Latin

Бөти

Total number of words is 881
Total number of unique words is 510
49.4 of words are in the 2000 most common words
63.5 of words are in the 5000 most common words
67.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Теге кече улым бар бит әле. Менә шул, хикмәт, уземә дә, анасына да охшамады, үз нәселебезгә тартмады, .әллә ниткән нәрсә булып чыкты. Болай, тугач, малай аты куштырганда, мулла абзасы, бишек чаршавын ачып: «Ошбу угылның исме шәрифе Галәветдин улсын!» — дигәннән соң, ихлас күңелдән: «Хәерле, тәүфыйклы бала булсын!» — дигән иде диюен дә бит, бик үк алай булып чыкмады, гомер нәселебездә булмаган тәүфыйксызга әйләнде.
Читкә китеп укый башлаганнан бирле, ата дими, ана дими, бу олы кеше дими, һаман үзенекен сукалый бирә. Ул, ди, сезнең дин дип йөртә торган нәмәрсәгез — кара халыкны тилертеп йөртә торган бер агу гына, ди. Без, яшь комсомоллар, ди, шуңар каршы рәхимсез көрәш алып барабыз, без яңа, якты тормыш төзибез, ди.
— Төзәрсез инде,— мин әйтәм.
— Менә күрерсез әле...— ди.
— Беркөнне ишеттем әле, йөзе каралар бит, иптәшләре белән мәчетне алырга йөриләр икән. «Без,— дип әйтеп әйтәләр ди,— аны клуб ясыйбыз, яктылык учагына әйләндерәбез, мәчет расходын халык җилкәсенә күтәртеп ятырга ярамый ул!» —дип әйтеп әйтәләр ди.
Беркөнне шулай тик торганда иске кәләпүшем югалды. Аның югалуына инде чорт с ним. Искергән иде инде ул, тик менә эчендәге бәти генә кызганыч тоелды. Ул бәти дисәң дә бәти иде ичмасам. Мин аны теге ярман сугышы башланган елны, башым авыртуга тәкать тота алмагач, карт хәзрәтебездән яздырып алган идем. Хикмәти хода, шул бөтине, хәзрәт әйткәнчә, кәләпүшкә тегеп кигәч үк башымның авыртуы гомер булмаган кебек беткән иде.
Әллә инде үзем печән өйгәндә шунда бергә печән арасына кереп калды, әллә булмаса Галәветдиннәр юри шаяртып берәр яры яшереп куйдылар, но только теге кәпәчем юк та юк! Инде нишләргә?! Шул арада, тагын юри үч иткәндәй, башым да авырта башлады. Сызлый да сызлый бит, малай, шабаш, һич чыдар хәл юк, чамасыз авырта. Үзе тагын, җитмәсә, эш өсте туры килде. Менә бит син аны, мур кыргырыны.
Хатын әйтә:
— Булмаса, карт, хәзрәттән яңа бөти яздырып кайт, унбиш тиен каян килеп кая китми! Хәзрәт бит әллә кайда түгел,— ди.
Түгел түгелен дә, мәйтәм, эчтән генә, һаман саен унбиш тиен чыгару да читен шул, дим. Алай иттем, болай иттем. Ахырысында шулай хатын әйткәнчә эшләми булдыра алмадым, яңадан хәзрәттән теге мур кыргырыны яздырып алырга булдым.
Галәветдин дә шунда ей алды тирәсендә нәрсәдер кайнашып йөри иде. Кинәт керде дә:
— Давай, әти,— ди,— мин үзем мулла абзыйдан яздырып алып кайтыйм, китер акчаңны! — ди. Ни әйтерсең бит, аптырадым да калдым. Әллә, мәйтәм, ахыры заманмы югыйсә, ә ул һаман үзенекен сукалый:—Давай, эти, замат яздырып алып кайтам! — ди.
Мин дә тагын, ул шулай дигәч, ышана куйдым: унбиш тиенне малайга суздым. Баш һаман тәкатьсез сызлый.
— Тизрәк бул! — мин әйтәм.
— Без аны замат эшләп кайтабыз! — ди.
Сам диле, озак та үтмәде, малаем әйләнеп тә кайтты. Өч читләп төргән бөтине кулыма китереп тә тоттырды.
— Ал, рәхәтен күр безнең аркада,— ди.
Шундук әнисенә бөтине кәпәч эченә читсага төреп тектердем. Кешегә әйтеп кеше ышанмас! Әлеге бөтиле кәләпүшне киеп печтик кенә дә әйләнергә өлгермәдем, син күр дә мин күр, башымның сызлавы бетте дә китте. Үзем дә иркенләп калдым.
Шул арада хатын чыгып бәрәңге ашарга дәште. Өйгә кереп табын янына утырыштык. Ярый, шулай утырыштык кына, бәрәңгене әрчеп ипләп кенә ашарга тотындык. Карыйм, Галәветдин каһәрең нәрсәгәдер астыртын гына көлә.
— Вәт,— мин әйтәм,— Галәветдин, дарым што сез диннән көләсез, изге бөтиләрне мыскыл итәсез, ә без, картлар, барысына да ышанабыз. Ышанабыз да файдасын да күрәбез, әлхәмделилла,-— дим.
Ә ул астыртын гына һаман көлә бирә:
— Дөрес, әти, сез ышанасыз, бөтен секреты да аның әнә шул сезңен ышануыгызда,— ди.— Яле, менә шул изге бөтиле кәләпүшне бир әле,— ди. Кәләпүшне алырга дип, миңа таба кулын суза.
— Кит аннан,— мин әйтәм,— ул изге бөтиле кәпәчне сиңа бирәмме соң?! Мыскыл итәр иең бугай! — дим.
Ә ул һаман үзенекен итәргә маташа:
— Ачып бирим әле мин сиңа ул изге бөтинеңсерен,— Ди.
Ул шулай диюгә әллә ничек эчкә шик төшә куйды. Бу, мәйтәм, чынлап .та берәр нәрсә эшләп ташламасын тагын, дим.
Шул арада теге каһәрең баштан кәпәчне тартып та алды. Тартып алуы булды, бөтине тегеп куйган җиреннән сүтеп тә җибәрде.
— Мә, кара, монда нәрсәләр язылган! — ди.
Ашау кайгысы тәмам китте. Анасы белән икәүләшеп аптырап әлеге мур кыргырыны карарга тотынтдык. Тоттык та бөтенләй аптырап калдык. Хатын:
— Әстәгъфирулла тәүбә, бу ниткән эш? Монда бит урысчалатып элә ниткән нәрсәләр язылган! — ди башлады, эченнән укынып, тирә-ягына төкеренергә кереште.
Карыйм, чынлап та тегендә урысчалатып әллә нәрсәкәйләр язып бетергән. Моны күрүгә эчләрем жу итеп китте.
— Бу ниткән эш, нишләп син алай безнең диннемыскыл итәсең? Җаныңны бит мин синең алырмын! — дидем.
Ә ул, мошенник, һаман көлә бирә:
— Нишләп ул урысча булсын, латинча ич ул! Ышанмасагыз, менә укып күрсәтәм үзегезгә,—-ди.
Анасы белән без бөтенләй аптырашта калдык, ә ул теге бәти дигәнебезне шундук укый да башлады. Тыңлап торсаң, бөтенләй сының корыр, әллә ниләр, әллә ниләр язып бетергән: «Дингә, өшкерү-төкерүләргә, төрле ырымнарга-мазарларга ышану ул борынгы кыргый халыклардан калган. Без авыруларны өшкерү-төкерү, бөти тагып йөрүләр белән түгел, гыйлем белән дарулыйбыз», дигән. Вәт бит каһәрне, ышан син аңар!
— Соң,— мин әйтәм,— шул бөтидән файда күреп килә идем ич мин,—дим.— Бу юлы да бит, бакчы, үзегезнең күз -алдыгызда, нәрсәгәдер файдасы тиде,— дим.
Хатын әйтә:
— Бусы инде аның шайтаннан,— ди. Галәветдин һаман үз белгәнен сукалый:
— Менә, алла да юк, шайтан да юк, просто бу бер самовнушение генә,— ди.
Анысы инде шулай булды да калды, тик шуннан соң чын бөтине, хәзрәт үзе язганны тапкач та башымның авыртуы бетми торганга әйләнде. Доктор биргән порошокны эчкәч кенә басыла торган булып китте.
— Әллә,— мин әйтәм хатынга,—-чынлап та бу яшьләрнең дин юк дигәннәре дөрес микән,— дим,— бакчы, теге -бөти эше ничек булып бетте бит! — дим.
You have read 1 text from Tatar literature.