Latin

Чалгының Тарихи Роле Турында Фәлсәфә - 1

Total number of words is 4467
Total number of unique words is 1927
31.5 of words are in the 2000 most common words
46.5 of words are in the 5000 most common words
55.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
I
Җәй көне печән чапканда башка килгән бер фикерчек иде, шуңа кушып уйлана торгач, зур бер фәлсәфә килеп чыкты әле менә.
Иң баштагы фикерчек – чалгы булмаса ничек печән әзерләр идек тә, ничек мал асрар идек икән? Берничек тә асрый алмас идек шикелле. Ә бит асраганнар безнең борынгы бабайлар, печән чапмаганнар, кышка бүтән мал азыгы да әзерләмәгәннәр, шулай да асраганнар. Чалгы дигән корал чагыштырмача күптән түгел уйлап табылган нәрсә: Көнчыгыш Европаның иң алга киткән тимерчелек иле саналган борынгы Болгарда да әле IX-X гасырларга кадәрге катламнарда чалгы түгел, гади тимер кисәге дә очрамый дип язалар. Чалгы ясау өчен исә каты корыч, югары эшкәртү осталыгы кирәк. Соңрак чорда инде ясарга өйрәнсәләр дә, бик кыйбат булгандыр ул чалгы дигән нәрсә, һәр кешегә дә тәтемәгәндер әле. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң татарларга пычак ясарга да рөхсәт ителмәвен исәпкә алсак, безнең бүгенге, чалгы белән печән чабып мал асрау рәвеше XVIII гасыр тирәләрендә генә ныгып урнаша алган булырга тиеш.
Аңа чаклы ничек яшәгәннәр дигән сорауга җавап күптән билгеле: өлешчә аучылык, өлешчә балыкчылык, җиләк-җимеш җыю исәбенә, ә төп яшәү чыганагы – безнең бабайларда кыш көне тибендә йөри торган хайваннар булган. Ягъни, атлар һәм сарыклар, чөнки алар гына тояклары белән артык тирән булмаган карны казып, тибенеп азык таба беләләр. Борынгы төрки халыклар аларны кырдан-кырга куып, күчмә тормыш белән көн иткәннәр.
Чиксез яланнарда тибенеп йөргән атлары, сарыклары белән бергә күчмә халыклар да ике йөз елга бер тапкыр далага сыймаслык булып үрчи торган булганнар, һәм бөек чирүләргә тупланып көнбатышка, яңа җирләр яуларга юнәлгәннәр. Тарихта мондый яуларның иң күренеклесе Атилла җитәкчелегендәге һуннар явы булып, алар хәтта Римга барып җитәләр, мәңгелек тоелган бу империяне бер-ике талпынуда җимереп ташлыйлар.
Ә анда, Европа уртасында бөтенләй икенче төрле табигать. Яшел үлән өстенә кыш көне дә кар ятмый диярлек, җир уңдырышлы. Ат белән сарыкны күченеп йөрми дә асрарга, шунда ук иген үстерергә була. Өстәвенә, җирле халык сыер дип аталган бик файдалы яңа төр хайван асрый. Монда җиңүчеләрнең даладан алып килгән күчмә тормыш гадәтләре яшәү өчен гел дә кирәксез, һәм алар тиз арада элек белгәннәренең барсын онытып, тәмам европалашып, эзсез югалалар. Соңрак Балканга үтеп кергән болгарлар белән дә шундый ук хәл кабатлана. VII-IX гасырларда Үзәк Европаны басып алган венгрлар гына ниндидер могҗиза белән үз телләрен саклап калалар.
Бу күчмә яугирләрнең кире далага кайтучылары да күп булгандыр, билгеле. Әмма алар Европада күргән бар яңалыкларын да туган илләрендә җирләштерә алмаганнар. Чөнки монда озын кыш буена җирдә кар ята, теләсәң-теләмәсәң дә, булган бөтен “яңалыгың” белән бергә җәйләүне ташлап, малларны тибенгә куып, ерак-еракларга күчеп китәргә туры килә. Җәйге муллыктан саклык мал азыгы әзерләп кую өчен исә бәләкәй генә бер кәкре тимер – чалгы юк...
Инде даладагыдан йомшаграк, Европаныкыннан кырысрак табигатьле төньяк славян, фин-угор җирләренә килик. Монда калын урманнар, кыш көне җиргә тирән кар ята, малларны тибендә йөртү мөмкин түгел. Дөрес, урта полосада иген игәргә, төньяктарак исә урман ешлыгында аучылык һәм җыючылык белән яшәргә була. Шулай яшәгәннәр дә. Ләкин, җир сөрү өчен дә тимер кирәк, һәм борынгырак заманда шуңа күрә урта полоса халкы да бер игенчелек белән генә туенып торалмаган. Мал асраган. Тик нинди мал соң?
Эре маллардан бу төбәкләрдә бары кабан гына кыш көне үзен-үзе туйдыра ала. Чалгы юк бит, печән юк, тимер азга иген дә аз, төньяктарак анысы бөтенләй юк. Ә яшәргә кирәк. Аулыйм дисәң дә кабан монда, асрыйм дисәң дә – дуңгыз. Кышның иң зәһәр чакларында дуңгыз кешедән калган ташландык белән туенып та җан асрый ала, җаны язга исән чыкса, көзгә чикләвек ашап та симерә. Ә ат белән сарык өчен әз булса да печән кирәк. Бакырдан, җиздән урак ясарга өйрәнгәч берән-сәрән, кенәзләргә атланып йөрер өчен ат та асрый башлаганнардыр бәлки, ләкин чалгы киң таралганчы биредә ат гадәти хайванга әйләнеп китмәгән булырга тиеш әле.
Халык үзе нинди тормышта яши, аның гореф-гадәтләре дә шундый була. Кытайлар, әйтик, елан ите ашый, гарәпләр чикерткә ашый, ә безнең халык андыйны белми ашаса да кире коса. Дала кешесе, мөгаен, дуңгыз итен борын заманнан ук, ислам диненә күчкәнче үк сөймәгәндер. Һәм нәкъ менә шуңа күрә, соңрак аңа исламны кабул итү җиңел булгандыр. Урысларда исә бар да киресенчә. Дуңгыз ите аларда борын-борыннан көндәлек милли ризык, ә ат – ят хайван, шуңа күрә ите дә харам. Ат итен ашамаска дип аларның диннәренә дә язылмаган югыйсә, әмма ашамыйлар бүгенгә кадәр. Искедән калган милли гадәт бу аларда, башка берни түгел. Дуңгыз ярату, аттан җирәнү ягыннан фин-угор халыклары да урыслардан калышмаган, чөнки алар да – төп чыгышлары буенча урман халыклары.
Безнең борынгы дәүләтебез Болгар иле дә урта полосада урнашкан, ә болгар халкы төркиләр белән фин-угорлар катнашудан барлыкка килгән дип тә уйланыла. Болгар казылмаларында кабан яисә дуңгыз сөякләре табылу читләтеп кенә тагын шуны бер кат раслый. Әмма, биредә төрки халыклар өстенлек иткән, башкалар ахырда төркиләр арасында эреп беткәннәр. Урманлы җирләргә килеп утырган төрки бабайлар, билгеле, үзләренең дала йолаларын тотканнардыр. Бер үк вакытта, якында гына яшәгән, тугандаш күчмә халыклар белән тыгыз аралашып, товар алмашып яшәгәннәрдер. Шул хәл, күрәсең, аларның бөтен алдагы язмышын дә билгеләгән. Көнбатыш һәм Көнчыгыш цивилизацияләре арасында соңрак барлыкка килгән чик нәкъ алар өстеннән үтә... һәм алар Көнчыгышны сайлыйлар, ислам динен кабул итәләр.
Болгарда тимерчелек алга китеп, үзләре чалгы ясый башлагач, безнең бабайлар ат белән сарыкны утрак тормыш шартларында асрау мөмкинлеге дә алалар, һәм аларда инде үзләре өчен ят булган дуңгызга ихтыяҗ бөтенләй калмый.
Ә урыслар, билгеле булганча, ислам диненә өндәргә килгән Багдад илчеләрен кире борып җибәрәләр. Имеш, ислам дине артык каты, аракы эчәргә кушмый. Хәзер килеп, инде без уйлыйбыз: әгәр аларның кенәзләре чак кына кырысрак кеше булган булса, алар да тәки исламны сайлар иде микән, янәсе. Болгарлар белән урыслар дин кардәшләр булып, тарих бөтенләй башка борылыш алып китәр иде микән? – Ай-һай, христианлык кертүне дә шундый зур баш күтәрүләр белән каршы алган урыс халкы үзенең төп туендыручысы дуңгызны күрәлмәгән динне барыбер кабул итмәс иде. Дин дип ачтан үлсенмени ул.
Димәк, христиан һәм ислам дөньяларының бүгенге көнчыгыш чиге – очраклы чик түгел. Бик борыннан һәм ныклап, әйтергә кирәк, күктән билгеләнгән чик ул.
Заманында ислам дине тизлек белән чүлле-далалы-таулы Көнчыгышны яулап ала да, Европа урманнарына терәлеп шып туктый, һәм әле бүген дә шул чиктә тора. Күктән булса да күктәндер, Коръән буенча да бит исламга якты юл гына сызылмаган.
Гарәпләрнең үзләрендә дуңгыз итенең исламга кадәр үк харам булуы да бәлки күктәндер. Алар борынгы чыгышлары белән чүл халыклары, шулай ук күчмә халыклар, малчылык белән көн иткәннәр. Алар илендәге сирәк-мирәк елга үзәннәрендә кабан яши ала, ләкин аны күчмә тормышта кулга ияләштереп, ерак җирләргә куып йөртеп булмый. Күчмә гарәпләр аны, өстәвенә, утрак тормышлы ят халыклар хайваны булганга күрә дә яратмаганнар.
Кайбер галимнәр, имеш, эссе һавада дуңгыз ите тиз бозыла, аның белән агулану очраклары еш була, дуңгызның харамлыгына сәбәпче шул дип аңлаталар. Әмма дөрес түгел бу: чүл һавасы эссе булса да бик коры, һәм анда ит бозыла башлаганчы кибеп өлгерә. Эш бозык ит ашап агулануда гына булса, гарәпләр әллә кайчан аны юка телемнәргә кисеп киптерү алымын кулланган булырлар иде.
Борынгы гарәпләр ат урынына дөя асраган, һәм шунлыктан ат ите аларда әлегәчә начар азык санала. Хәтта, ат ите баштагы исламда харам булып, соңрак төркиләр белән килешү өчен бу тыю алып ташланган дип тә әйтәләр. Менә монысының дөреслеккә туры килүе бик тә мөмкин.
Бөтен бу тарихи гореф-гадәтләрне түбән үсештәге малчылык, барыннан элек чалгы булмау китереп чыгарган. Чалгы дигән коралны ясау авыр булмаса, яисә печәнне аннан башка да күп итеп әзерләп булса, тарих та, бөтен бүгенге дөньябыз да бөтенләй башка төрле булыр иде бәлки. Ханнарны, патшаларны, яуларны һәм даталарны бик җентекләп өйрәнә тарих фәне, тик кайбер гап-гади нәрсәләрне игътибардан читтә калдырып хаксызга рәнҗетә кебек.
II
Бу “фәлсәфә”нең беренче бүлеге шактый вакыт элек, гәзитнең арткы битенә бер кызыклы материал булсын дип кенә язылган иде. Анда күтәрелә башлаган тема исә бик киң күләмле булып, татар-башкорт халыкларының бөтен тарихын өр-яңача күзаллауга бер универсаль ачкыч бирә шикелле. Бу халыклар бик борынгы заманнарда ничек яшәгәннәр, кайларда яшәгәннәр, ни рәвешле көн иткәннәр, аннары нинди үсешләр һәм нинди афәтләр кичергәннәр – барысы да әнә шул чалгының булу-булмавына бәйләнеп, аңлаешлы һәм эзлекле бер чылбырга тезелә...
“Бөек далада яшәгән күчмә халыклар” дигән идем... Ләкин, даланың климат шартлары төрле җирдә төрлечә, һәм шуларга карап андагы халыкның тормыш-көнкүреше дә төрле җирдә бөтенләй башкача рәвештә була. Менә шуны бераз җентекләп карап үтик әле...
...Даланың чып-чын дала булган, бөтенләй диярлек урмансыз, иксез-чиксез киң өлешендә еллык явым-төшем 400 миллиметрдан да түбәнрәк, һәм мондагы үлән үсемлекләр әнә шундый корылыкка җайлашып үсәләр. Яз көне кар сулары белән мул дымланган җир өстен тоташ куе үлән каплый, җылы якның юмарт кояшында бу үләннәр бер ай – ай ярым чамасы вакыт “котырып” үсеп калалар. Үләннәрнең күпчелеге шул вакыт эчендә шытып чыгудан алып орлык коюга кадәр булган тулы тереклек циклын үтеп өлгерә. (Андый үсемлекләрне эфемер дип атыйлар.) Билгеле ки, терлек көтүләренә бу чорда әлләни ерак җирләргә күченеп йөрергә туры килми. Ләкин, көннәр җәйгә таба авышу белән үк, далада аяусыз корылык башлана, күпчелек үләннәр корый, анда-санда бик тирән тамырлы чәнечкеләр һәм уйсурак җирләрдә тар кыяклы кылган, типчак, йонча (мятлик) кебек корылыкка чыдам (ксерофит) үләннәр генә исән кала. Терлекләр әнә шуларны берән-сәрән чүпләп, һәр көнне яңа урынга күчеп, ил кадәр киң җирләрне айкап йөри башлыйлар. Терлекләре артыннан калмый йөрүче күчмә халыклар – бүгенге казакълар һәм аларның борынгы бабалары – тирмәләрен әйбәтләп корып та тормыйча диярлек, иң чын, классик күчмә тормыш белән яшәргә мәҗбүр булалар. Җәйге коры даланың продуктлылыгы бик түбән, һәм шуңа күрә, монда терлек тә җир мәйданына карата артык ишле була алмый, халык тыгызлыгы да бер квадрат километрга бер яки икедән артмый. Шуннан да арта башласа, алдарак әйтелгәнчә, алар үзара кыргын китереп чыгаралар яисә зур чирүләргә тупланып башка җирләрне яулап алырга кузгалалар...
Август азакларында, сентябрь башларында далага көзге яңгыр болытлары килеп җитә. Җир дымлана. Эсселек басыла. Дала үләннәре яңадан терелеп, җир яшел төскә керә. Кыска гына булган уңайлы чорда аларга иркенләп кышка әзерләнү, кыякларын саргайтып, туклыклы матдәләрне тамырга җибәрү форсаты тими – алар кар астына да яшел көенчә керәләр. Аннары килеп, җылы якта кар кайвакыт кыш уртасында да эреп бетәргә, яки аны җил алып китәргә мөмкин – дала үләннәре әзрәк үсеп калуның бу форсатына да һәрвакыт әзер торалар... Кыскасы, көзнең соңгы айларында һәм кыш көне бөек далада үлән чагыштырмача мул була. Кар юка ятканга күрә, терлекләргә үләнне тибенеп ашау мөмкинлеге һәрвакыт диярлек булып тора (“җот” дигән бәла килмәсә). Терлекләргә һәм күчмә халыкларга чагыштырмача аз күченеп йөрергә туры килә. Казакълар бу чорда үзләренең төп яшәү урыннарында – гадәттә саман кирпечтән салынган кышлакларында яшиләр.
...Ә татар белән башкортта кышлак дигән сүз дә юк, киресенчә – җәйләү дигән сүз бар... Казакълар кышлак халкы, чын күчмәләр булса, татар-башкортлар – җәйләү халыклары, борынгы, традицион тормышта алар чын күчмәләр түгел, ярым күчмәләр булганнар. Моның сәбәбе исә шулай ук үзләре яшәгән төбәкнең климат шартлары белән тыгыз бәйләнгән...
...Көнбатыш Себернең хәзерге Төмән, Курган өлкәләреннән алып Олы Идел буйларына кадәр тар гына полоса булып урман-дала зонасы сузылган. Киңлеге (кеше кулы тимәгән чын, борынгы хәлен алсак) 100-150 километр чамасы гына. Урал таулары, Җаек, Дим, Сакмар, Зилаер, Чирмешән кебек олы елга үзәннәре янында бу зона катлы-катлы булып та китәргә, географик яктан “законлы” урыныннан шактый ерак көньякка да үтеп керергә мөмкин. Монда җәйге күренеш – чын даланың капма-каршысы. Һәркайда, бигрәк тә урман буйларында һәм елга болыннарында, билдән булып куе үлән үсә, терлекләр ашап та, таптап та бетерерлек түгел. Элекке заманда урман кисү юк, басуларга иген чәчү юк – урман белән даланың табигый чиге шул көенчә әле, һәм монда яшәгән халык яз көне кар эрегәннән алып кыш көне кар яңадан төшкәнче бер төбәктән кузгалмыйча, җәйләү дигән җирдәге төзек кенә йортларында, утрак авыл тормышы белән яшәгән.
Көз көне исә үләннәр саргая, кыяктагы туклыклы матдәләр тамырга китә... Шулай да, мал ашарлык кына азык көзге муллыкта бетми әле. Ноябрь азакларында, декабрь башларында җиргә кар төшкәч кенә хәл кискен үзгәрә. Урман буйларына, болыннарга кар җил белән себерелеп килеп тә аеруча калын булып ята, монда инде терлекләр үләнне кар астыннан тибенеп ашый алмый башлый. Урман белән дала чигендә яшәгән татар-башкорт халыклары терлекләрен ачык далага куып, кышны шунда, тибендәге мал-туар артыннан күченеп, тирмәләрдә яшәп үткәрергә тиеш булалар. Бер өлеш терлек (һәм бер өлеш халык) ерактагы дала урынына тибенлек итеп биегрәк тау буйларын, бигрәк тә Урал тауларының һәм Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк битләүләрен файдаланырга мөмкин – монда татар-башкортның тар гына иле шактый киңәя төшә. Икенче яктан исә, ярым күчмә җәйләү тормышы белән яшәргә мөмкинлек бирә торган елга болыннары Олы Идел буйлап тар гына полоса булып Каспий диңгезенә кадәр сузылалар. – Менә, борынгыдан килгән тарихи татар-башкорт иле, безнең бабайлар беркаян да читтән күченеп утырмаган, тарих башыннан бирле яшәп килгән җирләр – шул урман-дала, болын-дала полосалары буладыр.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, чын күчмәләр –казакъ халкы, җәй көне тиз күченеп, кыш көне әкренрәк күченеп, үз җиренең төп үзәгендә кышлак корып яши. Ә ярым күчмәләр – бүгенге татар-башкортларның борынгы бабалары – төп үзәктә җәйләү корып, кыш көне генә даладагы тибенлекләргә күченеп яшиләр. Бу ике халык гадәттәге, тыныч тормышларында чик буенда кискен рәвештә кара-каршы очрашмыйлар диярлек, чөнки азык бигрәк тә җитешмәгән җәй айларында бер-берсеннән ерак булалар. Бу ике төрле халык, чыннан да, антропологик яктан булмасын, мәдәният, гореф-гадәт һәм тел ягыннан булмасын, үзара нык аерылып тора. Татарлар белән башкортлар исә бөтен яктан да әлегә кадәр үзләренең борынгы чорларда бер үк тормыш белән яшәгән бер халыктан чыккан булуларын исбатлыйлар сыман. Ничек итеп соңрак икегә аерылганнар – анысына да ап-ачык сәбәпләр бар, соңрак бәян итәрбез.
Төньяктарак, киң яфраклы, катнаш һәм ылыслы урман зоналарында кемнәр һәм ничек яшәгәннәр соң? – Борынгыда тимер аз булганлыктан, анда алга киткән игенчелек һәм малчылык булган дип фараз итәргә нигез юк. Урман эчләрендә, бигрәк тә олы елга буйларында, хәзерге фин-угорларның ата-бабалары гомер иткән, алар аучылык һәм җыючылык, балыкчылык белән яшәгәннәр. Шул примитив хуҗалык итү рәвеше аркасында, бик аз санлы һәм таркау булганнар, олы елга буе саен үзенә бер төрле халык булып, үзара аралашмыйча, шәһәрләр һәм дәүләтләр төземичә, сәүдә белән артык мавыкмыйча гомер иткәннәр. Болгар дәүләте барлыкка килгәнчегә кадәр әле Кама һәм Агыйдел елгаларының уң яры (төньягы) тулысынча урманнардан торган, сул ярда да хәзерге Татарстанның “Кама аръягы” районнары, Башкортстанның Дим, Өршәк елгаларына кадәр бөтен төньяк өлеше кешесез диярлек урманнардан торган. Булган кадәр аз гына халык анда фин-угорлар булып, татар-башкорт тибындагы төркиләр әле ул җирләргә аяк та басмаган. – Бу хәл күпсанлы археологик дәлилләр белән дә яхшы раслана.
Урман-даланың халкы иң баштан ук татар-башкортлардан (аларның турыдан-туры ата-бабаларыннан) торган дисәк тә ялгыш булыр. Монда, бөек даладан искән җил кебек, әледән-әле яңа халыклар килеп торган: кайчандыр бер заман Иран телле сарматлар бирегә җилдәй ябырылып, зур өлеше шунда утырып калган, аннары чуаш телле архаик төркиләр килеп урнашкан, фин-угор халыклары да кайчандыр киң даладан күченеп килеп, аннан соңгы ниндидер башка дулкын белән урман эчләренә кысрыкланганнар. Һәрберсе монда үзенең күпмедер өлеш токымын калдырган, ягъни, бөтенләй кырылып яки качып бетмәгән, ә яңа килгән халык белән кушыла торган. Шуңа күрә, монда бүген дә яшәгән татарлар һәм башкортлар – табак битле дала халкы да түгел, ак чырайлы, сары чәчле урман халкы да түгел, ә барсыннан да аз-маз төсмер алып калган үзенә бертөрле халык булып торалар.
Яңа эраның IX гасырында бу җирләрдә, урман-дала зонасында әле венгрлар хакимлек иткән, шул ук вакытта, төркиләр дә инде шактый булып, соңгылары, күрәсең, венгрларга рәхәт яшәргә бирми башлагандыр. Ахырда венгрлар бөтен илләре белән җыйналып Европага чыгып китәләр. Аларга төркиләрнең дә бер өлеше иярә, ә венгрларның китми калган өлеше бүгенге башкортлар белән кушылып бетә. Хәер, башкорт дип, татар дип әйтү – шартлы атама гына, ул чагында түгел, күптән түгел генә дә әле милләт атамалары булмаган, кешеләр үзләрен ыру-кабилә исеме яисә зуррак шәһәр исеме белән генә берләштереп атаганнар. Әйтик, Болгар шәһәре тирәсендә болгарлар, Суар шәһәре тирәсендә суарлар яшәгән. Тел һәм кыяфәт ягыннан аерымлыклар исә кискен чик белән бүленмичә, көнбатыштан көнчыгышка таба әкренләп кенә үсә килгән.
III
IX гасырга кадәр инде дөньяда Рим империясе мең ел яшәп, ахырда җимерелеп өлгергән, аннан калган Византия империясе чәчәк атып утырган, анда зур шәһәрләр дә, һөнәрчелек тә, шул исәптән тимерчелек тә бик алга киткән булган. Цивилизациянең татар-башкорт иленә шулай соңлап килеп җитүе тиз генә аңлашылмый торган бер гаҗәп хәл, әлбәттә. Тик ни булса да булган, IX гасырда монда да, ниһаять, зур Болгар шәһәре, куәтле Болгар дәүләте үсеп чыккан.
Болгар шәһәре Олы Идел буенда, нәкъ менә урман-дала климатик зонасында урнашкан. Үз тирәсендәге урманнар кеше кулы тимәгән табигый хәлдә дә тоташ булмыйча, олы яланнар белән аралаш булган. Ә Болгардан 100 километр көньякта мул сулы һәм болыннарга бай Чирмешән елгасы агып ята. Чирмешәннән дә ары инде чын дала башлана. Димәк, монда әле шәһәр төзелгәнчегә тикле үк “татар-башкортча” ярым күчмә тормыш белән яшәүчеләр гомер иткән булырга тиеш: елга ике тапкыр 100-200 км.га терлек көтүләре куалау зур проблема булып тормый бит. Тар гына табигый зона Чирмешән болыннары белән катлыланып, халыкның бер төбәктә шактый тыгыз урнашуы өчен дә бик яхшы шартлар барлыкка килә. Шәһәр төзү өчен бу бер уңай фактор булса, икенчесе – әлбәттә инде, зур сәүдә юлы булган Олы Идел елгасы. Аның тамагында Хазар дәүләте урнашкан, ә хазарлар, һәрхәлдә аларның власть тотучы катламы – сәүдә эшенә борынгыдан бик маһир булган яһүдләр, татар-башкорт халкы белән алыш-биреш мөмкинлеген “әрәм итеп” яткырмаган булырга тиешләр. Болгар шәһәренең урынын билгели торган өченче фактор булып Идел һәм Кама аръягында, күршедә генә урман халыклары яшәү тора, ә алардан далада һәм урман-далада булмаган күп кенә товарларны (җәнлек тиреләре, сумала, бал, балык һ.б.) алырга мөмкин. Шуларның барысын кушып исәпләгәндә, Болгар шәһәрен нигезләү өчен аның чынлыктагы урыныннан башка бүтән җир булырга мөмкин дә түгел шикелле.
Бүгенге көндә Болгарны борынгы чуашлар шәһәре дип санарга теләүчеләр дә бар. Ләкин, әгәр чыннан да шулай булса, аның урыны Иделнең аргы, уң ягында булыр иде, чөнки чуаш иле шул якта урнашкан. Икенчедән исә, илләр чигендә урнашкан мондый зур шәһәр гадәттә интернациональ була, анда төрледән-төрле халыклар килеп урнаша. Тарихи фактлардан билгеле булганча, анда хәтта әрмән, урыс, грек бистәләре дә булган. Күршедә генә торган чуашлар, арлар, чирмешләр тагы да зуррак бистәләр булып урнашмый калмагандыр мөгаен. Ә шулай да, җир – татар-башкорт җире, димәк шәһәр дә, дәүләт тә, хакимлек тә алар кулында булмыйча һич мөмкин булмаган.
Шәһәр төзелгәнгә кадәр дә мондагы халык бөтенләй үк кыргый булмагандыр, гади генә мичләрдә бакыр һәм җиз эретә белгәндер инде. Шуны ничек кирәк алай чүкеп ук һәм сөңге очлыклары, савыт-саба, балта-пычак ясау да әлләни осталык сорамый. Әмма шәһәр – һөнәрчелекнең кәсеп буларак аерылып чыгуы һәм кискен рәвештә алга китүе дигән сүз ул. Нигез салынуына озак та үтми, Болгар тирә-як дөньяга атаклы күнчелек, чүлмәкчелек, аннан да бигрәк – тимерчелек үзәгенә әверелә. Тимер булган җирдә инде кеше табигатьнең чын хуҗасына әверелә, терлек артыннан ияреп, ходай ни бирсә шуны ашап кына йөрү урынына, актив рәвештә җир эшкәртә, иген игә башлый. Күчмә тормыштан күпкә рәхәтрәк, бәрәкәтлерәк, ышанычлырак булган утрак тормышка күчә. Һәм чыннан да, Болгар шәһәре барлыкка килү белән үк, алдарак шартлы рәвештә “татар-башкорт” дип аталган ярым күчмә, ярым кыргый халыктан бу төбәктә “болгарлар” дип атала торган бөтенләй яңа, утрак тормышлы халык формалаша башлый. Шуннан бирле өзлексез рәвештә формалаша килеп, ул бүгенге татар халкына килеп тоташа.
Игенчелек белән яшәү өчен тимер сабан, ат тырмасы, ураклар, иген амбарлары, яхшы ат-арбалар, ныклы һәм таза авыл тормышы кирәк, халыкның сугыш-яулардан бер дә курыкмыйча, ышаныч белән бер урында озак яшәве кирәк. Кайдадыр кечкенә бер шәһәр барлыкка килү белән генә болар барысы да булмый әле, анысы соңрак, шәһәр ныклап үсеп җитеп, йөз еллар чамасы утыргач кына булгандыр, мөгаен. Аңа кадәр исә халыкны утрак тормышка күчерә торган зур бер фактор булып... тимер чалгы торган. Игенчелектән алда – печәнчелек торган. Ягъни, терлекләргә кышлыкка печән әзерләү өчен чалгыдан башка бүтән берни дә кирәкми: чалгы белән печән чабып, шуны кибәнгә өеп куйсаң, – менә шул кибән тирәсендә инде утрак тормышлы чып-чын татар авылын нигезли башларга да була. Чагыштырмача бәләкәй генә бер шәһәрнең зур бер халыкны үз тирәсенә туплавы, аның тормышын тамырдан үзгәртүе, мөгаен, әнә шул чалгы ясый башлау аркасында булгандыр. Һәрхәлдә, баштагы чорда.
Болгар шәһәре һәм дәүләте тәмам ныгып урнашып кимендә йөз-йөз илле ел үткәч, X-XI гасырларда бу төбәктә инде шәһәргә бәйле тормыш белән, утрак тормышта, иген игеп яшәүче тулы бер ил барлыкка килә. Каманың сул (көньяк) яр буйлары, Болгардан алып хәзерге Чистайга кадәр булган тигез һәм уңдырышлы җирләр урманнан төпләнеп, сөрелеп, халык тыгыз яши торган регионга әверелә. Шуның иң ачык дәлиле – бу регионның үзәгендә, Чирмешән буенда яңа бер зур шәһәр – Биләр шәһәре үсеп чыгу. Биләр хәрабәләрен тикшерүче археологларның раславынча, ул тора-бара Болгарның үзеннән дә зуррак булып китә. Шул нигездә нәкъ менә Биләрне илнең башкаласы булган дип баручылар да бар... Белер-белмәс бәхәскә кермим, булса да булгандыр, тик цивилизация юлына беренче этәргечне барыбер Болгар шәһәре биргән, шунысы гына бәхәссез. Чөнки Биләр түгел, ә Болгар цивилизация килә торган юл өстендә утыра...
Монгол яулары вакытында Болгар җимерелә, ләкин аның халкы беркая да китми, халыкның тормыш рәвеше берничек тә үзгәрми, Болгар яңадан торгызыла, тагы да зуррак булып үсеп китә, аның тирәсендәге, шәһәргә бәйле рәвештәге тормыш тагы да киңрәк җәелә. Болгарлар инде Идел аръягына да бик еракка үтеп керәләр (бүгенге мишәрләрнең чыгышы белән болгарларга бәйле ата-бабалары хәзерге Рязань, Нижний Новгород өлкәләрендә кадәр җитеп, ил корып урнаша), Кама аръягында тагы да киңрәк җирләр үзләштерелеп, ул җирләрнең үзәге буларак Казан каласы үсеп чыга, үсештә Болгар белән Биләрне дә күпкә узып китә.
IV
Башта Болгар, аннары Казан шәһәрләре, аларда югары үсеп киткән һөнәрчелек тормыш рәвешен генә түгел, алдарак “татар-башкорт” дип аталган халыкның үзен дә тамырдан үзгәртә. Чалгы, урак, сабан дигән “дәһшәтле кораллар” халыклар язмышын кылыч белән сөңгедән бер дә ким айкап ташламый...
Игенчелеккә һәм печәнчелеккә күчкән болгарлар, шулай итеп, үзләренә яңа җирләр үзләштерәләр, әмма кышкы тибенлекләргә күчеп йөрү белән бәйле иске тормыш та беркая югалмый әле. Иделдән алып Себергә кадәр җирләргә бер шәһәрнең генә колачы җитми, әлбәттә. Урман-дала зонасында искечә яшәгән халык әкренләп болгар-татар этносыннан аерымлана башлый, һәм нәтиҗәдә монда соңрак “нугайлар” дип аталган халык барлыкка килә. Бу нугайлар күпмедер дәрәҗәдә шәһәргә бәйле булалар, шәһәр белән сәүдә итәләр, терлек куып китерәләр, алмашка тимер һәм бакыр кораллар, савыт-саба, бизәнү әйберләре һ.б. алалар, ләкин, аңа карап кына тормыш рәвешләрен дә үзгәртмиләр, Болгар дәүләтенә бөтенләй буйсынып та бетмиләр. Болгар дәүләте белән, хәзергечә әйтсәк, автономия килешүе төзиләр, искечә әйтсәк – тарханлык алалар. Ягъни, сәүдә урыннарыннан файдаланган өчен, уртак оборона өчен дәүләткә күпмедер ясак түлиләр, калган мәсьәләләрдә ирекле булып калалар. Тора-бара нугайлар аерым ханлык булып та оешалар, әмма Болгар һәм соңрак Казан белән әнә шундый тарханлык бәйләнешләре аларда иң соңгы чорларга кадәр сакланып кала.
“Тархан” – бөтенләй үк төрки-татар сүзе түгел ул, Иран теле катнашкан китап сүзе. Ә аның саф үзебезчә, төркичә дә менә дигән бер варианты бар. Ул – “башкорт” дигән сүз. Өлешләргә таркатып карасак: “баш” + “кор” + “ыт” була. “Баш” дигәне – баш; “кор” дигәне – төркем, халык; “ыт” дигәне – хәзергечә “-лык” дигән кушымча. Ягъни, башкорт – үзенә-үзе һәм үз тирәсендәге төркемнәргә баш, үзидарәле ыру яки кабилә була инде. Идел буенда торган, аз-маз китап сүзе ишеткәләгән нугайлар үзләренең дәүләттәге статусын “тарханлык” дип атаса, Дим-Урал буйларындагы ерак кабиләләр аны үзебезчә гади генә итеп “башкортлык” дип атаган. Соңрак, үз чиратында, ул “башкортлар” Нугай ханлыгы составына кереп, нугайлардан да “башкортлык” алганнар (анысы икенче дәрәҗә тарханлык була инде). Этник яктан караганда, бүгенге башкортларның ата-бабалары Болгар чорында ук кыяфәт билгеләре һәм телләре буенча чак кына аерымрак халык булып өлгергән булырга тиешләр. Әмма, күпсанлы башкорт ырулары арасында нәкъ менә “башкорт” дип аталганы тарихта билгеле түгел. Күрәсең, “башкортлык” чыннан да политик статус билгесе булып, юрматы үсәргән, табын, һ.б. ыруларга Казан яки нугай ханнары белән автономия турында килешү төзегәнгә күрә бирелә торган булгандыр. Башкортларның тарханлыгы (башкортлыгы) бервакытта да өзелеп тормаган, бервакытта да алар тарханлык дәрәҗәсеннән узып аерып дәүләт тә кормаган, ләкин кемгә дә булса бөтенләй буйсынып та бетмәгән. Инде милләтләр формалашып, алар үзләрен бер исем белән атый башлагач, башкортларның горур рәвештә “башкорт” исеме алулары бик тә табигый...
Болгар-татар, нугай, башкорт халыклары аерымланып чыгу ул заманда нинди дә булса зур ызгыш-талашлар, үзара сугышлар китереп чыгарганмы дигәндә... Менә хәзер, кайбер идеологлар, имеш тә, “башкортлар татар-нугай изүенә каршы каты көрәш алып барган, үзләрен татар-нугайлардан килеп коткарачак урысларны зар булып көтеп торган” дигән шыр тиле пропаганда алып барырга маташалар. Чынлыкта исә ясакчылар белән вак-төяк каршылыклардан да зуррак үзара көрәшне тарих белми. Әгәр һәлакәтле монгол һәм урыс басып алулары булмаса, Болгар-Казан чорын Идел-Урал төбәге халыкларының алтын чоры дип тә атый алыр идек бәлки... Шәһәргә бәйле “татарча” тормыш рәвешенә күчү аркасында халык яңа үсеш баскычына күтәрелгән, аның төп көчләре бу чорда калын урманнар астында буш яткан иксез-чиксез яңа җирләрне үзләштерүгә юнәлтелгән. Ягъни, җир-су бүлешү өчен сугыш алып баруның бернинди мәгънәсе калмаган. Иң ерак почмакларда, иң иркен тарханлыкта яки башкортлыкта яшәгән ырулар да: “Казан кемнеке, – без шуныкы!” – дигән сүзләрне төп политик платформа итеп алганнар. Казан белән тагы да тыгызрак бәйләнеш урнаштыру (бигрәк тә сәүдә буенча) – һәркайсының бик теләп торган, тик әлегә кулда килеп бетмәгән бер хыялы булган... Тик, үкенечкә каршы, Болгар-Казан дәүләтчелеге кирәгеннән артык йомшак булып, үз тирәсендәге халыкларны бердәм дәүләт структурасына ныгытып беркетә алмаган... Төп тарихи ялгыш кемнәрнедер изеп тотуга түгел, киресенчә, әнә шул йомшаклыкка бәйле.
Болгар һәм аннары Казан тирәсендә милләт булып формалашкан татарлар никадәрле җирләргә “татарча тормыш рәвешен” җәелдерә алганнар соң? – Бер дә аз түгел. Чалгы ясаган саен бер көтүлекне, сабан ясаган саен бер басуны “яулый да ала” торганнар. Көнбатышта Рязань, Нижний Новгородка кадәр татар-мишәрләр ил булып урнашканнар, чуашлар һәм марилар, аерым милләтләр булып калсалар да, утрак тормышта иген игеп һәм мал асрап яшәүләре белән инде “татарча” булып беткәннәр... Көнчыгышка таба исә... катмарлы идеология... Ләкин, мәсәлән, Пермь өлкәсенең Чайковский, Куяды, Барда районнарына татарлар, риваятьләргә һәм нәсел агачларына караганда, Казан ханлыгы чорында ук килеп урнашкан булганнар. Әгәр Казан-Барда радиусы белән көньякка таба уйдырма дуга сызсак... Уфа тирәсенә барып чыгабыз. Һәм чыннан да, бүгенге Уфа районы – Башкортстандагы татар районнарының берсе булып тора, аннан көнбатышка таба да бер генә саф башкорт төбәге дә юк. Казан ханлыгы чорында киң яфраклы урман зонасын үзләштереп, татарлар кимендә Уфа тирәсенә барып чыкканнар дип фараз итәргә тулы нигез бар (чынлыкта исә Урал таулары аша узып Себер ханлыгы белән тоташкан булырга тиешләр). Ә Уфа үзе чын башкортлар елгасы булган Дим тамагында утыра, юридик яктан Уфа утырган Торатау да башкортныкы, көньякта да башкорт җирләре ерак түгел. Димәк, Казан ханлыгы чорында татарлар инде төньяк-көнбатыштан башкортлар белән турыдан-туры чикләшеп өлгергәннәр булып чыга. Ханлык фаҗигале рәвештә җимерелмәгән булса, кем белә, бәлки озак та үтми Уфа чып-чын башкорт каласы, башкорт башкаласы буларак үсеп киткән булыр иде... Бөтен алшартлар нәкъ шул вакытка өлгереп җиткән була бит инде.
Татарларның яңа җирләргә киңәеп таралуы дигәч тә, аны турыдан-туры Казан татарларының күченеп утыруы дип кенә аңларга кирәкми. Шуның белән бер үк вакытта, электән шунда яшәгән фин-угор халыкларының татарлашуы да барган, әлбәттә (ул процесс XX гасырга кадәр дәвам иткән). Нугайлар һәм башкортлар да татарларга күчеп килеп кушыла торганнар (Татарстандагы татар авылларының байтагында әле дә “нугай очы”, “башкорт ягы” дигән кебек атамаларны күп табарга була. Хәер, “башкорт” дигәненә бүтән төрле аңлатма да бар). Ниһаять, аларның бер төрлеләре беркая күчмичә, электән үзләре яшәгән төбәктә үк утрак тормышка, башта печәнчелеккә, аннары инде игенчелеккә күчеп, татарга әйләнеп киткәннәр.
Үкенечкә каршы, Казан ханлыгы озак яшәми. Ә аның җимерелүенә иң зур бер сәбәп инде Чыңгыз хан яшәгән чорда ук нигезләп куелган була. Татар-башкорт җирендә төзелгән Алтын Урда дәүләтенең башында 300 ел утырган Чыңгыз нәселе асылда чын күчмә халыклар рәвеше белән идарә итә, дәүләтне бер йодрыкка туплап ныгыту урынына, дәүләт эшләрен иркен далада тарханлыкта йөргән вак халыклардан ясак җыюга кайтарып калдыра. Тарханлык дәүләт тотуның нигезендә яткан бер политик институт булып әверелә. Алтын Урда таркалып Казан ханлыгы үзаллы дәүләт булгач та, казанлылар үз кешеләреннән хан куя алмыйлар, иске традициядән чыгарга базмыйлар – хан итеп Казанга һаман да шул Чыңгыз оныкларын өстерәп китерәләр. Нәтиҗәдә, Мәскәүнең борын төбеннән алып Байкал күленә, Пермь тайгасыннан алып Каспий диңгезенә кадәр җәелгән олы татар-башкорт милләте вак-вак тарханлыкларга бүлгәләнгән хәлдә кала, һәр ыру үзенә аерым “башкорт” булып яши бирә, Казанга ясак итеп йөз сусар тиресе, ике-өч кеш тун җибәрсә, шуның белән “дәүләт бурычын” үтәгән санала. Ә илне дошманнан сакларга кирәккәндә – ул башкорт, ул тархан... Аның автономиясе бар... Казанның турыдан-туры власте астындагы җирләр исә хәзерге Татарстаннан да кечерәк (Норлат районы тирәләрендә үк инде Нугай тарханнары аерым тормыш белән яши).
Тарханлык шул дәрәҗәгә барып җитә – Идел аръягындагы татарлар, формаль яктан һаман да әле Казан ханының тарханлыгы булып торсалар да, Казанның дошманы булган урысларга хәрби хезмәткә керәләр. Нугайларда да, теләгән берсе Казан ханына, теләмәгән икенчесе урыс патшасына хезмәт итә башлый. Казанның язмышы шундый хәлләр белән инде тәмам хәл ителә...
V
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Чалгының Тарихи Роле Турында Фәлсәфә - 2