Latin

Чыпчык Малае Һәм Мачы

Total number of words is 246
Total number of unique words is 184
54.7 of words are in the 2000 most common words
65.5 of words are in the 5000 most common words
68.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Капчык-капчык иген ташыдылар. Арада берсе тишек булып, ишек алдына бодай сибелеп калды. Бөртекләрне чүпләргә дип әүвәле аларга йорт кошлары ташландылар. Әмма алар гына җыеп бетерерлек түгел иде. Тамаклары туйды. Җырлашып җибәрделәр һәм уңга-сулга таралыштылар, киерелеп яттылар. Кайсылары моннан, кайсылары тегеннән кытаклады. Кәефләре шәп иде. Миләш ботагында утырган Чыпчык Малае элек аларга игътибар итмәгән иде, гәрәбәдәй эре бодай бөртекләрен күргәч, тәмам сабыры бетте. Ботактан-ботакка сикеренде. Кайда йөри икән инде ул әнкәсе? Нигә монда гына утырып торырга кушты икән? Сүзен тыңламасаң да яхшы түгел! Әгәр дә бу бөртекләрне чүпләп алса, нәрсә була?
Чыпчык Малае тиз генә очып төште, тәкатьсездән ризык чүпләргә тотынуы булды, аны кемдер эләктереп тә алды.
— Әни-и!..— дип кычкырды Чыпчык Малае.
Тик соң иде инде. Мур кыргыры Мачы тырнагына капкан иде ул. Әйтмәгәннәр, өйрәтмәгәннәр идеме ишек алдына ялгызы төшмәскә, әнә шул кара афәткә эләгәсең, харап буласың дип? Бик әйткәннәр, кат-кат кисәткәннәр иде!
— Аһ-ваһ!.. Ха-ха-ха!... Хәзер мин сине ашыйм!— диде кара Мачы.
— Ярар, аша инде алайса,— дип килеште Чыпчык Малае,— тик белеп тор: мин — сихерле! Әүвәле яфрак идем, мине корт ашады, мин шул кортка әверелдем, әмма мине бер чыпчык малае кабып йотты. Инде мин шул Чыпчык Малаена әйләндем. Хәзер син мине ашыйсың. Мин шуннан сиңа әвереләм дә үзеңне кабып йотам!— диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, кара Мачының болай да шар кебек күзләре трактор тәгәрмәче кадәрле булдылар һәм ул, Чыпчык Малаен калдырып, ярым ачык ишектән өйгә кереп шылды.
— Менә шулай!— диде дә Чыпчык малае, рәхәтләнеп, һичбер хәвефкә бирелмичә туйганчы бодай бөртекләрен чүпләде. Мачы исә ишек алдында кабат күренмәде.
1994.
You have read 1 text from Tatar literature.