🕙 10-minute read

Бит - 4

Total number of words is 1270
Total number of unique words is 677
50.5 of words are in the 2000 most common words
63.9 of words are in the 5000 most common words
68.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Артем (илһамланып). Нинди шәп һава! Нәкъ бала чактагы кебек! Алтын көздән дә ямьлерәк чор юктыр.
  Дарья (елмая). Синең көзне яратуың мине гаҗәпкә калдыра. Синең кебек кеше язны яратырга тиеш түгел микән?
  Артем (шатлыклы тавыш белән). Беренчедән, мин көзгә таба туганмын. Гашыйк икәнемне дә сиңа көз аенда, тугызынчы класста әйттем. Сине беренче тапкыр үбүем дә көз көне булды. Шулай булгач, ничек инде мин көзне яратмаска тиеш?!
  Дарья (якты сагыш белән). Синнән мондый якты хатирәләрне ишетергә лаеклымы соң мин, Артем?
  Артем. Дашенька! Син үзеңне ни өчендер битәрлисеңме әллә?
  Дарья. Битәрләү генәме соң. Миңа хәзер рәхәт кебек булса да, күңелдә газап сыкрый. (Тамак төбенә төер тыгылгандай итеп.) Артем... мин сине көттем. Вадимны мин бик озак үземә якын китермәдем. Син югалганнан соң биш ел узгач кына мин аңа артымнан йөрергә, илтифат күрсәтергә рөхсәт бирдем. Бер ел йөрдек. Матур, купшы, зәвыклы ухаживать итте. Ул вакытта да гел сине уйладым мин... Аннары өйләнештек. Менә шулай. Гаебем юк та шикелле. Барыбер пычраклык, гаделсезлек, түбәнлек килеп чыкты. Бәлки, чынлап та, кире китүең дөресрәк тә булыр.
  Артем (гаҗәеп тынычлык белән). Син бу кадәр борчылырга тиеш түгел. Бу дөньяда беркем бернәрсәдә гаепле түгел. Шул ук вакытта барысы да гаепле — һәрбер кеше нәрсәдә булса да гаепле.
  Дарья (еламсырап). Ачулан инде безне, сүк, хөкем ит, карга! Бәлки, кинәт җиңелрәк булып китәр иде — безгә дә, үзеңә дә.
  Артем. Юк, кирәкми. Мин инде хәзер анык беләм: кайчан да булса һәрберебезгә җиңел һәм рәхәт булачак.
  Дарья. Монда сиңа бөтен кеше дә чит-ят түгел. Син үз-үзеңне чит итеп тоясың. (Пауза.) Хәер, сине бөтенесе саттылар.
  Артем. Алай димә. Кешеләрне гаепләргә ярамый. Һәрбер кеше туганда ук гаделсезлек дөньясына килә. Башта ук бөек гаделсезлек салынган. Яңа туган бала аңа кадәр яшәгән кешеләр дөньясына килеп эләгә һәм шунда үсәргә мәҗбүр. Дөньяга килгән бала инде аңарчы төзелгән мохиттә, аңарчы кабул ителгән кануннар, гореф-гадәтләр буенча яшәргә тиеш була. Шул законнар калыплашканда, шул яшәү рәвеше барлыкка килгәндә әле туасы бала дөньяда булмаган. Һәм ул, тугач, шул дөньяда яшәргә дучар ителә, гәрчә ул дөнья аңа ошамаса да. Аның асылы аңарчы кемнәрдер төзегән мохиткә каршы булган сурәттә дә әле ул барыбер җайлашырга һәм үзе килгән дөньяның кануннарын кабул итәргә мәҗбүр.
  Шуңа күрә кешенең кылган эшләре өчен, ясаган адымнары өчен, хәтта җинаятьләре өчен дә ул үзе генә җавап тотарга тиеш түгел! Барысы да, барысы да, бөтенебез, бөтен кешелек дөньясы җаваплы!
  (Ярсып.) Барысы да гаепле, барыбыз да гаепле! Яңа туган балага яшәү шартлары әзерләп куючылар да гаепле! Аны тәрбияләүчеләр дә гаепле! Аны төрле вакыйгаларга этәрүчеләр дә гаепле! (Кинәт тынычланып.) Аерым бер кеше гаепле була алмый. Шул ук вакытта бөтенесе берьюлы гаепле. Шуңа күрә беркемне дә гаепләргә, хөкем итәргә ярамый.
  Пауза.
  Дарья (тыныч кына). Син анда кире китәсеңме?
  Артем (шундый ук тынычлык белән). Әлбәттә.
  Дарья. Әхмәт барыбер сине үтерәчәк.
  Артем. Әхмәт мине коткарды — үлемнән алып калды. Шуңа күрә аның мине теләсә кайчан үтерергә хакы бар. Анда сугыш бара — анда үз законнары. Ә монда исә үтерергә хакы булмаган, үтерергә лаексыз кешеләр дә мине үтерә ала.
  Дарья. Вадим белән Робертны күздә тотып әйтәсеңме?
  Артем. Юк. Аларның хәленнән килә торган эш түгел ул. Мин Әхмәткә кире килермен дип вәгъдә бирдем. Без аңа трактор җыя башлаган идек. Миннән башка ул аны төгәлли алмаячак.
  Дарья. Монда сиңа бөтенесе хыянәт иткәнгә китәргә карар кылдыңмы?
  Артем. Кешеләр һәрвакыт бер-берсен саталар, хыянәт итәләр. Шуңа бит алар бәхетсез. Ә бәлки, бәхетсез булганга бер-берсен саталардыр.
  Дарья. Әйе, син үзеңнең йөзеңне югалтмагансың, Артем. Ә менә кешеләргә ышанычыңны тәмам җуйгансың. Кешеләргә ышанмавың тоткынлыкка кире китүеңнән тыйсын иде, мин хәзер бары тик шуны телим.
  Артем. Әгәр дә мин кире чечен авылына бармасам, мин үземне коткарган кеше алдында үз йөземне югалтачакмын. Әлбәттә, үлүем яхшырак булыр иде, бәлки, ләкин аның мине үтертмәве факт буларак зур кыйммәткә ия.
  Дарья. Димәк, гомереңне саклап калган кешегә син ышанасың? Син аңа ышанасың... Ә ул сине барыбер үтерә ала...
  Артем (көлеп). Ә синдә кешеләргә ышанмау ни сәбәпле шушы кадәр көчле? Каян килде мондый ышанмаучылык?
  Дарья (читкә карап). Шуннан ук.
  Артем (ягымлы тавыш белән). Даша! Дашенька!
  Дарья (дерелдәп ала). Кеше тавышы — аның җан авазы. Синең тавышың шул ук. Димәк, син явызланмагансың, әшәкеләнмәгәнсең. Син элеккеге кебек матур кеше. Син миңа хәзер тагын да якынрак, кадерлерәк. Син миңа хәзер бөтенләй башка төрле якын. Китмә!
  Артем. Мин китәргә бурычлы. Ә монда минем бернинди бурычым юк.
  Дарья. Монда сине чын күңелдән яратучы кеше бар.
  Артем. Ә ирең алдында бурычларың юкмы?
  Дарья. Инде хәзер башка кеше алдында нинди бурычларым булсын минем? Юк. Ирем дә юк минем.
  Мине хәзер бер генә нәрсә куркыта: синең тавышыңны бүтән ишетмәм микәнни? Минем исемемне беркем дә синең кебек әйтә алмаячак.
  Артем. Скрипкамны әйбәтләп төреп бир әле.
  Дарья. Артем, үтенәм, калдыр скрипкаңны, алып китмә! Әле кайтырсың дип өметләнәсем килә.
  Артем. Миңа скрипкам кирәк. Минем кайтуым да бит... анамның каберенә баш ияргә һәм скрипкамны алып китәргә дип...
  Дарья (боегып). Ә мине күрәсең килмәгән идеме?
  Артем. Башта минем сиңа күренәсем килмәде. Синең каршыңа гарип чырай белән килергә курыктым. Чормадан скрипканы гына алмакчы идем. Сез бакчада туган көнеңне уздырып яткан көнне мендем мин чормага. Чормадан төшәргә җитешмәдем — сез табын әзерли башладыгыз, аннары кунаклар килде. Шунда качып утырырга, сезнең бәйрәм иткәнне күзәтергә мәҗбүр булдым. Түзмәдем, берничә тапкыр сиңа эндәштем. Бик сагындым сине. Сине күргәч, чак кына чормадан сикереп төшмәдем, көчкә тыйдым үземне. Ә скрипканы мин ул көнне чормада тапмадым.
  Дарья. Мин аны яшереп куйдым. Карале, син бит миңа чормадан берничә көн рәттән эндәштең, шулаймы?
  Артем (күзләрен йома). Хәзер, искә төшерәм. Сез бакчада бәйрәм иткән көнне... Аннары, шул синең янга чыккан көнне. Мин бит скрипкамны эзләргә тагын килдем. Исәнме соң минем скрипкам?
  Дарья. Исән. Ә башка көннәрне синең тавышың ишетелгән кебек тоелган гына микәнни?
  Артем. Шулайдыр. Минем кайдадыр якын-тирәдә икәнемне сиземләгәнсеңдер.
  Дарья. Зиратта яшәдеңме?
  Артем. Әйе.
  Дарья. Ник баштук күренмәдең?! (Елый.)
  Артем. Даша! Дашенька! (Аның тавышы шактый вакыт кайтаваз булып яңгырап тора.) Алып кил скрипкамны.
  Дарья (канатланып). Уйныйсыңмы?!
  Артем. Уйныйм.
  Дарья чорманың түр почмагыннан скрипканы алып килә. Артем скрипканы алып көйли башлый.
  Дарья (күз яшьләрен сыпырып). Мандолинаны көйләгән кебек көйлисеңме?
  Артем. Әйе. Скрипка настройкасын тәки өйрәнә алмадым.
  Дарья (елмая). Булса ни! Барыбер матур яңгырый бит.
  Артем моннан сигез ел элек чыгарган көен уйный. Дарья таң калып тыңлый.
  VII
  Алма бакчасы. Дарья белән Нэлли янәшә утыралар. Сөйләшмиләр. Сулып барган алтын көзнең сихри тавышлары гына ишетелгәләп куя.
  Дарья. Коньяк-мазар эчәсең килмиме?
  Нэлли (сискәнеп). Ой, юк, миңа ярамыйдыр!
  Дарья (аның ягына карамыйча гына). Ник алай?
  Нэлли (паузадан соң). Мин балага уздым. Син үзең эч.
  Дарья. Миңа да ярамыйдыр. Мин дә бит йөкле.
  Ялгыз скрипка көе яңгырый. Алар, шактый вакыт бер сүз дәшми, каядыр еракка карап утыралар.
  Нэлли. Бәхетле иттеме ул безне, әллә җәза бирдеме?
  Дарья. Икесе дә бар.
  Нэлли. Бигрәк сәер: чынлап та, бәхет белән хәсрәт гел янәшә йөриләр.
  Дарья. Чиксез бәхеттән кеше үлеп китмәсен өчен шулай ул. Кайгысыз ничек бәхетле була алсын ди кеше!
  Нэлли. Мин Роберт белән, бәлки, алга таба да яшәр идем... Мин бит инде аны күптән беләм... Тик менә Артемны күргәч... Ничек инде бергә яши алыйк хәзер?..
  Дарья. Нишләмәкче буласың?
  Нэлли. Әти-әни янына кайтам яшәргә.
  Дарья. Ник элегрәк сөйләмәдең аларның кабахәтлеге турында? Кирәкмәгәндә син телеңне тыймыйсың, кирәк чакта бер сүз тартып алып булмый синнән.
  Нэлли. Сөйләргә базмадым. Хәлемнән килмәде.
  Дарья. Хәер, хәзер казынудан ни мәгънә... Ләкин син барыбер стерва! Һәм без барыбыз да — адәм актыклары!
  Нэлли. Мин синең белән килешәм.
  Скрипка уйный.
  Дарья (хыялланып). Минем малай туачак. (Пауза.) Улын күреп ул чиксез куаначак.
  Нэлли. Ә ул кайтырмы соң?
  Дарья. Һичшиксез кайтачак.
  Нэлли. Ник алай ышанычлы итеп әйтәсең?
  Дарья. Чөнки ул скрипканы үзе белән алмады. Калдырды. Димәк, кайтачак. Ә улым әтисе кебек үк скрипкада уйнаячак. Скрипканы мандолина кебек көйләячәкбез.
  Нэлли. Нигә мандолина кебек?
  Дарья. Чөнки алай моңлырак яңгырый.
  Нэлли. Алай икән.
  Дарья. Кайткач, ул миңа исемем белән эндәшәчәк. Шул чагында бәхеттән йөрәгем ярылмаса ярар иде. Улы үзенә охшаганны күргәч таң калачак. Тач ул булачак инде менә! Коеп куйган әтисе! Улым нәкъ әтисе кебек ягымлы, тирән тавышлы, нәкъ әтисе шикелле якты, матур йөзле булачак!
  Музыка.
  Тәмам.
You have read 1 text from Tatar literature.