🕥 33-minute read

Беренче Мәхәббәт (Кыскартып алынды) - 1

Total number of words is 4321
Total number of unique words is 1801
38.7 of words are in the 2000 most common words
53.2 of words are in the 5000 most common words
61.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  (Кыскартып алынды)
  
  ӨЧ ПӘРДӘЛЕ ДРАМА
  
  КАТНАШАЛАР
  Тәлгать.
  Рәхилә.
  Сәлим Гәрәевич—урта мәктәп директоры.
  Камилә — Сәлимнең хатыны.
  Госман Әкбәрович — укытучы, 27 яшьтә.
  Нурсәнә — фермада сыер савучы, Рәхиләнең дусты, 21 яшьтә.
  Әпсәләм — Нурсәнәнең ире, 19 яшьтә, терлекчелек фермасында эшли.
  Вакыйга бүгенге көндә авылда бара.
  
  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
  
  Сәлим Гәрәевичлар йорты. Зал итеп яраклаштырылган зур бүлмә. Сул яктан аның кечкенә бер өлешен такта белән бүлеп алганнар. Анда, күрәсең,
  Сәлим Гәрәевичның эш кабинеты, безгә аның стенасы белән ишеге генә күренә. Уң як түрдә— тар гына коридор, аны каплап торган штора ачылганда, урамга һәм кухняга чыга торган ишекләрне күрергә мөмкин. Зал пөхтә җыештырылган, диван, өстәл, урындыклар куелган.
  Җәй башы. Тышта, тәрәзә каршында — алмагач. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә берәү дә юк. Сул яктагы бүлмә эченнән кемнеңдер скрипкада яңа вальс уйнаганы ишетелә. Ул, ахры, көйне өйрәнеп кенә азаплана; көй моңлы бер салмаклык белән ага да кинәт чатанлап куя, тукталып кала, тагын агыла башлый. Бераздан коридор ишеген шакылдаталар. Бүлмәдәге кеше аны ишетми, скрипка уйнавын дәвам итә. Ишек шакылдату тагын кабатлана.
  Рәхилә тавышы (бүлмә эченнән). Күк-кү...
  Вальс агыла да агыла. Бераздан тагын ишек шакылдаталар.
  Рәхилә тавышы (бүлмәдән ). Керегез!
  Рәхилә уйнаудан туктамый. Менә коридор ишегендә Тәлгать күренә. Юл киеменнән. Берәү дә булмагач тукталып кала. Дикъкатен музыка җәлеп итә.
  Көй аңа ошый булса кирәк, ул аны урындыкка утырып тыңлый. Вальс уй- ный-уйный, бүлмәдән Рәхилә чыга, каршында таныш булмаган кешене күреп туктала. Көй ярты юлда өзелә.
  Тәлгать. Исәнмесез!
  Рәхилә. Исәнмесез. Сез кемгә?
  Тәлгать. Миңа мәктәп директоры Сәлим абый кирәк иде. Аны биредә тора диделәр.
  Рәхилә. Сез кем буласыз?
  Тәлгать. Мин башка районнан, Сәлим абыйга хат китергән идем.
  Рәхилә. Бирегез. Хатны, дим, бирегез.
  Тәлгатһ. Мина Сәлим абыйның узен күрергә кирәк.
  Рәхилә. Ә мин анын кызы булам. Остәп әитергә мәмкин: әти белән минем арада бернинди дә яшерен сер юк.
  Тәлгать. Хат аның үзенә генә.
  Рәхилә. О!.. Куегыз әнә өстәлгә.
  Тәлгать (хатны өстәлгә куя, сүзсез кала). Матур уйныйсыз икән, нота беләнме әллә?
  Рәхилә. Юк, мин болай гына... Менә какао суынганчы дип кенә.
  Көе матур, әйе бит?
  Тәлгать. Шәп көй.
  Рәхилә. Сүзләрен генә белмим. Сез белмисезме?
  Тәлгать. Юк шул.
  Рәхилә скрипка уйнавын дәвам итмәкче була, әмма ят егетнең чыгып китмәве аны туктата. Тәлгать моны сизеп чыгарга юнәлә. Рәхилә уйный башлый.
  Шулай да Тәлгать чыгып китә алмый, тукталып, көйне тыңлый. Шунда ул, үзе дә сизмәстән, Рәхиләгә таба бер-ике адым атлап куя һәм, ялгышлык белән нәрсәгәдер бәрелеп, үзен сиздерә. Рәхилә уйнавыннан кисәк туктала.
  Тәлгать. Гафу итегез. Үзе кайчан кайтыр икән? Җавап алырга икенче керермен. (Ишеккә юнәлә, Рәхилә аның юлын бүлә.)
  Рәхилә (урындык тәкъдим итеп). Утырыгыз! Утырыгыз, утыр.
  (Тәлгать утыра.) Так... шулай итеп, баштагы сорауга кайтыйк: сезне кем дип беләбез инде?
  Тәлгать. Әйткән идем шикелле.
  Рәхилә. Башка районнан дидегез. Анда кем?
  Тәлгать. Беркем дә түгел.
  Рәхилә. Так. Беркем дә түгел. Кайсы район?
  Тәлгать. Еракта, моннан күренми.
  Рәхилә. Кайсы авылдан?
  Тәлгать. Аптыратыйммы-тинтерәтиммедән.
  Рәхилә. Әһә, ярый. «Моннан күренми» районының «Аптыратыйммы-тинтерәтимме» авылында «беркем дә түгел» булып яшисез.
  Күптәнме? Аңынчы нинди эштә идегез?
  Тәлгать. Сез кызык кеше икәнсез. (Урыныннан тора.) Я, алайса тыңлагыз: мин ерактан, быел унынчы классны тәмамладым, унҗиде яшьтә, комсомол, өйләнмәгән — егет кеше.
  Рәхилә. Бик яхшы! Тагын? Сөйләп бетерерсез дип ышанам.
  Тәлгать (җитди ). Без эни белән икәү генә тора идек. Быел... әле күптән түгел генә мин аны җирләдем.
  Рәхилә. Үлдемени? Нәрсәдән?
  Тәлгать. Йөрәге сау түгел иде.
  Рәхилә. Алай... Әтиегез?
  Тәлгать. Әтием юк.
  Рәхилә. Сугыштан кайтмадымы? Кем иде?
  Тәлгать (кискен). Минем әтием юк. Булмаган!
  Рәхилә. Алай икән... Хәзер институтка керергә җыенасызмы?
  Тәлгать. Җыенмыйм.
  Рәхилә. Нишләп, сынау бирә алмам дип куркасызмы әллә?
  Тәлгать Рәхиләгә күтәрелеп карый да дәшми, хатны алып кесәсенә сала һәм ишеккә юнәлә. Ләкин Рәхилә ишекне каплап тора. Тәлгаты туктала.
  Рәхилә, башы белән ымлап, хатны естәлгә кире куярга куша. Икеләнүдән соң Тәлгать буйсына: хатны өстәлгә куя да чыгып китә. Рәхилә шунда Тәлгатьнең онытып калдырган кепкасын күреп ала. Тәлгать кире керә, кепкасын әзли. Рәхилә кепканы артына яшереп тора, аннан башына кия. Тәлгать моны күргәч елмаеп куя. Көлешәләр.
  Рәхилә. Шулай да нишләп укуны дәвам итәргә уйламыйсыз?
  Тәлгать (катгый). Авылда эшләргә телим, һәркем намусы кушканны үтәргә тиеш!
  Рәхилә. О!.. Бу хат кемнән соң?
  Тәлгать. Әнидән.
  Рәхилә. Ничек? Үлде, дидегез ич.
  Тәлгать. Ул аны элек язган булган. Күңеле сизенеп. Хәле авырайгач, мине чакырып алды да: «Улым, мин тормыштан китәм инде, сине ышанып калдырырга кешем дә юк»,— диде. Шунда ул сезнең әтиегезне исенә төшерде. Алар кайчандыр бергә укыган булганнар.
  Минем киләчәгемне ул әтиегез кулына тапшырды. Күрәсең, ул мине һаман да балалыктан чыкмаган дип исәпләгәндер инде. Шушы хатны бирде, әтиегезгә тапшырырга кушты.
  Рәхилә. Нәрсә язылган соң анда?
  Тәлгать. Белмим.
  Рәхилә. Ничек белмисез?
  Тәлгать. Укымадым.
  Рәхилә (гаҗәпләнеп ). Укымадыгыз? Китсәнә?! Ничек түзә алдыгыз? Хәзер укыйбыз аны.
  Тәлгать. Ярамый.
  Рәхилә. Укымыйм, укымыйм. (Тәлгатькә җилкәсе белән әйләнеп, конвертны ерта башлый.)
  Тәлгаты. Рөхсәт итмим.
  Тәлгать Рәхиләгә ташлана. Ләкин Рәхилә хатны бирми. Тәлгать, аның кулын тотып, хатны көч белән алмакчы була. Тартышалар. Шул чагында, үзе дә сизмәстән, Рәхилә Тәлгатьнең кулын тешли. Бу эштән икесе дә тынып кала.
  Рәхилә аңына килә, хатны өстәлгә куя.
  Рәхилә. Сезнең әниегез белән минем әти бергә укыган дисезме әле?
  Тәлгать. Бергә укыганнар.
  Рәхилә. Алай булгач без танышлар икәнбез. (Кул суза.) Танышлар гына да түгел, дуслар!
  Тәлгать тә Рәхиләгә кулын бирә.
  Ай, какао суынып бетә ич. Әчәсеңме?
  Тәлгать. Борчылмагыз. Кирәкми. Рәхмәт!
  Рәхилә. Әйдә, «син»гә күчәбез! Без бит үз кешеләр. Килештекме?
  Булды! Минем исемем — Рәхилә, иптәшләр Рая диләр. Ә егетләр Раечка дип йөртәләр.
  Тәлгать. Ярар, мин Рәхилә диярмен.
  Рәхилә. Сине ничек дип атыйк?
  Тәлгать. Мине кызлар Тәлгатьчик дип йөртәләр.
  Рәхилә. Тәлгать? Матур. Үзеңне әйтмим, исемең матур, дим.
  Икебезгә бер стакан какао, әйдә, бүлеп эчәбез. (Какаоны ике стаканга бүлә башлый.)
  Тәлгать. Минем эчәсем килми, рәхмәт.
  Рәхилә. Ашыйсың килә мәллә?
  Тәлгать. Юк.
  Рәхилә. Әйдә, утыр. Әчәргә тиешсең. Юкса минем «күп булса эчәр иде, аз булганга эчми» дип уйлавым бар.
  Тәлгать. Һем!.. (Утыра. Өстәлдәге китапны укый-укый, какао эчә башлый.)
  Рәхилә (бераздан ). Сиңа сорау бирергә мөмкинме?
  Тәлгать. Биреп кара.
  Рәхилә. Бер бик авыр сорау биримме, әллә икене җиңелнеме?
  Тәлгать (төбәлеп карап торгач). Авыр булса булыр, берне бир.
  Рәхилә. Намус кушканны үтим дидең, нәрсә ул намус?
  Тәлгать (җавап таба алмыйча). Намусмы?.. Намус ул... Устав!
  Күңел уставы.
  Рәхилә.Устав нәрсә?
  Тәлгать (бераздан ). Монысы инде икенче сорау.
  Рәхилә. О!.. (Пауза. Какао эчәләр). Хәзерге моментта нәрсә уйлаганынны әйтеп биримме?
  Тәлгаты.Чамалап кара.
  Рәхилә. Бу кыз теләсә нинди егеткә сыланырга гына тора икән дип уйлыйсың.
  Тәлгать (йөзендә күңелле елмаю). Нигә, минем урында кем генә булса да шулай уйламас идемени?
  Рәхилә. Әйттем ич! (Рәхиләнең җиңелеп каласы килми. Нишләргә? Әһә, тапты: үз стаканындагы какаоны тиз генә эчеп бетерә дә, сиздермичә генә, Тәлгать стаканындагы какаоны үз стаканына бушата. Ә буш стаканны Тәлгать алдына куя. Бераздан.) Сиңа кисәтү ясарга мөмкинме?
  Тәлгать. Рәхим ит.
  Рәхилә. Әчкәндә, ашаганда, китап укымыйлар. Аерата кызлар алдында.
  Тәлгать. Һем... (Укыган җирен югалтмас өчен, бер битен бөкләп, китапны ябып куя.) Кызык китап икән, укырга кирәк булыр.
  (Какаоны эчмәкче була, алданганын сизеп ала.)
  Рәхилә. Китап битен бөкләү — культурасызлык галәмәте.
  Тәлгать (китапның бөкләгән битен төзәтә, урыныннан ук кузгала ). Гафу итегез...
  Рәхилә. Поҗалуйста. (Рәхилә стаканнарны кухняга чыгарып керә.)
  Рәхилә. Тәлгать, син нишләп минем белән бер дә кызыксынмыйсың әле? Берни дә сорашмыйсың. Неприлично.
  Тәлгать (Рәхиләгә текәлеп карап тора). Сиңа ничә яшь?
  Рәхилә. Шул-шул, ир-егет халкы беренче чиратта безнең яшебез белән кызыксыныр.
  Тәлгать. Шулай да ничә яшь?
  Рәхилә. Барысы да үземнеке.
  Тәлгать. Ничәнче классны бетердең?
  Рәхилә. Ә менә үзең әйтеп кара.
  Тәлгать. Сигезенчене.
  Рәхилә. Өстә!
  Тәлгать. Тугыз!
  Рәхилә. Тагын!
  Тәлгать. Унынчыны?
  Рәхилә. Во! Молодец! Кияүгә чыга алмасам, быел институтка керәм.
  Тәлгать. Алайса институтка кереп торырга туры килер, кияүгә чыгарга яшең җитми.
  Рәхилә. Һи, башта язылышмыйча торасың аны! Ха-ха-ха... Тәлгать, әегездә кем калды соң?
  Тәлгать. Өебез юк, фатирда тора идек.
  Рәхилә. Шулаймыни... Ә хәзер кайда эшләргә уйлыйсың?
  Тәлгать. Кайда булса да...
  Рәхилә. И, алайса син бездә торырсың.
  Тәлгатһ. Юк, юк.
  Рәхилә. Нәрсә, тарсынасың мәллә?
  Тәлгать. Кирәкми, Рәхилә.
  Рәхилә (кисәтеп). Раечка!
  Тәлгать. Раечка.
  Рәхилә. Торырга фатирың юк, эшләргә эшең юк, шулай булгач, бер җае чыкканчы, бездә тукталып тор диюем. Бездә урын җитәрлек.
  (Кабинетны күрсәтә.) Менә берүзеңә бер бүлмә.
  Тәлгать. Булмаслыкны сөйләмә.
  Рәхилә. Кайда тормак буласың?
  Тәлгать. Табармын әле.
  Рәхилә. Ашарыңа кем әзерли? Әйдә, тартынма. Сиңа болай да авыр вакытлар.
  Тәлгать. Рәхилә, ташлачы.
  Рәхилә. Слушай, кал. Миңа да күңелле булыр иде. Сөйләшергә дә кеше юк. Күрәсең: болын кадәр өй, болында — бер чикерткә.
  Тәлгать. Кала алмыйм.
  Рәхилә. Ялындырма инде.
  Тәлгать. Булмый. Минем акча ягы да кысынкы булачак.
  Рәхилә. Алай булгач бетте! Килештек. Каласың.
  Тәлгать. Кыстама.
  Рәхилә. Ә мин кыстамыйм, боерам!
  Тәлгать. Оһо! Хакың бармы?
  Рәхилә. Бар. Минем әти, әниеңнең дусы буларак, сиңа боера аламы?
  Тәлгать. Анысы — башка.
  Рәхилә. Димәк, мин дә боера алам. Әти белән безнең сүз бер.
  (Тәрәзәдән күреп.) Әни кайтып килә, кер менә бу бүлмәгә. Тының да чыкмасын. Әшне башта әти белән йөртергә кирәк. Әнинең тәртәгә тибеп куюы бар.
  Тәлгать. Минем калырга ризалык биргәнем юк бит әле.
  Рәхилә. Бирерсең, бирерсең. Акылың бардыр әле. Әйдә. Менә шулай. (Җилкәсеннән этеп, Тәлгатьне бүлмәгә алып кереп китә.)
  Камилә кайтып керә.
  Камилә. Өйдә кем бар? (Урындыкны урынына куя.) Фу, тынчулык, билләһи... (Тәрәзәне ачып җибәрә.) Сәлим, Рәхилә!
  Бүлмәдән Рәхилә чыга.
  Камилә. Әтиең кайтмадымы?
  Рәхилә. Юк.
  Камилә. Никтер озаклады.
  Бүлмәдән нәрсәнеңдер шакылдап төшкәне, чылтырап ватылганы ишетелә.
  Камилә. Нәрсә ул анда, кем ул?
  Рәхилә. Берәү дә юк. Мәчедер. (Ишекне ачып, башын тыгып кычкыра.) Прес! Прес, юньсез!
  Камилә. Теңкәгә тиде инде ул мәче...
  Камилә, алып кайткан сумкасын күтәреп, кухняга уза. Рәхилә исә Тәлгать яныннан ватылган чынаяк кисәкләрен алып чыгып, тәрәзәдән ташлый.
  Камилә әйләнеп керә.
  Рәхилә. Әни, бүлмәгә кереп, миңа комачаулап йөрмә. Дәрес әзерлим, программа белән танышасым бар. (Бүлмәсенә кереп китә.)
  Камилә. Бар, бар, таныша тор. (Маңгаендагы чебенне куып.)
  Фу... ни пычагыма дип ачканнар инде бу тәрәзәне, өйгә чебен тутырыргамы?! (Тәрәзәне ябып куя.)
  Нурсәнә керә.
  Нурсәнә. Исәнме, Камилә апа?
  Камилә. Ә, син икәнсең, әйдүк, Нурсәнә. Рәхилә янынамы? Ул дәресе белән утыра иде шул. (Күзе урындыктагы кепкага төшә.) Бу нәрсә! Рәхилә, бу нинди кепка?
  Рәхилә бүлмәдән чыга.
  Рәхилә. Кайдан белим, берәрсенеке төшеп калгандыр.
  Камилә. Төшеп калырга, урам түгел ич бу.
  Шул вакытта бүлмәдән Тәлгать үзе килеп чыга.
  Тәлгать. Ябылып ятарга... күпме мөмкин.
  Камилә. Я Алла! Бу кем? Шулмы мәче?!
  Нурсәнә (лырхылдый). Һи, ата мәче икән.
  Тәлгать. Исәнмесез!
  Рәхилә. Әни, ул безнең якын танышыбыз, әти янына дип килгән.
  Камилә. Күреп торам, әтисе янына дип килгән, кызы янына кергән.
  Рәхилә (кисәтеп). Әни дим!
  Камилә (Тәлгатькә). Сез Сәлим абыегызга йомыш беләнме?
  (Тәрәзәдән күреп.) Әнә үзе дә кайтты, һай, кынфәтен генә карагызчы, булыр икән. (Каршына атлый.)
  Нурсәнә (кулына чигелгән мендәр алып). Рәхилә, күчермәсен ала торыйм әле.
  Рәхилә. Менә монда тынычрак булыр.
  Рәхилә Нурсәнәне бүлмәгә кертә. Коридорда Сәлим Гәрәевич күренә. Киемнәре тузанга буялып беткән.
  Камилә. Бу нәрсә инде? Тракторист диярсең.
  Сәлим. Дөрес әйттең, анасы, трактор ватылган иде, төзәтешергә туры килде.
  Камилә. Ниемә кирәк!
  Сәлим. Рәхмәт әйттеләр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, дигән бит китап.
  Камилә. Синең шул булыр инде. Сал, әйдә, костюмыңны, сал.
  (Сәлимнең костюмын салдырып ала да бакчага чыгып китә.)
  Сәлим (өйдәгеләрне күрмичә). Кая, чәегез әзер түгелме? (Кухняга юнәлә.)
  Рәхилә. Сәлим абый, сезне бер генә минутка мөмкин булмасмы?
  Сәлим. Ни бар?
  Тәлгать. Исәнмесез.
  Сәлим (игътибарсыз). Исәнмесез. (Рәхиләгә.) Тыңлыйм сезне,
  Рәхилә кызым.
  Рәхилә. Әти, таныш бул — Тәлгать.
  Нурсәнә (бүлмәдән кычкыра ). Рәхилә!
  Сәлим (гаҗәпләнеп ). Тәлгать? Ничек?
  Рәхилә. Ул сиңа хат алып килгән. Менә. Әнисеннән.
  Рәхилә Нурсәнә янына кереп китә.
  Сәлим. Хат? (Тәлгатькә карап аптырап тора. Кабаланып, хатны укый. Үзгәрә, таркау фикерен тупларга тырыша.)
  Тәлгать (Сәлимгә). Сез минем әнине хәтерегезгә төшердегез, ахры?
  Сәлим. Ә?.. Ә, әйе, әйе. (Маңгаеннан тирен сөртә. Хатны тагын бер мәртәбә укып чыга.) Син Тәлгатьме?
  Тәлгать. Сезнең әллә минем турыда ишеткәнегез бар идеме?
  Сәлим. Тәлгаты Менә син нинди икәнсең! (Күкрәгенә кыса, маңгаеннан үбә.) Тәлгаты (Тагын кочагына ала, сокланып карап тора.)
  Буйга җиткән егет булдым диген! Ә әниең?.. Һай, бигрәк тә яшьләй...
  Тәлгать. Эни минем сезнең янга килүемне теләгән иде. Ә мин аның теләген үтәми булдыра алмадым.
  Сәлим (хатны кесәсенә сала). Монда әниең сине эшкә урнаштыру турында сораган.
  Тәлгать. Шулайдыр инде. Ул гел мине кайгыртты. Шатлыгы да, кайгысы да мин идем. Сез борчылмагыз, мин сезгә авырлык китермәм.
  Рәхилә керә.
  Рәхилә. Әти дим, Тәлгаты унынчыны бетергән, ә институтка керергә теләми. Эшкә керәм, ди.
  Сәлим. Бөтен кешегә дә институтта укырга димәгәндер бит. Барысы да галим булып бетсә, калган эшне кем эшләр?
  Рәхилә. Әти, Тәлгатынен торырга да урыны юк әле.
  Тәлгать. Юк, юк, дөрес түгел, мин фатир табам...
  Рәхилә. Әти, ул бездә торырга тиеш. Без аны җибәрмибез, шулай бит, әти?
  Тәлгать. Мин сездә кала алмыйм.
  Рәхилә. Синнән сорамыйлар! (Әтисенә.) Ул әллә кемнәрдән фатир сорап йөрмәс бит инде.
  Камилә керә, коспомны әлеп кул.
  Тәлгать. Юк, юк, минем өчен борчылмагыз. Мин китәм.
  Сәлим. Тәлгать, ашыкма. Сиңа бездә калырга кирәк. Урын иркен.
  Аннан соң...
  Рәхилә. Ишеттеңме этинен боерыгын?! Боерасың бит, әти? Әйдә, мин сине урнаштырам.
  Рәхилә Тәлгать белән бүлмәгә кереп китә.
  Камилә. Тәлгать дидеңме? Ул — Тәлгатьме?
  Сәлим. Әйе, Камилә. (Узенә үзе сөйләгәндәй.) Кара, ул ничек үскән, тәмам егет булып җиткән! Буй-сын дисеңме, төскә-биткә дисеңме... Чибәр! Характерлы булырга охшый, горурлык та бар шикелле.
  Камилә. Ул бездә кала, дидеңме әле?
  Сәлим. Әйе, ул биредә эшкә урнашачак.
  Камилә. Монысы гына җитмәгән иде. Бар икән! Миңа тыныч кына яшәргә насыйп түгелдер инде.
  Сәлим. Шыпыртрак мөмкин түгелме? Тавышың бөтен йортка яңгырый лабаса.
  Камилә. Ах, әле миңа сөйләшергә дә ярамыймыни?! Үз сүземне әйтергә дә хаксыз икәнмен. Теләсәң нәрсә әйт, мин аның бездә торуына каршы.
  Сәлим. Камилә, уйлап кара, Тәлгать бездә тормыйча, кемдә торсын? Башкача мөмкинме?!
  Камилә. Синең өчен барысы да мөмкин. Бары тик хатыныңны тынычлыкта тотарга гына мөмкин түгел. Мин теләмим, аңлыйсыңмы?
  Көн саен, сәгать саен нервыма кагылып торуларын теләмим. Менә шул.
  Сәлим. Ниһаять, син үзең турында гына түгел, минем турыда да уйларга тиешсең. Син дә минем хәлемә керергә теләмәсәң, кем генә керер?!
  Камилә. Ә минем хәлемә?
  Сәлим (усалрак итеп әйтмәкче була, ләкин тыелып кала). Һе!..
  (Ярсуын басарга, үзен кулга алырға тырыша. Урындыкны урынына кул. Пауза.) Синдә кәнчелек көчле, тиле көнчелек. Юкка бит, урынсызга.
  Камилә. Кәнләптергә дә хакым юк икән. Мин дә бит хатын-кыз.
  Сине шулай яратуым да гаеп булдымы? Эһ... эһ... (Яшенә тыгыла.)
  Сәлим. Монысы инде чамадан тыш.
  Камилә. Син шул мине яратмыйсың. Яратсаң, минем теләгемне аяк астына салмас идең.
  Сәлим. Бу сүзләрең нигә?! Юләрем син минем, акылсызым.
  Я ташла, я. (Хатны суза.) Мә, укы. Йөрәгең басылыр.
  Камилә (хатны этәрә). Сезнең серләрегез мине кызыксындырмый.
  Сәлим. Мин, ата, үз баламны үзем танымыйм! Мин аның ничек үскәнен, ничек яшәгәнен дә белмәдем. Бу бит — гафу итмәсдек эш.
  Камилә. Бар, аягына егыл, тезлән.
  Сәлим. Шуның белән генә төзәтеп булса иде. Үзем муллыкта яшим, ә ул... коточкыч!
  Камилә. Сорамадылар ич. Судка бирсеннәр иде.
  Сәлим. Син аның әнисен белмисең. Горур хатын иде.
  Камилә. Тәкәббер хатын — күренеп тора. Малае үз әтисенең кем икәнлеген дә белми.
  Сәлим. Күрәсең, тормыш без уйлаганнан катлаулырак. Бу, — элбәттә, аның әнисенең эше. Шундый иде ул. Мин үзем дә аны аңлап бетерә алмадым.
  ТЯ
  Камилә (гаепләп). Аңлашылмый торган эшләр күп биредә. Син хәзер дә аңа үз малаең икәнлекне әйтмәдең түгелме соң? Ә нигә сөйләп бирмисең?
  Сәлим. Сөйләп бирергә? Юк, иң элек Тәлгатыне бу сөйләшүгә әзерләргә кирәк. Юкса баланың күңелен сындырып ташлавың ихтимал. Күрәсең, әнисе дә шундый фикердә булган.
  Камилә. Башта Тәлгатьнең күңелен яулап алырга телисең, аннан соң гына дөреслекне ачарга, шулаймы?
  Сәлим. Нигә? Биредә логика бар.
  Камилә. Булмыймы соң! Димәк, Тәлгать гомергә бездә калачак?
  Сәлим. Син тагын шул турыда.
  Камилә. Ә менә мин хәзер үк аны чакырып алам да дөресен әйтәм дә бирәм. Дөреслекне белгәч, ул биредә калмаячак.
  Сәлим. Акылыңны җуйма!
  Камилә. Акылым үзем белән. (Кычкыра.) Талгатъ
  Сәлим. Син нәрсә?! (Кисәтеп.) Шуны бел: үзем белән шаярырга ирек бирмәм! Онытылма!
  Тәлгать керә.
  Тәлгать. Мине чакырдыгызмы?
  Камилә. Тәлгать... Ни... Әгәр кечкенә димәсәң, син әнә шул бүлмәдә урнашырсың.
  Тәлгать. Рәхмәт... (Камиләнең исемен әйтә алмый.)
  Камилә. Камилә.
  Тәлгать. Камилә апа! Тик минем өчен борчылмасагыз иде.
  Сәлим. Берәү дә борчылмый. Юкны сөйләмә. (Бүлмә ишеген ачып.) Әнә тегендә карават куярбыз.
  Тәлгать. Мин бит әле...
  Сәлим (бүлдереп). Беркая да китмисең, хәзергә биредә каласың.
  Аннан күз күрер.
  Тәлгать. Шулай да, Сәлим абый...
  Сәлим. Әниең миңа ышанган икән, син инде... тыңла. Әйберләреңне китертербез.
  Камилә кухняга узмакчы була да Сәлимне көтеп туктала.
  Камилә (Тәлгать кереп киткәч). Бел аны, ишетсен колагың, әнисе килеп йөрмәсен.
  Сәлим. Камилә, акылсызым, ни сөйлисең, ул бит — кабердә.
  Камилә (коелып төшә). Ә? Нигә соң әйтми торасың? Ә мин тагын...
  Сәлим. Я, я, тынычлан...
  Кухняга узалар. Рәхилә белән Нурсәнә бүлмәдән чыга.
  Нурсәнә. Рәхилә җаным, мин синен яныңа йомыш белән килгән идем бит.
  Рәхилә. Шул йомышың булмаса, син безгә аяк та басмыйсың. Ни йомыш?
  Нурсәнә. Әйтсәм дә аптырыйм инде. Теге Гайниҗамал апа декретка чыкты, аның урынына фермага сыер савучы кирәк иде.
  Рәхилә. Ә? (Рәхилә башта аптырап кала, аннан шаркылдап көлеп җибәрә.) Ха-ха-ха... Син нәрсә, әллә миннән сыер саудырмакчы буласыңмы? Ха-ха-ха...
  Нурсәнә. Әйттем ич.
  Рәхилә. Ха-ха-ха-ха... Унны бетереп, сыер саварга!
  Нурсәнә. Фермада белемсез кешеләр генә эшлиләр дип беләсеңме әллә?
  Рәхилә (сизеп алып). Ой, үпкәли күрмә тагын, сиңа төбәп әйтүем түгел.
  Нурсәнә. Бик исем китте.
  Рәхилә. Үпкәләде дә. Үзең сыер саварга дигәч кенә...
  Нурсәнә. Ә ни булган?!
  Рәхилә. Берни булмаган. Тик безне бит унынчыда сыер саварга укытмадылар.
  Тәлгать (бүлмә ишеге төбендә). Бик начар эшләгәннәр.
  Рәхилә (Тәлгатьне күреп алып). О!..
  Камилә керә.
  Камилә. Тәлгать балам, әйдә, син юлдан килгән кеше, карының ачкандыр.
  Тәлгать. Камилә апа, ашыйсым килми иде әле.
  Камилә. Ашыйсың килмәсә, эчәсең килгәндер. Әйдә, әйдә, тартынма.
  Тәлгать. Юк, мин тартынучылардан түгел.
  Камилә. Ярый, ярый, бик әйбәт, шулай кирәк. Үз өеңдә кебек тор. Әйдә, анда сине Сәлимгәрәй... абыең көтә.
  ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
  Шул ук күренеш. Тышта көчле яңгыр ява. Көн кичкә авышкан. Өйдә берәү дә юк. Бераздан Рәхилә кайтып керә, юешләнгән. Өстендәге плащын салып элеп куя, аяк киемен алмаштыра. Күңеле күтәренке. Кухнядан Камилә чыга.
  Рәхилә. Фу...
  Камилә. Әйтмәдемме мин сиңа?
  Рәхилә. Нәрсә дидең?
  Камилә. Барып йөрмә, дидем, сыер саву синең эшең түгел, дидем.
  Рәхилә кулына мандолина ала.
  Әллә бөтенләйгә фермада калмакчы буласыңмы, Ходаем?!
  Рәхилә. Мин бит вакытлы гына. Суз тыңлап кына. ( Мандолина чиертә башлый.)
  Камилә. Ашыйсың киләдер?
  Рәхилә. Юк, ашадым. Икмәкләре күмәчтән дә тәмле иде. (Вальстан өзек уйный. Узе уйный, үзе вальс ритмына хәрәкәтләнә.) Трамтара-рам... тара-ра-рам... Ә сыерлар мине ошаттылар.
  Камилә. Сөйкемле сөягең бар ич.
  Рәхилә. Берсе иснәргә үк тотынды. Ә берсе, сыртыннан сыйпаган идем, борынын ялый башлады. Мина телен курсәтә. Кил, янәсе, таныш булыйк.
  Камилә. Ə син?
  Рәхилә. Мин дә күрсәттем. Танышырга сорагач танышыйк, дидем.
  Камилә (бот чабып). Булса да булыр икән! Тәлгать тә шундамы?
  Рәхилә раслап башын селки дә уйнавын дәвам итә.
  Кем булып соң ул анда: ферма мөдиреме, ярдәмчесеме?
  Рәхилә. Көтүче.
  Камилә. Һе, тәки үзенекен иткән икән. Кара инде бу җүләрләрне...
  Камилә кухняга кереп китә. Рәхилә, вальсны бетергәч, дәртле көйгә күчә.
  Җырлап та җибәрә.
  Уфа кайда, Уфа кайда,
  Агыйдел буйларында.
  Ятсам, торсам, чыксам, керсәм,
  Син генә уйларымда.
  Тәлгать кайта. Коҗанын салып кагып кергән, элеп куя. Кулында — китап, аны җебемәгәнме дип карый. Аягын сөртә.
  Рәхилә (Тәлгатьне күрми, җырлый бирә). Уфа кайда, Уфа кай- да...
  Тәлгаты. Белмим шул, Рәхилә.
  Рәхилә (җырлавыннан кинәт туктала). О!.. Прес1
  Тәлгать. Син миңа гел «прес» диясең диюен; кара аны, ияләшеп китмим — үкенерсең. Мәче гадәтен беләсеңдер: каптырып алучан була.
  Рәхилә. Мина тырнакларын утмәс.
  Камилә, кухнядан чыгып, кабинетка юнәлә. Ул нәрсәдер әзли, ахры.
  Камилә (Тәлгать кулындагы китапларны күреп). Берегез сыерга сәлам биреп кайтты, икенчегез әллә инде аларга китап укыдымы?
  (Камилә кабинетка кереп китә.)
  Рәхилә. Әләктеме, учёный? Сал аягыңны. Мә туфлиләр. Суык тимәсен.
  Тәлгать. Мәчегә суык тигәнне кайда күргәнең бар?
  Рәхилә. Мәче түгел син, аю.
  Тәлгать. Үсә кеше. Ләкин онытма: аюның тырнаклары көчлерәк була. Каптырып алса, ычкынырмын дип уйлама.
  Камилә кабинеттан чыга, кулында себерке.
  Камилә. Тавышыгыз. Бөтен өйне күтәрәсез. Рәхилә, әзрәк сиңа белергә кирәк: әтиең тавыш яратмый.
  Рәхилә. Әти өйдә юк.
  Камилә. Өйдә булмаса да, шау-шуны җене сөйми аның. (Ишек буенда туктала.) Ишетсен колагың, Рәхилә! Бераз тыйнаграк булырга кирәк.
  Рәхилә. Кызым, сиңа әйтәм — Тәлгать, син тыңла.
  Камилә (аяк тибеп куя). Ай телеңне...
  Тәлгать. Камилә апа, хәзергә... менә шушыны алып торыгыз әле.
  (Акча чыгара.)
  Камилә. Нәрсә ул?
  Тәлгать. Ашаган, торган өчен.
  Рәхилә. Син ни?! Юк-юк! Әни, алма!
  Тәлгать. Алмасагыз, мин сездән китәчәкмен.
  Камилә. Биредә күпме?
  Рәхилә. Әни, нишләвең?!
  Камилә акчаны, алып, кесәсенә сала.
  Рәхилә. Әни, бросы
  Камилә. Син үзең борыч.
  Рәхилә. Әйтәм, барыбер әтигә әйтәм.
  Тәлгать. Кара әле, туташ, син дә бу әйберләреңне алып чык моннан. (Үз бүлмәсенә кереп, ислемай һәм чигелгән мендәрләрне күтәреп чыга.)
  Рәхилә. Ә менә мин алмыйм, нишләрсең? Сина мине хәтерләтеп торсыннар дип алмыйм. ( Мендәрне Тәлгатькә ыргыта.)
  Сәлим кайтып керә. Кулында кәгазьгә төрелгән бер кисәк әйбер.
  Сәлим. Ай-яй, коя. Тәлгать, Рәхилә, я белегез, нәрсә алдым?
  Рәхилә. Менә син үзең биредә нәрсә булганын белсәң икән.
  Сәлим. Сөйләгез, Рәхилә кызым, тыңлыйм сезне.
  Рәхилә. Әни Тәлгатьтән, квартирда торган, ашаган өчен дип, акча алды.
  Сәлим (узгәреп китә). Ничек?!
  Камилә. Бирде — алдым. Семья члены кесәсендәге акчасын өй хуҗасына бирә икән, нәрсә аңа пыр тузарга?! Олы өйнең үз тәртибе була. Һәй, сезгә соң... беркатлы шул мин.
  Рәхилә. Кәбестә кебек.
  Камилә. Белмим, күз алдыма да китерә алмыйм, миннән башка нишләрсез сез, ничек яшәрсез?! (Йөрәген тотып чыгып китә. Сәлим аның артыннан атлый.)
  Рәхилә. Кая, төргәкнең серен ачыйк эле. (Төргәкне сүтә.) О! Костюм! (Әтисенә кычкыра.) Рәхмәт сиңа, әти, Тәлгать исеменнән. Ул үзе, моны күргәч, телсез калды... Әйдә, киеп кара әле. Туктап тор.
  (Рәхилә сумкасыннан кечкенә төргәк ала, сүтә. Аннан галстук килеп чыга.) Ошыймы? Үзем сайладым.
  Тәлгать. Монысы нәрсә тагын!
  Рәхилә. Суз муеныңны. (Тәлгатьнең иягеннән тотып, башын күтәрә). Менә шулай, ата каз шикелле. (Тәлгатькә галстук бәйли башлый.) Яңгыр басылса, клубка чыгарбыз. Яңа костюмыңны киярсең. Мин сиңа гашыйк булырга телим.
  Тәлгать. Димәк, үземә түгел, киемемә?
  Рәхилә. Хәзергә анысы да җитеп торыр.
  Тәлгать. Ә костюм тузгач?
  Рәхилә. Минем мәхәббәтемне югалтасың килмәсә, икенчене алырсың.
  Тәлгать. Беләсеңме нәрсә, син, аучы булсаң, бер атуда ике куянга тидерер идең.
  Рәхилә. Куяннар үзләре мылтык астына кереп торганда, ник тидермәскә!
  Сәлим керә.
  Сәлим (Тәлгать янына килә). Яле, костюм кечерәк түгелме?
  Тәлгать. Ни өчен сез миңа бүләк аласыз? Кирәкми, Сәлим абый, мин риза түгел. Әнинең сезнең шикелле дуслары күп булгандыр, бары- сы да мина бүләк бирә башласа, кая китә. (Костюмны кире кул.) Юк, алмыйм, рәхмәт.
  Сәлим (узеннән-узе канәгаты булмыйча, икеләнеп костюмны бәгәрләп тора да читтәге урындыкка ташлый). Тәлгать, кил, утыр әле. Рәхилә, син чыгып тор.
  Рәхилә чыгарга юнәлә, ләкин ишек буенда тукталып кала. Соңыннан аның янына Камилә дә килеп туктала.
  Син әтиенне белмим дисен инде?
  Тәлгать. Белмим.
  Сәлим. Ә син анын минем кебек кеше булуын теләр иденме?
  Тәлгатһ. Сезнең кебек? Ул бит...
  Сәлим. Нәрсә—ул бит?
  Тәлгать. Ул бит... кеше түгел, ә... кабахәт. Ул сезнең кисеп ташлаган тырнагыгызга да тормый.
  Камилә. Тәлгать, үз атаң турында шулай сөйләргә ничек телең бара?!
  Тәлгать (Камиләгә күтәрелеп карый да җавап бирми. Сәлимгә).
  Сез аны белми идегезме?
  Сәлим (уеннан айнып). Кемне? Ә, әтиегезнеме? Нишләп... Юк, белми идем. Аның турында алайса кабахәт кеше дигән фикер туган?
  Әйе.
  Тәлгать. Әни башта алдап килгән. Әтиең фронтта үлде, дип әйтә иде. Мин шуңа күнеккән идем инде. Ничектер, шулай тиеш шикелле иде. Моннан өч ел элек, мина унбиш яшь тулгач... ул көнне безгә әнинең дуслары җыйналганнар иде. Менә шунда, минем туган көнемне котлап, әти булган кешедән мең сум акча килеп төште. Аңынчы күңелле генә йөргән әни кинәт боегып калды, уйчанланды. Бераздан эзлим — әни бүлмәдә юк. Күршеләргә керсәм, мендәргә капланып елап ята. Шулчакта әйтте ул: «Әтиең исән, тик, зинһар, аның турында сорашма», — диде. Мин исемен белергә теләдем: «Кем ул, кайда ул?»— дидем, әйтмәде. Әни аның исемен әйткән булса, ихтимал, нәрсә булса да кылган булыр идем.
  Рәхилә. Нәрсә?
  Тәлгать. Мин аны, мин анымы... Әнине шулай җәберләгән өчен, мин аны... (Тәлгаты уен әйтә алмый, әстәлгә каплана. Бераздан башын күтәрә, Сәлимгә текәлә.) Сәлим абый, аның аркасында әни күпме газап кичерде, күпме яшь түкте. Әниемнең шулкадәр иртә кабергә керүен мин аннан гына күрәм.
  Барысы да тынып кала.
  Ярый әле, җибәргән мең сумын әни үзенә кире салды.
  Сәлим. Нигә?
  Тәлгать. Безгә сәдака кирәкми.
  Камилә. Я, бетерегез инде.
  Сәлим. Алай...
  Авыр тынлык.
  Ашау ягыннан кысынкылык күрмәгәнсездер ич?
  Тәлгать. Төрле чак булды инде.
  Рәхилә. Акчагыз җитә идеме?
  Тәлгать. Акчаның җиткән чагы буламыни?
  Рәхилә. Димәк... мотоцикл алырга кызыксаң, акчаң булмас иде?
  Тәлгать. Һе... Мотоцикл!
  Галстук Тәлгатьнең муенын буа, ахры. Ул аны сала да урындыкка ыргытмак- чы була, ләкин ыргытмый, бүлмәсенә алып кереп китә. Рәхилә аның артын- нан керә. Сәлимнең башы салынган, ул газаплы уй кичерә. Камилә аның өчен борчыла.
  Камилә. Сәлим, Сәлим дим! (Сәлим дәшми.) Синең шул булыр инде. Һәр сүзне йөрәгеңә якын алмасаң ярамый торгандыр. Болай булмый ич инде, Тәлгатькә дөресен сөйләп бирергә кирәк. Бәлки, аңлар...
  Үз-үзеңне генә бетерәсең.
  Сәлим. Әнисен ничек ташлап рәнҗетүемне сөйләп бирергәме?
  «Мин яшь чакта тормышка җиңел караганмын, гафу ит, йөрәгемә акылым баш була алмады» дияргәме? Әйе, Тәлгатькә барысын да сөйләргә кирәк, беләм, әмма телем күтәрелми. Аның алдында, әнисе алдында гаебем зур. Сөйләргә мөмкин, Камилә, ләкин акланырга мөмкин түгел.
  Камилә. Ничек кенә булса да, Тәлгатькә сөйләп бирергә кирәк бит инде.
  Сәлим. Кирәк, әлбәттә, кирәк. Әмма сүзләр ялганмый.
  Камилә. Үз малаеңа үзеңнең әти икәнлегеңне әйтә алма, имеш!
  Яныңа килгәч тә... (Кухняга уза.)
  Сәлим. Әйе, хәзер ул минем янда. Ләкин ике арада — упкын.
  Сәлим чыгып китә. Бүлмәдән Рәхилә чыга. Анын артыннан Тәлгать күренә.
  Рәхилә (өзгәләнеп ). Шаяра торган чакмы, Тәлгать, кадерлем...
  Тәлгать. Кемгә — кадерлем, кемгә — просто Тәлгать.
  Рәхилә. Сиңа укырга кирәк, эшләргә кайчан да өлгерерсең, качмас.
  Тәлгать. Сиңа сорау бирергә мөмкинме?
  Рәхилә. Рәхим ит.
  Тәлгать. Берне авырнымы, әллә икене җиңелнеме?
  Рәхилә. Икене бир.
  Тәлгать. Рәхилә матур киенсен өчен, тәмле ашасын өчен, кемнәр эшләргә тиеш сон? (Рәхилә җавап бирми.)
  Рәхилә (ихлас күңелдән). Беләсеңме, Тәлгать, без бит юллар чатында торабыз. Алдыбызда төрле юллар. Кайсысыннан китсәк, шул безнең гомер юлыбыз булачак. Аңла син: без хәзер язмышыбызны хәл итәбез.
  Тәлгать. Мин әшләргә булдым.
  Миңа әнием васыять итеп әйтеп калдырды: улым, хезмәтне ярат, диде ул. Әш сөйсәң, бәхетле булырсың, диде.
  Рәхилә. Тәлгать, киләчәгебез турында уйларга кирәк. Китик Казанга, керик укырга. Икәү бергә лекциягә йөрербез. Бергә дәрес әзерләрбез. Кичләребезне бергәләп уздырырбыз.
  Тәлгать. Без биредә дә бергә була алабыз. Бергә эшкә йөрербез, бергәләп укырбыз
  Рәхилә. Син мине тыңларга теләмисең.
  Тәлгать. Син дә мине тыңламыйсың ич.
  Рәхилә. Булдыра алмыйм, авылда кала алмыйм.
  Тәлгать. Ах, Рәхилә, син белмисең... һәр эшнең үз тәме була.
  Табигать кочагында кояш белән торып, басуга китәсең. Йөрәгең шундый бер ләззәтле хис белән тула, күңелгә шундый рәхәт... Аны сөйләп кенә аңлатып булмый, аны үзең татып карарга кирәк... Яратам мин,
  Рәхилә, терлекне. Мин әле бала чакта ук, үзебез торган авылның карт көтүчесенә ияреп, басуга чыккалый идем... Мәктәптә мин түгәрәккә йөрдем. Без анда үләннәр өйрәндек. Беләсеңме, һәр үләннең үзенә генә хас сыйфаты була икән. Сыер бер төрлесен ашаса, сөте тәмлерәк була, икенче төрлесеннән сөте күбрәк була. Ә миңа аларны өйрәнергә кирәк!
  Рәхилә. Күрәм: түгәрәк җитәкчегез сине үз кулына нык алган икән.
  Тәлгать. Ул минем әнием иде.
  Рәхилә (кискен). Теләсә нәрсә диген, мин сине ул юлдан җибәрмим. Көтү көтәргә мин сиңа рөхсәт бирмим. Бел менә, бирмим!
  Тәлгаты. Ничек бирмәссен икән? Нишләрсең?
  Рәхилә. Нишләрмендер — белмим, әмма ирек куймам!
  Тәлгать (Рәхиләгә карап торгач ). Аңламыйм мин сине.
  Рәхилә. Аңламыйсың шул. Һай, аңласаң! Ай, аңласаң! Нишлим соң, тагын нинди сүзләр табыйм? Тәлгать... Синең әллә бөтенләй йөрәгең юкмы?! Син соң... (Әйтеп бетерми.) Әй, сиңа сөйләдең ни, сөйләмәдең ни. (Өзгәләнеп.) Кал шунда хайваннарың арасында. Кал, югал. Бер дә кызганмыйм, ичмасам.
  Тәлгать. Мин кызгануга мохтаҗ түгел! (Бүлмәгә кереп китмәкче була.)
  Рәхилә (йөрәге белән әрнеп кычкыра ). Тәлгать!
  Тәлгать туктала, борыла, Рәхилә янына килә, ике беләгеннән тотып, күзләренә текәлә. Шулай алар бер-берсенә шактый гына карашып торалар.
  
You have read 1 text from Tatar literature.