- Read the next literature work for 10th Grade
- ..Гафил Торма...
🕙 6-minute read
Дамелла Шиһабетдин Хәзрәтнең Мәрсиясе (Поэмадан өзекләр)
Total number of words is 741
Total number of unique words is 539
33.8 of words are in the 2000 most common words
46.2 of words are in the 5000 most common words
51.0 of words are in the 8000 most common words
(Поэмадан өзекләр)
Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып,
Көнчеләре күбәйде гам-хас булып,
Фикер җәүһәрләрен кулга элгән,
Хакыйкать диңгезендә гаувас булып.
Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гасрәт,
Хәмде лиллаһ, бу ил-җирдә бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фонарьны кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Сәламәтлек чишмәсеннән юллар ачып,
Хаклык елгаларын агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл — кирәк йирдән,
Ходаем сизгер-кыю йөрәк биргән,
Инҗенерлар сизмәгән йирдән казып
Чыгарды татлы суны тирән йирдән,
Болагы саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка сусаганнар куангандай;
Әнҗесеннән күпме бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Хакыйкатен күргән адәм куангандай,
Галимнәргә юл күрсәтеп ту! алгандай;
Көрәш мәйданына бу чыккансон,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңнаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс чобалгандай...
Дошманына җан аямай каршы торып,
Аның өчен көрәшчебез алгы сафдан.
Тирән уйда мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Гасырында үзенә охшаш тиңне тапмай,
Карышучы йөрәген яндырган ул...
Үтә алмыйлар эзеннән басып аның,
Китә алмыйлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай дошманнары,
Күрә алмыйлар галәмгә фашын аның!
Аһ, дәрига! Баралмадым каршына аның,
Сузенә артыкча мин гашыйк аның...
***
Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен,
Кайда бер хаклык күрсәм куанамын.
Бу затда гаҗәп хаклык күргәннән соң,
Чарасыз шул сәбәбдән хуб аламын...
Бәхетемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым бар,
Аның да каибер җире какыр-макыр.
Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер иптәш калын китап тотып торса,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе аландай.
Үгәй ана кулында ятим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, ертык чалбар,
Кайда мелла бар дисә, - йитеп бардым.
Фәкыйрьлектән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, ерак юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китап карау — гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы! бикләнгән юк —
Аңлыймыз кәеф килгән хуш вакытда...
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартмаңыз хиддәт? берлән...
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы,
Карасак, илләре нинди олы!..
Шигырь дөрест - нәсыйхәтне хамил булса,
Иясе кадәри халы гамил булса;
Ишеткен адәмнәрне елаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса.
Киткәннәр нинди ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗәеб кыйммәт әсәр калдырганнар,
Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып.
***
Борадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани ул - Тимерказык!
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бушка азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!..
Керләсәң - һәрнәрсәне карайтырсың,
Көнчесез андый фазыйль ничек торсын?
Истанбул, Мисыр, Шамда тиңдәше юк,-
Кышкар, Казан, Дагстан болай торсын!
***
Курса хәзрәт алардан борын булган,
Мактауга ул бер лаек урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып,
Күп галим ул газизгә кырын булган...
***
Адәм камил булмады кайнап пешмай,
Мәхәббәт кәсәсеннән шәраб эчмәй.
Дошманнар тозагыны салып карый -
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул - бер шонкар, әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай әзләп тычкан...
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын.
Ашкан бер галим чыкса - яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез - йә мыскыллау, яисә хурлау,
Үземезне һәр гаебдән амандаймыз.
Яхшыны суккен илән, аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән,
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
Кыйшык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры! китмәс,
Котырган әт һава карап өргән менән,
Асманда торган айның нуры китмәс!
***
Иң әүвәл кирәк нәрсә - иман диган,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
«Хода кичәр» дигән менән, эш бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмәсә - Ибан дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә - күңел дигән,
Кунле бозык адәмнән түңел дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза - күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә - гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатар дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә - шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек — көфер дигән;
Җаткан җирдән «Ходай кичәр» дигән — хурлык,
Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән!
Бишенче кыйммәт нәрсә - әдәб дигән,
Әдәб дигән — мәхәббәткә сәбәб дигән;
Көферлек әдәбледә тормагандай,
Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә — сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табар дигән;
Һәр эшдә сабырсызның төбе - хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!..
***
Иң әүвәл пакьлау кирәк эчнең керен,
Әчтә тулып җатмасын сасык эрен.
АҺ, дәрига! Әч тазарсын, эч тазарсын, -
Булмаса, файда бирмәс коры белем!
***
Бирелдем мин яшьлегемдә угрылыкка!,
Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка.
Натиҗада Акмулла дип исем алдым,
Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка.
***
Халь килсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Камилләр катарына кергән яхшы,
Урысча укып кына түгел белмәк -
Халь килсә, французча белгән яхшы!
Казанда бер фазыйль чыкды алмас булып,
Көнчеләре күбәйде гам-хас булып,
Фикер җәүһәрләрен кулга элгән,
Хакыйкать диңгезендә гаувас булып.
Мәйданда ул чыгарды артык гайрәт,
Мизмарда сабикълардан чыкды гасрәт,
Хәмде лиллаһ, бу ил-җирдә бездән чыкды
Мәрҗани Шиһабетдин ахунд хәзрәт!
Караңгыда фонарьны кабызган ул,
Кайнар сөткә сары майны тамызган ул;
Сәламәтлек чишмәсеннән юллар ачып,
Хаклык елгаларын агызган ул.
Сүз кузгар ул ир асыл — кирәк йирдән,
Ходаем сизгер-кыю йөрәк биргән,
Инҗенерлар сизмәгән йирдән казып
Чыгарды татлы суны тирән йирдән,
Болагы саф, чәйгә һәркем су алгандай,
Хаклыкка сусаганнар куангандай;
Әнҗесеннән күпме бала сөткә туеп,
Башкалар була калды су алгандай.
Хакыйкатен күргән адәм куангандай,
Галимнәргә юл күрсәтеп ту! алгандай;
Көрәш мәйданына бу чыккансон,
Батырлар була калды җугалгандай.
Аңнаусыз һичкем аңа тотынмасын,
Анау-монау кеше имәс чобалгандай...
Дошманына җан аямай каршы торып,
Аның өчен көрәшчебез алгы сафдан.
Тирән уйда мөшкил чишеп калдырган ул,
Биш йөз елгы батырларны талдырган ул,
Гасырында үзенә охшаш тиңне тапмай,
Карышучы йөрәген яндырган ул...
Үтә алмыйлар эзеннән басып аның,
Китә алмыйлар юлыннан ашып аның;
Хак нурын сүндерә алмай дошманнары,
Күрә алмыйлар галәмгә фашын аның!
Аһ, дәрига! Баралмадым каршына аның,
Сузенә артыкча мин гашыйк аның...
***
Мин үзем бер дәрдемәнд диванәмен,
Кайда бер хаклык күрсәм куанамын.
Бу затда гаҗәп хаклык күргәннән соң,
Чарасыз шул сәбәбдән хуб аламын...
Бәхетемез ачылмаган без бер фәкыйрь,
Абыруем артык юк, эшем такыр.
Яшьтә җыйган бер буаз мәҗмәгым бар,
Аның да каибер җире какыр-макыр.
Ул заман китап кайда бу замандай,
Йөримен тирән йирдән су алалмай;
Бер иптәш калын китап тотып торса,
Кызыгып, мин фәкыйрьнең күзе аландай.
Үгәй ана кулында ятим калдым,
Андан да бик эрәтем китеп калдым.
Өстемдә керле күлмәк, ертык чалбар,
Кайда мелла бар дисә, - йитеп бардым.
Фәкыйрьлектән артык фән күрә алмадык,
Шәһәр чыгып, ерак юлга йөрә алмадык;
Мәргәннәрне танырлык хәлемез бар,
Шул сәбәбдән сабыр кылып тора алмадык.
Аз гына дәресем бар кыш вакытда,
Китап карау — гадәтемез буш вакытда;
Бездән дә фәйзъ бабы! бикләнгән юк —
Аңлыймыз кәеф килгән хуш вакытда...
Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт берлән,
Анчә күз алартмаңыз хиддәт? берлән...
Һәр фәндә шигырь менән китаб тулы,
Карасак, илләре нинди олы!..
Шигырь дөрест - нәсыйхәтне хамил булса,
Иясе кадәри халы гамил булса;
Ишеткен адәмнәрне елаткандай,
Вәгазь менән гыйбрәтне шамил булса.
Киткәннәр нинди ирләр гәүһәр сачып,
Аларның эшләренең юлы ачык.
Гаҗәеб кыйммәт әсәр калдырганнар,
Хикмәт хәзинәсеннән юллар ачып.
***
Борадәр, сезгә үтенәм сәлам язып,
Күзең сал: Мәрҗани ул - Тимерказык!
Булмаса, кыйбла тапмай адашырсың,
Караңгыда җүн белмәй юлдан язып!
Имгәнеп, коры, бушка азапланма,
Бакыр чыкмас урындан алтын казып!..
Керләсәң - һәрнәрсәне карайтырсың,
Көнчесез андый фазыйль ничек торсын?
Истанбул, Мисыр, Шамда тиңдәше юк,-
Кышкар, Казан, Дагстан болай торсын!
***
Курса хәзрәт алардан борын булган,
Мактауга ул бер лаек урын булган,
Ул, мәрхүм, Мәрҗанидәй мәфтүн булып,
Күп галим ул газизгә кырын булган...
***
Адәм камил булмады кайнап пешмай,
Мәхәббәт кәсәсеннән шәраб эчмәй.
Дошманнар тозагыны салып карый -
Тургайның тозагына лачын төшмәй.
Һавада ул - бер шонкар, әйләнә очкан,
Без йөрәмез кара коштай әзләп тычкан...
Без сатдык меллалыкның коры атын,
Бездән артык яулыклы дөрест хатын;
Күңлемезне бер сындырып еламаймыз,
Уйланып гарасатның вәкафатын.
Ашкан бер галим чыкса - яманлаймыз,
Мәҗлесне гайбәт илән тәмамлаймыз;
Эшемез - йә мыскыллау, яисә хурлау,
Үземезне һәр гаебдән амандаймыз.
Яхшыны суккен илән, аты китмәс,
Яман сүзнең күңелдән даты китмәс;
Саф алтынны нәҗескә буяу илән,
Нәҗес китәр, алтынның заты китмәс!
Кыйшык ук аткан менән туры китмәс,
Күңелдән яман сүзнең куры! китмәс,
Котырган әт һава карап өргән менән,
Асманда торган айның нуры китмәс!
***
Иң әүвәл кирәк нәрсә - иман диган,
Ахирәт эшләренә инан дигән;
«Хода кичәр» дигән менән, эш бетмәйде,
Иман шартын өйрәнмәсә - Ибан дигән.
Икенче кыйммәт нәрсә - күңел дигән,
Кунле бозык адәмнән түңел дигән;
Бозыкка җир өстеннән асты артык,
Булмаса күңел таза - күмел дигән!
Өченче кыйммәт нәрсә - гакыл дигән,
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр дигән;
Аз эшкә ачуланып, динен бозар,
Иманын көферлеккә сатар дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә - шөкер дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек — көфер дигән;
Җаткан җирдән «Ходай кичәр» дигән — хурлык,
Сәбәб эзләп, төз җул менән җөгер дигән!
Бишенче кыйммәт нәрсә - әдәб дигән,
Әдәб дигән — мәхәббәткә сәбәб дигән;
Көферлек әдәбледә тормагандай,
Әдәбсездә иман тору гаҗәб дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә — сабыр дигән,
Сабыр кеше морадын табар дигән;
Һәр эшдә сабырсызның төбе - хурлык,
Сабырсызлык башка бәла салыр дигән!..
***
Иң әүвәл пакьлау кирәк эчнең керен,
Әчтә тулып җатмасын сасык эрен.
АҺ, дәрига! Әч тазарсын, эч тазарсын, -
Булмаса, файда бирмәс коры белем!
***
Бирелдем мин яшьлегемдә угрылыкка!,
Бу очратды мине бик зур ким-хурлыкка.
Натиҗада Акмулла дип исем алдым,
Бу исем бүләк булмыш тугрылыкка.
***
Халь килсә, төрле фәнне күргән яхшы,
Камилләр катарына кергән яхшы,
Урысча укып кына түгел белмәк -
Халь килсә, французча белгән яхшы!
You have read 1 text from Tatar literature.
- Read the next literature work for 10th Grade
- ..Гафил Торма...