Latin

Балачак Тәрәзәләре

Total number of words is 4573
Total number of unique words is 2307
32.6 of words are in the 2000 most common words
46.9 of words are in the 5000 most common words
54.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
I
Матур төшләр күрсәтеп йоклатканына рәхмәт шул бала чакларыма! Мин һәрвакыт диярлек алтын төсендәге җылы һәм рәхәт елмаючы кояшны күреп уяна торган идем. Моның сәбәбе тәрәзәләребезнең бәлки таң туар якка олы күзләр сыман карап торуларыннан шулай булгандыр? Әмма да җан рәхәте иде инде кояш нурларының җылы куллары белән керфекләремне кытыклап иркәләве! Әткәмнең сыпыруы, әнкәмнең яратуы кебек алар!
Ә мин, урынымнан сикереп торам да, тәрәзәдән урамга багам. Караватым бишек кебек тирбәтә, сиртмә чуманына кабат екмакчы, тагын да йоклатмакчы. Беләм, ул миннән ялкауның да ялкавы аталырлык бер малай ясамакчы. Хәер, моңарга үзем дә каршы түгел идем бугай, чөнки гаиләбездә иң соң уянучы кеше мин булам. Шуңа күрә ашның-чәйнең суынганы гына миңа эләгә. Менә самавыр кайнатырга өйрәнсәм, парлары атылып торган тәмле чәй генә эчәчәкмен әле, белеп торыгыз! Апамның чыра телгәнен күргәнем бар. Булышып та маташтым. Самавырга шул чыраны, ут төрткәч, авызыннан тутырасың да, башына торбасын кидертәсең. Бераздан кызарып күмер төшә башлый. Көлисәсендә кызыл ут күзләре күренә. Менә шунда, күмер савытыннан алып, самавыр авызына агач күмере тутырасың. Куллар кап-кара була, анысы. Дөрес, җәмке белән берәмләп-берәмләп эләктереп тә тутырырга мөмкин. Әмма моңа осталыгым җитми әлегә. Буем самавырдан калку инде, Аллаһы тәгалә боерса, бервакыт чәй кайнатып, әһеле-гаиләбезне шаккатырам әле. Бүген үк түгел, берәр көнне инде, берәр көнне!
Ә бүген самавырыбыз кайнар икән. Тотып карадым. Безнекеләр яңарак кына иртәнге чәйдән кузгалган һәм эшләре белән кайсы-кая таралышканнар булырга кирәк. Табак-савытлар, чәшке-тәлинкәләр, ап-ак битләрен ялтыратып, урыннарына тезелгәннәр. Ә минеке — мине көтә. Кызыл, матур гөл чәчәге төшерелгән аңа. Абый әйтә, «кытайский», ди. Әмма әткәй, ул шулай дигән саен, аңа сиздермичә генә көлә. Мөгаен күп белүенә сөенә торгандыр!
Безнең чәй өстәле ишек алды ягыбызга карый. Анда, җәй челләсе булуына карамастан, инде көтүдән качып кайтырга өлгергән ак сакаллы, олы мөгезле, эре гәүдәле, гүяки сыер кадәрле мәкерле кәҗәбез хәйлә уйлап йөренә. Әһә, минем карап торганны күрде. Нигезгә сикереп менде дә тәрәзәгә тоягы белән шакый. Беләм мин аның икмәк яратканын, ашап утыруыма көнләшә ул.
Шунда гына исемә төште: кәҗәбезнең бәтиләре бар бит! Алар сарайда микәнни? Шулайдыр әле, аларга сөт алып кайткан инде ул, ишекләрен ачарга кирәк.
Чыгып йөгердем. Өебез шар ачык калды. Бәтиләр абзарына таба киттем. Кәҗәбез артымнан йөгерә. Хәзер сөзәчәк инде ул. Абау, аягым артына төртеп кенә алды, юньсез. Болай булса, бәтиләрен чыгармам да әле!
Ябып тоткан ишекләренең келәсен ычкындырдым да сыздым. Кәҗәбез озын очлы мөгезе белән каерып кына җибәрде. Ишек ачылып, аннан ике ак һәм кара бәтиләре үкерешеп елагандай мәэлдәп йөгереп тә чыктылар, әниләрен чолгап та алдылар. Ә мин урамга ычкындым. Анда машиналар ыжгыра-ыжгыра таш ташыйлар, каршы як күршебез кайтарта аларны. Шулар ташыган ташлардан калын итеп дивар өеп мендереп маташалар. Олы подвал ясыйлар икән алар, аның өстенә агачтан йорт утыртып куячаклар, ди. Андый идән асты немец халкында гына бар, имеш. Безнең әткәйләр кайчандыр, Салам-торхан заманнарында ук түгелдер инде, шул немец дигән халык белән сугышканнар да, аларны әйләндереп салып, тәмам җиңеп кайтканнар. Моның өчен күп орден-медальләр алганнар. Әткәйнекен минем дә тагып йөргәннәрем бар иде әле, һай кызыга иде авылым малайлары! Кызыкмый ни, аларда андый нәрсәләр юк бит.
Менә бу йортларын төзетү эше белән янып йөрүче Әхәт абый да подвал дигән нәмәрсәне шул немецтан күреп кайткан икән. «Булса — булсын, булмаса — ничү!»— дип әйтә, ди. Телгә дә оста, имеш. Мәктәптә немец теле белән хезмәт дәресләрен укыта. Ай-яй усал, диләр үзен. Мин инде дүрт яшемнән, апамнарга ияреп, мәктәпкә йөреп карадым, әмма аның дәресенә кермәдем. Быел менә беренче сыйныфка барачакмын. Дүртенчедә дә, бишенчедә дә, хәтта җиденчедә дә булдым инде. Яңадан укый башларга куштылар. Урык-сурык кына йөргәнмен, юньләп белем алмыйча!
Әһә, әнә Әхәт абыйның малае — Әмирҗан. Абый аны «Әмерекән» дип йөртә. Мин дә шулай әйтәм, телем әйләнгәндә. Аның бит башы да сап-сары, чеби кебек ул. Буе да кәтүк кенә.
Һе, качты бу!
Ә, юк икән, әнә, яңадан күренде. Кулында ниндидер шакмак. Әле генә үкереп узган «МАЗ»лар аларга ком кайтарып аударганнар, таш түгел. Анысы кичә булган.
Ком! Аны ишә-ишә уйнавы рәхәт инде ул. Әмерекән шулар янында уйный да башлады.
Янына барып бастым. Агач шакмагын «выж-выж» китереп, авызыннан төкерекләрен чәчеп җибәргәләп, ну йөретеп тә куя бу. Машина, имеш.
— Ә минем көпчәкле тракторларым бар! Әткәй ясап бирде!
Бу әле минем мактанып алуым гына. Нәрсәгә-нәрсәгә, әмма мактану белән масаюны бик шәп булдырамын! Нигә шулай булмасын: өч апам, бер абыем, яңа туган, бишектә ятучы сеңлем бар минем!
Әмерекән сер бирми. Һаман выжылдый да выжылдый. Аннары түзми:
— Бар, алып кил, комда уйныйбыз!— ди.
Мин өйгә кереп йөгерәм. Яшереп куйган җиремнән — карават астыннан, үкертә-үкертә көпчәкле тракторымны «кабызып» чыгарам. Идәнгә тәгәрәп, аның белән бераз уйнап алам. Аннары гына күршем исемә төшә дә, аның рәхәт ком өеменә йөгерәм. Хәзер ишеп куябыз без аны!
Ә беләсезме, мин тәрәзә төбен өстәл итеп, караватка утырып уйнарга яратам бит! Аңардан да рәхәте юк. Урам да күренеп тора, кояш та. Аннары анда җылы да, йомшак та. Арып китсәң, ятып йоклап та алырга була. Ә бүген менә ком өстенә йөгерәм. Әле анда уйнап караганым юк. Күршем Әмерекән әле һаман да кулындагы агач шакмагын машина итеп, «бик тәмләп» үкертеп маташа. Әгәр дә минеке кебек көпчәкле тракторы да булса, белмим, ничекләр сөенер иде икән ул?
Минем уенга килеп кушылуны күрсә дә, Әмир сер бирмәскә тырыша. Шакмагын машинадай ыжгыртып азаплана. Мин исә көпчәкле тракторымны «кабызып» җибәрәм. Ул ком өеменең иң текә җирләреннән менеп китә. Артыннан иярергә тырышып мин дә үрмәли бирәм.
— Ишмә! Комны ишмә!— дип Әмир кычкырып кала, әмма инде соң, ком өеме убылып төшә. Мин дә аның белән ишеләм. Телсез калам. Әмерекәннең ачуы килүен көтәм. Ә аның күзләре минем көпчәкле тракторыма күчкән.
— Йөртеп карыйм әле!— дип, күзләренә яшь тутырып үтенә. Безгә, биш-алты яшьлек малайларга, тарткалашып тору килешми. Җитмәсә аларның комын да бераз иштем бит. Күршенең күңелен юатырга кирәк. Менә йөртеп карасын әле үзе дә.
Әмирнең тракторыма килеп ябышуы сәер хәл түгел иде. Аларга кайтарып аударылган ком өеме шул, монда ул хуҗа. Ярар инде, уйнап карасын!
Тракторым бик тә «хут»лы булып чыкты. Күршемнең тавышы ук үзгәрде. Выжылдаган җиреннән дырыл-быдыр килеп, авызыннан кайнар төкерекләрен чәчеп, тәмам уенга бирелде. Ком өемен бер үзенә яулап алды. Башына ук ул да менеп утырды. Көпчәкле тракторымда уйнавы аны шушы кадәр мавыктырды булырга кирәк, кире кайтарып бирү турында да онытты. Миңа аларның комының бер читендә шакмагын машина итеп бичара гына хәлдә выжылдатудан башка эш калмады. Әмма болай уйнавы күңелсез иде. Үзебезнең өй ягына карап алдым. Аның тәрәзәләре миңа елмаеп карап торалар, хәтта:
— Монда, мич арасында, абыеңның да көпчәкле тракторы бар. Аңа хәтта сабан да тагылган! Алып чык та уйна! Абыең югары оч малайлары белән «мылтык атышлыда» анда!— дип әйтәдер, тиз генә кереп чыгарга үгетлидер сыман иде.
Әүвәле вәсвәсәгә бирешмәдем. Әмма коры шакмакны выжылдатып утыру җанны тагын да күңелсезли барды. Кеше көлдерергәме? Әнә, бер апа үтеп бара, ул минем көпчәкле тракторымда рәхәтләнгән Әмиргә соклана. Менә бит ничек! Икенчесе, өченчесе үтеп китте. Миңа мыскыллы караш кына ташлыйлар. Әмерекән тәки үзенеке итте тракторымны. Гел миңа арты белән борыла.
Тагын өебез ягына борылып карыйм. Аның тәрәзәләре һаман елмаялар. Алардан ягымлы җылылык бөркелә. Инде булмый!
Өйгә кереп йөгердем. Әмирнең шакмагы үзенә булсын. Көпчәкле тракторымны кайтарып бирми, юньсез малай. Әтигә әйтермен әле!
Эһ, әткәй — эштә! Инеш аша гына тау башында утырган Ләшәүтамак авылында Насыйров дигән абыйларга яңа йорт төзиләр. Әтием — балта остасы. Аның янына барып, эшен карап та торганым бар әле. Әнкәй махсус хәл белешеп кайтырга дип җибәргән иде. Ул авылда тыкрык та тыкрык. Ярый әле абыема ияреп бардым. Юкса адашасы идем.
Шул Ләшәүтамак авылда, мин сиңа әйтим, киртә-читәннәрне сыгып кычыткан белән кура җиләге үсә, тыкрыклары, урамнары кып-кызыл булып утыралар. Ашап туйгысыз. Бервакыт шулай тәмлесен генә чүпли-чүпли, әллә кайларга барып чыкканмын. Карыйм, каршымда сап-сары, йомры бер малай басып тора. Төймә борынлы, төймә кашлы, төймә авызлы, төймә күзле. Күргән-белгәннәрдән түгел.
— Син кем?— дип сорыйм.
— Белер идең бугай!— ди.
— Ә нигә син төймәгә охшаган?— дим.
— Әмир булганга!— ди бу.
— Әһә, син Әмир исемлемени әле?— дим.— Боларны нигә тактылар?
Күлмәгенә ат башы кадәрле яшел, кызыл, кара пәлтә төймәләре дә тагылган җитмәсә. Беләм инде, күз тимәсен өчен. Ә бу сер бирмәгән була.
— Син сорамасмы дип!
Минем җавабым әзер, абыйдан өйрәнеп куйган идем инде:
— Сораган ди монда, көт!
Әмма ул да төшеп калганнардан түгел икән, әллә үрти дә инде:
— Сорадың бит әле менә!
Юк инде, ниндидер сары песнәктән җиңелеп торырга монда! Тирән төпле чалбар кесәмнән йолдызлы сап-сары тимер солдат төймәсе чыгарам да аның күз төбенә сузам:
— Менә мондыйны күргәнең бармы? Алтын! Йолдызлы! Сталинский!
Сары булгач, алтын инде, бәхәс юк. Ә менә «сталинский» дигәне нәрсәдер — анысын белмим. Шулай да телдән төшкәне юк ул сүзнең. Ни әйтсәң дә, шуны кушып җибәрсәң, шунда ук сиңа куәт кереп китә. Әле аның «импуртный», «безнеңский», «булганский», «шәпский» дигәннәре дә бар. «Сталинский»га җитмиләр, анысы. Бу куәтле шыр мактану сүзе каршымдагы «соры песнәк»не чүпкә чыгарырга тиеш!
Һәм шулай булды да. Яңа танышымның төймә күзләре кинәт гүяки чиләк кадәр хәлгә килделәр. Ул үкереп елап җибәрде:
— Бир-р-р! Минеке!
Мондый әшәкелек бары тик үземнән генә килгәнгә һәм абыйдан ни теләсәм шуны бу рәвешле яулап ала белгәнемә, шушы малайның әрсезлеге аптырашта калдырды. Җитмәсә бик матур, йомшак, сипкелле, эре-эре сары чәчәкле безнең мендәр-ястыклар тышлыгы кебек матур күлмәк кигән бер кыз аның янында пәйда булды. Апасы булырга кирәк, шунда ук кулымнан эләктерде:
— Бир, нигә тиясең кеше әйберсенә!
«Сталинский» солдат төймәмне тартып та алды, энесенең кулына да тоттырды. Ә мин ни еларга, ни ярдәм сорап кычкырырга белмичә, тәмам хәйран хәлемдә калдым. Кеше авылында, кеше урамында, әллә нинди матур кыз каршысында елап торуы да уңайсыз инде. Әнә анда гына, ике-өч өй аша булыр, әткәй балта белән тәрәзәләр уя, абыем да еракта түгел.
Һәм ярдәм эзләп йөгердем.
Әмма абыемны әйдәкләп килеп җиткәнемдә, теге малайдан җилләр искән, ә апасы, кулына чыбык тотып, каршы алып басып тора иде. Әйткәләшергә иттек.
— Болар мине таладылар!— дидем мин шунда абыема, артына кереп качарга җайланып.
— Нәрсәңне алдылар!— диде ул, ни бары ике-өч кенә яшькә олы булса да, чын батырлык күрсәтеп, энесен кимсеттермәскә итеп тагын да алга адым ясап.
— «Сталинский»ны!
Әмма матур кыз көтелгәннән усалрак икән.
— Алмадык!— диде.— Ул үзе Әмирне елатып тора иде!
Абый белән бу кыз күзгә-күз карашып, сүзсез калганнарында, дәртемне эредән-эре, кызылдан-кызыл, тулышып торган кура җиләкләре боздылар. Һай татлылар, телләреңне йотарсың! Нигә моңа кадәр тегендә, вак җиләкләр арасында гына йөргәнмен, боларны күрмәгәнмен? Менә кайда икән алар читән һәм киртәләрне сыгып үсүче кура җиләкләре!
Мин шуларга үрелдем.
— Аша-аша!— диде матур кыз.— Күргән нәрсәңме? Корсагың бүлтәеп шартлаганчы аша!
«Сталинский» төймә хәсрәте онытылган. Кура җиләгенә без бергәләп ябыштык. Ашый-ашый килеп, урам да чыгылган, су буена да җиткәнбез. Инешне ерып үтеп, шул юл белән без, абый һәм мин, кайтып та киттек. Теге кыз аргы якта хушлашып калды. Ләшәүтамакның акшарланган өйләрен Дүсемнең эре сөякле агач бүрәнә йортлары алыштырды. Төймә теге Әмир дигәннәрендә калды.
Һәм менә бер ай да уздымы, шушы малай белән ул матур кызның әтисе безнең урамда, каршы якта йорт салдырып ята. Таш подваллы, ягъни дә мәсәлән идән аслы, «немецча», имеш. Ә Әмир тагын әрсезлек күрсәтте, көпчәкле тракторыма хуҗа булып өлгерде. Кире сорасам, комында уйнатмый инде ул мине. Ярар, абый сизмәс әле, аныкын алып чыгам да, мин дә кабат үкертеп күрсәтәм тракторны аңа хәзер!
Әмма йөгереп кайтып, әйләнеп чыкканымда Әмир, китереп бушатылган ком өемен ишеп, аны коймак урынына җиргә җәеп бетерә язган иде инде. Ул кадәр үк озак та булмадым, югыйсә. Конфет эзләнеп, таба алмыйча, онытылып маташтым микәнни? Әллә Әмир үз тырышлыгын кызганмаганмы?
Минем кулда абыйның сабан таккан көпчәкле тракторы. Аны да әткәй ясап бирде. Зуррак, димәк, куәтлерәк! Шулай булгач, тавышы да катырак чыгарга тиеш.
Ком өеменә җитеп, аңа утырдым, көпчәкле тракторны үкертеп тә җибәрдем. Әмирдәгесе телсез калды.
Ярты сәгать тә узмагандыр, аларның комын тәмам сөреп тә ташладым. Урамга иркенләп, рәхәтләнеп җәелә бирде.
— Монда кукуруз чәчәбез! «Хрущевский»ны!— диде Әмир, ком басуының яртысын үзенә бүлеп алып. Һәм юк та булды. Ул да түгел, кукуруз орлыгы тутырылган олы бер чиләкне көчкә-көчкә күтәреп, тирләп-пешеп килеп тә чыкты. Безнең өйдә андый нәрсәне күргән кеше юк иде бугай, хәтерләмим. Сорар кешем дә юк. Мин, бу ни бу дигәндәй, өебезнең көләч тәрәзәләренә карап алдым. Алар:
— Әмирләрдә кукуруз булса, ларыбыз тулы эре бодай бар!— ди иделәр.
Мин дә кереп йөгердем. Әмирдән кай җирем ким? Бер чиләккә бодай тутырып алып, чоланнан көчкә алып чыктым. Тырыша торгач, барыбер комлыкка китереп җиткердем. Түгелә әле, җитмәсә. Ул тавык-әтәч ишеләр шуларны чүпләп бетереп бармасалар иде, аларын да җыеп алып килер идем.
Әмир үз басуына сап-сары итеп кукуруз чәчте, мин дә калышмадым. Бу якта бодай үсәчәк!
Эшебезне бетереп, үсеп чыгуларын көтеп, тиздән иген җыярга әзерләнеп утыра идек, сарык көтүе кайтканы күренде. Иң алдан олы кара сарыкка атланып абый килә. Үзе «ура» кычкыра.
Ул юньсез сарык абыйны атландырта, ә мине — юк. Ничә тапкыр маташып карадым, болгый да ата. Әнә абый кайда булган: сарык көтүе кайтканын иртәннән югары очта сагалап йөргән. Хәйләкәр ул, башлы! Шул кара сарыкка икмәк каптыргандай итә дә, бер дә куркып тормый, сыртына менә дә атлана. Аны мин дә алай эшләмәкче, әмма бармакларымны тешлиләр, бар сарыклар җыелышып алып китерәләр дә кысалар.
Безнең уйнаган комлыкка килеп җиткән сарыклар шып туктадылар да, бер күзләргә, бер чиләкләргә карап алып, басуыбызга ташландылар. Инде абый да алар арасына егылып төште. Чәчкән игенебезне тәмам таптап бетереп, бодай һәм кукурузларыбызны ашап, бәэлди-бәэлди алар юк та булдылар. Әмирнең ком җирендә инде сарыклардан коелган «кара шомыртлар» катнаш тузан гына калган иде.
Мин көпчәкле тракторларны җыеп алдым. Үзенекен абый таныды да:
— Нигә алып чыктың?— дип, эсселәтми-суытмый дау куптара башлады. Әмма Әмир, минем тракторыма килеп ябышты да:
— Монысы минеке, бир!— дип, кулымнан тартты да алды.
— Бирмим!— дидем мин, тракторыма үрелеп.— Нишләп синеке булсын!
Шунда аның әтисе күренде. Моңа кадәр кайда булгандыр? Бер кулында көрәк, икенчесендә чиләк иде. Аңа сөенеп, Әмир тагын да батыраеп өлгерде. Абыйның кулындагы сабан таккан көпчәкле тракторга да барып ябышты:
— Бусы да минеке!
— Нәрсәңне алды?— дип җикерде Әмирнең әтисе.— Малай актыгы, бир!
Әмма абый, тракторын кулыннан җибәрмичә, өйгә кереп йөгерде. Мин нәрсә эшләргә дә белмичә басып калдым.
— Комны кая куйдыгыз?— диде тагын да Әмирнең әтисе, усал тавышы белән куркытып сорап, әшәке итеп күзләре белән карап.
Аның да улы, минем көпчәкле тракторымны эләктергән килеш, үзләренә, инде тезелә башлаган коймалар артындагы кечкенә алачыкларына кереп сызды.
— Комны кая куйдың, малай?
Куркудан минем авызым ишелә башлады. Бары тик:
— Сары-сары-сарыклар ашады!— дип елап кына җибәрдем.
— Сарыклар ашады?— дип аптырады Әмирнең әтисе.— Хәзер ашармын мин сиңа! Аттыр моннан яхшы чагында!
Мин дә өйгә йөгердем. Эчтән, тәрәзәгә килеп, мыштым гына урамны күзәтә башладым. Әмирнең әтисе, чиләк-көрәк тоткан килеш, әле ары барды, әле бире килде, әмма ком өемен таба алмады. Анда инде кетәклеккә менәргә ашыкмаган тавыклар, әтәчләр тибенә, калдык орлыкларны чүпли иделәр.
Ә икенче көнне бөтен авыл малайлары кичәге хәлдән, могҗиза буларак ишетеп, тамаша эзләрен күрергә җыелдылар, миннән, эчләрен тота-тота, тәгәрәшеп көлделәр. Җитмәсә, мыскыллап:
— Әхәт абыйның комын сарыкларга ашаттыңмы?— диделәр.
Мин инде «илләһи-билләһи»ләр белән дә ант итеп карадым. Булган хәл дип ышанмадылар һәм көлүләреннән дә туктамадылар. Алардан зур гаделсезлек күргәнемдәй үземне тойдым. Авыр иде мондый мыскыллану.
Ә аннары, өебезнең көләч тәрәзәләренә борылып карагач, күңелем үзгәрде дә куйды. Мондый хис миңа кайдан килгәндер, белмим, сарыкларның ком ашавы турында әйткәннәрем үземә дә юләрлек сыман тоела башлады. Үртәлүем очты. Көләргә тотындым. Үчекләүдән малайлар да туктадылар, кызыгын югалттылар. Комны ашап бетергән сарыклар вакыйгасын авыл да онытты. Бары тик мин генә «Сталинский» төймәм белән көпчәкле тракторымны вакыт-вакыт сагына идем.
Әмир аларны миңа башка бервакытта да күрсәтмәде һәм кайтарып бирмәде. Аңа карамастан, онытылмадылар. Һаман исемдә иделәр. Шушы кадәр аларны хәтердә тотуым озакламый әкияткә, хәтта төштә күргән вакыйга сыман тоела башладылар. Тик бер хәл мине хәйран итте.
Алтынчы сыйныфта хезмәт дәресе иде. Әмир күршемнең әтисе Әхәт абый үрнәккә буларак көпчәкле тракторны өстәлгә куйды һәм шундыйны безгә ясарга кушты. Таныдым, бу минем теге көпчәкле тракторым иде. Хәтта күзләремә яшь тә килде. Әмма серемне чишмәдем. Әхәт абый исә вакыйганы оныткан иде булырга кирәк, миңа борылып та карамады.
Ә шакмак ышкылауның авырлыгы тимәде. Инде мактансам да була: ул дәрестә бердәнбер мин генә шундый ук көпчәкле тракторны ясап бетереп өлгерттем. Төтен чыккычы урынына йөзле кадак та кактым, әмма «бишле» билгесе алалмадым.
Гомерләр бара да бара, тәрәзәләр тоныклана, күз өчен дә күзлек кирәк була башлый икән ул. Хәзер, чаларгач, мин дә беләм Әхәт абыйның «бишле» билгесен нигә куймаганлыгын: әткәмнең көпчәкле тракторыннан күчереп кенә үземнекен ясаганмын, бернинди иҗади яңалык кертмәгәнмен!
Эһ, әткәм кебек оста була алсам иде, барысы да башкача хәл ителер иде. Менә шул хакта уйлыйм да, сулышымны алыштырып, кабат язмышым белән ризалашырга мәҗбүр ителәм. Изге чылбыр өзелгәндер сыман. Аны өзүче миндер инде? Моңа балаларым каршында ничек җавап бирермен? Кулларыма осталык, ә бәлки осталыкка үҗәтлек җитмәгәндер?
Әллә минем дә үз хикмәтем бардырмы, ә? Әле белми генә торганмындыр, шуңа канәгать итмимдер?

II

Төшегездә сезнең алтын башакны кулыгызда тотканыгыз, аның сабагы буйлап күкләргә күтәрелгәнегез бар идеме?
Бардыр! Булмыйча калмас!
Ул кичне әткәй безгә, гаиләсе әһеленә, матур итеп әкият сөйләгән иде. Йокларга яткач, сорап тилмерткәч, болай дип башлап киткән иде:
— Бер авылда ятим малай белән ятимә кыз үскәннәр. Ашарларына бер телем икмәкләре дә калмаган. Алар, хәерчелек биштәре асып, теләнчелеккә чыкмакчылар икән, яннарына бер ак сакаллы бабай килеп кергән. Учларына бер бодай бөртеге салган һәм әйткән:
— Утыртып, тәрбияләп үстерсәгез,— дигән,— тамагыгыз туяр, Ходай сезне бәхеттән аермас!
Бабайның киңәшен тотканнар бу балалар. Орлыкны утыртканнар, су сибеп тәрбияләгәннәр. Ә ул ай күтәреләсен көн үскән. Ә беркөнне иртән торып чыксалар, башагы болытларгача ашкан икән.
Әткәй шулай дип сөйләде дә сөйләде. Гаиләбез, тынын да тартмый йотылып тыңлый-тыңлый, рәхәт йокыга китте. Ул төнне узып, икенче көнне иртән уянганда ниндидер сихри тойгылар кичерә идем мин. Җылы кояш нуры керфекләремә кагылып уйный. Шундый күңелле. Мин гүяки алтын башакның сабагы буйлап күкләр катына күтәрелгәнмен дә, ак күбек болытлар өстендә мамыкта чумып ятам. Якында гына олы күбәләкләр сыман фәрештәләр очып уйнашалар. Үзләре әле җырлыйлар, әле көлешеп сөйләшәләр. Килеп, минем чәчләремнән, кашларымнан, керфекләремнән сыйпыйлар. Сизеп, аңлап торам. Әмма сер бирмим. Аларның бу рәвешле минем белән уйнаулары үзем өчен дә күңелле. Күземне ачсам, куркышып очарлар да китәрләр дип уйлыйм. Тик барыбер соңыннан күзләрем ачылалар.
Бүген бит сабан туе көне! Бу бит олы бәйрәм. Кем андый көнне йоклап ята инде?
Сабан туе безнең авыл уртасына борынын тыгып күтәрелгән тау башында, аның кояшка карап торган ышык ягында була. Әйтәләр, имеш моннан олы юл үтеп китәчәк, бу тавыбызны ишәчәкләр икән. Хөкүмәт бабай шулай хәл иткән, ди. Һәрхәлдә олы сакаллы, караңгы чырайлы, дәү корсаклы бер кемсәнәдер инде ул бабай. Тау кадәр тауны иштереп халыкны газаплаганчы, аны әйләнеп кенә узарга ярамыйдырмы? Әткәм ягыннан борынгы бабаларымның утарларын да ваттырачаклар, нигезләрен дә алдыртачаклар, имеш. Җитмәсә, әнкәм ягыннан шулай ук борынгы бабаларымнан мирас буларак калган татлы сулы чишмәне дә күчерәчәкләр, ди. Махсус безнекеләрнең генә нәсел тамырына балта чабу өчен Хөкүмәт бабай шушы олы юл мәрәкәсен уйлап чыгарганын кешеләр сөйлиләр-сөйлиләр, әмма әткәй-әнкәйнең бик алай исләре китмидер сыман. Әнә миңа да, абыйга да, парлап, сабан туена ак хәрефләр белән «Моряк» дигән язулы киемнәр алып куйганнар. Зәңгәр шортысын җилкә аша эләктерә торган каешлары да бар. Зәңгәр күлмәгенең якалары киң, олы, ике ак тасма белән каймаланган. Күкрәгендә ак җилкәнле матур көймәле. Ә менә фуражкасы, аңардан асылынып торган пар койрыкчык лентасы, маңгаенда язулары — барысы бергә бер дигән.
Абый белән пардан киенеп тә куйдык. Мин — тәүфыйклы песи, караватка менеп утырдым, шулай куштылар. Бүгеннән моряк буласым килә башлады. Караватыбыз да нәкъ көймә инде менә. «Тү-тү!»— дип ул тавыш бирде, «тая-точ... тач-точ!» дип, көпчәкләре-ишкәкләре хәрәкәткә килделәр, руле — кулымда. Һәм мин йөзеп тә киттем.
— Тү-тү! Кемнәр анда суда йөзә? Юл бирегез! Абзагыз килә!
Абыйның имән бармагы авызында, ничек йөзеп китүемне һәм килүемне карап яр буенда шаккатып карап басып тора. Әллә аның да утырып барасы бар инде? Кычкырып җибәрәм:
— Шфортларны бәйләргә! Басманы төшерергә!
Абыйга — кызык, эчен тотып көлә. Әмма минем вакыт юк, «пош-ш-ш» иттереп казаннардан парын чыгарам, ишкәк-тәгәрмәчләрне «шыгыр-р-р» иттереп туктатам.
— Тагын җыештырылган урын-җирне изеп бетергән!— дип, олы апам аркама учы белән китереп чәпәргә килә башлый, качарга җай эзләп, караватның башына тотынам да идәнгә төшеп шылам һәм, эләккәләгәнче, ишек алдына чыгып сызам. Ә анда — тәрәзәләр, мунчада да, келәт-мастерскойда да, веранда да — буеннан-буена, барысы миңа йөзләрен ялтыратып, көзге кебек яктыртып карап торалар. Эһ, киемнәрем чиб-бәр! Нәкъ үлчәп теккәннәр! Кесәмә кипкән көнбагыш та тутырсам, әткәйдән бәйрәм шатлыгына көмеш «бер рубля» акча алсам, ул вакытта сабан туена элдертсәм дә була. Мин анда, белеп торыгыз, йөгереп узышта катнашып, бүләккә кулъяулык алачакмын, бау белән тартышта да җиңеп чыгып — теш порошогы тутырылган түгәрәк савыт, чүлмәк ватканга бер сабынны тоттырырлар, һичшиксез! Менә көрәш белән капчык сугышына эләгеп булырмы? Аларда югары очныкылар баш тота, безнең малайларны якын да китермиләр!
Әткәй биргән «бер рубля» көмеш акчага кибетче ападан бер шешә «Лимонад», балык консервасы, бер «пачка» печәнкә алачакмын. Нәкъ илле алты тиен миңа ул «сдача» бирәчәк. Аның биш тиенен үги әбиемә хәер итәчәкмен, калган илле тиенен, кулъяулыгыма төреп, кесәмә салам, бер тиенен, тауның иң биек ноктасына менеп:
— Әфсен-төфсен, көннәр матур килсен! Җәйләр рәхәт үтсен!— дип төкеренеп, күккә чөячәкмен. Ул, күздән югалып, Койма Шайхазый дигән караңгы чоңгылга шап итеп барып төшәчәк.
Белеп торам, минем ише җыен ыбыр-чыбыр исәбендә йөргән чебеш малайлар шушылай эшлиләр. Ә теге Койма Шайхазый дигәннәре борынгы бер әүлия, имеш. «Койма» дигәннәренең читән-киртә ишегә катнашы юк, диләр. Ул сүз мулла-ишан дигән кебегрәк атама икән. Шайхазый дигәнен инде ачык аңлыйм, ул «шәех абзый» дигәнне белдерә! Тел җитмәгәннән генә Шайхазый әйтелә!
Шушы әүлия бабай, борынгы заманнарда, Ибраһим пәйгамбәребездән килгән изге йола, аны ташлау яки уздырмый калдыру гөнаһ белән тиң диярәк нәсыйхәтләр әйтеп, илдә беренчеләрдән булыр, сабан туе уздыра башлаган. Ул вакытта безнең авыл халкы болгарлар икән дә, сабан туен да «сабыян туе», ягъни «бала-чагалар бәйрәме» дигән атама рәвешендә йөрткәннәр. Әмма гасырлар узып, авыл халкыбыз болгардан нугайга, нугайдан татарга җиңел генә әверелеп киткән кебек, «сабыян туе» дигәннәре дә сабан туе яки сабантуй рәвешен алган. Бу хакта җитмеш тапкыр ишеткәнем бар исә дә, җитмеш беренчесен үзем сөйләргә булдым. Мөгаен да моңа җай табылыр, Әмерекәнме, башкасымы очрап куяр. Җәяү бара-бара, телне такылдаттырып алырмын. Юл да кыскарыр әле, җитмәсә. Әйтәләр бит, юлны сүз кыскарта дип!
Ә менә теге Койма Шайхазыйның чоңгылы тирән. Аның бер очы зират тавына барып менә. Анда болгар әүлияләре күмелгән сырт бар. Икенче ягында — Әби тавы, анда озын, биек кылганнар үсә, аларның ак чәчләрен җил тарый. Ә бу ягында Сабантуй тавы.
Апаларымның көзге алдында чәч тарау һәм толымнарына бантик куеп мәш килүләрен исәптә тотып өйгә кердем. Әһә, көнбагышны кыздырып, тәмләндереп суытырга яулык белән бөркәп куйганнар! Бүлеп бирүләрен көтсәң — калдырмаслар да әле!
Кесәләрем шыплап тутырылды. Коелмасалар ни була? Идәнгә чәчелеп, мине харап иттеләр. Апалар дау куптардылар:
— Бөтен көнбагышны чәчеп бетердең инде! Безгә дә калдырмыйча!
Тагын чыгып шылырга туры килде. Ә абый ул арада әткәйне каршы алган, «бер рубля» көмеш акча эләктереп, капкадан чыгып да йөгерде.
— Ә миңа?
Көмеш бер сумлык акчаны, кулъяулыгыма төреп, түш кесәмә шудырдым. Урамда абыйның эзләре дә суынырга өлгергән иде. Сабантуй тавыннан дәртле җырлаулар, гармун тавышлары ишетелә. Чуп-чуар халык төркемнәре куера, ишәя бара.
Мин дә шунда йөгердем.
Тыкрыктан борылуга, югары очның ач тәре күсәк малайлары юлыма аркылы төштеләр:
— Быел сабантуйга түләп керешле!— диделәр.— Акчаң кая?
— Әткәйдә!— дидем.— Минем өчен ул бирә!
Әмма ышанмыйлар гына бит. Ну әткәй аларның колакларын борыр иде инде! Абыйны эләктерә алмый калганнар инде болар!
— Бусы нәрсә?— диде, ач тәре күсәкләрнең атаманы аталган Күсе. Чын исеме Кәүсәр бугай! Бабалары мулла булгач, гел кызлар исеме кушкан да кушкан инде оныкларына. Берсенә — Гүзәл, монысына — Кәүсәр, тегесе — Назамы, Назмы шунда?
— Бумы? Бу — кулъяулык! Аңа борынымны сөрттем инде мин!
Сүзләрем ярады. Кулъяулыгым түш кесәмдә калды. Күсе аны кузгатырга җирәнде. Көмеш берлек кулъяулыгым эчендә яшеренеп калды.
— Көнбагыш белән түлә, Сагыз Борын!— диде бу, шунда ук «Моряк» язулы фуражкамны күтәреп, анда акча-мазар яшерелгәнме-юкмы икәнне карап өлгереп, башыма кире чәпеп.
— Бик бирәм!— дидем мин, авызымны ерып.— Тәмле булсын өчен махсус сыер бәвеле белән юып кыздырдык! Ашап кара!
Югары оч Күсе командасы бу сүзләремнән дә аптырашта калдылар, аннары берсе укшыгандай итте, икенчесе төкеренде, өченчесе хәтта какырынды да әле. Аларга карап атаманнары Күсе үзе дә карар чыгарды:
— Ашамыйм! Кирәкми! Бирмә!— диде. Әмма мин кесәмнән уч тутырып көнбагыш чыгарган, аңа таба сузарга өлгергән идем инде.
Ул, йөзен җыерып, читкә таба каерылды. Җирәнә, имеш. Учымны, көнбагышлы килеш, үземә таба этәрде. Аның бу юлы да ялганыма ышануы бик сәер иде, бәлки бәйрәм тантанасыннан күңеле йомшарган чак булгандыр, мине түләүсез-нисез генә уздырып җибәрделәр. Бераз китеп, артыма борылып карагач, барысы да аңлашылды: Сабантуй тавына илтүче тыкрык башына күршеләрем Әмирҗан белән Расих яшьтинең килгәннәре күренде. Күсе командасы аларның юлына аркылы килеп басты. Минем инде кирәгем юк иде. Сабан туена китеп бардым.

III
Быел Койма Шайхазый чоңгылына юкка яңгыр сорап бер тиенлегемне очырдым. Инде ничә көн күкнең төбе тишелгәнгә. Өйдән чыккан юк, яңгыр койганын тәрәзә төбендә карап утырам. Килә дә ява, килә дә ява. Яз көннәрендә түбә кыегыннан очлаеп төшкән сөңге бозлардан тамчылаган кояшлы тамчылар кебек дәртле дә түгелләр әле, ичмаса!
Абый, эре чебеннәр тотып, кыл чыбыктан ясап, аларга арбалар җигә. «На бахбай!»— дип, шуларны тәрәзә тупсасы буйлап йөгертә. Кызык булсын өчен миңа да ата чебенгә ак җеп тагып бирде. «Ура» кычкырып, аның артыннан йөгереп йөри башлагач, мендәрләр һәм урын-җирләрне идәнгә тәгәрәтеп бетердем. Сизенмичәрәк калынган. Апалар кайтып керделәр дә, үземне, чебенем белән бергә әлбәттә, урамга «очырып» чыгардылар. Котым качты. Лапасның печәнлегенә качып, күпме сеңеп утырып була? Тәмам йөрәксез калдырганнар!
Бервакыт ишетәм: урам яктан чыр-чу килгән тавыш килә. Әһә, Әмирҗан белән Расих дусларым инде бу!
Ничек котым кире кайтканлыгын да хәтерләмим, җәһәт кенә, олы бер тизлек белән капка төбенә чыгып бастым. Дусларым, ямаулы чалбар балакларын сызганып куйганнар да, ялан аяктан ерганаклар, гөрләвекләр буйлап, сулар чәчрәтә-чәчрәтә йөгерешеп уйныйлар. Яуган яңгырдан калган күлдәвекләр инде болар! Малайлардан калышып буламы соң?
Яннарына йөгереп барып, мин дә ботинкам белән шапылдатып гөрләвек суына китереп бастым. Мең тамчылар Салават күперләре булып сибелде. Дусларым куаныч белән чәрелдәп җибәрделәр һәм җавапка, миннән дә хәтәррәк тибенеп, су чәчрәттеләр. Өс-башларны чумдырып, рәхәтләнеп коендык. Китте ярышу, китте ярышу... Су тулырга өлгергән ботинкаларымны салып ташладым. Кояш та тәмам эсселектә кыздырып, һава да тәмам бөркүләнеп, күкнең икенче яртысында куерган кара-күгелҗем болытлардан сибәләп яңгыр явып, тәмам әллә нинди тамашалы матурлыклар-могҗизалар пәйда иттеләр. Салават күпере нәкъ безнең су буена диярлек бер башын төшерде. Бу гаҗәеп хәлгә хәйран иттек. Мондый сурәтне күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк иде.
— Әйдә өстенә менәбез!
— Әйдә менәбез!— дип, Салават күперенең монда гына, якында гына булган очына таба йөгердек.
Инде генә барып җитәбез кебек иде. Әмма соңга калынды. Салават күперенең безгә якын очы урынын күчәргә өлгерде. Шулай да барыбер якында гына кебек. Тулып аккан инешнең теге як ярында гына!
Суны бата-чума ерып чыгып, инде моратыбызга ирешер кебек идек, Салават күпере тауга күчәргә өлгерде. Егыла, түнә, тәмам балчыкка буялып бетеп, аның артыннан йөгердек. Бу юлы ул басу өстенә күчкән иде. Вак яңгыр сибәләп ява, эссе кояш кыздыра, ә без, чыр-чу килеп, Салават күпере артыннан басуга таба йөгерәбез. Анда үсә торган, әлегә баш кына җибәрергә өлгергән бодай үсентеләре арасында лачма су. Аңа да карамыйбыз, такмак әйтәбез, үртибез, үртәләбез:
— Салават күпере — Рабигасы бөкре! Салават күпере — Рабигасы бөкре!
Безнең авылның югары очының башында тимерче Салават абый яши, аның хатыны Рабига апа бар. Ул чыннан да бөкре.
Басу ягында олы тимерчелек. Шаулашып аның яныннан узып барганыбызда Салават абый безне күреп калды. Әмма нигәдер үртәлмәде. Хәер, ул арада Салават күпере дә әллә кайларга, еракка-еракка китте. Безгә кире кайтасы бар иде. Ә юлыбыз тимерче алачыгы яныннан уза. Инде Салават абыйдан куркып торабыз. «Син бар алдан... Син бар да, мин бар!» — дип төртешкәләп тә алабыз. Әмма батырчылык итәр кеше табылмый. Салават абый сагалап торадыр сыман. Аңа эләксәк, колакларыбызны борачак, телләребезне сандалына салып чүкеп куячак! Апамнар шулай итә ул, диләр. Телемне чүкетергә бик тә хыялланалар. Менә, Салават абый эләктерсә, теләкләре чынга аша инде. Нигә дип теге такмак-такмазаны әйттем икән? Иң күбе мин кычкырганмындыр әле!
Безнең ул йөрүләребез көн озынга сузылган ахрысы. Кояш үзенең тау артындагы бишегенә якыная бара икән инде. Көн дә суынарак төште. Дәртләребез дә сүрелгән иде. Хәзер өйләребезгә мыштым гына кайтып җитү хыялына кердек. Салават абыйның алачыгында тимер чүкегәне тавышы аякларыбызны җанландырды. Сак атлагач, җайлы-җайсыз борын төртеп торган сирәк ташларга да бәреләсең икән аны. Мин дә ничә тапкыр аяк табаннарымны авырттырдым.
Аксый-туксый, ботинкаларымны табып алып, кулларыма тоткан хәлемдә кайтып кергәнемдә өйдәгеләр аһ иттеләр. Өстемне чишендереп, олы ләгәнгә бастырып, җылы-кайнарча су белән юындырдылар, оялтып бетерделәр.
Аннары, гөбердәп торган чәй китереп, караватка җылы юрган эченә төреп утырттылар, ачулануларыннан да туктамадылар. Ә мин оятымнан суган суы сыктым. Моңа кадәр күрми генә йөргәнмен, әнә ничек тәрәзәләребезнең йөзләре каралган, чытык. Авыр карашларын бишесе бердәм күзләремә төбәгәннәр. Җитмәсә мыскыллыйлардыр сыман. Ярый әле апамнар аларның ак, чигешле пәрдәләрен корып куйдылар. Тәрәзәләребезнең усал карашларын шулай миннән капладылар.
Бераздан күңелемә тынычлык иңде. Күктә ай калыкканмы, белмәссең, әмма тәрәзәләребезнең ничек балкып торуларын утны сүндерүгә үк тоеп алдым. Йоклап та киткәнмен.
Ә иртән безнең өй тәрәзәләре тагын да балкыбрак, кояш нурларын күзләремдә чагылдырып уяттылар. Алар елмая иделәр, и минем туган йортымның, бәхет нигеземнең көләч тәрәзәләре! Шушылар алар балачак тәрәзәләрем, шушылар.
Февраль, 2008.
You have read 1 text from Tatar literature.