Latin

Бди

Total number of words is 578
Total number of unique words is 418
48.2 of words are in the 2000 most common words
61.7 of words are in the 5000 most common words
66.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Менә ул дулкынландыргыч көн җитте. Гали Галиевич иртәнге кофесын эчеп утырганда аш бүлмәсенә киерелә-сузыла йокы киемендәге кызы Анжела килеп керде.
– Бу ни тагы? Нәрсә дип йокы симертеп ятасың шул вакытка кадәр?! Беләсеңме бүген нинди көн?.. – ата кеше кызына усал караш ташлады.
– Ну, нинди көн инде? – Анжела авызын зур ачып иснәп куйды.
– Бүген бит язмышың хәл ителәсе, сират күперен үтәсе көнең! Бүген бит соңгы БДИ – бердәм дәүләт имтиханы! – Гали Галиевич ачуланып чынаягын «шап» итеп өстәлгә куйды.
– Ну и что?!
– Кәк тәк ну что!.. Имтихан бирү уен эшмени сиңа! Ул сиңа кача-поса тәмәке пыскыту түгел, аннары исе бетсен дип сагыз чәйнәгән була тагын. Төнлә кайда йөрдең, имансыз? Әпәт шул дискотекадамы? Хет имтихан алдыннан булса да барма дидем бит мин сиңа...
– Иртә таңнан нинди тавыш, ызгыш бу тагын, – ишектән Мәрзия күренде. – Ярый инде, атасы, кызма. Юк-бар белән баланың иртүк кәефен бозма. Аның бит әле бүген имтихан бирәсе...
– Мин дә шул турыда борчылам түгелме соң. Ярый, тиз генә әзерләнегез дә шәһәрнең теге башына 9876нчы мәктәпкә барырсыз. Мин киттем, – Гали Галиевич ишеккә табан юнәлде. – Очрашканга кадәр.
Мәрзия мәктәпкә барып җитәрәк урам чатын да ук «джип»ын куеп, җәяү киттеләр. Анжела белән алар мәктәпкә кергәндә коридор укучы балалардан, аларның ата-аналарының шау-шуыннан умарта күче кебек гүләп тора иде. Бераздан дәүләт имтиханы җитәкчесе янә бер мәртәбә тәртипне аңлатты. 6789нчы һәм 9876нчы мәктәп укучылары белән дә, укытучылары белән дә алмашкан иде. Имтихан бология бүлмәсендә үтәчәк икән. Мәктәптәге башка бүлмәләр бикләп, мөһер сугылган. Шәһәрнең мәгариф бүлегеннән, югары уку йортларыннан килгән җитәкчеләр, укытучылардан торган күзәтүчеләр төркеме барысын да янә бер тапкыр тикшереп чыкты. Биология бүлмәсендә утыргыч һәм өстәлләр, кара тактадан гайре әйбер юк. Тәрәзә фәрдәләре, гардиннар, люстраларның куыклары да салдырылган, эче буш шкаф башында ялгыз ала карга чучеласы гына серәеп тора, тәрәзә буендагы кавариумда өч балык йөзә иде.
– Бу карганы һәм аквариумны алырга! – диде күзәтүчеләр төркеменә кергән Көнчыгыш-көнбатыш икътисади-сәяси, социаль-иҗтимагый мәсьәләләрне тирәнтен тикшерү һәм производстводан тыш сынауны өйрәнү академиясе филиалы ректоры, БДИ тапшыру комиссиясе җитәкчесе Гали Галиевич Вәлиев. – Вы что, алар укучыларга имтиханда әйтеп, ярдәмләшеп торса!..
Аның белән бәхәсләшүче табылмады, ала карга белән аквариумны укытучылар бүлмәсенә илтеп бикләделәр. Гали Галиевич ишектәге йозакны үзе бикләп, мөһер сукты. Тугыз тулуырга ун минут калгач, укучылар тезелеп басты. Кулларында гель белән яза торган ручка һәм паспорт кына. Барысының да кесә телефоннарын җыеп алдылар. Ата-аналар мәктәп ихатасына чыкты. Бераздан сирена тавышы колакны ярды. Мәктәп ихатасына башта сиренасын сызгыртып милиция машинасы, аннары банкның акча ташый торган бронялы «УАЗ»ы, ашыгыч ярдәм һәм янгын сүндерү машиналары килеп туктады. «УАЗ»да имтихан тапшыру тестларын алып килгәннәр икән. Аны көчле сак астында автомат тоткан милиционерлар мәктәпкә алып кереп киттеләр. Бозау кадәре өч эт белән бөтен мәктәпне тагын бер тапкыр карап-тентеп чыктылар.
Башланды... Укучылар белгән догаларын укып имтихан тестлары алды. Ата-ана кара көеп тышта «имтихан» бирде. Вакыт та мондый чакта озак үтә икән. Имтихан тапшыруга бүленгән ике сәгать мәңгелек булып тоелды. Ата-аналарның күбесе эштән сорап киткән, минут саен сәгатькә карап кына торалар. Кемдер арлы-бирле йөри, ирләр тәмәке тарта. Менә бусагада тәүге укучы күренде. Аны бөтенесе сырып алды: «Безнеке ни хәлдә анда?» Ата-аналарны шушы сорау борчыды. Болай да көтә-көтә ярты чәчләре агарды бит. Мәрзия генә бу ыгы-зыгыдан читтә иде. Ул мәктәп почмагына барып берсе артыннан берсе тәмәке кабызды.
Анжела сыйныфта иң соңгы кеше булып имтихан тестын тапшыру өчен күзәтүчеләр комиссиясе каршына килеп утырды.
– Моңа кадәр имтиханнарыгызны яхшы тапшырдыгыз, – диде аңа БДИ тапшыру комиссиясе җитәкчесе. – Минем уемча монысы да яхшы булырга тиеш ... Ә, сез, Вәлиева, имтиханнарны уңышлы тапшырсагыз укуыгызны кайда дәвам итергә телисез?..
Анжела бу сорауга да югалып калмады: «Ну, пап, башыңны диванага салып глупый сорау биреп утырма инде!..» – диде.
You have read 1 text from Tatar literature.