Latin

Баскервильләр Эте - 2

Total number of words is 4172
Total number of unique words is 1812
40.2 of words are in the 2000 most common words
54.8 of words are in the 5000 most common words
62.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ads place
Ялчы Бэрримор, сэр Чарльзның гәүдәсен табу белән үк, ат караучы Перкинсны җайдак менгереп, минем янга чаптырган. Мин әле ятмаган идем һәм шунлыктан, Баскервиль-холлга күп дигәндә бер сәгатьтән килеп тә җиттем. Сорау алу вакытында теркәлгән нәрсәләрнең барысын да үзем тикшереп чыктым. Башта мин нарат аллеясы буйлап сэр Чарльз эзе артыннан бардым, капка янында туктап торган урынын тикшердем, аннары эзләрнең үзгәрүенә игътибар иттем. Анда тагын Бэрримор эзләре дә бар иде. Мәеткә мин килгәнче беркем дә кагылмаган. Сэр Чарльз, куллары белән җиргә ябышып, йөзтүбән ята. Баштарак мин аны танымый тордым, шулкадәр үзгәргән иде ул. Гәүдәсендә бернинди эз дә табылмады. Ләкин сорау алганда Бэрримор дөрес сөйләмәде. Ул мәет янында бернинди эзләр дә юк, дигән иде. Бәлки, күрми калгандыр, ә мин күрдем... Сэр Чарльз гәүдәсеннән ерак түгел өр-яңа эзләр ярылып ята иде...
— Эзләр дисеңме?
— Әйе, эзләр.
— Ир кеше эзләреме, хатын-кызныкымы?
Доктор Мортимер безгә, ничектер, сәер итеп карап куйды да пышылдап кына җавап кайтарды:
— Мистер Холмс, гаҗәеп зур эт эзләре иде ул!


Өченче бүлек. Мәсьәлә
Дөресен әйтергә кирәк, бу сүзләрне ишеткәч тәнем чымырдап куйды. Тавышы калтырауга караганда, доктор үзе дә бик дулкынланган булырга тиеш иде. Холмс бөтен гәүдәсе белән алга иелде, һәм аның күзләрендә, кызыксыну уянганын күрсәтеп, утлы очкыннар кабынды.
— Үз күзләрегез белән күрдегезме?
— Менә хәзер сезне күргән кебек.
— Һәм бу турыда беркемгә дә әйтмәдегезме?
— Нигә әйтергә ди?
— Чыннан да, сездән башка берәү дә күрмәде микәнни?
— Эзләр мәеттән утыз метрлап читтә иде һәм шуңа күрә аларга игътибар итүче булмагандыр. Әгәр дә әлеге риваять искә төшмәгән булса, мин үзем дә игътибар итмәгән булыр идем.
— Сазлыкта этләр күптер бит?
— Күбен-күп, ләкин бу гади эт түгел иде.
— Эзләр бик олы иде дисезме?
— Гаҗәеп олы.
— Ләкин эзләр сэр Чарльз гәүдәсе янына килмәгәннәрдер бит?
— Юк, килмәгән.
— Ә ни төслерәк ул аллея?
— Ян-якларда — бер-берсенә терәлеп, койма булып үскән наратлар, ә уртада — сигез футлар чамасы киңлектәге юл.
— Ә куаклык белән юл арасында тагын берәр нәрсә бармы?
— Бар, бар. Ике яклап та чирәм үсә анда. Киңлеге алты фут чамасы булыр.
— Сезне дөрес аңлаган булсам, аллеяда капка бар бугай?
— Әйе, сазлыкка чыга торган капка.
— Ә бүтәнчә чыгып булмыймы анда?
— Юк, булмый.
— Димәк, нарат аллеясына йә өй ягыннан, йә булмаса, сазлык кырыендагы капкадан чыгып була.
— Тагын бер юл бар — аргы баштагы беседка...
— Сэр Чарльз анда барып җиткәнме?
— Юк, ул тирәдән илле адымлап читтә ята иде ул.
— Инде, доктор Мортимер, рәхим итеп, тагын бер сорауга җавап бирсәгез иде: эзләрне сез чирәм өстендә күрдегезме, әллә юлдамы?
— Чирәмдә эз калмый бит.
— Эзләр юлның капка ягында идеме?
— Әйе, капка кырыенда ук.
— Бик тә кызык! Ә капка ябыкмы?
— Ябык булу гына түгел, хәтта йозагы эленеп тора иде.
— Капканың биеклеге күпме?
— Дүрт футлап булыр.
— Димәк, өстеннән үрмәләп чыгып була.
— Әйе, була.
— Ә капка янында берәр нәрсә табылдымы?
— Юк, табылмады.
— И аллам! Әллә юньләп карамадыгызмы?
— Нишләп карамаска, карадым.
— Һәм бер әйбер дә күрмәдегезме?
— Берни дә аңларлык түгел иде анда. Сэр Чарльз капка янында биш-ун минутлап торган булса кирәк.
— Нигә алай дисез?
— Чөнки тәмәкесеннән ике тапкыр көл сынып төшкән.
— Бик шәп! Безгә менә шундый ярдәмче кирәк тә инде! Шулай бит, Уотсон? Ә эзләр?
— Чуерташ аның эзләре белән чуарланып беткән. Шуннан бүтәнен күрмәдем.
Шерлок Холмс кулы белән тезенә сугып куйды.
— Их, шунда үзем булган булсам! — диде ул. Бик тә кызык эш булырга охшый бу. Фәнни тикшеренүләр өчен мөмкинлекләр күп монда. Чуерташ шундый кызыклы китап ул, күп, бик күп нәрсә укый алган булыр идем мин анда! Ә хәзер инде аны яңгыр юып, фермерларның башмаклары таптап бетергән... Әй, доктор Мортимер, доктор Мортимер! Нигә дип башта ук чакырмадыгыз мине? Бик начар эшләгәнсез, бик начар!
— Мин сезгә берничек тә мөрәҗәгать итә алмый идем, мистер Холмс. Юкса, менә бу хәлләрнең барысын да ачып салырга туры килер иде. Шуның өстенә тагын... тагын...
— Нигә сузасыз?
— Иң үткен, иң тәҗрибәле шымчыларның теше үтми торган нәрсәләр дә бар бит дөньяда.
— Табигатьтән өстен көчләр турында әйтмәкче буласызмы?
— Алай димим дә.
— "Димим", ләкин "уйлыйм", дисезме?
— Шушы фаҗигале хәлдән соң, мистер Холмс, миңа кеше күреп, кеше ышанмаслык берничә вакыйга турында сөйләделәр.
— Мәсәлән?
— Сэр Баскервильнең үлеменә кадәр үк бу тирәдә яшәүче кайбер кешеләр сазлыкта әлеге баскервильләр албастысына охшаган җан иясе күргән булган. Сөйләүләренә караганда, бу гаҗәеп зур өрәк ут шикелле янып-яктырып тора икән. Фәнгә мондый җан иясе билгеле түгел. Мин бу кешеләрдән үзем сораштырдым. Өчәү иде алар: берсе безнең күрше, шактый төпле кеше, аннары — тимерче белән фермер. Алар өчесе дә беравыздан коточкыч өрәк күрүләре турында сөйләделәр. Шунысы кызык, бу өрәкнең төсе-кыяфәте теге риваятьтәге этнеке белән тәңгәл килә. Мистер Холмс, ышаныгыз миңа, безнең тирәдә бар халык пошаманга төште, төнлә курыкмыйча сазлыкка чыгучылар бик сирәк хәзер.
— һәм сез, фән кешесе, моны табигатьтән өстен ниндидер илаһи көч дип саныйсызмы?
— Нәрсә уйларга да белмим инде хәзер. Холмс иңбашларын җыерып куйды.
— Моңа кадәр шымчылык эшчәнлегем бу дөньяда гына бара иде әле, — диде ул. — Явызлыкларга каршы мин үземнең барлы-юклы көчләрем белән көрәшеп килдем, ләкин шул явызлыкларны тудыручының үзенә кул күтәрү артыграк булыр кебек. Ләкин сез чуерташ өстендәге эзләрне чынбарлыкта булган хәл, дидегез түгелме соң?
— Риваятьтәге этне, әгәр дә инде ул кеше бугазын чәйнәп өзгән икән, дөньяда юк нәрсә дип әйтеп булмый. Ләкин ул иблис токымыннан түгел микән?
— Сез, доктор Мортимер, бөтенләй мистикага бирелгәнсез бугай. Алайса, дөресен әйтегез: шундый фикердә булгач, нигә дип минем кирәгем чыкты сезгә? Үзегез сэр Чарльзның үлем сәбәпләрен тикшереп торуны мәгънәсез эш дип саныйсыз, ә үзегез минем бу эшкә алынуымны сорыйсыз.
— Сездән андый нәрсә сораганым юк әле минем.
— Алай булгач, нигә килдегез соң?
— Киңәшегез кирәк миңа. Сэр Генри Баскервиль белән нишләргә инде? — диде Мортимер, аннан сәгатенә күз салды. — Тагын бер сәгать тә унбиш минуттан Ватерлоо вокзалына килеп төшәчәк ул.
— Варис шулмыни инде?
— Әйе, Сэр Чарльз вафат булганнан соң эзли башлаган идек без аны. Менә, ниһаять, табылды. Канадада яши икән. Менә дигән егет, дип сөйлиләр үзен. Мин хәзер врач булып түгел, ә сэр Чарльзның дусты һәм васыятьләрен үтәүче буларак сөйләшәм.
Варислыкка дәгъва итүче башка туганнары юк. Мәрхүм сэр Чарльзның энесе Роджер Баскервиль турында да белештек, белешүен. Өч туган булганнар алар. Ә уртанчылары — әлеге Генриның әтисе — бик яшьләй үлеп киткән. Ә Роджер чып-чын башкисәр булган. Баскервильләр нәселендәге бөтен залимлыкны үзенә җыйган, теге Хьюго Баскервильгә ике тамчы су кебек охшаган иде, дип сөйлиләр аны. Англиядә юньләп тормыш кора алмагач, Үзәк Америкага качып китәргә мәҗбүр булган һәм шунда 1876 нчы елда сары авыруыннан дөнья куйган. Генри — хәзер Баскервильләр нәселеннән соңгы кеше инде. Бер сәгать тә унбиш минуттан мин аны Ватерлоо вокзалында каршыларга тиеш. Бүген, Саутгимптонга килеп җитәчәге турында әйтеп, телеграммасы килгән иде. Менә шундый-шундый хәлләр, мистер Холмс. Хәзер нишләргә миңа, киңәш бирегез?
— Ә нигә дип аңа туп-туры үзенең туган поместьесына кайтып китмәскә ди?
— Анысы шулаен шулай да. Ләкин анда яшәгән туганнарыннан берсенең дә моңа кадәр юньле үлем белән үлгәннәре булмады бит әле. Минемчә, сэр Чарльз үлем алдыннан берәр сүз әйтә алган булса, һичшиксез, Баскервильләр токымының соңгы кешесен бу коточкыч урынга китерергә киңәш итмәс иде. Ләкин, шуның өстенә, безнең караңгы һәм хәерче якның киләчәге сэр Генриның поместьеда яшәү-яшәмәвенә бәйле икәнен дә онытырга ярамый. Әгәр дә Баскервиль-холл хуҗасыз торса, сэр Чарльз башлаган эшләр җилгә очачак. Үзебезнең як язмышы турында гына кайгыртып, кайбер ялгышлыклар җибәрүдән курыкканга күрә, сездән киңәш сорыйм да мин.
Холмс уйга калды.
— Бер сүз белән әйткәндә, эш менә болай тора, — диде ул, ниһаять. — Сезнеңчә, ниндидер иблис токымы Баскервильләргә Дартмурда исән-имин яшәргә бирми. Шулаймы?
— Әйе, һич югында, болай дип уйларга нигез бар.
— Шул-лай. Әмма, сезнең табигатьтән өстен көчләр турындагы теориягез хак булып чыкса, алар бит сэр Генриның башына Девонширда гына түгел, Лондонның үзендә дә җитә алалар. Шулкадәр куркыныч албастыны шундый кечкенә җирдә генә хакимлек итәдер дип, һич тә күз алдына китереп булмый. Бу бит сиңа ниндидер мәхәллә идарәсендә эшләүче хезмәткәр генә түгел.
— Бу нәрсәләрне үз күзегез белән күргән булсагыз, болай шаяртмас идегез, мистер Холмс. Димәк, сезнеңчә, сэр Генрига Лондонда яшәсә дә, Девонширга кайтса да барыбер булып чыга түгелме? Ул килеп җитәргә илле минут калды. Нишләргә миңа, киңәш бирегез.
— Сезгә хәзер кэб* ялларга һәм ишек артында тырмашучы спаниелегезне алып, вокзалга, Генри Баскервильне каршыларга барырга киңәш итәм, сэр.
— Ә аннары?
— Ә аннарымы? Аннары мин нишләргә кирәген уйлап бетергәнче көтеп торырга һәм бу турыда беркемгә дә сөйләмәскә киңәш бирер идем.
— Ә моның өчен күпме вакыт кирәк булачак?
— Бер тәүлек. Әгәр дә иртәгә иртәнге сәгать унда сэр Генри белән монда килеп чыксагыз, бик яхшы булыр иде, доктор Мортимер. Аның белән танышырга кирәк миңа.
— Ярый, мистер Холмс.
Ул килү вакытын җиңенә язып куйды да, аптыраган кыяфәт белән як-ягына карана-карана, бүлмәдән чыгып китте.
Бераз торгач, артыннан чыгып, Холмс аңа эндәште:
— Тагын бер сорау бирергә мөмкинме, доктор Мортимер? — диде ул. — Өрәк сазлыкта элегрәк тә күренгәләде, дидегезме әле?
— Әйе, бу турыда өч кеше авызыннан ишеткәнем бар.
— Ә сэр Чарльз вафат булганнан соң, андый хәлләр булмадымы?
— Белмим, ишетелмәде.
— Рәхмәт сезгә. Сау булыгыз.
Холмс кәнәфинең үзе яраткан почмагына утырды да рәхәтләнеп елмаеп җибәрде. Бары тик үзе генә чишә ала
Кэб — элекке заманнарда кешеләр йөртә торган яхшы җиһазландырылган атлы арба.
торган катлаулы мәсьәлә очратса, шулай елмая торган иде ул.
— Китәсез дәмени, Уотсон?
— Әйе, бүтән кирәгем булмаса, китәргә уйлыйм.
— Юк, хәзергә кирәгегез юк, дустым. Мин сезгә эш башлаган вакытта гына мөрәҗәгать итәм бит. Нинди шәп эш бу! Мондыйлар сирәк очрый! Бредли яныннан узганда сугылып чыгыгыз әле, миңа бер фунт иң каты тәмәке җибәрсен. Рәхмәтен алдан ук әйтеп куям. Кичкә кадәр кайтмаска тырышыгыз. Ә кичен мин сезгә безнең алда торган гаҗәеп кызыклы мәсьәлә турында рәхәтләнеп үз фикерләремне сөйләрмен.
һәр нәрсәне бизмәнгә салып, төрле планнар корып һәм аларны бер-берсе белән чагыштырып утырган чагында берүзе генә калырга ярата иде ул. Шуңа күрә мин, көне буе клубта утырып, Бейкер-стритка кичке тугызларда гына кайттым.
Ишекне ачып кунак бүлмәсенә керсәм, әллә янгын чыкканмы, дип куркып калдым. Бүлмәдәге төтен аша хәтта лампа уты да көчкә-көчкә генә күренә иде. Борынга әче тәмәке исе килеп бәрелгәч, шикләнүләрем шундук юкка чыкты. Томан пәрдәсе аша кәнәфидә иркенләп утыручы Холмс күренде. Өстенә халатын кигән, авызына трубкасын капкан иде ул. Әйләнә-тирәсендә әллә нинди кәгазь төргәкләре ята.
— Суык тидердегезме әллә, Уотсон? — дип сорады ул.
— Юк ла, бу агулы төтеннән сулыш кысылды.
— Әйе, азрак тарткан идем шул.
— Азрак дисезме? Сулар һава юк бит монда!
— Алайса, тәрәзәне ачыгыз. Сез көне буе клубта утыргансыз бугай.
— Ай-яй, Холмс!
— Шулаймы?
— Шулаен шулай да, ләкин сез кайдан...
Ул, минем аптыраган кыяфәтемә карап, көлеп җибәрде.
— Сезнең самимилеккә шаккатам мин, Уотсон! Үземнең булыр-булмас сәләтемне сездә тикшереп карау бик күңелле миңа. Егет кеше ямьсез, яңгырлы көнне урамга чыгып китә. Кичен ул бер тапсыз, чип-чиста килеш әйләнеп кайта. Цилиндр һәм ботинкалары элеккечә ялтырап тора. Димәк, ул көне буе кайдадыр утырган булып чыга. Якын дуслары юк. Кайда булырга мөмкин соң ул тагын? Шулай түгелме?
— Әйе, чынлап та шулай.
— Күз алдында яткан күп әйберләрне күрә белмибез әле без. Сезнеңчә, мин кайда булдым?
— Көне буе өйдә утырдыгызмы?
— Юк шул, Девонширга барып кайтырга өлгердем инде мин.
— Хыял канатындамы?
— Өстенә бастыгыз. Никадәр генә күңелсез булса да, мин фәкыйрегезгә менә шушы кәнәфидә утырып калырга һәм ике савыт кофе эчеп, көне буе тәмәке тартырга туры килде. Сез китү белән үк, Стэнфордтан дартмур сазлыклары картасын кайтарттым, һәм минем җаным кичкә кадәр шул тирәдә адашып йөрде. Ул якларны шактый яхшы беләм дип уйлыйм инде хәзер.
— Картасы зур масштаблымы?
— Әйе, бик зур масштаблы. — Ул, картаның бер кисәген сүтеп, тезләре өстенә куйды. — Менә безне кызыксындырган урын. Уртада — Баскервиль-холл.
— Урман уртасындамы?
— Әйе. Монда нарат аллеясы күрсәтелмәгән, ләкин мин аны ундарак, сазлык кырыенда, дип уйлыйм. Менә бу каралты-куралар дустыбыз доктор Мортимерның штаб-квартирасы урнашкан Гримпен авылы була инде. Күргәнегезчә, биш миль әйләнә-тирәдә беркем дә яшәми диярлек. Менә монысы — доктор әйткән Лефтер-холл. Исемен ялгышмасам, натуралист Стэплтон йорты да шунда булырга тиеш. Болары — "Таш баганалар" һәм "Черек сазлык" дип аталган фермалар. Алардан ундүрт миль ары — Пристаун каторга төрмәсе. Картадагы шушы кечкенә генә нокталар арасындагы бар җир кеше аягы басмаган сазлыклардан гыйбарәт. Әлеге трагедия уйналган сәхнә шушы инде. Ул трагедия, бәлки, тагын кабатланыр әле... Монысында инде безгә дә кайбер рольләрне башкарырга туры килер.
— Чыннан да, кеше аягы басмаган урыннар.
— Сәхнә бик әйбәт җиһазландырылган. Әгәр дә иблиснең кешеләргә йомышы төшә икән...
— Димәк, сез дә бу эштә иблис кулы уйнаган дип уйлыйсыз.
— Иблиснең җирдә йөри торган ярдәмчеләре булмый дисеңме? Эш башлаганчы безгә ике сорауга җавап табарга кирәк. Беренчесе: монда чыннан да җинаять кылынганмы? Икенчесе: бу җинаять нидән гыйбарәт һәм ул ничек эшләнгән? Әгәр дә доктор Мортимер шикләнүләре акланып, монда табигатьтән өстен көчләрнең катнашы булып чыкса, безгә чигенергә туры киләчәк. Ләкин болай нәтиҗә ясаганга кадәр, мөмкинлекләрнең барысын да тикшереп чыгарга кирәк. Әйдәгез, тәрәзәне ябыйк әле. Нишләптер, тәмәке төтене күп җирдә фикерләр дә күбрәк килә. Ә сез бу эш турында уйлап карамадыгызмы?
— Көне буе башымнан чыкмады.
— Ә нинди фикергә килдегез соң?
— Буталчык вакыйга.
— Әйе, бик үзенчәлекле хәл бу. Мәсәлән, эзләрнең үзгәрүен генә алыйк. Нидән булыр дип уйлыйсыз моны?
— Ул бары тик кайсыдыр бер ахмакның сорау алу вакытында әйткән сүзләрен генә кабатлады. Ни пычагыма дип сэр Чарльз аллеяда аяк очларына басып йөрсен, ди?
— Алайса, ни булган соң эзләргә?
— Йөгергән ул, Уотсон. Кемнәндер качып, бар көченә йөгергән. Шулкадәр нык чапкан ки, хәтта йөрәге ярылып, җиргә егылган.
— Качкан дисезме? Ә кемнән качсын соң?
— Мәсьәлә менә шунда да. Кайбер мәгълүматларга караганда, Чарльз Баскервиль, йөгерә башлаганчы ук, куркудан акылын җуйган.
— Нигә алай дип уйлыйсыз?
— Аны куркыткан нәрсә сазлык ягыннан килгән. Әгәр мин ялгышмасам, бары тик акылын җуйган кеше генә, өенә таба чапмыйча, киресенчә, өйдән читкә таба йөгерә. Сорау алу вакытында чегән сэр Чарльзның ярдәм сорап кычкыруын әйткән. Үзе ярдәм сорый, ә үзе бөтенләй кире якка йөгерә. Тагын бер мәсьәлә: бу кич кемне көтте икән ул һәм очрашуны нигә дип өйдә түгел, ә нарат аллеясы янына билгеләде икән?
— Сез ул кемнедер көткән дип уйлыйсызмы?
— Үзегез уйлап карагыз: олы яшьләрдәге авыру кеше кичен саф һава суларга чыга — монда шаккатырлык бер нәрсә дә юк. Ләкин ул көнне һава бик суык һәм юеш була. Ә нигә дип биш, хәтта ун минут капка янында басып торуның кирәге чыкты соң әле аңа? Доктор Мортимер тәмәке көле ике тапкыр сынып төшкән, ди бит. Сүз уңаенда әйтеп үтим, бик игътибарлы кеше булып чыкты безнең доктор.
— Сэр Чарльз көн саен шулай йөреп керә торган булган.
— һәм көн саен капка янында туктап торганмы? Булыр микән? Киресенчә, сэр Чарльзның сазлыктан читтәрәк йөрергә тырышуы турында сөйлиләр. Ә бу төнне кемнедер көткән ул анда. һәм бу хәл иртәгә Лондонга китәсе көнне булган. Күрәсезме, Уотсон, бөтен нәрсә бер-берсенә үрелеп бара! Әйдә, хәзер бөтен эшне калдырып торыйк. Иртәгә доктор Мортимер белән сэр Генри Баскервиль килгәч, уйлар нәрсәләребез күп булыр әле. Рәхим итеп, скрипканы алып бирсәгезче.


Дүртенче бүлек. Сэр Генри Баскервиль
Иртүк торып тамак ялгап алгач, Холмс халатын киде дә килүчеләрне көтә башлады. Кунакларыбыз аз гына да соңламады — сәгать унны сугуга кабинетка, яшь баронетны ияртеп, доктор Мортимер килеп керде. Баронетка утыз яшьләр тирәсе булыр. Уртача буйлы, базык һәм нык гәүдәле, бөтен кыяфәтеннән сәламәтлек бөркеп торган кеше булып чыкты ул. Куе кара кашлары астында уттай янып торган коңгырт күзләре шактый үҗәт күренде миңа. Килешле итеп тегелгән кызгылт көрән костюмы һәм җилдә янып каралган йөзе бу кешенең өйдә кул кушырып утырырга яратмавы, ә горур кыяфәтле чын джентльмен булуы турында сөйли иде.
— Сэр Генри Баскервиль, — дип таныштырды доктор Мортимер.
— Әйе, ул кеше мин булам, — диде баронет. — Иң кызыгы шул, мистер Холмс, дустым тәкъдим итмәгән булса да килер идем мин сезнең янга. Төрле ребусларны чишә алуыгыз турында ишеткән идем, һәм менә бүген иртән шундый бер башваткычка тап булдым.
— Утырыгыз, сэр Генри. Әгәр дә дөрес аңлаган булсам, Лондонга килгәч, ниндидер маҗарага очраган булсагыз кирәк?
— Артык искитәрлек нәрсә дә түгел ул, мистер Холмс. Күрәсең, кемдер шаяртмакчы булган. Бүген иртән менә шушы хатны алдым. Игътибарга лаек булса, карап чыгыгыз.
Ул өстәлгә конверт куйды. Соры кәгазьле гап-гади конверт иде бу. "Отель "Нортумберленд", сэр Генри Баскервильгә". Эре басма хәрефләр белән язылган бу сүзләр янында "Чарринг-Кросс" дип, почта мөһере сугылган. Җибәрү вакыты — үткән кич.
— "Нортумберленд" отелендә туктавыгызны берәрсе белә идеме? — дип сорады Холмс, сынаулы карашын кунакка төбәп.
— Юк. Кайда туктарга икәнен доктор Мортимер белән очрашкач кына хәл иттем мин.
— Доктор Мортимер үзе шунда яшәгәндер бит?
— Юк, туганнарымда яшим мин, — диде доктор. — Ул отельгә барасыбызны беркем дә белергә тиеш түгел иде.
— һәм, димәк, кемдер сезнең арттан күзәтеп йөри. Холмс конверт эченнән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды
да аны ачып өстәлгә куйды. Кәгазь битенең нәкъ уртасында басма сүзләрдән ябыштырылган бердәнбер җөмлә күренде. "Әгәр сезгә аек акыл һәм тормыш кадерле булса, торфлы сазлыклардан читтәрәк йөрегез" дигән сүзләр бар иде анда. "Торфлы сазлыклардан" дигәне кара белән, кулдан язылган.
— Менә шулай, мистер Холмс, — диде сэр Генри Баскервль, — минем эшләр белән кемнең шулай кызыксынуын, бәлки, сез аңлатып бирә алырсыз?
— Доктор Мортимер, сезнеңчә ничек? Монысында да иблис кулы уйнамагандыр бит?
— Югын, юктыр, сэр. Ләкин бу хатны теге вакыйгада табигатьтән өстен көчләр катнашы булуына ышанган кеше язуы да мөмкин бит.
— Нинди вакыйга ул тагын? — дип коры гына сорап куйды сэр Генри. — Сез, джентльменнар, минем эшләрем турында үземә караганда да хәбәрдаррак, ахрысы.
— Барысын да аңлатырбыз, сэр Генри. Ышаныгыз миңа, бөтенесен белми торып, моннан китмәссез сез, — диде Шерлок Холмс. — Ә хәзергә, кичә язылып, почта әрҗәсенә ташланган бу сәер һәм кызыклы документны өйрәник. Уотсон, кичәге "Таймс" бармы бездә?
— Бар, әнә, почмакта.
— Кыен булмаса, баш мәкалә басылган битен алып бирсәгезче. — Ул тиз генә күз йөртеп чыкты. — "Сәүдә иреклеге..." Менә дигән баш мәкалә! Бер абзацны кычкырып укырга рөхсәт итәсезме? "Кем дә булса сез кызыксынган промышленность тармагын проекцияле тарифлар тарафыннан яклауга алына дип ышандырырга тырыша икән, андый кешеләрдән читтәрәк йөрегез. Әгәр утравыбызда нормаль сәүдә итү һәм яхшы тормыш сөрү интереслары сезгә кадерле булса, мондый системаның кайчан да булса бөлгенлеккә китерәсен аек акыл белән уйлагыз". Монысына ничегрәк карыйсыз, Уотсон? — дип шатланган тавыш белән сорады Холмс. — Менә дигән фикер бит, ә?
Доктор Мортимер, өметсез авыруга караган кебек итеп, Холмска күз ташлады, ә сэр Генри Баскервиль, нәрсә инде бу дигәндәй, соры күзләрен миңа төбәде.
— Тариф политикасы ише нәрсәләргә әллә ни тешем үтми минем, — диде ул, — әмма ләкин төп темадан бераз читкәрәк киттек бугай без.
— Юк ла! Без бик дөрес юлдан барабыз, сэр Генри. Уотсон минем метод белән яхшырак таныш, ләкин әле укылган абзацның мәгънәсенә ул да төшенеп җитмәгәндер, дип куркам.
— Әйе, хат белән бернинди бәйләнешен дә күрмим мин аның.
— Ә бәйләнеш шулкадәр зур монда, Уотсон дустым, боларның берсен икенчесеннән аерып алып та булмый. "Читтәрәк йөрегез", "һәм", "әгәр", "тормыш", "аек акыл", "кадерле булса", "сезгә". Бу сүзләрнең кайдан алынганын аз гына да чамалый алмыйсызмыни?
— Их, шайтан алгыры! Сез хаклы бит. Каян казып чыгардыгыз аны?! — дип сокланды сэр Генри.
— Әгәр инде һаман да шикләнәсез икән, "читтәрәк йөрегез" сүзләренең бергә киселүенә игътибар итегез.
— Әйе шул... Әйе, чыннан да!
— Әйтсәм, әйтим инде, мистер Холмс, мондый нәрсәләрне күз алдыма да китерә алмый идем мин, — диде доктор Мортимер. Аның гаҗәпләнгән күз карашы минем дустыма төбәлгән иде. — Сүзләрнең гәзитәдән кисеп алынуын чамалап та булды, ди. Ләкин аның кайсы гәзитәдән һәм, җитмәсә, кайсы мәкаләдән икәнен ялгышмыйча төп-төгәл әйтеп бирү — бу инде минем акылга сыя торган нәрсә түгел. Ничек белдегез сез аны?
— Доктор, минем уйлавымча, сез негр баш сөяге белән эскимос баш сөяген аера белергә тиеш.
— Билгеле...
— Ничек итеп?
— Бу эштә минем маһирлыкны беләсез бит инде. Аермасы бик зур аларның. Каш өсте дугалары, йөз почмагы. Баш сөяге төзелеше...
— Минем дә кайбер өлкәдә маһирлыкларым бар шул. "Таймс"ның баш мәкаләләре басыла торган шпонлы боргес белән очсызлы кичке гәзитәләрнең сукыр шрифтлары арасындагы аерма сезнең негрларыгыз һәм эскимосларыгыз аермасыннан һич тә ким түгел, минемчә. Шымчы өчен шрифтларны аера белү — гаҗәеп кирәк нәрсә. Оят булса да әйтим, яшьрәк чагымда бервакыт "Лида Меркурие" белән "Иртәнге хәбәрләр"не бутаган идем. Ләкин "Таймс"ның баш мәкаләсен бер нәрсә белән дә бутап булмый, һәм бу сүзләрнең бары тик шуннан кисеп алынуы гына мөмкин. Әгәр дә инде хат кичә җибәрелгән икән, димәк, кичәге гәзитәне карарга кирәк.
— Алайса, мистер Холмс, — диде сэр Генри Баскервиль, — бу хатны кемдер кайчы белән сүзләр кисеп язган...
— Тырнак кисә торган кайчы белән, — дип бүлдерде аны Холмс. — Күрдегезме, кайчысы бик кыска булган. "Читтәрәк йөрегез" сүзен кисү өчен аңа кайчысын ике тапкыр чыртлатырга туры килгән.
— Чыннан да. Кемдер бу сүзләрне бәләкәй кайчы белән кисеп кәгазьгә...
— Гуммиарабик белән ябыштырган, — дип дәвам итте Холмс.
— ...гуммиарабик белән кәгазьгә ябыштырган. Алайса, "торфлы сазлыклардан" дигәне нишләп кулдан язылган?
— Чөнки хат язучы бу сүзләрне гәзиттән тапмаган. Калган сүзләрне теләсә кайсы мәкаләдә очратырга була, ә болары бик еш кулланылмый.
— Төшендек, бик яхшы төшендек. Бу хат турында тагын нәрсә әйтә алыр идегез, мистер Холмс?
— һем, һем... Мәсәлән, хат язучы бернинди шик тудырмыйча эшләргә тырышкан. Күргәнегезчә, адрес эре басма хәрефләр белән язылган. Ләкин "Таймс" кебек могтәбәр гәзитә гади кешеләр кулына сирәк эләгә. Нәтиҗәдә, мондый фикер чыгарырга була: хатны укымышлы кеше язган, әмма ул, кайчан да булса үзенә шик төшүдән куркып, язуын үзгәрткән, янәсе, мәктүпне ниндидер бер надан кеше җибәргән. Аннары, сүзләрнең тигез ябыштырылмавына игътибар итегез, кайберләре бөтенләй юлдан өскә чыгып тора. Мәсәлән, "тормыш" сүзе әллә кая менеп киткән. Бу инде хат язучының игътибарсыз кеше булуын, яисә дулкынлануын һәм ашыгуын күрсәтә. Минемчә, ул бик ашыккан, кабаланган булса кирәк, юкса, шундый мөһим эштә саксызлык күрсәтмәс иде. Әгәр дә инде ашыккан икән, моның сәбәбен белү дә кызык. Кичә салган хат сэр Генри отеленә бүген барыбер килеп җитә бит инде. Бәлки, ул берәрсеннән курыккандыр. Ләкин кемнән?
— Без имеш-мимешләргә кереп чумдык бугай, — диде доктор Мортимер.
— Бөтен мөмкинлекләрне бизмәнгә салып, арадан иң кулаен сайлап алыр хәлгә килдек, дип әйтегез. Үз-үзенә ышанып эш иткән белгечләрнең хыял җимешләре дә фән дәрәҗәсенә җитеп өлгергән була. Сез, билгеле, бу нәрсәне бары тик фараз итү дип кенә санарсыз, әмма адресның кайсы да булса бер кунакханәдә язылуына минем иманым камил.
— Нигә дип алай уйлыйсыз әле?
— Конвертны юньләбрәк карагыз. Каләм бер сүздә ике тапкыр төртелгән, җитмәсә, шундый кыска адрес язу өчен дә аны өч тапкыр карага манчырга туры килгән. Димәк, кара аз булган. Кемнең өендә шундый бозык каләм белән карасыз кара савыты тора инде?! Ә кунакханәләр өчен — бу гадәти хәл. Әгәр дә без Чарринг-Кросс тирәсендәге барлык кунакханәләрнең чүп савытларын тикшереп, анда баш мәкаләсе кискәләнгән "Таймс" гәзитәсен тапсак, хат язучы белән дә таныша алыр идек. Туктагыз! Туктагыз! Монысы нәрсә тагын?
Ул, сүзләр язылган кәгазьне күзеннән бер-ике дюйм читтәрәк тотып, игътибар белән тикшерә башлады.
— Шуннан нәрсә?
— Берни дә түгел, — диде Холмс һәм хатны өстәлгә куйды. — Кәгазе чип-чиста, бернинди тамгалары да юк. Бу хаттан алырдай мәгълүматны алып бетердек бугай инде. Сэр Генри, Лондонга килгәч, берәр сәер хәлгә тап булмадыгызмы?
— Андый нәрсә булмады, мистер Холмс.
— Артыгыздан берәү дә шымчылык итмәдеме?
— Ниндидер маҗаралы романга очрадым бугай мин, — диде кунагыбыз. — Кем шымчылык итсен инде минем арттан?
— Бераз көтегез, бу турыда сөйләшербез әле. Ә хәзергә уйлап карагыз: шулай ук бер дә әйтер сүзегез юкмыни?
— Сезгә ни кирәктер бит?
— Гадәти тормыш агышыннан аз гына булса да читкә тайпылган теләсә нинди вакыйга кызыксындыра мине.
Сэр Генри елмаеп куйды.
— Бөтен балачагым һәм яшьлек елларым Кушма Штатлар белән Канадада үтте минем, шуңа күрә Англиядәге гореф-гадәтләр белән бигүк таныш түгелмен. Белмим, бәлки, сездә һич көтмәгән җирдән бер башмагымның югалуы гадәти хәл саналадыр.
— Бер башмагыгыз югалдымы?
— Дустым минем, — дип сүзгә кушылды доктор Мортимер, — башмакны берәр җиргә тыгып кына куйганнардыр! Табылыр ул. Мистер Холмсны шундый вак-төяк белән борчып торуның кирәге бар микән?!
— Берәр сәер хәлгә тап булмадыгызмы? — дип үзе сорады бит.
— Әйе, әйе, — диде Холмс. — Теләсә нинди вак-төяк тә кызыксындыра мине. Димәк, башмагыгыз югалды?
— Әйе... Бәлки, аны чыннан да ялгыш берәр җиргә тыгып куйганнардыр. Кич белән мин аны ишек төбенә чыгарып куйган идем, иртән торсам, анда сыңар башмак кына. Җыештыручы юньләп берни дә әйтә алмады. Шунысы кызганыч, мин аларны әле генә Стрэндта алган идем. Киеп карап та булмады.
— Өр-яңа башмакны чистартырга бирдегезме?
— Ачык-кызгылт төсе ошамады. Шуңа караңгырак төскә буярга кушкан идем.
— Димәк, Лондонга килү белән сез башмак алырга киттегез?..
— Болай, кибетләрне карап йөрдем. Иптәшкә доктор Мортимерны да чакырдым. Зур поместье хуҗасы булырга җыенасың икән, өс-башның да шуңа яраклысын юнәтергә кирәктер бит. Көнбатышта яшәгәндә кием-салымга артык игътибар итмәдем мин. Бүтән әйберләр белән бергә алты доллар хакка шушы башмакны да алган идем, кияргә генә насыйп булмады.
— Әгәр дә бу урлашу булса, мәгънәсез урлашу, — диде Шерлок Холмс. — Дөресен әйтим, доктор Мортимер белән килешәм мин: башмагыгыз табылыр.
— Ә хәзер, джентльменнар, — дип кыю гына сүз башлады баронет, — үзем юньләп белмәгән нәрсә турында сүз куертуны туктатырга вакыт җитмәде микән! Бу сүз боткасын бер якка куеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлатсагыз иде.
— Бик урынлы таләп, — дип килеште Холмс. — Доктор Мортимер, минемчә, безгә сөйләгән нәрсәне сэр Генрига үзегез җиткерерсез бит.
Тәкъдимне ишетеп куанган гыйлем иябез, кесәсеннән кулъязма белән гәзитә чыгарып, кичәге хикәятен сүзгә-сүз сөйләп бирде. Сэр Генри гаҗәпләнүеннән вакыт-вакыт докторны бүленергә мәҗбүр итсә дә, игътибар белән тыңлады.
— Э-һе, бик яхшы мирас калган икән миңа, — диде ул, хикәятне тыңлап бетергәч. — Эт турында балачакта ук ишеткәнем бар иде. Бу риваятьне безнең гаиләдә бик еш сөйлиләр иде, әмма бүгенге көнгә кадәр мин аңа аз гына да игътибар итмәдем. Ә абыемның үлеменә килгәндә, монысы бөтенләй башымны әйләндереп җибәрде, әле һаман берни аңламый торам. Минемчә, сез үзегез дә кемгә мөрәҗәгать итәргә белми торасыздыр. Полисмен кирәкме, әллә руханимы монда?
— Өстенә бастыгыз.
— Җитмәсә — әлеге дә баягы хат. Бу вакыйгаларга катнашы бар булса кирәк аның.
— Хаттан күренгәнчә, торфлы сазлыктагы хәлләр безгә караганда яхшырак таныш булса кирәк аңа, — диде доктор Мортимер.
— һәм бу "кемдер" сезне якын күрә, ахрысы, — диде Холмс. — Юкса, куркыныч турында кисәтеп тормас иде.
— Ә, бәлки, кемгә дә булса мине Баскервиль-холл өрәкләреннән куркыту кирәктер? Куркыр да кайтмый калыр, дип уйлыйдыр ул кеше.
— Алай да булуы мөмкин... Шундый кызык һәм катлаулы мәсьәлә тәкъдим итүегез өчен рәхмәт сезгә, доктор Мортимер. Хәзер инде, сэр Генри, үгезне — мөгезеннән, дигәндәй, төп нәрсәне хәл итик: Баскервиль-холлга кайтырга ярыймы сезгә, юкмы?
— Ә нигә кайтмаска ди әле?
— Минемчә, бу уен эш түгел.
— Монда нинди куркыныч нәрсә бар соң — безнең ыру өрәгеме, әллә кешеләрме?
— Менә шуны ачыкларга кирәк тә инде.
— Тәмуг кисәвеме анда, кешеләр ерткычлыгымы — нәрсә булса да булыр — барыбер монда калмыйм мин. Үземнең нәсел-нәсәбем яшәгән йортка кайтам. Катгый карарым — шул. — Аның куе кара кашлары бер сызыкка кушылды, кара-кучкыл йөзенә алсулык йөгерде. Кыяфәтендә Баскервильләр тискәрелеге чагылып куйды. — Сез сөйләгән нәрсәләр турында фикер тупларга өлгермәдем әле. Алда ниләр эшлисен алай җиңел генә хәл итеп булмый бит ул. Берәр сәгатькә ялгыз калып, баш ватарга туры килер, ахрысы. Менә шулай, мистер Холмс. Хәзер — уникенче ярты, мин кунакханәгә кайтам. Әгәр дустыгыз Уотсон белән сәгать икеләрдә төшке ашка килеп чыксагыз ничек булыр икән? Ул вакытка берәр фикергә килермен дип уйлыйм.
— Сез ничек уйлыйсыз, Уотсон?
— Мин... риза.
— Алайса, килербез. Кэб чакыртыйкмы?
— Юк, азрак җәяү йөрергә, бу сөйләшүдән айнырга кирәк.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Баскервильләр Эте - 3
  • Parts
  • Баскервильләр Эте - 1
    Total number of words is 4141
    Total number of unique words is 2009
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 2
    Total number of words is 4172
    Total number of unique words is 1812
    40.2 of words are in the 2000 most common words
    54.8 of words are in the 5000 most common words
    62.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 3
    Total number of words is 4122
    Total number of unique words is 1866
    40.5 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 4
    Total number of words is 4202
    Total number of unique words is 1997
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    61.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 5
    Total number of words is 4284
    Total number of unique words is 1925
    40.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    64.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 6
    Total number of words is 4296
    Total number of unique words is 1874
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    55.4 of words are in the 5000 most common words
    64.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 7
    Total number of words is 4256
    Total number of unique words is 1960
    39.6 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    63.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 8
    Total number of words is 4214
    Total number of unique words is 1905
    39.3 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 9
    Total number of words is 4137
    Total number of unique words is 2024
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Баскервильләр Эте - 10
    Total number of words is 1578
    Total number of unique words is 884
    44.8 of words are in the 2000 most common words
    58.5 of words are in the 5000 most common words
    64.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.