🕥 34-minute read
Чапты Атым Казанга - 1
Total number of words is 4390
Total number of unique words is 1893
34.7 of words are in the 2000 most common words
46.9 of words are in the 5000 most common words
54.7 of words are in the 8000 most common words
(Ике пәрдәле пьеса)
КАТНАШАЛАР:
Салих — авыл завклубы, 40 яшьтә.
Җәмилә — Салихның хатыны, 40 яшьтә.
Мулланур — авыл җитәкчесе, 45—50 яшьләрдә.
Мирза — чит райондагы мал врачы, 40—45 яшьләрдә.
Рим — Мирзаның улы, 18 яшьтә.
Локман — Салихның классташы, Казанда яши, журналист, 40 яшьтә.
Гөлнур — Салихның классташы, Локманның хатыны, 40 яшьтә.
Чулпан — Локманның кызы, 18 яшьтә.
Минәзәл — пост милиционеры, 25—30 яшьләрдә.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Салихлар йорты. Җәмилә камыр баса. Салих үз уйлары белән бүлмә буйлап атлый.
Салих (горур һәм тантаналы кыяфәт белән). Ишеттеңме, Казан каласына мең ел тула икән?
Җәмилә (камыр баса-баса). Мең?.. (Ясалма кызыксыну белән.) Кайчан?
Салих (көзге каршына килеп туктый). Шушы арада. (Уйга калып.) Чынлап та, башкалабыз шулай ук олы яшьтә микән?! Мең яшь тула микәнни Казанга да?!
Җәмилә (камыр изә-изә). Инде сиңа кырык тулганны, Казанга гына мең бардыр.
Салих (барып диванга чалкан ята). Казанга барам!
Җәмилә. Кая, кая?!
Салих. Казанга!
Җәмилә. Ник?
Салих. Баян апкайтам. Мең еллык тарихлы башкалабыз була торып, нишләп әле мин моңга, музыкага сусап яшәргә тиеш?!
Җәмилә. Казанга киеп барырга синең рәтле күлмәгең дә юк бит, бөтенесенең якасы кырылган
Салих (бу юлы үзенең фәкыйрьлегеннән ниндидер горурлык хисен барлап һәм чынбарлыктан сәер өстенлек абайлап). Спонсор эзләп йөрүче кешенең өс-башы сәләмә булырга тиеш аның.
Җәмилә. Автобуска акча бирмим.
Салих. Ничек инде бирмисең?!
Җәмилә. Булмагач, каян алып бирим мин аны.
Салих. Ә бәрәңге саткан акча кая?
Җәмилә. Оныттыңмыни жимпер алганны. Күпмелек саттың соң син бәрәңгене?! (Еламсырап.)
Кешедән оят — ничә ел инде бер пәлтә киеп йөрим.
Салих. Шыңшыма, хатын. Ярый әле шул начар гына пәлтәне киеп куярга менә дигән фигураң, чибәрлегең бар.
Җәмилә. Шул телең генә коткара инде сине.
Салих. Кешене нәрсә булса да торымнан торымга коткарып торырга тиеш, хатын. Сорамыйм мин синнән акча. Кая яшереп куйганыңны да, ничә сум икәнен дә беләм, әмма вә ләкин таләп итмим.
(Торып утыра.) Хәлем кинәт начарланып китте әле. (Тагын чалкан ята.)
Җәмилә. Тагын депрессиядер.
Салих. Шулайдыр. Тик менә бу юлысы тирәнрәк төште бугай бу депрессия. (Күкрәген уа, ыңгыраша.)
Җәмилә. Чын әйтәсеңме син? (Кулларын камырдан чистарта башлый.)
Салих. Нишләп мин шаярып ятыйм!
Җәмилә (якынрак килә). Фельдшерны чакырыйкмы?
Салих (чыраен сытып). Кирәкми. Аның «зеленка»дан башка бүтән даруы юк. Миләш кайнатып эчәргә куша бит ул ничек авырсаң да. Син Мулланурны чакыр. Салих үлә, диген. Үләр алдыннан әйтәсе сүзләре бар, диген. Бар. (Җәмилә куркып елый.) Елама. Син бит мине жәлләп еламыйсың. Син теге яшереп куйган акчаңны минем үлемтеккә тотарга туры киләчәк дип борчылып елыйсың.
Җәмилә. Ни сөйлисең инде син, җүләр. Фельдшер «скорый» чакыртсынмы каладан?
Салих. Кирәкми «скорый» чакыртырга! Барыбер кеше үлгәч кенә килеп җитә ул. Мулланурны чакыр.
Җәмилә. Авыл җитәкчесен чакыру яхшы түгел.
Салих. Ә аңа әйтәсе сүзләремне әйтми бу дөньядан китеп баруым яхшы булырмы?
Җәмилә. И Ходаем!
Чыгып йөгерә. Кыяфәте йончыганрак булсын өчен, Салих чәчләрен тузгыта, күлмәк төймәләрен чишә һәм куркыныч позада диванга кәкрәеп ята. Җәмилә белән Мулланур атылып килеп керәләр.
Мулланур. Нишләдең, Салих?
Салих (сыкраулы тавыш белән). Миңа инде күп калмагандыр. Мин инде озак булмам. Алай-болай кинәт ычкына калсам, сиңа исән чакта әйтәселәремне әйтеп калдырыйм инде.
Мулланур. Әй, кыланма инде. Депрессияме, гадәттәгечә?
Салих. Монысы актык депрессия инде.
Мулланур. Сиңа берәр нәрсә кирәктер инде тагын.
Салих. Ник алай дисең?
Мулланур. Син бит кирәк нәрсәне гел шулай кыланып сорыйсың.
Салих (ыңгырашып куя). Алай түгел, иптәш Мулланур. Синең завклуб булып эшләгәнең юк, шуңа күрә көләсең.
Мулланур. Көлмим. Кай җирең авырта?
Салих. Җан сызлый.
Мулланур. Алайса, сиңа авыл җитәкчесе түгел, берәр мөфти кирәктер.
Салих. Юк, син дә кирәк! Син кайгыртырга тиеш авыл мәдәниятен!
Мулланур (Салихның чыраена карамаска тырышып). Нәрсә кирәк инде тагын?
Салих (ыңгырашып). Баян.
Мулланур. Мин сиңа ничә мәртәбә әйттем: баянга түгел, авыз гармунына да акча юк! Нәрсә син, баян да баян дисең һаман! Тегесен урлатмаска идең. Рәхмәт әйт үзеңнән түләттермәгәнем өчен.
Салих. Рәхмәт.
Мулланур. Нигә син шул гомердән бирле баян дип саташасың! Баян бит ул — нимес инструменты!
Хватит, нимес көенә биергә!
Салих. Үзебезнең инструмент юк бит.
Мулланур. Булмаса ни... Нормально яшибез бит әле. Клубта кино күрсәтми башлагач та алай зур үзгәреш сизмәдем, китапханәгә яңа китаплар кайтмаганнан да беркем үлмәде. Гомергә уен коралыбыз булмады өебездә, ә аңа карап кеше арасында ким-хур булмадым. Гомеремдә бер китап укымадым — ә менә гел җитәкче должностьларда эшлим. Менә, ачуым килмәгәе, клубың җимерелеп төшсен, әйеме, аңа карап дөнья җимерелмәячәк, валлаһи газим.
Салих. Алай фикерли башласаң... Әйе, мәсәлән, синең алгы дүрт тешеңне сугып төшергәннән авылга бернинди зыян килмәячәк, шулай бит инде...
Мулланур (кинәт усалланып). Аңламадым?
Салих. Мин фәкать сезнеңчә фикерли генә башладым.
Мулланур. Әле болай фикерләрлек булгач, димәк, хәлең бер дә мөшкел түгел. Син минем белән алай сөйләшмә, яме. Депрессия дип тормам... Үләргә ятучы кеше мондый амбициозный булмый ул.
Дөресен әйткәндә, завклуб әфәнде, сине күргәч минем үземнең яшисем килми башлый. Мало того, бу дөньядан мин синең аркада туйдым, вот так!
Җәмилә. Мулланур абый, сез аңа ачуланмагыз инде. Ул кайвакыт ни әйткәнен аңламый да кала. Язкөз аның неврозы көчәя.
Мулланур. Яз-көз, яз-көз... Син, әйдә, клубтагы булган нәрсәне барлап, җыйнап, саклап калу турында кайгыр.
Салих. Баянсыз клуб буламыни?
Мулланур. Акча юк.
Салих. Алайса, машина биреп тор.
Мулланур. Кая барасың?
Салих. Казанга барам, спонсорлар табам.
Мулланур. Беренчедән, Казанга барып җитәрдәй техника бездә юк. Икенчедән, синең кебек хәерчеләр башкалада чат саен басып та, утырып та, хәтта ятып та торалар. Карале, Салих, синең белән сөйләшкәннән соң саруымның кайнавын сода да басмый. Ник йөдәтәсең соң син мине?!
Салих. Мин Казанга барырга тиеш.
Мулланур. Беләсеңме, Казанга барып җитәргә күпме бензин кирәк?! Бензинның бер литры сигез сум. Киттем мин. Баш миемне көзән җыера башлады.
Салих. Син татар мәдәниятенә битараф кеше. Син моңсыз, культурасыз бәндә.
Мулланур. Ташла! Татар мәдәнияте баянга килеп терәлгәнмени? Базга су кергән, хатынның бөере авыртып тора, үземнең инде икенче көн урт тешем сызлый, язгы чәчү башланырга тора, ә син юк нәрсә белән теңкәгә тиясең.
Салих. Барыбер Казанга барам.
Җәмилә (Мулланур янына килеп пышылдый). Куркам, төнлә саташып чыгып китмәгәе.
Салих. Барыбер Казанга барам!
Мулланур. Хәерле юл. (Завклубка текәлеп карап тора.) Карале, мин сиңа ат бирә алам.
Салих (торып утыра). Бир! Командировочный да бир!
Мулланур. Менә анысы юк инде, туган. Мин кушмыйм бит сиңа анда барырга.
Салих. Ат бир!
Мулланур. Бар, ат караучы Вахит абый янына, мин рөхсәт бирде, диген. Ат белән барып кайт.
Ичмаса, хет бер-ике атна күрми торырмын үзеңне. Түлке мин ышанмыйм синең анда спонсор табасыңа. Казанда бихисап күп җырчылар, артистлар. Алар үзләре төрле районнарга чыгып акча соранып йөриләр. Кем бирсен сиңа Казанда акча?! (Чыгып китә.)
Җәмилә. Казанга атка атланып барып керерсең микәнни?
Салих. Барып җитәргә кирәк әле башта. Атны шәһәр читендәге берәр хуҗалыкта калдырып торып була бит. Киттем мин ат утарына. (Чыгып китә.)
ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Трасса. Машиналар тавышы. Милиция сержанты Минәзәл юл кырыенда үтә җитди кыяфәт белән йөри. Муенына автомат аскан. Милиция сыбызгысын сызгырта. Аннары кычкыра: «Тукта!» Салихның: «Тр-р-р-р, малкай!» — дигәне яңгырый.
Минәзәл. Пачиму по трасси на лошади едешь?
Салих (үзе күренми, тавышы гына ишетелә). Я же по краю трассы еду.
Милиционер. Ну и што. Чичас здис эскурт пройдет.
Салих. Нинди эскерт?
Минәзәл. Эскерт түгел, Мәскәү делегациясенең колоннасы Чаллыдан Казанга барачак.
Салих. Алар миңа комачауламый бит.
Минәзәл. Вәт дурак! Правительственный эскурт узачак, аңлыйсыңмы! Дакументы!
Салих. Менә паспортым.
Минәзәл. Атка документ бармы?
Салих. Юк.
Минәзәл. Кем аты бу?
Салих. Минеке.
Минәзәл. Синеке икәнне раслый торган документ бармы?
Салих. Юк.
Минәзәл. Бияме, алашамы?
Салих. Айгыр.
Минәзәл. Кайда учетта тора?
Салих. Конюшняда. Вахит абыйда.
Минәзәл. Ограждениегә бәйләп куй да кил монда. (Салих милиция будкасы янына килә.) Соңгы вакытта йорт хайваннары, кош-корт урлау очраклары бик ешайды. Шуңа күрә мин тикшерергә обизиян.
Салих. Сез бит монда машиналарны гына тикшереп торырга тиеш. (Минәзәлгә паспортын бирә.)
Минәзәл (Салихның паспортын тикшереп). Ат ул, между прочим, транспорт та. Атка без неравнодушны. Президентыбызның атларны ничек яратканын ишетеп беләсеңдер...
Салих. Ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм. Бөтен контораларда ат рәсеме төшерелгән плакатлар ябыштыралар. Президент ат яратканга бит инде ул.
Минәзәл. Но-но, сүзне алайга кертмә. Син миңа бу ат синеке икәнне исбатла.
Салих. Ничек исбатлыйм?.. Карале, синең башка эшең юкмыни... Авыл аты бу. Күмәк хуҗалык җитәкчесе Мулланур миңа биреп торды бу атны Казанга барып кайтырга. Спонсор эзләп чыгып киттем мин. Авыл клубына баян кирәк. Мине җибәр инде син. Ат бик арыды, инде көне буе киләм бит.
Мамадыш тукталышындагы кунакханәдә кунармын дигәнием, атны урнаштырыр урын булса.
Минәзәл. Анда атны ябар урыннары юктыр аларның.
Салих. Берәр җае килеп чыгар әле.
Минәзәл. Әйдә, будкага.
Салих. Ник?
Минәзәл. Компьютердан тикшерәм сине. Анда безнең бөтен данныйлар бар. Алай-болай синең фамилияң яисә ат турында берәр мәгълүмат юк микән.
Салих. Ничек мин компьютерда булыйм, авылдан чыкканым юк. Ат бигрәк тә. Аның конюшнядан чыкканы юк.
Будкага кереп китәләр. Машина тавышлары көчәя. Шомлы музыка. Бераз вакыт үткәч, будкадан чыгалар.
Минәзәл. Правительственный делегация килеп җиткәнче кунакханәгә менеп җитәсеңме соң син?
Салих. Ныграк куалармын.
Минәзәл. Дамба астыннан бар. Не дай бог тагын юлдан барсаң. Учти, алда анда безнең постлар бар әле. Аңладыңмы?
Салих. Аңладым. (Атын калдырган тарафка атлый.)
Минәзәл. Әллә кемнәр бар дөньяда.
Салих (акырып йөгереп килә). Ат юк! Ат әллә кая киткән! Атны урлаганнар!
Минәзәл. Нәрсә булды?
Салих. Ат юк! Синең аркада! Атым кайда?
Минәзәл. Ник соң син аны бәйләп куймадың?
Салих. Бәйләдем мин аны. (Йөзенә газап төсе чыга.)
Минәзәл. Әллә кая китмәс. Шушы тирәдәдер. Эзлә.
Салих. Юк бит. Кая китәр ул, ә? (Арлы-бирле сугыла.)
Тирә-яктан атны эзлиләр. Ат күренми.
Минәзәл. Кире авылыңа чапмагандыр бит? Алай дисәң, ул арада күздән югалмас иде.
Салих. Ник бәйләндең, ник тоткарладың соң син мине?! Хәзер нишлим инде?
Минәзәл. Атның үзе кире килә торган гадәте бар, бәлки, кире килер.
Салих. Ул ашаган җиренә кире кайта. Милиция постына кире ник килсен ул! (Як-якны күзәтеп.)
Юк инде, юк, качкан!
Минәзәл. Чынлап та юк. Кая китәр икән шул арада. Озак та тормадык югыйсә будкада.
Салих. Авыл җитәкчесе үтерә мине! (Елый.)
Минәзәл. Елама. Әнә, күрәсеңме, «БМВ» тора, теге кафе янында. Ул Мирза дигән кешенеке. Әнә үзе дә чыгып килә. (Кычкыра.) Мирза! Кил әле монда!
Мирза (шактый исерек, җырлый-җырлый килә).
Ал чәчәк аткач балан,
Гөлгә күмелә алан,
Ал чәчәк аткач балан,
Гөлгә күмелә алан...
Минәзәл. Гадәттәгечә, салган.
Мирза (килеп күрешә). Сәлам бирдек, Минәзәл дус! Алла хакы өчен автомат көпшәңне минем якка борма. Ату йөрәк болай да яралы, кем әйтмешли. Нихәлләр бар соң?
Минәзәл. Минем служба бара. Миңа нәрсә. «БМВ»ыңны читкәрәк алып куйсаң, минем монда полный тәртип була. Алайса, тиздән зур делегация узачак.
Мирза. Хәзер, алып куям, брат. Син кушсаң, таудан Вяткага этеп төшерергә дә могу машинамны.
Минәзәл. Кирәкми. Әнә кафе артынарак кына куй.
Мирза. Бик зур кеше киләмени?
Минәзәл. Мәскәүдән кемдер килгән Чаллыга.
Мирза. Путин үзе түгелдер бит?
Минәзәл. Юк, ул түгел.
Мирза. Минем Путинны күрәсем бар. Без бит әшнәләр аның белән. Узган ел сабантуена килгәч танышкан идек. Мин Казанда сабантуй өчен ответственный идем. Путинга мин әйттем бит: башыңны катыкка тыксаң, Татарстан сине мәңге онытмас, дидем. Бу безнең иң зур милли уен, мәйтәм, давай, катыктан акча эзләгән булып кылан. Кеше күрмәгәндә генә авызына акча каптырдым да, теге катыкка башын тыгып, имеш, акча тапты.
Минәзәл. Аның авызында акча бар идемени инде?
Мирза. Булмаска. Әйтәм бит, кеше күрмәгәндә капты да авызына. Минтимер Шәриповичка тәкъдим итмәдем инде катыктан акча эзләргә. Аның башы сыярдай посуда юк иде якын тирәдә. Аның башы Путинныкы кадәре ике бар бит.
Минәзәл. Син берәр ат күрмәдеңме бу тирәдә?
Мирза. Юк, күрмәдем. Нинди ат?
Минәзәл. Ат югалттык.
Мирза. Башың исән булсын, башыңны югалтма.
Салих. Минем атым юкка чыкты, күрмәдегезме?
Мирза. Күрмәдем дидем бит инде. Нинди ат соң ул?
Салих. Минем ат.
Мирза. Юк белән башны катырмагыз әле. (Кулын йөрәк турысына куя.) Татар йөрәге скрипка түгел, уйнамагыз. (Җырлап җибәрә.)
Ачуланма, туган, закускага суган,
Кесәнең такыр чагы.
Алып кил миңа тагын
Күрше карчыкның казын,
Алып кил миңа тагын
Күрше карчыкның казын...
Минәзәл. Туктале. Син бик абруйлы кеше бу тирәдә.
Мирза. А как же. Мин бит Мирза! Знаменитый мал врачы. Тикмәгә докторскийны защищать иттеммени мин?! Миңа бит профессор дигән исем дә бирделәр күптән түгел. Шуны юып йөреш әле.
Минәзәл. Бер үтенеч бар.
Мирза. Синең гозерме, әллә бу карачкыныкымы?
Салих. Мин карачкы түгел.
Мирза. Ә син докажи, ха-ха-ха.
Минәзәл. Ярар, үпкәләмә инде, аның сөйләшүе шундый.
Мирза. Маладис, аңлыйсың, дуңгыз. Тизрәк әйт инде, Минәзәл, үтенечеңне. Яратмыйм озакка сузганнарын. (Кулын күкрәгенә куя.) Татар йөрәге скрипка түгел, уйнама, әйт тизрәк.
Минәзәл. Мирза туган, менә бу кешенең будкада документларын тикшергәндә, аты каядыр юкка чыккан.
Мирза. Шуннан?
Салих. Ат авылныкы.
Мирза. Мин ветеринарный врач буларак ул ат турында бернәрсә әйтә алмыйм, чөнки минем әлеге дә баягы атны күргәнем юк. Ә менә доктор наук буларак чамалый алам: ул ат йә качкан, йә урлаганнар.
(Күккә карап.) Һәм дә профессор буларак әйтәм: күккә очып китә алмый ул хайван, чөнки Аллаһы
Тәгалә миңа — мал врачына әйтми-нитми җир йөзеннән йорт хайваннарын, бигрәк тә авылныкын юкка чыгармый.
Салих (ыңгырашып). Хәзер ничек авылга кайтыйм?!
Мирза. Җәяүләп инде. Атың югалгач ничек кайтасың — җәяү.
Минәзәл. Син аңа ат үлде дип справка эшли алмыйсыңмы соң?
Мирза. Син кушсаң, ул ат ике тапкыр үлеп, ике тапкыр терелеп, өченче тапкыр җан тәслим кылды дигән документ та эшләп бирә алам. Син бит мине әллә ничә тапкыр выручать иткән кеше.
Яхшылыкны онытмыйм мин. (Җырлап җибәрә.)
Ачуланма, туган,
Закускага суган,
Кесәнең такыр чагы.
Кил, кил, кил, кил, иркәм, кил инде,
Кил, иркәм, кил инде, елмаеп көл инде,
Сагындым, бәгърем, сине.
Минәзәл. Эшләп бир, зинһар, күрмисеңмени бу бичараның кыяфәтен.
Мирза. Да-да, кыяфәт бигүк чибәр түгел. Синең кыяфәтең обманутый вкладчикныкы сыман. Ярар.
Атың үлде дип справка бирәм мин сиңа, йә үзең шушында үлеп китәрсең дә, бәддогасы безгә булыр.
Ха-ха-ха. Кем соң син?
Салих. Салих.
Мирза. Кайда эшлисең?
Салих. Авылда, завклуб булып.
Мирза. Андый эш бармыни әле ул?! (Кесәсеннән справка бланкысы чыгара, Минәзәлнең җилкәсенә куеп яза.) Гафу ит, Минәзәл туган, эчтек без шактый күп.
Минәзәл. Ярый, ярый.
Мирза. Фамилияң ничек?
Салих. Нәҗмиев Салих.
Мирза. Отчествоң?
Салих. Габтелбәревич.
Мирза. Кайсы авылдан син?
Салих. Катлаулыдан.
Мирза. Мулланурга сәлам әйт.
Салих. Сез беләсезмени аны?
Мирза. Мин бөтен Татарстан кешесен беләм.
Салих. Сезнең исемегез ничек?
Мирза. Мирза. Меня зовут Мирза, работать мне нельзя, ха-ха-ха.
Салих. Алайса, бу справкага ышанырга тиеш ул.
Мирза. Минем справкаларга ышанмаган кеше очратканым юк әле, ха-ха-ха. (Кесәсеннән пичәт алып шапылдатып кәгазьгә баса.) Мә, кайгырма. Ат югалды дип бу кадәре бетеренмиләр инде. Баш исән булсын. Ха-ха-ха. Хәлләр ничек, сержант?
Минәзәл. Әйбәт тә, тик менә правительственный колонна узачак хәзер. Мәскәү делегациясе белән.
Син машинаңны юлдан ал инде.
Мирза. Кем килгән?
Минәзәл. Әллә тагы.
Мирза. Безгә юньле кеше килмәс. Йә Шахрай, йә Чубайстыр инде. Ха-ха-ха. (Җырлый-җырлый китә.) Ачуланма, туган, закускага суган, кесәнең такыр чагы-ы-ы...
Минәзәл (артыннан карап кала). Суган гына түгел синең закускага. Гел ит кенә ашыйсың син.
Салих. Бу справка чынмы соң?
Минәзәл. Чын булмый инде. Пичәте-ние бар.
Салих (справканы куен кесәсенә тыгып куя). Кире авылга юл тотам инде хәзер.
ӨЧЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Авыл. Салихлар өе. Җәмилә гөлләргә су сибеп йөри. Салих кайтып керә дә диванга ава. Җәмилә аптырап карап тора.
Җәмилә (ишетелер-ишетелмәс кенә). Барып кайттың да мәллә?
Салих (түшәмнең бер ноктасына текәлеп). Күрмисеңмени!
Җәмилә. Акча таптыңмы?
Салих (тонык кына тавыш белән). Без синең белән шактый вакыт гомер кичердек бергә... Бәхил бул, яме.
Җәмилә. Нәрсә булды? Нишләп җәяү?
Салих. Очып кайтыйммыни, җәяү булмый!
Җәмилә. Атың кайда?
Салих. Ат юк.
Җәмилә. Ничек юк? Саттыңмы әллә?
Салих. Ат әллә качкан, әллә урлаганнар.
Җәмилә. Ни сөйлисең син?!
Салих. Милиция туктатты, документларымны тикшергән арада аттан җилләр искән.
Җәмилә. Ник ычкындырдың соң син атыңны?
Салих. Милиция будкасына ат белән кереп булмый бит.
Җәмилә. Бәйләп куймадыңмыни?
Салих. Бәйләдем!
Җәмилә. И Ходаем, хәзер ат бәясен дә түләтәчәкләр. Төрмәгә утыртып та куярлар әле үзеңне.
Салих. Миңа хәзер барыбер.
Җәмилә. Аңа барыбер! Ә мин? Ә кызың? Без нишләргә тиеш? Мулланурны ничек юмалыйбыз хәзер?
Салих. Бар, чакыр Мулланурны. Анда бер мал врачын очраттым мин. Профессор. Исерек булса да сүзне тыңлады. Ат үлде дип справка бирде. Чакыр Мулланурны.
Җәмилә. Бар икән күрәселәр! (Чыгып китә.)
Салих (арлы-бирле йөренә). Ник болай интегәм соң мин?! Нинди гөнаһларым өчен соң бу иза чигүләр?! (Тастымал алып муенына чорный һәм үзен-үзе буып карый. Тастымалны муеныннан алып читкә ыргыта. Йөткерә.) Үләксә бит мин! Тулы кеше түгел бит мин! Бу мескенлекнең чиге бар микән, юкмы?! (Күкрәген угалап диванга барып ята.)
Җәмилә белән Мулланур керәләр.
Мулланур (мыскыллы тавыш белән). С приездом!
Салих (түшәмгә караган килеш кенә). Благодарю.
Мулланур. Йә, күрсәт, кайда баян, спонсорский акча, атланып чыгып киткән атың?
Җәмилә (ялварып). Бик каты бәрелмә инде, хәле авыр бит.
Мулланур. Кем гаепле соң аның хәле авыр булуда?! Тагын нинди убытоклар китерерсең икән син авылга, ә?! Кемнәр уйлап чыгарган шушы клубларны, кемнәр уйлап тапкан аның завклубларын, кемнәр уйлап чыгарган ул баянны — бөтенесен җыеп язгы ташуларда Камага тондырыр идем. Һәрберсенең муенына баян бәйләп. Яр кырыенарак чыкканнарын үзем лично багор белән эчкәрәк этеп торыр идем.
Кая куйдың атны, мөртәт?!
Салих. Үлде ат.
Мулланур. Шулай нык кудыңмыни?
Салих. Юк, каты чабарга куркам ла мин, баруын әкрен генә бардым.
Мулланур. Ат болай гына үлми ул.
Салих. Менә, анда танылган мал врачы... профессор званиесе дә бар икән аның... Мирза исемле.
Кафедан ашап-эчеп чыгып килә иде... Справка бирде... (Куен кесәсеннән калтырана-калтырана справканы ала, Мулланурга суза.) Атны шунда, Мамадыштан ерак түгел, үләт базында җирләдек. Сине белә ул профессор.
Мулланур (справканы йолкып ала). Минем таныш профессорларым юк. (Укый.) Бу бит син үлгәнгә язып биргән. Менә укыйм: синең фамилияң, синең исемең...
Салих. Ничек инде?
Җәмилә (Мулланурдан алып укый). Чынлап та, шулай килеп чыга. Ат турында сүз юк.
Свидетельство о смерти... Синең исем-фамилияң...
Салих. Ну, минем исем-фамилиям булмый, атның фамилиясе юк бит.
Мулланур. Нинди справка алып кайттың син, жулик?
Җәмилә. Нишләп жулик булсын ул!
Мулланур. Менә: Нәҗмиев Салих Габтелбәревич. Бу синең иреңме?
Җәмилә. Әйе.
Мулланур. Үлде диелгән. Чичлосы бар, подписе, пичәте. Ат турында сүз юк.
Салих (справканы алып карый). Ул профессор исерек иде, дөрес язмаган инде, күрәсең.
Мулланур. Ник соң син ул справканы язгач ук укып карамадың?
Салих. Мин анда тәмам хәлсезләндем, справка укырлык та чутым юк иде. Ат үлде, мин түгел.
Мулланур. Син исбатла атның үлгәнен! Ник үлгән соң әле ул? Әллә сатып җибәрдеңме?
Салих. Юк.
Җәмилә. Ат сатарга түгел, бәрәңге сатарга да ояла бит. Әйбер сата торган кеше түгел ул. Бәрәңгене дә үзем сатам бит мин.
Мулланур. Ничек инде сау-сәламәт ат үлеп китәргә тиеш?!
Салих. Милиционер бик шөкәтсез кеше иде, ат шуңардан нык курыкты да, йөрәге ярылды бугай.
Андый ямьсез кеше күргән хайванмыни ул.
Мулланур. Синең үзеңне бәреп үтереп, күкрәгеңә шушы справканы куеп калдырасы бар.
Җәмилә. Туктале, Мулланур абый, Салих тегенди-мондый кеше түгел, сез аны әллә нинди җинаятьләрдә гаепләргә ашыкмагыз. Теге мал врачын барып тапсын. Ул профессор бераз салмыш булган, ди, справканы дөрес язмаган.
Мулланур. Ну да, профессорның аек көне юк инде аның. Хәзер ничек барсын да ничек тапсын ул аны? Тагын ат биримме?
Салих. Кирәк түгел!
Мулланур. Мин әле бу арада сөенеп йөргән идем... Ат караучы Вахит абый төш күргән: имеш, ат утарында бер атка артык икән. Имештер, бөтенебез җыелып аны ачуланабыз икән, нишләп лишний ат хасил булды конюшняда, дип. Ә ул, имеш, акланырга тырыша, тик ничек акланырга белми. Аптырагач кычкыра: артык ат булганга сөенергә генә кирәк бит, аңгыралар, ди. Мин инде аның төшен яхшыга юрап йөри идем. Тфү! Бар икән әле күрәселәр!
Җәмилә. Салихның хәлен дә аңла инде.
Мулланур. Бар, ат үлгәнгә чын справка ясатып, атның диагнозын яздырып, минем өстәлемә алып кайтып куй.
Җәмилә. Ярар, ярар. Ярар диген, Салих. Ник бер сүз дә әйтмисең. Намусың чиста булгач, ник куркырга?!
Салих. Ярар.
Мулланур. Баян, Казан, спонсор! Тфү! Культураны алга җибәрүче, сволочь! Бәреп үтереп, кабереңә таш урынына нимес баяны куясы бар синең, деятель культуры, хайван! (Чыгып китә.)
Җәмилә. Бар, ятма.
Салих. Кая барыйм?
Җәмилә. Теге мал врачын тап.
Салих. Җәяү ничек барып җитим мин анда!
Җәмилә. Мин сиңа акча бирәм. Теге бәрәңге саткан акчаны. Автобуслык кына бирәм түлке.
Салих. Автобуска акча бирәсеңме?
Җәмилә. Бирәм инде.
Салих (җанланып). Рәхмәт, хатын. Изге кеше син.
Җәмилә. Ярар, ярар. Хәлем начарланып китте әле үземнең дә. (Ята.)
Салих (сикереп тора). Кай төшең авырта, хатын?
Җәмилә. Депрессия.
Салих. Тагын ниләр күрергә язган икән?!
Җәмилә. Чыннан да, чукындың бит шул баян дип!
Салих (уфтанулы һәм газаплы тавыш белән). Хатын! Кичер!
Музыка. Сәхнә караңгылана. Музыка тына. Сәхнә яктырганда, Җәмилә елап утыра. Мулланур керә.
Мулланур. Киткәненә ничә көн булды?
Җәмилә. Унике көн.
Мулланур. Почтада сиңа хат килгәнне әйттеләр.
Җәмилә. Килде.
Мулланур. Берәр бәла-казага юлыккан мәллә тагын?
Җәмилә (газаплы тавыш белән). Теге мал врачы үзе дә үлгән бит.
Мулланур. Справка язып биргән профессормы?
Җәмилә. Әйе. Мә, укы.
Мулланур (кычкырып укый). «...Исәнме, Җәмилә! М-м-м-м... Эзләдем-эзләдем... М-м-м-м... Ул мал врачы шушы арада үзе үлгән. Кинәт үлеп киткән. Берәр чире булгандыр инде. Хәзер нишләргә дә белмим. Казанда Идел буе районының базарында шабашка эшләп бераз ипи-чәйлек акча эшләдем.
Хәзер мал врачы үлгәнлеккә дә справка кирәк бит инде. Алайса, Мулланур ышанмаячак.
Классташларыбыз Локман белән Гөлнурларда кундым ике кич. Базарда очраштык. Күп итеп сәлам әйттеләр сиңа. Локман теге врачның үлгәнлегенә справка алырга ярдәм итәр дип ышанам. Мин хәзер авылга кайтырга да куркам инде. Мулланурны ул врач беләм дигән иде. Исеме Мирза аның. Син,
Җәмилә, Мулланурдан сора әле, аның кайда туганын белми микән. Миңа язып җибәр, Гөлнурлар адресы белән. Мин Локманнарда әле пока. Сау булып тор, җанкисәгем. Мин бик сагындым сине.
Кайчан кайтырмын — белмим. Сау бул! Синең Салихың».
Мулланур. Локманнары кем тагын?
Җәмилә. Безнең классташлар. Без бергә укыдык. Гөлнур, мин, Салих, Локман. Локман Гөлнурга өйләнде, Салих — миңа.
Мулланур. Локманга чыгасың калган.
Җәмилә. Ник?
Мулланур. Тормышың тынычрак булыр иде, бәлки.
Җәмилә. Теге мал врачының исеме Мирза, ди. Сине белә икән ул? Сез танышлармы әллә?
Мулланур. Белмим мин бернинди Мирзаны да.
Җәмилә. Аның кайда яшәгәнен белергә кирәк бит.
Мулланур. Хәзер исән кешенең кайда яшәгәнен дә билгеләве авыр, не то что үлгән кешенекен!
(Чыгып китмәкче була.)
Җәмилә. Хатны калдыр!
Мулланур. Әй! (Кулындагы хатны Җәмиләгә бирә дә чыгып китә.)
Җәмилә (хатка карап). Их, Салих, Салих!
ДҮРТЕНЧЕ КҮРЕНЕШ
Локманнар фатиры. Локман, Гөлнур, Салих утыралар. Чулпан бизәнә.
Локман. Казан ошыймы соң?
Салих. Минем бит Казанның ниндилегендә хәбәрем юк. Баш каткан минем. Бик тынгысыз, шаушулы кала. Ничек яшисездер монда.
Локман. Кеше теләсә кайсы мохиткә ияләшә, күнегә. Кеше үзенең халәтенә дә күнегә һәм күнә башлый бит. Синең хәлләр бигүк яхшыдан түгел, әлбәттә.
Салих. Мин нишләргә дә белмим инде хәзер.
Гөлнур. Кызым, чәй куй әле.
Чулпан. Хәзер. (Чәй әзерләргә керешә.)
Салих. Бөтен ышаныч синдә.
Локман. Мин тырышып карармын. Ләкин аңламыйм: ул врач үлгән икән, аның үлүе турында справка нигә кирәк?! Бит ул справканы язганнан ат табылмаячак.
Салих. Ичмаса, Мулланурның нәфрәте бераз кимер иде.
Локман. Минемчә, турыдан-туры спонсорлар эзләргә кирәк — атка да, баянга да акча җитәрлек булсын. Ну, теге врачның яшәгән җирен, кайда үлгәнлеген эзләрбез, әлбәттә. Раз кеше үлгән, аның бу дөньяда юклыгын гына ничек тә исбатлый алырбыз.
Гөлнур. И, Җәмилә ут йотып ятадыр инде анда.
Салих. Әле кызым белми.
Чулпан (табын әзерли-әзерли). Часто кайтамы Миләүшә?
Салих. Каникул саен.
Гөлнур. Салих, ник соң сез кызыгызны да культпросветучилищега керттегез, аңламыйм?
Салих. Үзе теләп керде.
Локман. Нинди сорау инде бу: ник керттегез? Анда синең ни эшең бар. Нәрсә, мәдәният хезмәткәре булса начармыни?!
Гөлнур. Болай гына әйтүем. Менә бит, Салих та культпросветучилище тәмамлаган кеше... Ничек бимазалана.
Локман. Монда культпросветучилищеның бернинди катнашы юк, Гөлнур. Син укытучы башың белән әллә ничек фикерли башладың соңгы вакытта. Менә мин журналист булып йөргән булам, гәҗиттә эшлим, имеш, нәрсә, бимазаланмыйбыз мәллә?
Чулпан. Ну ладно, пап, че ты опять кричишь?
Локман. Татарча сөйләш! Әнә, педагог булсаң, кызыңны сөйләшергә өйрәт.
Гөлнур. Синең дә кызың бит ул.
Локман. Финансово-экономическийга керттең, теләге булмаган килеш, менә күрербез — кайда эшләр дә кем булыр. Бимазаланмасмы?!
Салих. Мин китим.
Локман. Утыр, кая китәсең! Син без әйткәләшкәнгә карама, Салих. Без гел шулай.
Гөлнур. Шулкадәре кырыс булмыйлар инде.
Локман. Яши-яши шундыйландым мин.
Чулпан. Потому что беркайчан беркая ял итәргә барганыбыз юк. Поэтому нервныйлар барыгыз да.
(Чәй ясый.)
Локман. Арыдыңмыни ял итәргә! Нинди сүз таптылар. Отдыхать, ял итәргә. Шулкадәре эшләп арыганнармыни. Нәрсә эшләделәр дә ни кырдылар әле ял итәрлек. Шул булганын җимереп арысалар гына инде. Кая карама, кемне генә очратма, фәлән җиргә фәлән көнгә ялга бардык дигәннәрен ишетәсең. Дәүләт таркалып барганда, туда-сюда ял итәргә йөриләр. Арыганнар!
Гөлнур. Авылга кайтып килик, ичмаса.
Локман. Авылга кайту ярый. Саф һава сулаудан тыш менә шул ялга йөрүчеләрдән ерактарак булып тору яхшы.
Салих. Авыл да бик тәртипсез шул хәзер. Яшьләр бик әшәке. Һавасы да тирә-яктагы заводлар аркасында тынчуланды. Авылда да кеше әшәкеләнде, төнлә чыгарга куркыныч.
Гөлнур. Күтәрегез культураны, сез бит культура работниклары.
Локман. Сез укытучылар тәрбияләгән шакалларның культурасын ничек күтәрсеннәр алар.
Чулпан. Ой, ну нәрсә сез спорите? Сез бер-берегезне ачуланып утырасыз, ә жизнь по-своему идет.
Как-будто сез зарланганнан берәр нәрсә яхшы якка үзгәрә. Вас послушаешь, прямо не знаешь, то ли плакать, то ли смеяться.
Локман. Кызым, безелдәмә әле. Тавышың анаңныкына охшаган, тешкә сылана торган тавыш.
Гөлнур. Үзеңнеке матур инде.
Салих. Хезмәт хакың гәҗиттә болай начар түгелме?
Локман. Мин канәгать үзем, начар түгел. Ләкин мин үзем эшләгән эштән канәгать түгел. Әйтәсе фикеремне кычкырып әйтә алмагач, нәрсәгә кирәк ул минем профессиям. Мин журналист дип саный алмыйм үземне. Гомумән, бездә журналистика юк. Журналистика булсын өчен хөрлек кирәк, күңел хөрлеге. Әле мин матбугатта көчле, таң калырлык фикерле бер генә мәкалә дә укыганым юк. Менә бүген бөтен гәҗит-журналларны яп — аңа карап бернәрсә үзгәрмәячәк, тормыш, Чулпан әйтмешли, үз ходы белән барачак та барачак. Кил әле, кызым, кайвакыт акыллы фикерләр әйтеп куясың. (Кызын кочаклый.) Маладис, ул ягың белән анаңа охшамагансың.
Салих (тәрәзәдән карап). Ничек яшисез бу Казанда?! Бигрәк тынгысыз бит монда.
Локман. Яшәү беркайда да рәхәт түгел, Салих.
Салих. Анысы шулай.
Локман. Беләсеңме нәрсәсе авыр тормышның безнең өчен. Безгә яшәү шартларын тагалар. Менә синең белән миңа мичкә тәгәрәткән бәрәңге белән ипи дә җитәр иде, бер чалбар, бер күлмәк җитәр иде, шулаймы. Ләкин халыкның күбесе синең өс киемеңә, кыяфәтеңә, кесәң калынлыгына игътибар итә.
Барысына төкереп ыштансыз яшәргә дә булыр иде, ләкин гаилә бар, балалар бар, телисеңме-юкмы, кешеләрнең фикереннән, аларның мөгамәләсеннән беркая да китеп булмый.
Салих. Шулай.
Локман. Кая гына килеп кермә, хәерче икәнлегеңне сизәләр дә сине кешегә санамыйлар. Һәм син менә шул килеш берәр эш майтарып кара. Сине ихтирам итмәсәләр, бернинди эш кыра алмыйсың.
Кеше фикереннән азат булу мөмкин түгел, Салих. Үзең үлгән сурәттә дә үзеңнән соң синең хакта фикер кала! Гомумән, кеше дөньяга туу белән үк башкалар уйлап чыгарган кануннар дөньясына, аңа кадәр туганнар уйлап чыгарган яшәү шартларына күнегергә, шул мохиттә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә җаваплылык һәрбер кешедә булырга тиеш. Теге яки бу кешене битәрләгәнче иң элек шуны онытмаска кирәк — ул кеше башка кешеләр дөньясында яшәргә мәҗбүр.
Чулпан. Юк, индивидуальность өчен көрәшергә кирәк.
Локман. Менә, яшьләрдән еш ишетәм шул сүзне. Нинди индивидуальность? Сезнең бит бер үк сүзләр, бер үк кызыксынулар. Нәрсәң индивидуально соң синең, мәсәлән? Борынны яннан тишеп алка тагып башкалардан аерылып буламы? Кашны йолкып була, ертык чалбар киеп була, ләкин бу индивидуальность түгел, кызым. Сез барыгыз да бер көтүдә йөрисез, ә үзегез индивидуальность, ирек дигән буласыз. Бер буын да әле өлкәннәргә көрәш игълан итеп әллә кая ерак киталмады. Чөнки һәр буын үзе картая бара һәм тора-бара хәтта тиздән бу дөньядан китәсен чамалый башлый. Күк астында йөргән бер бөҗәк икәнен яшь кеше аңламый бит ул. Җәмгыятьтән беркая китә алмыйсың. Ниндидер сыйфатларың, яшәү рәвешең үзгә булуы ихтимал, әмма ләкин барыбер бер үк кануннар буенча яши кешеләр — бер үк ризык, бер үк һава, бер үк ихтыяҗлар. Бүгенге бардакта теләсә кем үзен индивидуальность дип игълан итсен, ләкин аңа карап бу балаганнан котыла алмый ул.
Салих. Элегрәк барыбер яшьләрдә әхлак кануннары азмы-күпме бар иде әле.
Гөлнур. Менә бу перестройкадан башланды бөтен әшәкелек.
Локман. Юк. Нишләп, алайса, коммунистлар вакытында алай нык тәрбияләгәч, берничә ел эчендә вәхшилек белән фәхешлеккә кереп баттык? Ай-яй әйбәт тәрбияләнгән икән, алайса, халык социализм чорында. Сәбәбе дә, нәтиҗәсе дә үзебездә. Запад та гаепле түгел Менә үзебездән эзлик бөтенесен дә.
Җинаятьче дә үзебездә, аны хөкем итүче дә, төзүчесе дә янәшә, җимерүчесе дә. Бөтенесе үзебездә яши.
Салих. Культура түбән дәрәҗәдә инде бездә, сүз дә юк.

You have read 1 text from Tatar literature.