Latin

Битараф Түгелмен - 1

Total number of words is 4178
Total number of unique words is 2031
36.8 of words are in the 2000 most common words
51.8 of words are in the 5000 most common words
60.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Чаллының татар матбугаты һәм шундагы үзем турында)
Кереш
“Тормыш юлы” дип җиңел генә әйтеп куялар да... Күпчелек кешеләр, бәхетләренә күрәдер, шул фразаның сүзмә-сүз, туры мәгънәдә ни аңлатканын тоймыйлар... Ә мин, менә, “тормыш юлым” дип уйлана гына башлаган идем бүген - күңелдә аның беркая китми генә яши, эшли, гомер кичерә торган даими урыннары аерым, һәм инде ияләшеп беткән шундый берәр урыннан кузгатып каядыр билгесезлеккә алып китә торган юллары аерым рәвештә гәүдәләнде... Бер көенчә яшәп яту кайда да берни түгел - әнә шул юллары барысыннан авыр аның, тормышның... Белмәсәгез, белмәгән көенчә тик кенә утыра күрегез берүк...
Шундый каһәрле юлга чыгарга туры килде менә тагын... Күпмедер киткәч, яңарак кына булып узганнардан инде аралангач, бер тукталып, артка таба сагышлы караш ташлап, чуалып беткән уй-фикерләрне һәм хис-тойгыларны бераз тәртипкә китереп алдым... Әлләни фаҗига юк икән лә... Гомернең артта калган бер кисәге - үзе бер аерым гомер кебек, һәм, бернигә карамастан, шактый кызыклы, мавыктыргыч узган. Әлбәттә, язмыштан күбрәкне теләр идем, ләкин, мин үзем шуннан да ары бәхетләр өчен яратылган кеше түгелмендер, ахырсы. “Бәхет һәрчак бертөрле, бәла-казалар гына һәркемнеке үзенчә” дип әйткән ди кайсыдыр бер акыл иясе... Ә мин, шәхес буларак та, язмыш буенча да, дөньяда башка беркемгә дә охшамаганмын, үземә бертөрлемен. Оригиналь, кабатланмас кешемен... “Мин генә шушындый, күреп калыгыз!” - дип язган идем әле күптән түгел, ярым шаяртулы бер язмамда, тиз арада алдыма килеп басачагын уйга да китермичә... Менә, алайса, инде башкача күрмәссез... Күргән очракта да, минем тышкы рәвеш астында инде нык үзгәргән икенче кеше булыр...
Чак кына “тартып-сузыбрак” әйткәндә - бәхетем әнә шунда да инде минем: бер гомердә күптөрле язмышлар белән яшәүдә, күптөрле хәлләр аша кичүдә... Һәм, шунысы бигрәк тә мөһим - дөньяны башка бик күпләрдән тирәнрәк танып-белүдә, аны башкачарак яктан чагылдыруда. Ходаймы, табигатьме миңа нәкъ әнә шундый максатка ярашлы, тирәнтен танып-белүгә ашкынучан баш биргән. Шулай булгач, кем әйтмешли, кайгырмыйбыз мал юкка! Әнә шул баш исән булсын да, шуның аша чагылдырырдай яңадан-яңа вакыйгалар алга килеп кенә торсын!
...Алдагысын Алла белә, әмма соңгы унбиш ел гомерем матбугатка, татар матбугатына, аның да бик драматик язмышлы өлешенә - Чаллы шәһәре матбугатына багышланып узды минем... Шул матбугатның гөлт итеп кабынып яңадан туган чорын беләм, аның яңа заманга ярашлы булып аякка басуында турыдан-туры катнаштым (шактый актив катнаштым). Аннары инде... татар матбугатының, гомумән бөтен татар милләтенең әкрен генә сызып сүнә барган дәверен баштан кичерергә, шул ачынышлы процесс эчендә озак кына бәргәләнергә, кыйналырга туры килде... Дөресен әйтим - актив катнашу җәһәтеннән дә, бәргәләнү-кыйналу җәһәтеннән дә миңа тиңләшкән башка берәү дә булмады, иң саллы өлешләр нишләптер нәкъ менә минем “сыртка” төште... Нихәл итим, үзем шундыйрак кешедер, күрәсең... Язмыш фәрештәләре шулай кушадыр бәлки?
...Тукталып бер уйландым да... Мин язмасам кем язар - күргән-белгән вакыйгалардан, уй-фикерләрдән һәм кичерешләрдән оештырып, татар матбугаты турында күләмле генә бер әсәр язарга дигән фикергә килдем... Күңелдән шуның планын төзеп, “сызымын сызып” карадым... Ләкин, нәтиҗә моңсу булды - андый “эпопея” язарга лаек түгелсез икән лә, җәмәгать, коллегалар! Әйе, гаепләштән булмасын. Чаллының татар матбугаты анлык дәрәҗәдә бербөтен картина тәшкил итә алмый икән... Шуннан, баштагы ниятне үзгәрттем дә... шул матбугат белән бәйле рәвештә узган үз тормышымны, үз башымнан кичкәннәрне язарга карар иттем... “Табигатьтә иң кызыклы хайван - кеше!” дигән кайсыдыр бер галим, шуның кебек: яңарыш чорындагы Чаллы татар матбугатында иң гаҗәеп шәхес - мин үзем ләбаса! (Арттырып та, мактанып та әйтү түгел, бәлки киресенчә - үзем шуннан һич канәгать түгелмен!) Бүгенге көндә шундый шартларда утырамын ки - язарга вакытым бар гына; язасы нәрсәләр күңелдә әйтерсең лә тезелешеп чират көтә; “алай ярамас”, “теге ни әйтер”, “бу ошатмаса” кебек рухи богауларның берсе калмый өзелеп беткән чак - ник язмаска! Ничек язмаска мөмкин?! Ахыр килеп, дөньяда ни өчен яшибез?!
...Киң катлам укучыларга багышлап юри гадиләштермим - кызыксыз, сезгә кагылмаган яисә артык махсус тоелган җирләрен төшереп калдырып, “сикертеп узып” укысагыз да ярар (бүлекләргә бүләрмен). Язганнарыбыз гел укылмауга да күнегеп беткән халык без, татарча язучылар, бик үпкәләмәбез... Ә шулай да, укысагыз иде...
-------------------------------
1991 елның май башында, Тимерчелек заводыннан эштән китеп, “Камгэсэнэргострой” берләшмәсә тарафыннан чыгарыла торган кечкенә генә “Таң йолдызы” гәзитенә эшкә килгән беренче көнемне бүгенгедәй хәтерлим. Гәзитнең компьютерда җыелып, офсет ысулы белән басылган иң беренче саны - 1 Май саны чыккан көн иде ул. Редакциядә эшләүчеләр, әле миңа таныш булмаган кешеләр, ак кәгазь битенә чатнап торган ап-ачык хәрефләр һәм фотолар белән басылган яңа гәзитне бер кулларына, кинәт кенә адәм көлкесе дәрәҗәдә шөкәтсез булып калган искесен икенче кулларына алалар да, исләре китеп чагыштыралар... Бер-берсенә күрсәтәләр... “Әйбәт бит, әйеме?”, “Карале, нинди шәп булган!” - кебек сүзләр сөйлиләр... Ә шунда беренче биттә “иң шәбе” - “Хезмәт халкына ни кирәк?” дип аталган минем мәкалә иде, җитмәсә...
Әнә шулай - әйтерсең лә язмыш шаяртуы - минем гәзиткә килүем фәнни-техник прогресс тантанасы белән бер көнгә туры килде. Яңа типтагы компьютерны да “натура”да беренче тапкыр шул көнне күрдем, операторларның җитез генә итеп кара экранда яшел хәрефләр тезеп утырганын шаккатып карап тордым... Бик тиздән үземнең дә шул эш тармагы, ягъни компьютерлар буенча оста белгеч булып китәсемне башка да китермәдем әле, югыйсә...
...Яңа гына эшкә чыккан кеше булганга, редактор Хәлил Шәрипов бу көнне миңа җиңел генә, гади генә бурыч тапшырды - төзелеш экономикасына караган, терминнар белән тулы, шактый озын бер русча текстны татарчага кайтарырга бирде. Ә миңа нәрсә - русча беләм, татарча беләм, шулай булгач - русчасын укыйм да, татарчасын язам... Шул да булдымы эш... Көн азагынарак әзер булган тәрҗемә, мәгәр, Хәлилгә бик ошады. “Әйбәт булган бу. Чыннан да, талант бар икән синдә”, - дип куйды...
...Әйе, язу-сызу эшенә тумыштан килгән талантым бар минем. Монда кытыршырак язсам гафу итегез - мин ул талантны әлләни тырышып үстермәдем, кадерсезләп тоттым, шулай ук тумыштан килгән иренчәклек тә сәбәп булгандыр бәлки... Хәер, игелеген дә күрмәдем дияргә була... Тәрҗемә кебек гади эш өстендә дә тирләп-пешеп утырган, ә нәтиҗәсен барыбер чиле-пышлы китереп чыгара торган башка бик күпләр тормышта да, карьера буенча да мин ирешкәннән күбрәккә ирешәләр нишләптер...
------------
Талант, тумыштан килгән сәләт... Әгәр ул музыкага сәләт булса - туйларда-мәҗлесләрдә гармун уйнап йөрисең, чибәр кызларны җиңел генә үзеңә каратасың бит инде, мәсәлән. Ләкин, әгәр ул матбугат эшенә, ягъни үтемле итеп язуга, фикер әйтүгә, проблемалар күтәрүгә сәләт булса - аның базары да бүтәнчә... Көндәлек тормышта ул гомумән дә зыянлы: эшләгән коллективыңда берәр проблема күтәреп, шуның буенча язу язып карале, мисал өчен... “Хаклык сөйгәнне халык сөймәс” дигән мәкальнең мәгънәсенә тиз төшендерерләр... Ә гәзит-журнал эшендә, иң тиешле җирендә кулланыр өчен, андый сәләткә чын ихтыяҗ булган заманага туры килергә, яисә ул замананы ярты гомер көтеп алырга кирәктер әле башта... Безгә әнә шулай туры килде, совет чорында чыккан “Коммунизм байракларында” эшләргә теләү түгел, аларны кулга тотып укырга да тарсына торган идем мин үзем... “Перестройка” белән башланган бөек яңарыш чорында гына хәл кискен үзгәрде. Бигрәк тә баштарак, бөтен нәрсәнең асты-өскә килде: теләсә кем теләсә нәрсә язарга, халыкны төрлесе төрле якка тартырга кереште, ә моңарчы оеп кына утырган иссез-төссез, гәзитләргә нәкъ менә сәләтсезлек буенча сайланып тупланган совет журналистлары берара каушап калдылар... Җитәкчелек тә каушау хәлендә иде, җәмәгатьчелек лидерлары да һичбер нәрсәне алдан күрә белмәделәр... Һәм менә шунда аларга, дөрес юлны ук булмаса да, тормыштагы төрле проблемаларны аек акыл белән анализлап күрсәтә торган яңа буын журналистлар кирәк була башлады. Ә андыйлар каян табыла дигәндә... Мин үзем, мәсәлән, кайнап тора башлаган вакыйгалар белән мавыгып китеп, күптөрле ялгыш һәм тайпылышларга борчылып, заводта эшләп торган җиремнән шәһәр гәзитләренә берничә хат юллаган идем. Тиз күреп алдылар... “Нур” гәзитенә эшкә чакырганнар иде башта: “Андыйга бер дә белгечлегем юк”, - дип шикләнеп баш тартып калдым... Икенче юлы “Таң йолдызы”ннан Хәлил Шәрипов чакырды һәм тиз генә күндереп тә куйды. Талант дигәннән, аның әнә шундый таланты шактый көчле иде: кешеләрне үз фикеренә күндерә, үз дигәненчә эшләтә белә иде.
Ә сәләтсезләр кая китте, диярсез бәлки... Шул утырган урыннарында утырып калдылар, кая китсеннәр... Яңа кешеләр “фронт”ның иң алгы сызыгына гына таләп ителәләр иде, ә аның артында бит әле нинди киң “хуҗалык частьләре” сибелеп ята... Көндәлек хәбәрләр, һава торышы, файдалы киңәшләр, гаилә тормышы, су һәм канализация тишек-тошыклары, бәйрәмнәр һәм даталар... тагын әллә нинди вак-төякләр - йөз ел элек ничек язганнар, нәкъ шулай яз да утыр... Алар бүген дә элекке үз урыннарында утыралар, үзгәрешләре шул гына: бер төрлеләре картаеп ялга китте дә, урыннарына яшь мокытлар килде... Ә менә “фронт” сызыгындагы авангардның - кайсы исән дә, кайсы юк инде хәзер... Исәннәре, кем әйтмешли, “кыяр тозлау серләре” турында язуга җайлашып өлгерделәр...
...Музыкага сәләте булган бала үз кулына гомерендә беренче тапкыр гармун тотса, нәрсә уйнап күрсәтергә мөмкин?.. “Таң йолдызы”на эшкә килгәндә, мин дә әнә шундый хәлдән ерак түгел идем әле... Алда әйтеп узган “эшче-хәбәрче язмаларын”, әйтик, озаклап, “тәмләп”, һәр сүзенә туктала-туктала яза идем, язып бетергәч яңадан укый башлый идем дә... егермеләп җирендә хата яки кимчелек таба идем... Шулай берничә кат укыгач кына, соңгы вариантны яңадан акламага күчерә идем. Алай да яза алмас идем бәлки - әгәр дә студент чакта үзлегемнән стенография өйрәнмәгән булсам. Һәм, бераз еллар үткәч, саф кызыксыну аркылы гына, үземә-үзем шул стенографиянең татарча язу системасын төземәгән булсам... Алда әйтеп үткән идем бит әле “оригиналь кеше мин” дип - тыйнаксызлык дип уйлап куйгансыздыр инде, мөгаен. Әмма, күргәнегез бармы кайда да булса татарча стенография белгән берәр кешене? Үзем дә аптырыйм, ләкин юк андыйлар дөньяда. Кызыксынып караучы да юк хәтта... Мин шактый көч һәм вакыт сарыф итеп төзегән татарча стенография системасы да шул сәбәпле ахырда әрәм булып юкка чыгачак... Язу эшендә эшләп тә яза алмыйча интегеп утыручыларны жәлләп: “Стенография өйрән син, эшең майлагандай китәр. Теләсәң өйрәтәм”, - дип, ничәмә кешегә әйтеп караганым булды, югыйсә... Кая ди! Аның өчен дә бит шул ук бер талант кирәк. А хәрефен язуга талант булып, Б хәрефен язуга булмый калалмый - “интеллект” дип атала торган универсаль талант ул...
Бер осталык та үзеннән-үзе генә бирелми. Гәзиттә эшләүнең баштагы чорында миңа да шактый авырга туры килде. Журналистларның киң таралган бер “чире” - яза башлап китәргә кереш сүз таба алмый сәгать буе җәфаланып утырулар дисеңме... Блокнотка язып алынган бик күп саннарны, исемнәрне һәм фактларны кыска бер мәкаләгә барсын да тутырып бетерергә маташып аптыраулар дисеңме... Проблема юк җирдә проблема табарга, фикере юктан фикер әйттерергә, эчпошыргыч теманы күңелле итеп язарга тырышулар дисеңме... Коры сәләткә таянып кына бер юньле эш тә эшләп булмый, элементар рәвештә, һәр эшнең башта техник ягын үзләштерергә кирәк шул. Бер караганда, язу осталыгы кебек конкрет булмаган, “томанлы” эштә ниндидер төгәл алымнар юк та кебек, баш белән кулны тоташтыра торган нервыны ныгытыбрак күнектерсәң, шул да җитәдер шикелле. Анысында да хаклык бар, әйе, әкренләп миндә дә кайбер “хәйләле” рефлекслар барлыкка килде. Ләкин ул гына җитми иде әле... Көрәк белән күпме генә бетон тугласаң да, инженер була алмыйсың, аның өчен укырга, белем алырга кирәк - монда да шуның кебек... Калын-калын институт китаплары укырга минем вакыт та юк, инде бик соң да иде, ләкин... Көннәрдән беркөнне редакциядә өелеп яткан “Журналист” журналларын өйгә алып кайтып, кич бушаган арада укырга керешкән идем, үзеннән-үзе мавыгып, шуларның “эченә кереп” киттем... Кемгә ничектер, әмма минем карашка, үзең эшләп торган эшнең практик серләрен чын тормышка бәйләп өйрәтә торган шундый дәреслектән дә кызыклырак итеп бернинди Лев Толстой да язалмый...
“Журналист”ның кайсыдыр бер санында менә шушындый кыска гына инструкцияләр бар иде, мәсәлән (истә калганча):
- Матур язма! (Ягъни, язуыңны “чәчәкле” сүзләр белән бизәргә тырышма, ә нибары тиешле урынга тиешле сүзне төгәл итеп яз. Язасы материалың хәбәрлек булса - хәбәр, вакыйга булса - репортаж, көлкеле булса - юмореска үзеннән-үзе килеп чыгар.)
- План төзе! (“Кереш, төенләнеш, кульминация, чишелеш, йомгак” дип мәктәптә тиккә укытмыйлар. Әбиеңә хат язганда да, башта шуннан башла.)
- Гүзәл кеше турында “гүзәл кеше” димә! (Ягъни, бирәсе бәяңне сүз белән атама, ә мисаллар һәм күренешләр белән күрсәт.)
- Блокнотыңны укыма, диктофоныңны тыңлама! (Иң мөһим нәрсәләр блокнотка язганда (яки игътибар белән тыңлаганда) истә кала. Ә нәрсә синең исеңдә кала - укучыга да шул гына кызыклы. Блокнот - саннарны һәм исемнәрне дөресләү өчен.)
- Башыңа ни килсә, шуннан башла! (Ягъни, иң мөһим, иң алтын сүздән түгел, кызыклы һәм җиңел сүздән башла. Башка иң башта шулар килә дә.)
- Саннар - бухгалтер өчен, төгәллекләр - прокурор өчен! (Гәзит укучыдан шулар эшен эшләтмә.)
- Пластинканы ешрак әйләндер! (Яки тирән батма, киң җәелмә. Бер күренеш яки фикерне озынга сузма, икенчегә күч.)
Һәм башкалар... Шуның ишеләрне укып-өйрәнеп, әкренләп бу яңа төр эшемнең техник ягын уртача дәрәҗәдә белә башладым. Әнә шулай - баш кына җитми бу дөньяда, җилкә дә кирәк... Әгәр бик башлы булсаң - үзеңнән башлыраклардан өйрән, шунда булырсың башлы. Мин монда “талант та сәләт” дип күбрәк тә язып ташладым бугай, чынлыкта исә, ахмак булмаган иң уртача кеше дә, әгәр тырышып өйрәнсә, менә дигән, бөтен җире килгән мәкаләләр яза башларга мөмкин. Алай гынамы - Әмирхан Еники бабай үлеп киткәч, Язучылар берлегендә дә... Стоп!.. Однако, зарарлы темага кереп китә яздым...
------------
Замана үзе кирәкле җиргә тиешле кешеләр туплануга китерәме, кешеләр үзләре заманага ярашамы - “Таң йолдызы”ның коллективы ул чакта милли җанлы һәм актив позицияле, заманча гәзит чыгару өчен бик тә туры килә торган коллектив иде. Анда хәзерге гәзитләрдәге күпчелек шикелле битараф кына, юк-барда чокчынып, “норма тутырып” кына утырган кеше булмады дип әйтергә дә ярый. Эчтән битараф булганы тыштан аны күрсәтмәскә тырыша иде, шулай дөресрәктер... Планеркаларны редактор Хәлил Шәрипов шәһәрдә, КамГЭСта, милли хәрәкәттә булган соңгы яңалыклар белән таныштырудан башлый, аңа без дә кушылып китәбез, һәркем үзе белгәнне өсти. Шуннан фикер алышу башлана, кайвакыт ул җиңелчә генә бәхәсләшеп алуга әверелә... Кирәк икән әгәр, һәркем һәркемгә: “Юк, сез хаклы түгел, мин сезнең белән килешә алмыйм!” - дип кистереп әйтергә дә һич кыенсынмый иде. Моның үзара шәхси мөнәсәбәткә йогынтысы булыр, кырын карарлар, өнәми башларлар, кысрыклап чыгарырлар кебек уйлар белән шикләнергә урын юк иде. Бары тик эш мәнфәгате, халык күңелен тагы да ныграк җәлеп итәрлек гәзит чыгару мәнфәгате... Ә шәхси яктан - безне ни әйтсәк тә какмаслар, кыен чакта хәлгә керерләр, чит-ятлардан җәберләтмәсләр... Чөнки без бу кечкенә коллективта барыбыз да үз кешеләр, бертугандай якыннар... - Шундый ышаныч бар иде.
(...Соңыннан исә, башка җирләрдә, нинди генә тыныч һәм ипле утырган чакларда да, андый ышаныч инде юк - артка энә кадалгандай гына утырырга туры килә иде, үкенечкә каршы... Эшләгән эштә, язган язмаларда да шуның күләгәсе чагыла башлады. Җентекләп, “текәлеп” укучылар аны бик сизә иде... Сирәк-мирәк үзебезгә дә җиткерәләр, болай да яралы күңелне бик кыралар иде...)
Мөнәсәбәт кешечә булгач, эшне дә исәпләп-үлчәп тору юк инде, билгеле. Һәрхәлдә минем тарафтан... Бервакыт, мисал өчен, ниндидер төзелеш киңәшмәсен язарга дип Алабугага чыгып киттем... Машинабыз ватылган чак идеме, автобус белән, берүзем киттем. Барып җитсәм - информация ялган, киңәшмә булмый икән, аның урынына киңәйтелгән планерка гына үткәргәннәр, анысы да инде узган икән... Әмма, шул көе кайтып китми бит инде журналист булган кеше - кузгалырга торган машиналарны туктатып, кайсы җитәкче белән кыскача гына сөйләшеп алдым, кайсы белән соңыннан сөйләшергә килештем... Шуннан соң, таныш булмаган шәһәрдә, тегендә-монда төртелеп, язар өчен тема эзләргә тотындым. Төзелеш оешмасы гәзите булгач, кайда кран яисә кирпеч өеме күрәм - шунда барам да керәм инде, билгеле... Бер-ике мәкаләлек кызыклы гына тема буенча эшчеләр белән әңгәмәләр үткәреп, кайсылары белән танышып-белешеп, кич булганда гына кире Чаллыга кайтып киттем. Икенче көнне исә, мин табып кайткан башка темаларны да “яктырту” максаты белән, инде төзәтелгән машинага төялеп, Алабуга тарафына ярты редакция белән кузгалдык... Башка чакларда да шулай, “җан-фәрман” эшли идек. Хәер, бу әле турыдан-туры эш вазифасына керә, аны эшләдем дип мактану да урынсызрак. Вазифадан тыш, мин әле кул астына кергән, җае туры килгән теләсә нинди башка эшне дә “җигелеп тарта” идем. Актив хәбәрчеләрдән кергән язмаларны төзәтеп рәткә китерәм, үзләре белән әңгәмәләр үткәрәм, еш кына алар исеменнән үзем язам, мәсәлән... Редакция журналистларының күп кенә язмалары да гәзиткә кергәнче башта минем кулдан үтә иде... Төзәтеп рәткә китерәсе җирләре шулай ук ару гына була торган иде... “Белмәгәннең беләге авыртмый”ның киресе була инде бу... “Эшчән ат арканда, калганнары тарханда” дип тә әйтәләр тагын... Мәгәр, һич тә зарланмый идем, дус-ишләргә игелек итәм ләбаса, дип сөенеп кенә йөри идем...
------------
“Мин” дигәч тә, төп ният үзем турында язу булганга гына шулай “басым ясыйм”... Ә “Таң йолдызы”нда күренекле генә, кызыклы гына шәхесләр байтак эшләп алды ул чорда... Хәзер шуларның берничәсенә кыскача гына аерым тукталып үтим әле... Үткән вакыт томаны аша күрә, хәтерли алган дәрәҗәдә...
Хәниф Хөснуллин... Шагыйрь иде, нечкә күңелле һәм хисле кеше иде, мәрхүм... Берара мин аның белән бер бүлмәдә эшләп утырдым... “Я, Каниф, җитеп торыр, ял итеп ал!” - дип үз-үзенә команда бирә иде дә ул кайвакыт, шуннан соң миңа үз башыннан кичкәннәрне сөйләргә керешә иде... Сөйли-сөйли мавыгып китеп - электәге берәр гүзәлнеме, туган авылы урамынмы, я булмаса яз көне яфрак яра гына башлаган зифа каеннымы - искиткеч матур шигъри сүзләр белән сурәтли башлый иде... Мин исә Хәниф абзыйны беренче тапкыр күргәндәй шаккатып, авызны ачып тыңлый идем... Шуннан соң ул капылт тукталып: “Я, Каниф, җитте! Эш эшлә! Иң мөкатдәс нәрсә - эш!” - дип, үзенә тагын команда бирә иде дә, башын түбән иеп, әледән-әле бер күзе белән түшәмгә карап алгалап, нәрсәдер язарга керешә иде... Ә кайвакыт, мин юк кына берәр нәрсәдә аның белән килешмим, каршы әйтә башлыйм да, Хәниф абзый шуңа чын күңелдән үпкәли: “Башың яшь әле синең, маңка!” - дип әрләп тә ташлый, аннары көне буе сөйләшми утыра иде...
...Нечкә күңел ул гадәттә сынык күңел була, һәм аны тагы да сындырырга кызыгып кына торалар бит... Рәхәт көн күрсәтмәделәр Хәниф абзыйга матбугат дөньясында... Ни сәбәптер, озакламый ул “Таң йолдызы”ннан китеп, Тукай районының “Якты юл” гәзитенә эшкә урнашты, бераз эшләгәч аннан да китте... Йөрәгенә бер тапкыр инфаркт булган иде инде аның, шуннан эзе дә калмыйча терелгән төсле йөри иде, ләкин... Икенче кат инфаркттан кинәт кенә үлеп китте... Яхшы кеше иде, урыны оҗмахта булсын...
Рахман Шәфигуллин... Төз, матур гәүдәле, күкрәктән чыккан таза тавышлы, һәрвакыт килешле костюмнан, галстуктан йөри торган кеше. Үз-үзен тотышы һәм холкы да шул тышкы кыяфәтенә бик килешеп тора: һәркем белән итагатьле, хөрмәт күрсәтеп сөйләшә, кешенең хәленә кереп, аны борчыган мәсьәлә турында сорашырга да онытмый... Үземдә җитеп бетмәгән менә шундый сыйфатларны, уңае чыкканда, башкаларга да киңәш итәр идем: журналистның килеш-килбәте үк аның бик “солидный” җирдән икәнлеген күрсәтеп торырга тиеш. Ул бит гадәттә җитәкчеләр белән сөйләшә, ә җитәкчегә үзеңне кечкенә бер “мескен” гәзиттән килгән хезмәткәр итеп түгел, ә “югарыдан” төшкән инспектор кебегрәк итеп күрсәтергә кирәк: шул чагында ул үзендә булган бөтен мәгълүматны да каршылыксыз чыгарып салачак, сөйләве дә җентекле хисап биргән шикелле булачак... Ә төймәсе төшкән иске пинжәктән килсәң, моның бер генә ягы яхшы - җитәкче азакка табарак синең алда авыр тормыштан зарланып “елый” башларга бик ихтимал. (Кстати, чыннан да, Рахманның язган материаллары бәйрәм хисабы сыманрак, безнекеләр зар-моң сыманрак була торган иде.)
“Таң йолдызы”на ялгыш кына “егылып төшкән”, монда әрәм булып йөридер шикелле тоела иде ул... Ахырда исә, үзенә лаеклы урынны үзе таптымы, әллә инде “урын” анымы - башта Рахманны Менделеев шәһәре телестудиясенә җитәкчесе итеп чакырдылар, ә бераздан яңа ачылган Чаллы теле-радиокомпаниясенең ген.директоры итеп билгеләделәр.
...Чаллы телевидениесендә татарча тапшырулар аз, булганы да хәбәрләр, алары да хакимиятнең пресс-службасы төзеп биргән коры һәм төче информациядән тора... Ләкин монда Рахман Шәфигуллинны гаепләү дөрес булмас иде. Шул ук Рахман “Таң йолдызы”нда эшләгәндә милли темаларга да шактый язды, суверенлык өчен көрәштән дә читтә калмады. Телевидение җитәкчесе булып алгач та әле Татар Иҗтимагый Үзәгендә чыгыш ясаулардан тартынып тормый иде.. Хәзер нәрсәдер начар икән әгәр - аның төп сәбәбен хакимияттән эзләргә кирәктер. Ә телевидение - хакимият алып барган политиканың көзгесе генә бит ул.
Рәис Зарипов... “Таң йолдызы”ның эшче-хәбәрчесе иде ул башта. Хәлил, мин һәм ул бер үк тулай торакта яши идек, Рәиснең сирәк-мирәк була торган язмаларын да шунда үз кулыннан ала идек. Башлап язучыларда була торган билгеле “чатак”ларны исәпләмәгәндә, кызыклы гына темаларга шактый мавыктыргыч итеп яза иде ул. Шуның өстенә, милли хәрәкәттә дә бик актив катнаша, Чаллы “команда”сының Казанга һәм башка урыннарга демонстрация ясарга баруларыннан бер дә калмый иде... Милли җанлы һәм бер үк вакытта сәләтле кешеләргә һәрвакыт дефицит булганга күрә, без аны гәзиткә эшкә килергә үгетли башладык... Бик озак карышты Рәис, “кая инде миннән” диебрәк кул селтәп кенә куя иде. “Синең бетон көрәгең беркая да китмәс, чыннан да булдыра алмасаң, кире кайтырсың да куярсың”, - ди торгач, ахыр килеп күндердек... Әйбәт кенә эшләп китте... Соңыннан, Хәлил “Ислам нуры” гәзитенә киткәч (мин дә инде башка җирдә идем), Рәис Зарипов “Таң йолдызы”ның редакторы булып калды, байтак вакыт шул вазифада утырды. Аннары “Ватаным Татарстан” гәзитенең үз хәбәрчесе булды... Кызыклы гына, грамоталы гына материаллар яза, үткен проблемаларны да урап узмый. Ничә еллар республика гәзитендә эшләсә дә - ни гаҗәп - милли җанлылыгын да югалтып бетермәде...
...Махсус белеме дә юк үзенең... Рәисне уйлыйм да, башкалар белән чагыштырам да: “Журналистлар һәм филологлар әзерли торган гуманитар институтларга баштан ук башсыз мокытларны сайлап җыялар микән, әллә юкса укыта-укыта надан һәм гамьсез калдыралар микән?” - дип аптырыйм...
Холкы да болай ипле генә аның... Ныклап кызып киткән чаклары бик-бик сирәк була...
Әсхәт Маматов... Ни әйтсәң дә җиңел кабул итә, үзе дә “мөнәсәбәт корып” маташмый торган, аралашу өчен бик уңайлы, дәрт җанлы, ачык күңелле кеше иде Әсхәт. Берәр нәрсәне оештыруда, хуҗалык эшләрендә дә аңа тиңнәр юк иде... Язу җәһәтендә бик осталардан булмады, ләкин анысы да, кем белән чагыштырсаң бит әле... Соңгы елларында, мәсәлән, ул үзенең төрле кызыклы кешеләр турындагы очеркларын туплап бастырып чыгарырга җыенып йөргән иде - яхшы гына хикәя төсле андый очеркларны яза белүчеләр сирәк хәзер...
“Таң йолдызы”на чаклы кошчылык фабрикасында партком секретаре булып эшләп килгән иде ул, һәм үзенең коммунистлыгын соңга кадәр ташламады. Ләкин, хәзер инде ачык әйтергә була - һәртөрле идеяләргә көлеп кенә карый, үзара сөйләшкәндә моны үзе бер дә яшерми иде. Коммунист булып калуының бөтен сере элекке танышлыклардан, әле һаман эре түрәләр булып утырган карт коммунистлардан практик файда чыгару максатына кайтып кала иде аның... Шуңа күрә, мин үзем демократ карашлы кеше булсам да, бу безнең Әсхәт белән дуслыкка һич тә комачауламады, үзара уртак телне бик яхшы таба идек... “Таң йолдызы”ннан икебез ике вакытта китеп, икебез ике вакытта “Шәһри Чаллы”га килдек, элекке дуслык анда да яңарып дәвам итте...
Әсхәтне ахырда “Шәһри Чаллы”дан да кысрыклап чыгардылар... Аның алга таба үз гаиләсен (өч кыз баласын) нинди кәсеп белән тәэмин итәргә тиешлеге турында борчылып тормадылар... Инде олыгаеп килгәндә урамда калган кеше каян үзенә шөгыль табар иде... әгәр дә замана шаукымына бирелеп коммунистлар белән тыгыз бәйләнешен дә өзгән булса... Әсхәт Чаллыдагы һәм тирә-яктагы карт коммунистларның һәртөрле кәгазьләрен, мөрәҗәгать-фәләннәрен язып, җыелышларын һәм шәхси тормышларын фотога төшереп, шул фотолардан альбомнар ясап биреп, шуның ише чүп-чар исәбенә көн күрә башлады. 1999-2000 елның кышында “Гигант” совхозы рәисе Нәҗип Зыятдинов турында китап чыгару эше белән мәш килеп тә озак кына йөрде. Бу эшкә, компьютер дизайнеры һәм текстлар белгече буларак, мин дә катнашып киттем... Салкын һәм буранлы бер көнне Әсхәт белән шул совхозга, Яңа бистәгә барып, алдан килешеп куелган булуга да карамастан анда беркемне дә очратмыйча кире борылып, юл чатында катып үлә язып йөргәнне яхшы хәтерлим әле... Мин шулай бер тапкыр, ә Әсхәт кар баскан авыл юлларын күп тапкырлар таптады... Бик зарланып сөйли торган иде: китап чыгару өчен акчаны күпме кирәк бирәбез, кил дә ал, дип мул вәгъдәләр биргән колхоз рәисләре, алдан шалтыратып куйсаң бөтенләй качалар, әйтми килеп “тотсаң” - акча юклыктан зарланырга керешәләр, икенче юлы килерсең дип “котылалар” икән... Ә Әсхәтнең бит машинасы юк, барган-кайткан саен “попутка” көтәргә, җәяү атлап та күп чакрымнар үтәргә туры килгән...
Бу вакытта ул инде гаиләсе белән Казан ягына күченеп киткән, китап чыгару эше өчен шуннан ала килеп йөри иде әле, җитмәсә. Турыдан-туры шул кыенлыклар сәбәпче булмагандыр да бәлки, әмма... яз көне Әсхәтнең байтак кына авырып ятканнан соң вафат булуы турында хәбәр ишетелде... Әле дә сагынам аны... Их, Әсхәт исән булса!.. - дип уфтанган чаклар да еш булгалап тора...
Ринат Шакиров... Безнең фотохәбәрче иде ул. Бик җор телле, һәр сүзенә берәр әйтем кыстырып сөйләшә торган иде. “Хәлләр ничек?” дип сорасаң, мәсәлән: “Шөкерле-бөкерле!” дияр иде... “Шалт, Мөхәммәтҗан!”ны еш әйтә иде, чөнки үзе шундый, һәр эшен шалт иттереп кенә җиренә җиткерә торган кеше иде... Аның белән барасың, әйтик, берәр җиргә интервью алырга - син танышып сөйләшә башларга өлгермисең - ә ул инде кирәкле кешеләрне һәм объектларны фотога төшереп тә өлгергән, исем-фамилияләрен дә язган, сиңа тагын кая барып кем белән сөйләшергә кирәген дә әйтеп-өйрәтеп тора... Мин үзем дә бераз фотограф, шул сәбәпле, бигрәк тә аның моментны тота белүен аңлый һәм шуңа бик соклана идем. Пленкадагы 35 кадрның берсенә генә уңышлы момент эләктерә алсаң да бит, шул бер кадр кайвакыт көне буе шылтлатып йөргән бөтен башка эшеңнән унлата кыйммәт торырга мөмкин! Ә Ринатның гәзиткә биргән һәр фотосы диярлек шундый була торган иде. Гәзит өчен аеруча кызыклы темаларны үзе дә йөреп таба, фотосын да төшереп кайта, безгә шул җиргә барып язма әзерлисе генә кала иде.
Чын дөресен әйткәндә, үзе бар чакта мин аның ул яхшы сыйфатларына әлләни илтифат бирмәдем, фотограф булгач шундый булмыйча тагын нинди булсын дип кенә карый идем. Ул китеп, башка фотографлар белән эшләп алгач кына “әх!..” дип Ринатны искә төшерүләр башланды...
Аның бездән эштән китүен дә сизмичә дә калдым дип әйтергә була... Хәлил белән якын дуслык сүрелә башлаган чак иде инде, ул редакциянең бөтен эшләрен дә элеккечә уртаклашмый, үзе генә хәл итә дә куя иде... Ринат үзе дә китәр алдыннан минем белән аңлашып тормады... Менә шулай ул дөнья - “без! без!” дибез дә... ә яхшы кеше безне ахырда серләр сөйләрлеккә санамады...
Рафаил Хәплехәмит... Бер кичне Хәлил әйтә, Пермь өлкәсеннән бер күренекле милли хәрәкәтче һәм публицистны эшкә чакырып китердем әле, әйдә, танышып чык, ди... Тулай торакта яшәгән чагыбыз иде, Хәлилнең бүлмәсенә кердек. Анда исә озын гына буйлы, таза гына гәүдәле, каратут йөзле бер егет утыра... Сөйләшеп киттек. Каян һәм кем икәнен белешеп өлгердекме, юкмы - егетебез тиз арада сүзне милли хәрәкәтнең теоретик проблемаларына борып та куйды. Безне аерата сокландырып, җитмәсә, вата-җимерә татарча сөйли! Үз милләтчеләребезнең вата-җимерә русча сөйләгәнен бик күп ишеткән бар, ә киресен ишетү әле беренче тапкыр иде бугай! Менә ичмаса милләтче тек милләтче!
Хәлил белән икәү кухнягамы, каядыр чыккач, шулай да, мин бу егетнең татар гәзитендә эшли алырына шик белдердем. Бу эш өчен, иң кимендә, татарчаны адәм рәтле белергә тиештер бит инде кеше... “Аның каравы, ул милли проблемаларны тирәннән күреп аңлый белә, - диде Хәлил моңа каршы. - Беренче вакытларда русча язса да ярар, ничек тә тәрҗемә итәрбез. Татарча сөйләшә башлавына да күп түгел әле аның, ә күрәсеңме, нинди нәтиҗә! Язарга да өйрәнер.”
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Битараф Түгелмен - 2
  • Parts
  • Битараф Түгелмен - 1
    Total number of words is 4178
    Total number of unique words is 2031
    36.8 of words are in the 2000 most common words
    51.8 of words are in the 5000 most common words
    60.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Битараф Түгелмен - 2
    Total number of words is 4069
    Total number of unique words is 1954
    34.1 of words are in the 2000 most common words
    47.8 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Битараф Түгелмен - 3
    Total number of words is 4142
    Total number of unique words is 2007
    35.0 of words are in the 2000 most common words
    49.0 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Битараф Түгелмен - 4
    Total number of words is 4057
    Total number of unique words is 1949
    35.5 of words are in the 2000 most common words
    50.4 of words are in the 5000 most common words
    58.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Битараф Түгелмен - 5
    Total number of words is 4128
    Total number of unique words is 1856
    36.6 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    57.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Битараф Түгелмен - 6
    Total number of words is 4215
    Total number of unique words is 2026
    34.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Битараф Түгелмен - 7
    Total number of words is 3520
    Total number of unique words is 1759
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    50.3 of words are in the 5000 most common words
    57.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.