🕙 8-minute read

Банкрот - 3

Total number of words is 1089
Total number of unique words is 587
45.4 of words are in the 2000 most common words
60.2 of words are in the 5000 most common words
65.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Сираҗетдин (күзләрен бераз ачып, үзалдына). Йа Алла, эшләр бераз җиңеләя, иң авырлары узды. Акча төрткәч, докторың эреде. Шайтан да эзләп таба алмаслык ялганнарны ялганлый!
  Доверенныйлар. Без дә шуны уйлап торадыр идек, без дә шул фаразда. (Голҗийан чыгып китә.)
  ТУГЫЗЫНЧЫ МӘҖЛЕС
  Гөлҗиһаннан башкалар.
  Василий Дмитриевич. Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, соң сез нинди фаразда?
  Җамали. Без нинди фаразда булыйк?
  Василий Дмитриевич. Доктор әфәнде әйтә, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович акылга килерлек түгел, ди. Шулай булгач, инде ул моннан соң сату итә алмас. Кибеттәге бар малын, йортларын сатарга кирәк тә, шуның белән бурычларын түләргә кирәк.
  Сираҗетдин (узалдмна). Ай-яй, начар сүз әйтте.
  Җамали (аптырап китеп). Ул ни дигән сүз? Ничә еллардан бирле бер тиен калдырмый түләп килгән фирманы шулай итеп тар-мар итмәкче буласызмы?
  Василий Дмитриевич. Ә соң сез ни эшләмәкче буласыз?
  Җамали. Менә сезнең белән килешсәк, агай-эне икебездән беребезне апнкун итеп куярбыз да, әүвәлгечә сату итә бирербез.
  Сираҗетдин (узалдына). Менә монысы яхшы сүз.
  Василий Дмитриевич. Соң сез ничек итеп килешмәкче буласыз?
  Җамали. Белмим, ничек килешергә?
  Василий Дмитриевич. Соң сез күпме бирмәкче буласыз?
  Җамали. Белмим.
  Василий Дмитриевич. Илле процент бирәсезме?
  Җамали. Ул ни дигән сүз? Аның йорты залук, кибетендә малы юк, акчасы урланган.
  Василий Дмитриевич. Анысын һәммәсен дә беләбез.
  Җамали. Шулай булгач, ни өчен илле прасинт сорыйсыз? Аның кибетендәге бар малын сатып бетерсәгез дә ун прасинттан артык җыя алмассыз.
  Сираҗетдин (узалдына). Монысы өчен абыйга рәхмәт.
  Василий Дмитриевич. Соң күпме бирмәкче буласыз?
  Җамали. Күпме дип, ун прасинт бирербез. Аны да инде тик, барган көенә фирманың эше туктамасын дип кенә бирәбез.
  Василий Дмитриевич. Алай бик аз. (Доверенныйларға карап.) Әйдәгез әле, монда килегез. (Бер читкә китәләр.) Ну, сез ни дисез? (Узара шыпыртлап бераз киңәшәләр. Янәдән килеп утырып.) Ну, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, менә нәрсә, унбиш процент бирерсез.
  Аннан да ким булганда, иптәшләр риза булмыйлар.
  Җамали. Ихтыярыгыз, без артык бирә алмыйбыз. Ничә еллардан бирле килгән фирманы бетерәсез икән, хәерле булсын.
  Василий Дмитриевич. Алай булса, менә нәрсә: ун процентның һәммәсен дә иртәгә биреп бетерергә кулыгыздан подписка бирәсезме?
  Җамали (Камалига карап). Камали, синдә иртәгә алты мен тәңкәләп акча булырмы?
  Калган яртысын мин табам.
  Камали. Яхшы, ярар, булыр.
  Василий Дмитриевич. Димәк, алай булгач, риза буласыз?
  Җамали. Риза.
  Сираҗетдин (узалдына). Эш пешә.
  Василий Дмитриевич. Ну, доверенныйлар, сез дә ризамы?
  Доверенныйлар. Риза, риза!
  Василий Дмитриевич. Алай булса, мин актны язам. (Яза.) Менә сезгә үзебезнең Иоз егерме мең сум алачагыбыз бәрабәренә унике мең сум алырга риза булганлыгыбызга распискалар. Рәхим итеп, һәммәгез дә шуңа кул куегыз! (Куялар.) Яхшы, инде алай булса, менә, менә монысы сезгә. Ә менә монысы безгә. (Кесәсенә тыга.) Яхшы, хәерле сәгатьтә булсын. (Кул бирешәләр.) Ну, Җамалетдин Гыйлаҗетдинович, инде эш бетергәнлекнең сые сездән.
  Җамали. Әйдәгез, рәхим итегез, барабыз.
  Бер доверенный. Ә Сираҗетдин Гыйлаҗетдиновичны тәбрик итәргә кирәк.
  Василий Дмитриевич. Юк, ярамый.
  Җамали. Әйдәгез. (Чыга башлыйлар.)
  Сираҗетдин (узалдына). Ух, эш пеште! Бер көн эчендә йөз дә сигез мең тәңкә файда!
  Доктор. Әфәнделәр, сезгә бер сүзем бар. Әгәр дә минем сүземне тотсагыз, хәзерге көндә ике кешегә сез бик зур файда китерә аласыз. Бердән, сез авыруны терелтә аласыз, икенчедән, мина бик зур шөһрәт була.
  Доверенныйлар. Ничек итеп?
  Доктор. Менә ничек итеп: бая мин сезгә сөйләгән идем бит, харикыльгадә бер эш булса, диваналарның терелүе ихтимал дип.
  Доверенныйлар. Ие.
  Доктор. Менә хәзер минем башыма бер фикер килде. Сезнең кайсыгызда булса да дүрт данә бишәр йөз сумлык акчалар бардыр бит?
  Доверенныйлар. Бар, миндә дә бар.
  Җамали белән Камали. Миндә дә бар.
  Сираҗетдин (узалдына, шатланып). Анладым, анладым, бу доктор түгел икән, шайтан икән! Яңадан бер биш Иозлекне тамызмый туры килмәс. Дәртен белгән — дәрманын белер диләр, бик дөрес сүз.
  Доктор. Булса, китерегез монда акчаларыгызны. (Бирәләр.) Хәзер миңа калын-калын итеп дүрткә бүлеп төргән чуар кәгазьләр бирегез.
  Җамали. Хәзер китерәм. (Чыгып китә. Камали да өстәл асларыннан кәгазыләр әзли башлый.)
  Василий Дмитриевич. Сез ни эшләмәкче буласыз? Мин аңламыйм.
  Доктор. Бераз гына сабыр итегез, хәзер күрерсез. (Кәгазьләрне китереп бирәләр.)
  Менә аларны шушылай итеп төрик. (Төрәләр.) Хуш, сез, әфәнделәр, менә бу почмакка килеп, бер дә дәшми-тынмый гына тик торыгыз. (Тегеләр почмакка китәләр. Доктор тышкы ягыннан бишәр йөзлек акча белән төргән кәгазьләрне икешәр-икешәр ике кулына тотып, аларны югары күтәреп, акрынлап, аяк очлары белән генә басып, Сираҗетдинның артына килә. Соңра кинәттән, аяк тибеп, бик каты аваз белән: «Сираҗетдин!»— дип кычкыра.
  Сираҗетдин, сискәнеп, аяк өстенә баса. Акчаларны карап тора. Соңра көлеп җибәреп:
  «Акчам! Акчам!»— дип, кулларын суза.)
  Доктор (акчаны биреп). Мә, ал акчаларыңны! Монда кырык тугыз мең тәңкә! Акчаң табылды! (Сираҗетдин, акчаларны алып, кантор өстәленә йөгерә. Өстәл эченә салып бикләп, ачкычны ала.)
  Доктор (халыкка карап). Ну, каналия, нинди оста зшли, артист кына буласы бар!
  (Сираҗетдин янына бара. Бер кулы белән Җамалига ишарә кыла. Җамали килә.)
  Сираҗетдин әфәнде, бу кем? Бу абзаң, күрешегез.
  Сираҗетдин (Җамалига карап). Абый!
  Җамали. Исәнме, энем! Исән кайттыңмы?
  Камали. Исәнме, энем?
  Сираҗетдин. Исәнме?
  Доктор. Хатынын чакырыгыз!
  Җамали. Исән-сау кайттыңмы, энем?
  Сираҗетдин. Ә?
  Җамали. Исәнме дим?
  Доктор. Менә болар — агаларың, таныйсыңмы?
  Сираҗетдин. Таныйм.
  Доктор. Танысаң, күреш. (Сираҗетдин күрешә. Гөлҗийан керә.)
  УНЫНЧЫ МӘҖЛЕС
  Гөлҗиһан һәм башкалар.
  Доктор. Менә монысы кем?
  Сираҗетдин. Гөлҗиһан?
  Доктор. Күрешегез. (Күрешәләр.) Йә, инде утырыгыз. (Дүртесе дә утыралар.) Йә, менә инде тыңлап торыгыз, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович! Әнә сезнең кырык тугыз мең тәңкә акчагыз, сез ул акчаны Мәскәү юлында югалттыгыз.
  Сираҗетдин (сикереп торып). Ә?
  Доктор. Утыр, утыр, менә инде хәзер ул акчалар табылды.
  Сираҗетдин. Сез кем?
  Доктор. Мин— доктор.
  Сираҗетдин. Хуш?
  Доктор. Хәзер инде син терелдең.
  Сираҗетдин. Мин авырмадым!
  Доктор. Ярый, авырмасаң. (Халыкка карап.) Авырмаганлыгың бик мәгьлүм.
  (Сираҗетдинга.) Ярый, хуш инде! Мин китәм.
  Сираҗетдин (урыныннан торып). Ярый, хуш! Ә болар кемнәр? Ә, Василий
  Дмитриевич, уһуу, исәнме? Мина ник әитмисез, исәнме? Һа, сез дә исәнме? Акчага дип килдегезме? Менә хәзер сезгә акча бирәм. (Өстәл астын барып ача башлый. Доверенныйлар шаркылдап көлеп җибәрәләр.)
  Василий Дмитриевич. Юк, Сираҗетдин Гыйлаҗетдинович, кирәк түгел. Бирерсез әле. Әйдә, без сине сыйланырга алып барабыз. Шунда сөйләшербез.
  Сираҗетдин. Ярар, барам, бар, чыга торыгыз. Кая, Гөлҗиһан, бүрек белән яңа киемнәрне китер. (Һәммәсе дә чыгып китәләр. Доктор кала. Докторга.) Аңладым, аңладым.
  Сезгә тагын биш йөз. Мин хәзер чыгам. (Доктор чыга.) Ә менә монда икән җилән. (Киенә.)
  Эш пеште! Бер минут эчендә йөз дә сигез мең сум файда! Хатынны җибәрәм, яшь хатын алам, йорт салам, афтамабил алам! Типтерәм дөньясында! (Чыгып китә.)
  Гөлҗиһан (ишектән сөйләнеп керә). Бүрекләрең бу яктадыр, ахры. Ай Алла, чыгып та киткән, күрми дә калдым. Үзе дә терелде! Байлыгыбыз да үзебезгә калды. Кунакка барам, кунакка чакырам, мәҗлес уздырам! Янсын дошманнарның йөрәге!
  Пәрдә.
  
  1911 ел
  
  ***
  
  Заһирдә бик суфи — тыштан бик изге.
  Шартлау — бөлү, банкротка чыгу.
  Мәскәү өсте — Мәскәү ярминкәсе вакыты.
  Зәкят — дини салым.
  Нәзер-нияз — берәр теләккә ирешүне Аллаһ тәгаләдән «Ирешсәм, шундый-шундый сәваплы эш эшлар идем» дип сорап, ул теләккә ирешсәң, вәгьдәңне үтәү.
  Хуҗа Баһаветдин — ХІУ гасырда Бохара шәһәре тирәсендә яшәгән суфи, динчеләр аны изге кеше дип йөрткәннәр.
  Куркулык — гореф-гадәт: кеше авырганда, берәр нәрсәдән курыккан дип, шул авыру янында кургашын эретеп салу.
  Тәлигале — бәхетле.
  Шутка (счетка) салу — исәпләү.
  Пирәшләү — пәрәмәч белән чәй эчү.
  Хәләл — зарар.
  Харикылыгадә — гадәттән тыш.
You have read 1 text from Tatar literature.