Latin

“Блүф”

Total number of words is 623
Total number of unique words is 460
49.2 of words are in the 2000 most common words
61.9 of words are in the 5000 most common words
67.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Президент Аппаратының роле көндәлек тормышыбызда гаҗәеп зур икәнлеген, хәтта Министрлар Кабинетыннан да сүзе үтемлерәк булуын үз күзләрем белән танып, кемнең кем икәнлеге белән исәпләшә башларга миңа шушы вакыйга этәргеч бирде. Дөресен генә әйткәндә, бу язмамда әдәбият аз, әмма хакыйкать мәсьәләсе югары куелганлыгын да онытмыйча, хәбәрләремә гарык иттермәкче мин сезне, хәерле укучым! Тормыш юлы, нинди генә тоелмасын, һәркем өчен дә гыйбрәт белән тулы.
Казандагы Габдулла Тукай музееның директоры булып эшләвемнең тәүге елларыннан берсе иде. Салкын көз вакыты. Көндезге икеләр тирәсендә музейны су баса башлады. Кырыкмаса-кырык яктан, ташлар арасыннан фонтан һәм чишмәләр булып кап-кайнар су бәрә. Ярты сәгать дигәндә ишек ачып керерлек һәм чыгарлык хәлдән ераклашып, пар каплаудан куе томан эчендә калдык. Искәрткәнемчә, көннәрнең дә салкын чагы, биналарга җылылык бирмичә, шәһәр чиновникларының халыкны гаҗизләгән вакытлары иде.
Мондый хәлдә нәрсә эшләргә белгәнме инде мин? Иң беренче, кайдан килгән тәвәккәллек булгандыр, үзенең кодрәтенә ышанып тәрәзә ватарга маташкан чебен кебек бәргәләнә башладым. Тиз арада музейлар берләшмәсе җитәкчелегенә шалтыраттым. Берсе дә урыннарында юк, Генераль директорыбыз төшке ашына киткән җиреннән килеп җитәргә өлгермәгән, хуҗалык буенча ярдәмчеләренең булдыклы гаскәре кемнеңдер туган көне мәҗлесенә чакырылганнар, инде кәефләнеп алганнар, аларга хәзер диңгез дә тубыктан гына булып тоела башлаган икән...
Шалтыраттым. Мәдәният министрының музейлар буенча урынбасары үзе телефонына килде. Дулкынланулы тавышымнан ук хәвеф хәбәремнең авырлыгын чамалап өлгерде:
— Тагын ни булды әле анда? Кем әле сез?— дип сорады. Мин хәлне сөйләп бирдем.
— Берни дә аңламадым,— диде ул.— Хәзер утырышка барып өлгерергә тиешмен. Кичкә бетәр, шунда кабат шалтыратырсыз!
Мондый вакытта нинди сабыр кешенең дә казаны шартларга мөмкин. Ә мин исә чебен үтерергә дә хәленнән килми торган бичара мужик сыман:
— Ярар-ярар, гафу итегез инде?!.— дип әйтеп маташтым.— Вакытыгызны алдым бугай.
Әмма музейны су басу галәмәте дәвам итте. Моңа кадәр һәммә ташы арасыннан чыгып тулган кайнар су инде диварларның колакларынача диярлек күтәрелгән дә урамнарга агып чыгарга итә.
Чарасыздан Мәдәният министрының үзенә шалтыраттым. Рәхмәт төшкере, телефонын алды, зарымны ишетте һәм:
— Берни дә эшләп булмыймы? Каян килә икән ул? Бу вакытта нинди кайнар су ди ул? Туңып утырабыз!— диде.
Хәлне кабат аңлаттым.
— Су каналына шалтыратыгыз, авария хезмәтенә! Монда министрлык бит, авария хезмәте үзәге түгел!— дигән әмерен ишеттем.
— Шалтыраттым инде, килгән кеше юк! Бәйрәм алдыннан алар да үз хәлләрен аңларга куштылар!— дип, юләр сүзләрне шартларга җиткән акылсызлык казанымнан табып алдым да телемә чыгардым.
— Белмим инде алай булгач!— диде министр.— Безнең монда олы киңәшмә иде... Хәл итә торыгыз, аннары шалтыратырсыз!
Музейның подвалында җәй көнедәй эссе, хәтта чума-чума су керерлек иде. Урамда ун градус чамасы суык, ә бездә — челлә. Әмма томан бүлмәләргә сыешырга теләми, калын һәм куе болыт булып тәрәзәләрдән ургыла. Тагын берәр сәгать эчендә кайнар су килүдән туктамаса, Габдулла Тукай музее вулкан атучы тауга әвереләчәк. Моның өчен миңа, аның директорына дигәнем, һичкем рәхмәт әйтмәячәк. Тагын да шунысы аяныч, ул кайнар суның кайдан агып кергәнлеге мәгълүм түгел.
Телефон төймәләрендә бармакларым йөгерештеләр.
— Президент Аппараты?— дип сорадым.
— Юк!— диделәр.— Су каналы хезмәтләрен күрсәтүче операторлар бүлекчәсе!
Шунда нинди шайтаным котырткандыр, тезеп киттем:
— Сез нәрсә? Президент Аппараты кем икәнлегегезне белми дисезме әллә? Әйтеп торам бит, Президент Аппараты дип!..
Телефонның теге башында дөньялык шым булды. Хәтта ишекләренең ачылып ябылулары да монда кадәр килеп ишетелде. Ачудан һәр сүземә басым ясый-ясый, әмеремне тезеп салдым. Ярты сәгать эчендә нәрсә эшләгәнлекләре хакында телефоннан хәбәр көтүемне белдереп элемтәне өздем.
Биш минут та үтмәгәндер, музейның эчендә һәм әйләнә тирәсендә су авариясе хезмәткәрләре, сарылы-кызыллы әшәке машиналары шашынып-шашынып йөренә башладылар. Бер исерек слесарьгә олы корсаклы, ак якалы әфәнделәр төрле яклап әмер бирергә тотындылар. Ул, аларны тыңлап та бетермәстән, су каналы чокырына төшеп китте, андагы кранны япты булырга кирәк, аннан чыгып өлгергәнче кайнар су музей эченә тулудан туктады. Инде ул су каядыр агып юкка да чыга башлады. Ярты сәгатьтән хәвефнең артта калуы хакында белдереп хәбәр бирделәр. Миңа инде барысы да мәгълүм, вакыйгалар үзләре күзем уңыннан әле генә узып киткән иделәр. Мин бары:
— Әллә кайчан шулай итмичә аны!— дип, борынымны чөеп, күзләрем белән түшәмгә төртелдем.
Белегез безнекеләрне!
20.03.04.


You have read 1 text from Tatar literature.