Latin

Чит Илдә

Total number of words is 1307
Total number of unique words is 785
48.4 of words are in the 2000 most common words
60.2 of words are in the 5000 most common words
67.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Без бервакыт, унлап кеше берлектә, Кавказ тимер юлында ремонт эшләдек.
Куянак исемле станциядән аз гына читтәрәк бер казармада тора идек.
Казарманың бер бүлемендә юллар остасы тора, икенче ягы эшчеләргә махсус иде.
Без монда татарлар өчәү идек, дүрт рус, ике немец бар иде. Шунда якын авылдан өч-дүрт дагстанлы килеп-китеп эшли иделәр.
Юл остасы Нижегород русы булып, шундагы мөһаҗир* немец авылыннан өйләнгән. Әлеге ике немец эшче дә аның хатынына кардәшләр. Җизнәләре аларны безгә баш итеп билгеләгән иде. Без алар кулы астында кайчан бергә, кайчагында дүртәр-бишәр кеше аерылып, станциядән ике якка китә вә иртәдән кичкә хәтле көрәкләр, казымалар* белән юл төзәтеп, юл рәтләп йөридер идек.
*Казыма – лом.
*Мөһаҗир – күчеп килгән.
Тимер юл белән поездда йөргәндә, һәркемгә дә туры килә торгандыр: юл буенда, җансыз һәйкәл шикелле хәрәкәтсез генә, көрәк вә казымаларына таянган хәлдә, поездны озатып калучы бер төрле йолкынган гына кешеләр күзгә чагылып кала. Менә инде шулар юл тезүчеләр – безнең иптәшләр була.
Көз иде. Эштән разый түгел идек: хак очсыз, акча арттырып булмый. Шулай да татарлар, өчәвебез дә бер сүздә булып, кышны монда үткәрергә исәпләдек. Без бер иптәшем белән китәргә дә уйлашкан идек, ләкин өченче, карт иптәшебез мәслихәт бирмәде.
– Хәзер кышка каршы кая барасың инде?! Җәй башын бергәләшеп кайтырбыз, – ди, – шәп булыр, ичмасам!..
Без аны тыңладык; чын да, шулай «шәп» булыр кебек таптык.
Эшлибез! Өмет эшләтә. Шатланып эшлибез. Гүя җәй башында акчабыз да була, илдә дә бик сагынган булалар, көннәр дә искиткеч шәп вә күңелле була. Хәтта, инде ул вакытта бер дә җитешмәгән җир булмый, бар сәгадәт* безне каршы алырга гына көтә...
*Сәгадәт – бәхет, рәхәтлек.
Көрәкне комга батырган саен, үзеңне әллә нинди шатлыкларга таба бер баскыч күтәрелгән, казыма белән ташлы балчыкны каерган саен киләчәктәге бәхетләргә бер адым елышкан хис кыласың; рәхәтләнәсең, иркенләп сулыйсың, үзеңдә хәтсез көч вә әллә нишләрлек икътидар* сизгән буласың. Кавказның көзге яңгырлы һавалары, җылы вә йомшак томаннары кәефне бозмый, билгакес*, дәртләндерә, уйландыра, хыялландыра... Кавказның аксыл томанга бөркәнгән ак башлы таулары югартын карап, тавышсыз гына җырлый... Бала вакытта ишеткән хикәяләрне эч өзгеч бер моң белән тәкрар итә*, бала вакыт хатирәләрен, ана иркәләүләрен – бишек тирбәткән көй белән сөйли, искә төшерәләр.
*Икътидар – булдыклылык.
*Билгакес – киресенчә.
*Тәкрар итә – кабатлый.
Томан эчендә гөрләп, сызгырып килгән паровоз да гүя туган илдән сәлам китерә, өйдәге якыннарның сагынганлыгын сөйли: «җәй башына көтәләр», ди.
Бер көн эштән кайткач, кич белән казарма алдында утыра идек. Тимер юлы буйлап ике кеше килеп яныбызга туктадылар. Болар арган гына түгел, берсенең хәстә икәнлеге дә күренеп тора иде. Кунарга сорадылар. Икесе дә татар иделәр. Безнең карт кереп башлыктан рөхсәт сорады. Ул: «Паспортлары булса, кунсыннар», – дигән. Боларның хәлсезе эндәшми генә агачлар өстенә утырды. Икенчесе утырмый гына хәл-әхвәл сөйли башлады. Кунарга рөхсәт булгач та, аларның элеккеге изелгән кыяфәтләре яхшы ук алышынды, тәмам тынычланган төсле булдылар. Боларның хәлсезе егерме яшьләр чамасында гына яшь егет булып, икенчесе утыз биш яшьләрендә, кара гына чырайлы гади эшче кыяфәтендә иде. Ул үзләренең кайдан килгәнлекләрен сөйләгәч тә, иптәшен тәгъриф итәргә* кереште. Аның бер мәрхүм хәзрәт баласы вә бик укымышлы икәнлеген, үзенең яшьлек вә тәҗрибәсезлеге сәбәпле читкә, кәсеп эзләргә чыгып та, юклык вә мәшәкатьләргә төшкәнлеген ачынган рәвештә сөйли иде. Үзе гүя исәптә дә түгел, яисә үзенең хәле алай кызганыч булмыйча, тегенекеннән күп яхшы, фәкать иптәшен генә кызганычрак итеп күрсәтә иде.
*Тәгъриф итәргә – сөйләргә, аңлатырга.
Шәкерт эндәшми иде. Ул иптәшенең тәкъдим итүе белән безнең күзебездә ярыйсы гына үсте. Хосусан, безнең карт Фәтхулла агай үзенең тегеңәр күңеле җылынганлыкны тиз үк тышка да чыгарды.
– Син энем, хәлсез дә булгач, тынычаю тиеш... Әйдә, казармага керик тә, чәй эчеп ятырсың, булмаса... – диде.
Шәкертебез чәй эчкәндә бераз язылды вә калтыранып-калтыранып сөйләштерә дә башлады:
– Бизгәк кенә тәкатьне корыта, аны уздырып булса, эшләргә дә мөмкин булыр иде, – диде...
Фәтхулла агай аның сүзен үргә җибәрмәде, йомшак ата тавышы белән:
– Сиңа инде, энем, бу кыяфәтең белән эшләп баемаска... илеңә кайтып, мулла булырга, я булмый икән, мәзин булырга кара... – диде.
Шәкерт җавап бирмәде, тамагын кырып йөткерде дә: «Әллә чын да шулай итәргә...» дигән төсле иттереп уйга калды.
Дагстанлы Мостафа исемле егет күзләрен алмый читтән карап тора иде. Алар без татарлар белән кубарга яраталар. Мостафаның азрак укымышлыгы да бар, берничә сүз гарәпчә дә белә иде. Үзе аю кебек дәү вә көчле һәм бик ачык егет иде. Бәйрәмдә безне авылына илтергә ышандыра вә чагыр эчерергә сүз бирә иде...
Ул, Фәтхулла агайны читкәрәк тартып, шыпырт кына тегенең колагына берничә сүз әйтте.
Фәтхулла агай тавышлап:
– Белә, белә, ник белмәсен! Укытырбыз әле... Терелсен генә... Нигә белмәсен! – диде.
Шәкерт көлемсерәп: «Ансы була!» дигән төсле иттереп алдына карады.
Фәтхулла агай бу юлы тиз генә аны борчырга теләмәде. Яткызу белән булышты...
Алар безнең янда калдылар.
Шәкертнең бизгәге тәмам бетмәсә дә, хәле бераз уңайланды. Иптәше безнең белән эшкә йөри башлады. Шәкерт һәм хәле яхшырак көннәрдә эшкә чыга иде. Фәтхулла агай аны үз янында йөртә, мөмкин кадәр аз вә җиңел хезмәт иттерергә, тегенең кул астына керергә тырыша иде. Без дә, әлбәттә, аны кызгана, мөмкин кадәр шәфкатьле мөгамәләдә булына идек. Башлыгыбыз, юл остасы, начар кеше түгел иде. Сары сакаллы, киң йөзле, яхшы күңелле, йомшак рус иде. Безнең шәкерткә булган ригаябезне* сизел, ул да тегенең сырхаулыгына вә начар эшләвенә күз очтан гына карап үтә иде. Кай чагында: «Сезнең мулла бик арыклаган кем, начар ашатасыз ахры...» дип шаярта да иде. Хатыны дарулар, хиналар да биреп маташа иде.
*Ригаябезне – яхшы карашыбызны.
Кыш җитте. Шәкертебез һаман савыгып җитә алмый, һаман йөткерә, һаман бизгәк тота...
Якшәмбе көннәрне ул безгә, калтыранып-калтыранып, китап укый, хатлар яза. Дүшәмбе көн исә җимерелгән була. Эшкә дә чыга алмый. Бер-ике көн тын алгач кына чыгып, тагын берәр көн көчлек белән генә эшли иде.
Шәкертебез тәмам хәстәгә егылды. Башлык больницага җибәрергә теләсә дә, Фәтхулла агай, бәйрәм җиткәнлеген сөйләп, бәйрәм эчендә үзе илтергә булып, кичектерергә сорады.
Без эштән кайтабыз, ул түшәмгә карап, урынына салынып ята, без керүгә башын күтәрә, шатлана, сөйләнә башлый. Хәле уңай, имеш, тик эче генә поша, көне буе ялгызы гына курка вә безне сагына, имеш, өйгә кайтса, хәзер үк терелер дә иде, имеш, әнкәсе бик күп дарулар белә, аны бик сөя, имеш, аны күрде исә хәзер терелтә, имеш... Аларның бакчалары да бик шәп, хәзер дә алмагачлар чәчәк аткан! Җиләкләр пешеп килә, тик аларны кошлар гына бетерәләр, имеш, без анда булсак саклар идек. Әйдәгез, һәммәбез дә китәбез, дигән була.
Ул яртылаш чын, яртылаш саташып сөйли иде.
Бу вакытларда кич белән утны сүндерми идек. Төнлә бервакыт шәкерт карлыккан тавыш белән:
– Фәтхулла абзый, Фәтхулла абзый! – дип, ике мәртәбә кычкырды.
Без аптырашып тордык.
Ул яртылаш торган, як-ягына карана иде. Бит урталарына кызыл чыккан, күзләре дөрес күз түгел иделәр... Ул янә астыннан килгән төсле тавыш белән:
– Фәтхулла абзый, мин үләм... – диде вә башын бөкләп бишмәт өстенә төшерде.
Чәче җитү, яңак сөякләре чыккан, иреннәре күк, күзләре ачык көе хәрәкәтсез ята, үзе җиңел генә һаман сулый иде.
Фәтхулла агай аның кулларын төзәтеп, гәүдәсе буена сузып куйды. Маңгаен тотып карады.
– Мескен, китәсең ахры... – диде.
Бераздан кул тамырларын тотып карагач, әкрен генә:
– Юк. Әле бүген үлмәс, бүгенне үткәрер... – диде.
Русларның бер-икәве уянып, читтән карап тора иделәр. Мостафа юк, иптәшләре белән авылга бәйрәмгә киткән иделәр.
Фәтхулла агай тагын:
– Юк, кичне үткәрер, үлмәс әле, – диде. Без әкренләп янә ятыштык...
Иртә белән иртә үк безне Мостафа уятты. Вәгъдәсе буенча, ат белән бәйрәмгә чакырырга килгән иде.
Уянгач та, без шәкертне карарга җыелдык. Караңгылы-яктылы казармада, ап-ак ыржайган йөзе, фикергә калып көлемсерәгән төсле, күзгә ташланып тора иде...
Фәтхулла агай аның маңгаена кулын куеп:
– Алма агачларың атсын инде чәчәкләрен, мескен!.. – диде.
Мостафа үзе генә китте. Без мәетне ялгызын гына калдырып китәргә яхшысынмадык.
Көн яктыргач, станциядән жандармнар килеп тәфтиш ясадылар.
*Тәфтиш – тикшерү.
Берсе мәетнең паспортыннан гаеп тапкан булды:
– Срогы чыккан, – диде.
Шундагы немецның берсе:
– Тяперь савсим бис пашпорта мушна, – диде.
Руслар моның сүзеннән көлештеләр, жандарм сүзне озайтмады. Паспортны алып китте.
Төш алдында Мостафа кешеләр ияртеп килде.
Шәкертебезне станциядән ике чакрым читтә Куянак исемле мөселман авылының зыяратларына илтеп күмдек.
Мәетне күмгәч, Мостафа безне үзләренең тау ташыннан өйгән йортларына бәйрәм сыена алып керде. Яшьләр арасында чагыр турысында сүз кузгалса да, Фәтхулла агай бик нык каршы торды һәм азрак вәгазьләп тә алды.
Без дә, аның сүзен тыңлап, чагыр эчми, сыйланып кына кайттык.
Шәкертебез юк иде инде. Әнкәсе бәйрәмгә дә көткәндер, бәйрәмнән соң да көткәндер, ләкин без аны күмдек. Кайтса паспорты гына иленә кайткандыр.
1912
You have read 1 text from Tatar literature.