Latin

Бал Бабай

Total number of words is 760
Total number of unique words is 508
54.9 of words are in the 2000 most common words
68.0 of words are in the 5000 most common words
74.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
– Кызым, менә бу доганы ал әле. Миннән бер истәлек булыр, – дип Бал бабай оныкчыгының кулына гарәп хәрефләре белән язылган, пөхтә итеп дүрткә бөкләнгән, чит-читләре саргайган һәм бераз туза төшкән ап-ак кәгазь кисәге тоттырды. – Ходайга ышан, кызым. Бар ул Ходай... Саф мөселман кызы бул, мөселманлык – татарлыкны саклый торган бердән-бер сыйфат ул... Мә, ал, миңа аны кечкенә чагымда бабам язып биргән иде. Туксан ел буе төсе итеп сакладым...
– Нигә алай дисең, бабай? Без бит әле тагын күрешәбез. Әйеме?.. – дип гаҗәпсенде кунакка кайткан Сылу.
– Кем белә...
– Юк, юк, бабай!.. Әллә нинди уйларны һич тә башыңа кертмә. Яме?.. – диде кыз һәм Бал бабайны шундый каты итеп кочаклап алды. Күзләрендә яшь, күңелендә ниндидер бер курку хисе иде Сылуның...
...Бал бабай карт иде инде. Үзе дә соңгы арада бу хакта еш уйлана башлады. Карчыгы үлгәнгә дә ун ел. Бертуганнары да юк. Әллә иң ахырдан калганы башкалар өчен дә яши, диюләре дөрес микән?.. Туксан бише тулып килә... Күпме кайгылы шатлык, күпме гамь белән ташып чыккан ул еллар...
Колхозлашу чорында туган авылларыннан ятим ителеп, ваз кичтерелеп куылулары, әтисенең «кара эшләпәле» кешеләр белән каядыр китеп югалуы һәм кире кайтмавы; Бөек Ватан сугышы, әсирлек... Ашкынып туган якка кайту һәм, ни кызганыч, тагын ун елга төрмәгә эләгү... – һәммәсе дә Бал бабайның йөрәген телгәләп бетергән иде. Өстәвенә олы кызы Нурлыбикә дә урыс егетенә кияүгә чыкты. Әйе, әтисен тыңлап-нитеп тормады, тотты да, шул кяфер кисәгенә китеп барды. Күңеле әрнеп, ачынып, сызланып күпме йөрде Бал бабай. Ахырда килешкән кыяфәт чыгарса да, күңеле белән барыбер килешмәде, барыбер өнәмәде...
Менә ул тагын өе каршындагы умарталары янында бөтерелә. Ап-ак халат, ап-ак битлек үзендә. Кулында әлеге дә баягы күрүк. Бөтен бакчага черек янган хуш ис таралаган.
Бал бабай дигәннән, бу кушамат аңа сугыштан соңгы елларда ябышып калды. Халык дошманы булып, хаксызга рәнҗетелеп, ун ел буе читтә йөреп кайткач, аны беркая да эшкә алмадылар, шуңа ул корт күче юнәтеп, умарта асрый башлады, ике кулына бер эш тапты...
Ә бүген Бал бабайның кәефе күтәренке. Ул, яшь чагындагы кебек, йөгерә-йөгерә йөри. Бер умартаны ачып, кортлары белән сөйләшә-сөйләшә, кәрәзләргә күз сала да, күрегеннән тәмле төтен өрдерә-өрдерә, капкачын ябып та куя. Үзе җырлый, биеп кенә китми инде менә...
Бал тәмлелеккә тәмле дә,
Тик артык ярамый ул.
Бал корты үз ишен сөя,
Бүтәнгә карамый ул...
Әтисенең хәлен белергә килгән Гөлсем койма өстеннән башын калкытып, карт алмагач янәшәсендә кайнашкан Бал бабайга бик озак карап торды, аптырады. Әтисен мондый шат, көр күңелле кеше дип һич башына да китермәгән иде!.. Менә бит ул нинди икән!..
Бал корты бал яратса да,
«Балым тәмле» диялми.
Кигәвенне, шөпшәне дә,
Чебенне дә сөялми...
Шулай җырлый-җырлый бакчадан чыгып килгән Бал бабайны кызы каршы алды. Гөлсем эчтән генә: «Әллә әти ычкына инде,» дип тә уйлап куйды.
– Әти, нишләвең бу?.. Бер-бернәрсә булмагандыр бит, Ходаем?..
– Юк, бернидә булмады, кызым-йолдызым. Җырлыйсы килеп китте әле.
Гөлсемне ярата иде ул. Әллә төпчек бала булганга, әллә әтисенә ошаганга, бу кызы Бал бабайның күңеленә шундый якын, шундый үз иде. Әнә, Нурлыбикәсе Себергә китеп олакты. Хәзер кайтканы да юк... Ана телендә бер авыз сүз белмәгән Танясын, Женясын өстерәп, әтисе янына кайтсынмыни инде ул...
...Гөлсем кич белән, караңгы төшкәч кенә китте. Бал бабай аңа тутырып бер карады, «Кызым!» – дип кысып кочаклады. Алар бик озак аерыла алмый басып тордылар...
– Ярый, әти. Илгизнең туена килмим дисең инде алайса?.. Яраткан оныгың иде бит... Килсәң дә була, югыйсә...
– Бер әйткәч, кире кабатламыйм. Юк, дигәч, юк инде...
– Ярый, үзең беләсең, әти. Сау булып тор. Иртәгә тагын хәлеңне белеп китәрмен әле...
– Хуш, кызым-йолдызым...
Гөлсем капкадан чыгып киткәч тә, Бал бабай аны күз карашы белән озатып калды. Үзе, авыр сулап, бер тын басып торды да, өенә кереп, бик озак вакыт бүлмәдән бүлмәгә йөрде. Җиде төн уртасы булса да, умарталарын кабат күз уңаеннан кичерде. Дөнья тып-тын иде. Ник бер яфрак селкенсен. Ник бер «шылт» иткән тавыш ишетелсен...
... – Йоклыйлар... Изрәп-изрәп йоклыйлар... – диде ул үз-үзенә. Үзе чын күңелдән елмаерга тырышса да, никтер күзләре генә елмаймыйлар, көлмиләр иде...
* * *
Ачы таң белән Гөлсем тагын әтисе янына ашыкты. Күңеле белән ниндидер салкынлык, бушлык тоя иде ул. «Бәлкем, әти фикерен үзгәртер. Илгиз белән Ольганың туена килер. Хәер-фатиха бирер...» – дип уйлады.
Өй ишеге бикле түгел иде. Салкын тынлык. Сәер тынлык... Гөлсем, ут капкандай, бөтен бүлмәләрне дә йөреп чыкты, әмма әтисен таба алмады. Бары түр яктагы өстәл өстендә генә пөхтә итеп дүрткә бөкләнгән, чит-читләре саргайган һәм бераз туза төшкән ап-ак кәгазь бите ята иде. Ә анда дүрт кенә сүз:
«Гафу итегез. Күтәрә алмыйм...»
...Шул чак әйтерсең Гөлсемнең йөрәге кубып төште дә, салкын идән буйлап тәгәрәп китте. Аның күз төпләре дымланды, иреннәре мәмрәп куйды. Ул бер кәлимә сүз дә дәшә алмады, чөнки тәрәз каршында үсеп утырган карт алмагачта кеше гәүдәсенә ошаган бер нәрсә асылынып тора. Бары бал кортлары гына, нидер әйтергә теләгәндәй, безелдәшә-безелдәшә, аның тирәли очынып йөриләр иде...
You have read 1 text from Tatar literature.