Latin

Авыл Яме

Total number of words is 670
Total number of unique words is 552
42.6 of words are in the 2000 most common words
54.7 of words are in the 5000 most common words
60.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

"Мал-туарны уптым сатып, фермаларны тар-мар иттеләр. Авылыбыз бетеп бара", – кебек әрнүле сүзләрне еш ишетергә туры килгәли. Хәер, олы юлдан узган-барган һәркем, ул хәрабәләрне күреп, имәнеп китәдер, мөгаен. Авыл халкының хәл-әхвәлен шуннан да чамалап, төгәл нәтиҗә ясарга була. Терлекчелек аның төп яшәү чыганагы, күңел юанычы ич, тормыш мәгънәсе, ниһаять.
Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов та, шуңа охшаш шыксыз күренешләр турында сүз чыккач, катгый төстә үз фикерен белдерергә ашыкты:
– Мин үзем авылны иртәнге ыгы-зыгы, күңелле җанлылык, саву техникасының гүләвеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Таң белән яисә кич ферма утлары каршылаганда нинди рәхәт бит! Шулар булмаса, авыл үле инде ул.
Әле кайчан гына бу районда да: "Коткарыгыз, бетәбез", – дип каравыл кычкырган авыллар бар иде. Былтыр яңа вазыйфасын Камил Гыйльманов авыл хуҗалыгын тернәкләндерүдән башлап җибәргән. Монда сәнәгать предприятиеләренең исе-әсәре дә юк, бөтен карап торганнары – авыл хуҗалыгы. Инде менә кайбер үсешкә дә ирешелгән. Әйтик, 2007 ел белән чагыштырганда сөт җитештерү – 43, итнеке 46 процентка арткан. Терлекчелектә эшләүчеләрнең тотрыклы хезмәт хакы үзенә бер казаныш. Узган ел азагында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең республика семинар-киңәшмәсендә Аксубай районындагы авыл хуҗалыгы торышын тикмәгә генә югары бәяләмәгәндер.
Яңа елга да әйбәт кенә керешкәннәр. Район башлыгы терлекчелек белән җентекләп танышырга килүчеләрне төбәкнең хет кайсы тарафына озата барырга риза. Чөнки җаны тыныч: һәр авылга кот иңгән бүген, ике кулга – бер эш, дигәндәй, уңган-булган һәркемгә әҗерле хезмәт белән шөгыльләнү җае бар. Трудолюбово, Карасу, Такталы авылларында ифрат зур терлекчелек комплексларын ачу республика күләмендә дә вакыйга булды хәтта. Хәзер асфальт юл белән генә барып керешле торак пунктлары алар. Ферма биналары исә элеккечә йөзек кашына, сала үзәгенә әверелгән: күпме кешене эшле-ашлы итә ич алар. Берничә ай үттеме икән, Кыязлыда, Думада, Сөнчәледә... тагын унлаган авылда фермаларның каралты-курасы һәйбәт кенә көйләнде, төзәтелде. Беренче карашка әллә ни дә майтармадылар төсле – шул иске-москы, ярым җимерек биналарны ипләп-сипләп аякка бастырдылар. Әмма кайсыларын, хуҗасы булмаудан файдаланып, соңгы казыгына хәтле, кем әйтмешли, "раскулачивать" итеп, өйләренә урлап ташыган булганнар. Әйтергә генә ансат, шулар урынына яңасын юнәтеп-табып башкарылган илаһи зур эш нәтиҗәсе болар.
Кайсыдыр яклардагы хәсрәт инвесторлардан уттан курыккандай шүрләмиләр биредә. Чөнки, бәхетләренәме, икътисадый яктан ышанычлысы, аягында нык басып торганы килде шефларның. "Вамин", "РАЦИН" ишеләр. Беренчесе авыл хуҗалыгын үстерүгә 1 миллиард, икенчесе 300 миллион сум акча тоткан. Иң каты шик-шөбһәгә салынучыларны да "айнытырлык" болар; барысы да күз алдында: әнә инвесторлар ярдәмендә төзелгән каралты-кура, менә асфальт юллар, тегендә, озак еллардан соң, ниһаять, Яңа Кармәт мәдәният йорты сыман, табигый газга тиенгән ял итү, социаль-көнкүреш объектлары.
"Вамин-Аксу"ның Трудолюбоводагы терлекчелек комплексына гына тукталыйк. Монда бөтен эш компьютер ярдәмендә башкарыла, исәпкә алына. Мәгълүм "Де Лаваль" фирмасының сөт саву җиһазлары... Малларның баш санын ишәйтү, нәсел эше фәнни нигезгә көйләнгән. Монысын технолог-орлыкландыручы Фәрхәт Нургалиев җитәкли. Бауман исемендәге Казан ветеринария-медицина академиясен тәмамлаган белгеч симертүдәге малларның тәүлек саен берәр килограммга көрәюенә ирешә. Сөтлебикәләрнең савымы да югары. Ниндидер могҗиза белән, әфсен-төфсен укып түгел. Мал асрау һәм ашатуның сыналган технологиясен кулланып. Шуңа күрә дә Фәрхәт кебек фидакарь хезмәт куючыларның уртача айлык хезмәт хакы ун меңнән дә ким булмаска тиеш, дип саный район җитәкчесе. Төгәл исәп-хисап, икътисадый күрсәткечләргә таянып әйтә ул аны. "Кризиска сылтамыйк әле барысын да. Хезмәтне дөрес оештыра белергә кирәк башта. Чыгымнарны киметергә, ягулык-майлау материалларын юкка сарыф итмәскә. Әйтик, зәңгәр ягулык бик кыйбатка төшсә, урман терәлеп торган урыннарда утынга күчү отышлырак түгелме? Терлекләрне ачык һавада озаграк тоту никадәр электр энергиясен янга калдырырга мөмкинлек бирер иде".
Баш түбәсендә тимер казыктай торган бүтән мәшәкате дә тынгылык бирми. Кайчандыр бик уңышлы эшләп килгән атаклы сөт-май заводы да әнә кризис давылына эләккән. Аңа төрле оешмалар 90 миллион сум бурычлы, ди. Предприятиенең үзенең дә сатып алынган продукция өчен әҗәте бар. Шулай да завод көн саен 20-30 мең сумлык табыш ала. Әмма коллективны бу гына канәгатьләндерми, әлбәттә.
Терлекчелек биналарының һәммә җирдә гөрләп тормавын да яшерми район башлыгы. Яшерми һәм кешеләрнең шундый җитешсезлекләргә ачынуын, үртәлүен күрмәмешкә салынырга уйлаганы да юк. Район газетасында Иске Кармәт авылы кешеләре терлекчелек биналарын янә аякка бастыруны, яңартуны сорап язылган хаты басылган иде. Бу гозерне бүтәннәргә тапшырмыйча, җавабын да үзе бирә җитәкче. Иске биналарны ремонтлап, аларга терлек кайтару нияте белән уртаклаша. Гомумән, мал-туар асрау мөмкин булган һәрбер торак пунктында фермага салынган сукмак такыр торыр. Авыл барыннан да битәр мал-туарның күплеге, аранның буш тормавы белән, җәйләү яме белән күркәм.
You have read 1 text from Tatar literature.