Latin

Бөеклек Бәяне

Total number of words is 339
Total number of unique words is 253
52.8 of words are in the 2000 most common words
63.7 of words are in the 5000 most common words
72.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
“Ризалык һәм ризасызлык — дөньяда һәр кешедә була торган шушы ике халәт барлыгы бөтенебезгә мәгълүм. Ризалык, табигый, канәгатьлек белән барлыкка китерелә. Ул — ял вакыты. Әмма һәр ялның ахыры ризасызлыкта тәмамлана. Кемнәр өчендер ул — авыр халәт, кот чыккысыз бушлык хасил итә. Бу — даһилар өчен бирелгән хөкем. Ә күпләр аның авырлыгыннан яки тигезлекне югалталар, яисә бүтәннәрне үпкәләтү түбәнлегенә төшәләр. Кеше өчен бер генә канәгать бар. Әмма аның өстенлеге һәм дәрәҗәсе бик сәер төшенчәләр, хисси берәмлекләр эчендә шулкадәр буталганнар ки, авырлыгы акыл аша гына түгел, бәлки җаннар аша уза. Хакыйкать аңлатуга һәм аңлауга мохтаҗ!
Ризасызлык — иҗади халәт берәмлеге ул. Кемдер риза түгел икән, ул иҗат эшенә керешә. Аннан моны җаны таләп итә. Үзеңне яки бүтән бер иҗат объектын сайлап алырга тиешле. Әмма күпләр үз-үзләренә йә якыннарына, белешләренә бәйләнә башлыйлар. Җәмгыять өчен эшләү һәм тырышуны чит күрәләр. Бу — үз бәхетеңнән баш тарту. Иҗат эше канәгатьлек белән түгел, ризасызлык (хәтта үзең белән) таләбе, аның бөек җимеше. Хакыйкать исә ризалык һәм ризасызлыктан түгел, хакыйкать — бәя ул! Гади һәм гадәти бәя. Аннан узу мөмкин түгел, әмма аны игътибарсыз калдыру өчен кешедә меңнәрчә чара бар. Хакыйкать аша без дөньяны таныйбыз. Әмма аның эчтәлеген төшенеп бетерә алмыйбыз. Һәм ул шулай булырга тиеш тә!..”
Камалетдин шушындый фәлсәфи бәян белән башын катырып утыра иде, зур эштәге дусты телефоннан шалтыратты. Хәл-әхвәл сорашудан соң, ил хәлләрен тикшереп, президент һәм башлыкларның йөзен сүз гайбәте белән юдылар.
— Дәүләт чиновлары, тәхетләрендә озак утыра-утыра, хәшәрәткә-монстрга әверелә баралар,— диде Камалетдин.— Кияүләрен, агай-энеләрен, аларның улларын, кызларын, туганнарын, туганнары туганнарын, туганнары туганнарының туганнарын һәм аларның туганнарының туганнарын, дус-ишләрен эшкә алып бетерәләр...
Һәм шунда кинәт телендәге сүзләре буалып калдылар. Телефоннан:
— Әле мин сине үземә эшкә алмакчы идем,— дигән сүзләрне ишетте ул.— Ярый яхшы киңәш бирдең, вакытлы!
Телефон өзелде. Камалетдин телен тешләп озак утырды. Аңы китә язды. Инде генә хыялына ирешәсе, затлы урынга менеп кунаклыйсы иде ул. Бәгыре тишелеп, күңеле уалып китте.
Һәм уйлап куйды: “Фәлсәфәне туйганчы сатып була, әмма тормыш үз җаена бара бирә. Каһарманнарны да буйсындыра белә!”
Ә аңа: “Дөрес сүз туганыңа да ярамый!”— дигән уй белән акылын җилгәрсә дә җитәр иде. Хакыйкать, имеш. Ризалык һәм ризасызлык, имеш!
Сентябрь, 2002.
You have read 1 text from Tatar literature.