Latin

Авыл Гүзәле

Total number of words is 879
Total number of unique words is 538
44.8 of words are in the 2000 most common words
57.8 of words are in the 5000 most common words
63.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Атна-ун көн запойга китеп, соңыннан, аракы булмагач, күршесе Мөнипләрнең өйләренә кереп, трильяж алдында торган бер флакон одеколонны урлап чыгып барганда тотылгач, айнымас Галәветдинне «за ызлустный хулиганства» район милиция бүлегенең изоляторына унбиш суткыга ябып куйганнар иде. Көнкүрмәс авылында барып чыккан алкашлар рәтендә исәпләнсә дә, моңа кадәр төрмәнең эчен түгел тышын да күргәне булмады аның. Шуңадыр, срогын тутыргач, кеше күзенә күренергә оялып, Көнкүрмәскә кичен генә кайтып керде ул.
Үз урамнарына җитеп, клуб чатына борылган иде, берәмләп тә, төркем-төркем дә клубка агылучы авылдашларын күреп шаккатты Галәветдин. Кая баралар икән шулай? Берәр собрание мазардыр әле. Алай дисәң, болар бик шат күренәләр. Собраниегә булса, алай бик ашкынып килмәсләр иде. Шулчак Галәветдиннең уйларын бүлеп, урамның икенче ягыннан берәү:
- Син нәрсә кире якка китеп барасың, клуб теге якта бит, - дип кычкырды.
Башын борса, әшнәсе Сираҗи басып тора икән тегендә. Галәветдин ык-мык итте, шулай да, үз-үзен кулга алып:
- Нәрсә барыгыз да клубка агыла, аю биетәләрме әллә анда? - дип сорады ул.
Сираҗи күзен челт-мелт йомгалады, шуны да белмәскә соң, дигәндәй:
- Күктән төштеңме әллә? Клубта бүген авылыбызның иң гүзәл кыз-хатынын сайлыйбыз бит. Конкурс - «Мисс Көнкүрмәс», бик беләсең килсә, - дип куйды.
Телевизордан «Мисс России», «Мисс Европы», «Мисс Вселенная» конкурсларын караганы бар иде Галәветдиннең. Ә менә «Мисс Көнкүрмәс» ничегрәк буласын күз алдына китерә алмый ул. Кызык бит. Бигрәк тә конкурсантларның коену костюмыннан чыгыш ясаулары ошый иде Галәветдингә. Шунысын күрми калырмын дип куркып, ул өенә дә кайтып тормады, Сираҗига ияреп туры клубка китте.
Көнкүрмәснең тавык кетәклеге кадәр кечкенә генә клубы халык белән шыгрым тулы иде. Утырыр урыннар калмагач, стена тирәли тезелешеп баскан авылдашларын аралый-аралый Сираҗи белән Галәветдин алгарак, сәхнәгә якынрак үттеләр.
Ялгышмаган икән Галәветдин, нәкъ менә вакытына туры килде. Конкурс инде башланган һәм сәхнә уртасында ярымшәрә ниндидер бер чәчбикә бөтерелә. Галәветдин аны танымады да. Көнкүрмәстә мондый хатын-кыз юк, читтән килгән берәр нәмәрсәдер дип уйлады ул. Күр әле син кыяфәтне, күр әле буй сынны! Булса да булыр икән шундый гүзәл зат!
Галәветдин Сираҗиның колагына иелеп:
- Кайсы авылдан килгән икән бу асылкош? - дип сорамыйча түзмәде.
Сираҗи сәхнәдән күзен алмыйча гына:
- Каян килсен, үзебезнең авылның чабатачы Солтан кызы Хәлимә бит, - диде.
Сираҗетдинның күзләре маңгаена менде:
- Теге, сыер савучы Хәлимәме?
- Бездә бүтән Хәлимәләр юк инде!
Галәветдин кабат сәхнәгә текәлде. Бик озак эзләнә торгач, Хәлимәнең кайбер чалымнарын тапты ул сәхнәдәге кыздан. Соң шулай булмый ни, җәен-кышын сыерларга силос күтәреп ташый-ташый каешланып беткән «телогрейка»дан һәм кунычын кайтарып кигән олы резина итектән күреп ияләнгән бит инде аны. Баксаң, телогрейка астында...
Галәветдин уйларын очлап чыгарга өлгермәде, конкурсантлар алмашынды, сәхнәгә метес бәрән йоны кебек бөдрә чәчле хатын-кыз килеп чыкты. Аны күргәч, залдагылар шаккаттылар. Көнкүрмәстә әле мондый гүзәлне беркемнең дә күргәне юк иде. Монысы тучны башка авылныкы инде, дип уйлады Галәветдин. Сәхнәдә бөтерелүче хатынның йомры күкрәкләреннән күзен алмыйча гына, кулы белән Сираҗиның касыгына төрткәләде ул:
- Ә монысы кайсы авылныкы?
- Ниткән кайсы авылныкы булсын, Мокыт Хәйри хатыны Шәмсия бит.
- Йөз-кыяфәте гел телевизор дикторларыныкына охшаган...
- Анысы шкатур гына аның. Шкатурларын коеп төшерәсең икән, барысы да бериш аларның. Чәченә дә карама, бөдрәләткән генә...
Юк, Галәветдин хатынның чәченә түгел, бөтенләй икенче җиренә карый иде инде. Бу вакытта конкурсант залдагыларга арты белән борылып баскан да... Йа, Хода, әллә бөтенләй анадан тума инде?..
Галәветдин соңгы сүзләрен кычкырып ук әйтте булса кирәк, янәшәсендә торган Сираҗи, син бигрәк инде, тормыштан бөтенләй артта калгансың дигәндәй, төшендереп бирүне кирәк санады:
- Хәзер муды шундый бит... Бау гына анда... Күренми ул, - дип сөйләнде.
Тик бер нәрсә Галәветдиннең башына һич кенә сыймый иде: «Алай бау гына булгач, күренми торган да булгач, нишләп кияләр икән соң аны», - дип уйлады ул үзенең томана башы белән.
Ә Шәмсиянең алды да, арты да матур икән шул - кыскасы, бер килмәгән җире дә юк. Хәйри, мокыт кына булса да, хатынның әнә ниндиен эләктергән! Теледиктормыни?! Аның урынында булса, Галәветдин бу хатынны ханбикә шикелле кадерләп түр башында гына утыртыр иде...
Сәхнәдә өченче номерлы конкурсант күренүгә, залдагы ир затыннан булганнар «ах» итте. Ни түзем Сираҗидан да ыңгырашканга охшаш тавыш ишетелеп киткәндәй булды. Хәтта кыз-кыркын да бермәл авызларын ачып, сәхнәгә текәлделәр.
Булса да булыр икән шулкадәр сылу зат: ул йөз-кыяфәте, ул йомры күкрәкләре, ул килешле биле, тупырдап торган ботлары. Әлегә кадәр чыккан ике конкурсант моның белән чагыштырганда мунча пәрие белән бер.
Бу безнең авылныкы түгел дә түгел инде, дип уйлады Галәветдин. Һәм, үз сүзләрен расларга теләгәндәй, Сираҗиның касыгына төртте:
- Монысын да безнең авылныкы диярсең бәлки?
Сираҗи аның ягына борылып, сәерсенебрәк карап торды да, берни дәшмичә, авызына җыйган төкреген уртлатып йотып, кабат сәхнәдәге гүзәлгә текәлде. Касыгына авырттырыбрак төрттем, ахрысы, үпкәләде, дип үзенчә фикер йөртте Галәветдин.
Шулчак залның әле теге, әле бу почмагыннан:
- Нәзирәме соң бу?..
- Вәт, Галәветдингә везет!
- Мондый хатының булса!
- Күр әле күкрәкләрен генә...- дигән сүзләр ишетелгәләде.
Галәветдин үз колагына үзе ышанмады. Нәрсә, Нәзирә диләрме? Галәветдиннең хатыны, диләрме? Каян килеп аның Нәзирәсе булсын, ди ул. Моның гәүдәсе дә, әнә нинди, сылу, килешле. Галәветдин запойлардан айныган вакытларда хәтерли әле: хатыны арт санын туңкайтып идән юудан, манма тиргә батып кер чайкаудан арынганы юк. Кая инде аңа моның кебек сылу булу. Моның, әнә, йөз-кыяфәте дә... Хәер, Сираҗи анысын шкатур гына диде, ахрысы... Әллә инде?.. Ул кабат сәхнәгә күтәрелеп карады. Карале, чыннан да, Нәзирә чалымнары бар түгелме соң монда?..
Галәветдин өчен бәйрәмнең кызыгы беткән иде инде. Ул башын түбән иеп, чыгу ягына таба борылды. Аның башында бары тик бер генә уй иде: күршесе Мөниптә тагын берәр флакон одеколон калмадымы икән?..
You have read 1 text from Tatar literature.