Latin

Чалбар Кесәсе

Total number of words is 367
Total number of unique words is 294
51.3 of words are in the 2000 most common words
65.8 of words are in the 5000 most common words
70.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Ару гына яшәп яткан гаиләләрнең кинәт челпәрәмә килүе нәрсәдән башлана? Дөрес, чүп кенә сәбәптән...
Бервакыт Тахура ире Яхъянең чалбар кесәсеннән мең тәңкәлек акча табып алды (ник актарына инде?) – Получкасын миңа биреп бара, чумара эшли белми, нинди акча бу?
Уйлый торгач, ул тормышны белүче ахирәтенә чылтыратып карарга булды.
– Җүләр икәнсең! - диде тегесе. – Ирләргә рәзе ышанырга ярый! Минеке дә баштарак качып акча җыйды, аннан кәнтәе янына бөтенләйгә чыгып тайды.
Тахураның эченә салкын йөгерде. Җитмәсә ахирәте:
– Соңга кала күрмә, ишек йозагын алыштыр тизрәк! – дип бер танышының телефонын да бирде.
Шуннан башланды да инде.
Кичен күрше хатыны эшеннән кайтып килгәндә майка гына эләктергән җонлы күкрәкле бер адәмнең Тахураларның ишек йозагын алыштырып маташуын күрде. Ул фатирына керүгә телефоннан иренең эшенә чылтыратты:
– Әнә, Тахура теге мүкләгенең артына типкән, маладис! Бер җонлы мужикны йортка керткән! Кара аны, азынып кайтмый йөрсәң, сине дә шул хәл көтмәгәе!
Бу хәбәрне теге бичара ир шундук түкми-чәчми Яхъяның колагына җиткерде. Белмәссең, әллә жәлләп, әллә кайвакыт бергә сыра эчкәнгә дуска чутлап.
Елдан артык бер яшь нәрсә белән йөргән Яхъя, ярар, бу миңа бик мач килде дип, ул көнне өенә бөтенләй кайтмады.
Кич буе зарыгып ирен көтеп утырган Тахура исә ачуыннан буылып:
– Дөрес әйткәнсең, теге бозау күренми, берәрсенә ияләшкән булса кирәк, – дип кабат ахирәтенә чылтыратты.
Тегесе, шуны гына көткәндәй:
– Җебеп торма, минем кебек ялангач каласың килмәсә, шудырт тизрәк сатлык әйберләреңне, – дип акыл бирде.
Башы-күзе тонган Тахура, нәкъ шулай эшләде дә. Яхъядан үч алу теләге белән янып, тиз арада бакчаларын, гаражларын шалкан бәясенә сатып җибәрде. Алай гына да түгел, барысы да мин тапкан дия-дия, өй эчендә кулга алырга рәтле нәрсә дә калдырмады. Ире мал бүләргә кайтып керсә – рәхим ит – таш стеналардан гайре берни юк.
...Күпмедер вакыттан урамда күзгә-күз очрашкач:
– Үзең гаепле, чүт нәрсә – замук алыштыра башлыйсың, – дип иң беренче Яхъя сүз башлады. – Кайтмый йөргәч кем белгән сине! Чукынып кит кәнтәең белән! – дип Тахура да күзләреннән очкыннар чәчте.
Шунысы кызык, бу минутта алар бар низагның ирнең чалбар кесәсеннән Тахура тапкан мең тәңкәдән башлануы турында уйлап та карамадылар.
Бер яктан, Яхъя үз теләгенә иреште кебек. Тахура да, сер бермичә, теге җан ахирәтенең ничәнчедер ире белән дөбер күчереп яшәп ята. Шулай да, дөреслеккә хилафлык кылмас өчен Яхъяның ул акчаны ни гомер Тахураның туган көненә җыеп килүе турында әйтми ярамастыр. Нишлисең, насыйп булмаган, күрәсең.
You have read 1 text from Tatar literature.