Latin

Баскервильләр Эте - 7

Total number of words is 4256
Total number of unique words is 1960
39.6 of words are in the 2000 most common words
55.1 of words are in the 5000 most common words
63.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ads place
Доктор Мортимер белән кара төнгә кадәр кәрт сугып утырганлыктан, ул кичне баронетка миссис Лайонс турында сөйли алмадым. Икенче көнне иртән аңа үземнең ачышымны әйткәч, Кумб-Тресига барып килергә чакырдым. Башта ул бик теләп риза булса да, бераз уйлагач анда ялгызым гына бару кулайрак дип таптык. Кубарылып барып, нигә кешене шиккә төшерергә әле? Күңелем бигүк тыныч булмаса да, үземә генә юл чыгарга туры килде.
Кумб-Тресига килеп җиткәч, Перкинска атларны туктатырга куштым һәм үзем күрәсе ханым турында бераз сорашып алдым. Аның өе авыл уртасында икән, шуңа күрә озак эзләргә туры килмәде. Ишекне ачкан асрау, артык төпченеп тормыйча, мине кунак бүлмәсенә алып керде. Машинкада басып утыручы хатын, мөлаем елмаеп, каршы чыкты, ләкин алдында ят кеше күргәч, кашлары җыерылды. Аннары ул, яңадан өстәл янына утырып, нигә килүемне сорады.
Беренче күрүдән миссис Лайонс мине үзенең чибәрлеге белән таң калдырды. Ачык коңгырт күзләр, коңгырт чәчләр, бит очларында вак сипкелләр сибелгән җиңелчә алсулык. Шундый матур алсулык ак гөләпнең урта бер җирендә була. Кабатлап әйтәм, беренче тәэсир бик тә яхшы иде. Ләкин, яхшылабрак карагач, фикерем кире якка үзгәрде. Әллә авыз кырыендагы уемтыклар, әллә кырыс күз карашы сәбәп булды, аның йөзендә ниндидер тупаслык төсмерләдем мин. Ләкин бу уйлар соңрак килде. Килеп керүгә үк, каршымда мин бик гүзәл туташ кына күрдем, һәм шулчакта гына хәлемнең никадәр авыр икәнен аңладым.
— Сезнең әтиегезне беләм мин, — дидем аңа.
Сүз бигүк урынлы әйтелмәгән иде, һәм леди миңа моны шундук сиздереп куйды.
— Әтием белән бернинди уртак нәрсәм дә юк минем, — дип җавап бирде ул. — Аңа аз гына да катнашым юк һәм аның дусларын үземнең дусларым, дип саный алмыйм. Әтилек вазифаларын үтәү белән мәшәкатьләнми ул. Әгәр дә мәрхүм сэр Чарльз Баскервиль һәм башка мәрхәмәтле кешеләр ярдәм кулы сузмаса, миңа күптән ачлы-туклы яшәргә туры килер иде.
— Сезнең белән нәкъ шул мәрхүм сэр Чарльз Баскервиль турында сөйләшергә телим дә инде.
Аның агарынган йөзендә сипкелләр кабынды.
— Сезне нәрсә кызыксындыра? — дип сорады ул һәм калтыраган бармаклары машинка клавишаларына кагылып китте.
— Аның белән таныш идегезме?
— Әйтеп торам бит, аның алдында бик зур бурычлы мин. Әгәр дә яңадан аякка баса алганмын икән, боларның барысына да ул сәбәпче.
— Аның белән хат языша идегезме?
Леди миңа тиз генә карап алды, аның ачык коңгырт төстәге күзләрендә усал очкыннар кабынган иде.
— Бу төпченүләрнең сәбәбен әйтегез, — дип кисәк кенә сорады ул.
— Сәбәбе шул: сезнең өчен бигүк яхшы булмаган бер нәрсәне халыкка таратмау. Әйдә, бу турыда монда сөйләшик, югыйсә аннары соң булыр.
Йөзе тагын да ныграк агарынып, озак кына сүзсез торды ул. Аннары кинәт кенә миңа карады да тәвәккәл һәм тупас итеп әйтеп куйды:
— Ярый, мин риза. Нәрсә беләсегез килә?
— Сэр Чарльз белән хат алыштыгызмы?
— Әйе, ике тапкыр яздым, олы җанлы һәм киң күңелле булуы өчен рәхмәт әйттем.
— Кайчан язганыгызны хәтерләмисезме? - Юк.
— Үзе белән күрешкәнегез булдымы?
— Берничә тапкыр... Кумб-Тресига килгәч. Сэр Чарльз бик тыйнак кеше иде, үзенең яхшылыкларын искә алырга яратмады.
— Сирәк язышкансыз, сирәк очрашкансыз, тик шулай да сезнең хәлләр белән якыннан таныш булган ул, хәтта ярдәм кулы да сузган? Ничек болай булган соң әле?
Минем четерекле сорауга ул, бөтенләй уйлап тормыйча, бик тиз җавап бирде.
— Нинди хәлдә икәнемне белгән башка джентльменнар да ярдәм иттеләр миңа. Аларның берсе сэр Чарльзның күршесе һәм якын дусты мистер Стэплтон булды. Бик күп яхшылыгы тиде аның, ә сэр Чарльз минем белән мистер Стэплтон аша танышты.
Сэр Чарльз үзенең мәрхәмәтле эшләрен башкарып чыгуны шактый еш кына Стэплтонга тапшырганны белгәнгә күрә, леди сүзләренең дөреслегенә шик тумады.
— Хәзер әйтегез инде: үзегезнең хатыгызда сэр Чарльзны очрашуга чакырмадыгызмы?
Ул ярсып, чәчрәп чыкты.
— Мондый сорауны урынсыз, дип уйлыйм мин, сэр!
— Кичерегез, леди, ләкин сорауны тагын бер тапкыр кабатларга мәҗбүрмен.
— Ярый, алайса, җавап бирәм: юк, билгеле, юк!
— Хәтта сэр Чарльз вафат булган көнне дәме?
Бит алмаларындагы алсулык бер мизгелдә юкка чыкты, йөзенә үлек төсе керде аның. Кипкән иреннәре калтыранып куйды һәм мин пышылдап чыккан "юк" сүзен ишеттем.
— Хәтерегез чуалган, ахрысы. Мин сезнең хатыгыздан бер өзекне дә укый алам. "Зинһар өчен, бу хатны утка ягыгыз һәм кичке сәгать унда җилкапка янында булыгыз", — дип язылган анда.
Тагын бер мизгелдән миссис Лайонс һуштан язар кебек тоела башлаган иде, ләкин ул, бөтен ихтыяр көчен җигеп, үзен кулга алды.
— Димәк, дөньяда намуслы джентльменнар юк икән.
— Сез хаклы түгел, сэр Чарльз теләгегезне үтәгән. Ләкин кайвакытта яндырылган хатны да укып була. Хәзер аңа хат язган булуыгызны таныйсызмы инде?
— Әйе, яздым. Тартынып тормыйм! — дип, җан ачысы белән әйтеп салды ул. — Бу хатның бер оялыр җире дә юк. Мин аннан ярдәм сорадым. Әгәр дә аның белән күрешеп сөйләшсәм, булышмый калмас, дип уйлаган идем.
— Ә нигә аның белән шулай бик соң очрашырга булдыгыз?
— Икенче көнне иртән Лондонга китәсен ишеттем. Бәлки, ул берничә айга китәдер? Ә иртәрәк килә алмадым, анысының үз сәбәбе бар.
— Нигә дип аллеяда очрашырга уйладыгыз? Өендә күрешеп булмый идемени?
— Сезнеңчә, шундый соң вакытта хатын-кыз кеше ялгызак ир өенә керә аламы?
— Ярый. Сез аның янына килгәч, ниләр булды соң?
— Мин беркая да бармадым.
— Миссис Лайонс!
— Дөньядагы бөтен нәрсә белән ант итәм, бармадым мин анда! Бара алмадым, комачауладылар.
— Нәрсә комачаулады соң сезгә?
— Анысы минем үз эшем, сезгә әйтә алмыйм.
— Шулай итеп, сез сэр Чарльз вафат булган урында очрашырга булгансыз. Урыны гына түгел, сәгате дә туры килә, ә үзегез шунда бармагансыз?
— Әйе, шулай бу.
Күпме генә тырышсам да, башка нәтиҗә булмады, бер сүзне кабатлап тик торды ул.
— Миссис Лайонс, — дидем мин, бу озын һәм нәтиҗәсез төпченүләргә чик куеп, — чын күңелдән, дөресен сөйләргә теләмичә, өстегезгә бик зур җаваплылык аласыз. Хәлегез бик шәптән түгел сезнең. Әгәр полициягә мөрәҗәгать итә калсам, яхшыга булмас. Сезне бөтенләй гаепсез дип саныйк, ди. Алайса, нигә дип башта ук сэр Чарльзга вафат булган көнендә хат язуыгызны танымадыгыз?..
— Бу сүзләрдән кире нәтиҗә ясарлар да күңелсез хәлләргә юлыгырмын, дип курыктым.
— Ә нигә дип сэр Чарльзга хатыгызны утка ягарга куштыгыз?
— Әгәр дә укыган булсагыз, бу нәрсә үзегезгә дә аңлашылырга тиеш.
— Хатны бөтенләй укыдым, димәдем бит.
— Тулы бер өзеген хәтердән әйттегез түгелме соң?
— Анысы хатка өстәмә генә. Хаты утка ягылган, дип әйттем бит инде, шуңа тулысынча укый алмадым мин аны. Соравымны тагын бер тапкыр кабатлыйм: нигә сэр Чарльздан хатны утка ягуны үтендегез?
— Анысы миңа гына кагыла.
— Алайса, боларның дөньяга таралмавыннан аеруча нык сакланырга тиеш сез.
— Ярый, барысын да сөйлим сезгә. Әгәр минем ачы язмышым турында сезгә дә барып ишетелгән икән, алайса, уйламый-нитми генә кияүгә чыгуымны һәм хәзер моңа үкенүемне дә белеп торыгыз.
— Әйе, кайбер нәрсәләр ишеттем мин.
— Үзен күралмавыма да карамастан, ирем шул көннән бирле теңкәмә тиеп тилмертә. Закон аның ягында, һәм шуңа күрә ул теләсә кайсы вакытта мине үзе белән бергә яшәргә мәҗбүр итә ала. Сэр Чарльзга хат язганга кадәр, мин үземә ирек ала алуымны белдем, ләкин моның өчен акча кирәк иде. Ирек миңа бар нәрсәне: күңел тынычлыгы да, бәхет тә, үз-үземә хөрмәт хисе дә — бер сүз белән — бар нәрсәне бирәчәк! Сэр Чарльзның олы җанлылыгы һәркемгә билгеле, һәм мин, үз кайгымны сөйләсәм, ул миңа ярдәм кулы сузмый калмас, дип уйладым.
— Алайса, нигә дип очрашуга бармадыгыз соң?
— Чөнки, ул арада башка җирдән ярдәм алып өлгердем.
— Ул чакта, тагын бер хат язып, нигә килә алмавыгызны хәбәр итәргә иде!
— Әгәр икенче көнне гәзитәләрдә аның үлеме турындагы хәбәрне укымаган булсам, шулай иткән булыр идем дә.
Сүзе-сүзгә шактый берегә иде аның, минем сораулардан да аптырап калмады. Боларның барысын да бары бер юл белән: миссис Лайонсның, сэр Чарльз үлеменнән соң, ире белән аерылышу эшен кузгатканмы-юкмы икәнен тикшереп кенә белеп була иде.
Очрашмадым, дип алдарга җөрьәт итәр иде микән ул? Чөнки Баскервиль-холл белән ике араны шарабанга утырып барып, Кумб-Тресига таң алдыннан гына җәяү кайтырга туры килгән булыр иде бит аңа. Мондый сәяхәтне яшереп калып буламыни? Димәк, ул дөресен сөйли, һич югында, аның сүзләрендә күпмедер дөреслек бар.
Аның яныннан мин бөтенләй чыгырдан чыгып, эшем барып чыкмаганга борчылып кайттым. Максатка барып җитәм, дигәндә генә, каршыма тагын стена үсеп чыкты. Тик шулай да, бу хатынның сөйләшкән вакыттагы кыяфәте күз алдына килгән саен, ул миңа күп нәрсәне әйтмичә, яшереп калдырган кебек тоела башлады. Нигә кинәт кенә төсе качты әле аның? Нигә шулкадәр теләмичә генә сөйләште ул? Нигә дип очрашуга бармаган? Бу нәрсәләр, ул миңа сөйләгәнчә, бигүк гади булырга тиеш түгел. Ләкин бүтән юлым юк иде! Хәзер башка эз белән китәргә, таш мәгарәләр янына юл тотарга туры килә.
Ләкин, борынгы кешеләрнең мәгарәләре белән чуарланган калкулык яныннан кайтып барганда, мин бу эзләрнең бик буталчык икәнен ачыкладым. Бэрримор, билгесез кешене шушы мәгарәләрнең берсендә качып ята, диде. Тик алар монда адым саен очрый бит! Хәер, Бэрримор сүзеннән башка, үз фикерләрем дә бар минем, теге көнне аны гранит багана башында күрүемне әйтәм. Димәк, шуннан эзли башларга да кирәк. Бу тирәдәге бөтен мәгарәне актарып чыксам, чыгам, ләкин үземә кирәклесен барыбер табам мин аның. Әгәр әлеге кеше кулыма эләгә калса, исемен әйттермичә, ни өчен безнең арттан шулай тырышып шымчылык итүен белмичә туктамыйм. Револьвер белән куркытып булса да, әйттерәм. Халык мыжгып торган Риджент-стритта Холмс кулыннан ычкынды ул, ләкин сазлыкта әллә кая китә алмас. Әгәр мәгарәне табып та, хуҗасы өйдә булмаса, кайтканын көтәрмен. Күпме көтәргә туры килсә дә көтәрмен. Холмс Лондонда ычкындырды аны. Әгәр дә минем кулга эләгә калса, укытучымның борынына чиртер идем!
Моңа кадәр эшләр гел кирегә барган булса да, бу юлы бәхет миңа йөз белән борылды. Һәм моңа сәбәпче әлеге дә баягы картлач, чал чәчле, алсу йөзле мистер Френкленд сәбәпче булды. Олы юлга чыга торган бакча капкасы янында каршылады ул мине.
— Хәерле көн, доктор Уотсон! — дип, гомер булмаганча, ачык йөз белән сәлам бирде. — Атларыгыз хәл алсын! Безгә кереп, бераз кәеф кылып, азрак шәраб авыз итеп чыгыгыз.
Үз кызына булган мөнәсәбәтләрен белгәнгә күрә, аңа бигүк дустанә карамый идем, ләкин инде күптәннән Перкинсны өйгә кайтарып җибәрәсем килгәнгә, бу очрактан файдаланып калырга булдым. Бишекле арбадан төштем дә, сэр Генрига төш турында кайтасымны әйтергә кушып, Френкленд артыннан ашханәгә кереп киттем.
— Бүген тантана, чып-чын бәйрәм көнем, сэр, — диде ул, шаркылдап көлә-көлә. — Ике суд процессында җиңеп чыктым. Хәзер мондагы халык законның нәрсә икәнен аңлар инде. Шул законның илчесе буларак, кайбер буйсынмас бәндәләрне авызлыклармын әле. Мидлтон картлач паркы аша ирекле йөрү хокукы алдым, паркның үзе аша, ишегеннән нибары йөз адым чамасы гына читтән, сэр! Ни диярсез моңа? Ул капкорсакларны акылга утыртырбыз әле без! Җәмгыять хокукларын бозарга ярамаганны белеп торсыннар! Шуның өстенә, мин мондагы халык кәеф-сафа корырга йөри торган урман юлын яптым. Ул кабахәтләр дөньяда шәхси милек хокукы булуын белмәгәндәй кыланалар! Кайда теләсәләр, шунда буш шешә, чүп-чар ташлап китәргә мөмкин, дип уйлый алар. Ике эшне дә ерып чыктым, доктор Уотсон, һәм икесе дә — минем файдага. Инде күптәннән, үз утарында куян аулаган өчен сэр Джон Морленны җавапка тартканнан бирле, мондый бәхетле көнем булганы юк иде.
— Ничек майтара алдыгыз соң моны?
— Суд архивларын актарып карагыз, сэр, вакытым бушка үтте, дип, һич тә зарланырга туры килмәс. "Френкленд һәм Морленд эше". Суд Лондонда булды. Ике йөз фунт акча тотсам, тоттым, ләкин барыбер җиңеп чыктым мин аны.
— Шуннан нинди файда алдыгыз?
— Бер нәрсә дә алмадым, сэр, бөтенләй бер нәрсә дә. Бу эшләрдә үз файдамны кайгыртмавым белән горурланам гына. Бары тик җәмгыять алдындагы бурычымны гына үтим мин. Фернворси авылы кешеләренең бүген төнлә карачкымны утка ягуларына шигем юк. Соңгы тапкыр шулар "мине" яндырганда, полициядән бу башбаштаклыкка чик куюны сораган идем. Ләкин безнең графлыктагы полицейскийлардан рәт чыгарлыкмыни, сэр! Алардан ярдәм көтеп утырсаң! Туктагыз әле, "Френкленд һәм полиция эше" бөтен җәмгыять фикерен җәлеп итәчәк бит. Миңа начар мөнәсәбәтләре өчен мондагы хуҗаларны кисәткән идем инде, менә хәзер сүзләрем чынга аша.
— Ничек итеп?
Картлач миңа мәгънәле караш ташлады.
— Үлә-бетә бер әйберне белергә тырыша алар, ә миңа аның турында кайбер нәрсәләр билгеле. Ләкин әллә ниләр вәгъдә итсәләр дә, ул кабахәтләргә булышасым юк!
Бу тел бистәсеннән котылырга күптән җай эзләп утырган булсам да, соңгы сүзләрне ишеткәч, сагаеп калдым. Ләкин бу карт гөнаһ иясенең кирелеген белә идем мин: әгәр дә кызыксынганыңны сиздерсәң, хәзер авызына су кабачак ул. Шуңа күрә тыныч кына сорап куйдым.
— Тагын берәр браконьердыр инде?
— Ха-ха! Юк, дустым, эшләр шактый катлаулы монда. Әгәр дә мәсьәлә качкын каторжанга кагылса?
Мин сискәнеп киттем.
— Аның качып яткан урынын, бәлки, төгәл белмимдер дә, ләкин полицияне эзгә төшерә алам. Ашарына илтеп йөрүче кешене тапмыйча, монда бер нәрсә дә кылып булмаганын аңламыйсызмы әллә сез. Аны белә алсак, артыннан ияреп барасы гына кала бит.
Картлачның сүзләре дөреслеккә шулкадәр якын иде ки, мин, хәтта урынымда утырып тора алмый башладым.
— Әйе, дөрес, — дидем мин. — Ләкин нигә каторжанны һаман да сазлыкта качып ята, дип уйлыйсыз әле?
— Чөнки, үз күзләрем белән аңа ризык ташучыны күрдем. Бэрримор искә төшеп, йөрәгем кысылды. Әгәр дә бу кара
эчле һәм әрсез карт кулына эләгә калса, эше харап аның. Ләкин бераздан тынычландым мин.
— Беләсегез килсә, аның янына бала-чага йөри, — дип дәвам итте Френкленд. — Түбәдәге күзәткеч торбадан көн саен күрәм мин аны. Бер үк юл белән, гел бер вакытта йөри ул. Кем янына? — дисезме. Билгеле, каторжан янына!
Менә ул "бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына!" Ләкин мин моны төсемә дә чыгармадым. Бала-чага! Бэрримор, теге билгесез кеше янына ниндидер малай йөри, дигән иде. Димәк, Френкленд шул кешенең эзенә төшкән, ә каторжанның бөтенләй катнашы юк монда. Әгәр картлачның бөтен белгәнен сыгып чыгара алсам, тилмереп эзләп йөрисе дә булмас иде. Ләкин мин барыбер аңа ышанмаган булып, исем китмәгән булып кыландым.
— Мондагы берәр көтүче малаедыр ул. Әтисенә ашарга илтәдер.
Бер кире сүз ишетүгә үк, тәкәббер карт кабынып китте. Утлы карашын миңа төбәп, ярсыган мәче төсле тырпаеп чыкты ул.
— Шулай дисезме, сэр? — Картлач, кулын сузып, сазлык ягына күрсәтте. — Әнә теге гранит багананы күрәсезме? Шул-лай! Ә аның артындагы күчән куаклыгы үскән калкулыкны? Бөтен сазлыкта иң ташлы урын бу. Көтүчеләр нишләсен анда? Фикерегез бөтенләй мәгънәсез, сэр!
Мин аның белән килештем. Күндәмлегем бик ошады, ахрысы, Френкленд тагын да тәфсилләбрәк аңлатырга тотынды:
— Бер чакта да ашыгыч нәтиҗә ясамыйм мин, моңа шигегез булмасын, сэр. Төенчек күтәргән малайны беренче күрүем түгел. Көненә бер, хәтта икешәр тапкыр ул... туктагыз, доктор Уотсон!.. Әллә күземә генә күренәме, әллә чыннан да әнә теге калкулык итәге буйлап кемдер барамы?
Берничә миль ераклыкта торсак та, тонык яшел төстәге калкулык итәгендәге кара ноктаны күрдем мин.
— Әйдәгез, сэр, әйдәгез! — дип кычкырды Френкленд һәм баскыч буйлап өскә атылды. — Үз күзләрегез белән күрерсез.
Яссы түбәдә өчаякка беркетелгән шактый зур күзәткеч торба бар иде. Френкленд, аның өстенә капланды да шатлыклы тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Тизрәк, доктор Уотсон, тизрәк! Калкулык артына кереп югалмасын!
Чыннан да җилкәсенә төенчек аскан малай калкулык итәге буйлап әкрен генә теркелди иде. Менә ул калкулык түбәсенә күтәрелде, һәм мин зәңгәр күк фонында сәләмә киемнәргә киенгән котсыз бер гәүдә күрдем. Ул, артыннан күзәтеп килмиләрме, дип, ахрысы, сак кына як-ягына каранып алды да калкулык артына кереп югалды.
— Ничек, дөрес әйткәнменме, әллә юкмы?
— Чыннан да, малай кеше, һәм аның кача-поса йөрүенең сәбәбе дә бардыр.
— Моның сәбәбенә теләсә кайсы полиция дә төшенә ала инде. Ләкин аларга сыңар сүз дә әйтмим, һәм, доктор Уотсон, сездән дә шуны ук үтенеп сорыйм. Аңлыйсызмы? Сыңар сүз дә!
— Үзегезгә карагыз.
— Күрә торып, мине санга сукмый алар. "Френкленд һәм полиция эше" вагы-төяге белән ачыкланган, бөтен ил нәфрәт яудырачак шул мәлыуньнәргә. Минем ярдәмгә өмет итми торсыннар әле! Әгәр теге кабахәтләр карачкы урынына минем үземне утта яндырырга уйласалар да, кыл кыймылдатмас иде алар... Нәрсә, китәргә вакыт, дисезме? Шундый шатлыклы вакыйга уңае белән, миңа бу графинны бушатырга да булышмыйсызмыни?
Ләкин мин бернинди үгетләүләргә дә бирешмәдем, ә картлач өйгә кадәр озатып куярга теләге барлыгын белдергәч, көчкә юмалап котылдым. Ул күздән югалганчы, юл буйлап бардым, тик аннары турыга, теге малай кереп югалган калкулыкка карап киттем.
Эш бик шәп бара иде, һәм мин шуңа күрә, ничек кенә булса да бу бәхетле очрактан файдаланып калырга карар кылдым. Әгәр нәрсә дә булса барып чыкмый икән, монысына мин гаепле түгел инде: булдыра алганымча тырыштым, бар көчемне бирдем, диярмен.
Түбәгә менеп җиткәндә, кояш баеп килә иде инде: калкулыкның бер итәге алтынсу-яшел төскә керде, икенчесенә соры күләгә ятты. Еракта, өерык өстендә, төтенсыман томан аша Төлке баганасының сихри төсмерләре күренә иде. Тирә-юньдә ник бер тавыш, ник бер хәрәкәт булсын! Тик акчарлакмы, әллә кроншепмы — ниндидер зур, соры кош кына баш өстендә очып йөри. Галәмәт зур күк гөмбәзе белән аста җәйрәп яткан сазлык арасында башка бер җан иясе дә юк. Буп-буш сазлык, тирә-юньдә бер кеше дә булмау, ачылмаган сер һәм алда торган бурыч — болар барысы да күңелгә үтеп, йөрәкне кымырҗытып тора. Теге малай беркайда да күренми иде. Ләкин калкулыклар арасында, нәкъ минем янда гына, таш мәгарәләр тезелеп тора. Арадан берсенең түбәсе дә бар, көн бозылып китсә, кереп ышыкланырга да мөмкин монда. Аны күргәч, йөрәгем өзелеп киткәндәй булды. Нәкъ менә шушы өндә качып ятарга тиеш ул. Ниһаять, оясын таптым бит, хәзер минем кулдан ычкына алмас инде!
Стэплтон күбәләк кугандагы кебек, сагаеп кына тау тишегенә таба атладым. Якынлашкан саен, күңел күтәрелә барды. Ишек хезмәтен үтәүче ачыклыкка ташлар арасыннан аз гына беленеп торган сукмак килә иде. Мәгарә эченнән бер аваз да ишетелмәде. Билгесез кеше йә тын да чыгармый ята, йә сазлык буйлап иснәнеп йөри. Тиздән буласы хәлләрне уйлап, чыгырдан чыгар чиккә җиттем. Тәмәкене бер читкә ыргытып, револьвер тоткасын кысып тоттым да җәһәт кенә мәгарә авызына килдем һәм эчкә күз ташладым. Мәгарә буш иде.
Ләкин күңелем дөрес сизенгән: һичшиксез, кемдер яшәгән монда. Кайчандыр неолит кешесе йокы симерткән таш сәкедә су үткәрми торган плащка төрелгән одеяллар ята. Учак төбендә көл өеме күренә. Аның янәшәсендә аш-су кирәк-яраклары һәм су белән яртылаш тулы чиләк тора. Буш банкалар өеме монда инде беренче көн генә яшәмәүләрен сөйли иде, ә күз бераз ияләшә төшкәч, почмакта калай кружка һәм башланган виски шешәсе күрдем. Уртада яссы таш ята. Өстәл хезмәтен үти, ахрысы. Ә таш өстендә — кечкенә төенчек. Без күзәткеч торбадан күргән малай төенчеге булса кирәк ул. Төенчектә берсе киптерелгән телдән, икесе шапталдан ясалган өч консерв банкасы һәм шәм бар иде. Тикшереп чыкканнан соң, төенчекне яңадан урынына куярга гына уйлаган идем, таш өстендәге кәгазьне күреп, сискәнеп киттем. Кәгазьне кулга алып, карандаш белән язылган кәкре-бөкре хәрефләрне көчкә укып чыктым.
"Доктор Уотсон Кумб-Тресига китте", — дигән сүзләр бар иде анда.
Кулыма кәгазь тоткан килеш, бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышып, бермәл хәрәкәтсез тордым. Билгесез кеше сэр Генрины түгел, ә мине сагалый булып чыга түгелме соң? Артымнан үзе йөрмичә, бу эшне башка кешегә тапшырган. Теге малай шул кеше түгел микән? Менә аның соңгы хәбәре. Монда килеп төшүемнән бирле, һәр адымым исәптә булган, ахрысы. Ниндидер күзгә күренмәс көчләрнең барлыгын һәм аларның бик нечкә җептән безгә ятьмә үрүләрен һәрчак сизеп йөри идем мин. Иң кыен чакларда һәрвакыт шул ятьмәгә килеп бәрелгәндәй буласың.
Бердәнбер язу түгелдер бу. Ләкин, як-ягыма карансам да, бүтән нәрсә тапмадым. Шундый сәер тормыш алып баручы кеше турында сөйләрлек, максатын ачыкларлык башка бер билге дә күренмәде. Аның турында бары тик тормыш рәхәтләренә исе китми торган кеше, дип кенә әйтеп була. Соңгы көннәрдә чиләкләп койган яңгырны искә төшереп, мәгарә түбәсендәге тишекләргә күз салгач, бу кешенең үз максатына никадәр нык бирелгәнен аңладым. Юкса, монда ничек түзеп ятмак кирәк! Кем соң ул — безнең усал дошманыбызмы, әллә яманлыклардан саклаучы фәрештәбезме? һәм мин, барысын да ачыкламый торып, мәгарәдән чыкмаска ант иттем.
Кояш офык артына кереп югалды, һәм күк йөзе алтынсу төскә керде. Офык нурлары, кызыл таплар булып, Гримпен дерелдәвегендәге сулыкларга төште. Еракта Баскервиль-холл манаралары, ә тагын да арырак, Гримпен йортлары өстендә, томан күренде. Аларның ике арасында Стэплтон йорты тора. Кичке алтынсу нурлар гаҗәеп гүзәл һәм тыныч кыяфәт бирә аңа! Ләкин минем йөрәк табигать тынычлыгына ышанмый, һәм үзенә әллә никадәр серләр яшергән билгесезлектән изалана иде. һәр секунд саен очрашу вакыты кими бара. Соңгы чиккә җитеп гасабилансам да, ныклы ышаныч һәм үҗәтлек белән, хуҗасы кайтканны көтеп, караңгы мәгарәдә утыра бирдем.
һәм, ниһаять, тавышы ишетелде аның. Менә аяк астына таш эләкте. Тагын бер... тагын... аяк тавышы якынайганнан-якыная... мин иң караңгы почмакка сикереп, револьвер чакмасын тарттым да әлеге кеше яхшылап күренми торып, шуннан чыкмаска булдым. Тышта тынлык урнашты, ул туктап калды, ахрысы. Аннары аяк тавышлары яңадан ишетелде һәм мәгарә тишеген кемдер гәүдәсе белән каплады.
— Бүген көн шундый әйбәт, Уотсон дус, — диде миңа бик таныш тавыш. — Нигә тынчып утырасыз? Тышта һава яхшырак бит.


Уникенче бүлек. Сазлыктагы үлем
Беравык үз колагыма үзем ышанмыйча, бу көтелмәгән хәлгә аптырап тордым. Аннары гына, телем ачылып, җилкәмнән гаҗәеп зур йөк төшкәндәй тоелды. Мондый салкын һәм астыртын тавыш дөньяда бер кешедә генә булуы мөмкин.
— Холмс! — дип кычкырдым мин. — Холмс!
— Чыгыгыз, — диде ул, — һәм, зинһар өчен, револьвер белән саграк кыланыгыз.
Мәгарәдән чыгуга ук, аны күрдем. Холмс ялтыравык таш өстенә утырган да соры күзләре белән минем сәер кыяфәтемә текәлгән. Шактый ябыккан булса да, күңеле күтәренке, кояшта каралган йөзе тыныч иде аның. Өстендә — спорт костюмы, башында — кепка. Сәяхәт кылып йөрүче турист диярсең! Ыспайлык гадәтенә монда дә хыянәт итмәгән: сакал-мыегы ялтыратып кырылган, күлмәгендә ник бер тап булсын! Бейкер-стрит буйлап йөримени!
— Тагын кемне күреп, шулай шатлана алыр идем мин! — дип, каты итеп аның кулын кыстым.
— Гаҗәпкә калыр идем, — диегез.
— Анысы да хак.
— Ләкин, дөресен әйтәм, дустым, бер сез генә гаҗәпкә калмадыгыз монда. Минем вакытлы торагымны табарсыз дип тә, бу төштә сезне очратырмын дип тә һич уйламаган идем. Мәгарәгә җитәргә егерме адым калгач кына сизендем.
— Минем эзне таныдыгызмы?
— Юк, Уотсон! Сезнең эзне аеру — мөмкин түгел. Әгәр киләчәктә минем капкынга эләгергә теләмисез икән, тәмәке алыр өчен бүтән кибеткә йөрегез. Юкса, "Бредли. Оксфорт-стрит" маркалы сигарет күрүгә үк, Уотсон дустым кайдадыр шушы тирәдә, дип уйлый башлыйм мин. Әнә ул тәмәке төпчегегез, сукмак читендә ята. Минем буш мәгарәмә һөҗүм ясар алдыннан ташлаган булсагыз кирәк?
— Әйе...
— Шулай дип уйладым да. һәм, сезнең үҗәтлекне белгәнгә күрә, корулы револьвер тотып, мәгарә хуҗасы кайтканны көтәсегезне чамаладым. Чыннан да җинаятьче дип уйладыгызмыни мине?
— Кем икәнегезне белмәдем, әмма моны ачыкларга кирәк санадым.
— Шәп, бик шәп, Уотсон! Ә минем торакны ничек таба алдыгыз соң? Каторжанны куып барганда күргәнсездер, ахрысы. Саксызрак кыландым шул: җилкәгә ай яктысы төште.
— Әйе, шунда күрдем.
— һәм, монысына килеп җиткәнче, бөтен мәгарәләрне актарып чыктыгызмы?
— Юк, малаегыз эзгә төшерде мине — аның артыннан күзәтчелек итүчеләр бар монда.
— Ә? Күзәткеч торбалы картлачмы? Линзасында кояш чагылганны күрдем мин аның, ләкин башта ни икәнен аңламадым. — Ул торып басты да мәгарәгә күз ташлады. — Әйе, Картрайт булган икән монда. Нинди кәгазь бу? Сез Кумб-Тресига бардыгызмыни?
— Әйе.
— Миссис Лора Лайонсны күрергәме?
— Каян белдегез?
— Бик шәп! Без сезнең белән параллель юллар буйлап хәрәкәт иткәнбез, күрәсең. Ярый, хәзер, алайса, белгән нәрсәләребезне уртаклашыйк, шулай итсәк, кайбер хәлләр ачыкланыр, бәлки?
— Сезнең монда булуыгызга шулкадәр шат мин! Бер-берсенә үрелеп барган серле хәлләрдән һәм үз өстемә төшкән җаваплылыктан башым катып беткән иде инде. Бу якларга ничек килеп чыктыгыз соң, нинди эшләр җимерәсез? Ә мин — беркатлы, Холмсны Бейкер-стритта теге коткы белән әвәрә килеп ята, дип уйлыйм тагын!
— Шулай уйлавыгызны теләгән идем дә.
— Димәк, үзегез миннән ярдәм аласыз, үзегез миңа ышанмыйсыз булып чыга! — дип, ачуланып әйттем мин. — Болай килешми, Холмс!
— Хәзерге эштә дә, элеккеләрендә дә миңа күрсәткән ярдәмегез гаҗәп зур булды сезнең. Әгәр, кайчан да булса, төп башына утыртты бу мине, дип уйлагансыз икән, зинһар өчен, ачуланмагыз, дустым! Дөресен әйткәндә, үз файдагызга шулай эшләдем мин. Хәзер менә сезгә куркыныч янавын ишеттем дә, бу эшне ерып чыгар өчен, үзем килеп җиттем. Әгәр сэр Генри белән бергә килгән булсам да, сез эшләгәнне эшләр идем. Ләкин ул чакта дошманнар сагаеп калыр иде. Баскервиль-холлга килеп, аяк-кулны бәйләткәнче, болай әйбәтрәк тә булды әле. Бөтен нәрсәне рәхәтләнеп читтән генә күзәтеп торам да иң кирәк чакта гына сәхнәгә чыгам.
— Ә миннән яшерү нигә кирәк булды?
— Әгәр монда икәнемне белсәгез дә, миңа ярдәм итә алмас идегез. Ул чакта нәрсә булса да сөйлисегез, яисә миңа уңайлыклар тудырасыгыз килер иде. Ә нигә эшне куркыныч астына куярга әле? Үзем белән Картрайтны алып килдем, йомышчылар конторасындагы малайны хәтерлисезме — һәм ул эшен бик яхшы башкара. Миңа күп нәрсә кирәк түгелен беләсез бит: ипи кыерчыгы, чиста яка булса, кешегә тагын ни кирәк инде? Шуның өстенә, Картрайт килгәч, безгә тагын ике күз һәм шактый җитез аяклар өстәлде. Чын хәзинә булды ул малай.
— Димәк, сезгә гел юкка хәбәр җибәреп торганмын! — дидем мин, калтыранган тавыш белән. Үземнең күпме көч түгүемне искә төшергәч, күңелгә төер утырды.
Холмс кесәсеннән бер төргәк хат тартып чыгарды.
— Менә сезнең хәбәрләр, дустым. Шигегез булмасын, һәрберсен җентекләп өйрәндем. Эшне шулай җайга салдым ки, бу хатлар миңа бер генә көнгә соңарып килә иделәр. Котлыйм сезне! Шундый авыр эшне ерып чыгу өчен күрсәткән тырышлык һәм игътибарлыгыгыз теләсә нинди рәхмәттән дә өстенрәк.
Шулай оста итеп төп башына утыртуларына бик тә ачуым чыккан иде, ләкин Холмсның җылы сүзләре җанымны эретте дә җибәрде. Моның өстенә, дустымның хаклы булуын да сиземли идем: әйе, үзенең монда килүен сиздермәве белән миңа яхшылык кына эшләгән булырга тиеш ул.
— Менә-менә, шулай! — диде ул, яктырган йөземне күреп. — Ә хәзер миссис Лора Лайонс янына баруыгыз турында сөйләгез инде. Кая юл тотуыгызны шундук чамаладым мин, чөнки Кумб-Тресида безгә файдасы тиярдәй бердәнбер кеше ул гына. Дөресен әйткәндә, әгәр бүген сез аны күрмәсәгез, иртәгә анда үземә барырга туры килер иде.
Кояш баеп, сазлык өстенә эңгер-меңгер төште. Һава суытып җибәрде, һәм без караңгы мәгарәгә кердек. Шунда мин Холмска миссис Лайонс янына баруымны сөйләдем. Моның белән шулкадәр нык кызыксынды ул, шуңа күрә кайбер урыннарны берничә кат кабатларга туры килде.
— Бик мөһим нәрсә бу, — диде Холмс, мин сөйләп бетергәч. — Безнең эштә моңа кадәр бер томанлы урын бар иде. Стэплтон белән Лайонсның бик якын дуслар икәнен беләсездер инде?
— Юк, дус булулары турында бер нәрсә дә ишетмәдем мин.
— Дуслар алар. Гел очрашып торалар, хат алышалар — моннан кайбер нәтиҗәләр ясарга була безгә. Шушы кармакка аның хатынын эләктерсәк?..
— Хатынын?
— Хәзер, сезнең ачышларга җавап итеп, үземнең дә кайбер фикерләрем белән уртаклашам. Мисс Степлтон дип атап йөртелгән кеше, чынлыкта, аның хатыны бит.
— И аллам! Чынмы бу? Алайса, сэр Генрины аңа ничек якын җибәргән ул?
— Сэр Генриның башын югалтуыннан — аның үзенә генә зыян. Күргәнегезчә, Стэплтон баронеттан саклап йөртә бит аны. Кабатлап әйтәм, әлеге леди Стэплтонның сеңлесе түгел, ә хатыны.
— Ә бу күз буяуларның нигә кирәге бар соң?
— Ни өчен дисезме?.. Аның бәйсез, ирекле булуы үзенә файда китерәсен белгән Стэплтон.
Минем бөтен шик-шөбһәләрем, күңел төбендәге уйларым, бер мизгелдә тышка калкып чыгып, натуралист тирәсенә тупландылар. Башына салам эшләпә кигән, кулына сөкә тоткан бу тыныч холыклы, күзгә ташланмый торган кешедән ниндидер яманлык бөркеп тора. Хәйлә катыш сабыр холык, елмаеп торган иреннәр, кара уйлар тулы йөрәк...
— Димәк, дошман шул булып чыга? Димәк, Лондонда да безнең арттан ул иснәнеп йөргән?
— Әйе, бу мәсьәләне шулай чиштем мин.
— Ә теге кисәтү... Сеңлесе җибәргәнме аны?
— Әйе, ул.
Озак вакыт юл тапмый йөргән караңгылык эченнән коточкыч афәт төсмерләре ачыклана башлады.
— Чыннан да, дөресмени бу, Холмс? Аның натуралист хатыны икәнен каян белдегез?
— Сезнең белән беренче очрашу вакытында Стэплтон, артыграк мавыгып китеп, үзенең биографиясен сөйләп ташлаган, һәм хәзер дә моңа үкенә булса кирәк. Ә укытучы кешене эзләп табу — бик җиңел эш бит. Моның өчен мәктәп агентлыклары бар: алар теләсә кайсы вакытта бу һөнәргә катнашы булган теләсә кайсы кеше турында мәгълүмат бирә алалар. Белешә торгач, бер мәктәптә чыннан да шактый ямьсез хәлләр булуын, һәм мәктәп директорының — ул чакта фамилиясе башка булган аның — хатыны белән качып китүен ачыкладым. Бөтен билгеләре боларга туры килә. Ә инде аның энтомология белән мавыгуын да белгәч, бөтенләй шигем калмады.
— Әгәр дә бу ханым аның хатыны икән, миссис Лайонсның ни катнашы бар соң монда? — дип сорадым мин.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Баскервильләр Эте - 8
  • Parts
  • Баскервильләр Эте - 1
    Total number of words is 4141
    Total number of unique words is 2009
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Total number of words is 4172
    Total number of unique words is 1812
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 1866
    40.5 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Total number of words is 4202
    Total number of unique words is 1997
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Total number of words is 4284
    Total number of unique words is 1925
    40.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Total number of words is 4296
    Total number of unique words is 1874
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Total number of words is 4256
    Total number of unique words is 1960
    39.6 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 1905
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Total number of words is 4137
    Total number of unique words is 2024
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Total number of words is 1578
    Total number of unique words is 884
    44.8 of words are in the 2000 most common words
    58.5 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.