Latin

Чарасы Табылды

Total number of words is 451
Total number of unique words is 357
50.0 of words are in the 2000 most common words
65.6 of words are in the 5000 most common words
72.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Тыныч кына үз көенә яшәп яткан авыл буйлап күңелсез хәбәр таралды. Шәһәрдәге кызы янына киткән Хубыл кире кайткан. Ярты ел элек аның ни өчен китеп барганын берәү дә хәтерләми. Әллә ялгызлыктан эче пошканга, әллә кияү тиешле кешене бераз акылга утырту исәбе белән. Тик ул китүгә күпләр җиңел сулап куйды. Авылда аның теленнән зыян күрмәгән гаилә калмады дисәң, һич тә ялгыш булмас. Һәркемнең тормышына тыкшынып, өйдән-өйгә сүз йөртеп авылдашларын талаштырып бетергәне өчен Хубылны күралмаучылар хәттин ашкан булып чыкты. Инде ул китеп югалгач, авыл халкы иркенләп яши башлады. Эчкәне рәхәтләнеп эчте, урлаганы курыкмыйча урлады. Йөремсәк ирләр аеруча азындылар. Элегрәк кайда һәм кем белән күңел ачулары үзләре өйгә кайтканчы ук хатыннарына җиткереп торыла иде. Хәзер беркем берни белмәгәч, гаиләләрдә тынычлык. Әләкләп торучы булмагач, элек. урам буйлап йөреп туйдырган участковыйның да күренгәне юк.
Тормышлар шулай җайланып китте дигәндә генә авылга яңадан Хубыл кайтып төште. Аның әче телен иң беренче булып авыл читендәге тукталышка кемнедер каршыларга чыккан ике яшь кыз татыды.
– Нәрсә, шәһәр проституткалары кебек олы юл чатына чыгып бастыгыз, өлгерер идегез әле! – дип кычкыруга кызлар, күз яшьләрен сөрткәләп, авылга таба йөгерештеләр.
Ул көнне таралып барган колхозның соңгы механизаторы Нурислам, борын астыннан җыр көйләп, капка төбендә яңа машинасын юып маташа иде. Әле кичә генә чирмешләрдән бер машина такта алып кайтып шудырды. Якын арада шул якларны кабат әйләнергә исәпләп тора. Шулчакны урам буйлап килгән Хубылның карлыккан ямьсез тавышы яңгырады:
– Чистый шомарып беттең урлашырга, машинаңны алыштырып кына торасың. Дөресен әйт, мин югында нәрсә урлап саттың?
Нурислам кулындагы сулы чиләген төшереп җибәрде. Аннан:
– Кеше куркытып йөрисең, җен карчыгы! – дип "лач" итеп җиргә төкерде һәм тиз генә капкасы артына кереп югалды.
Урам буйлап каядыр ашыккан Хәнифә уйга батып Хубылны абайламыйча яныннан узып китте. Тегесенә шул җитә калды.
– И, и, Хәнифә, – диде ул, Ходай биргән бар зәһәрлеген җыеп, – кызыңа кияү эзләп күзең тәмам томаланган. Бер дә борчылма! Синең кызың ике көннең берсендә егет алыштырып торса да, берәр юләре табылыр әле! Андыйлар ирсез калмый ул... Бичара Хәнифә:
– Чәнчелеп китсәң иде, аждаһа! – диюдән узмыйча, алга таба элдерүен белде.
Шулчакны Хубылны якындагы кибет артында үз ишеләре белән "тройной" эчеп торган Райнур күреп алды. Күрде дә, йомырка кабыгы ябышкан иреннәрен учы белән сөрткәләп, аның янына якынлашты.
– Нәрсә, кайттыңмы, убырлы карчык? – диде Райнур сулышы белән тирә-юньгә одеколон исе таратып. – Кайтсаң шул, авылны элеккечә куркытып торырмын, дип хыяллана күрмә тагын1 Син әллә үз кызыңның шәһәр базарында җимеш сатучы кара кеше белән ятканын авылда белмиләр дип уйлыйсыңмы? Беләләр, шул кара җанның ялган аракысын итәк астыннан сатуыңны да, әле тагын башка этлекләреңне дә бик яхшы беләләр, телең еланныкыдай булганга дәшмиләр генә!..
Кинәт агарынып киткән Хубылның буыннары йомшарып китте һәм ул егылмас өчен кәкре бармаклары белән киртә тактасына ябышты.
Иртәгесен кемдер аның олы юл чатындагы тукталышка ашыгып атлавын күреп калган. Шул килеш бу карчыкны авылда башка күрүче кеше булмады.
You have read 1 text from Tatar literature.