Latin

Бер Күбәләк

Total number of words is 2228
Total number of unique words is 1180
43.5 of words are in the 2000 most common words
59.0 of words are in the 5000 most common words
67.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Инар, әтисе белән кулга-кул тотынып, урмаң, сукмагыннан атлый. Җәйге иртә искиткеч җил юк, сукмак буендагы пәһлеван наратлар тантаналы тынлыкта. Алар арасыннан, туп-туры булып, иртәнге кояшның саф алтын нурлары сузылган, һәркайда ниндидер күтәренкелек. Инарның күңелендә дә ул үзе дә аңлап бетермәгән яна хисләр, дулкынлану. Бүгең бит көне нинди аның! Ике ел буена, дүртенче классны укып бетергәнче көтте Инар бу көнне.
Бүген алар әтисе белән йокыдан иртүк тордылар, салкын һавада бик әйбәтләп гимнастика ясадылар. Аннан кухнядагы электрон пешекчегә бер көнгә җитәрлек калорияле ризыклар пешерергә меню язып бирделәр. Акыллы машина, әйтерсең лә, кешеләрдәге тантананы сизенгән, ашны һәм өчпочмакны искитмәле итеп пешергән иде. Инар белән әтисе, әниләрен таңга калдырып, берьюлы ике кешелек ашны ялт итеп куйдылар. Чөнки бүген кичкә чаклы кабат ашау эләкмәскә дә мөмкин.
Инарның әтисе астына ике кеше сыярлык дәү зонтик һәм үзенең озын күзәтү торбасын алды. Шуннан кала нинди дә булса кирәк-ярак яисә корал алу катгый тыела иде. Әниләре аларны капка төбенә кадәр озата чыкты. Инарны күкрәгенә кысып, чәчләреннән сыйпады.
— Сез анда бик сак булыгыз. Карап кына йөрегез! — дип кисәтте ул.
— Тыңлыйбыз! Карап кына йөрергә! — диделәр Инар белән әтисе күңелле итеп һәм алга атладылар.
Алай да поселокны чыгып киткәнче бер хәл Инарның яхшы кәефенә күләгә төшерә язды. Бу зур гына поселок үзе урман-парк эченә урнашкан, биредә моннан ике чакрымдагы тикшеренү институтында эшләүче фәнни хезмәткәрләр яши. Бер катлы иркен йортлар барысы да яшеллеккә күмелгән. Урам да бер генә яклы, капка төпләреннән үк урман башланып китә.
Үзләреннән өченче йортның рәшәткә турысына җитүгә Инар чия куаклары арасыннан гаугалы авазлар ишетеп. кплды һәм шунда ук танып та алды. Биредә Инсан абый белән Инсафия апа торалар, аларның улы Нияз — Инарның дус малае. Инсан абый үзе гел елмая торган әйбәт кеше, әмма менә Инсафия апа... Инсафия апа исә Ниязны гел өйрәтеп, аның иреген чикләп, хәтта тиргәп тә тора. Кайчак ул, Ниязны каршысына бастырып, сәгать буе вәгазь укый. Аньщ хәтта Инарга да берничә тапкыр болай дигәне бар:
— Мин сезнең күршегездә генә булсаммы... Сиңа да иркенләп йөрергә бирмәс идем...
Менә хәзер дә Инсафия апаның ямьсез, ниндидер кытыршы тавышы ишетелә:
— Син нәрсә? Бәрәңгене шалканнан аера белмисеңме
әллә?
— Әни, шалкан да түгел, ачы торма бит бу,—дип аклана Нияз.
Инар үзе бик матур, нәфис йөзле, әмма тәкәббер, озынча күзләренең карашы белән үк сине көйдереп алырга сәләтле Инсафия апаны күз алдына китерде. Шул апа күршеңдә яшәп, көн саен аны күрәсен, булса... Бу уйдан малайның арка җекләре чемердәп куйды.
— Айн, гайн, фа, каф! — диде ул телләр белгече булган мәрхүм бабасының яраткан әйтемен кабатлап һәм шунда ук әтисен куып та җитте. Әлегә Инар бу сүз тезмәсенең мәгънәсен белми, әмма аны кычкырып әйтсә, һәрвакыт күңеле күтәрелеп, ямьсез уйлардан арынып китә.
Менә поселок артта калды. Тагын бер чакрым чамасы баргач, агачлар арасыннан пеләш түбәле калкулык күренде. Инар белән әтисе шул калкулык өстенә күтәрелделәр. Биредә асфальт түшәлгән киң мәйдан бар, ә мәйдан уртасында тәбәнәк кенә, бернинди тәрәзәсе булмаган, ялпак түбәле бина калкып тора иде.
Ә беләсезме, шушы бернинди бизәксез, бик гади генә бина эчендә нәрсә бар? Егерме беренче гасырдагы Кешелек Фикере иҗат иткән иң зур могҗиза — Вакыт машинасы урнашкан бу бина эчендә, һәм хәзер Инар, әтисе белән бергәләп, бик еракта калган үткән заманнарга сәяхәткә китә! Бу сәяхәт нибары ике сәгатькә сузыла һәм анда нибары ике кеше катнаша. Шуңа күрә дә бу сәяхәткә чыгу бәхетен еллар буе көтәргә туры килә.
Үткән заманга сәяхәт итүчеләр алдына катгый таләпләр куела. Ул заманның җанварларына һәм үсемлекләренә зыян китерә алырдай бернинди корал алып бармаска.
Үткән заман җирлегендәге бер генә үсемлеккә дә, нәни бөҗәккә дә кагылырга ярамый. Шулай ук үткән заманнан үзең белән нинди дә булса берәр әйбер, әйтик, үсемлек яфрагы, таш кисәге, кабырчык кына булса да алып кайту тыела.
Биредә Инарларны көтәләр иде инде, күрәсең. Алар килеп җитүгә бинаның.ишеге ачылып китте һәм аннан яшь кенә, бик матур бер апа килеп чыкты.
— Рәхим итегез! — диде ул искиткеч ягымлы тавыш белән.
Барысы да көндәлек тормыштагыча гап-гади иде. Алай да баскычтан күтәрелгәндә Инарның күкрәген тутырып, дулкынлану килде. Граниттан кисеп ясалгандай чем-кара ишектән кереп киткәнче ул беразга тукталып, як-ягына каранып торды. Калкулык түбәсеннән офык күренә иде. Әнә, яшел бөдрә дулкыннары белән-кабарып, тирә-юньгә урман җәелеп киткән. Офык читендә, тигез өслеге белән көмешләнеп, киң елга күренә. Аның горур күкрәгендә ап-ак болытлар. Әнә анда, яшел бөдрәлекләр арасында, тугая поселокның тәрәзәләре күренәләр. Алар көләч тә һәм бераз моңсу да төсле. Искиткеч матур, гүзәл шул ул туган як!
Эчкә үттеләр. Биек үкчәле түфлиләре белән керт-керт басып теге матур апа аларны бина буйлап алып китте. Башта ингаляция кабинетына кереп, сулыш юлларын һәртөрле инфекциядән һәм вируслардан тазарттылар, махсус бүлмәдә өс киемнәрен сафландырдылар. Аннан тагын озын коридор буйлап бардылар. Калын стеналар артында тонык гүләү ишетелә; ниндидер, куәтле машиналар эшли иде, күрәсең. Коридорның аргы башында тар гына ишек күренә, аның өсетнә утлы хәрефләр белән «Үткән заманга лифт» дип язылган иде. Ишек янына җитәрәк теге апа тукталып калды.
— Хәерле юл сезгә! Сак булыгыз, исән-имин әйләнеп кайтыгыз! — диде ул.
Ә безнең сәяхәтчеләрне лифтчы каршы алды. Ул тоташ ап-ак киемнән, хәтта йөзе дә ак битлек белән капланган иде. Битлектәге уемнар артындагы күзләре белән ул сәяхәтчеләргә текәлеп һәм сынап карады.
— Гражданнар Артур Булатов һәм аның улы Инар Бу-латов! Сез хәзер үткән заманнарга, Җир әнкәбезнең бик борынгы тарихына сәяхәткә китәчәксез! — диде ул кырыс һәм тантаналы итеп.— Сез моңа әзерме?
— Без моңа әзер!—диде тегеләр икесе берьюлы.
— Иң мөһиме, дусларым, табигать! — диде лифтчы имән бармагы белән каядыр күккә күрсәтеп.— Табигатькә чиксез ихтирам белән карый белү. Анда баргач бик сак һәм намуслы булырга. Үзеңнең бу дөньяда иң югары интеллект икәнеңне онытмаска. Ул заманнардагы шырпының да бүгенге көнгә чын бүрәнәгә әйләнеп килү ихтималын фән инкарь итми. Киресенчә, яклап кына чыга. Бумеранг, дусларым! Табигатьтәге бумеранг эффектын бер генә минутка да онытырга ярамый! Үткән заман табигатенә нәни генә үзгореш кертү дә безнең көннәргә кадәр бетен бер борылыш, хәтта фаҗигалы нәтиҗә белән килеп җитәргә бик мөмкин. Менә монысын истән чыгара күрмәгез! Бер генә минутка да!—диде лифтчы һәм кулын күтәрде.—-Хәерле юл сезгә!
Йомшак кына гөжелдәп лифт ишеге ачылды. Безнең сәяхәтчеләр эчкә үттеләр һәм шунда ук дөм караңгылык аларны үз кочагына алды. Аннан соң барысы да шундый гади һәм шулкадәр тиз булды ки, Инар чын-чынлап куркырга да өлгерми калды. Башта реактив двигатель эшләгәндәй нечкә генә сызгыру ишетелде, борынга әчкелтем ис бәрелде. Аннары лифт кабинасын, ниндидер ташлар өстеннән сөйрәп баргандай, яхшы ук селкетеп, дөбердәтеп алды. Кинәт барысы да тынды һәм шунда ук кабинаның ишеге ачылып та китте. Инар белән әтисе кабинадан буш урынга атлап чыктылар. Инар белән әтисе дистәләрчә гасыр вакытларны кирегә үтеп, әллә кайчан артта калган заманнарга атлап чыктылар!
Алар алган иң беренче тәэсир: күк йөзе, ничектер, тагын да биегәеп, киңәеп киткән сыман, искиткеч чиста зәңгәрлек; анда кабарынкы, салмак, купшы болытлар йөзә иде. Кояш та тагын да яктырак сыман. Ә менә көн шактый салкыича һәм җиләс, һава исе шулкадәр саф иде ки, сәяхәтчеләрнең башы әйләнеп китте.
Зиһеннәрең аз гына җыйнап алуга Инар белән әтисе зур кызыксыну белән тирә-якпы күзәтә башладылар. Әлбәттә инде, калкулык түбәсендәге асфальт түшәлгән мәйдан һәм бинаның эзе дә юк иде. Урыны, күрәсең, шул ук, калкулыкның үзенчәлекле бөкресе сизелә, ә менә түбәсе һич тә тигез түгел, анда зреле-ваклы ташлар чәчелеп ята. Алар арасын үлән түгел, ә тәбәнәк мүк каплаган. Шулай да тирә-якта камышсыман кыяклы үләннәр һәм шактый эре, бик ачык төсле чәчәкләр дә күренгәли иде. Ә гомумән алганда үткән заманның табигате шактый ярлы, күңелсез һәм көчсез кебек тоела иде.
Калкулыкның тирә-ягындагы урман да бөтенләй икенче, анда шәмдәй төз һәм биек, шыңгырдап торган наратлар түгел, ә тәбәнәк, зәгыйфь һәм кәкре-бөкре каеннар гына үсә; алары да бик сирәк. Бернинди юллар, тар гына да булса сукмаклар, каралтылар да, бу тирәдә кеше яшәвен белдерткән билгеләр дә күренми. Ерактагы киң елга үз юлыннан ага сыман, әмма аның ярлары шәп-шәрә, сөзәк һәм.сазлыклы кебек. Ә поселок урнашкан урында исә ниндидер бөкре, ап-ак калкулыклар күтәрелеп тора. Үткән заман күренешләре менә шулай иде.
Алай да безнең сәяхәтчеләр бу күренешләрне дулкынлану белән күзәттеләр. Әйтерең генә бармы,—үткән заман. Беренче булып Инар сүз башлады.
— Әти, ә болары нәрсә икән? — диде ул, поселок урынындагы ак калкулыкларны күрсәтеп.
— Алар җирдәге бозлану калдыклары булса кирәк. Түбәнлекле урында бозлар җәй көне дә эремәгән. Без чама белән егерм е мең ел үткән заманга, соңгы бозлану чорының азагына туры килдек ахры, улым,— диде әтисе.
— Бу тирәдә борынгы кешеләр булырга мөмкинме?
— Ал арның булуы бик икеле. Кешеләр бозлану калдыклары янында ук яшәмәгәннәрдер. Кем белә, якын-тирәдә тау куышы булса гына инде.
— Әти! Ә... ерткыч җанварлар юк микән?
— М енэ аларның булуы бик ихтимал. Безгә кабинадан ерак китеп йөрергә ярамас, улым. Син һәрвакыт минем янымда булырга тырыш,— диде әтисе һәм күзәтү торбасын күзләренә куеп, тирә-якны күзәтә башлады.
Ә Инарның якын-тирәдә генә булса да йөреп киләсе, үткән заманның кошларын, күбәләкләрен, бөҗәкләрен генә булса да күрәсе килә иде. Ничек инде, үткән заманга бар да, әти итәгенә ябышып, берни күрми тор...
— Әти, мин әнә теге таш янына гына барып килим әле,— диде Инар.
— Бар, улым. Әмма ерак китеп йөрисе түгел. Аз гына куркынычлы хәл сизәсең икән, шунда ук кабинага таба йөгер. Килештекме? — диде әтисе күзләрен торбадан алмыйча гына. Ул, геофизик кеш е, ниләрдер күзәтә, блокнотына да нидер язып куя иде.
Инар таш янына килеп чүгәләде. Ә анда, мүк өстендә, гаҗәеп бер күбәләк утыра иде. Безнең заман күбәләкләреннән ике тапкыр дәү, канатларына искиткеч матур бизәкләр төшкән, ә гәүдәсе йонлач. Их, тотып алсаң икән аны! Алып кайтып иптәш малайларга да күрсәтсәң икән... Бу эш катгый тыелган шул, ярамый... Тукта, ә ник ярамый әле? Б ер күбәләк, нибары бер күбәләк. Аннан гына нәрсә булсын ди инде. Бер бөҗәкне тотып алудан табигатькә ниндидер зыян килергә яисә анда берәр үзгәреш булуы мөмкинме? Әйтергә көлке бит бу... Җитмәсә, Инарның кесәсендә чикерткәләр сала торган балыкчы тартмасы да бар.
һәм Инар тәвәккәлләде. Яшертен бер эш эшләргә җыенган кешедәй, як-ягына каранып алды да тиз генә җиргә чүгәләде. Мөгаен туры китереп теге баһадир күбәләкне кепкасы белән каплады. Шунда һич көтелмәгән хәл булды. Инар ялгыш сөртенеп китте һәм үзе дә кепкасы өстенә егылды. Ул кепкасын күтәреп караганда теге бичара күбәләк инде яньчелеп беткән, озын мыекларын калтыратып, җан-тәслим кылып ята иде. Ах, булмады бит әле бу... Шунда Инар янәшәдә генә тагын бер нәкъ шундый матур күбәләк күреп алды. Аны ялт кына кепкасы белән капламакчы иде дә, тегесе очып китте һәм янәшәдәге кәкре каенга кунды. Инар каен ботагына үрелеп аны үзенә таба тартмакчы иде, ботак шартлап кәүсәдән аерылып та чыкты. Инарның коты алынды; ул тиз генә әтисенә борылып карады. Уф, ярый әле, әтисе күрмәгән... Әтисе һаман шул күзәтүендә иде.
Ә күбәләк инде икенче ботакта искитмәле бизәкләре белән кызыктырып утыра иде. Шунда безнең Инарда бо-, рынгы аучы бабаларыбызның кыргый инстинкты уянды. Ул үзенең инде егерме мең ел артта калган заманда икәнен дә, бу сәяхәттәге барлык кагыйдә һәм тыюларны да, хәтта якында гына ерткыч җанварлар булу ихтималын да - онытып җибәрде. Ул хәзер аучы, ә ул аучыга күбәләкләр кирәк иде. Инар теге күбәләккә ташланды, тагын берничә кәкре каенны сындырса сындырды, әмма үзенең корбанын эләктереп алды. Ә ул күбәләкләр аңа тагын кирәк иде әле. Классташлары Ниязга, Динәгә...
Инар әрле-бирле чапты. Ниндидер үсемлекләрне таптады, ялгыш кына тагын берничә күбәләкне һәлак итте. Менә, ниһаять, Ниязга булды. Хәзер инде Динәгә кирәк...
Дүртенче классны бишле билгеләренә генә тәмамлаган, бөтен мәктәптә алдынгы укучы, үрнәк пионер Инар Була-товны бу шөгыленнән бөтен дөньяны тетрәтеп күк күкрәгән аваз туктатты. Әлләни арада гына офыкта кап-кара болытлар кабарган, алар кайный-кайный өермәләнәләр, зур тизлек белән бир егэ якынлашалар иде. Их, бая гына нинди ямьле көн иде бит. Каян килеп чыкты соң әле бу афәт.
Әмма борынгы заманның яшенле яңгыры астында калу ихтималы турында уйларга да куркыныч иде... Инар табышы салынган тартманы куен кесәсенә тыкты да җәтрәк әтисе янына йөгерде. Ә ул, ерактан ук кул изәп, үзе дә аны көтә иде инде. Алар кабинага кереп кенә өлгерделәр, болытлар шунда ук килеп тә җитте. Менә кабина түбәсенә беренче эре тамчылар бәрелде. Еландай бөгәрләнеп зәп-зәңгәр яшен чалтыратып җибәрде. Бу яңгырның тиз генә үтәсенә бернинди өмет юк иде. Әтисе җәтрәк «кире кайту» дигән төймәгә басты. Кайту юлы алай ансат кына түгел иде, күрәсең, кабина шунда ук бик нык калтырана башлады.
...Караңгы кабинадан якты коридорга чыгу белән Инар үзендә ниндидер бер шом сизенде, хәтта куркып китте. Озын коридор да, бина эче дә ниндидер үзгәреш кичергән, ямьсезләнгән кебек тоелды аңа. Ә иң гаҗәбе, аларны әле генә искитмәле елмаюы белән озатып калган яшь һәм матур апа түгел, ә йөзе җыерчыкланып беткән, борын астына кара төкләр үскән бер әби каршы алды. Безнең сәяхәтчеләр, аптырап, бер-берсенә карап алдылар, тукталып
калдылар.
— Яле, нәрсә тукталып калдыгыз? Әллә анда берәр нәрсәгезне онытып калдырдыгызмы, югыйсә? — диде бу әби ризасызлык белдергән шыгырдык тавышы белән.
— Сезне... алыштырып куйдылар мәллә, апа? Әле бая гына монда бөтенләй икенче кеше иде бит...— диде Инар эчке- курку һәм нидер сизенү белән.
— Кем алыштырсын мине? Ни өчен алыштырып куярга тиешләр әле мине? Утыз ел биредә зур төгәллек күрсәтеп эшлим бит мин. Син, үскәнем, сүзеңне үлчәп сөйләш! — дип кисәтте әби инде ачулана ук башлап һәм өстәп куйды.— Әйдәгез, атлый бирегез! Монда озак тору рөхсәт ителми.
Әтисе белән Инар тар коридорны үтеп ишегалдына чыктылар һәм... тагын икесе дә тораташтай катып калдылар. Алар ике сәгатьлек сәяхәттә булган арада дөнья үзгәргән, коточкыч үзгәргән иде. Дөнья бөтенләй дә танымаслык иде! Калкулыкның тирә-ягында бернинди урман-парк та, асфальт юллар да юк, калкулыкның тирә-ягында ком чүле җәелеп ята иде. Бу чүлдә анда-санда әремнәр һәм саргаеп беткән үләннәр генә күренә иде...
Әтисе берни дә әйтә алмый, үзе чиксез аптыраган кыяфәттә бер Инарга, бер тирә-якка карый иде. Ә ү.че.идо ниндидер гаеп сизенгән Инарның йөрәге урыныннан купты. Ул әтисен артта калдырып, аз гына беленеп торган сукмактан түбәнгә, поселокка таба йөгерде. Поселок үз урынында, әмма аның йортлары бөтенләй икенче, ялт итксш матур йортлар урынында саманнан салынган тәбәнәк, кысан йортлар утыра иде. Ул йортлар янында зәгыйфь кенә куаклар үсә, кешеләр исә арыклар чистартып маташалар.
Инар ары йөгерде. Менә ул үзләренең өйләренә якынлашты һәм... шунда тукталып калды. Алар капкасы белән янәшәдәге капка төбендә, куллары белән биленә таянып, Инсафия апа басып тора иде.
You have read 1 text from Tatar literature.