Latin

Электрон Адрес

Total number of words is 725
Total number of unique words is 481
50.7 of words are in the 2000 most common words
65.1 of words are in the 5000 most common words
71.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Кампитыр дигән нәрсә килеп кергәч, яшәүләр бермә-бер җиңелләште, диләр яшьләр. Аларга шулайдыр да, бәлки, ә менә өч класс һәм ике коридор бетереп, гомере буе Көнкүрмәс авылыннан чыкмаган Гыйльметдин тормышында үзгәреш сизмәде. Тиресне дә элекке кебек сәнәк белән чыгара, җирне дә һаман көрәк белән казый, печәнен дә чалгы белән чаба. Берсен дә кампитыр эшләп бирми. Нинди җиңеллек инде бу?!
Бөтен эшне Интернет аша да башкарырга була дип, кампитыр экранына кадалып утыручы яшьләрне, гомумән, аңламый ул. Интернет дигән сүз үзе генә дә һич башына сыймый аның. Элек мәктәпкә күрше авылдан йөреп укучылар өчен интернат бар иде. Анысын белә. Ә менә Интернет дигәнен күз алдына китерә алмый. Кыскасы, кампитырлаштыру Гыйльметдингә бернинди җиңеллек тә китермәде. Хәер, ул аңа әллә бар, әллә юк — артык исе дә китмәгән булыр иде...
Беркөнне хатыны Гөлҗиһан, пенсиягә чыгарга тупланган документларын тапшырып кайту өчен, син грамытныйрак дип, район үзәгенә Гыйльметдинне җибәрде. Андый эшләрне үтәү Гыйльметдин өчен берни дә түгел. Сораган документлары тәртиптә булса, кире борып кайтармаслар, анысы. Кайвакыт, тегесе җитми, монысы юк дип, кабат-кабат йөртәләр. Шунысы бераз кәефне җибәрә...
Бу юлы алай булмады. Документлар барысы да тәртиптә иде. Аларны тапшырып бетерергә торганда гына, кабул итүче кыз, хатынының электрон адресын сорап, эшне боза язды! Гыйльметдин башта аптырабрак калса да, сер бирәсе килмәде. Авылныкы дигәч тә, төшеп калганнардан түгел лә, яшь чагында Дальный Востокта диңгез пехотасында хезмәт итеп кайткан кеше. Тельняшкасы әле хәзер дә саклана. Киеп киләсе калган аны, дип уйлады ул.
Гыйльметдин алай боргаланды, тегеләй боргаланды, ахырда: «Онытыбрак җибәргәнмен, хәзер, аз гына сабыр итегез, искә төшерим», — дигән булып, читкәрәк тайпылды. Кыз: «Исегезгә төшергәч, килерсез», — дип, документларны алып куеп торды.
Гыйльметдин, арырак китеп, икенче бер тәрәзәчеккә чиратта торучы яшь иргә: «Хатынның электрон адресын сорыйлар, ниндирәк нәрсә соң ул?» — дип мөрәҗәгать итте. Теге мужик:
— Минем хатынныкы «Маша, собака, е-маел, ру». Синекен белмим, ничектер, — дип җавап бирде. Аннан соң, Гыйльметдиннең хәленә кергәндәй. — Гадәттә, беренче урынга исемне генә куялар да, калган өлешләре барысыныкы бертөсле ул электрон адресларда. Хатыныңның исеме ничек соң?
— Гульджихан, – дип, нигәдер урысчалатып җавап бирде Гыйльметдин.
— Гульджихан, собака... — дип әйтә башлаган мужикны, авызына учын куеп, ярты сүздән бүлде ул.
— Син нәрсә?! Ты что?.. Гөлҗиһан — собака, дигәнне хатынга җиткерсәләр, беләсеңме ни булачагын? Авызыңны белеп ач, яме. Авылда аларның нәселләре «эт» кушаматлы...
Гыйльметдин, ирексездән, як-ягына карангалады. Көнкүрмәслеләр ишетмәсен, янәсе.
— Гуля диик алайса?! Минем хатын Маһинур булса да, адреска Маша дип язабыз...
Гыйльметдин ризалашты, «ярар» дигәнне белдереп, баш какты.
— «Гуля, собака, е-маел, ру» була инде алайса хатыныңның электрон адресы.
Гыйльметдин электрон адресның җиңел генә ачыклануына үзе дә куанып куйды. Карале, гади генә икән...
Үз чираты янына килгәндә, анда бер-ике кеше генә калган иде. Ике кеше өчен, кәефләрен бозып, алларына кереп тормаска, көтәргә булды Гыйльметдин. Тик, менә картлык галәмәте, тәрәзәчек янында утырган оператор кыз каршына килеп басканда, электрон адрес баштан чыгып та очкан иде. Дөрес, «Гуля» дигәнен хәтерли. Аннан соңгы сүзнең дә татарчасын белә. Гөлҗиһаннар нәселенең авылдагы кушаматлары — эт. Ә менә урысчасы?.. «Эт»нең урысча «собака» икәнлеген дә белә-белүен. Тик «сука» түгел микән, дигән шиге бар. Ни әйтсәң дә, Гуля женский родта бит... Башлангыч класста укыганда, Мөнирә апалары, родларны бутамагыз, дип бик нык сеңдергән иде шул... Ә ана эт — сука инде ул. Уйлана торгач, Гыйльметдин, соңгысы дөрестер, дигән төпле фикергә килде дә, оператор кыз сорагач, чатнатып:
— Гуля, сука, – дип, әйтеп тә салды.
Оператор, аңа текәлеп, күзләрен челт-мелт йомгалады, ни өчендер, кызарып та чыкты, хәтта. Аннан соң, бармагын чигәсендә бөтергәндәй итте дә, кампитыр төймәләренә «шалт-шолт» баскалап, нидер язып куйгач, сораулы карашын кабат Гыйльметдингә төбәде:
— Шуннан соң, яндексмы, е-маелмы?..
«Яндекс» дигән сүзне Гыйльметдиннең үз гомерендә дә ишеткәне юк иде. Шуңа күрә, «е-маел» дигәне генә колагына керде. Ул аны үзенчә «елмаямы?» дип аңлап, җавабын да әйтеп калырга ашыкты:
— Елмая, елмая! Осубинны пенсия акчасы алып кайткан көннәрдә елмая. Ә болай, эзбирнең дә эзбире инде үзе. Әйтеп торам бит эт дип...
Оператор кыз аны тыңламый да иде булса кирәк. Ул, үз алдына сөйләнә-сөйләнә, компьютер төймәләренә басуын дәвам итте:
— Тә-ә-әк... Е-маил. Точка...
«Точка» дигәнен, Гыйльметдин, оператор кызның ышанып җитмичә, кайтарып соравы дип уйлап:
— Точно, точно... Нәкъ шулай, – дип, үз сүзен куәтләде.
— ... точка, ру?
«Ру» дигән соңгы сүзне дә, үзенә куелган сорау дип аңлап:
— Әйе, точно, бөтен ырулары белән эт алар. Әле бабалары Сәлимулланы да авылда Эт Сәли дип йөргәннәрен хәтерлим, – диде.
... Документларын тапшырып урамга чыккач, Гыйльметдин җиң очы белән маңгаендагы тирен сөртеп алды. Аның күңеле шат иде. Карале, бу кампитыр дигәне, бер караганда, чыннан да, яхшы нәрсә икән бит. Электрон адресың юк дип, кире дә бормадылар. Барысын да шунда, тәрәзәчек янында гына хәл иттеләр дә куйдылар, вәссәләм!
You have read 1 text from Tatar literature.