Latin

Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 1

Total number of words is 4516
Total number of unique words is 2177
36.7 of words are in the 2000 most common words
51.3 of words are in the 5000 most common words
59.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
I
Хәмидә белән аралары бозылу Рифатның бәгырен тиште. Әмма бар ул Ходайның рәхмәте, бик бар: шул ук кичне озын чәчле Нәфисә исемле кызга күзе төште! Ул да үзе кебек үк мишәр иде. Хәер, Хәмидә дә Аксубайдан, шулай булгач, анысы да мишәр кызы түгел идеме соң?
Рифат үзе дә «цыкылдап» торган мишәр егете, бәхетенә күрә генә аз сүзле, югыйсә сыбызгылы теле белән адәм көлкесендә генә йөриячәк, казаннар аның күзен дә ачтыртмаячаклар.
Рифатны очратып:
— Сез кайдан?— дип сорагыз әле, ул бүген дә:
— Дыржанаудан!— диячәк, «Чүпрәле дип әйттерә алмассыз. Хәер, ул яклар үзләре дә «Цүпрәле» дип тел сындырып азапланмыйлар, «район» дип кенә җибәрәләр. «Чүпрәлегә барабыз»,— дип тә җәфаланмыйлар, «Районга киттек әле»,— диләр. Һәр якның үз гадәтләре булган кебек, сөйләшү җайлары да үзләренчә. Шулай булган, шулай булачак, имеш.
Ә Нәфисә — яшь, чибәр, тыныч холыклы, аңа егет кешенең кулы да тиеп карамаган, берәр үҗәте бәйләнеп, кочагын да җәйдермәгән, мәхәббәтнең дә ни-нәрсә икәнлеген романнардан гына укып белгән кыз булып чыкты. Моңа кадәр Хәмидә белән йоклап йөрүләренә үкенеп, Рифат тәмам беркатлы бозауга әверелеп өлгергән икән бит. Дәрте Нәфисәгә сузылганда, сер бирмәскә, аркасына сарык тиресе ябынган бүренеке кебек күзләре уйнаганын сиздермәскә тырышты.
Нәфисә белән йөри башлаулары Хәмидәгә һичшиксез ишетеләчәк иде. Менә үрле-кырлы сикерер, менә җаны көяр. Шул кирәк аңа, утлы кисәүгә әверелсен! Нишләде бит, аһ нишләде!
Шулай да Хәмидә, коры кашык белән йотарлык чибәркәйләрдән булмаса да, башка иде шул, башка! Рифатны кайнар кочакларында балавыз кебек кенә эретә иде. Әмма котың чыгар, суыта да белә икән, менә таш урынына катырды да куйды. Юк, таш кына түгел, салкын корычка әверелде Рифатның йөрәге, каты тимергә. Нәфисә, бичаракай, әле дә ярый егетнең юлына очрады, әле дә ярый шаяртып әйткән сүзләренә җавап бирде.
— Бу Гөлчәчәк, кая барып, кайдан кайтып килә?— диде аңа, ак карны шыгырдатып килүче, авызы әлегә бүселеп торган Рифат, сукмак кырыннан гына оялчан сурәттә атлап барган кызның күңелен шаяртырга итеп, шуннан җанына ямь табарга теләп. Әллә авазларының мишәрчә булуы файда итте, әллә чыннан да насыйп сәгате иде — нәүмиз бала кебек:
— Минем исемем Гөлчәчәк түгел!— диде кыз, як-ягына каранып, сүзләрнең башка кешегә адресланмаганлыгын, егетнең үзенә карап эндәшүен төгәл белеп өлгереп.
Рифат аның беләгеннән тотып алырга өлгерде. Ул болай эшләмәс тә иде бәлки, әмма кызның көтелмәгәнчә чибәрлеге, җитмәсә беренче сүзгә үк җавап бирүе күпне вәгъдә итмәсә дә, танышуга юл ача иде. Рифат нидер әйтергә, сөйләшүне тәмам җанландырып җибәрергә тиеш хәзер. Учак та акрын кабына, тиз үрмәли.
— Гафу итә күрегез, зинһар,— дигән булды ул.— Аягым таеп китте, ярый әле сез тотып калдыгыз, Нәфисә туташ!
— Каян? Сез мине беләсезмени? — диде кыз, беләген иркенәйтеп, гүяки: «Ярдәм итәргә без һәрвакыт пионерларча әзер!»— дигәндәй сынын ныгытып.
Ә Рифатның күңеленә сөенеч тулды: аның икенче авыз сүзе, бигрәк тә туташны Нәфисә дип атавы төгәл килде. «Суйды да каплады» диләрме татарлар? Нәкъ шулай булып чыкты. Аңа авыз иләген армыйча-куймыйча селкетергә мөмкин иде. Шыңшып торасы түгел. Юккамы Рифат «абзагыз» журналистика бүлегендә укып йөри? Аңа туганда ук Ходай тәгалә тел тагып куйган. Әйе, бераз тынычрак торганда да ярар иде дә, җайсызрак шул. Колаклары кечкенәрәк, кешенең бер сүзен тыңлап өлгергәнче, авызыңнан бишен берьюлы чыгаруы мең өлеш җиңелрәк.
Кызлар колак белән ярата. Авызда тәмле ризык ничек эресә, аларның да бары тик күңел азыгы булырлык сүзләрне генә ишетәселәре килә. Бу мәсьәләдә Рифаттан мең төрле дәрес алырга мөмкин. Карагыз әле, юкка ул коры сөяк Хәмидәнең куенында эреп йөргән. Менә бит нинди чибәр кызның күңел бакчасындагы чәчәкләргә бал корты кебек кенә җай белеп кунды. Ничек ачылып китте Нәфисәгез!
— Матурым, ни өчен бу карларның бүген шушылай ак мамык булып яуганын беләсезме?
Дөньялыкка, японнар әйтмешли, күкләр бакчасыннан чәчәкләр коела иде. Шушы ак карларның сихри тәэсире көчле. Алар чыннан да адәм баласына җәннәтнең һичшиксез барлыгыннан, рәхәт тормышның шунда гына була алуыннан хәбәр бирәләрдер төсле елмаеп явалар да явалар. Ә Рифат, шушы җәннәт бакчасының бал корты гына була алуын онытып, сандугачына ук әверелә бара түгелме? Нәфисәгә «матурым» дип кенә түгел, «чибәрем», хәтта ки «гүзәлем» дип әйтеп куйганында да шәп буласы иде дә бит, хәер, монысы да яраган икән!
— Минем өчен ява!— диде Нәфисә, әллә чыннан да шулай уйлап, әллә инде юри генә үртәп.
Рифатның, мондый хәл вакыйгасына нисбәттә әйтелгәнчә, «бәрәңгесе пеште». Ул хәтта: «Булды гына!»— дип куанып та куйдымы, авызы ук ерылып китте. Ә тел тегермәне үзенчә тарта бирде:
— Белмәдегез дип үземне дә кыстырмакчы идем. Ялгышканмын. Әйе, бу бәрәкәт бары тик сезнең өчен генә! Сезнең өчен! Гүзәлем!
Әмма кыз җитдиләнмәде, сүзне тагын да уенга таба борды. Әгәр дә туташлар шушылай итә икән, димәк, яшерен-батырын түгел, сине ошатып алуы, әңгәмәне хуп күрүе инде бу!
— Әле генә мине Нәфисә дигән идегез. Ышанып та өлгергән идем. Ә хәзер Гүзәл дип әйтәсез!
Кыз шукланып көлде.
— Ярар, ул вакытта матурым Нәфисә генә диярмен!
Рифат та үзе башлаган уенга рәхәтләнеп кушылды.
— Килештек!— диде Нәфисә, гүяки егетне үз яныннан җибәрергә теләмичә, беләгеннән тоткан кулын, таеп киткәндәй итеп, тотнагы итеп файдалануын сиздергәндәй адымнарын чалыштырып алып, тагын да үзенә таба кысыбрак куеп.
Бу уен Рифат өчен рәхәт хәл иде. Хәер, кыз да чибәр. Кайда йөргән ул моңарчы? И сукыр әтәч! Юк-юк, «сукыр әтәч» дигәндә — башка мәгънә бар. Мондый вакытта «сукыр тавык» дип әйтелә!
Ә Нәфисәнең тут йөзе, затлы бүреге астыннан бөдрәләнеп чыгып торган кара чәчләре, бит очы алмалары, иреннәре инде, иреннәре — кызыл күмәчләр... Һе, ул кызыл күмәч дигәннәре чынлыкта була микәнни? Кызык икән, ак күмәч — бар, ә кызылы — юк. Бәлки кызыл билле прәннек дияргәдер? Анысын ашаганы бар-барын Рифатның, бала чагында ук. Хәзер андыйларны пешермиләр. Тәмле була торганнар иде. Нәкъ Хәмидәнең иреннәре кебек юка да... Фу, каян исенә төшеп өлгерде тагын? Онытылмаса да онытылмас икән!..
Ә Нәфисәнең чибәрлеге чынлыкта каләм язып, тел сөйләп бетерә торган гына түгел иде!

II
Студентлар торагында җанлану бермә-бер генә түгел, дистәләп артты. Яңа уку семестры, чираттагы яртыеллык уку көннәре башланып китүнең тәүге беренче атнасы иде. Зачет-имтихан сессиясе артта калды, киләсенә шактый ерак. Һәрхәлдә яшьләрнең рәхәт бәйрәм көннәре. Хәвефсез вакытлары. Кичке дискотекаларда рәхәтләнә студентлар. Әти-әнидән күтәреп-төяп алып килгән биштәр-савытлар тулы ризыклар, кесәдә — акчалар. Санап тотканда — ярты елга җитәрлек югыйсә, ашап калганда — бер айда төкәнәчәк.
Ә Рифатның кесәсендә акчаның бетәсе юк. Газета-журналларда, радиоларда язмалары һаман урын ала тора. Гонорар түлиләр. Әйбәт итеп. Талантлы кеше ким-хур яшәргә тиеш түгел! Болар янына әле кичке каравылда торып эшләгән акчасы кушыла. Ә менә стипендия дигән газиз нәмәрсә тәтемәде аңарга. Мөгаен укытучы профессор һәм доцентлары аның теоретик белем дәрәҗәсен яратып, бәяләп бетермәгәннәрдер? Булгалый торган хәл. Хәер, аның мондый мөшкеллекләрен хәтта туганнары, ата-аналары да белми. Яши Рифат рәхәтләнеп, кесәдә акча кабартып, күңелдә кәеф биетеп.
Ә менә Нәфисә чыннан да чибәр кыз икән. Үзенең сүзе дә, теле дә, холкы да йомшак. Күренеп тора! Әгәр дә юлларында Хәмидә очраштыргаламаса, матур гына шулай йөри торыр иделәр.
— Рәхәтләндерәсеңме?
И юньсез Хәмидә! Нишләп әле син Рифатны кеше алларында шулай мыскыл итәсең?
— Рәхәтләнәбез!
Рифатның теле дә сүзләрне табып кына тора бит! Эһ Хәмидә, Хәмидә! Әгәр дә үзең гауга чыгармасаң, Рифат синең ул Мөхәммәт Гәрәй белән чуалуыңны, исе дә китмичә, кеше авызларыннан ишеткән чакларында да колак артыннан гына уздырып җибәрәчәк иде. Язучы булам дигәч тә, Язучылар Берлегенең Идарә әгъзасы дип инде, шул туймас җанның колы, «тәти кошы» сыйфатына керергә ризасыңмы? Өч хатын алыштырган козгын бит инде ул! Сиңа нинди вәгъдәләр бирде? Оста кеше кулын тыймаячак, анысы, аңлашыла: үз дигәненә ирешәчәк!
Зәңгәр күзле, асыл бөркет борынлы, киң маңгайлы, сабыр сүзле һәм гомумән дә бары тик китаплардагыча шәп егетләрдән саналган Рифат ярата иде Хәмидәне. Хәтта ки мөгаен, әле хәзер дә үлеп китеп яратадыр?
Юк-юк, онытылсын! Беткән ди кызлар татар каласы Казанда! Һәммәсе асыл сөяк, чибәр зат. Менә, насыйбы булгач, юлына Нәфисәне чыгарды бит. Бүре ач йөри димени, булмаганны!
Ә Рифат Нәфисәне ул көнне үк тулай торактагы бүлмәсенең ишеге төбенә кадәр озатып куйды. Әмма кочакламады-үпмәде. Нәфисә бишенче катта гына, иптәш кызлары белән яши икән. Рифатка да ерак йөрисе түгел. Элек өченче катка төшсә, хәзер бишенчегә генә күтәреләсе икән. Ул егетләр яши торган «блок»ның дүртенче катында гына бит.
Нәфисә аны чәйгә чакырды. Бер сәгатьтән, диде. Эһ шул бер сәгать вакытны, каз булса, муеныннан гына борып ташлар идең, үтми аптыратуын әйт әле. Секундлап кына йөри бит!
Юк, Рифат бер тиенлек тишек акча түгел, чәйгә соңарып керде. Моны чибәр Нәфисә яратмады:
— Сез кайда йөредегез инде?— дип, тавышын рәхәтле тибрәтеп кенә, егеткә канәгатьсезлеген белдерде.— Чәебез суынып бетә, сезне көтә-көтә!
Рифатны кызларның үзләренә болай ук тиз ябыштырып куйганнары юк иде әлегә.
— Гафу, гафу!.. Мең гафу!— дигән булды егет, шунда ук: «Онытып җибәргәнмен!»— дип тә өстәмәкче иде, телен кысып калды. Бу сүзләрен дорфа буларак кабул итүләре бар. Әллә шаяртуларын аңларлар, әллә юк?
Бүлмәдәш кызларының исемнәре Гөлфия, Илсөя һәм Камилә икән. Кайсы кара, кайсы сары, кайсы бөдрә, дигәндәй, боларның берсен дә икенчесенә ошатып бутап булмый. Ә менә Нәфисә, аһ Нәфисә, арада тавис кошы кебек иң чибәре икән! Бу яшел мамык күлмәген әйтер идең инде, тәненә шундый итеп үлчәп теккәннәр, һәр сызыклары аерым-аерым да, бергә-бергә дә әллә нинди хисләрне кузгаталар. Ә ул кара толым чәчләрне, сызылып киткән кашларны, озын керфекләрне әйткән дә юк инде. Муен, ияк, иреннәр ул Хәмидә дә бар, анысы. Ә чибәрлек мәсьәләсендә?.. Четереклерәк! Ягъни дә мәсәлән, шул данлыклы язучы Мөхәммәт Гәрәйнең капкачына тач килерлек чиләк инде! Нигә аның белән Рифатның күңеле буталган булган?
Әйе, адәмдә күңел күзе күргәндә — маңгай күзе ботак тишеге хәлендә генә кала шул! Әллә башкачаракмы? Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге! Юк, болай дөрес була алмый. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе дә сукырая, ягъни ботак тишегенә әверелә. Ә Рифат Хәмидәне күңеле белән яратты, маңгай күзләре белән түгел. Менә Нәфисәне — башкача, маңгай күзләре аңа карап туймыйлар!
Рифат, бар акылын башына туплап, бөтен белгән әдәп тойгысын мәйданга чыгарды. Иң алдан — артык сүз сөйләмәде, күңел төбен кайнатып утырган тел чишмәсенә юл бирмәде. Аннары, тырыша торгач, кызларга әрсез күзләр белән карамады. Теләгәненчә барып чыкты: итагать һәм әдәп иясе егет сыйфатына кереп танылды.
— Сез хәрби хезмәттә булганмы?— диде бөдрә чәч Илсөя.
— Булган,— диде тел казанын суык тотарга тырышучы Рифат, егетләрчә башын-муенын төз тоткан хәлдә тәмле чәй суырып.
— Кызык, безгә бик кызык!— диде сары салам чәч Камилә, февраль башлануга ук сипкел бакчасына төренгән йөзенә кызыллык чыгарып.— Сөйләгез әле, кайда хезмәт иттегез?
— Германиядә!— диде егет, шунда үзенең хәрби хезмәттә чакта «Татарстан яшьләре» газетасына туктаусыз җибәреп һәм бастыргалап торган солдат хезмәте турындагы ярым романтик мәкаләләрен исенә төшереп һәм: «Сез аларны укымаган инде»,— дип уйлап, йөзенә салкынлык чыгарырга өлгереп.
— Теге Рифат Бикташев сезмени инде ул?— диде сирәк чәч, бака күз Гөлфия, ник әйттем, ялгышкан булсам дигәндәй авызын учы белән каплап. Аның кызларга хас мондый табигый хәрәкәтләре Рифатны да оялтырга җитә калдылар. Әмма егет җавап бирергә өлгермәде, салам чәч Камилә:
— Мин сезнең ул мәкаләләрегезне яратып укый идем,— дип сөйләп алып та китте.— Әнкәй тыңларга ярата иде, мин укыганда. Ул армиядән хатлар алган. Шуларны искә төшерәләр ди торган иде. Чормада ул газеталар әле дә саклана безнең! Үзегездә бармы?
— Бар,— диде Рифат, болай оялганы булмагандай әдәп тойгысы ятьмәләрендә мактанчык сүз күгәрченнәрен газаплап.— «Дембильский альбом»га ябыштырылган һәммә уникесе дә!
— Абау, унике үк иделәрмени?
Гөлфиянең авыз-борын да иркеннәрдән икән, Рифат аның сурәтенә мөкиббән китә алмады. Илсөясе дә, Камиләсе дә болай ярыйсы икәннәр, мишәрчәләп әйтмешли — «ничавалар», әмма да Нәфисәгә җитмиләр шул. Аны гомер буе яратырга була. Тик менә Хәмидә генә...
Ә Хәмидә, чыгымчы сыер сыман, аның күңел болынына килә дә керә, килә дә керә, юньсез! Нәфисәнең сурәтеннән оялсын иде бераз. Әнә аның кара толым чәчләре кызыл бант белән ничек биленәчә үреп төшерелгәннәр, озын кара керфекләре ни рәвешле сихри тибрәнеп куялар, кайнар кызыл күмәч иреннәре бәхет вәгъдә итәләр!
— Ул «Дембильский альбом»ны бер күрербез әле, шәт?
Бу Илсөянең сүзләре иде. Үзен тотышы, басымлы сөйләше аның бүлмәдә хуҗа икәнлеген дәгъваладылар. Башка кызларга ияреп Нәфисә дә:
— Әйе!— диде.
Чәйнең башыннан ахырынача утырышта бу аның беренче сүзе булды. Әллә ни күп сөйләшенмәсә дә, инде дүрт сәгать бергә булганнар, төнге уникене тутырганнар. Инде ашъяулык җыйналырга, савыт-саба юылырга тиеш иде.
— Бүгенге дежурлыгын Нәфисә бетерсен!— диде Илсөя, әмерен җиткереп.— Рифат әфәнде дә «булышамыз» дип тора, шулай бит!
— Була ул!
Егет сикереп тә торды, табак-савыт өемен кухня башына илтергә дә тотынды. Аның артыннан Нәфисә иярде. Кулына күбекле губка тоткан икән, ул кызыл буяу белән яхшыртылган тырнаклы бармакларын суга чумдырырга мәҗбүр булды. Егет белән кыз тиздән икесе генә калдылар. Кухня ягына чыгып-кереп йөрүчеләр бетте. Рифатның куллары суда балык кебек уйнады һәм, Нәфисәнекен кысып, таштай катыланып калдылар. Инде йөрәкләре бердәй тибә башлады. Ничек иренгә-ирен беренче үбешүләрен сизенмичә дә калдылар диярлек.

III
Нәфисәнең Рифатка карата булган мәхәббәте шулай яралып, көннән-көнгә зурая гына барды. Февраль узып, мартка да керерләр кебек. «Совет Армиясе көне»нә Рифат үзенең «Дембильский альбом»ын күтәреп килде, Нәфисә аны тәмле ризыклы өстәл һәм бүләккә дип сатып алынган муен галстугы белән каршы алды. Артыгы кирәк тә түгел иде.
— Мин дә мунчаклы булдым!— дип шаяртты Рифат, Нәфисәнең күңелен күптән яулавына ишарә итәргә теләп.
Сүзләре кызга да ошадылар.
— Бу сиңа илебезгә тугыры хезмәтең өчен бүләк итеп бирелә! — диде Нәфисә. Әмма аның әйткәненнән: «Сине үземнеке итәргә теләвем билгесе!»— дияргә исәбендә бары да аңлашылып тора иде.
Рифат муенына галстук тагып йөрүне мещанлыкка саный иде. Шулай да, дәрәҗә иясе кешеләрчә, ак якага галстук элүне үрнәк итәргә исәбендә юк түгел. Имтиханнарга ул шулай йөрмиме? Бу бит әле җитдилек билгесе дә!
Алар кич буе бүлмәләре белән аның альбомын актардылар. Анда ниләр генә юк иде: сурәтләр белән бергә кулдан төшерелгән рәсемнәр дә, канатлы сүзләр дә, тәбрикләр дә... Ә иң мөһиме — мәкаләләре. Болар һәммәсе дикъкать белән каралдылар, укылдылар, сөйләнелделәр. Кызларга мондый альбомнарны күргәләргә туры килгән, әмма Рифатныкы һәммәләрнекеннән дә яхшырагы икән. Бу хакта кат-кат ишеткәч, егетнең күңеленә канатлар үсте. Ул үзен олуг бер генерал итеп тоймаса да, ике еллык солдат хезмәтенең бушка үтмәгәнлеген менә шушы кичтә икенче тапкыр аңлады. Беренчесе — университетка кергәнендә, журналистика буенча конкурста булган иде. Аны укырга берсүзсез алырга уйладылар бит. Ә мондый бәхет кемгә тәтегән әле? Тик менә уку гына аңа җиңелдән бирелми. Хәер, Нәфисә дә «отличница» түгел икән. Филолог, укытучы буласы. Бу яктан да ул Рифатның күңеленә хуш килеп тора. Ире журналист булып эшләп, командировкалардан кайтып кермәячәк, көне-төне язачак, уйланачак, ә хатыны балаларын карарга да, мәктәптә укытырга да өлгерәчәк. Дөнья исәпсез-хисапсыз гына оешмаган һәм бармаган. Моны Рифат та яхшы белә, Нәфисә дә төшенә торгандыр, шәт. Аннары, журналист эше мәртәбәлерәк тә, җәмгыятьтә әһәмиятлерәк тә урында бит әле ул. Ир кешенең шундый профессия вәкиле булуы шарт. Бу яктан Рифат әлбәттә өстен.
Егет инде болар хакында уйланган иде. Ярый әле Хәмидәне ташларга өлгергән — шушының өчен сөенеп йөрде. Ул да журналистика буенча укый бит. Хатын-кыз эшеме инде, диярсең. Икең дә командировка юлларын таптый башласаң, гаилә, йорт кемгә калачак? Дөньяң таркалачакмы?
Рифат инде ир кеше була барганлыгын тоя башлады. Ялгызак баш булу, буйдак гомер аны хәзер куандырмый иде. Тик менә мең исәптән берсен уйлап җиткермәгән: Нәфисәгә әлегә унтугыз гына яшь икән. Икенче курста гына укый. Яңадан өч ел буена көтәргәме үзен? Быел Рифат үзе бишенчедә үк бит инде. Гомерләрең ничек шәп җилдерә, ә чит кешенеке ашыга да белми.
Һәр кичен диярлек шушы бүлмә кызлары белән бергә уздырырга тәмам күнегеп җиткән Рифат бүген дә Нәфисәне гадәтләренчә төнге урамда йөреп керергә чакырмакчы иде. Ә кызлары һәммәсе бергә Горький исемендәге ял паркына бармакчылар икән. Анда бәйрәм тантанасының кичке уеннары буласы, ди. Һичшиксез тамаша кылырга кирәк!
Рифат киенергә дип үз бүлмәсенә төшеп китте. Тиз йөрде. Әйләнеп килсә, Нәфисә:
— Башым авыртып тора, кызлар,— дип, бүлмәдә калачагын белдерде.
Егетнең дә аңардан башка бер адым да атламаячагын әйтеп бирәсен көттеме, әллә сынаргамы исәбе — болары турында Рифат башына да китермәде. Кызлар, бердәм шаярышып-көлешеп, паркка юл алдылар, Нәфисә исә, егетенең тезләренә башын салган хәлендә, караватында ятып калды.
Кием белән эссе иде.
— Сал өсләреңне,— диде кыз, башын күтәреп,— хәлем бераз яхшырды бугай...
— Бәлки кызларны куып тотарбыз?— диде Рифат.— Киенеп аласың да!..
— Әгәр дә тагын башым авыртып китсә?
Нәфисә һаман да агарынган төсле иде.
— Синең күптәнме шулай?— диде егет, бераз шикләнеп.
— Юк,— диде кыз,— беренче тапкыр. Мин моның сәбәбен кызыл шәрабтан күрәм. Бер дә эчеп караганым юк иде.
Рифатның йөзенә чыгарга өлгергән каралыгының әсәре дә калмады, барча шикләре таралдылар да беттеләр. Ул хәтта балкып китте:
— Алай гына булса, үтәр,— диде дә, өске киемен салып, инде бу юлы күлмәкчән, пинжәксез хәлендә кыз янына утырды. Анысы аңарга кабат башын куйды. Рифатның тезләре буйлап барча буыннарына да ут бу юлы йөгерде.
Бераздан үбешеп алдылар. Хисләрен алмашу тагын-тагын кабатланды. Инде үбешүләренең ахыры кызның тәмам диярлек чишендерелүе белән тәмамланды. Әмма Нәфисә айнып өлгерде һәм:
— Рифат, җаным, кирәкми!— дип үтенде.
Кызган егет акылсыз түгел иде. Өметләнгән адымыннан чигенде. Ярый әле кабат киенергә өлгерделәр, шунда Гөлфия, Илсөя, Камилә һәм алар белән тагын да бер егет, группадашлары Самат кайтып керделәр.
— Менә, безнең ауга бер киек эләкте әле!— диде, шаяртуның тәмен белгән сары Камилә.— Кар белән батырып, чумдырып бетерде, чукынчык!
Аның бу сүзләре: «Чур, Самат минеке!»— дип кычкырган кебек аңлашылдылар. Шуңадыр Илсөя иреннәрен турсайтырга өлгерде:
— Ул бит мине дә кар белән батырды!— диде ул, үпкәләвен яшермичә.
— Мин беренче әйттем!— диде Камилә, киемнәренә ябышып калган карларны кагып төшереп.
Ә Саматка, күренеп тора, кызларның бу тарткалашулары рәхәтлек биргән иде. Авызы ил күрке булып ерылган, бүреге башына кырын яткан, изүләре ачык, ак күлмәге, затлы галстугы гына түгел, килеш-килбәте дә шәплегенә дәлил икәнлеген яхшы тойган бу егет гүяки Рифатны кысрыклар сыман күренде. Ул шулай булып та чыкты. Самат тиз арада чәй өстәлен яңартырга булышты, күңелле вакыйгалар сөйләп көлдерүдән туктамады. Әмма куллары әле Камиләнең нечкә биле ягына, әле Илсөянең тыгыз тәненә үрелде. Күңеле чуар иде бичараның. Әгәр дә, сайлап алып, кызларның берсенә генә күзләрен төбәсә, һичшиксез аны бүген ул суырып үбәчәк югыйсә. Ә болай, кара Илсөя белән сары Камиләне тәмам саташтырып, хәтта бер-берләренә карата саксыз сүзләр ычкындырып куюларына кадәр җиткерде. Аннары, чәй өстәле җыештырылыр вакыт җиткәч, берни дә булмагандай хушлашты да чыгып китте.
— Юләр дә инде бу безнең Самат!— диде аның артыннан ук усал Гөлфия.— Медицина институтында укучы мәхәббәтен оныта алмый. Әле дә шуларның тулай торагыннан кайтып килә иде, кызлар! Очрашмаганнар күрәсең. Ярый әле безнең шаяртулар күңелен таратып җибәрде.
Аның бу сүзләреннән Камилә дә, Илсөя дә кызарышып куйдылар. Аларның электән Саматны бүлешергә теләкләрендә бар икәнлеген Нәфисә дә белә идеме — «әйе» дигәндәй, Рифатка карап, баш изәп куйды.
Шуның белән кичә тәмамланды. Өстәл әзерләнеп бетерелмичә калдырылды. Урыннар җәелә башлады. Үбешү-кочышуның инде бүгенгә җиткәнлеген аңлаткандай:
— Мин дә йоклыйм!— дигән Нәфисәне бүлмәдәш кызлары егетен озатырга куып ук чыгардылар.
Рифат өске киемнән иде. Кыз күлмәкчән генә булып, кухня тәрәзәсе янында басып торудан туңа башлап, егетнең кочагына үзе үк кысрыкланып кереп басты. Аның болай әрсезләнергә хакы бар иде, анысы. Бүген алар бер-берсенең ялангач тәннәрен күрделәр бит. Рифат, күзләрен йомуга, хәзер кызның буй-сынын хәтерендә яңарта: нечкә бил, тулы бәдәннәр, затлы күкрәкләр! Һәрхәлдә салам сыйрак, бияләй түш Хәмидә түгел!
Бу рәвешле бергә, кухня утын сүндереп, кичен басып тору-утырулары аларның гадәтләренә әйләнеп китте. Ул хәлләрендә күпләрнең күзләренә чалынып өлгерделәр. Димәк, ил буйлап сүз кузгатырга сәбәп бар иде.
Шушы рәвешле февраль ае үтеп, март та башланды. Иртәгә, берсе көнгә хатын-кызлар бәйрәме дә килеп җитәчәк. Ә шыр ялангач киштәле совет кибетләреннән яхшы бүләк табу бик тә зур мәшәкать инде.

IV
8–Март бәйрәме алды кичендә Рифат эштә — төнге каравылында иде. Иртән кайтышлый, трамвайдан төшеп, «Чәчәк» кибетенә тукталмакчы иде, халыкның демонстрациягә җыелгандай күплегенә хәйран калып торды. Аның уе барып чыкмас сыман тоелды. Тулай торакка буш килеш кенә кайтып керергә исәпләгән иде, йортлар артыннан мимоза букетлары тотып чыгып килүче ике калын ирне күреп:
— Кайда саталар?— дип сорарга ашыкты.
Алар, дөрес барасың дигәндәй, артка таба ым белән баш кактылар, көлешеп тә алдылар. Ике-өч ир кеше акча сузып торалар, кәгазь тартмалардан аларга ак халатлы ханым тиз-тиз букетлар сатып маташа. Рифат та алар янына акчасын сузып килеп басты. Советның кызыл унлыгы аны да мимозалы итте. Егеткә бу зур сөенеч иде. Унбиш минуттан ул җанкае Нәфисәнең ишеген какты.
— Бәйрәмдә дә йокы юк!— дип ачуланып, аңа Гөлфия ачты.— Йә, ни кирәк сиңа?
Әүвәле ачу белән әйтте, аннары гына кулына чәчәк тоткан Рифатны танып алды һәм:
— Нәфисә!— дип, шатлыгын яшермичә кычкырып җибәрде.
Тулай торакның тимер караватлары шыгырдый башладылар. Нәфисә дә ишеккә килде. Рифатнымы, әллә мимозаларны күрүеме аны да сөендерделәр, ул да:
— Абау!— дип кычкырып җибәрде.
Гөлфия артка чигенде, югалды.
Нәфисәгә егет чәчәкләрен тоттырды. Кызны кочакларына алды. Әмма бүлмәдән Илсөя:
— Ә безгә?— дип аваз салды.
Бәхетле Нәфисә, Рифатның иркен кочакларыннан чыгып, егетен иптәш кызларының әрсезлегеннән коткарырга ашыкты:
— Кызлар, бу чәчәкләр безнең барыбызга да булыр!— диде.
Аннары ишек ябылды. Рифат, үз бүлмәсенә төшеп, караватына ятты. Анда бүлмәдәшләре букет һәм бәйрәм хәсрәтләреннән ирекле хәлдә хафасыз йокыда иделәр. Рифат та аларга кушылды.
Кичкә генә уянып, Нәфисәне күрергә дип алар катына менде. Кыз, егетенең бәхетенә, бу юлы ялгызы гына иде. Рифат, гаҗәпләнеп:
— Кая киттеләр?— дип сорады.
— Кинога!— диде Нәфисә.— Бүгенге бәйрәм уңаеннан.
— Егетләр беләнме?
— Үзләре генә!
— Ә син нигә калдың?
Нәфисә җавап бирүне кирәккә санамады. «Үзең ничек уйлыйсың соң?»— дигәндәй, аңа матур күзләре белән тутырып карап кына куйды. Әлбәттә Рифат, бик яхшы булган, мине көткәнсең дип, шунда ук уйлап алганлыгын белдерер өчен аның янына таба үрелде. Әмма кыз чигенә башлаган иде, кесәсеннән алтын балдак чыгарып, егет аңа таба сузды һәм:
— Бәйрәм белән, матурым минем, Нәфисәм!— диде.
Кызга мондый бүләкне гомергә дә тәкъдим иткән кеше булмаганга, ул әүвәле курка калды, аннары, аңына килеп:
— Бу нәрсә?— дип сорады.
Әлбәттә аның: «Миңа тәкъдимегезме?»— диясе килә иде. Бүләкнең чамасыз кыйммәт, җитмәсә балдак булуы кызның йөрәгенә ут салды.
— Минем сиңа 8-Март бүләге!— диде Рифат, бер дә сер бирергә теләмичә.— Киеп кара әле, ярыймы икән?
Ә йөзек Нәфисәнең атсыз бармагына таман булып чыкты. Кыз киде киюен, әмма сала алмады. Зарланып:
— Чыкмый!— диде.
— Нигә кузгатасың? Киеп йөр!— диде Рифат, тәмам кәефе килеп.— Бу бит бүләк! Миннән — сиңа!
Нәфисә кабул итте һәм, каушап кына булса да, аңа таба, үбеп алырга дип, куанычын яшермичә үрелде. Рифат шунда ук аның теләген кабул итте.
Бу рәвешле бик тиз кавышырбыз дип егет башына да китермәгән иде. Бүләк эзләп йөреп, тәмам гаҗиз калгач, очраклы рәвештә генә «Яхонт» дип аталган алтын-көмеш кибетенә кергән иде. Ни гаҗәп, кеше аз булып чыкты. Ә товары — тулып тора. Барыбер кайчан да булса сатып алырга туры киләчәген уйлап, чәнчә бармагына ярашлы нечкә сынлы алтын балдакка акча түләде. Касса чегы белән кибетче каршысына барып басканчы да ашыкмый уйланып торды. Кызы өчен йөзек сайлаганда егет кешенең балдакны үз чәнчә бармагына киеп карап алу гадәте барлыгын ул белә иде. Әгәр Нәфисәнең атсыз бармагына йөзек яраса, димәк ул аның хатыны булачак! Шушы рәвешле фикер йөртү дә күңеленә хуш килде.
Шуннан соң гына Рифат тәвәккәл итте. Һәм менә дөрес эшләгән икән бит. Нәфисә дә аның уйларын кирәкчә аңлаган икән бит!

V
Шушы 8-Март кичендә Рифат, тәкъдиреннән хөкем җитеп, Нәфисә белән энәгә җеп булып кавышты. Ул инде Хәмидәнең «җимешенә» өйрәнгән, ике айга якын буш йөрүен нәфесе күтәрә алмый башлаган көннәре иде. Нәфисәнең мендәр читен тешләп ыңгырашуы аңа тагын да яңа дәрт кенә өстәде. Су китереп, буялган җәймәсен юып йөргәннәрендә дә һичнәрсә турында уйламады. Бүлмәдәш кызлары кайтып кермәгәйләре дип курыкты, анысы. Әмма алар тагын ике сәгатьсез дә күренмәделәр. Димәк, кинога керү өчен сеанс башланганны көткәннәр, аннары, мондый бәйрәм көнендә ике серияле фильмнар күрсәтеләләр. Кайтыр өчен дә күпме вакыт кирәк бит!
Нәфисә белән гөнаһасыз балалар кебек үзләрен хис итеп, әмма яшьләрчә кочаклашып-сөешеп утырганчы, әүвәле-әүвәле, ашыга-ашыга диярлек, кайнар үтүк белән бастырып, ак җәймәне киптерделәр. Эзләр тәмам юылган, билгеләр яшерелгән, күңелләре канәгатьлектә иделәр.
Рифатның кинәт ашыйсы килә башлады. Алар ике рәт комсызланып чәй эчтеләр. Нәфисә аңа туры карарга ояла иде. Шулай да, егетнең кочагына кереп:
— Син мине ташламассыңмы, җаным?— дип сорады. Ул гүяки курыккан һәм шикләнгән сыман калтыранып та алды.
— Бервакытта да!— диде шунда сүз биреп Рифат.— Хәтта өстемә таш яуса да, каршымда ут чыкса да, дөньямны су басса да мин сине ташламам!
Эһ Нәфисә, шунда ни өчен, аның йөрәгенә кагылып, тагын да сорыйсы итте икән:
— Ә Хәмидә?
Рифатның бугазына төер утырды. Ул бит аны бүген бер генә тапкыр да исенә төшермәгән иде. Хәтта төшендә дә Нәфисәне ак чәчәкле болында йөри икән дип күреп уянды. «Ә Хәмидә?»
Ярый әле шунда кызлар кайтып керделәр. Сәгать төнге уникенче киткән иде. Трамвай да булмаган, җәяүләп кайтканнар. Йөзләрендә бәйрәм әсәре дә юк. Җитмәсә монда Нәфисә белән Рифат кинодагыча сөешеп-сөенешеп утыралар.
Бигрәк тә Гөлфия дорфа кыланды. Егетен яклап Нәфисә сүз дә әйтә алмады. Рифат чыгып китәргә мәҗбүр булды.
Бүлмәсенә кайтып, караватына чумгач кына ул, бу кичәдә олы хата ясаганлыгын аңлап, тәмам сызлана башлады. Ашыкты егет, ашыкты! Менә хәзер нишли инде? Әгәр дә Нәфисә көмәнгә калса? Ул бит Хәмидә кебек саклана белми, андый серләрдән хәбәрдар түгел!
Эһ, ничекләр ялгышты Рифат, нәфесен тыеп кала алмады! Нәфисә кебек энҗе бөртеген бит, чибәрнең чибәрен, затлының затлысын!
Рифат шушы хәлдә, бәгыре киселгән килеш, иртәнгәчә ни уяулы, ни йокылы ятты. Вакыт-вакыт йөрәгеннән чыккан аһ ялкыны бүлмәдәшләрен уятты. Алар әле берсе, әле икенчесе:
— Җитте инде сиңа, Рифат! Итегеңне тондырам үзеңә, ыңгырашма!— дип, саташулы хәлдә әрләп алгаладылар.
Егет иртәнге якта гына йокыга китте һәм шабыр тиргә батып уянды. Аны гүяки кылган гөнаһы якалап алган да, бугазыннан буарга маташа иде. Хәлсез хәлендә ул, юынгычка барып, салкын су белән чайканып килде. Әмма укшыды. Тәнен бизгәк алды. Кабат ятагына сузылып ятты. Бу юлы бик җиңел генә йокыга китте. Шулай ул лекцияләренә дә бармый калды. Кичә Нәфисә янына менәсен исенә төшергәч, үзен берни дә булмады дип юаткач, кабат күңеле үз урынына утырды. Тагын да йоклап алды. Бу юлы озын кара тырнаклы кулларын сузып, тузгыган озын сары камыш чәчле, яшелсыман күзле, юка кызыл иренле Хәмидәнең куып йөрүен, аңардан качуын төшендә күрде. Куркып бетте. Уянгач, инде шул турыда уйланып ятты.
Студент халкы лекцияләрдән шаулашып кайта башладылар.

VI
Хәмидә турында төрле хәбәрләр йөрде. Бүлмәдәшләре һәм дуслары аларны асылда Рифат колагы ишетсен өчен сөйли торганнар иде. Мөхәммәт Гәрәевның дә Хәмидә тупсасына таба салынган сукмагы нидәндер суынуы билгеле булды. Аны бөтенләй үк Әлмәткә күченеп киткән икән, диделәр. Апрель башларында ул Казанны язмалары белән шаулатып алды да, чыннан да «югалды», кеше күзенә күренмәс булды. Әле студентлар арасында шаулы көлкеле шигырьләрен сөйләп йөри, әле «куе чәй» белән кызларны мәхәббәттә хәйран итә торгач, болай көтмәгәндә эзе суыну, әүвәле, халыкны пошаманга салырга тиеш иде, аннары, һичшиксез сагыну сагышына. Аның шушы йөрүләрендә Рифат ничә тапкыр йөзгә-йөз килде. Хәмидә белән бергә дә шаярышып барганнарында егетнең алдына чыктылар. Хәтта сизмәгән-күрмәгән кебекләр дә иде. Хәмидә тораташ кебек хәлдә калгалагач, Мөхәммәт Гәрәев аңарга:
— Шушымы инде ул синең ниең?— дигән сорау бирде.
Бу сүзләрен ишетергә өлгергән Рифат гарьләнде, тизрәк алар каршысыннан олагу ягын карады. Икенче очракта,— анысы да көндезге вакытта булды,— алар аны ерактан ук күреп, тыныч кына үтеп киттеләр. Исәнләшергә дә мөмкин иде үзләре белән, әмма егет батырчылык итмәде.
Шушы вакыйгалардан соң Хәмидәгә карата Рифатның күңеле суынырга тиеш булса да, нигәдер кызны оныта алмыйча гаҗизләнүе, бердәнбер юанычы Нәфисәгә карата изге хисләренең тәмам ялкынланып чәчәк атуына да комачаулык тудырдылар. Егет барыбер дә үз кемлеген саклап калырга тырышты. Аңлаганы шул иде: Нәфисәгә мәхәббәте аның күңелен ничектер сафландырды, чистартты. Ул моңарчы андый хәлнең булырга мөмкинлеген күз алдына да китерми иде. Юкка әйтәләр икән җир йөзендә тәнгә генә мунча бар, җанга юк дип. Тукай да ялгышкан. Менә бит, үзе татыды, Нәфисәнең сафлыгы, ышанычлы һәм чиста мәхәббәте аның да җанына «мунча» булды. Ул шушы сафлыкның рәхәтен тоеп яши башлады. Тән дә керләнә, анысы. Ә менә җанын Мөхәммәт Гәрәй белән Хәмидәнең бер очрап алуы да кара көйдергән иде, шул ук кичне Нәфисәнең хөрмәтле һәм изге мөнәсәбәте аны яңадан пакьләндерде. Боларны кешегә сөйләсәң, аңлап та бетермәсләр инде. Ә бәлки алар да яхшы белә торганнардыр? Юккамыни саф хисләр, саф мәхәббәт турында ил эчендә генә түгел, дөнья буйлап хәбәрләр йөри? Аны данлыйлар һәм олылыйлар!
Рифатның хисләре Хәмидә өчен уен гына булганнар түгелме соң? Хәер, аның үзе белән дә Мөхәммәт Гәрәе шаярудан узмаган икән бит. Хәзер ташлаган да, икенче берәүгә өйләнгән, имеш. Дүртенче хатыны ук була түгелме? Һәм ул кеше халыкка әдәп, әхлак турында шигырьләр такылдый, романнар язып аңлатмакчы! Рифатның да аларны укыганы булды. Аһ бу адәм ул әсәрләрендә ничекләр көя, яна! Алай да була ала микәнни? Ни өчен ул укучысы белән ихлас түгел?
Язучыларга шушындый холык хас булуы хакында Нәфисә белән ике арада сүз чыккач, Рифат үзенең күңелендәгене сөйләп биргән иде дә, җанашы аңа:
— Тормышны төбенә үк төшеп җитмичә өйрәнеп, аңлап, белеп булмый. Язучылар башкача ничек материал тапсыннар? Бу аларның эше — тормыш төбенә төшү, безгә, укучыларына, шул тормышны күрсәтеп бирү,— дигән иде.
Егет хәйран итте. Әүвәле боларны Рифат лекциядән алынган берәр профессорның сүзләре генә булырга кирәклеген уйлады. Аннары, Нәфисәнең башка сүзләрен ишеткәч, үз акылы да камил икәнлегенә соклана башлады. Аңарга ул чакта кыз:
— Ярый әле журналистларга тормышны төбенәчә төшеп өйрәнү кирәк түгел!— дип әйткән иде.— Бүгенге барлык белән генә яшиләр. Бүгенгене язалар!
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 2
  • Parts
  • Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 1
    Total number of words is 4516
    Total number of unique words is 2177
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    51.3 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Чәчәкләр Ул Ал Да Гөл Була - 2
    Total number of words is 4221
    Total number of unique words is 2178
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    51.7 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.