🕙 13-minute read

Буранда

Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Total number of words is 1734
Total number of unique words is 949
44.2 of words are in the 2000 most common words
58.0 of words are in the 5000 most common words
64.9 of words are in the 8000 most common words
  І
  
  Яшь бала елый иде...
  Тышта җил, буран, дөньяның астын өскә китерерлек булып кузгалган, дулый, лапас һәм морҗаларда әллә нинди моңлы җырлар җырлана иде...
  Ярты төн узган, эшле, әтисез йоклий, ял итә, әмма бала һаман елый иде. Биш-ун минут туктап тора, тагын башлый... Бишеге янында зыр катып, юатыр өчен газапланган анасы бигрәк тә ире белән кунак тынычланып йоклый алмый торганнардыр дип борчыла иде.
  Чыннан да, кунак йокламый иде.
  Инде авылның төрле ягында әтәч тавышлары ишетелә, мәзин, манарадан азан кычкырып, мөселманнарны йокыларыннан уята... коллыкка чакыра башлады. Шул чагында гына бала йоклады...
  Хөсәен кунагы белән иртәнге чәй янына утырган иде.
  — Буран азрак басылган, ахры... — диде кунак.
  Хөсәен, аның сүзен шаяруга юрап, сүзнең киресен аңлата торган тавыш белән:
  — Әйе... басылган! — диде.
  Һаваның начарлыгы чиктән тыш иде. Тыкрык һәм читән буйларында кар эскертләре, тау-тау өелеп, өй һәм сарайлар белән тигезләнә, унбиш-егерме саҗеньнан читтә бернәрсә күренми, туктаусыз буран улый иде.
  Алар бик тәкәллефсез кылана иделәр; чөнки ике ел бергә солдатта булганнар иде. Хөсәен үткән ел ук кайткан иде. Иптәшенең хәзерге кунаклыгы солдаттан кайтышы иде.
  Хөсәен бүген иптәшендә кызык кына бер алышыну күрә һәм, чәй койган аралаш, каш астыннан гына аңа карый һәм гаҗәпләнә иде. Чөнки иптәшенең хәрәкәт һәм кыланышында әллә нинди бер аптырау һәм тыгызлану күрә иде.
  Һәрнәрсәгә мыскыл кузе белән карый, бер сузга дә инанмый, кеше сөйләгәнне тыңламый, үзе сөйләсә, кешедән көлә торган салкын һәм ян-елымсыз бер кешенең аптырау һәм оялуы чынлап кызык иде.
  Хөсәен чыдамады:
  — Мостафа, син әллә ни бүген!.. — диде.
  — Иптәш, ат хәзерләп куй. Миңа тизрәк китәргә кирәк.
  — Китәргә? Мондый һавада? «Тизрәге» дә бар тагын!
  — Әйе, мөмкин кадәр тиз.
  — Мондый буранда, иптәш... барыбер илтүче табып булмас... Бүген кунарсың! Иртәгә...
  — Табылмаса, җәяү китәм!
  Бу җавап катгый иде. Ике иптәш бераз эндәшми тордылар.
  Хөсәен әллә ни генә әйтмәкче иде, Мостафа тагын:
  — Әйе, китәм, — диде.
  
  II
  
  Хосәеннен хатыны Гайшә әстәл җыештырып маташа, Мостафа идән буенча йөри иде. Хөсәен чыгып китте.
  Тышта буранның сызгыруы белән стенадагы сәгать тыкылдавыннан башка, өй эчендәге тынлыкны бернәрсә дә бозмый, тик бишектә йоклаган баланың ара-тирә көрсенеп ыңгырашулары гына ишетелгәли иде.
  — Көн бик начар, — диде Гайшә. — Соравыбызны кабул итмисең инде... бик мазаң китте, ахры, балабыз елаграк шул...
  — Сез аналар... һәммәгез дә шулаймы?
  — Ничек?
  — Бала өчен газапланасыз...
  — Һәммәбез булмый соң. Йөрәктән төшкән булгач, бар дөньяң шул бала өчен...
  — Әмма бала усал! — диде Мостафа һәм үзе, бизгәкле кеше кебек, ашыгып-ашыгып киенә иде.
  Ике тәрәзә арасындагы көзге турысына килде; башлыгының очларын, алдан әйләндереп, артка бәйләп маташа иде. Аның картузы кызыл тирәле булып, шинель погоннарында сары буяу белән Германия императорының вензеле төшерелгән иде: Вильһельм Икенче. Калуга полкының шефы, имеш.
  Ул тагын:
  — Бала усал... — диде.
  Бу юлы ул шул сүзләре белән Гайшәгә нидер сөйләмәкче иде, ишектән Хөсәен керде һәм:
  — Иптәш, ат әзер! — диде.
  
  III
  
  Һаванын бозыклыгына карамый, хәят-хәрәкәт уз юлы белән бара иде. Бер акта, шыгырдап, урам капкасы ачыла, кемдер һәм ни өчендер чыгып бара, икенче якта тагын берсе кар астыннан әллә ниләр чыгарып маташа.
  Әнә алма кебек кып-кызыл инаклы бер яшь хатын урам коесыннан су чыгара, өй түбәсендә, «кар-р-кар-р-р» итеп, карга карылдый иде.
  Шомланучы бичара хатын, кечкенә генә кара ат җигелгән чанага утырып, ике кешенең урам буйлап барганын күргәч, сулышын бераз иркенләп алды, гүя карга аларга карап карылдаган, имеш... Кайда керерләр дип, бераз карап та торды; аларның, кая да кермичә, авылны чыгып киткәннәрен күргәч, әллә ни генә уйлап, үз-үзенә: «Берсе солдат», — дип мыгырдады һәм чиләген күтәреп китте.
  Вакыйган, аларның берсе солдат һәм безгә таныш солдат Мостафа иде.
  
  IV
  
  — Юлны яхшы беләсеңдер бит? — диде Мостафа.
  — Белергә беләм дә бит...
  Мостафаны авылына илтүче кеше алтмыш яшълек бер бабай иде. Дөрес, ул юлны белә иде. Алай да җавапны кистереп әйтә алмады, чөнки хәзерендә кырда юл диярлек бернәрсәне югалтмый бару шактый читен иде.
  Бабай, тынычсызланып, як-якка карана. Читләрдә бернәрсә дә күренми, тик кар диңгезе генә кайный. Ара-тирә күрелгән сызыклар, чана эзләре — менә бабайның бар ышанычы һәм өметләре иде
  — Менә шул коега бездән дүрт чакрым, — диде бабай. — Егерме чакрымлап әле артыгы белән барырга...
  Мостафа чикмәннән борынын чыгарып карады, унбиш саҗеньнар читтә, буран эчендә, кое сиртмәсе салынып чайкалып тора иде.
  — Әле дә ерак... — диде Мостафа.
  Бераз эндәшми баргач:
  — Хода сакласын! Адашмыйк кына, — диде карт.
  — Хода сакласын...
  — Кайтмыйкмы, дим? Буран артык тилерә бит...
  — Барыйк әкертен генә. Анам карчыкны бик күрәсем килә — барыйк. Әйдә әкренләп...
  Бу соңгы сүзләр гүя әллә нинди сәмави бер аһәң, җазибәле бер нәфес белән сөйләнде. Карт моңар сихерләнгән кебек бирелде...
  Каршысында җәһәннәм яисә кайнап котырып торган диңгез булса да керәчәк иде.
  Алар сөйләшми баралар.
  Мостафа чикмәнгә чорналган, уйлый: ул кечкенә бала... Төш күрә: әллә нинди канатлы һәм бик матур балалар белән уйный. Алар аны тарткалыйлар... этәләр... уяна — анасы аны үбеп-үбеп елый.
  — Күзем нуры! Атаң мине сера... Каласың, бәгърем! — ди.
  Атасы читтәрәк көтеп тора:
  — Күрештең, — кулы белән күрсәтеп, — юлыңны кара! — ди.
  Ул вакытта Мостафа, алты гына яшьтә булса да, шулвакыт күргәннәрен бик вак тәфсыйлатына кадәр хәтерли иде.
  Мәсәлән, ул вакытта, йокысыннан уянган чакта, битенә тамган күз яшьләренең кайнарлыгын һәм шул кайнар күз яшьләрен анасының чыланып беткән яулык белән сөртеп маташуын, хәтта яулыкның төсе зәңгәр булып, читләре ак икәнлеген ул хәзер дә ачык хәтерли. Узган төннән бирле гүя шул кайнар тамчылар тагын аның битенә тама һәм пешерәләр... Анасы, куркынган һәм аптыранган хәлдә, чыланган яулыгы белән аларны сөртә...
  — Анаң безне сөймәде, иргә китте... Ул сине кыйнарга әйтә икән... Яшь әнкәң безне соя...
  Менә ул вакытларда анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер газап чигә иде.
  Ул анасыннан бизгәнмени иде? Әйе, ул үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне «балам» дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән иде!
  Ул яшьрәк вакытында:
  — Син минем анам түгел! — ди иде.
  Хәтта бервакыт аның битенә көл сипкән иде. Аны котырттылар:
  — Мокай килгән, битенә көл бәр!
  — Әйдә!
  Болар һәммәсе яшь вакытында, әмма зур булгач? Менә хәзер аның беренче мәртәбә бармагын тешләп аптыраганы да, үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән тәрбиясезлекләреннән тыш, атасы үлгәч тә, анасыннан гафу сорамавы, һаман аңар илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен иде...
  Төш вакыты узган, буран һаман дулый... Карт бик дикъкатьле һәм җанлы күренә иде.
  — Ярты юлны килгәнбездер, — диде Мостафа.
  — Артык булыр... Ястү вакытларында җитәрбез, — диде карт һәм инә өстәде: — Хәзер анаң бик сөенеп көтә булыр... Сагынган булыр... Дүрт ел бит!
  — Егерме ел... Ләкин... бүген кайтасымны белми ул...
  Карт бераз уйга калды.
  — Аналар белә... алар сизәләр, алар һаман баланы төзәп торалар... — диде.
  Мостафа эндәшмәде. Ул бабайның «төзәп торалар» дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер... Юк! Гаепне «сизәргә» ул гына җитмәс. Юкса җаннары баланы күзәтәме икән?
  Ахшам вакыты. Авырлык һәм әкренлек белән генә караңгылык пәрдәсе төшә иде.
  Мостафаның хыяллары күзенә күренгән кебек була. Гүя сөйли дә иделәр.
  Ул чикмәнгә бөркәнгән, анасы, аның күзенә карап, әкрен генә сөйли:
  — Мостафа! Күзем нуры, анаң булам... Ник килмисең? Кил, үбим, бәгърем... ачуланмыйм, битемә көл бәрүеңә дә ачуланмыйм... Кил, үбим дә, бер генә мәртәбә «анам» дип әйт!..
  Мостафа анасының аягына ташланырга дип чикмәнне ача... Күз алдында очсыз-кырыйсыз караңгылык кына... Бураннан каплана, тагын шул таныш чырай, шул тавышлар...
  Ул Мостафага чана янында җәяүләп килгән шикелле күренә... Куәтле һәм кискен җилдән аерылып та, Мостафаның колагы яныннан искән әллә нинди йомшак, шәфкатьле бер җил агышы, киңәшеп кенә:
  — Әйт! «Анам» дип әйт... Егерме ел инде... ишетәсеңме?! — ди иде.
  Мостафа хәзер әйтә дә иде.
  Алда, әллә кайларда, диңгез аркылы күренгән төсле тымызык һәм төмсә ут шәүләләре чагылып тора; Мостафаның колагына ерактан, кичәнең караңгылыгына кушылып, үзалдына бер моң һәм зар көйли торган тавышлар килә башлады... этләр өрә иде...
  
  V
  
  Ахшам үтте. Буранның котыруына карамыйча, капкадан йөри иделәр... Хатыннар берсе килеп кергәндә, икенчесе бик кайгылы кыяфәттә чыгып бара, һәм күңелсез генә берәр сүз катыша иделәр...
  Тәрәзә алдына яткан сары эт, зур һәм кара күзләрен сөзеп, килгәнне каршы ала, киткәнне моңлы күзләре белән озата иде. Ул гүя кайгылы иде... Аның сөйгән тәрбилчесе — хуҗа хатын — бу кич инде үлемнең куркынычлы тырнаклары арасында сугыла иде
  Аның яме киткән: төсе балавыз кебек саргайган, күзләре төпкә баткан, кул һәм аягы салкын, күкрәге, бер кабарып, бер төшеп, авыр-авыр сулый. Бичара хатынның хәяттан өлеше бетеп килә иде...
  Илле ел тәне, уе белән идарә иткән җан үзенең иске тонык тәрәзә кебек күзләреннән кемгәдер актык мәртәбә карап тынычланып китәсе килә иде. Бичара хатын — кызганыч ана — күзләре белән нидер эзли, нидер юксына, кемнедер күрмичә үләсе килми, торып-торып:
  — Килмәдеме? — дип сорый иде.
  Кызы Фатыйма бертуктамый елый.
  Анасының бер тәүлектән бирле тәкрар иткән шушы «килмәдеме» сөальләре аның күңелендә әллә нинди тирән һәм иске җәрәхәтләрен яңадан ача иде...
  Өч атнадан бирле авырып яткан анасы узган кич беренче мәртәбә төн уртасында:
  — Фатыйма! Тор. Тизрәк чыгып кара... Килмәдеме? — дип, аны куркыткан иде.
  Менә шуннан бирле һаман көтә...
  Көн уртасында инде сабырсызлык күрсәтә һәм саташа башлады.
  Икенде белән ахшам арасында тартышып-тартышып елады, гүя аның бер дә тиңсез сөекле баласы бар, имеш, алар гомер буена күрешә алмыйлар, кемнәрдер күрештермиләр, имеш. Хәзерендә дә ул анасының актык сулышында актык бурычын түләргә, анасы белән күз күздән мәхәббәт яшьләре түгешергә килгән, имеш, ләкин... бичараны кертмиләр, әллә кайларга кайтарып җибәрәләр, имеш...
  Ахшам вакытында аның тавышы беткән иде инде. Шулай да һаман әлеге «килмәдеме» дигән сүзне батык күзләре, күгәргән иреннәренең хәрәкәте белән аңлатырга тырыша иде...
  Бичара ана! Биш-ун сулыш, һәрбере бер газап, һәрбере бер җәһәннәм илкыны... сулаган саен, йөрәге урыныннан куба, сулаган саен, үпкәләре ерткалана, күз алдына каралы-яшелле пәрдәләр корыла, үзе тәпсез-кырыИисыз юллыкка китә бара... Шуның өстенә бала хәсрәте белән дә изелә, газаплана иде.
  Шәфкатьле ана! Кяшки! бу кадәр вакыт хәсрәт чикмәгән булса идең. Әй мәрхәмәтле ана! Кяшки соңгы сәгатьләреңдә генә аз гына булса да «аны» онытса идең... Бәлки, биш-ун дәкыйка — күрешү дәкыйкаләре белән файдаланырга да мөмкин булыр иде...
  Аның инде кул һәм аяклары сизми, кузгалмый, салкын һәм авыр ташлар шикелле, түбән тарталар... Ул бик әкрен генә төпсез һәм салкын диңгез төбенә төшеп бара... Хәзер инде күз алдында ул каралы-яшелле пәрдәләр дә юк, ул бик ерак күрә, гомердә күрмәгәнен күрә... бик югары күрә, бик якты күрә, кояштан әллә ничә мәртәбә артык иктылык күрә... Менә шул яктылыкның сузылып килгән нечкә бер тармагы гына аны күкрәгеннән асып тота... Ул нечкә тармак та авырлыкка чыдамый бушый, җибәрелә бара... Бу һаман төпсезлеккә китә, түбән киткән саен, диңгез салкынлаша бара... Зарарлы түгел... Ләкин... аһ, ялгызы гына... Кяшки «ул» да бергә булса иде... Әллә кайларда адашып қала торгандыр.
  Тармак өзелергә күп калмый, нечкәрә...
  Чү! Ишегалдында кемнәр?
  Ишек ачылды. Керделәр... Ике кеше.
  Берсе катып калды... тезләнде... Елаган тавыш белән:
  — Анам... — дип кычкырып җибәрде дә карчыкның күкрәгенә йөзен куеп елый башлады
  Бу Мостафа иде.
  — Килдем... Шәфкатьле анам! Бер генә йөземә кара! Анам, җаным, күзем... Анам!.. — дип акырып-акырып елый, әмма анасы илтифат итми иде... Ул гул үпкәләгән иде. Аһ! Кяшки ул бер генә карасын!..
  Ләкин ул инде карый алмый иде... Чөнки әлеге нечкә тармакның чыганакларына карап торган көенчә, очыннан ычкынып киткән иде...
  Тышта буран һаман дулый иде.
You have read 1 text from Tatar literature.