Latin

Баскервильләр Эте - 8

Total number of words is 4214
Total number of unique words is 1905
39.3 of words are in the 2000 most common words
54.9 of words are in the 5000 most common words
62.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ads place
— Үзегез ачыклык керткән нәрсәләрнең берсе шул инде. Сез Кумб-Тресига барганнан соң, күп нәрсәләр билгеле булды. Мәсәлән, мин миссис Лайонсның ире белән аерылышырга теләвен белми идем. Ахрысы, Стэплтон белән кушылырга уйлыйдыр ул — моның өйләнгән кеше булуы башына да кереп карамый инде аның.
— Әгәр белә калса?
— Ул чакта бу лединың бик файдалы кеше булып чыгуы мөмкин. Иртәгә үк икебезгә дә аны күреп сөйләшергә кирәк. Ә хәзер, Уотсон, ничек уйлыйсыз: үз эшебезгә тотынырга вакыт түгел микән безгә? Сезнең урын — Баскервиль-холлда.
Көнбатышта кояшның соңгы кызыл нурлары сүнде, һәм сазлык өстенә караңгылык төште. Миләүшә төскә кергән күктә сирәк-мирәк кенә йолдызлар кабынды.
— Тагын бер, соңгы сорау, Холмс, — дидем мин, торып басып. — Безнең бер-беребездән яшерер нәрсә юк. Ни аңлата болар? Кая алып бара?
Холмс тонык тавыш белән җавап бирде:
— Үлемгә, Уотсон, салкын акыл белән уйланылган үлемгә. Вагын-төяген сорап тормагыз. Стэплтон сэр Генрига ятьмә кора, ә мин аның үзен ятьмәгә эләктерергә чамалыйм. Кулга эләктердем, дияргә була инде аны, билгеле, сезнең ярдәм белән. Хәзер бер генә куркыныч бар: аның бездән өлгеррәк булып чыгуы мөмкин. Тагын бер, күп дигәндә, ике көннән минем бар нәрсә дә әзер була, шуңа кадәр сэр Генрины, әни кеше авыру баласын караган кебек, һәрчак күз алдында тотыгыз. Бүген югалып торуыгызны акларга мөмкин, тик шулай да аның яныннан китеп йөрмәсәгез, яхшырак булыр, дип уйлыйм... Ишетәсезме?
Шулчак сазлык өстенә коточкыч улау авазы таралды. Тилмерү дә, чиксез газап та бар иде бу тавышта. Аны тыңлаган саен, тәнем суына барган кебек тоелды.
— И аллам! Нәрсә бу? Нәрсә соң бу?
Холмс урыннан сикереп торды һәм озын гәүдәсе белән мәгарә тишегенә капланды. Ул, иелгән килеш муенын сузып, киеренке кыяфәт белән сазлыкка текәлде, миңа бары пышылдап әйткән сүзләр генә ишетелеп калды:
— Акрынрак! Акрынрак!
Безне гаҗәпкә салган бу аваз күзгә төртсәң күренмәслек караңгы сазлык ягыннан килә иде. Менә ул якынайганнан-якыная барды...
— Кайдан бу? — дип пышылдады Холмс. Калтырап чыккан тавышын ишеткәч, бу улау аның — корыч холыклы кешенең дә —җанына никадәр нык тәэсир иткәнен аңладым. — Кайдан килә бу тавыш, Уотсон?
— Минемчә, теге яктан, — дип, караңгылыкка төртеп күрсәттем.
— Юк, әнә тегеннән!
Газаплы тавыш, төнне ярып, тагын безнең колакка ишетелде, ләкин бу юлы якынрак та, куәтлерәк тә иде ул. һәм аңа тагын ниндидер, диңгез шавына охшаган, үкерү авазы кушылды.
— Эт бу! — дип кычкырды Холмс. — Чаптык, Уотсон, чаптык! И аллам! Соңга калмасак кына ярар иде!
Ул караңгылыкка ташланды, мин аның артыннан иярдем, һәм, кинәт, алда, таш кыялар артында, үзәк өзгеч улау авазы яңгырап китте, аннары нәрсәдер гөрселдәп аугандай булды. Без, колакларны шомрайтып, туктап калдык. Ләкин башка аваз килмәде.
Мин Холмсның, акылдан шашкандай, ике кулы белән башын кысып, аягы белән җиргә тибүен күрдем:
— Ул өлгеррәк булып чыкты, Уотсон! Соңладык!
— Юк, булуы мөмкин түгел моның!
— Нигә дип мыштырдадым мин, юләр! Сез дә шәп иттегез, Уотсон! Баскервильне ялгызын калдыргансыз, хәзер менә нәрсә белән бетте бу! Хатаны төзәтеп булмаса да, ул кабахәттән үч алмый калмыйм барыбер!
Юлны күрми-нитми, алга, куркыныч тавыш ишетелгән якка ташландык. Әле калкулыкка йөгереп менәбез, әле аска атылып төшәбез, әле таш кыяларга барып төртеләбез, әле чытырманлыкка кереп чуалабыз, һәр калкулык түбәсенә менгән саен, Холмс як-ягына карана, ләкин караңгылыкка чумган сазлыкта бернәрсә дә күрерлек түгел иде.
— Берәр әйбер шәйлисезме?
— Берни дә күрмим?
— Туктагыз! Нәрсә бу?
Колакка тонык кына булып ыңгырашкан тавыш ишетелде. Каяндыр, сул яктан килә иде ул аваз. Таш түтәл шул төштә өзелеп, кыялар белән чуарланган үзәнлек башлана. Әлеге ташлар арасында ниндидер кара әйбер ята иде. Якынрак килгән саен, карамчык ачыграк күренә барды. Җиргә йөзтүбән яткан кеше гәүдәсе иде ул. Кульбит ясарга әзерләнгән, диярсең: башы әллә ничек итеп бер якка каерылган, иңбашлары күтәрелгән, җилкәсе дугаланган. Шундый сәер кыяфәттә ятканга, баштарак мин аның бу ыңгырашуы үлем ыңгырашуы икәнен аңламый тордым. Без, бөтен дөньяны онытып, аның өстенә иелдек. Холмс хәрәкәтсез яткан гәүдәгә кагылды һәм, кычкырып, кулын кире тартып алды. Шырпы яктысында канга буялган бармаклар һәм чәрдәкләнеп беткән баштан агып торган кан күле күренде. Йөрәк туктап калгандай булды — безнең алда сэр Генри Баскервиль ята иде.
Бейкер-стритка баронет киеп килгән кызгылт-көрән төстәге костюмны ничек онытасың инде! Аны таныр өчен безгә бер мизгел вакыт җитте, аннары, шырпы кабынып сүнде, шырпы белән бергә безнең күңелдәге өмет уты да сүнде. Холмс ыңгырашып куйды, йөзенең никадәр нык агарынганын шушы дөм-караңгыда да күрдем мин аның.
— Кабахәт! Кабахәт! — Йодрыклар үзләреннән-үзләре йомарланды. — Ялгызын калдыруым өчен, үземне беркайчан да кичермәм, Холмс!
— Минем гаеп зуррак, Уотсон. Эшне матур итеп түгәрәкләргә теләвем аркасында аны корбан иттем. Гомеремдә мондый ялгыш җибәргәнем юк иде. Күпме кисәтүгә дә карамастан, берүзе сазлыкка чыгар, дип кем уйлаган соң аны, кем уйлаган!
— И аллам, ничек итеп кычкырды ул. Ә без, шул тавышны ишетеп тә, ярдәмгә килә алмадык! Аңа үлем китергән албасты эт кайда соң? Бәлки, шушы тирәдә генәдер? Ә Стэплтон кайда? Моның өчен җавап бирер әле ул!
— Әйе, ничек кенә җавап бирер әле, күрмәгәнен күрсәтермен мин аңа... Әле кайчан гына абыйсы дөнья белән саубуллашкан иде, инде хәзер — монысы... Каршысындагы албастыны сихер көче дип уйлап, беренчесенең йөрәге ярылган, ә икенчесе, шуннан качарга тырышып та, кача алмыйча, җан биргән. Ләкин хәзер моңа этнең катнашы барлыгын исбатларга кирәк. Без аның улаганын ишеттек, ләкин бу — дәлил түгел әле, чөнки, сэр Генриның егылган чакта ташка бәрелеп, башын яруы да мөмкин бит. Әмма ләкин, ант итеп әйтәм, дошманыбыз никадәр генә хәйләкәр булмасын, иртәгә барыбер минем кулга эләгәчәк ул!
Күпме тырышлыклар һәм эзләнүләребезнең азагы булып, көтмәгәндә килгән бу бәла күңелләрне тетрәтте. Без, нишләргә дә белмичә, таныр җире дә калмаган кеше гәүдәсе янында басып тордык. Аннары, болытлар артыннан ай калыккач, безнең дустыбыз егылып төшкән таш түтәлгә мендек тә сазлыкка күз ташладык. Еракта, Гримпен дерелдәвеге тирәсендә, сары ут калыкты. Стэплтонның ялгыз йортыннан гына күренүе мөмкин иде аның. Мин чиксез нәфрәт белән, шул якка карап, йодрык селкедем.
— Ни көтәбез соң? Хәзер үк эләктерергә кирәк аны!
— Эш бетмәгән бит әле, ә ул бик сак, хәйләкәр кеше. Без нәрсә белмәбез, ләкин белгәнеңне исбатлап кара син! Бер генә саксыз адым ясасаң да, шундук кулдан ычкыначак ул кабахәт.
— Алайса, нишләргә соң?
— Иртәгәгә эш җитәрлек безнең. Ә бүген бәхетсез сэр Генри белән бергә булудан башка чара калмый.
Без көмешсу ай яктысы төшкән ташлар арасында ятучы карамчык янына килдек. Шундый газаплы кыяфәт белән бөгәрләнгән гәүдәне күргәч, йөрәгем кысылып куйды, күзләрне яшь томалады.
— Ярдәм кирәк булыр безгә, Холмс. Өйгә кадәр алып кайта алмабыз. И аллам, нишләвегез бу? Акылдан яздыгызмы әллә?
Холмс кычкырып җибәрде дә сэр Генри гәүдәсе өстенә иелде. Һәм, көтмәгәндә, шаркылдап көлә башлады, аннары минем кулны селки-селки биергә тотынды, һәрвакыт кырыс, сабыр холыклы дустыммы соң бу? Эчтәге ялкын тышка бәреп чыккач, менә ниләр була икән?
— Сакал! Аның сакалы бар!
— Сакал?
— Сэр Генри түгел бу!.. И аллам, минем күрше бит бу — каторжан!
Без кабалана-кабалана гәүдәне әйләндерә башладык. Кан буялган сакалга ай яктысы төште. Ике фикер булырга мөмкин түгел! Тар маңгай, маймылныкы кебек эчкә батып торган күзләр. Шәм яктысы төшкән таш ярыгында мин күргән йөз — башкисәр Селден йөзе иде бу!
һәм шулчак барысын да аңлап алдым. Баронетның Бэрриморга әллә ни хәтле кием-салымын бүләк иткәне искә төште. Димәк, Бэрримор, китәргә җыенсын дип, аларны Селденга биргән. Бу башмак, күлмәк, кепка — барысы да сэр Генриныкы. Билгеле, үлем, барыбер, үлем булып кала, ләкин бу кеше, безнең ил законнары буенча, моңа күптән лаек иде инде. Шатлыктан үз-үземне онытып, сэр Генрига боларның барысын да сөйләп бирдем.
— Димәк, бу бәхетсез үзенең костюмы аркасында харап булган, — диде ул. — Эткә сэр Генриның берәр әйберен — бәлки, кунакханәдә югалган башмагындыр — иснәткәннәр дә каторжан эзеннән җибәргәннәр. Монда бер нәрсәне генә ачыклыйсы кала: артыннан кемдер куып килгәнне шундый караңгыда ничек күрә алды икән ул?
— Тавышын ишеткәндер.
— Артыннан эт куалап килүен сизгән дә, аның тешләренә эләгергә теләмичә, ярдәмгә чакыра башлаган, — дисеңме? Юк, ул башкисәрне алай гына куркытып булмый. Артыннан эт килгәнне Селден ничек күрде икән соң?
— Ә, минемчә, тагын да сәеррәк хәлләр бар әле монда. Безнең уйлар дөрес, дип фараз иткәндә, ни өчен бу этне...
— Мин алай дип уйламыйм.
— Ярый. Ни өчен бу этне бүген төнлә сазлыкка чыгарганнар? Андый ирек һәрчак тәтемидер аңа. Стэплтон сэр Генрины монда килер, дип көткән булса кирәк.
— Минем баштагы мәсьәлә четереклерәк... Синең серең озакламый чишелер, ә бу мәсьәләгә җавап табып булмас, ахрысы. Хәзер бу бәхетсезне нишләтү турында уйлыйк инде. Төлкеләргә, тилгәннәргә азык итеп калдырып булмый бит инде.
— Полициягә хәбәр иткәнгә кадәр, берәр мәгарәдә ятып торсын.
— Дөрес. Анда гына алып барып җиткерербез инде. Карагыз, Уотсон! Нәрсә бу? Чынлап та ул мыни? Юк, монысы артык инде!.. Аңа шик тотуыбыз турында бер сүз, ләм-мим бер сүз дә ычкындырмагыз! Юкса, минем планнар җимереләчәк.
Сазлык эченнән безгә таба бер кеше якынлашып килә иде. Авызында тонык кына сигарет уты җемелди. Ай яктысында ябык гәүдәле елгыр натуралистны тиз танып алдым мин. Безне күргәч, ул бераз туктап торды, аннары тагын атлап китте.
— Доктор Уотсон! Чыннан да сезме бу? Төнлә сазлыкта очратырмын, дип, һич тә башыма китермәгән идем! И аллам, нәрсә бу? Ни булды монда? Күзем дөрес күрми мәллә? Чынлап та дустыбыз сэр Генримы бу?
Стэплтон минем яннан йөгереп узды да җирдә яткан гәүдә өстенә иелде...
Мин аның буыла-буыла сулыш алуын ишеттем, аннары кулындагы сигареты җиргә төшеп китте.
— Кем... кем бу? — дип, тотлыга-тотлыга авыз эченнән мыгырданды ул.
— Пристаун төрмәсеннән качкан башкисәр Селден. Стэплтон үлек төсенә кереп агарынган йөзен безгә таба
борды. Кәефе кырылганын сиздермичә, үз-үзен тыеп калу бик авыр булды аңа. Игътибарлы карашын башта Холмска, аннары миңа төбәп, озак торды ул.
— И аллам, нәрсә бу? Ничек болай булды бу?
— Кыя башыннан егылып, муенын сындырган булса кирәк. Дустым белән сазлыкта йөреп керергә чыккан идек, кемдер кычкырганны ишеттек...
— Мин дә шул тавышны ишетеп чыктым. Сэр Генри өчен борчылдым...
— Ә нигә сэр Генри өчен?.. — дип, түзә алмыйча, ычкындырып җибәрдем мин.
— Бүген безгә сугылырга тиеш иде ул, ләкин, никтер, килмәде, шуңа аптырашта калдым. Сазлыкта тавыш ишеткәч, үзеннән-үзе аңлашыла инде, аны уйлап, борчуга төштем. Сүз уңаеннан сорыйм әле, — дип Стэплтон карашын яңадан Холмска күчерде, — тагын бер-бер тавыш ишетмәдегезме сез?
— Юк, ишетмәдек, — диде Холмс. — Ә сез?
— Мин дә ишетмәдем.
— Алайса, нигә сорап торасыз?
— Беләсез бит инде, монда әллә нинди эт өрәкләре турында төрле имеш-мимешләр йөри! Фермерлар, аны көн саен сазлыкка чыга, дип сөйлиләр. Шуның тавышы ишетелмәде микән, дип соравым иде.
— Юк, андый тавыш килмәде, — дидем мин.
— Бу бәхетсез нидән үлгән, дип уйлыйсыз соң сез?
— Көне-төне, кулга эләгүдән куркып, калтырап яши торгач, акылы сыегая башлагандыр. Сазлык буйлап чабып йөри торгач, ниһаять, муенын сындыргандыр.
— Әйе, алай булуы мөмкин, — диде Стэплтон һәм җиңел сулап куйды. — Мистер Шерлок Холмс, ә сез ничек уйлыйсыз?
— Чып-чын күрәзәче! — дип, Холмс аның каршында бил бөгеп алды.
— Сезне күптәннән, доктор Уотсон килгәннән бирле, көтәбез инде монда, һәм бик вакытлы килеп җиткәнсез, нәкъ бәла өстенә.
— Дустым бу хәлләргә дөрес бәя бирер, дип уйлыйм. Ә иртәгә мин Лондонга йөрәгемдә олы төер белән китәм инде.
— Нәрсә? Иртәгә китәсезмени?
— Китәргә җыенам.
— Әмма, бу килүегез, билгеле, мондагы томаннарны таратыр инде?
Холмс иңбашларын җыерып куйды.
— Уңыш үзеннән-үзе килми ул. Мондый чакта имеш-мимешләргә түгел, ә фактларга таянып эш йөртергә кирәк. Ләкин бу юлы, нишләптер, бер нәрсә дә барып чыкмый әле.
Минем дустым тыныч тавыш белән бик тә ышандыргыч итеп сөйли иде. Стэплтон, аның күзенә керердәй булып, карап тора. Аннары ул миңа сүз катты:
— Бу гәүдәне, бик теләп, үзебезгә алып кайтыр идек тә, сеңлемнең коты чыгар, дип куркам. Әйдәгез, битенә берәр нәрсә каплыйк та, монда калдырып торыйк. Иртәнгә хәтле бер нәрсә дә булмас әле.
Һәм без шулай эшләдек тә. Аннары Меррипит-хауска чакыруы өчен Стэплтонга рәхмәт әйттек тә, аның үзен генә калдырып, Холмс белән Баскервиль-холлга таба атладык. Берничә адым киткәч, артка борылып карадык: ул әкренләп сазлыкка кереп югалды. Бәхетсез Селденның гәүдәсе ай яктысында каралып күренә иде.
— Ниһаять, аның белән йөзгә-йөз килдек! — диде Холмс, минем янәшәдән атлый-атлый. — Нинди ныклык анда! Үзен-үзе ничек тиз кулга алды! Юкса, хәле бигүк җиңел түгел иде бит: ялгышып, бөтенләй уйламаган кешене харап ит әле син! Лондонда да сөйләдем, менә хәзер дә кабатлап әйтәм, Уотсон дус: хәзергә кадәр мондый хәйләкәр дошман очраганы юк иде безгә.
— Тик шулай да аның безне күрүе начар булды әле!
— Башта мин дә шулай уйлаган идем. Ләкин нишлисең!
— Ничек уйлыйсыз: бу очрашу аның планнарын үзгәртер микән?
— Әйе, йә тагын да саграк эшли башлар, йә берәр зур нәрсәгә тәвәккәлләр ул. Шомарып беткән җинаятьчеләрнең күбесе кебек, Стэплтон да үзенең маһирлыгына ышана булса кирәк. Әле бүген дә, безне төп башына утырттым,дип уйлыйдыр ул.
— Ә нигә кулга алмыйсыз аны?
— И-их, Уотсон дус! Ашыгасыз сез, тизрәк барысын да очлап куймакчы буласыз. Әйдә, ярый, аны бүген төнлә кулга алдылар ди. Ә моннан ни файда? Без бер нәрсә дә исбат итә алмыйбыз бит. Эшнең төбе менә нәрсәдә монда! Стэплтонның ярдәмчесе берәр кеше булса, җаен табар идек әле, ә менә эт белән нишлисең? Юк, болай гына муенына элмәк кидереп булмый әле аның.
— Ләкин җинаять кылынганы билгеле бит.
— Юк! Фараз кылулар, күрәзәлек итүләр генә әле бу. Әгәр дә судка шушы, кеше ышанмас әкиятләрне күтәреп барсак, егыла-егыла көләчәкләр бездән.
— Ә сэр Чарльз!
— Үле гәүдәсе табылган, тәнендә бернинди яра эзләре дә юк. Без аның куркудан җан биргәнен, һәм аны нәрсә куркытканын да беләбез белүен. Ләкин моны судта хөкем чыгарып утыручы унике бүкәнгә ничек итеп аңлатасың? Бу вакыйгаларда эт катнашы бар, диюеңне нәрсә белән исбатлыйсың? Тешләгән эзләре кая? Этләрнең үлеккә кагылмавын, ә сэр Чарльзның бу эт ташланганчы ук җан биргәнен без беләбез дә бит... Ләкин моны исбатларга кирәк, ә безнең кулда дәлилләр юк.
— Ә бүгенге төн?..
— Бүген дә артык әллә нәрсә ачыкланмады. Каторжан үлеме белән ул эт арасында бәйләнеш бар, дип әйтеп булмый бит. Этне беркем дә күрмәде. Билгеле, тавышын ишеттек без аның, ләкин каторжан артыннан куып барганын күрмәдек бит. Бер дәлилебез дә юк! Җинаятьне ачып сала алмыйбыз әле, дустым, ләкин моны эшләү өчен теләсә нәрсә кылырга кирәк.
— Нишләргә уйлыйсыз соң?
— Миссис Лора Лайонска өметем зур. Мондагы хәлләрне белсә, безгә шактый ярдәме тияргә мөмкин аның. Аннары, тагын бер планым бар. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр, шуңа анысын әйтми торам, ләкин иртәгә бу эшкә нокта куясыма ышанам.
Холмстан бүтән бер сүз дә ала алмадым, Баскервиль-холл капкасына җиткәнче, үз уйларына чумып, дәшми барды ул.
— Керәсезме?
— Әйе, качып ятуның мәгънәсе юк инде хәзер. Ләкин, тагын бер сүз әйтим әле, Уотсон: Сэр Генрига эт турында ычкындыра күрмәгез. Ул да Селденны кыядан егылып муенын сындырган, дип уйласын. Шулай итсәк, иртәгә Мериппит-хауска кунакка баргач, җиңелгәрәк туры килер аңа. Соңгы хәбәрегезне дөрес аңлаганмындыр бит?
— Ләкин мине дә чакырдылар бит анда.
— Ул чакта, сезгә бармый калырга кирәк булыр. Оештырырбыз, авыр эш түгел бу... Шул-лай. Төшке ашка соңлаганбыздыр инде, әмма кичкесенә бик вакытлы килдек бугай без.


Унөченче бүлек. Ятьмә корылган
Безне күргәч, сэр Генри артык гаҗәпләнмәде, киресенчә, шатланды гына. Соңгы көннәрдә булып узган хәлләрне ишеткәч, Шерлок Холмс монда килми калмас, дип уйлаган булган ул. Ләкин дустыбызның үзе белән бер нәрсә дә алып килмәгәнен һәм миңа бер дә исе китмәгәнен белгәч, сәерсенүдән баронетның кашлары өскә күтәрелде. Шунда ук Холмска бөтен кирәк-ярагын бирделәр.
Кичке аш ашаганда баронетка без бүгенге маҗараларның аңа әйтергә яраган өлешләрен сөйләдек. Моңа кадәр әле миңа бик авыр эш башкарырга — Бэрримор белән аның хатынына Селденның үлеме турында әйтергә туры килде. Бу хәбәрне ишеткәч, хезмәтче җиңел сулап куйды, ә миссис Бэрримор, алъяпкычы белән битен каплап, үкси-үкси елады. Бөтен халык күзе алдында бу Селден җинаятьче, албасты белән ерткыч җанвар арасындагы бер җан иясе булса, аның өчен ул әле һаман да балачакта итәгенә ябышып йөргән шук-шаян малай иде. Дөнья куйганнан соң, аяк очында яшь түгүчесе дә булмаган кеше — коточкыч кеше буладыр ул!
— Сез киткәннән бирле өйдә сагышка чумып утырам, Уотсон, — диде баронет. — Шундый тыңлаучан булуымны онытмассыз бит? Әгәр сазлыкка чыкмаска дип биргән сүзем булмаса, бу кичне шактый күңелле үткәрер идем. Стэплтоннан чакыру кәгазе дә килгән иде.
— Әйе, бу кичне күңеллерәк үткәрер идегез сез, моңа шигем юк, — дип, коры гына әйтеп куйды Холмс. — Хәлбуки, теге муенын сындырган кешене күргәч, сезнең белән бәхилләшкән идек без.
Сэр Генриның күзләре шар ачылды.
— Нишләп?
— Чөнки бәхетсез каторжан өстендә сезнең костюм иде. Костюмны ул Бэрримордан алган. Моның өчен хезмәтчегә полиция алдында җавап бирергә туры килмәячәкме.
— Юк, туры килмәстер. Хәтерем ялгышмаса, бер тамга да юк иде анда.
— Алайса, аның бәхете. Сезгә дә файдага бу. Юкса, әлеге маҗараларда барыгызның да катнашыгыз бар бит. Уйлабрак карасаң, намуслы шымчы буларак, мин сезне бөтен өерегез белән кулга алырга тиеш тә бит. Фаш итү өчен Уотсон хатлары җитә.
— Безнең эшләрнең ни хәлдә икәнен сөйләгез сез, — диде баронет. — Бу үрмәкүч оясыннан чыгу юлын тапмадыгызмы? Монда килгәннән бирле Уотсон белән безнең бер эш майтара алганыбыз юк әле.
— Тиз арада күп нәрсәләр ачыкланыр дип уйлыйм. Бик авыр һәм катлаулы эш бу. Кайбер урыннары минем өчен һаман томан әле. Ләкин томан таралыр, һичшиксез, таралыр.
— Сазлыкта нәрсә ишеткәнебезне Уотсон сөйләгәндер инде сезгә. Димәк, сафсата гына түгел бу. Заманында этләр белән эш иткәнем бар — эт улавын гына аера беләм. Әгәр дә шул эткә борынчак кидертеп, чылбырга бәйләп куя алсагыз, сезне дөньядагы иң бөек шымчы дип санаячакмын.
— Борынчак та кидертербез, чылбырга да бәйләрбез, ләкин берүк миңа ярдәм итә күрегез.
— Ни кушсагыз, шуны эшләрмен.
— Шәп! Ләкин миңа берсүзсез буйсынсагыз, "нигә", "ни өчен" дигән сорауларның кирәге булмас.
— Барысы да сезнеңчә булыр.
— Шуңа риза булсагыз, хәзер бер нәрсәне хәл итәбез. Минем уйлавымча...
Ярты сүздән өзелеп, Холмс минем баш өсте аша каядыр текәлде. Лампа яктысы аның катып калган йөзен таш сынга охшатып күрсәтә. Бөтен кыяфәте шом һәм саклык белән тулы иде аның.
— Нәрсә булды? — дип, сэр Генри белән беравыздан кычкырып җибәрдек.
Холмс күз карашын безгә күчерде, үзенең дулкынлануын яшерергә тели иде ул. Йөзе элеккечә хәрәкәтсез торса да, күзләрендә тантана итү хисе кабынды.
— Гафу итегез, соклануымны тыеп кала алмадым, — диде ул, каршы як стенадагы портретларга күрсәтеп, — Уотсон мине рәсем сәнгатен бөтенләй аңламый, дип саный, ләкин көндәшлек хисе генә бу, чөнки сәнгать әсәрләренә икебездә ике караш безнең. Ә портретлар, чыннан да, бик шәп эшләнгән.
— Рәхмәт, — диде сэр Генри, Холмска гаҗәпләнгән караш ташлап. — Мин үзем картиналарны бигүк аңлап бетермим. Ат, йә үгез булса — менә анысы башка эш. Сәнгать белән кызыксынырга вакыт бардыр, дип кем уйлар сезне!
— Борчылмагыз, яхшы әйберне һәрчак күрәм мин. Бәхәсләшә алам, әнә теге зәңгәрсу төстәге ефәк яулыклы ханым Неллер әсәре булырга тиеш. Парик кигән юан джентльмен — Рейнольс эше. Сезнең нәсел кешеләредер бу?
— Әйе, бөтенесе дә.
— Барысының да исемен беләсезме?
— Бэрримор бу тирәдә күп йөртте мине, аның дәресләрен сүзгә-сүз ятлап бетердем инде.
— Күзәткеч торба тоткан джентльмен кем ул?
— Вест-Индиядә хезмәт иткән контр-адмирал Баскервиль. Әнә тегесе, зәңгәр сюртук киеп, кулына төргәк тотканы — Питт* заманында общиналар палатасында рәис булып торган сэр Вильям Баскервиль.
— Ә минем каршыдагы, чиккән кара бәрхет камзул кигәне?
— А! Аның белән ныклабрак танышырга кирәк сезгә. Баскервильләр эте турындагы риваятьне башлап җибәргән башкисәр Хьюго шул инде. Аны тиз генә оныта алмабыз, ахрысы.
Питт Уильям (1708—1778) — Англия дәүләт эшлеклесе.
Мин кызыксынып та, бераз сәерсенеп тә портретка карадым.
— И ходаем! — диде Холмс. — Карап торырга бик инсафлы, тыныч холыклы бит үзе. Дөрес, күзләрендә ниндидер шашкын хис бар барын. Ләкин сезнең Хьюгоны башкисәр кыяфәтле албасты итеп күз алдына китерә идем мин.
— Портретның төп нөсхәсе бу, шигегез булмасын. Киндернең арткы ягына исеме һәм, мең дә алты йөз кырык җиденче ел, дип, ясалган вакыты да язылган.
Кич буена Холмс бик аз сөйләште, күзе һаман шул Хьюго портретында иде аның. Ләкин дустымның ни уйлаганын бары тик сэр Генри үз бүлмәсенә чыгып киткәч кенә белдем. Холмс өстәл өстендәге шәмне алды да, кунак бүлмәсенә кереп, вакыт үтүдән инде карала башлаган портретны яктыртты.
— Бер нәрсә дә шәйләмисезмени?
Каурый кадалган киң читле эшләпәгә, чигелгән ак якага, кырыс йөзенә төшеп торган озын чәчкә озак карап тордым. Бу кешенең йөзен берәү дә тупас яисә мәрхәмәтсез, дип әйтерлек түгел, ләкин кысылган юка иреннәрендә һәм салкын карашында ниндидер кырыслык, тәкәбберлек бар иде.
— Кемгә охшатыр идегез сез аны?
— Йөзенең аскы өлеше бераз сэр Генриныкына охшаган.
— Әйе, бераз бар бугай. Ләкин бер генә минут сабыр итегез.
Ул урындыкка менеп басты да, шәмне сул кулына тотып, уңы белән киң читле эшләпәне һәм биткә төшеп торган озын чәчләрне каплады.
— И аллам! — дип, шаккатып кычкырып җибәрдем. Портреттан Стэплтон карап тора иде.
— Менә! Күрдегезме? Минем күз, нәрсә белән капласаң да, чын йөзне барыбер күрә ул. Тыштагысын түгел, эчтәгесен күрү — шымчы өчен иң төп сыйфат менә шул инде.
— Шаккаткыч! Аның портреты дип уйларсың!
— Әйе, физик яктан да, рухи яктан да үткән заманнарга кире әйләнеп кайтуның кызык мисалы бу. Мондый портретларны өйрәнергә тотынсаң, җанның бер кешедән икенче кешегә күчеп йөрүенә ышана башларсың, һич шигем юк, ул да Баскервиль булырга тиеш.
— һәм варис булырга омтыла.
— Шул-лай. Очраклы рәвештә күзем төшкән бу портрет безгә бик зур нәрсәне ачыкларга ярдәм итте. Болай булгач, тоттык без аны, Уотсон, тоттык! Ант итеп әйтәм, иртәгесе төнне безнең ятьмәдә тыпырчыначак ул, үзенең сөкәсендә күбәләкләр ничек бәргәләнсә, шулай бәргәләнәчәк. Каптырма, бөке, ярлык һәм Бейкер-стриттагы коллекция тагын бер экземпляргә байыйачак.
Холмс шаркылдап көлә-көлә портреттан читкә китте. Ул шулай итеп көлгән чагында ниндидер бер башкисәргә бик зур бәла янаганын белә идем инде мин.
Икенче көнне иртән киенеп маташканда тәрәзәгә карасам, Холмсны күрдем. Ул миннән дә иртәрәк торган һәм каядыр барып килергә дә өлгергән икән.
— Эш күп безнең бүген, — диде ул, ләззәтләнеп кулын уа-уа. — Хәзер башлыйбыз. Ятьмә корылган. Олы чуртан эләккәнме, әллә иреккә чыгып тайганмы икәнен кич күрербез инде.
— Сазлыкка барып та килдегезме әллә?
— Гримпенга барып, Пристаунга Селден үлеме турында хәбәр җибәрдем. Бу нәрсә белән беребезне дә борчып тормаслар, дип уйлыйм. Аннары Картрайт белән элемтәгә кердем. Юкса, минем өчен борчылып, хуҗасының кабере өстендә җан биргән эт кебек, мәгарә янында ачка үлүе дә мөмкин.
— Бүген нидән башлыйбыз соң?
— Иң элек сэр Генрины күрергә кирәк. Менә ул үзе дә монда!
— Хәерле иртә, Холмс! — диде баронет. — Штаб җитәкчесе белән булачак сугыш турында фикер алышып утыручы генералга охшагансыз сез.
— Шулай да ул. Уотсон әмер көтеп килгән.
— Мин дә...
— Бик шәп. Ялгышмасам, Стэплтон дустыбыз бүген сезне кунакка чакырды булса кирәк?
— Сез дә безнең белән барырсыз, дип уйлыйм? Бик кунакчыл кеше алар һәм, сезне күреп, шатланырлар гына.
— Кызганычка каршы, безгә Уотсон белән Лондонга китәргә кирәк.
— Лондонга?
— Әйе. Безгә хәзер анда булу яхшырак. Баронетның йөзе тартылып куйды.
— Ә мин сезне, эшне тәмамламый торып, моннан китмәссез, дип уйлаган идем! Дөресен әйтим, Баскервиль-холлда берүзеңә бигүк күңелле түгел.
— Ни әйтсәм дә, ни сорасам да, миңа һәрчакта берсүзсез буйсынырга тиешсез, дустым. Ә безнең өчен борчылмагыз: бик киләселәре килгән иде дә, ашыгыч эш белән Лондонга китеп бардылар, диярсез. Хәер, тиздән Девонширга әйләнеп кайтырбыз без. Минем сүзләрне җиткерергә онытмассыз бит?
— Әгәр кирәк икән...
— Ышаныгыз миңа, бүтәнчә юл юк.
Бу сүзләрне ишеткәч, баронетның кәефе кырылды, безнең китүне һич тә өнәп бетерми иде ул.
— Кайчан китәргә уйлыйсыз? — дип салкын гына сорап куйды.
— Тамак ялгап алгач та. Кумб-Тресига кадәр ат белән барырбыз, кире кайтуына шигегез булмасын өчен, Уотсонның әйберләре монда калыр. Уотсон, Стэплтонга хат кисәге язып, килә алмавыгыз өчен гафу үтенегез.
— Минем дә Лондонга барасым килеп китте әле, — диде баронет. — Нигә дип берүзем монда утырыйм ди?
— Чөнки сезгә үз постыгызны ташлап китәргә ярамый. Чөнки сез минем сүзне тыңларга вәгъдә бирдегез, ә мин сезгә монда калырга кушам.
— Ярый, калырмын.
— Тагын бер үтенеч. Меррипит-хауска ат белән барыгыз. Аннары экипажны кире җибәрегез, ә Стэплтоннарга, җәяү кайтам, дип әйтегез.
— Җәяүме? Сазлык ашамы?
— Әйе.
— Үзегез үк ничә тапкыр кисәттегез бит!
— Ә хәзер иркенләп йөри аласыз. Сезнең йөрәкле кеше икәнегезне беләм бит мин...
— Ярый, шулай итәрмен.
— Әгәр дә башыгыз кадерле булса, Меррипит-хаустан Гримпен юлына бара торган сукмактан читкә чыкмагыз. Аннары, Баскервиль-холлга иң туры юл да бит әле ул.
— Барысы да сез әйткәнчә булыр.
— Ярый. Ә без, Лондонга көндез барып җитү өчен, иртәнге аштан соң ук кузгалырбыз.
Кичә кич Стэплтонга үзенең китәсен әйткән булса да, Холмсның бу эшләре гаҗәпкә калдырды мине. Шундый кыен вакытта, җитмәсә әле мине дә ияртеп, юлга чыгуын кем уйлаган аның! Хәер, миңа дустым әйткәнне үтәүдән башка юл юк иде, һәм без моңсуланган баронет белән саубуллашып, кузгалып киттек. Ике сәгать үтүгә, кучерны кире җибәреп, Кумб-Треси платформасына чыккан идек инде. Анда безне бәләкәй генә гәүдәле бер малай каршы алды.
— Нинди йомышыгыз бар, сэр?
— Поездга утырып, Лондонга китегез, Картрайт. Килеп төшү белән үк, минем исемнән сэр Генри Баскервильгә телеграмма сугыгыз. Югалган куен дәфтәремне тапмады микән, шуны сорагыз. Тапкан булса, Байкер-стритка җибәрсен.
— Ярый, сэр.
— Ә хәзергә станция конторасына кереп сорагыз: минем исемгә берәр нәрсә юк микән анда?
Озак та үтмәде, малай, кулына телеграмма тотып, әйләнеп тә килде. Холмс телеграмманы укып чыкты да миңа сузды. "Телеграмманы алдым. Кулга алу ордеры белән юлга чыгам. Биш тә кырыкта анда булырмын. Лестрейд", — дип язылган иде анда.
— Минем иртәнге телеграммага җавап бу. Лестрейд — профессиональ шымчылардан иң яхшысы, безгә ярдәме тияргә мөмкин аның... Шул-лай, Уотсон, безнең вакыт бар әле, хәзер миссис Лора Лайонсны күреп килербез.
Вакыт узган саен, Холмсның планнары минем өчен ачыклана барды. Баронет аша ул Стэплтонны безнең монда юклыкка ышандырды, ә чынлыкта исә, иң кирәк вакытта без үз урыныбызда була алачакбыз. Әгәр сэр Лондоннан Холмс җибәргән телеграмманы да әйтсә, Стэплтонның соңгы шиге дә бетәчәк. Минем күз алдында үткер тешле чуртанга салынган ятьмә тартылганнан-тартыла бара иде.
Без килгәндә миссис Лора Лайонс эш бүлмәсендә утыра иде. Шерлок Холмс сүзне шулкадәр кистереп һәм ачыктан-ачык башлап китте ки, аны ишеткән миссис Лайонсның күзләре шардай ачылды.
— Мин сэр Чарльзның үлү сәбәпләрен тикшерәм, дип башлады ул. — Дустым Уотсон сез сөйләгән сүзләрне һәм кайбер нәрсәләрне әйтмичә яшереп калдыруыгызны миңа хәбәр итте.
— Нәрсәне әйтми калдырдым икән соң мин? — дип, тупас кына сорады ул.
— Сез, сэр Чарльзны кичке сәгать унга җилкапка янына чакырдым, дип әйттегез. Без аның нәкъ шул сәгатьтә һәм ул урында вафат булганын беләбез инде. Сез менә шушы ике нәрсә арасындагы бәйләнешне телгә дә алмадыгыз.
— Бернинди бәйләнеше дә юк аларның.
— Алайса, ничек туры килгән алар?! Шаккатырлык хәл бу! Ләкин мин әлеге бәйләнешне ачыклап булыр, дип уйлыйм. Сезгә барысын да турыдан-туры сөйлим, миссис Лайонс. Сүз монда кеше үлеме турында бара, һәм дәлилләргә караганда, монда сезнең дустыгыз мистер Стэплтон гына түгел, аның хәтта хатыны да шик астына алынуы мөмкин.
Миссис Лайонс урыныннан сикереп торды.
— Хатыны?!
— Бу нәрсә беркемгә дә сер түгел инде. Сеңлесе дип атап йөрткән кеше, чынлыкта аның хатыны бит.
Миссис Лайонс әкрен генә креслога утырды һәм бармаклары белән култыксаны шулкадәр нык кысып тотты ки, хәтта тырнаклары агарып чыкты.
— Хатыны! Аның хатыны... Соң ул буйдак кеше бит! Холмс иңбашларын җыерып куйды.
— Сез миңа моны исбат итегез! Исбат итегез! Аннары мин...
Аның күзләреннән очкын чәчелеп торган кебек иде.
— Эш аңа гына терәлеп калмас, — диде Шерлок Холмс, кесәсеннән ниндидер кәгазьләр чыгара-чыгара. — Менә аларның моннан дүрт ел элек йортта төшкән фотолары. Арткы ягына: "М-р һәм м-с Ванделер", — дип язылган. Ләкин сез, очрашырга туры килгән булса, бу ир белән хатынны белергә тиеш. Аннары, менә, бөтен яктан да ышанычлы дүрт кеше кул куйган өч документ. Монда кайчандыр "Сент-Оливер"да шәхси мәктәп тоткан мистер һәм миссис Ванделерлар турында тәфсилләп язылган. Укып чыгыгыз, боларның үзегезгә таныш кеше икәнлекләренә шигегез калмасын.
Миссис Лайонс алдында яткан кәгазьгә күз йөртеп чыкты да безгә күтәрелеп карды. Аның өметсезлек тулы йөзе таштай катып калды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Баскервильләр Эте - 9
  • Parts
  • Баскервильләр Эте - 1
    Total number of words is 4141
    Total number of unique words is 2009
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Total number of words is 4172
    Total number of unique words is 1812
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 1866
    40.5 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Total number of words is 4202
    Total number of unique words is 1997
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Total number of words is 4284
    Total number of unique words is 1925
    40.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Total number of words is 4296
    Total number of unique words is 1874
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Total number of words is 4256
    Total number of unique words is 1960
    39.6 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 1905
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Total number of words is 4137
    Total number of unique words is 2024
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Total number of words is 1578
    Total number of unique words is 884
    44.8 of words are in the 2000 most common words
    58.5 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.