ельцин кебек бер акыллы баш реформатор табылыр да, яңабаштан үзгәртеп кора башлар, илне янә кирегә өстерәр. Ә халык, ачуым килмәгәе, сарык көтүе кебек, кая кусалар, шунда чабар...
Гәпнең иң куерып җиткән чагында гына тышта ниндидер тавышлар ишетелә башлады: башта эт өрде, аннан соң кеше тавышлары килде. Палаткадагылар, аптырап, колакларын торгыздылар: кемнәр булыр икән, янәсе, бу кыргый тайгада? Тавышлар көчәйде, килүчеләр ягыннан да, бу яктан да этләр өрде.
- Бу – боланнар куган авазлар, - дип аңлатты Виктор.- Ишетәсезме? Хант Коля тавышына охшаган.
Палаткадагылар, көтелмәгән кунакларны каршыларга дип, тышка чыктылар. Чыннан да, база ягыннан болайга таба ике нартага җигелгән боланнар атлый иде. Йөкләре авыр иде, ахрысы: болан куучылар нарталар артыннан җәяүләп киләләр, ә хайваннар арганнар, еш – еш тын алалар.
Викторның палатка янында әйләнгәләп өреп йөргән аю аулаучы эте Пират янына кунаклар ягыннан Федор Чусовитинның Найдасы чабып килеп җитте, һәм ике таныш эт күрешү сөенеченнән “һау – һау” өргәләп, бер – берсен сәламләргә, үзара иснәшергә тотындылар.
Ниһаять, төнге юлчылар үзләре дә палатка янына килеп җиттеләр. Болар, чыннан да, геолог Федор Чусовитин һәм үзенең хосусыйлаштырылган боланнары белән экспедициягә йөк ташырга ялланган хант кешесе Коля булып чыктылар.
Болан караучыдан башкалары барысы да палатка эченә керделәр, ә Коля исә малларын карап калды. Ул аларны туарды, махсус нык баулар белән боланнарның артына сөйрәлеп йөри торган берәр метрлы нарат кискәләре такты. Бу агачлар боланнарга иртәнгә чаклы артык ерак китәргә ирек бирмиләр иде. Боланнар шундук, тирән карны чокып, мүк һәм лишайник эзләп табып туенырга тотындылар.
Хуҗалар кунакларны кайнар аш һәм чәй белән сыйлагач, тегеләр үзләренең нинди эш белән йөргәнлекләрен сөйләп бирделәр.
- Икенче отрядка барышыбыз,- дип аңлатты Чусовитин.- Моргун тагын бер урында таптана бит, тәүлегенә ике чакрым да үтә алмый. Имеш, приборлар чыгымчылый. Көз көне дә ноябрь аеның графигын бозган иде бит. Анда да үзем барып кына эшне җайга салган идем. Станцияне атна буе төзәтергә туры килде. Ә Иван Моргун, кырын ятып, минем эшләгәнне күзәтте. Ник шунда булышсын...
Чусовитин кинәт кенә Равилгә борылды һәм:
- Ә сиңа, Роман, башлыгыңнан сәлам хаты, - дип, аңа бер кәгазь кисәге тоттырды.
Бу – топоотряд башлыгы Чувашовның яңа күрсәтмәсе булып чыкты.
“Равил, сәлам!- дип язган иде ул үзенең хәттатларныкыдыай тигез һәм матур кулъязуы белән.- Чусовитин килеп җиткәч үк, бер җигем боланнарны ал да базага кайт. Каюр белән бу турыда сөйләшенгән. Бик ашыгыч эш бар. Ә үзегезнең эшегезне Менешев дәвам итәр. Җитәр инде аңа синең канат астыңда гына йөрергә, үзе белеп эшләсен. Берсе нартадагы азык – төлекне аларга дип җибәрдек. Чувашов”.
Иртәнге тугызларда тышта караңгы булуга карамастан, Чусовитин белән Коля дүрт болан җигелгән нартага икенче отрядка дигән азык – төлекне төяп, җиденче профиль буйлап ары кузгалдылар. Менешев һәм Харищенко теодолит, үлчәү рейкасы һәм бер көнлек азык алып, Пиратны ияртеп, төньяк юнәлешендәге профильгә кереп киттеләр. Равил өч болан җигелгән буш нартага утырып, база ягына юнәлде. Аның өстендә калын, ләкин шактый җиңел мех куртка, шундый ук чалбар. Аякларында җылы киез итекләр, башында кондыз тиресеннән тегелгән колакчын бүрек иде.
- Курыкма!- дип кисәтте аны юлга әзерләгәндә каюр Коля.- Минем боланнарны ничек йөрткәнне күргәнең бар бит. Тауларны төшкәндә, егет, нартаңны тота төш, ул сиңа чана түгел, аның тәртәләре юк бит. Текә һәм борылмалы җирдә нартаң кызып китеп, боланнарыңны куаклар арасына этеп кертмәсен. Юкса, җигем бауларың буталып, чуалып бетәр.
Ярты юлны үткәч, туктап төн үткәр, малларыңны ашат,- дип, өйрәтүен дәвам итте болан хуҗасы,- көн кыска, биш – алты сәгать кенә, якты күздә базага кайтып җитә алмассың...
Башта бераз каушый төшкән Равил боланнарның ипле генә баруын күргәч тынычланды. Ул, хәтта, малларны куалый да башлады. Моның өчен нык коры агачтан шомартып эшләнгән җиңел озын таяк – хорей белән боланнарның аркасына тидереп ала иде. Сулга борыр өчен шул ук таяк белән уң як читтән баручы олы боланның танавына төртә. Уңга борылырга кирәккәндә шул ук боланның йөгәненә уң яктан гына тагылган нечкә нык дилбегәдән тарта. Башка боланнар уңнан барган әйдаманнары артыннан элдертәләр.
Иксез – чиксез тайга урманы. Шуны ярып, сейсмоотрядлар эшләү өчен һәм техника йөрү өчен урман ызаны – профиль салынган. Юл әле кедр катнаш наратлар үскән утраусыман калкулыкларга менә, әле коры яки черек вак наратлы дистәләрчә чакрымнарга сузылган тигезлекләргә - сазларга килеп чыга.
Нарта өстендә Равилнең үзеннән һәм аның мылтыгы белән бер көнлек азыгыннан башка йөкнең булмавына карамастан, боланнар тизлекне киметә баралар, чөнки аяк астындагы яңарак яуган кар тирән һәм йомшак. Боланнарның җәенке тояклары да, нартаның киң табаннары да бер карыштан тирәнрәк карга батып баралар.
Равил, Чусовитин килгән юл белән бармыйча, юлны унбиш – егерме чакрымга кыскарту максаты белән, базага таба бөтенләй икенче профильләр белән китте. Бу очракта базага ул җиде – сигез сәгатьтә кайтып җитәргә тиеш иде.
Төнге сәгать уникеләрдә алда, агачлар арасыннан җемелдәп, утлар күренде. Бу – Равилләр эшләгән егерменче сейсмик партия урнашкан урын – Охотбаза дигән бер җир иде. Кайчандыр монда фактория булган, аучылар яшәгән, җәнлек тиреләрен туплаган. Ул заманнардан зур гына, әле дә эшкә ярарлык ике өй сакланып калган.Хәзер исә сейсмопартиядә эшләгән илле – алтмыш кешене урнаштыру өчен, искеләренә өстәп, юнылмаган да бүрәнәләрдән сигезәр бүлмәле дүрт өй салынган. Тиздән, сейсмиклар икенче базага күчкәч, тайгада торып калган башка йөзләрчә авыллар кебек, монсын да ташлап китәчәкләр.
Охотбазаның утлары күренсә дә, анда барып җитәр өчен әле ике як яры да урманлы таудан торган Пандым – Юган елгасын үтәргә кирәк иде. Равил күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төндә аны – моны абайлаганчы, боланнар текә таудан аска – елгага таба төшә башладылар. Менә шул чакта хант Коляның сүзләрен искә төшерергә туры килде дә инде Равилгә: нарта кызып китеп, боланнарның артыннан китереп төрттерде. Тегеләре инде, әлбәттә, куркудан алга ыргылдылар һәм, дөм караңгыда юлның туксан градуска борылыш ясавын күрмичә, агачлык арасына кереп киттеләр. Ә нарта юан гына бер агачка килеп терәлеп, боланнарны тып туктатты.
Чуалган җигем бауларын Равил бик озак чиште. Ниһаять, боланнарны азат итеп юлга чыгарып бастырганчы, аларны яңадан җигеп Охотбазага кайтып җиткәнче, дизель-моторлы генератор эшләвеннән туктатылып, бөтен Охотбазаны караңгылык баскан иде.

* * *

Иртәгесен иртүк торып, Равил топоотряд башлыгы Чувашов янына керде. Юрий Николаевич Чувашов Новосибирск шәһәрендә туып үскән һәм шунда геодезистлыкка укыган. Геологоразведкада катнашуына инде биш – алты ел. Тыштан кырыс күренсә дә, асылда, йомшак күңелле, классик музыканы һәм туган шәһәрен үлә язып яратучан, абруйлы бер кеше иде.
- Син, Равил, безнең сейсмик партиянең яңа базага күчәргә тиешлеген беләсең шикелле. Ун көн элек нәкъ менә шул эш буенча, ягъни яңа база буласы урынны эзләп, Степанишин белән Стакай безнең көньяк профильләр ягына киткәннәр иде. Менә кара...- дип, Чувашов егерменче сейсмопартия эшләгән җирләрнең көньягындарак булган, ләкин әле геологларның аягы басмаган җирләрнең эре масштаблы картасын өстәлгә җәеп салды һәм сөйләвен дәвам итте:
- Башта безнең профильләр буенча көньякка таба сигезенче профильгә чаклы барырга кирәк. Бу юнәлештә, үзең беләсең, илле чакрымнан артыграк юл. Аннан соң тагын алтмыш – җитмеш чакрым яңа юл ярып, көньяк – көнчыгышка юнәлергә һәм Ева – тор күлен барып табарга кирәк. Менә ул күл: озынлыгы мең дә ике йөз метр, киңлеге җиде йөз метрлап булыр. Шуның ярында безнең яңа база булырга тиеш.
Күрәсең, безгә яраклырак җире – көньяк ярында. Күлнең суы тирән, агач – таш фәлән юк. Самолет су өстенә дә, боз өстенә дә утыра ала.
Бу сәйләшүдән Равил тагын шуны аңлады: Степанишин белән Стакай, куаккистергеч белән китеп, шул юнәлештә юл сала башлаганнар икән, ләкин адашып, төп юнәлешне югалтканнар. Костя Степанишин тракторда базага әйләнеп кайткан, ә юлдашы анда торып калган.
- Сиңа, Равил,- дип аңлатты Чувашов, - Костя белән китәргә һәм, дөрес юнәлешне табып, тиз көндә Ева – Торга барып җитәргә кирәк. Баргач та, озакка сузмыйча гына, күл читенең иң уңайлы җирендә база өчен урын әзерләгез, вертолет төшәр өчен мәйданчыкны агач – таштан арындырыгыз. Сиңа бу эшне башкару өчен бер атна вакыт бирәм, чөнки атна – ун көннән партиянең бөтен мөлкәтен, бигрәк тә техникасын, төзәтү базасын яңа урынга күчерә башларга тиешбез. Бүген ял ит, мунча ягып чабынып ал, ә иртә таң белән юлга чыгарсыз.
Яңа җирләрнең картасын карау, буссоль сайлап алу һәм башка шундыйрак эшләрен бетергәч, Равил үзенең бер якын иптәше Мусин Камил гаиләсенә кереп чыгарга булды һәм бер читтәрәк торган, Охотбазада “татарлар йорты” дип йөртелгән өйгә таба атлады. Базадагы башка өйләр кебек вакытлыча гына торырлык итеп салынган бу йортта дүрт гаилә яши. Алар барысы да Төмән өлкәсенең Вагай районыннан булып, акча эшләп алу максаты белән күп кенә еллар инде экспедицияләрдә йөриләр, үзләре генә түгел, балаларына да “нужа бабай”ны күрсәтәләр иде.
Равил бу дүрт гаиләгә кереп - чыгып йөрсә дә, өчесе белән әлләни дуслыгы юк, ә менә Камил белән Рауза Равил өчен үлә язып торалар, ә аларның ике кызы – биш яшьлек Әлфия белән җиде яшьлек Әминә аны бөтенләй үз абыйлары кебек күрәләр иде.
Экспедициягә килгән айларны Равил Себер татарлары телен аңламый интекте. Баштарак, хәтта: “Болар нинди татар булсын, - дип тә куя иде ул үз – үзенә. Үзбәк телен дә аңларга була, ә боларның теле бөтенләй аңлашылмый бит”. Ләкин тора – бара тегеләрнең “чын” татар телен аңлауларын, ул гына да түгел, “Сарман”, “Рамай” кебек саф татар халык җырларын яратып җырлауларын ишеткәч, хәтта яңарак җырлардан да хәбәрдар булуларын белгәч, Себер татарларының “татарлыгы”нда Равилнең шиге калмады. Соңрак, бер – бере белән аралашканда, алар татар телен үзләре белгәнчә сөйләшсәләр дә, бер – берен җиңел аңлыйлар иде.
Камилнең өенә барышлый, Равил складка сугылды һәм соңгы вакытта нинди азык – төлек китерелгән булуы белән кызыксынды. Ләкин склад мөдире аны шатландырмады: ашарга бетеп бара, ләкин өстәп китерүче әле күренми икән.
Аннан чыккач ул, радист янына кереп, соңгы яңалыклар турында белеште, үзенә телеграмма килергә тиешлеген әйтте. Моңа каршы радист Вася Козлов башын гына чайкады.
Аннан соң Равил кар белән күмелеп калган тракторлар, тягачлар, “Буран” нар яныннан узды һәм гаҗәпләнеп тел шартлатты: аның әле беркайчан да шул кадәр күп техниканың тик торганын күргәне юк иде. “Боланнарга юкка гына күчеп утырмаганбыз икән! – дип уйлады ул.
Равил барып кергәндә Камилның гаиләсе тулысынча өйдә иде. Хуҗалар егетне бик җылы каршы алдылар, ә кызлар исә абыйларының муенына ук килеп асылындылар.
Камил озакка сузмыйча гына мунча әмәлләргә чыгып китте (бөтен Охотбазага бер генә мунча бар иде). Рауза исә тиз генә ашарга әзерләргә кереште. Равил моңа каршы булса да, хуҗабикә үзенекен итә бирде, чөнки буйдак ир – атның ничек эләкте – шулай гына туенып йөргәнен ул яхшы белә иде.
- Иртәнге ашны юньләп ашамагансыңдыр бит әле син,- диде ул кунагына, - ә кичкесе инде бөтенләй дә эләкмәгәндер. Кереп йөр безгә ешрак, юкса ашказаның бозылыр бит. Яшь чакта ул турыда уйламыйсың шул, тазалыгың гел генә шундый нык булыр кебек тоела. Баксаң, бераз олыгая төшү белән, әллә ничә төрле чирең килеп чыга...
Кызлар абыйларына үзләренең курчакларын, китап - дәфтәрләрен, рәсемнәрен күрсәтү белән мәшгульләр иде.
- Рауза апа! – диде Равил бераз кызлар белән мәш килеп алгач. - Әминәнең мәктәпкә йөрер вакыты җитә бит. Нишләргә уйлыйсыз?
- Быелдан калмыйча илгә кайтырга кирәк иде инде, - диде Рауза төшенке тавыш белән. - Анда кайтып та нишләрбез икән тагын? Авылда эш тә юк, хуҗалыгыбыз да пран – заран китерелгән, яңадан торгызырга туры киләчәк. Монда да әллә ни акча эшләп булмады. Аз – маз җыйганы да инфляция белән юкка чыкты. Ничә еллар шушында озынборыннар туйдырдык бит. Ә хәзер, җитмәсә, эшләгән акчаны да алып булмый...
Шундыйрак зарлану – уфтанулар белән ярты сәгатьләп вакыт үткәч, Камил килеп, мунчаның сәгать икеләрдә әзер булачагын белдерде.
- Ягучысы булса, керергә әзер генә торучылары да табыла, - диде ул.
Шуннан соң ул яңабаштан Равилнең хәл - әхвәлен сорашты, аның эше турында белеште. Егетнең яңа база урынын эзләп китәсен белгәч, шундук:
- Мине дә ал үзең белән, - дип күтәрелеп чыкты. Әле генә тайгада бер ай ятып килдем: тугызынчы профильдә ызан агачлары кистек. Инде бер ай ял итә алам. Базада нәрсә эшлим ди мин? Беләсеңме, миңа ауга йөреп алырга кирәк иде. Үзең беләсең, чыгымнар арта бара, кызлар да үсә... Сез барасы җирдә әле җәнлек куркытылмаган булырга тиеш. Без бит монда инде аларны җир шартлатып та, атышып та куркытып бетердек.
- Ярый, Камил абый,- дип күнде Равил, - мин сине үз бригадама алам, ичмасам тиккә йөрмәссең. Хәзер үк Чувашовка кереп, приказ яздырам...
Икенче көнне иртәнге сигездә кабинасына өч кеше утырткан, сазда йөри торган киң чылбырлы авыр трактор, тапталган юллы профильләр буйлап, көньякка таба юл тотты. Хәер, бу вакытны иртә дип атау - шартлы рәвештә генә әйтү иде, чөнки тышта әле дөм караңгы, сәгать унберләрдә генә яктырачак.
Трактор йә авыр гүләп, кар астында калган агач төпләренә барып менә (андый чакта кабинада утыручыларның хәлләре бик мөшкел була), йә ачык сазларга, коры , черек наратлы тигезлекләргә килеп чыга.
- Нинди тизлек белән барабыз?- дип сорады Равил Степанишиннан, трактор гүләвен басарга тырышып. Тегесе аңа ун бармагын күрсәтте. “Димәк, яңа юлга кадәр алты – җиде сәгать барачакбыз, дип уйлады Равил.
Чыннан да, төш вакыты үтеп, сәгать өчләрдә, ягъни тышта караңгылык үзен сиздерә генә башлаган вакытта, әзер профильләр бетеп, Степанишин салган юл башланды. Костя иптәшләренә карады да ияге белән алга ымлап:
- Күрәсезме юлны? Ничек туры итеп салынган, ә!- дип кычкырды.
Равил тракторны туктатырга кушты, һәм алар өчесе дә җиргә сикерешеп төштеләр.
- Нинди азимут белән салынган инде синең бу туры юлың?- дип сорады Равил, сумкасыннан карта белән буссоль чыгара – чыгара.
- Йөз җитмеш ике градус белән!- дип җавап бирде тегесе.- Шул азимутны алдык та бер градуска да читкә тайпылмадык.
- Хәзер, туган, тикшереп карыйбыз,- дип, Равил приборны яңа салынган юл буенча борды һәм, буссольның угына карап,- шулай булыр, дип уйлаган идем аны,- диде. - Костя! Сез йөз җитмеш ике градус белән бармагансыз, йөз сиксән дүрт градуслы азимут буенча яргансыз юлны.
- Ничек инде ул алай!- дип, Степанишин буссольга килеп ябышты.- Менә бит йөз җитмеш ике градус тора, син күрмисеңмени, Равил.
- Син, “бөек географ”, магнит авышлыгы турында оныткансың!-диде Равил.
- Нинди магнит авышлыгы ул тагын, нишләп баш катырасың?
- Костя! Җир шарының төньяк полюсы белән төньяк магнит полюсы бер үк ноктада түгел, аларның арасы шактый ерак. Шуңа күрә магнит угы чын полюсны күрсәтми. Шулай итеп, магнит авышлыгы барлыкка килә. Көндәлек тормышта безнең өчен аның әһәмияте юк, диярлек, ә геодезиядә, азимут билгеләгәндә аны исәпкә алмыйча булмый, юкса адаштырачак.
- Ничә градус тәшкил итә инде ул синең авышлыгың?
- Ул төрле җирдә төрлечә,- дип аңлатты Равил, - ә бу тирәдә унике градуска якын. Шунсын искәртим: топографик карталарның һәрберсендә ул күрсәтелгән.
- Аңлашылды! – диде Костя төшенке тавыш белән.- Алай булгач нишлибез соң? Юлны яңадан ярырга туры килер микәнни?
- Ю-у-ук! Алай итмибез,- дип тынычландырды Костяны Равил.- Сезнең барып туктаган урыныгызга җиткәч, яңа, төзәтелгән азимут алып, юл яруны дәвам итәбез.
- Булды, Равил, аңладым! – диде Костя. – Миннән сый! Кайткач ук!
- Алга! – диде Равил, һәм алар, тракторларына утырып, юлларын дәвам иттеләр.
Кәефе сизелерлек күтәрелгән һәм Равилгә хөрмәте арткан Степанишин тракторны тагын да кызурак алып бара төсле иде. Бәлки бу чыннан да шулай булгандыр, чөнки бу тирәләрдә калын урманлы калку җирләр азаеп, кәрлә наратлы сазлы тигезлекләр дистәләрчә чакрымнарга сузыла иде.
- Ике сәгатьтән анда булабыз! – дип кычкырды Костя, иптәшләренә борылып.
Ике сәгать чамасы вакыт узгач, алда чыннан да, зур тимер чана өстенә беркетелгән цистерна күренде. Унике тонна сыешлы бу олы мичкәдә техника өчен ягулык йөртелә иде.
Тагын да якынайгач, юлчылар цистерна артындагы балокны да шәйләделәр. Монысы – шундый ук чана өстенә такталардан кагып эшләнгән күчмә өйчек иде. Түбәсендә калай мич морҗасы тырпаеп тора, морҗадан күңелне рәхәтләндереп төтен чыга. Балокның бердәнбер тәрәзәсеннән яктылык сирпелә.
Трактор балок янына килеп туктаганда, аларны Стакай каршылады.
- Мин сезнең трактор тавышын инде бер сәгать элек ишеттем,- диде ул тегеләр белән исәнләшкәч. – Сез килеп җиткәнче ашарга да пешереп өлгердем...
Костя тракторның суыту сыекчасын агызып тормады, чөнки системага су урынына солярка салынган иде. Әлбәттә, болай ярамый, хәтта, куркыныч иде, ләкин антифриз булмагач, нишлисең.
Ашап – эчеп, бераз ял иткәч, Равил, карта алып, өстәл янына утырды. барысы да аның янына җыелдылар һәм аның ни әйтәсен көттеләр.
- Инде карыйк, - диде ул, - кай җирдә тукталганбыз икән. Костя! Яңа юл белән күпме килдек, егерме чакрымлап булырмы?
Тегесе баш какты.
- Егетләр! – диде Равил, үткән юлны картада билгеләгәч, - Ева – Торга барып җитәр өчен, утыз сигез – кырык чакрым юл үтәсе бар. Ә яңа азимут инде йөз алтмыш бер градус булачак. Ә хәзер,- дип дәвам итте ул картаны бер якка алып куйгач, - монда килеп җитүебез турында базага хәбәр итәргә кирәк. Радиостанциягез ни хәлдә? Эшлиме?
Костя бер почмактан рация алып, өстәлгә утыртты да, аппаратны кабыза торган тумблерга басты, ләкин рациянең индикатор лампасы беразга гына кабынды да тоныклана башлады һәм, ниһаять, сүнде. Динамиктан бер төрле кыштырдау да, сызгыру да ишетелмәде.
- Тьфу, шайтан алгыры! – диде аптыраган Костя. –Аңламыйм, әллә инде аккумулятор батареялары утырган. Леня! Нишләп боларның көчләре тиз беткән соң әле? Без бит синең белән өр – яңа батареялар алып чыккан идек!
- Мин кайдан белим ди! – дип башын читкә борды битараф кыяфәтле Стакай. – Мин бит радист түгел. Үзең ничек калдырган булсаң, шулай инде.
Равил Стакайның күзләрендә яшертен мәкерле шатлык билгесе күреп калгандай булды, ләкин моңа әһәмият бирмәде. Константин рацияне төрлечә боргалап, баскалап карады, ләкин берни дә чыгаралмагач, алып куйды.
Ул кичне бүтән истә калырлык вакыйгалар булмады; алар, керосин лампасын өреп, ике як диварда икешәр катлы итеп эшләнгән ятакларга авып йокыга талдылар.
Иртән торгач, Равил, озакка сузмыйча гына, яңа азимут билгеләде дә шул юнәлештә юл сала башларга кушты. Степанишин тракторның алгы ягына агачкистергечне тагып алды. Алгы ягы очлы итеп, калын корычтан ясалган, ике як чите пычак сыман үткен кырлы җайланма ваграк агачларны бөтенләй сизмичә кискәләп – таптап бара, эрерәкләре янында озаграк таптана, ә бик юаннарын кул белән кисәләр яки бөтенләй калдырып китәләр иде. Агачкистергечнең өске ягы тракторның моторын гына түгел, кабинасын да ауган агачлардан саклый иде.
Кичкә кадәр, агачсыз урыннарны сайлабрак һәм алынган юнәлешне тотып, яңа база ягына юл ярдылар. Стакай балокта ашарга пешереп торырга калган иде. Кичен ике чананы бер – бер артлы тракторның артына тагып алдылар да, бүген ясаган юл беткән җиргә чаклы барып, төн кундылар.
- Унике километр үттек! – диде Равил иптәшләренә канәгать тавыш белән. – Шулайрак эшләсәк, тагы ике - өч көннән Ева – Торда булачакбыз.
- Бүген эре агачлы урманнар аз эләкте шул, шуңа күрә җиңел бардык, - диде Костя, - кайвакыт көненә биш чакрым да китеп булмый.
Иртәгесен балокта Камил калды. Өченче көн кич белән балокта Равил тагын үткән юлны картага төшерә башлады.
- Бүген азрак үттек, - диде ул, - җиде генә чакрым булды.
- Ничек инде җиде чакрым! – дип аптырады Костя. – Минем исәп буенча унбер – унике булырга тиеш. Син ничек алай аз китереп чыгардың әле?
- Тукта! Син балокка таба кире килгән чакта нинди тизлектә килдең соң? – дип сорады Равил тракторчыдан.
- Дүртенчедә.
- Соң, юлда мин сорагач, син миңа трактор тәрәзәсеннән өч бармагыңны күрсәттең бит. Димәк, сәгатенә җиде чакрым була.
- Юк, мин синең соравыңны аңламаганмын. Без дүртенче тизлектә килдек, юл тигез иде бит. Ничек рычагны дүртенчегә тыктым, шулай бардым.
- Алай булгач Ева – Торга барып җитәргә ике - өч чакрым гына кала. Моннан ерак түгел зур ачык саз булырга тиеш, дип йомгаклады Равил. – Иртән тикшереп карарбыз, дөрес киләбез микән. Юкса күлне узып китүебез бар.
Иртән торып ашап – эчкәч, Равил бераз гына яктырганны көтте дә, үзе әйткән сазлыкны эзләп китәргә булды.
- Безгә юнәлешне төгәл алып барырга кирәк хәзер,- дип аңлатты ул,- югыйсә күлне күрми узып китүебез бар. Моның өчен иң элек кай җирдә булуыбызны тәгаенләргә кирәк, ә сазлык монда күзгә бәрелердәй бердәнбер ориентир.
- Равил, мин дә синең белән барам, - дип урыныннан торды Леонид Стакай, башлыклары юлга җыена башлагач.
- Юк! – дип кырт кисте тегесе.- Минем белән Мусин Камил бара.
Равил белән Камил аучылар чаңгысы киеп, мылтык асып, теге саз булырга тиешле якка атладылар. Тирә - якта кедр урманы, ә ике - өч йөз метр үткәч, зур ачык саз башланырга тиеш.
Урман бер дә көтмәгәндә диярлек бетеп, тирә - як яктырып китте: алда диаметры өч чакрымга сузылган түгәрәк саз җәелеп ята иде. Уртасында күле дә булган бу саз картага да төшерелгән.
- Егет икәнсең, Равил! – диде Камил. – Маршрутың төп - төгәл икәне инде ачык күренде. Инде кайтырга чыксак та ярыйдыр?
Равил картасын чыгарып, үзләренең басып торган җирләрен билгеләп торган чакта, Камилның үтә дулкынланган тавышы яңгырады:
- Равил! Кара!..
Тегесе, аптырап, аңа борылганда, Камил дулкынлануыннан сүзен дә әйтә алмыйча, кулы белән сазның бер читенә күрсәтә иде. Равил дә шул яка борылды һәм... үзләреннән йөз егерме – йөз илле метрда гына яртылаш кар белән күмелгән вертолет күрде.
Равил белән Камил сүзсез – нисез генә шул якка ашыктылар һәм минут эчендә әлеге серле вертолет янына барып та җиттеләр.
- МИ – 4, - диде Равил, вертолет тирәли әйләнеп чыккач,- әле кар төшкәнче һәм җир туңганчы ук төшеп утырган бу. Күрәсеңме, тәгәрмәчләре бер метрдан да тирәнгәрәк батып, мәңгелек бозлыкка барып терәлгәннәр. Җир өстендә корпусы гына чыгып калган, ансының да яртысын кар күмгән.
Алар ашыга – ашыга вертолет тирәсендәге карны көри – арчый башладылар, чөнки машинаның ишеген ачарга кирәк иде. Ләкин көрәксез – нисез эш авыр һәм озак бара иде.
- Бу вертолет егылып төштеме, әллә үзе утырды микән? – дип сорады Камил эш аралаш.
- Үзе төшкәнгә охшый: күрәсеңме, туры гына төшеп утырган, бер ватылган – кырылган җире дә күренми, - дип аңлатты Равил иптәшенә. – Аннан соң, утырган җирен кара: беренчедән, агачсыз ачык урын, икенчедән, очучы сазның читен, урманга, коры җиргә якынрак урынны сайлаган.
Тырыша торгач, ничек итсә итеп, вертолет ишеген ачтылар. Ләкин салонда бер җан иясе яки күзгә бәрелердәй бер әйбер дә юк иде. Кирәк чагында йөк ташый алучы, туры килгәндә кешеләр дә йөртә торган, экспедицияләрдә зур хезмәт күрсәтүче гади бер вертолет иде бу.
Камил белән Равил соңгы вакытта авариягә эләккән яки бөтенләй рейстан әйләнеп кайтмаган бортларны искә төшерә башладылар, чөнки андый хәбәрләрне тайгадагы кешеләргә һәрвакыт җибәреп торалар иде.
- Соң, август аенда, былтыр!.. – дип кычкырып ук җибәрде Камил. – Акча төяп киткән вертолет юкка чыккан иде бит!
Чыннан да, уткән елның август аенда сейсмопартияләрдә эшләүчеләргә хезмәт хакы алып килергә чыккан вертолет хәбәрсез – нисез югалган иде. Дүрт сейсмопартиядә эшләгән 250 ләп кешенең ярты еллык эш хакын төягән вертолет, экспедициянең бухгалтеры һәм ике очучының язмышы әле дә билгесез.
- Күпме акча юкка чыкты,- дип әйттеләр әле ул чакта? – дип сорады Равил.
- Ялгышмасам, 100 миллионга якын.
- Күп акча,- дип куйды Равил. – Алай да моның борт номерын язып алыйк әле, - дип, карандаш һәм кәгазь чыгарды. Шулвакыт Камилның очлы күзләре тагын нәрсәдер күреп алды.
- Равил! Монда күптән түгел кемдер булып киткән бит. Аннан соң кар явып киткән китүен дә, ә барыбер чаңгы эзләре беленеп ята.
- Стакай йөргәндер, монда аны калдырып кайткан иде бит Костя, - диде Равил, кулындагы кәгазьгә вертолет номерын төшерә - төшерә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Ева – Тор Юлында - 2
  • Parts
  • Ева – Тор Юлында - 1
    Total number of words is 4694
    Total number of unique words is 2196
    34.9 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Ева – Тор Юлында - 2
    Total number of words is 4218
    Total number of unique words is 1854
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.