Latin

Бер Кашык Бал Эзләп

Total number of words is 3924
Total number of unique words is 1955
31.1 of words are in the 2000 most common words
42.9 of words are in the 5000 most common words
49.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Самавыр җырына йокыдан уянып китүме?
Һо! Белмәгәннәр белсен: шаулап җырлаган самавыр тавышына уянып, торырга иренеп яту – дөнья рәхәте ул!
Уянып китәсең. Уянганда ук сизәсең: рәхәт! Җылы1 йокы туйган... торырга кирәкми, чөнки барасы җирең юк.
Өй эче караңгы. Мичтән чыккан яктылык кына аш бүлмәсен яктырта. Аннан җылы нурлар килә. әниең анда чаж-чож коймак коя. Стенада аның шәүләсе. Тыштан буран улаган тавышлар кергәли.
Шул мәслихәтин рәхәтлектән изерисең. Сабыйсың бит – бераздан йокы белән уяулык арасындагы уртак бер халәткә кңчәсең. Йоклап та китә алмыйсың, чөнки йокың туйган, тора да алмыйсың - әле иртә, иренеп, киерелеп-сузылып ятасы килә.
Шулай әллә озак, әллә мизгел яткач, әниеңнең “Тор, улым, ялкаулык үрцетеп ятма” дигәненә тагын бер кат уянасың. Хәзер инде тора алмыйсың – йокы туймаган кебек...
- Син дим, әдә тыр инде, тыр! Ишетмисеңме әллә - самавыр шаунап утыра бит?!
Ул “син” – син инде. Тик сиңа җитмештән узган. әниең күптән мәрхүм. Самавыр тирәсендәге дирижер – синең гомер кичергән карчыгың. Син – Гамил карт.
- И-эх! Эх-ех-ех! Гымерләр диген син, ә!
Самавыр кайнап чыккан. Өстәлгә әзерләнгән. Чынаяклар бастырылган. Нурҗиһан чәй ясый.
Юк, бу, чынлап та, бала чагың тегел, бу – картлык кенең шул инде.
Сүзсез генә карават почмагы белән өстәл арасындагы гомерлек урынга кереп утырыла.
- Нәрсә дип шул чашкы асларын әлләницә кат серткәлисең сың инде? Тишеп цыгарасың лабаса!
Кеткелдәшеп алалар.
- Бал беткән иде бит әле, атасы. Эцәсеңме былай гына? Берәр нәстә белән генә дим...
Эчәме соң? Эрәзе Гамил балсыз чәй эчә инде!?
- Ярар, әлсәк, атасы... Цәеңне бер-ике эргәли тыр. Мин шыңгинчы Гаслимәдән бал алып цыгырмын...
***
Нурҗи килеп кергәндә, Гаслимә, радиосын тутырып ачып куйган да, иртәнге гимнастика музыкасына туры китереп, сепарат көйләп маташа иде. Ай-һай, иртәләгән бу беген. Тагы берәр яры барырга исәбедер: йә Чәтерәнгә, йә районга уктыр.
- Иртә булмас әле! – дип каршы алды аны Гаслимә. – Маһирә белән Шәҗәрә кергинче
үземнекен аертып куермын дигән идем. Атусәк Маһирәнең... әдәле, Нурҗиян, эстәлгә якынрак утыр, берәр чашкы чәй бәрә тырырбыз.
Кулларының берсе сепарат барабанының тәлинкәләрен тезә, икенчесе чашкаларга чәй агыза.
- ... минәтәм, Маһирәнең сете салкын була да, барабангы май күп туладыр ахырысы.
Аертып булмый башлый. Интегеп бетәм.
Чәй эчелә ул. Ашыкканда да эчелә. Чәй артында сүзе дә табыла. Темасына бер кергәч,
“заочно” Маһирәнең тетмәсен тетеп алдылар: ялкаулыгы да бар инде анысы – сетен йылытып керергә дә иренә бит, ә? Мында аның эчен аерым сепарат барабаны тыталар диеп беләмедер. Гитмәсә, малакай гынам, бер үзенә эч сыер тыта бит!
- Сыерларыннан уңды инде анысы...
- Ы-ы шул, уңды...
- Кетүдән катьканда юл буе имчәкләреннән сет ага ди...
- Ы-ы шул, шылай ди.
- Алла ярдәм бирсен инде үзенә!
- Ы-ы шул, бик җиңел тегелдер.
- Нәрсә диеп шының хатьлек асрыйдыр терлекне?
- Әтмә дә инде...
Нурҗиһанның чәйләп тырырга вакыты булмаса да, ул монда бер кашык бал сорап торырга гына кергән булса да, тагын бер чашка эчелә чәй. Сүз Маһирәнең шәһәрдәге балаларына барып чыга. Нигә булсын, өч сыерның сәбәбе анда бит! Аналарын шылай, зоотех Шәмәй
әйтмешли, “эксплутутлаучы” балаларның башы авылда болай да еш яәйнәлә, телгә бер кереп эләккәч, тагын чәйнәлә инде:
- Магниттагы кызы, кем әле, катькан димедер...
- Ы-ы шул, Фахирәсе...
- Үзе генә диме?
- Шылай ди бугай.
- Нәрсә, әллә аерылып катЬкан диме әллә?
- Үзе генә булгач, шылайдыр инде, күрәсең.
- Әдәле, Нурҗиян, капкала әле каймагын да...
Юк, Нурҗинең чәйләп тырырга вакыты юк. Ул бит бер кашык бал сырап кына кергән иде.
“Тегесе” балсыз эчәлми бит аның.
- Картайган саен капризлана бара, тач бала-чага инде.
- Ярар, ярар, балым ерак тегел. Чәенә дә элгерерсең, бал да алып чыгырсың. Аңгинчы гына елап утырмас әле...
Ясап куйган чәй эчелә ул.
- Чәе яхшы чыккан. Бу теге юлы Яңкаладан алган идем дигән чәеңме?
- Шул, ы-ы!
Шул вакыт ишектән Маһирә тавышы килеп керә. Үзе юк әле ул, үзе теге яктан ишекне ачырга гына үрелгән булыр, ә тавышы кереп җиткән. Гадәте шул аның: килеп керә, ишек артында чакта ук беренче җөмләсенең беренче яртысын сөйләп бетергән була инде, башкалар белән исәнләшкәнче бер хикәясен тәмамлап та өлгерә.
- ... кебек дип тә әтергә белмим. Кап-кара бит, кап-кара! Керән йә җирән генә дә тегел, кап-кара! Шайтан кебек, тач шайтан инде мына – кап-кара. Ул ямьсезлекләре! Ул кыркынычлыгы!
Нурҗиһан белән Гаслимәгә аның кемнән шулай куркуы, нәрсә турында сөйләве әлегә караңгы. Алар чәй шүпердәтәләр. Өстәлгә тагын бер пар чашка чыга. Чәй агызыла.
- ... кай җиренәдер, белмим. Кызыгырлык тешен. минәтәм. Иреннәре, нәстә хатьлек диим икән, чабата хатьлектер, салынып тешкән. Авызын бер ерса, тешләрен бер ыржайтса, астыңа гибәрерсең. “Кәндиләрнең тепчек Ләйсәрияләре нигергә кияүгә чыккан икән” дигәнне ишетсәм дә, ышанмаган идем. Күрдем, малакай гынам, үз күзләремә ышандым хазер.
Ниһаять, Гаслимә белән Нурҗигә дә барып җитә: сүз негр кияү турында бара икән.
- Әдәле, Маһирә, бер генә чашкы...
- Әй, Гаслимә апа, чәйләп кенә чыккан идем ләсә. Рахмәт! Ю-ук, эчеп тырмыйм...
Үзе шулай сөйләнә, ә үзе өстәлгә тартыла, ясалган чәйне үзенә таба шудырып китерә, эчә башлый.
- Кыймагымны да кабып карагыз инде!
- Ярар, Гаслимә апа, кирәкми! Әле чәй артыннан тырган гына идем, - дип сөйләнә
Маһирә, - рахмәт! Алла, тәмне булган кыймагың. Ни, мин эчеп тә тырмам дигән идем дә инде...
- Исәннәрмесез!
Шәҗәрә кереп җиткән икән. “Кирәкле кишер яфрагы!” дип уйлап куйды аның турында
Нурҗи, үзе Маһирәнең авызыннан колагын алмады. Ул негрның төс-кыяфәтен тасвирлап бетергән, сепарат казанына үзенең сөтен күтәреп сала да, хикәясен дәвам итә:
- Кызым, минәттем, урысчамы сың, әллә нигерчәме сүләшәсез?.. ни ди... өф-ф! – марля
өстенә бөтерелүче чебеннәргә өрә, - үләт кыргырлары! Алла чебен күп быел, дамы?
Кабахатлар!
- Ы-ы, ы-ы, шыннан нәрсә ди сың?
- Өф, фу заразылар! “Сүләшмибез пока, келешеп кенә тырабыз” ди. Келәү!
Бүген дә Маһирәнекен беренче аертырга туры килгәнгә эче пошса да, аны сепарат
әйләндерә башлауга ук оныткан Гаслимә ара-тирә “Кара син,ә!”ләрен, Шәҗәрәнең, яшь чакларда Гамилне үзеннән биздерә язган шул нәзек Шәҗәрәнең якын утыруыннан янбызы кычыта башлаган Нурҗи “ы-ы шул, шылай”ларын кыстыргалый-кыстыргалый сөйләшеп утырдылар. Сөйләүче күбрәк һаман шул Маһирә булды, билгеле. Ул негрны сөйләп туя алмый: аның чәчләре ферма бәрәненеке кебек кыдрә икән, эстендә нәчәнникләрнеке кебек фырт кастюм-чалбар ди, галстугы да бар икән. Сыерчык ыясын, исе-акыллары китеп, ярты сәгать буе күзәткән имеш.
- Аңнамый да икән ул бездә сыерчыкларга ыя ясау гадәте булганны.
Нурҗинең башындагы бер кашык бал кайгысы бөтенләй онытылып китте, кылт итеп
Кәндиләрдә йомышы барлыгы исенә җөште.
Китте Кәндиләргә.
Кәндиләр гомергә начар яшәмәделәр. Өй алдындагы бакчаларыннан ук кемнәр икәнлеге күренеп тора: Әзиаулында бакчада чәчәк үстерү гадәте юк иде – шулардан чыкты; сливаны халык каядыр ерак Көньякларда гына үсә дип белә иде һәм әлегә кадәр беркемнең дә башына аны үстереп карау турында уй кереп карамады - ә аларда үсә,
җимеш бирә; алмагач төбендә төсле тимер чыбыклардан үреп ясалган өстәл һәм урындыклар нәрсә өчен – Кәнди Рафае белән Миннифага, үзләрен черкидән ашата-ашата булса да, кеше күз алдында шәһәрчә чәй эчәр өчен. Өйләре зур. Капкалары кешечә генә түгел – баганалар урынына тимер торбалар, аларның башында Кремль манарасы кебек очлы баш, кызыл йолдызлар. Тимер капка, тимер ишек. Тегендәрәк – тимер гараж.
Ләкин тагын шул яклары бар Кәндиләрнең – үзләрен әллә кемгә санамыйлар. Гадиләр.
Рафигы да шундый, Миннифасы да. Нурҗи аларга үз туганнары кебек кереп йөри. Еш керә. Тартынмыйча керә.
“Кай арада утырып та элгергәннәр, ничек мин күрми калдым икән?” – дип уйлап куйды
Нурҗи, бакча рәшәткәсе аша өстәлдәге кызыл кәгазьле буш шешәне кереп үтешли. Чынлап та, сәер. Ничек Маһирә ишетеп, ишетеп кенәме, күреп диген өлгергән негр кияве белән
Ләйсәрияне Нурҗи сизми калган? Аннары, шындый зур хабәрне Миннифа нишләп анарга, иң якын ахириенә, әтмиче түзде икән сың? Юктыр, ышамыйдыр анарга кызының нигергә кияүгә чыгуы. Шының эчен әллә ни шаунамыйдыр...
Тимер капканың ишек ягын тавышсыз гына ачуын да ачты Нурҗи, барган уңайга инде кереп тә киткән иде диярлек, ләкин капкадан уза алмады, капка ябуны онытты, чөнки... йорт уртасында... теге ни... кап-кара... шайтан да икән! Негр басып тора иде. Теп-тере бит! Шыны күр дә, имеш, исең китмиче генә басып тырып кара! Катты да калды Нурҗи.
Ну, кешеме сың инде бу? Кеше кебек үзе – ике аяклы, ике куллы, авызы, бырыны бар, күзләре үз урынында. Бер дә хайванга ышамаган да кебек. Ну, барыбер адәм заты диеп тә әтергә әллә ничек.
Ап-ак спорт киеменнән кап-кара негр ап-ак диярлек сары чәчле Ләйсәрияне бер кулы белән биленнән кочаклаган, икенче кулына чалгы тоткан. Икесенең дә күзләре абзар ягындагы машинага төбәлгән.
Капка ачылгач, карашларын Нурҗигә бордылар. Нурҗи машинага карады. Нишләп анда текәлгәннәр икән дисә - анда икенче бер шундый ук кара кеше карточкага төшергечен тегеләргә төбәп тора икән.
- Ә-һо, Нурҗиян әбика! – Ләйсәрия, йөгереп килеп, Нурҗине эләктереп тә алды, кулыннан өстерәп йорт уртасына тартты.
- Чу, кызым, әстәгафирулла! Туктале, ни... Син дә катькансың икән... Әнәң үдәме сың?
Ләйсәрия ык-мык килде, әнисе турында “белмим” белән генә чикләнде. Аннары негрларга
Нурҗинең кем булуын аңлата башлады:
- Мамканың иң якын падружкысы бу!
“Миннифа юк, ызнач – негр белән бер ызбада утырамы сың, - дип уйланды Нурҗи. – Чыгып киткәндер сәбәп табып”...
Ләйсәрия аңлатканны мөгаен аңламасалар да, негрлар, карчыкка карап, “о, кәй!” диештеләр. Бәлки, апа дигән сүзне беләләрдер дә...
- Кызым, ниме сың... дересме? Шулмы? – диде карчык, ак формалы кара кешегә ишарәләп.
Юк икән, анысы тегел, тегесе, видеокамир күтәреп тыручысы икән. Шынысы икән
Ләйсәриянең булачак кияү заты. Камерасын да дөрес аңлады карчык: димәк, телевизордан күрсәтергә җыеналар. Ләйсәрияне кочаклап торганының, көлә-көлә, аяк астында бөтерелеп йөргән эт баласын күтәреп алуы һәм шуннан үзенең битен ялатуын аңлый да алмады Нурҗи, аңлата да алмас. Анысы гына нәстә, кычык бырынын пеф-пеф өргәләп үпкән иреннәре белән Ләйсәрияне үбүләрен күргәч, йә хыдам, дип сукрана-сукрана галош эченә кергән комны каккалаган булып, күзләрен аяк астына төшерми булдыра алмады ул. Сың, кияү дигәне камир күтәреп авыз йырып тырсын имеш, ә мынысы Ләйсәрияне кепә-кендез... чапыр-чупыр нитсен инде!? Нихаль сың бу?
Ләйсәрия мәш килә, тегеләр белән дә, Нурҗи белән дә аралашып:
- Әй, сэрлар! Нәстә карап каттыгыз, кабартмаларыгызны салындырып? Тешерегез Нурҗиян
әбине видеога, маймыллар! Нурҗиян әби, кил әле мындарак!
“Маймыллары” татарча ләм-мим аңламасалар да, кушканны чамалыйлар төсле – “апа, апа, о кәй” диешә-диешә, авызларын бер дә җәлләмичә ерып, Нурҗи каршына килеп басалар.
- Кызым, әнәң берәр яры чыгып киттеме сың әллә?
- Ахырысы...
- Әтәң складтамы?
- Шындадыр инде!
Тагы нәрсә сырарга сың, чурт? Йә нәрсә булса да сыраштырырга, йә әкертен генә чыгып китү ягын карарга кирәк. Булмас мында бала-чага шикелле маймыл биеткәнне карап тырып...
- Әнәңнең кәзәләре кичә катькан идеме икән, белмисеңме?
- Катьканнар вроде, Нурҗиян апа, тучны белмим.
- Ярар, атусәк, чыгим инде. Хазер кетү дабырга катя башлар, шыннан эзләп карармын.
Кәзәм катьмичы калган иде минем кичәгенәк.
Инде капкага борылып, бер аягы белән чыгып та киткән диярлек иде – арттан кычкырдылар:
- Әй, апа!
Тагын әллә нәрсәдер диделәр - әллә эт теле, әллә негр сөйләме:
- Апа, фольклор!
Катты да калды Нурҗи шул капкада тагы бер кат. “Апа” дип эндәшүләре, һичшиксез, аңа булыр. Ә менә фольклор дигәненә Нурҗинең ни катнашы бар? Шулай да борылып карады.
Туктап калды.
Негр кияү, аның артыннан йөгереп килеп, куып тотты.
- Апа, - ди үзе, сагыз чәйни үзе. – Фольклор апа!
Ну, лыгырдап та күрсәтә бу әзмәвер! Нинди Фальклур апа булсын ул сиңа?! Фольклорны иске-москы киенгән марҗа карчыкларының акырышып-бакырышып җырлап утырулары дип кенә белгән Нурҗи үртәлде бу сүзләрдән. Әй, үртәлде дә инде! Әй, гарьләнде! Әй, хурланды!
Нәстә димәк кели икән бу нигер? Нәрсә, Нурҗине камирга тешәм диеп, авызын салып, йырлап утырыр диеп беләме икән әллә бу тәмуг кисәве? Таптың марҗа! Таптың исерек чуваш катыннары кебек тамак ярып акырып утыручыны! Фу, гынаһ шымныгы! Фу, пырдымсыз!
- Кит әле, кит! Нинди фальклур булсын миннән?! Ыштансыз марҗа диеп белдегезме әллә мине?
Ләйсәрия дә бераз аңлашмыйчарак торган иде, аннары, ниһаять, ул да кысылды:
- Джонни, матурым, стоп! О чем речь бара мында?
- Фольклор, апа, - дип һаман үзенекен такылдады негр. Нурҗига төртеп күрсәтте, камерага ишарәләде, камерасын муенына кыстырып скрипка уйнаган хәрәкәтләр ясады. –
Апа яхыш? О кәй!
Аның изге нияте аңлашуын барысына да аңлашылды. Тик Ләйсәрия Нурҗигә карады да,
үкенгәндәй авыр сулап:
- Әй, Джонно, какуй мында фольклор? Нурҗиян әбине скрипкада уйный белә дисеңме әллә?
Нинди скрипкә у нас? Откуда? Авыл! Панимаешь, де-рев-ня!
Оһ, үпкәләтте ул шул сүзләре белән Нурҗия әбисен, ну, үпкәләтте! Белсә иде икән!
Авыл, имеш! Деряуне, имеш! Бетеннәй бетереп ыргытты.
- Ник әле син мине Джунни кияүгә бетеннәй яманнап ыргыттың? – диде ул, үпкәле ярсу белән Ләйсәриянең бер гаепсез бала күзләренә карап.
Үзенең, гармунда бер уни башласа, бетен марҗаларыңны уздырачагын, бик белгең келәсә, заманында авылда иң ыста гармунчы булганын да әйтми калмады. Гармун булсамы, гармун булса, хазер үк уняп та күрсәтә ул синең малайларыңа.
- Ярар, ачуланма инде, Нурҗиян әби! Үземчә сине яклама гына келәгән идем... Мәле, чәнәп йерерсең рәхатьләнеп, - диде дә Нурҗинең кесәсенә бер уч тутырып сагыз салып куйды. Аннары африканнарга борылды да аңлатырга кереште. - Әй, мистерлар! Нурҗиян
әби скрипкада тегел, гармунда уним ди. Анысы мына былайрак уняла аның, мына былаерак...
Гармун уйнаганча хәрәкәтләр ясап сузылды, күзләрен йомды, чыраен моңландырды. Уңга сузылды, сулга чайкалды. “Ля-ля-ла-а!” дип ыңгырашты. Шул кадәр тырышып аңлатканны да аңламассың...
- О, ес, ес! – диеште негрлар. Аңладылар. Елмаештылар. “Во!” дигәндәй бармаклары белән үзләренчә канәгатьлек билгесе күрсәттеләр. Шуннан соң Джонниның дусты өйгә кереп китте һәм - әллә кайчан чамалап куйганмыни! – гармун күтәреп килеп тә чыкты.
План-фәлән төзеп, сценарий-мазар язып мәтәшмәделәр, тиз генә машинага Нурҗине, чалгыны, гармунны, Ләйсәрияне тыктылар. Үзләре алгы урыннарга кереп урнаштылар.
Шуңа исе-акылы китеп барды Нурҗинең: маймылга ышаган шул африканнар да машина йеретә белә! Ызнач, укымышлы каһәрләр! Мына маймыл кавымы диген син аларны! Мына келеп йере шылардан! Кая баралар? Нәрсәгә? Озаккамы? Болар турында уйланылмый. “Инамарка”га утырып, авыл буйлап көпә-көндез узу горурлыгы гына калды башта. Әле совет машиналарына да гомерендә санаулы гына утырып йөргәне бар Нурҗинең. Ә мында... мына мында чып-чын Африка машинасы! Ну, Миннифа, зерә яратмыйсың син африкан киявеңне!
Яхшы малайлар бит былар!
Урманга барып керделәр. Кояш инде шактый күтәрелеп өлгерде. Көн кыздырырга охшаган иде. Беренче аланда ук туктап, печәнгә яраксызлыктан чабылмыйча калган ромашкалар
өстенә сибелештеләр. Ачык җирдә инде нык кыздыра башлаган, әмма күләгәдә иртәнге сафлык чирәмгә әле сеңеп бетмәгән вакыты иде бу көннең. Яп-якты аланнан каеннар арасындагы дымлы күләгә рәхәттер кебек булып күренә. Үлән сабакларының куе яфраклар астындагы иң төбендә генә чык юеше сизелә. Чикерткәләр әле сикерешми, ләкин күбәләкләр инде күтәрелгән.
Негрларны бер-берсеннән күлмәк-киемнәренә карап кына аера Нурҗи. Ә болай икесе дә гел бер төсле. Ак футболкаласы – Җунни, яшел күлмәклесе – Фидил.
Джонни урманда камераны күтәреп йөрмәде, дустына тапшырды. Ә үзе режиссерлык ролен алды. Аның “о кәй”, “о ес”ларына ияләнә башлаган Нурҗи ул кушканнарны карусыз үтәп барды: чалгы белән киерелеп-сузылып печән (уф, яһәннәм кисәүләре, таптылар печән!
Ромашка да печән булды ди инде сезгә!) чапты, бер рәт чыккач, тимер чиләк төбеннән күтәреп су эчте, чалгы кайрады, кесәсеннән чыгарып “Дирол” чәйнәде. Башында – дүрт почмагын таратып бәйләнгән ак яулык, өстендә - доярка халаты, аякларда – башмак.
Әдә, тешерсәннәр сана! Кеңелләре булсын!
- Ләйсәрия, үзләре кай якныкылар сың? – дип сораган булды Нурҗи. Негрлар яшәгән күп төбәкне беләмени! Әйтерсең, Лимпопо буендагы яисә Сахарадагы берәр авылда Нурҗинең туган тиешле харендәшләре бар да, шул тирәдән тегелме икән дип кызыксынуы.
- Африкыдан тегел алар, әби. Кубаны ишеткәнең бармы? Мына шыннан инде былар.
Аңнады Нурҗи, шыны да аңнамаска, әллә ул сарыкмы? Мына кеңелләре булсын әле! Кубада да татар карчыгының печән чаба белүен, күрсеннәр – без тешеп калган халык тегел ләсә! “Хайваннар деньясы”нда үзләрен карыйбыз бит, безне дә карасыннар!
Өч рәт чыгарттылар. Уен тегел сиңа! Ромашка гына димәссең – агач тесле каты бит аның сабагы.
- Булгандыр инде, Джонни!
Әллә аңлады тегесе, әллә карчыкны җәлләде.
- О кәй, апа!
Карчыкның чалгы селтәнгәнен бертуктаусыз видеога төшереп торган Фидил, камерасын ишекләре шыр ачык машина утыргычына ыргытты да тәмәкесен кабызды. Әй, уфтанды инде,
әй, күрсәтте ни дәрәҗәдә арганын! Әй, җәлләде аны Нурҗи. Арымассың мында, шул бандураны күтәреп йереп кара әле! Ул бит сиңа чалгы селтәнү генә тегелдер! Татар карчыгын белеп тырсыннар: балта тытып була бурамаса да, чалгы белән печән чабу аның эчен – бер текереп бирү.
Ә режиссер, тамашаны дәвам итү йөзеннән, Нурҗигә гармун китереп тоттырды. Уйлаган гамәлен башкарам дигәндә булдыра үзе – мәш килеп чабып йөри. Беркемне тик утыртмый.
Пыр туздыра. Җуннинең шул ягы карчыкка аеруча ошады. Маладис! Үзебез кебек! Татар каны бардыр бу бәндәдә...
Машина күләгәсе ягына чирәмгә зур келәм кебек бер нәрсә җәйделәр. Таныды Нурҗи:
Миннифаның диванга яба торган импорт япмасы бу! Ләйсәрия белән Җунни шәрә кыз рәсеме төшерелгән сумкадан ашамлыклар бушаттылар. Кинәт бик мөһим әйбер исенә төшкәндәй,
Джонни кычкырып җибәрде:
- О! Виски!
Ләйсәрия аны бүлдерде:
- Хватиттыр инде, маймыллар! Бер шишаның башына гиттегез бит инде!
Ул шишаның башына кайчан гитүләрен күрми калса да, аңлады Нурҗи: виски бу кинода катнашырга тиеш тегел. Татар карчыгы янында андый эчемнек булырга тиеш тегел! Шының эчен:
- Ләйсәрия, чыгарттырма, кызым, анысын! Ярамый!
Шул арада Фидил камерасы белән килеп чыкты. Нурҗи тирәсендә бер әйләнеп чыкты, тке
әйләнде... Нурҗи, гармунда уйнап, күзәтеп торды: бетеннәй белмиләр тегел икән, урысча әзерәк бытылдыдар бугай.
- Галава... рамашка! – дип Җунни берничә ромашка өзеп алды да Ләйсәриянең башына чәчәкләрне салып, аңлатырга тырышты.
Аның кыланышларын, ишарәләрен хәзер Нурҗи бөтенләй яхшы аңлый башлады. Ә Ләйсәрияне
әйтергә дә юк, Кубада туып, гомер буе шул негрлар арасында яшәгәнмени – бер карауда аңный.
- Мистер маймыл, мин бит не умею, - ди ул. – Бездә, татарларда, андый традиция вапче юк! Минәтәм, юк такуй традишен, аңныйсыңмы, маймыл кавымы?
Аңласа да аңлар икән кеше кешене! Режиссер Джонни, чәчәкләрен Ләйсәриянең башыннан алды да, Нурҗигә сузды. Булдыра Нурҗи анысын да, булдыра. Традишен-мишен юк диеп тырмый. Үреп бирә ул сезгә тәкыяне хазер!
Гармунны Ләйсәриягә тоттырды, тиз генә чәчәкләр өзде дә, келәмнең бер почмагына чүгәләп, үрергз тотынды. Үзенә дә үрде, Ләйсәриягә дә. Мөлдерәп карап торганнары
өчен тегеләргә дә үреп бирде. Киделәр.
Кинога төшерүнең икенче сериясе башланды. Чәчәкле алан. Машина күләгәсе. Печән чабып бераз гына арган татар карчыгы гармунда уйнап утыра имеш. “Зәңгәр күлмәген” җырлый.
Белгән урыннарында Ләйсәрия аңа кушыла.
Күптән гармун тотканы юк икән бит Нурҗинең, бик күптән. Сыңгы тапкыр кчян унялды икән? Элгәре уняла иде бит. Аннары ничектер сирәгәя башлаган. Сизелми дә икән вакыт узганы. Карт кешегә килешми дә кебек була ашлый икән шул. Ә-ә, Мәслимәне пинсыга ызатканда бер унялды тегелме сың былтыр? Шылай шул! И. Гымер диген...
- Яхыш, апа, яхыш, фольклор! О кәй!
Әй-й, янны кинап тырмасана, тәмуг карачкысы! Яхшы уняганын Нурҗиян апаң үзе дә белә, синнән башка да. Җунние аның хатьле үк тегел, ну Фидиле бигерәк инде килбәтсез, ямьсез!
- Гел искеләр дә искеләр! Нурҗиян әби, давай, берәр яңыны уняле!
- Нәрсә уним сың, кызым?
“Мәк чәчәген” уйнадылар. Тегеләргә бик ошады. Нурҗи “Шомырт чәчк аткан тугайда”ны тәкъдим итеп караган иде – анысы Ләйсәрия өчен кара урман булып чыкты.
- Ну, алайса, әдә, “Җидегән чиш...
Әйтеп бетерә алмады. Исенә төште. Әй алла1 “Җидегән чишмә”не үлеп яратучы гамиле искә төште. Гамил! Йа, хыдайның рахмәте! Йа аллам! Кара инде, ә! Нәрсә булды инде сың бу?
Гармун келәмгә очты. Тәкыя баштан төште.
- Нәрсә булды Нурҗиян әби?
- Катим инде мин, кызым.
- Ник, Нурҗиян әби? Әле кассета тулмады бит. Тагын бер ярты сәгатьлек урын бар бит...
- Юк инде, булды, бабаң кетә. Үзе генә нитәлми бит... чәйли алмый.
- хазер инде, бергә катер идек әле. Әз генә анягынак урманны тешереп алсыннар да...
Ату бит, алар урман күргән бәндәләр тегел.
Нурҗинең башына сукса суга шул инде, бәпкәм, туктатып булмый аны. Хазер мына! Кетеп утыра ди ул сиңа тагы ярты сәгать! Ы-һы! Кет! Анда карты чәй эчергә бал кетсен, ә син мында картлык кенеңдә... авыз күтәреп... йырлдап утыр инде! Ыялмыйчы! Ну, тиле!
Ват тиле!
***
Гамилне тормыш бабай көтәргә өйрәткән үзе. Көтә белә ул: бер-ике генә минутка чыгып киткән Нурҗинең унбиш-егерме минутсыз кайтып кермәсен белә ул, шуңа күрә җайлап утыра, мендәрен аркасына якынрак тартып китерә, башын шуңа тери, күзләр йомыла... бу юлы да, карчык чыгып китүгә, самавырның җайлы гына җырлаган тавышы хутына рәхәтлеккә чумды. Һәвакыттагыча арка мендәргә терәлде, аяклар күтәреп караватка салынды.Өй тыныч. Алмагач ботакларының ачык тәрәзгә үрелеп торган яфраклары талгын
җилдә шыбырдаша. Каядыр якында гына тәрәз төбендә чебешләрен чакырып тавык кыткылдый. Стенада сәгать текелди: тек-түк... тек-түк... ничә ел шылай текелди инде ул?! Тек тә түк... тек тә түк... гымер буе текелди шул, гымер буе... Гамил һаман туктый алмый. Тракторы сәгать кебек эшләп тора. Һаман шул трактор бит инде үзе...
Тик нигәдер туктарга уйламый да. Гамил бар көченә тормозга баса, трактор тыңларга гына келәми. Бу – Африка!
Ә?! Нәрсә?! Бу – Африка? Тьфу, нинди Африка мында... трактор белән?
Юк, чыннан да, Африка икән бит! Нигерләр чаба мында табан. Алар артыннан маймыллар чаба. Гамилнең бар көченә йөгерәсе, алардан качасы килә. Алар барысы да шарык-шорык көләләр. Маймыллар кычкырып сүгенә. Кулларында фото тартмалары.
Тукта, нәрсә кирәк сың быларга? Ник куалар Гамилне?
Гамилнең кычкырып сорыйсы килә: “Нәрсә кирәк сезгә, мәлгуньнәр? Ни чуртыма кинага тешерәсез мине?” Тик авыз гына ачылмый менә. Тавышы хәтта пышылдап кына булса да чыкмый бит ичмасам. Ник тешерәләр алар, ә?! Гамил тавыш чыгармакчы булып көчәнә: ну инде, ну! Тавыш чыкса, бәлки уянылыр да иде кебек... Ләкин юк инде, юк! Ни егырып булмый, ни кыцкырып тавыш цыкмый. Ә тегеләр һаман куалар да куалар. Сизә карт, тоя: аяклар бар... мына гынак алар... мында... тик селкенмиләр. Чабырга кирәк, качарга.бу тәмук карацкыларыннан, ә аяклар тыңнамый. Трактор да бар, ләкин газ рычагына күпме генә басма – кузгалмый. ә бит чаба-чаба очып киткәләгән чаклар еш була иде элгәре.
Гусеница әләнеп тыра, трактор бармый.
Өф!.. өф... бу чебене каян килеп эләккән инде Африкага. Мында...
Гамил, битенә кунган чебенгә китереп сукты да, йокы аралаш уйлану халәтеннән уянып китте. Фу-уф! Изерәп кителгән икән... Ват бит, ә?! Нурҗи юк бугай әле... Биш минут
үтмәгәндер, күрәсең... Ярар, катер әле, катер. Гаслимәдә бал бардыр.
Гамил тагын изери. Тагын оеп китә. Башында кайгы-мәшәкате юк. Беркем мишәйт итми – уйлан да уйлан. Рәхать бит. Тыныц. Тек тә түк... тек тә түк...
Гамил чаба... Дөресрәге, йөгермәкче булып көчәнә, азаплана, талпына. Ләкин урыннан кузгала алмый. Һәм кинән... Нурҗигә әйләнеп куя. Һич аңлый алмый - әллә бара ул каядыр, әллә кайтып килә. Үзенең карт Гамил икәнен белә, сизә, ә үзенә каяндыр өстән карый да – Нурҗи итеп күрә. Аптырап бетә... Җитмәсә, каядыр ашыга үзе... ашыга...
Әллә бара, әллә кайта...
***
- Каян шылай ашык-пышык катеп киләсең, Нурҗиян астай? Әллә уроманнан цыктың инде? – дип Нурҗинең юлын кисте Югарочтагы беренче йорт капка төбендә Дәүләш Мөршие.
Югалып калмады Нурҗи.
- Уртанцы кәзәм буаз, - диде ул. – Вакыты гиткән булырга тиеш. Шыны карарга кетүне эзләп кергән идем.
Негрлар белән театр уйнап йөргәнен әйтәме соң инде?! Аллам сакласын! Бетен деньяга чыгарыр бу. Адәм ыстырамы ясар, хурлыкка калдырыр...
- Кетүләр баюк дабырга катьты инде...
- Ы-ы шул, катеп киттеләр инде... Күрдем кәзәмне, бәрәннәмәгән әле. Бегенгә түзергә ышаган...
Инде Мөршиләр турысыннан узып та кителгәе иде, ләкин бу мөртәттән шылай гына кытылып буламыни сың?!
- Кәзә эзләргә дә үзең нигерләр белән генә ерисең, ә?! – дип көлде Мөрши. – Күрдем инде, күрдем. Сине дә камирга тешерергә элгергәннәрдер. Шынарга кергәнсездер урманына да...
Ну, бу Мөршине! Кай арада күреп калган да, каян фальклур турында белеп алган диген син аны?!
- Син нәстә, Мершидә? Ниме әллә...
- Юк, Нурҗиян астай, ни тегел...
- Мин сиңа фальклур уняп ерергә ыштансыз марҗа диеп белдеңме әллә?..
- Ярар инде, ярар! Былай гына әтәм. Үртәп тегел бит. Тенә кицен катеп кына кергән иделәр, мин дә аларга кереп эләктем. И сразы, “фальклур” диешә-диешә, минем цәй эцкәнне дә тешереп алдылар, аннары ияреп миңа керделәр...
Нурҗи тәмам ерагайганчы сөйләнеп калды Мөршидә:
- Әй, рәхатьләнделәр кино тешереп... Май да яздым гебедә, майларын, әвәләп, кизләү суына да салдым, әрәнен баңкыларга тутырдым. Аннары шыларны базга тешергәнемне яздырдылар. Шыннансың бер-ике ер ерлаттылар әле үземнән. Биегәндәй дә итендем...
Урам башыннан авылга трактор кереп бара иде. Артына зур бер агач таккан. Агач үзенең иләмсез зур ботаклары белән юлның бөтен тузанын куптарып сөйрәлеп бара.
- Әстәгафирулла, - диде Нурҗи үз алдына. – Агац эстерәп ерергә инеш арты юлы беткәнме...
Ниһаять, ул тракторны да танып алды. Чү, бу бит Гамил эшләгән трак... Ә ул анда бал кетеп утыра, мескенкәем. Ай алла, баш бетеннәй тузган икән...
Трактор онытылды. Авылны тузанга күмеп өстерәлеп барган тал онытылды. Нигер малайлары онытылды. Гамил генә калды башта. Кетә-кетә, мескенем, кет булып беткәндер инде. Югалткандыр инде. Әй, тузынадыр инде... Әй сүгенәдер...чәе суынып беткәндер...
Какуй мында бер чашкы чәй, самавыры каняп беткәндер инде! Иртәнгесен эцмәгән килеш абитны кетеп утырадыр.
- Тәүбә әстәгафирулла! Кара инде бу зиһенне! – дип үзалдына мыгырдана-мыгырдана, коймалар, албакчалар буйлап Түбәночка очты гына Нурҗи.
***
Шыгырдап, капка ачылды. Гамил карт, бер дә йоклап китмәгәндәй, бернинди аңлаешсыз төшләр күрмәгәндәй, торып утырды. Күзләр ачык. Нурҗиһандыр! Ә ишек никтер шыгырдый башлаган. Карарга кирәк, майларгадыр шәт...
Нурҗинең кулында касә белән бал. Аны өстәлгә куйды.
- Син дим! Югатмадыңмы?
- Һи, карчык, катеп та гиттеңмени?! Кызлардан бер дә калышмисың, минәтәм. Бер дә калышкың келәми, цаптырып кына ерисең, ә?!
- Ы-ы шул, карт! Ы-ы шул, шылай...
1993 ел
You have read 1 text from Tatar literature.