Latin

Балавыз Сыннар Караганда

Total number of words is 726
Total number of unique words is 505
46.3 of words are in the 2000 most common words
60.6 of words are in the 5000 most common words
65.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Шакир карт белән Бибисара карчык шәһәрдә яшәүче уллары Хөснуллага кунакка килгәннәр иде. Гомерләре буе авыл иркенлегенә ияләнгән картлар тик ятарга күнекмәгәннәр шул, бер-ике кич кунак булгач, дүрт стена арасында яшәү туйдырды боларны. Бераз кыймылдыйсылары, кеше арасына чыгасылары килә башлады. Шәһәргә балавыз сыннар күргәзмәсе килгән икән. Хөснулла әти-әнисен шунда алып барды. «Әйдә, бераз җилләп кайтсыннар», - дип уйлады ул.
Үз гомерләрендә «бал» белән «балавыз» сүзен авыл умартачысы Хәбибрахман авызыннан гына ишеткәннәре булганлыктан, берәр төрле умарталар күргәзмәседер, дип уйлаганнар иде картлар. Гел алай түгел икән. Ул балавыз сыннар күргәзмәсе дигәннәре гаҗәп нәрсә булып чыкты бит, әй.
Күргәзмәгә килеп керүгә, тонык кына яктыртылган бүлмә эчендәге бихисап күп кешеләрне күреп, Бибисара карчык башта бот чабып шаккатты. Үзенең кайда икәнлеген онытып, авылда калункага су алырга килгән ахирәте Гөлчирә белән сөйләшкәндәй: «Бу шәһәрнекеләр бөтенләй эшкә йөрмиләр микәнни соң, күрче инде, бөтенесе шушында җыелган», - дип шәрран ярды ул. Тик Шакир карт аның сүзләрен бөтенләй ишетми иде. Чөнки, ишектән керүгә уңкул якта басып торучы Ленин сыны янында гаҗәпләнүдән тораташ катып калган иде ул бу вакытта. Ә бераздан, әңгәмәдәшен дикъкать белән тыңлаган кыяфәттә торган сынга карап, кызып-кызып хәзерге түрәләрне сүгә, төкерекләрен чәчә-чәчә марксизм-ленинизм тәгълиматының онытылуы, социализм җәмгыятенең таркалуы хакында Ленинны керендерә иде карт. Һәм, ниһаять, озын нотыктан соң, әләкче мәктәп баласы кебек ярымпышылдап: «Тагын революция кирәк, Владимир Ильич, юкса, нибуч, азындылар бу яңа байлар», - дип сүзен йомгаклады Шакир.
Ул арада бүлмәнең аргы башыннан кабат Бибисараның тавышы яңгырады:
- Шакир, дим, Шакир, монда кил әле. Путин да монда икән бит!
Карчык ике кулын кесәсенә тыгып баскан бер сын янында тора икән. Якынрак килгәч, Шакир да көн саен телевизордан күреп ияләнгән кыяфәтне тиз таныды. Татарда гына була торган күндәмлелек белән, билләрен бишкә бөгеп, түбәнчелек белән сәламнәрен биргәч, карт белән карчык бер-берсен бүлә-бүлә Рәсәй президентына моң-зарларын белдерергә тотындылар:
- Карале, кем... иптәш, ни... господин Путин әфәнде, пинсияләрне бераз гына арттырырга нилзә ыштули ул, ә? Ыслушый, хәтәбе бер-ике йөзгә генә булса да арттырчы шуны. Сиңа ни тора инде ул...
- Берочтан, әйбер бәяләрен дә киметсәң иде. Юкса, адәм ыстырамы, җүнле кием дә ала алмыйбыз бит гүпчим...
- Бу льгута дигәннәрен ник бетерделәр ичмасам...
Тик урыс президенты берни дә дәшмәде, хәйләкәр генә елмаеп басып тора бирде.
- Һе, карале, карчык, моңа әйттең ни дә, әйтмәдең ни, эндәшми бу, телен йоткан ахырысы.
- Йотмый ни, йотарсың да шул. Бөтен майлы калҗа Мәскәүгә китеп баргач...
Бибисара Шакирны читкәрәк әйдәкләде. Бәласеннән баш-аяк, дип уйлады ул. Картының кызулыгы хәттин ашкан, Путин дип тормас, ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамас. Түрәләргә кул күтәрсәң нәрсә буласын гомер иткән карчык яхшы белә иде.
- Китик, китик, һәр авыл мужигы белән гәп сатып торырга, кем дип белдең син аны, ни әйтсәң дә, фчүтеки...
Шулай күпмедер йөреп ияләнгәч, карт белән карчык бу бүлмәдә үзләреннән башка тере кеше юк икәнлегенә тәмам төшенделәр. Һәрбер очраган сынга шаккатып шәрран ярып кычкырмыйлар иде инде алар. Урындыкка утырып торучы чираттагы хатын-кыз сыны янына килеп туктагач, аның гел чын кешегә охшаган булуыннан бигрәк, бу юлы, аяк очында сынның кемнеке икәнлеген аңлаткан язу булмавына гаҗәпләнде Бибисара карчык. Күргәзмәдәге һәр сынның аяк очында аның кем булуын ачыклаган язу бар югыйсә. Ә моныкында юк. Кем сыны булыр икән бу, дип уйлады карчык. Ул аны бер кат арттан-алдан әйләнеп тә чыкты. Хәтта кызгылт-алсу төстәге кофтасына да кагылып алды. Шулчак, урындыкта утыручы сын калкынып куймасынмы, Бибисарага карап: «Чо уставилась?» - дип акырмасынмы. Моны көтмәгән карчык: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла», - дип кычкырып, читкә тайпылды. Аның балавыз сыннар күргәзмәсенә кергән кешеләрне күзләп, тәртип саклап утыручы хатын икәнен каян белсен соң авыл карчыгы. Күргәзмәдә кеше аз булу сәбәпле бераз черемгә киткән булган, Бибисара кулы белән орынгач, уянган бичара.
Бу вакытта Шакир олы күкрәкле бер хатын сынын тамаша кыла иде. Гөнаһ шомлыгына каршы, нинди җеннәре котырткандыр, карт тегенең күкрәкләрен тотып карамакчы булган. Кизү торучы хатын күзеннән котылып калырмын димә! «Руками не трогать!» - дип ырылдады ул картка. Хатынның зәһәр йөзен күреп, Бибисара картын якларга ашыкты:
- Харап булган икән, бер тапкыр кагылган. Кырык биш ел яшибез, бер җирем дә кимемәде дә, кителмәде дә, менә яныңда басып торам...
Кәефе тәмам кырылды Бибисараның, бу күргәзмәдә бер минут та торасы килми иде инде. Әйтәсе сүземне әйтеп китим ичмасам, дигәндәй:
- Үзегез дә бик яхшы инде, адәм ыстырамы, ялангач күкрәкләрен күрсәтеп куймасагыз аны... Капларга берәр чүпрәк кисәге тапмадыгызмыни?.. Минем Шакирҗаным күргән нәрсәсен тотып карарга ярата ул, - дип сукрана-сукрана ишеккә атлады.
Шакир да, әле яхшылап карарга өлгермәгән Египет гүзәле Нефертити белән Америка кинойолдызы Мэрилин Монроларның ярымялангач сыннары ягына борыла төшеп, теләр-теләмәс кенә карчыгы артыннан иярде.
You have read 1 text from Tatar literature.