Latin

Чишелмәс Төен, Яки «Ну-Ка»

Total number of words is 5420
Total number of unique words is 2711
33.4 of words are in the 2000 most common words
49.0 of words are in the 5000 most common words
57.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
I
Ул инде гомерендә дә башка һичкемне яратмады. Сәер хәл. Әгәр дә кешене мәхәббәттән аерсаң, ул беркем дә түгел. Ярый әле сөю сәгадәте бар икән дияргә генә кала. Ә ул чыннан да шулай. Безнең гамәлләребез һәм корган хыялларыбыз, мәхәббәт булмаса, берни дә түгел. Кешене яшәтүче дә, үтерүче дә — мәхәббәт! Сүзем шул турыда. Хәер, иясенә хәбәрне кушып сөйләп бирсәм, аңларсыз! Әмма хакыйкатьнең ачысы — ул инде гомерендә дә бүтән һичкемгә гашыйк була алмады...
Көзнең салкын көнендә кайтып кергән Хәмиди Әзһәренең ике күзендә дә яшь бөртекләреннән боз энҗеләре иде. Әнисе исән булса:
— И балам, әллә еладыңмы?— дип сорар иде.
Кырык яшьлек ирнең бу җәйдә хатынсыз калуы аның иреккә чыгуын дәлилләргә тиеш булса да, Әзһәр үзе моны шулай дип кабул итмәде. Бәхет пәрәнҗәсен ябынып гомерен уздырырга тиешле хатыны хараплар булды: уйнашчы әрмән кочагына керүдә гаепләнде.
Авыл ни сөйләгәндер дә Хәбирәсе нәрсәләр кичергәндер — аларын ук Әзһәр белергә теләмәде кебек. Үз күзләре белән генә күреп калса, шунда бетәр дә онытылыр иде. Ул Бүсер Әхәте анда каян килеп чыккан, диген?
— Синең хатының әрмән белән типтерә!— дип, кеше алдында Әзһәрне мыскыллады, хайван.
Кая барасың андый вакытта? Әзһәр бирешмәде, бүселеп чыгарга теләмәде. Гомере буе җиңел эштә генә йөргән, юләрләр барда — акыллылар рәхәттә яши дип лаф орган Бүсер Әхәтенең сүзенә колак салырга идемени? Күзеңнән генә түгел, бәгыреңнән кайнап чыгар бу яшьләр!..
Былтыр Бүсер Әхәте уйнашчы Фатыйма белән тавык фермасының каравыл өендә типтергәндә, өсләренә шул хатынның ире Бәдри барып кергән. Күрә: өер куптарып ятуларында икән болар. Фатыймасын ду китергән, Әхәтнең бугазыннан алган, аннары ыштансыз хәлендә аны юлга чыгарып селкегән. Җитмәсә өер оятына алган хатынын әрли икән Бәдри:
— Моның чикләвегенә кызыктыңмы, юләр! — дип.— Кешегә сөйләсәң, адәм көләр!
— Синеке миргә җитә! Бу мескенне ни кире кактым, итәгемнән төшмәде. Аны керде дип, ни кергәне, ни чыкканы да сизелмәде...— диярәк кан елый икән хатыны Фатыйма.
Бүсер Әхәте, тавык фермасының каравыл өе ишеген ачып:
— Киемнәремне генә бирсәңче?!. Ялгышлык белән булды, моннан түбән нәселегезгә дә кагылмам, башкалардан да тидермәм!— дип, мең гафулар үтенә, бәхиллекләр сорый икән.
Каравылчы Шахтер Насыйр килеп чыкмаган булса, бу хәлләрне һичкем белеп калмас иде. Насыйбыңнан узмышың юк шул.
Икенче көнне халык Фатыйманың йортыннан куылып чыгарылуы хакында телләрдән төшерми сөйләде. Әмма ире Бәдри сабыр да кеше икән!
Әзһәр алай ук булдыра алмады. Фатыйма белән Бәдри бер йортта яшәп калдылар, ә Әзһәр, шул Бүсер Әхәтенең ялганына ышанып, хатынын йортыннан сөрде, ачуын йөгәнли алмады. Бар икән күрәселәре!

II
Ул җәйдә дә өченче ел рәттән күмхуҗ фермалары төзелешендә шабашчы әрмәннәр бил бөктеләр. Хәбирә аларга пешекче хезмәтендә иде.
— Татар эшләгәнне әрмәннәр булдыра алалармы инде?— дип аптырады картлар, тау халкының кулга осталыгын инкарь итеп.
Алар хаклы да иде. Әмма күмхуҗ рәисе, шабашчы әрмәннәр белән сүз куешып, үз кесәсен калынайту белән мәшгуль булды. Авыл халкы бу хәрамчылардан ерактарак йөрде. Хәбирә дә барасы түгел иде. Әмма әрмәннәрне ач тотарга ярамаганлыгын, татарларның кунакчыллыкны кызгануын сәбәп итеп, бригадирлары белән төялешеп килгән күмхуҗ рәисе үзе үтенгәч, баш тартуны әдәпсезлеккә санады. Аны вакытлычага гына күндерә алдылар. Һәр эштә беренчелектә торган ире Әзһәрнең йөзенә дә кызыллык китерәсе килмәде, югыйсә. Әмма хараплар гына булды.
Хәбирә иртәдән кичкә кадәр аш пешерү белән мәшгуль иде. Төшлеккә кайткан әрмәннәрнең берсе, сабыры киселепме, аны артыннан килеп тотты. Аш бүлеп маташкан Хәбирәнең кулыннан тәлинкәсе төшеп китте. Аһ орырга өлгермәде, кайнар аш аның өстенә түгелде, аякларын-кулларын пешерде. Үтеп баручы Бүсер Әхәте, тәмле ризык исен сизеп, ачык тәрәзәгә мыштым гына килгән икән. Тәнен пешермим дип итәк күтәргән Хәбирәнең шәрә ботларына күзе кадалып, гаебен танудан идәнгә тезләнеп, тәлинкә ватыкларын җыючы әрмәннең мүкәләвен күреп:
— Әһә, эләктегезме?!— дип аваз салырга өлгергән.
Тукранның эше тукылдау булган кебек, Бүсер Әхәтенең дә тамагы теле сөйләп торганнан гына да туя, имеш. Хәбирәнең оятлы хәлен сәгате-минутында ярты авыл белеп алган. Бүсер Әхәте авызыннан халыкка китеп, аннан кире Бүсер Әхәтенә кайтып, яңадан да аның хыяллары белән баетылып Әзһәргә ирештерелгәндә ул хәбәр тау кадәргә әверелгән иде. Ходайның бирмешеннән кәҗәнең дә узмышы юк шул!

III
Халыкка чыккан сүз, күчә-күченә йөреп, мең төрлегә тугланды. Кемнең нәрсә сөйләгәнен төшенерлек тә акыллар калмады.
— Әрмән колбасасы,— ди,— суыткычыннан чыгарган!
— И-и, исләнеп беткән булган икән ул! Шуны каптырмаса...
— Аларныкы кешечә генә түгелдер шул.
— Хәбирәнең кызы да шунда икән. Суыткычтан колбаса урлаган, әрмәннекен!
Минем һәм иптәш малайларымның аңлавынча, күмхуҗ төзелешендә эшләүче әрмәннәрнең суыткычларында бер таяк колбаса булган да, исләнеп бетүенә карамастан, аны Хәбирә апаның кече кызы урлаган, имеш.
Авыл малайлары арасында бытбылдык үрдәкләр күп булсалар да, моның ише җитди мәсьәләдә сүзне озынга сузарга теләүчеләр алай ук табылмадылар.
Өлкәннәр белән балалары да кырларда эштә иделәр. Халык чөгендер эшкәртте, чүп утады, бәрәңге төпләрен өйде, печән чапты, урман кисте.
Олы һәм иләмсез авылның таркау тыкрыклары, җимерек читән һәм киртәле бакча башлары, бүселеп яткан ихаталары заманның җиңеллеге хакында сөйли иделәр. Тиздән, имеш, авылларда да шәһәрчә катлы-катлы йортлар салдырта башлаячаклар. Коммунизм ирешәчәк. Шундый бер йортка гына да бөтен авылың белән сыеп бетәсең!
Әллә бу сүзләр дөрескә инде? Ирләр балта-чүкеч тотуны оныттылар. Машина-трактор ише белән генә мәш киләләр. Апалар-түтиләр идән юуларын да ташладылар, тузан суырткычы белән генә йөгертеп чыгалар да — бетте-китте, бар да шәп, һәммә җир ялтыраган. Хактыр! Коммунизм киләдер!

IV
Коммунизмга чыккан кеше итеп Әзһәрне сөйләсәләр дә, аның хәле адәмиләр каршында оят иде. Элек җылылыгы һәм аш исе белән каршы ала торган өе дә хатынын куып чыгарган көненнән бирле бушап һәм төссезләнеп калды. Җайсыз икән бу болай. Эшеңнән кайтуыңа өстәлдә кайнар самавыр да җырлап утырмагач, кызыгы юк яшәүнең.
Әзһәр чөйдәге киемнәренә карап алды. Юк иде, күңеленә-җанына якын кешесенең сыңар бишмәте дә күренмәде. Ярата шул ул аны, юньсезне! Нигә алай эшләде икән инде? И Хәбирә, Хәбирә, болай көлкегә каласыңны белсә, Әзһәр сине ул эшкә җибәрә идеме инде?
— Аллага тапшырган, ни булса — шул!
Болай сөйләнеп куюы аның үзен дә куркытты. Күзләреннән бүселеп чыккан кайнар яшь гүяки керфекләрен эретерлек иде. Ир кешенең ялгыз яшәве дөрес хәл түгел. Ярамас болай, алып кайтыр, ахрысы. И адәм көлкесе!
Хәбирәсе, куып чыгарылган көненнән, өч баласын да итәкләренә тагып, каладагы апаларына китеп барды. Ике көннән баҗасы килеп:
— Киемнәрен соратты,— диде. Әмма дә аның белән килеп кергән Хәбирәнең апасы таулар иште, тавыш чыгарды.
Әзһәр сүзгә катышмады. Ни теләсәгез — шул, әнә киемнәре, дигәндәй ым какты да чыгып китте. Лапас кыегы астына кереп, көннең шыксызлыгыннан ышыкланырга теләгәндәй баганага сөялде, якасын күтәрде, куырылды. Бераздан баҗасы да чыкты. Әзһәр янына килеп, тәмәке пыскытып җибәрде.
— Тартасыңмы?— дип сорады. Белә иде: тартмый Әзһәр, тартмый, адәм тәганәсе!
— Бир әле, булмаса!
— Мә, баҗа, янсын!.. Йөрәк янганчы, дим.
Әзһәрнең болай да урынын югалткан йөрәге каешыннан ычкынган тегермән ташы кебек зырылдый башлады. Тәмәке ачысы тамагына утырды. Монысында юл таба алмый җыелып торгандай иде, тагын күз яше тышка бәреп чыкты. Бармакларыннан башланган калтырану кулына һәм бөтен тәненә күчте. Кешене дөньяда хис яшәтә икән, кешене дөньяда хис үтерә икән!..
Әзһәр шуларны исенә төшереп алды. Кием элгечләре ягында кадакка эленгән юка аркан бау күзенә чалынды. Моңа кадәр ул бауның кирәклеге башкачарак иде. Ә хәзер — муенына үрелә, каһәр!

V
Салкынга борылып алган җәй көне иде шул. Баҗасы төянеп китеп барды. Олы йөк машинасы белән кайтмаса да яраган булыр иде, аларның бит җиңеле дә бар... Ә хатыны инде, хатыны, Әзһәр аны җиңги дип кенә йөретә иде, сүзләрен күп түкте, әшәкеләнде, эчендә кайнаганын аударып калдырды. Инде һәммә әйткәннәре дә исендә калмаган, шулай да берсе һаман да колагында яңгырый:
— Җиләк кебек хатыныңнан колак кактыңмы?
Эһ, җиләк кебек кенә булса иде ул! Ай гына түгел, кояш! Дөнья йөзендә андый зат тагын да бармы? Фәрештәдәй иде, гөлдәй!.. Өзелде! Кешеләр ничек кенә аерылышалар да бер-берсен җиңел генә оныталар икән? Әзһәрләр дә аерылыштылар микәнни? Нишләр инде хәзер? Йа Хода! Булды микәнни бу хәлләр? Язмыш дигәннәре шушыдыр инде, шушыдыр!
Ялгышмасыннар аккан суны да кирегә борып булмый дип, ә менә язмышны, үтеп баручы вакытны — юк! Бер киселгән икмәк кире ябышмый димәсәләр иде дә!
Әзһәрнең күңеле кузгалып, күзләренә кабат җыела барган яшьләр менә тагын бүселеп төшәргә маташтылар. Ир кешенең елавы да пыскып янган учак кебек шул аның, үзәктән көя, үзәктән!
Лапас ягына ут кабызып, арканын тотып чыкты Әзһәр. Тукталып торды. Эчкә таба узды. Монда ышык иде. Кулындагы аркан-бауны буыныннан чишеп җибәргәч, бер башын лапас өрлегенә аркылы салды, тартып карады. Ныклы иде. Таза. Нинди иләмсез йөкләрне таратмый буып тора алган аркан-бау адәм муенын гына кысарлык иде.
Юк, гөнаһы зур! Ярамас!
Ниятеннән Әзһәр кире кайтты. Моңа кадәр күңелен биләп изгән мескенлек хисен ышаныч һәм ныклык тойгысы алыштырды. Күзләренә тулган кайнар яшьләрен фәрештәме канаты белән сөртеп алды:
— Юк!.. Кайтыр әле, кайтыр!
Теге вакытта төянеп китүләре үзләренә генә адәм мәсхәрәсе ясап йөрүләре икәнлеген аңлаган Әзһәр, арканын җыеп алып, кадагына кабат кертеп элде. Нык басып капка төбенә чыкты, күмхуҗ фермалары ягына китте.

VI
Уйларның ахыры юк инде ул. Искә төшерә башласаң, адәм башы ниләр күргәнен исәпләсәң, туып та торасы килми. Шушы авыр газаплар һәм җәфалар өчен бирелә микәнни кешегә язмыш дигән кодрәт шаяртуы?
Газ плитәсенә утыртылган чәе кайнап чыккач, төшкелек ашыннан калган каты икмәк кисәкләре белән Әзһәр тамагын ялгап алды. Уйларыннан котылып, бераз иркенәеп киткәндәй булды. Ягып җибәргән миченнән йорт эченә җылы тарала башлады.
«Җимешле агачка һаман да кул үрелә инде ул!»— дип, ничектер җайсыз уйлап куюында кәефе килеп елмайды. Юл читендә үскән ялгыз алмагачның алмаларын яшел чагында ук коеп-чүпләп бетерәләр, көзгә ул сынган-гарипләнгән ботакларын җыя алмыйча керә. Кышны ничек үткәрәдер?
Шунда Әзһәрнең күңелен үртәп, күз алдыннан Хәбирәсенең сурәте узды. Тулы беләкләре-күкрәкләре гүяки җаныңны юри үртәр өчен яратылганнар, барлыгың белән юклыгыңны бергә кушып җанландыру көченә ияләр. Хәбирәнең аяк атлауларына кадәр рәхәтлеккә тулы. Хәзер кемнәр алдыннан шулай уза икән инде ул? Янындагы балалары нәрсә эшлиләр? Җиткән кызы — Саниясе, егетләрдән ояладыр хәзер, әти-әнисенең аерылышуларын өнәмидер. Бер шулай кайтып, әтисен эт итеп ачуланып киткән иде. Аның артыннан Әзһәр:
— И кызым, бәхетләрең була күрсен, яраткан кешеңә кияүгә чыксаң иде!— дип теләкләр дә теләп калды, орылмады-бәрелмәде. Бала шул әлегә Саниясе, бала гына! Күңеленә килгәнне генә уйлый, шуның белән генә эш итә, асыл сәбәпләрне төшенеп җитми.

Матур гөлләрне өзәләр,
Сакла үзең, җанкисәк!
Армияләргә китәмен,
Исән кайтырга исәп!..

Әзһәр әллә җырлады, әллә елады. Сөекле Хәбирәсе белән егет чакларында шулай җырлашып аерылышкан иде ул. Мескенем, суга аркылы басманың аргы башында елап баскан хәлендә торып калды Хәбирәсе, ә Әзһәр эре адымнары белән Сарман райвоенкоматына китеп барды. Аркасына эленгән биштәрендә ниләр булгандыр, анысының җиңеллеге генә хәтерендә калган, әмма кесәсендә җанашы чиккән кулъяулык иде.
Алар озаклап йөрешеп мәшәкатьләнмәделәр. Әзһәрнең һаман да вакыты булмады, көне-төне эштә иде, ә Хәбирәне, гаилә агачыннан өзелеп төшәргә торган җитем кызны, күз-колактан ерак булмасын дип, әнисе һаман да үзенә ияртте, кичләрдә дә капка төпләренә сирәк чыгара иде.
— Көтәр, көтми калмас!— дип уйлады һәм өметләнде Әзһәр. Башкача булырга мөмкин дә түгел иде. Читтә, илдән аерылып, авыр муштра солдат хезмәтендә егетнең күңелендә Хәбирәсенә мәхәббәте Туган туфракны сагыну һәм ярату хисләре белән бергә тагын да үсте, ныгыды. Аның йөрәк түреннән бу ике мәхәббәтнең берсен генә дә тартып алырга ярамый иде, чөнки шунда ук икенчесенең дә тамыры корыячак...
Хәбирәсе, балаларын гына түгел, Әзһәрнең күңеленнән Туган туфрак җылысын да алып чыгып китте түгелме?

VII
Яшәлгән дә, яшәлмәгән дә төсле иде бу тормыш дигәннәре. Мәхәббәт исереклегендә гомере үтелеп тә кителеп маташкан. Инде дә айныды бугай? Бер дә дөрес яшәлмәгән түгелме? Көне-төне эшләнелгән дә эшләнелгән. Йортын да салган, абзар-курасын да, мунчасын да... Аның һәр агачы, тактасы-кадагы үз кулыннан үткән бит! Беркем дә китереп бирмәгән, эшләп, көч түгеп тапкан. Тиешен юллап алуы да җиңел булмаган.
Ә Хәбирәсе сабыр булды. Хәер, бер тапкыр ашыгулык күрсәтте, анысы. Хәрби хезмәттән кайткан елында Әзһәр үзе дә, борынны югары тотып, юри генә инде, җанашын үртәп алыйм диярәк, күршеләренә килгән кунак кызын озата барган иде. Икенче көнне Хәбирәсе кирәген бирде Әзһәренең, яңагына ялтыратты.
— Ни өчен?— дип күгәреп катты егет.
— Үзең беләсең!— Хәбирәнең күз яше катыш ачуы күзләреннән бәреп чыкты, әмма йөзен яулык читенә яшерде.— Адәм тәганәсе!
— Мин нишләгән?— күңелендә булмаганлыктан, Әзһәр инде күршедәге ул кунак кызын оныткан да иде. Ә Хәбирәнең колагына аларның бергә клубка чыгулары хакында сүзләр бик хәтәр хәбәр булып килеп ирешкән. Халык телендәге гайбәт Әзһәр белән шул кунак кызының ай яктысында, оялмыйча, кочаклашып үбешүләрен, икенче көнне авылларының капкасына кадәр үк атлы арба белән егетнең озатып куюларын, юлда Мөшәррәфә чишмәсенә тукталуларын җентекләп барлады. Имеш, шомырт чәчәк аткан вакытта балыклар да уйнаклый, каз-үрдәк тә бәбкә чыгара. Әзһәр дә ул кыз белән тик йөрмәгәндер, көтүче Хисметдин, тугарылган ук булмаса да, атларының аркалыгы төшкәнлекне ашарына төшке аш китергән Чүлмәк Мөнирәгә сөйләгән.
Хәбирәнең ул сүзләрдән колаклары кызарып, йөрәге каралып бетсә дә, үзе хакында гайбәт йөри дип Әзһәрнең башына да кертеп караганы булмады. Ни генә дисәләр дә, әмма теге Мөшәррәфә чишмәсе буендагы аркалыгы төшерелгәнне — Минзәләбаш авылыннан Хәкимулла абзый җигеп йөри торган, күмхуҗның көндәлек эш аты иде. Ул да анда үзе генә түгел, хатыны Җәмилә белән булдылар. Чишмә буенда нишләүләре билгесез, әмма дә ләкин Әзһәр алар яныннан арбада узып киткәндә, бит-кулларын юып маташа иделәр. Мөгаен да гозер итеп, корбанлык сарык алып килгәннәрдер дә, Мөшәррәфә әүлия-бикә рухына атап, Аллаһыга багышлап, шуны чала торганнардыр... Бу йола хакында Әзһәрнең ишеткәне бар иде. Комачаулап йөрмәскә итте, атын ашыктырды. Шунда көтү куып килүче Хисметдиннең үзе кебек усал телле иләмсез чыбыркысы, таулар арасына яңгырашы белән сыеша алмыйча, ярты көнен йокыда үткәргән тәбәнәк урман агачларын да сискәндереп булыр, көтелмәгәндә шартлап куйды. Әзһәргә арты белән утырган һәм тыныч кына үз авылларына кайтып килгән кунак кызы да дерт итте. Болай куркуыннан йөзенә оят кызыллыгы йөгерде. Шунда ук колакларын үрә торгызган үшән ат, үз сырты өчен котын югалтып, таралып китәрдәй булып чаба башлады. Әзһәр артына борылып карады. Алар узганда авыл башында калган көтү, үр артыннан чыкмаган булырга кирәк, күзгә-санга чалынмады. Хисметдин дә чыбыркысын башка шартлатмады, Әзһәр дә, юл белән килеп, урман почмагыннан сулга борылдылар. Моннан Минзәләбаш авылының такта түбәләре күренә башладылар. Алар, Кычытканлы сазлыгы яныннан узып, Яхъя утарына килеп чыктылар да, борынгы алпавыт һәм кулакларның ташландың ихаталарын сулда калдырып, авыл капкасынача җиттеләр.
— Абый, мин монда төшеп калыйм инде, алга таба җәяү генә кайтырмын,— диде кыз.— Күршеләр дә колак итемне ашап җәфаларлар югыйсә!
Әзһәр атын туктатты. Үзенә «абый» дип эндәшүләрен ярата иде ул. Әллә кем булып китә.
— Сеңлем, тагын кунакка килерсеңме соң?— диде Әзһәр, Хәбирәсенең барлыгын бер минутка гына онытып торып.
— Әгәр дә кич клубтан озата кайтсагыз, көтәргә риза булсагыз, килермен!— дип шаяртты кызый. Имеш, егет булсаң, кунакка килүемне көтмәстән, кичен безнең капка төбенә кояш баеганда үзең үк килеп җитәр идең әле!
Әзһәр кызыллы-зәңгәрле булды. Шунда ук Хәбирәсе исенә төште, йөрәге урыныннан купты. Кызый бу галәмәтләрне үзенә багышланган дип тойды һәм егетнең бүген кичкә һичшиксез килеп җитәчәгенә хәтере ышаныч белән тулды, шунлыктан гаҗәеп тә нык җанланып, болан баласыдай урынында талпынып, кечкенә төенчеген күкрәк турына кысты да урамга таба йөгерде, күздән дә югалды. Аның артыннан Әзһәр онытылып карап калды, дөньялыкта ашау белән эшләүдән артыгын белмәгән аты, куерып үсеп килгән уҗымга таба сузыла-сузыла, басу ягына таба керде. Юл кырыенда яткан олы ташка арба күчәре килеп төртелгәч, сискәнүдән айныган Әзһәр, атын чигерде һәм, арбасын бордырып, үз авылларына таба ашыктырды. Бүре елгасы яныннан урманга күтәрелеп, аланнан кыркып алыр үләннең барлыгын-юклыгын карады. Печәнгә иртә иде әле, чыгып кына килә. Урман һавасының рәхәтлеге аның җанын хозурландырды.

VIII
Бу тормышта яшәгән дә кебек түгел икән, гомер үтә дә китә, бәхетле мизгелләре беленми дә кала. Әнә өченче көн генә Мирсәяф картны күмделәр. Затлы кеше иде, диләр. Һаман да тормыш алдында, халыкның башында йөрде. Күмхуҗ чыкканда йокысын туйдыра алмаган егет кенә иде, имеш, авыл байларын талауда һәм муллаларның малларын алдыруда йөргән, алга китеп, аларны сөрдерүдә һәм йортларын халык милкенә әверелдерүдә алдынгы сафларга чыккан. Кеше күзенә чалынган, коммунист булып өлгергән. Күмхуҗга рәис итеп билгеләнгән. Гомере буена балда-майда гына йөзәргә туры килгән Мирсәяфкә. Аның заманнарында күмхуҗ ни артта калмаган, ни алга да чыкмаган. Эшеннән барысы да канәгать булганнар.
Үз заманы узгач, Әзһәрләр яшь вакытта ул әле күмхуҗның базларына, келәтләренә мөдир иде. Аннары олыгаеп китте, муллалык кәсебенә күчте. Аның мәкаме колакка ятышлы булды. Тик менә, ни хикмәт, кызларга малайлар исемнәрен, малайларга кызлар исемнәрен куеп кына аптыратты. Авылларда Гүзәл, Дилбәр атын йөрткән егетләр үсеп җитеп маташалар...
Әзһәр үзенең әйләнә-тирәсен бөек ялганчылар чорнап алганлыгын белми, кешеләрнең юри генә дә, шаян сүз хакына гына да тел уйнатканнарын ишеткәне булса да, моның ни-нәрсә өчен кирәклеген аңлап җиткерми иде. Ул Мирсәяф картның да әүвәле коммунист булуын, соңыннан муллалык итүен — шулай кирәк дип, чын күңеленнән кабул итте. Кемнәрдер бәлки шушы мәрхүмнең чын үз йөзен, аның белән янәшә яшәп һәм йөреп тә, ачык кына күрми дә калганнардыр? Әзһәр дә шулар исемлегендә иде.
Кеше бәхеткә омтыла, тормышын көйләүле итеп, матур гына яшәүне, канәгатьлекне һәммә нәрсәдән өстен күрә. Мирсәяф карт та шундыйлардан идеме икән? Аның берәр вакыт кабаланганын хәтта күмхуҗ рәисе чагында да күрмәделәр. Мулла булып алгач та, намазының вакыты чыгуга хафаланып, комганын-тасларын шалтыратып, киленнәрен җылы су әзерләп куймауда гаепләп тавыш чыгармады. Гомере ничек көйле башланса, шулай матур гына дәвам итте һәм тәмамланды. Ниндидер юллар беләнме шәһәрдә фатир да алган дип сөйләгән иделәр. Дөрес булмаган, ахрысы. Аны картлар йортыннан кайтарып җирләделәр. Балалары авылда була торып, ничек анда барып эләкте икән ул?
Хәерлегә инде, хәерлегә! Тормышның үз җае белән тыныч кына агып, сине гомерең азагына үлем дигән хөкем утравына калдырып китүе бераз гаделсезрәк тә кебек тоела. Ә менә Мирсәяф абзый эшләпә астында һаман да түбәтәй йөртә иде. Шушы кадәр дәрәҗә һәм мәртәбәләргә ирешеп, күмхуҗ кадәр күмхуҗны җитәкләп тә, коммунистларның динне туктаусыз сүгүләрендә катнашып та, Аллаһыга ышанычын югалтмаган икән ул. Әллә соң рийа, икейөзле адәм идеме икән? Юктыр, Мирсәяф карт хакында бер дә алай дип сөйләүчеләр булмады. Сәбәбе башкадыр, аңлатмасы бардыр?!.
Хәтеренең бөтенләй дә юктан буталуын, инде дөньялыкта гаебе барлыгы-юклыгын һичкем искә алырга тиеш булмаган Мирсәяф картка уйларының очсыз-кырыйсыз йомгагы уралып-чорналуын белештермәгән Әзһәр, кабат газга утыртып куйганнан соң инде кайнап та чыгарга өлгергән чәйнүген биетергә маташкан плитәне сүндерде. Нигәдер күңеле шомланып, әлеге дә баягы кием элгечләре ягына борылып карады. Моңа кадәр ничәмә көннәр һичбер кузгалусыз эленеп торган аркан-бау бүген икенче тапкыр кузгатылырга тиеш түгел иде, әмма ул, җанлангандай, елан кебек сәер озынаеп, кадагыннан дивар буйлап акрын гына шуа башлап, кинәт дөмбердәп ишелеп төште. Әгәр дә бала чагында шушындый тамашаны бер тапкыр үз күзе белән күреп сәерсенмәгән булса, соңгы вакытларында башына төртелгән уйларына тоташып китәрлек бу күренештән аның һичьюгы акылы чак-чак зәгыйфьләнеп алырга тиеш иде. Гүяки шушы мизгелдә бөтен-барлык дөньялыкның барышына нокта куелды. Туктаусыз эчкән исерекнең каны да аракы белән алышына, имеш. Шуның кебек, һаман да бер нәрсә хакында гына уйласаң, ул синең язмышыңа, киләчәгеңә әверелә түгелме?
Әзһәр авыр адымнары белән килеп иелде, калын бармакларына бауны эләктерде дә, җәһәт кенә ишекне ачып, аны бусагадан ары ыргытты. Ишек ябылганда тәрәзәләр гүяки урыннарыннан очып чыгардай булып зеңләп алдылар.

IX
Чәенең яңартылуы ризыгына тәм өстәмәде. Хәерсез булулары шушы идеме? Әллә ризыгың төкәнгәнгә шулай бәрәкәте дә китәме?
Гомер кыска булып тоеладыр гына ул. Ничәмә тапкырлар яшәеш үзенең кыйбласын үзгәртә торды. Бер падишаһларны икенчеләре алыштырды, күмхуҗ рәисләре дә бияләй кебек алмашына, урыннарыннан колак каккалый, кошлар кебек очып киткәли тордылар. Кешеләр ничек бер хатынны икенчесенә алмашадыр, Ходай белсен?!.
Әсәр болай яши алмаячагын белә иде. Өеңдә көтеп каршылаган балаларың, аш әзерләп торган хатының, җылы урын-җирең булмаса, ничекләр яшәмәк кирәк? Ул өйләнмичә, ялгыз башларына гомер сөргән ирләр ничекләр көн күрә икән? Харисны әйт инде! Хатын-кыз рәхәтен татып та карамыйча дөньядан үтте. Сөйгән идем дип инде, кем-кемне яратмаган? Ярый, күз атып, җан багышлап яшәгән кызың, юктан гына үпкәләшеп, башка кешегә кияүгә дә чыксын ди. Шуннан? Ә ул бәлки шулай бәхетенә ирешкәндер, язмышыдыр? Аны кабат кайтыр, иреннән-гаиләсеннән аерылыр да сиңа хатын булып килер дип көт инде, йә! Юньле хатын бер ирдән икенчесенә китә димени ул?!.
Күңеле тәмам арыган Әзһәрнең җанын бу уйлары кабат кузгатты. «Нәрсә җитмәде инде бу Хәбирәгә?»— дип, үзе белән үзе сөйләшеп, сүгенеп алырга иткән иде дә, теле кузгалмады. Җаны оеша алмый интекте. Гаепне үзендә дип беләсе килми иде аның. Хатынының хатасы — төндәге ай кебек, болыт пәрдәсе белән никадәр капларга тырышсаң да андый гөнаһны яшерү мөмкинме соң? Уйнаш кадәрле оятсызлык дөньяда бардырмы? Нәрсә җитмәде Хәбирәсенә? Яхшы тел, дисеңме, кадер-хөрмәтме? Бу мал-туар, йорт-җир — кайсы ягы җитешле түгел? Кием-салым, табак-савыт, урын-җир — кая, кайсы? Хәер, болар барысы да, артыкмы-кимме, һәммә кешедә дә җитәрлек. Хәзер юк нәрсә бармы соң ул? Әзһәрен, эчте, дисә, алай гына авыл мулласында да булгалый. «Җылы аш белән булганда, җанга сихәтлек бирә!»— диләр әле алар. Эчмәссең, бар, бу тормышта! Хәзер бит аракысыз коры салам да юнәтеп булмый. Имеш, «Зәмзәм суы», диләр аны. Бик алай икән, шуны эчүләренә нигә соң бәндәләр акылларын югалталар? Изге су булса, адәм баласын саташтырмас иде ул.
Әзһәр үзен ачуланырга да, акларга да тырыша иде. Барып, эч серләрен сөйләп киңәшер кешесе дә юк шул аның. Ничек инде кемгәдер килеп: «Миннән хатыным китте!»— дип әйтәсең? Ул шунда ук: «Гаебе булмаса, яныңнан адым да читкә атламас иде, гаебе бардыр! Көн дә йөзеңне күрүдән ояладыр!»— дияр инде. Йа Ходаем, шулай ук гаепле булды микәнни соң Хәбирә? Утсыз төтен чыкмас, җилсез йөремәс! Уты да, җиле дә бардыр инде аның, бардыр.
Әзһәрнең күз алдында гүяки бөтен нәрсәләр дә үз җаена кайтты, акылында моңа кадәр урык-сурык яткан фикер төенчеләре бердәм җыйналды, күңеле утырды.
— Йа Ходай,— дип кат-кат кабатлады ул.— Йөгергән икән шул! И Хәбирә, ә мин — юләр, кеше сүзенә ышанмаган идем. Халыкныкы хак шул ул... Дөрес икән!..
Әзһәр тагын пыскып кына елап җибәрде.
X
Төнге йокы кешене сихәтләндерә, диләр. Шулайдыр, шулай булмый ни! Көн буена баш күтәрми эшләп, йончып, арып бетәсең дә кайтып авасың, аяк-куллар, хәтта гәүдәң таралып китә алмый газаплый-газаплый йоклап китәсең.
Кышкы иртә тиз генә яктырып җитә алмый. Әзһәр инде чәен кайнатып өлгергән, малларын карап, утлыкларына печән салып, күмхуҗ фермасына эшкә чыгып китәргә тиеш иде. Ашыкмады.
И гомер дигәннәрең, кайсы тормыш юлына кереп китсә дә, сазлыкмы анда, тау-ташмы, башкасымы — тәгәрмәчләре һаман тәгәри бирә. Бара да бара. Гүяки бөтен дөнья тик кенә басып тора, артыңнан карап кала сыман, ә синеке — бара... Бара, имеш.
Шундый адәмнәр була, дан-дәрәҗә өчен хәтта үзләрен сату юлына керүне дә чирканмыйлар. Кая ди ул хатын аеру гына, анысына исләре дә китми. Бияләй алыштыру хисабында гына аларга бу гамәл.
Ничек болай килеп чыкты соң әле? Саташты гына микәнни? Бәла бит ул аяк астында гына. Ни яхшы ат та сөрлегә. Хәбирәсе дә Әзһәрнең, ялгышып, максат итмичә саташмадымы икән? Ул бит алдан әзерләнеп, ирен көлкеле итеп, үзен дәрәҗәдә күтәрү өчен дип ялгыша, хыянәткә бара алмый. Әйе, алмый, булмасны юри сөйли торганнардыр!
Бу уе Әзһәрнең күңел офыкларын киңәйтеп җибәргәндәй иде. Сагына шул ул, бик сагына Хәбирәсен. Яратып, арадан бер дип өйләнде. Хәбирәсе дә яшь чакларында һичкемгә күз салмады. Хәтта йөргән егете, шушы Әзһәре хәрби хезмәткә алынгач та, башка кызлар кебек яшь гомеренең әрәм үтүе хакында хәсрәт кичермәде. Бүтән берәүгә күз салуны уена кертеп карамады. Дөрес, капка төпләренә егетләр килмәде түгел, әмма Хәбирәнең сүзе кыска булган:
— Минем егетем бар!
Һәм шул әйткәне яраган, җитә торган. Капка баганасы сагына басарлык егет авылда күренми башлаган. Ә Әзһәргә җылы, йөрәк учагыннан алып язылган татлы хатлары килә тордылар. Егете хәрби хезмәттән очынып кайтты, шул көздә алар никахланыштылар, гаилә корып җибәрделәр. Алга таба тормыш мәшәкатьләре белән үз җайларына пар күгәрченнәр кебек яшисе дә яшисе иделәр.

XI
Тормышың иң авыр вакытларда туганнарыңның кадере арта, диләр. Ярый ла аркаң куярлык карендәшең, бәгыреңне ерткан хәсрәтеңне уртаклашыр туганың булса! Ул бит сине аңларга, җаныңа терәк була алырга тиеш.
Әзһәрнең андый кешесе юк иде. Аны гүяки барысы да инкарь иттеләр, яратмыйлар. Хәер, кеше кешене яратса, андыйлар өйләнешеп яшиләр, хатын һәм ир булалар. Ә кемнеңдер, башканың сине яратуы мөмкин һәм кирәкме соң?
Ирен хатыны сөйми башласа, аңа ни кала? Нинди генә аяз һәм якты көннәр булмасын, бу ир кеше ул кояшны да, җылылыкны да тоймый башлый. Башы ялгыз кала. Ул ирләрен яратмаган хатыннарның гына түшәкләрен җылытырга әрсез ирләр атлыгып торалар. Хатыны ташлаган ир кемгә кирәк?
Әзһәр моны җаны-тәне белән аңлады. Йөрәге урыныннан кузгалып, башы әйләнеп куйды. Ул тагын бу тормышта артык кеше булуын тойды. Аңа яшьлек истәлекләре дә, күрше-күләннең күзе дә, күмхуҗда көне-төне эшләве дә бер мәгънәсез, буш һәм әһәмиятсез кебек тоелды.
Шунда балалары исенә төште. Олы кызы — чибәрләрнең чибәре, күзгә-башка күренерлек булып җитеп килә. Авылның иң кәттә егетләре, аны күрүләренә, тәкатьләрен югалтып, башлары әйләнгәнен тоймый да калалар.
Ә кызлары бәхетле булырлар. Иң яхшы егетләрне сайлап алырлар, анысына да бер хәйран итми әтисе. Бу өлкәне бигрәк тә акыллы кыз, сайлана да, сайлый да белә. Әллә кайсы ерак авыллардан аны эзләп, бер күрү өчен генә дип ничәмә егетнең килеп, капка төпләрендә сайрашуларын Әзһәрнең үз колагы белән ишетеп, тыңлаштырып ята торгач, изрәп йокыга киткән чаклары аз булдымы? Бәхетен табар кызы, табар! Тик менә әнисенең хәлләре хакында хәбәрләрне ишеткәч, ул егетләрнең күңелләрендә шыткан кызыл мәхәббәт гөлләренә кырау төшмәсме икән? Агачыннан алмасы ерак тәгәрәми шул! Йа Ходаем, шулай ук булыр микәнни? Юк-юк, үзең сакла! Бу олы кызы үзенә охшаган Әзһәрнең! Нәкъ үзе — күңеле белән дә, халкы белән дә! Яратса, берне генә яратыр һәм... Мәңгелеккә!
— Йа Ходаем!..
Бу сүзләреннән соң Әзһәрнең йөзен ут алды. Әгәр дә шушы кызы гомере буена әтисе кебек бер генә кешегә гыйшык тотып яшәсә, аны никадәрле борчулар көтәр! Ярый да яратканына, сөйгәненә кияүгә чыга калса, ярый да анысы да шундый ук булса! Әгәр дә эшләре башкача китсә, кызы сөйгәненә чыга алмаса, яраткан кешесе: «Агачыннан алмасы ерак тәгәрәми!»— дип, әнисенең кемлеген искәртсә, баш борса?..
— Йа Ходаем!..
Мондый фикергә төшеп батмый калу мөмкин түгеллеген Әзһәр аңлый иде, әмма хакыйкатьтә шулай булып чыга калса нишләр?..
Гомер булмаганны, ул һаман уйдан-уйга үтте, күңеле йомшарганнан йомшарды, җепшекләнгәннән җепшекләнде.
— Йа Ходаем!..
Аның бу уфтанулары хәерлегә түгел иде. Нигә шунда дуламады? Хатынын, гайбәт ишетүгә, егып салмады, изеп ташламады? Нәрсә, ул ир түгелмени? Баш биреп торалар димени? Сөяген сындырса, төзәлер иде әле!
Хатыннан бигрәк Әзһәр олы кызын сагынуын аңлады. Аңа ничектер рәхәт булып китте. Хәбирәсен шайтан алды, ярар, алсын да ди, әмма балалары бар бит аның, балалары! Аларның әле үсәсе, башлы-күзле буласылары — алда! Кече кызы бакчага йөри. Анысы аягына басканчы ун-унбиш ел үтеп китәчәк. Ничек инде нарасыйларын, сабыйларын, балаларын кеше тупсасында ятим итеп йөртергә була?
Әзһәрнең күңеленә кергән уе, акылын савыктыргандай, күңелен-аңын биләп алды. Булмас болай, балаларын алып кайтырга кирәк аңа. Хатыны үзенә карар, йә ияреп килер, яисә калыр. Әмма ялынып торасы түгел! Балалары кеше тупсасында зарлар шул, зарлар! Ярый да ашарларына булса? Шәһәргә үк китеп бармасалар ни булган? Алар анда бәрәңгене дә сатып алалар шул... И юләрләрдән икән шул аның хатыны, ахмаклар исемлегендәге кеше икән!
Кунак килсә дә, өч көннән артыгына чыдашлы түгелмени? Ә алар, Хәбирәсе дә, балалары да инде ничәнче айларын кеше өстендә яшиләр.
Алимент та җибәргәне юк аларга Әзһәренең. Аның өчен суд карары белән аерылышу кирәк, диләр. Кызы йә улы кайтып киткәләгән чакларда хәл кадәри аларга акчасын да бирә, ризыгын да төяп җибәрә ала инде, анысы... Әмма шуларга гына канәгать итеп, кеше өстендә киерелеп яшәп булмый торгандыр! Әллә соң барып алып кайтыргамы үзләрен? Балалар кызганыч, бигрәкләр дә чит-ят тупсалар төбендә үсәләр шул! Үз йортлары була торып, шулай аларны каңгыраталар димени?

XII
Әлмәт юлы такыр иде. Машиналар йөреп кенә торалар. Утыртмый узучылары юк.
Юллар чатына чыгып басуына, Әзһәрне бер олы машина алып та китте. Шәһәргә килеп кергәннәрендә кышкы көн яктырып бетеп маташа, юлларны-сукмакларны кардан арчып куйганнар, ашыгучы халык төркемнәре эш урыннарына сеңеп бетеп килә иде. Машинадан төшеп калгач, Әзһәр ялгыз башы бераз аптырабрак басып торды. Соңгы вакытларында шушы ялгызлыгы, бәгыренәчә үтеп, җанын өшендерә башлаган иде инде. Шунлыктан үзен хәлсез калгандай тойды. Буш эш белән йөрмиме икән дигән сорау каян туарга өлгергәндер, бусы аңа икенче коткы булды. Аяклары гүяки атлап китәр хәлдә түгел иделәр. Ул дөнья читенә килеп чыгып, ялгызы гына калган һәм барыр җире дә беткән кеше кебек кот чыккысыз хакыйкать каршында басып торадыр сыман үзен хис итте.
Бераздан соң аңа батырлыгы яңадан кайтты. Таныш урам, таныш йортлар яныннан узып, ике катлы, олы тәрәзәләре белән урамга томырылып карап торган, Чупай ташыннан салынган пулат янына җитте. Аның монда беренче тапкыр гына килүе түгел. Шушында кунаклар булып, баҗасында ничә кат күңелен җуйган иде ул. Әнә аларның тәрәзәсе. Утлы. Якты.
Шунда Әзһәрнең итәк чабуыннан коткысы тартып куйгандай булды. Күңеле жу итте: нишләп аптырап йөри әле ул монда, үз дәрәҗәсен бетереп?
Аңа тәрәзә якынаеп килгән сыман тоелды. Пыяла бозлары эрегән, эчтәге җылылыкны сары ут яктысы тагын да хозурлый, йорт җиһазларын баерак итеп күрсәтә иде. Ә өстәл артында бер хатын утыра. Алдында кренделе, шәһәр калачы, шикәре, кәнфите, татлысы һәм баллысы, мае, кайнатмасы мул итеп өелгән һәм тезелгән. Чинаягына кайнар чәй агызып, аны тәлинкәсенә бушатып, бармак башларына гына утырткач һәм күтәргәч, суынсын өченме, әллә назланыпмы, йомшак сулыш җибәреп, ризыгына ихлас күңел салып тукланып утырган бу күмәчтәй ишелгән ханымның үз хатыны икәнлеген танып алды. Аның бәхетле булуына хәйран итеп, Әзһәр шунда тынсыз калды. Бу тамаша ирнең йөрәген кысты, бәгырен укшытты. Берни сизенмәгән һәм бу вакытта ашау-эчү бәрәкәтенең рәхәтенә чумган хатыны, тезләрендәге ак йомшак сөлгене күтәреп, аның бер башына эледән-әле маңгай һәм муен тирләрен сөрткәләп, гүяки җәннәттә тәгамь җыюда иде. Ире һаман да аптырашта карап тора бирде. Инде аның ни эчкә узарга, ни кире кайтып китәргә теләгенә килмәде. Әллә яши, әллә үле — шушымы барлыгың, адәм баласы?

XIII
Адәмдә кайгы бетә димени? Исең киткән икән, и юләр! Төн артыннан көн килми калмаган кебек, бәхет кояшы, галибанә яктырып, бөтен җиһанны үз кочагына алгандай, бөек бер падишаһ сыман, дөньялыгыңа гына түгел, күңел йортыңа да хуҗа булырга өлгерер. Үзен мәңге китмәс дип белер, бу заманада башка һичбер өстеннәр юклыктан тантана итәр. Гомергә шулай булган, башкача мөмкин дә түгел. Яшәешне Ходай тәгалә үзе бу рәвешкә килерлек итеп яраткан. Бүтәнчә булырга һичбер мөмкинлек калдырмаган. Аның белән бәхәс итәсе дә түгел, ни барына һәм биргәненә сөенеп, килер көннәр өчен тырышып, гамәлдән калмый һәм кәсептә ашкынмый рәхәтле булудан гайре юнь бардырмы соң?
Әзһәр үзенең ни турында һәм нәрсә өчен болай уйлаганына хәйран итеп, ялгыз башы торып калган өенә кайтып керде. Иртән ягып җылытып киткән йортына электр утын кабызды. Күңелен иркенәеп киткәндәй тойды. Газ плитәсенә куйган чәе кайнап чыкты. Өстәл янына килеп утырды, чәйләде һәм, абзарларга чыгып, мал-туарын карап керде дә, тагын тамагын яңартып, эшенә китәргә җыенды. Күз уңына чалынырга тиешле булган аркан-бауны хәтеренә алды. Аны кая куйганлыгы һич исенә төшмәде. «Әллә берәр кырын-ярын адәм чәлдермешме?— дип уйлап карады.— Белмәссең, чыгып киткәнне генә карап торалар!» Әмма соңыннан, үз алдына сөйләнеп, көлеп тә алды:
— И юләр, кемгә кирәге бар инде аның? Алып торган булсалар, кертерләр әле!
Аннары җырлагандай итеп шыңшып алды:
— «Арадагынай юллар ерак түгел, нигә килгәләмисең?...»
Сүзләренә кадәр җанына бик тә хуш, ятышлы иде, тирән диңгез төпләреннән дә тирәнрәк булган күңел төпләреннән ишелеп чыгасы иде... Өзделәр. Кемдер ишек какты. Әллә болай гына ишетеләме дип Әзһәр колак куеп торды. Дөньялык мыштым калды, шулай да ишеге артында кемдер бар сыман, гүяки сулышына кадәр ишетелгәндәй тоелды.
— Кем йөри анда? Кем ул?— дип, бер-бер артлы кабатлады Әзһәр.
Әмма җавап бирүче булмады.
Һичшиксез анда, ишек артында, кемдер бар, керергә кыймый тора — анысы факт. Әзһәр дә барып ачарга ашыкмый: килсәләр — керерләр, кермәсәләр — китәрләр!
Тагын ишеген шакыдылар...

XIV
Хәсрәтләре гүяки һәммәсе берьюлы юылып төштеләр. Ишек төбендә керергә рөхсәт көтеп торган кеше Әзһәрнең үз хатыны — Хәбирәсе иде.
— Менә чәй эчәрмен дә эшемә китәрмен дип тора идем. Малларны карап куйдым. Кичкә башак бирербез,— диде Әзһәр, хатыныннан исәнлек-саулык та белешеп тормастан. Ул үзен Хәбирәсе белән инде бүген күрешкән кебек тотты.
— Әллә нишләп күңелем жу итеп китте. Эшләрне бераз бетереп куйгач, кереп, чәй эчәргә утырган идем, тәрәзә төбендә карап торучы шәүләңне күрдем. Әүвәле аңлый алмадым. Аннары хәйран иттем. Менә шәһәр күчтәнәчен алдым да кайтып киләсе иттем әле! — диде Хәбирәсе, каушавын кая куярга белми, йөзендә балкыган итагать фәрештәсенең килбәтен үзгәртә алмыйча.
— Үз өең бит, кайчан кайтсаң да ишекләр ачык, түрдә йөр!— диде Әзһәр дә, ни әйткәнен тәгаен гына колаклары белән ишетмичә.
Сүзләре шушында төкәнде. Алар бер-берсеннән ялгыз гомер хәлләрен сорашмакчы иделәр. Әмма өзелгән сүзләре ялганып китәргә теләмәде. Аерылышу вакыйгалары — тыелган тема, аңа «табу» коткысы мөһерләнгән иде. Әгәр шунда ялгышылып бер сүз ычкынса, икесенең дә күңелләре кителәчәк икәнлеген әллә акыллары, әллә күңелләре белән тоеп, чәй янына утырдылар.
Әзһәр кышкы кызыл кояш кебек елмая бирде, аңа җавабында хатыны да, әле яңа гына кайтып керүен, аерылышу газапларын кичерүләрен, адәм мәсхәрәсенә төшеп, авылдан чыгып качуларын да бер мәлгә онытып, бәхет нуры тулы йөзе белән балкыды. Әгәр дә дөньялыкта бу көнне — фәрештәләр җиргә иңгән чак, дисәләр, моңа ышанмый мөмкин түгел иде. Йа Ходай тәгалә, йа Аллаһы, син бәндәләреңне бәлаләргә дучар итеп сыныйсың да, сындырасың да, аннары кабат тормышларын бөтәйтеп, күңелләрен күтәрәсең!
Чәй янында алар сүзсез дә бер-берсен аңладылар. Хәбирәсе бүтән китмәячәк, Әзһәре дә аны һичкайчан үзеннән аермаячак иде.
— Балалар кайчан кайтырлар соң?
Бу соравын иреннән ишетермен дип хатыны уйламаган иде, алдан җавабын да үлчәп куймаган, әмма күңел кылларында ят бер тибрәнү кузгалып, бөтенләй дә каушап төште, гүяки акыл үлчәвенең тәлинкәләре як-якка кыйшаеп куйдылар. Чактан гына: «Әһә, балалар кирәкмени әле сиңа!»— дип, йөзен яктыртып нурландырган иренең күңел тәрәзәләрен ватып ташламады.
Чәйдән соң Әзһәр эшенә кузгалды. Ишекне ачып чыгуына, күзенә кичә кич чыгарып ыргыткан бау-аркан чалынды. Аны җыеп алып, кире кертеп элде. Аны-моны сизенмәдеме икән дип, кырын күзен табак-савыт җыештырып маташкан хатынына ташлады. Шикләнерлек һәм уфтанырлык һични дә юк иде.
— Ничәләргә кайтырсың?
Җавап бирергә диярәк Әзһәр уйга калып торды. Кулына арканны җыйды. Мондый сорауны ул инде күптән ишетмәгән, шунлык белән дә, хәтта шактый ягымлы ишетелгән тавышка ияртелгән хатының сүзләре назында акылын җуярак калды. Хәбирәсе дә җавабын ашыктырмады.
— Кичке җиделәрдә өйдә булырмын! Бүген эш күп... Шулай да мунча яксак иде, арка да кычытып тора!— диде, аягындагы олы итекләре белән бер урында таптанып, бушлат төймәсен әле ычкындырып, әле яңадан элеп.— Утын да кертеп куйган идем бугай... Суы катып өлгермәгән булса... Ягып кына җибәрәсе!
— Ярар!— диде Хәбирәсе, үз мунчасын сагынуы исенә төшеп.
Йөзенә җиңелчә кызыллык йөгерде. Аның бу вакытта нәрсәләр хакында уйлаганын ире күңеленә кертеп тә карый алмый иде.
— Балалар да кайтырга әйтәләрме соң?
Бу юлы хатыны җавап бирмәде. «Ярар, анысын башка юлы сөйләшербез!»— дип уена беркетте дә, Әзһәр эшенә китеп барды һәм... Җидедә дигәнен, сәгать алты да тулмаганда ук кайтып та керде. Аны балкып Хәбирәсе каршы алырга тиеш иде, мунчаларны ягып, ашларны пешереп...

Әзһәр өнсез калды. Аш та юк, мунчасы да ягылмаган, йорт-җир кышкы салкынлык эчендә иде.
— Эһ син, хайван, «ну-ка»!— дип сүгенеп куйды ятим ир.— Талап чыгып китмәсәң ни булган?! Болай да бирми идемме бу түшәк-ястыкларны, телевизорны, самавырны...
Чөйгә үрелде, андагы аркан-бауны алмакчы иде, әмма аны таба алмады. Монысыннан да җилләр искән булып чыкты. Эһ, кулында иде бит, кулында иде, бәйләп салып, ишәсе иде үзен, кузгалмаслык, арт сикертмәслек итеп!
06.06.00.–11.04.04.


You have read 1 text from Tatar literature.