Latin

Дүсем Әүлиясе

Total number of words is 867
Total number of unique words is 612
48.4 of words are in the 2000 most common words
60.0 of words are in the 5000 most common words
66.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Балачакның изге мизгелләре хәтердә яхшы сакланып калган. Нәкъ менә шундый вакытларыңны сагынасың икән ул. Алар искә төшкәндә гүяки бәхет иленә сәяхәт итеп аласың.
Авылда җәйге рәхәт чаклар. Уйнап туймыйсың. Күмхуҗның чөгендер басуындагы кишәрлекләребезнең эшләнеп беткән, бәрәңге төпләре өелгән, печәнгә төшәр алдыннан шундый вакытларда тормыш бүләк иткән ике-өч көн була. Эшләрдән арынып, очыбыз белән бер йомарлам малайлар рәхәтләнеп кичкә кадәр, хәтта караңгы төшкәч тә, өйләребезгә юксынып чакырып алмаслар, шау килеп уйныйбыз. Расих та, Әмир дә, Дилбәр дә, Ленар, Айрат һәм Фәнис тә — һәммәбез бергә, төрледән-төрле уеннар белән мавыгып китеп, тамак ачуны да, йокыны да онытабыз. Кичен кайткан көтүдән кемнәрнең берән-сәрән сарык бәтиләре йөгерешеп әле югары очка менеп китәләр, әле безнең түбән очка да төшеп җитәләр. Зәйнәп әби дә яныбыздан гына инде биш тапкыр узгандыр? Кулында ипи кыерчыгы булып, бездән:
— Улларым, минем сарыгымны күрмәдегезме?— дип сорады.
Уеннан туктап, аның янына җыелып, беребезне икенчебез ашыктырып, сүзен бүлеп:
— Күрдек-күрдек, ул югары очка менеп китте бугай!— дидек. Әмма хактан да аның сарыгы икәнлегенә ышанычыбыз юк исә дә, ялгышуыбызны һәм ялгыштыруыбызны уйлап та бирмәдек.
Ул вакытларда авылларда ялгыз әбиләр күп иделәр. Кайсының ирләре сугышта үлеп калганнар, кайсыларыныкы, әйләнеп кайтсалар да, окопта тидергән салкыннары азып, алган яралары ачылып, инде гүр иясе булырга да өлгергәннәр. Ә балалары ил буйлап таралышып һәм таратылып беткән.
Без хәбәрдар идек: Зәйнәп әбинең улы әфисәрлектә, хәрби хезмәттә йөри. Ара-тирә кайтып та күренгәли. Ә әнисе — монда, авылда ялгызы гомерен кичерә. Белә-белгәнебездән бирле шул ук какча, тынгысыз әби ул. Аның кәҗәсе дә бар иде әле. Югалганына күптән. Ә сарыгы бер дә кайтмый калмый иде дә, менә ул да кайдадыр адашып йөри башлаган икән.
Зәйнәп әби, югары очтан әйләнеп килешли, яңадан безнең яннан узып китте. Без:
— Әллә эзләшикме? Хәзер табабыз аны, әбекәй!— дип, аңа иярмәкче булдык.
— Юк шул ул, авылны биш әйләндем, тавышы да ишетелми,— дип, Зәйнәп әби борчылып әйтә куйды.— Йөрмәгез...
Әмма дә ниятләнеп өлгергән идек инде. Эзләү эшенә керештек. Озак йөрелде. Зур, тулы, матур, яп-якты ай да калыкты. Караңгылыкны җиңеп, тау сыртларына гына түгел, аның нуры иңкүлекләргә дә үтеп керде. Тик Зәйнәп әбинең ак, елак сарыгын эзләп табу безгә дә насыйп булмады.
— Бүре ашамадымы икән?— диде Расих, капка төбенә килеп утыргач, барыбызны да куркуга салып.
— Әти сөйләгән иде. Көтүләре белән күргән... Күтәмәле урманы ягыннан килеп төшкәннәр,— диде Дилбәр, аңа өстәп.
Кызлар исемен йөрткән малайларның шул инде ул, берне биш итеп күрә, күңелләргә коткы сала белә.
Дусларның сүзенә сүз ялганып, тел тегермәннәре әллә нинди вакыйгаларны әйләндереп, хорафат галәмәтләренең хикмәтен зиһен капчыгына тутырды. Зәйнәп әбинең сарыгын бүре ашауга гоман итүчеләргә каршы төшеп:
— Юктыр әле, берәр җирдә адашып калгандыр, йә бакчасында кишер-кәбестә кыерлый торгандыр,— дигәнемә генә һәммәсе дә, сүз тегермәннәренә сафсата җиле бетеп, юк-бар сөйләшүдән тукталып калдылар. Ленар гына, җәһәт сикереп торып:
— Синең гел шулай инде, җен-пәриләргә дә ышанмыйсың, бүре ишегә дә,— диде. Миңа акланырга калды:
— Бездә бүре асрап ята торган урман бармы соң? Кискәләнеп беткән...
— Ә Күтәмәле урманы?— диде ул, үз хаклыгын раслый торган дәлилләр табарга өлгереп. — Әти әйтә, анда колач җитмәслек имәннәр үсә, үзе — куе, үзе — караңгы урман, бик беләсең килсә!
Башкалар да аның сүзләрен күтәреп алганлыктан, миңа килешүдән гайре һични калмады. Әмма безнең сүзләр бүтән тернәкләнеп китмәде, йокы вакыты җиткәнлеген сиздереп авызлар кош оясыдай ачылгалый башлаган иде инде. Таралышу гамәленә керештек. Һәркем үз өйләренә таба йөгерде.
Иртән торгач, урамга йөгереп чыксам, Зәйнәп әби, сарыгын бауга таккан хәлдә ияртеп, су буена таба төшеп бара иде. Күктәге кояштай яктырып өйгә керүемә, беренче сүзем шул булды:
— Зәйнәп түти сарыгын тапкан! Кичә төнгә кадәр эзләшкән идек. Бүре ашамаган икән!
— Аллага шөкер, ашамаган, улым! Бүрене әйтәм, ашамаган шул!— диде әнкәй дә мине хуплап. Шулай да өстәп куйды: — Ашамакчы булганнар икән дә...
— Безнең якларда бүре бармыни ул?— дидем, шунда ук шул соравыма җавап бирергә өлгереп: — Күтәмәле урманыннан төшкәннәр инде, хәерсезләр!— диярәк сөйләнеп тә алдым.
— Ике аяклы бүре булган икән ул!
Әнкәй болай дигәч, мин гаҗәпкә калдым, күз алдыма ике аяклы бүренең нинди булуын китерергә тырышып карадым. Телевизордагы мультфильмнардан күргәнем бар иде анысы, авызы — ерык, тәнгә — йомшак һәм, иң кызыклысы, яхшылыклы бүреләрне.
Әнкәй шундый бүре хакында әйтә идеме? Юктыр ла, булмаганны!
— Андый бүре сарык ашамый ла ул,— дидем, әнкәй белән бәхәскә кереп.
— Усал кешеләрне ике аяклы бүре, диләр!— Әнкәй минем зиһен тарлыгын яратып бетермичәдер, ачулы итеп әйтеп куйды. Шым калдым, борыным салынып төште.
— Әүлия апагыз бар бит әле, Зифа апаңны әйтәм. Зәйнәп әбиеңә көтү киткәнче үк килеп җиткән, сарыгың, дигән, күрше авылның күмхуҗ утарында бәйләп куелган, алдына мул итеп ризык салганнар. Хәзер барып алмасаң, кичкә бер-бер хәл кылачаклар, дигән. Берәр явызының эше инде, итен ашамакчы булган, хәерсез!..
Әнкәй шушы рәвешле бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Мин инде әүлия апаның могҗизалары хакында күп ишеткәнем бар иде. Табибларның кулы җитмәгән авыруларны да савыктыра, кешеләрнең сурәтләренә карап, кемнәрнең исән икәнлеген, кайнарларда нәрсәләр эшләп йөрүләрен әйтеп бирә ала, диләр аны. Менә бит, Зәйнәп әбинең дә сарыгын табып биргән, рәхмәт яугыры!
— Әүлияләр ничек алай белә-күрә икән?— дип сорадым мин әнкәйдән, уйларымның хәтер түреннән узып киткәнен дә көтмичә.
— Аллаһы тәгалә рәхмәте белән,— диде әнкәй,— йә төшләренә керә, йә күз алларына килә...
Минем авыз колакларга барып җитәрдәй булып тагын ерылды. Авылыбызда әүлия әбинең булуы зур бәхет икәнлеген аңлап алдым. Ул, мөгаен, һәммәбезнең кемлеген, ниндилеген, нишләпләр йөрүен, язмышы ничекләр чәчәк атасын, мул җимеш бирәсен алдан белеп торадыр, әгәр дә бәла-казалар килергә маташса, кисәтеп куярга әзердер әле! Бигрәкләр дә яман көчләрдән, усал адәмнәрдән, угры һәм дошман ишеләрдән авылыбызны ул саклыйдыр дип уйлап, балачакның әкият катыш уйларына чумдым.
Сентябрь-октябрь, 2001.
You have read 1 text from Tatar literature.