Latin

Диңгез Тоемында

Total number of words is 1271
Total number of unique words is 832
41.5 of words are in the 2000 most common words
52.7 of words are in the 5000 most common words
60.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Эссе
Әдәбият ул — диңгез кебек. Туктаусыз чайкалып һәм болганып тора. Әдипләр — тынгысыз. Һаман тормыш дулкыннарыннан өскә чыгарга омтылалар. Ә анда — хаклык кояшы ялтырый, анда — халык игътибары! Әмма диңгез өстендә бары тик чүп-чар гына йөзгәнлеген күпләр оныталар. Энҗеләр алар диңгез төбендә, диңгез тузаны эчендә яшеренеп, кабырчык сандыкта яталар.
Имештер, ул сандыклар вакыт-вакыт ачылып китәләр дә, анда ялтырап янып торган энҗеләр караңгы диңгез төпләрен якты итәләр.
* * *
Әдәби иҗат кешене гадәти халәттән югары дәрәҗәгә күтәрү көченә ия булган эшчәнлекләрнең берсе. Әгәр ул кемне дә булса үзенә тарта икән, иң беренче чиратта, шул кеше моңа сөенергә һәм үзенең гадәти зат кына түгеллеген төшенергә тиеш.
Күпләр моны аңламыйлар. Әмма кешелек аның нәкъ шулай икәнлеген борынгы заманнардан бирле ачык күзаллый башлаган. Әдәби иҗат, гомумән, гади һәм гадәти кешегә хас түгел. Ул — әүлиялек, кем кемлек.
Кеше һәрвакыт бурычлы. Хәтта байлыгында һәм акылында камил кешеләр дә үзләре күз алларына китергәннән дә артыграк бурычлылар. Ә әдәби иҗат әһеле бигрәк тә!
Әдәби иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне безнең халык гарәптән алынган сүз белән “әдип” дип атый. Әдип ул әдәп башлангычы да. Асылда язучылар шушы әдәп башлангычын корал итеп, аның ярдәмендә җәмгыятьнең үз йөзен үзенә таныту һәм ниндилеген үзенә аңлату белән шөгыльләнәләр. Моның өчен яңа әдәпне, әдәп башлангычын мәйданга чыгарырга мөмкиннәр. Чынлыкта ул шушы рәвештә була да. Әдипләрне әдәпсезлектә гаепләргә мөмкин, чөнки алар искене яңага алыштыручылар. Әдипләрне әдәптә өлге итәргә була, чөнки алар фикерләре сөрешендә традиция-йолаларга нигезләнәләр. Әдипләрне хурларга да, мактарга да ярый. Монысына һәммәбезнең дә тулы хакы бар. Әмма тарих кемне дөрескә чыгарыр? Менә кайда хикмәт! Тик әдипләр һичкайчан лакмус кәгазе дә, барометр да түгел. Алар — безнең тормышыбызның эчендә кайнаган шул ук гадәти кешеләр, әмма иҗатлары белән бездән бөек булырга хаклылар.
Әдипләрне әдәпсезлектә гаепләү мөмкин эш түгел. Юкса алар әдип исемен йөртерләр идеме? Алар әдәпне җәмгыять өчен үзләре тәкъдим итүчеләр. Ә кабул буламы-юкмы, монысы халыкның үз эше. Шунлыктан җәмгыять һәм әдип арасында катлаулы мөнәсәбәтләр урнаша. Әдип җәмгыятькә әдәпне тәкъдим итүче, яки аны үзгәртми, искечә калдыруны яклаучы буларак, башкалар тарафыннан кабул ителергә, яисә инкарь кылынырга тиешле. Һәрхәлдә вакыт агышы моны үзе таләп итә. Ә ул даим үзгәрештән тора. Бүгенге әхлакның билгеле бер өлеше үзгәрешсез сакланып, калган яклары бөтенләй дә камилләшеп бетәргә мөмкиннәр ки, без хәтта искечә, элеккечә уйлый алудан да мәхрүм калабыз. Моны сизми һәм аңламый маташуыбыз үзе үк хәтеребезнең ышанычсызлыгы хакында сөйли.
Искегә иярүчеләр һәрвакыт оттыра. Тормыш алга бармыйча, үсмичә тора алмый. Үсештән туктау — яшәештән аерылу ул. Әмма искене саклауга омтылу җәмгыятьнең үз йөзен югалтмавы өчен кирәк. Шуңа күрә дә әдипләрнең искелек тарафдары булучыларын тәнкыйть утына алу яшәеш кануннарын төшенеп җитмәүдән генә килә ала.
Аңлашыла ки, әдипләрнең кайсылары прогрессив-җәдитчелек, кайсыберләре регрессив-кадимчелек юнәлешләрендә торалар. Аларның икесе дә җәмгыять үсеше өчен кирәк. Әмма беренчеләре халыкның алга үсешен тәэмин итсә, икенчеләре җәмгыятебезнең үз йөзен саклавына хезмәт тота.
Мин үзем хәтта җил дә вакытында исә һәм тузанны да бары тик тиешлек сәбәбеннән генә кузгата дип уйлаучылардан.
Сагыш кешене үтерә, имештер. Ә менә язучылар шул сагышны каләмнәренә кара итә. Әдипләр төрле булганнары кебек, бу сагышларының мәртәбәсе дә бер-берсенекеннән аерылып тора. Берәүләре милләт гамен сагышлаганда, икенчеләре акча хәсрәте белән яна. Кайсы әһәмиятлерәк, аны халык үзе хәл итә, дибез. Чыннан да, халык акылы һәммә нәрсәне бәяләү көченә ия. Хәтта милләт сагышы пәрәнҗәсе астында яшеренеп йөргән албастылар да аның каршында тез чүгәргә мөмкиннәр. Әмма шунысы ачык анык: милләт гамен сагышлау халык алдында һәрвакыт мәртәбәдә булды. Дәрәҗәле каләм ияләре, берсен икенчесе алыштырып, бердәй бу сагышта яндылар, көл булдылар. Тик азларының гына исемнәре тарих ниргәләренә язылып калынды, күпләренеке акшар кебек юылып төште.
Әдипне кызыксындырганы — мәңгелек. Әмма һәр каләм иясенә дә ул тәтиме соң? Юк, әлбәттә. Чөнки, беренчедән, алар һәммәсе дә аңа лаеклы түгелләр, икенчедән, безнең үзебезнең дә күңелләребез тар, хәтеребез — таркалучан, кәефебез — бозылучан.
Әмма әдипләр өчен мәңгелеккә ашуның сере бик гади, ул — халык мәхәббәтен яулау. Ә нәрсә соң ул халык мәхәббәте һәм аны ничек яулап була? Боларына да җаваплар бик гади.
Халык мәхәббәтен яулау өчен иң тәүдә хакыйкать хезмәтчесе булу сорала. Моның өчен күңелгә таянырга мөмкин. Күңелең дөрес булса, хакыйкатьне ачык күрәсең, диләр. Әмма күңелгә таяну хакыйкатьне танырга даим ярдәм итәме соң? Моның алай түгеллеген борынгылар да яхшы аңлаганнар, күңелгә таяну өчен күңелнең һәрдаим саф һәм чиста булуы таләп ителүен төшенеп эш иткәннәр. Бу яктан суфиларның күңелне саф тоту чаралары, хакыйкатьне тану юллары безгә бүгенге көнгәчә үрнәк булып торалар. Алар һәммә диндә бар. Әлегәчә альтернативалар юк.
Әдип кешедә әдәпсезлек булмаска тиеш, диләр. Хак сүз, чөнки әдиптә әдәпсезлек бөтенләй дә була алмый. Чөнки, белдергәнебезчә, әдәпне ул үзе канунлый, гамәлгә кертә яки гамәлдән чыгара. Әмма һәрбер әдип моны җиңел генә башкара ала икән дип күзалларга кирәкми. Хикмәт шунда ки, әдипнең тәкъдим ителгән әдәбе җәмгыять өчен чит һәм ят булырга мөмкин, әйтик, яңа әдәп кагыйдәләрен халык кабул итәргә өлгермәгән, яисә моңа әзер түгел. Ә кайчан өлгерәчәкләр? Көтеп утырыргамы, әллә аның үсешенә хезмәт итәргәме?
Сез әйтерсез, һичшиксез көрәшергә, дип. Мин дә каршы түгел. Әмма көрәш югалтуларсыз була алмый.
* * *
Күңел шаулы диңгездә. Аның олы юлга чыгасы килә. Җилкәннәрен киерә. Шул тәртип белән шушы минутта кузгалса, инде әллә кайларга барып җитәр сыман. Хыял җилләре уянып маташа. Канатларын талдырмый очыртып барырлар сыман.
Кеше ышанучан ул. Әмма уйдырмага, хакыйкатькә түгел. Кайвакытта хәйран да каласың, уйдырма адәм баласының күңеленә якынрак икән бит. Хакыйкатьнең авырлыгыннан күпләрнең бавыры бозыла, бәгыре киселә. Шунлыктан кешеләр, үзара мөнәсәбәтләрен бозмас өчендер инде, хакыйкатьне телдән-колактан яшереп сөйләшүне көнкүрештә өстенрәк күрәләр. Ә каләм ялганны сөйми. Электән шулай килгән, китап — хакыйкать билгесе. Китап барлыкка килүгә, кешелек дөньясында тарих башлана. Китапсыз халыклар — тарихсыз халыклар, тарихсыз халыклар — мәдәниятсез халыклар. Әмма бер иш халыклар икенчеләрнең тарихын үзләренеке итүне бер дә кимлеккә һәм түбәнлеккә санамыйлар. Ә чыннан да, бәлки рухи үсеш таләбе ягыннан ул шулай дөрестер дә? Мең ят борынгыларның рухын үзләренә якынрак һәм туганрак күрәләр икән, ул халыкның киләчәктә мескен булачагына шик тоту килешерме? Әмма чит-ятларның тарихын үзенеке итеп үзләштерү шул үзләштерүче халыкны һәлакәткә илтә, чөнки ул андый бөек рухны күтәрерлек, бәрабәр буыннар ныклыгыннан гыйбарәт тәнгә хуҗа түгел.
Борынгылардан калган сер фәннәреннән булган “Кыяфәтнамә” гыйлеме (физиогномика) бар. Аның төп кануны: тәнгә — рух, рухка тән тәңгәл булырга тиеш. Буынлы кеше, ягъни пәһлеван адәм — батыр, әмма мәрхәмәтле, буынсыз кеше — куркак, әмма сикергәк. Урта буйлыда һәммәсе дә уртача булыр, имеш. Әгәр дә алай түгел икән, бу кешеләрнең язмышларында кыенлыклар һәм акылдан язулар күренер.
Шулай итеп, кешенең кемлеге аның бәдәнендә чагыла. Әмма акылы һәм йөрәге катнашмый калмаганлыктан, адәм хакында тышкы яктан гына фикер йөртеп булмый. Инде күптән кешеләр табигый үсешләреннән ераклаштылар, тәрәккыять җимешенә әверелделәр.
* * *
Кайбер язучыларның әсәрләрен укыганда, ул аларны көчәнеп язгандыр сыман тоела. Моның сәбәбе нәрсәдән булуын аңлый алмый йөдәгәнем бар. Ясалма конфликт, каһарманнардагы табигыйлектән узып киткән мин-минлек, сурәтләрдәге төссезлек — болар барысы бергә җыелып, мәгънәдәге тозсызлык булып әвереләләр. Мин моны бервакыт ишарә белән шундый язучыларның берсенә әйттем. Ә ул, тәмам ачуланып, теш кайрап йөрде, ахырда иҗатымны инкарь итүгә керешергә уйлады. Һәрхәлдә язма белән түгел, үз колагыма җиткереп.
Бервакыт мин Аяз Гыйләҗевкә:
— Гаяз Исхакыйда Галимҗан Ибраһимовтагы тел матурлыгы юк, сезнең телгә осталыгыгыз Галимҗан Ибраһимовча!— дигән идем, ул, әүвәле, кабул иткәндәй баш какты, әңгәмәбез шуның белән өзелеп, күпмедер көннәр-айлар кичүгә, Г.Камал театрында икенче бер тамаша караганда очрашуыбызга, тәнәфестә күрешеп сөйләшүебездә, шул сүзләремнән зур үпкәсе күңеленә тоз булып утыруын:
— Сез анда, яшьләр, мине Кызыл Галимҗан белән тиңләп йөрисез! Мин Ибраһимов кына түгел!— дип белдерде. Сүзләренә караганда, тавышыннан чыккан зәһәре җанны чакты.
Минем тойгыларым — үз бәлам! Моны яхшы беләм. Иң хөрмәт ителгән татар язучысына карата шундый кискен тәнкыйди хисләрем тууы чынлыкта үземнең әдәби, иҗтимагый, сәяси карашларым аркасында иде, югыйсә. Монда күңел катнашмаска тиеш иде!
* * *
Сүземнең башы диңгез тоемы хакында иде. Мин әдәбиятны яратуымны һәм аны аңлавымны шулай атарга теләдем . Әмма аның хакында сөйли алмавымны төшенеп, каләмемне ничә тапкырлар читкә куйдым. Шулай да үҗәтлегем кабат дәртемне китереп, сүземне әйтеп бетерәсем килде. Барыбер барып чыкмады.
Каләмдәшләрем гафу итсеннәр, алар хакында сөйләргә теләп тә, аларны мактарга исәп тотып та эшемне бардырып чыгара алмадым. Юк, ояларын туздырасым яисә хыялга биреләсем куркытмады. Бары тик күңелем генә суынды.
Әле мин бу темага кайтырмын кебек!
Январь-март, 2004.
You have read 1 text from Tatar literature.