Latin

Экстрасенс

Total number of words is 906
Total number of unique words is 625
50.5 of words are in the 2000 most common words
62.1 of words are in the 5000 most common words
69.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Көннәрдән беркөнне Хәйбулла экстрасенс булды. Әйе, әйе, кич белән йокларга ятканда бөтенебез шикелле гап-гади бер кеше иде, ә иртән торганда — экстрасенс, менә сиңа вәт! Ә ничек шулай булганын ул үзе дә хәтерләми. Кичтән бик нык «төшергән» иде шул.
Экстрасенсның кем икәнлеген беләсездер инде сез. Шул, биотоклар белән кешеләрнең сырхауларын дәвалаучы ла инде! Хәзер һәркем үк булмаса да, ун кешенең берсе үзен экстрасенс итеп саный, лабаса. Ә менә Көнкүрмәс авылында андыйлар юк иде әле.
Хәйби дә, үзендә ачылган бу сәләткә куанып, эчүен бөтенләй ташлады һәм, мөмкинлектән файдаланып, Көнкүрмәстә авырулар дәваларга кереште. Кылт итеп Чумак, Кашпировский, Галләмовлар исенә төште. Ул алардан киммени?!
Башта, билгеле, күрше-күләнне, соңыннан башка көнкүрмәслеләрне дә дәвалый башлады. Шулай эшли торгач, кем әйтмешли, Хәйбүшебез шактый гына тәҗрибә дә туплап өлгерде. Өендә кооператив ачып җибәрде...
Гел Хәйбулла турында гына сөйләп, хикәянең икенче бер героен - күршесе Фәсәхетдинне онытып торам икән бит. Илебезнең төрле почмакларыннан килгән авырулар Хәйбидә рәхәтләнеп дәваланып яткан бер заманда күршесе Фәсәх аларга керергә кыенсы­на иде. Югыйсә ул да авыргалый. Күршеләр генә булсалар да, элек бер дә йөрешмәделәр шул. Әллә нәрсә уйлаулары бар. Экстрасенс булгач кына кергән, диярләр.
Фәсәх бик күп көннәр шундый икеле-микеле уйлар эчендә йөрде дә көннәрдән беркөнне тәвәккәлләде. Кергәч-кергәч буш кул белән кереп булмый бит. Бер каклаган каз кыстырды, сумкага бер шешә «первач» та кереп кунаклады. Хәйби элегрәк төшергәләргә ярата иде, кире как­мас дип уйлады ул...
Фәсәх кергәндә, өй эчендә Кашпировский сеансларында уйнала торган чегән мотивына якын мәгълүм көй агыла иде. Хәйби үзе түр башындагы кәнәфидә җәелеп утырган да, корбанына ташланырга әзерләнгән җанвар шикелле, кулларын алга сузып, каш астыннан гына ка­рап, ысылдап чыккан тавышы белән нәрсәдер сөйләнә. Аңа каршы, ишек катында ике-өч карчык утыра. Алар ниндидер могҗиза көткән­дәй, күзләрен бәгрәйтеп, Хәйбигә текәлгәннәр.
Фәсәх кереп тамак кыргач, идәндәге хатыннар ризасыз гына боры­лып карадылар. Хәйби, үзен эре генә тотып, күршесен баштанаяк күздән кичерде. Үткен күз карашы капрон кәгазьгә төреп тоткан каклаган казны да капшап үтте, сумка кырыеннан муенын сузып торган шешәне дә читтә калдырмады.
Хәйби, магнитофон төймәсенә басып, музыканы туктатты. Моңлы музыка астында оеп баручы карчыклар «дерт» итеп сикереп куйды­лар, әстәгъфирулла, дип төкеренеп алдылар.
— Ә-ә, күрше икән әле. Ни хәлдә, кем, Фәсәх кордаш? Нинди җилләр ташлады? Сырхаулап киттеңме әллә?
Кешеләр белән аралашканда үзен бик иркен тоткан Фәсәх бераз каушап калды. Сүзен нидән башларга белмәде, авызы бер ачылды, бер ябылды. Ни әйтсәң дә, тегенди-мондый гына кеше түгел — экстра­сенс! Өстәвенә, теге карчыклар да күзләрен чекерәйтеп утыралар.
Бу авыр тынлык тагын күпме дәвам итәр иде, Хәйбинең кискен тавышы бүлде:
— Сез, әбекәйләр, чыгып торыгыз әле! Мин күршеләремне чиратсыз кабул итәм. — Аннан кырын күз белән янә бер кабат сумкадан муенын сузган яшел шешәгә карап алгач, — Аны аерым лечит итәргә кирәк. Чире шундый. Вәт менә шул. Ә сез пука ишек алдына чыгып, кәнфит... ту ест, ләчтит сата торыгыз.
Бу сүзләрдән соң карчыклар сукрана-сукрана ишеккә юнәлделәр. Алар артыннан ишек ябылгач, Хәйби янә үзенең кәнәфиенә менеп ку­наклады. Ә Фәсәх, сүзнең шулай җиңел башлануына сөенеп, алып кер­гән әйберләрен өстәл өстенә тезде. Шешәне күргәч, Хәйби магнито­фон кабызырга дип үрелгән кулын кире алды:
— Бүген иртәдән бирле эшләп, тамагым да кибеп китте, кая, бу нәмәстәкәйне бер йотыйм әле, — диде ул.
Шешәнең бөке урынына йомарлап тыгылган кәгазен тартып алгач, башын артка чөеп, «голт-голт» итеп, берничә йотым йотты. Җиңе белән борынын томалап, бер тын эндәшмичә утыргач:
— Ә-әх, болай булгач, булды бу, сулышлар ачылып китте. Я, күрше, башлыйбыз, — диде һәм, болай да котсыз бармакларын тагын да тырпайтыбрак, бик оста гына магнитофон төймәсенә басты. Маг­нитофон кассетасы йөк тартып кузгалган ат шикелле авыр гына чыркылдап әйләнә башлады, аның тавышына әлеге да баягы мәгълүм көй кушылды.
— Мин гадәти экстрасенслар кебек дәваны кереш сүздән башлыйм, ягъни үзем дәвалап терелткән авыруларны санап китәм.
Шул сүзләрдән соң Хәйби өстәл кырында яткан, һәркемгә укый-укый таушалып беткән дәфтәрне кулына алды да тырыша-тырыша иҗекләп кенә укырга тотынды. Анда, имештер, дәваланып терелгән кешеләрнең рәхмәтләре язылган. Укып бетереп дәфтәрне яп­кач, ысылдап чыккан тавыш белән:
— Фиршел Җәмилә дә Көнкүрмәстән бөтенләй китәргә йөри икән әнә. Хәйбулла абый авыруларны дәвалый башлагач, миңа эш тә калмады, дип әйтеп әйтә ди. Китсен, әйдә. Ичмасам, медпункт бушагач, миңа авыруларны кабул итәр урын булыр. Ату өйдә кеше кабул иткән өчен хатын мырлый...
Чыгышының кереш өлеше шуның белән бетте булса кирәк, Хәйби тамак кырып куйды да шешәнең бөкесен кабат ачты:
— Голт-голт, ә-ә-әх.
Һәм өй эченә таралган моңлы көй астында янә аның боеручан тавышы яңгырады:
— Кем, Фәсәх кордаш... ни, күрше, хәзер төп өлешне башлыйбыз. Синнән игътибар сорала.
Хәйби тырпайган бармакларын алга сузды.
— Син мине, бары тик мине генә ишетерсең. Сиңа берни дә комачауламый...
Үч иткәндәй, Фәсәх моңа кадәр ишетмәгән чит тавышларга колак сала башлады. Әнә тышта Хәйбинең сыеры мөгрәп куя, кайдадыр әтәчләр кычкыра. Лапаста бер тавык күкәй салып чыкты булса кирәк, бик нык кытаклый. Әнә, аяк астында мәче мырылдап йөри. Почмакта ябылып бетмәгән юынгычтан тып-тып су тама. Нәрсәләрдер шакылдап куя, әллә нинди ят тавышлар ишетелә.
Фәсәх шушы тавышларны бер кат барлап чыкканда, инде берничә тапкыр шешәне күтәреп, «кипкән тамагын» чылатып алган Хәйби тәмам исергән, күзен тәрәзәдән еракка төбәп, нидер мыгырдана иде:
— Син, Фәсәх күрше, ни... гаепләмә инде, бүген сине дәвалар­лык хәлдә түгел мин. Түлке ни... теләсә кемгә сөйләп йөрмә инде, күрше, үзең беләсең, бер әвтәрититең төшсә!..
Ә бераздан ул, өйдә Фәсәхның бар икәнен дә онытып, авызын зур ачып, яраткан җырын суза иде:
— ...Керим әле урманнарга,
Агачлар арасына...
Әллә инде Хәйби шул урмандагы агачлар арасына кереп адашты, әллә үзенең биотокларына дөрес юнәлеш бирә алмыйча, үзенә тәэсир итте, билгесез. Ул ачкан авызын да йоммаган килеш «дыңк» итеп башын өстәлгә куйды һәм гырлап йокыга китте.
Ә Фәсәх, «экстрасенс»ны уятмаска тырышып, аяк очларына гына басып, ишеккә юнәлде.
You have read 1 text from Tatar literature.