- Read the next literature work for 5th Grade
- Болгар иленең кызлары
🕙 8-minute read
Ай Өстендәге Зөһрә Кыз
Total number of words is 976
Total number of unique words is 558
48.3 of words are in the 2000 most common words
61.4 of words are in the 5000 most common words
64.8 of words are in the 8000 most common words
Әнә шул тулган айга карагыз әле! Ул шундый түгәрәк, шундый бөтен, шундый тулы һәм якты. Ләкин аның яктысында әллә нинди бер моң, бер уйчанлык, бер кайгы бар. Алар акрын гына кешенең йөрәгенә килеп бәреләләр дә акрын гына, аз-аз гына, йомшак кына итеп, җанны, күкрәкне кысарга тотыналар; кысалар-кысалар, аннан соң әллә нинди бер томан белән каплап моңландыра, уйга төшерә, әллә нәрсәне сагындыра, әллә нәрсә өчен каигырттыра башлыйлар.
Беләсезме, ул ай бик карт бит инде. Ул безнең бабаларымызны гына түгел, аларның бабаларының бабаларының... бабаларын да күргән, үзенең биек урыныннан аларның ниләр эшләгәнен, ниләр төзегән, ниләр бозганнарын, ничек дөньяда торганнарын - һәммәсен-һәммәсен карап торган.
Их, ул безнең белән сөйләшсә, безгә аларның хәлләрен, тарихларын берәм-берәм хикәя итсә иде!
Беләсезме, борын-борын заманнарда аның яктысы болай моңлы, болай уйчан булмаган. Кешеләрнең йөрәкләренә, җаннарына авырлык салмаган. Җинел, уенчак һәм шат булган, моңландырмаган, сагындырмаган, тынычландырган, юаткан.
Тагы бер кат аңар карагыз әле! Аның уртасында, нәкъ уртасында көянтә-чиләкләр күтәргән бер кыз басып тора бит. Ул татар кызы - Зөһрә кыз. Аның озын, бик озын кара чәч толымнары очында авыр-авыр чулпылары асылынып торалар. Аның озын керфекле оялчан кара күзләре җиргә қарап торалар...
Беләсезме, ул кыз бик матур булган, ди. Аның керфекләреннән гөлләр тамган, тешләреннән нурлар чәчелгән, яныннан җофар исе килеп торган, ди. Ләкин анын, бу матурлыгы җир остендә вакытта уз башына бәла генә булган: анын анасы уги ана икән. Ул хатынның үз кызы иртләч-иртләч шадралы, ямьсез булганлыктан, ул үги кызының матурлыгыннан янып-көеп көнләшә икән. Зөһрә кызның матурлыгын бөтен тирә-як халкы ишетеп-белеп бетергәннәр. Менә дигән матур егетләр, елан төсле акбүз атларга атланган батыр хан угыллары Зөһрәне бер мәртәбә генә булса да күреп калырга тырыша торган булганнар. Үги ана көнләшә дә көнләшә, чиксез-чамасыз көнләшә икән. Зөһрә кызны кыйный, ялганлап, әләкләп, атасыннан кыИната, ач тота, җиләк җыярга дигән булып, пәри-җеннәр, убырлы карчыклар, яман аҗдаһалар, ерткыч хайваннар, җиде башлы гыйфритләр, агулы еланнар тора торган урманга көчләп җибәрә икән. Зөһрә кыз ул урманнан, җиләк тапмыйча, куркып-качып кайткач, үги анасы аны хәлдән тайдырганчы кыйный, караңгы бүлмәгә ябып, көннәр буе ач асрый да төннәр буе аннан төпсез кисмәккә су ташыта, кисмәкнең тулмавын сылтау итеп, яңадан кыйный, яңадан караңгы бүлмәгә ябып куя икән.
Шушы җәфалар, бу газаплар эчендә көннәр, айлар, еллар үткәннәр. Үксез кыз, көзге чәчәк шикелле, көннән-көн сулган, ябыккан, кипкән. Аның матур кара күзләренең төпләре көйгән шикелле күгелҗем караланганнар. Аның гөл йөзе көзге яфрак шикелле саргайган. Ул көннән-көн бетә барган, көчсезләнгән, хәлсезләнгән, каты авырый торган кеше шикелле булып калган.
Ути ана бу хәлгә куана икән. Аның ябыгып, авыруга сабышып, тизрәк улуен көтә икән. Кичләрдән бер кичне ул уги кызыннан бөтенләйгә-бөтенләйгә котылмакчы булган.
- Бар, бәдбәхет, елгадан су ташы. Таң атканчы, менә шушы кисмәкне тутырып җиткер. Әгәр дә бер генә тамчы тулмый калган булса да, кара аны, җаныңны алырмын! - дип, төпсез кисмәкне тутырырга кушкан.
Үксез кыз хәлсез куллары белән хәлсез иңнәре өстенә көянтә-чиләкләрне куйган да хәлсез адымнар белән елга буена киткән. Бераз баргач, ул арыган-талган да, ял итәргә дип, үлән өстенә утырган. Утырган урынында ул, алҗып, өмидсезләнеп, озак-озак елаган. Күз яшьләре үләннәрне чылатып бетергәнче, ахыргы тамчы яшьне төшереп, керфекләре кипкәнче елаган да:
- Тәңрем! — дигән. - Тәңрем, үзең беләсең минем никадәр җәфалар чиккәнемне, нинди мәшәкатьләр күргәнемне, нинди кайгы-хәсрәтләр белән янганымны. Мин ничек итеп ул төпсез кисмәкне тутырыйм? Тутырмасам, ничек итеп өйдә торыйм? Минем чыдарлыгым бетте инде. Тәңрем, минем сабырлыгым төкәнде инде. Мине бу Җир йөзеннән ал, Тәңрем, котылдыр, Раббем! – дип, Тәңрегә ялынган-ялварган да, көчкә-көчкә генә урыныннан торып, елга буена төшкән.
Кич караңгы, тулган ай болыт астында икән. Үксез кыз чиләген суга чумдырган да тартып ала алмаган. Аның ябык кулларында, арык гәүдәсендә инде анлык көч калмаган икән.
Бер тарткан, тагы бер тарткан, тагы бер тартып караган, чиләкне күтәрә алмаган. Кичнең моңлы караңгысы белән күгелҗем-кара төскә кергән елга суы, акрын гына селкенеп, җиңелчә генә дулкынланып киткән, түгәрәкләнеп җыерчыкланган, ләкин чиләкне җибәрмәгән.
Бу арада болытлар арасыннан ай чыккан да, бөтен түгәрәк йөзе белән елмаеп, шаян вә шат балкып тора һәм җир йөзенә нур коя башлаган. Аның яктысы белән елга да көлеп җибәргән. Күгелҗем-кара төсен көмеш сыманга әйләндергән. Ләкин кызның чиләген ычкындырмаган.
- Ай! — дип, үксез кыз елап арыган күзләрен күккә күтәргән. — Ай, синең өстеңдә үги аналар үги балаларыннан төпсез кисмәкләргә су ташыталармы? Синең өстеңдә бу газаплар, бу җәфалар бармы? Булмаса, ал мине үз өстеңә! - дигән дә, ярдәм көтеп һәм матурлыгына, нурына, шатлыгына сокланып, айга караган.
Менә шул минутта кинәт аның чиләге җиңеләеп киткән дә ул аны бер дә мәшәкатьсез генә судан тартып чыгарган. Икенче чиләген суга чумдырган, анысы да мәшәкатьсез алынган. Чиләкләр һәр икесе туп-тулы су икән. Боларның шулкадәр тулылыгын күреп, үксез кыз, өмидсезләнеп: «Ничек күтәреп кайтам инде мин боларны?» - дип уйлаган һәм ярдәм көткән, хәл сораган шикелле итеп, арыган-талган, өмидсез күңелсезләнгән күзләрен яңадан айга күтәргән дә:
- Ничек күтәреп кайтам инде мин боларны?- дигән.
Ай җавап бирмичә генә ялтырап тора, көлә, елкылдый, һавада шома вә тигез генә йөзә икән. Үксез кыз бик озак аңар карап торган. Аның матурлыгы, аның шат елкылдавы белән үз-үзен, үзенең уңайсыз хәлен онытып карап торган да, үзе дә сизмичә, чиләкләрен күтәреп кайтырга чыккан. Адымнар әллә ничек гаҗәп җиңел атланалар, гәүдә очкан төсле үзеннән-үзе бара, чиләкләр җилтериләр генә икән.
Шулай итеп очынып, шактый вакытлар Зөһрә кыз, үз-үзен онытып, бернәрсә дә уйламыйча барган. Аннан соң аның исенә өендәге төпсез кисмәк һәм үги анасының аны таңга хәтле тутырып бетерергә кушуы төшкән. Аның йөрәге җуылдап киткән. Хәлсез вә өмидсез сызланган. Аның арыганталган күзләренә яңадан яшь килеп тыгылган.
«Ул төпсез кисмәкне таңга хәтле генә түгел, кыямәткә хәтле ey ташысаң да тутырып булмый бит инде», - дип калтыранып, уйланып, ул, айдан ярдәм сорар өчен, яшьле күзләрен күккә күтәргән икән - аптырап киткән: ай белән үз арасында гаҗәеп матур бер йолдыз күргән. Йолдыз җем-җем итә, Зөһрә кызны үз өстенә суыра икән. Үксез кыз да, үз ихтыярыннан башка, яңадан бер-ике адым атлаган да йолдыз өстендә булган.
Йолдыз, яшен ташы тизлеге белән атылып, Зөһрә кызны айга илтеп тапшырган да үзе күкнең иң күренә торган бер җиренә барып урнашкан. Үксез татар кызын айга илткән өчен, Ходай Тәгалә аның нурын арттырган һәм фәрештәләр аңар Зөһрә йолдызы дип исем биргәннәр...

You have read 1 text from Tatar literature.