LatinEach bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Август Ае - 27
Total number of words is 1425
Total number of unique words is 908
47.6 of words are in the 2000 most common words
62.7 of words are in the 5000 most common words
69.3 of words are in the 8000 most common words
Усаллык һәм ныклыкны таянычы иткән хатын каушап калды.
Алар сөйләшеп торган вакытта, якын-тирәдән кешеләр килеп, сүзгә катнашмый гына үзара баш селкешеп торудан узмадылар. Бу хәлләрне уена да китереп карамаган Исмәгыйльнең йөрәгенә кан сауды, һушы китеп алгандай булды. Шушы минутта үлсә дә үкенече калмас иде. Нигә соң ул әҗәл алай итә, йөзеңә йөз килә, әмма муеныңнан элеп алмый, егып ташламый? Дөньялык, Аллаһ каршында ни гаебе бар аның?
Исмәгыйльнең караңгыланган күз алдыннан туган авылы, нигезенәчә янып көл булган йорты мизгел эчендә тугланып уздылар да, каршысына бары тик ялгыз багана, мәңге черемәскә исәп тоткан әлеге дә баягы имән багана килеп басты. Юк икән, Марфа бу, Марфа... Көлә әле, җитмәсә, авызын ерып, усал рәвештә хихылдый. Бер-бер табу идеме икән әллә ул багана? Сихерме? Марфа белән булган гөнаһын исенә алып, Исмәгыйль сыгылып төште. Ярый әле утырыр җир итеп баскычны чамалады, юкса бөтенләй дә чалкан китәсе иде.
Сөекле Гөлбанаты иргә чыккан, әти-әнисе гүр иясе булганнар. Кайдан ди әле, Казан ягыннан алып кайткан икән. Исмәгыйлен эзләп киткән җиреннән шул. Машина белән килеп төшкәннәр, бер атна элек кенә йорт-җирләрен сатып, Казанга китеп барганнар. Ә Исмәгыйльнең кызы туган икән, исемен Альбина дип куйдырган, мулла да, абыстай да каршы килмәгәннәр. Менә бит ничек?
— Үлгәнсең, суга батып, диделәр шул. Без ни әйтик. Идел өстендә биштәреңне, документларыңны, бияләй-бүрегеңне тапканнар. Ышандык инде, каян беләсең аны. Гөлбанат та, җаным, елады да елады. Ялгыз башым кала алмыйм дип шушы изге кешегә бардым. Ул булмаса, чит җирдә хараплар гына буласы идем, диде... Ышандык, улым, ышандык...— Мулла бабайның болай сөйләгәнен һәр тыңлаучы раслап башын селкеде.
— Исән икәнсең, нигә хат язып белдермәскә иде?— диючеләр дә булды. Аларга каршы килепме, әллә инде сүзләрен хаклапмы, икенчеләре:
— Кем уйлаган соң аны,— диделәр.
Кеше янына башкасы җыелды. Бер сүз икенчесен кузгатты. Исмәгыйль үзен почмакка кысрыкланган көчек кебек хис итте. Аның саен җаны кискәләнде, үзәге өзелде. Әле бая гына дөньяда иң якын булып тоелган хатыны Гөлбанат инде аңа чит һәм ят иде. Шушы хис аның күзләрен ачты, буен турайтырга булышты. Аякка басып, кулына биштәрен алды һәм җилкәсенә салып, халык арасыннан чыкты һәм акрын гына атлый бирде. Нәрсәләрдер әйтеп, үгетләп, хәтта үтенеп тә калучылар да булды. Әмма Исмәгыйль ишетмәде, дөресрәге, сүзләренә колак куярга теләмәде, борылып та карамады, хәтта саубуллашмады да. Аның кая китеп барганлыгын беркем белә алмады, хәер, юлы кайда илтәсе үзенә дә мәгълүм түгел иде.
Исмәгыйль бер урам чатыннан икенчесенә борылды, тимер юллары аша чыкты, тагын-тагын барды. Атлаган саен атлыйсы, кая да булса китеп олагасы килде. Каршы килгән кешене дә, атлыны-машиналыны да күрмәде. Хәер, таптап китсәләр дә офтанмас иде.
Шәһәр читенә чыкканын да, кай тарафка атлавын да абайламады. Муеннарына, йөзенә язның назлы җиле килеп сарылды, аяклары арасында буталды. Тәмам тулган күңеле кинәт чайкалып китте. Тыелырлык ихтыяр көче калмаган Исмәгыйль, җиргә капланып, сабый бала кебек үксеп-үксеп елый башлады. Акылына бер уй-фикер килмәде, хисләрен оят пәрәнҗәсе каплый алмады. Күңел чүлмәге тәмам түгелеп беткәнче түгелде дә түгелде. Шуннан соң гына бушанып калгандай булды. Тынычланды һәм йокага тартыла башлады. Соңгы араларда беренче тапкыр шулай тәмам тулысынча бушанып йоклап китте. Аның капланып ятуын һичкем күрмәде, берәү дә үзе белән кызыксынмады. Бу дөньялык аңа чит-ят иде.
Кичке салкыннан уянып, аякка баскач, Исмәгыйль иң беренче бар тарафның да тып-тын, җан өшеткеч сәер булуын тойды. Бераздан соң гына үзенең ни сәбәпле монда килеп чыгуын аңлады. Калыккан йолдызларга карап торды да, учлары белән битен сыпырып, шәһәргә кереп китте. Икенче көнне үзенең элек эшләгән урынын эзләп тапты, аларның моннан Бөгелмәгә күчерелгәнен белешкәч, үзе дә шунда китеп барды. Илдә чыпчык үләргә тиеш түгел иде. Моңа кадәр туктаусыз очрап торган барлык бәла-казалар төкәнеп, аңа бүтән кагылмаслардыр, тәкъдире мәрхәмәт итәчәген күңеле белән тоя, килер көненә ниндидер сәер ышанычы да бар иде.
Һәм ул ялгышмады... Кем белән гаилә корасын, улы да, кызы да туасын ул әлегә белми һәм күз алдына да китерә алмый иде. Әмма казаның авыр башы Ханбалына да төшәчәк, ата хатасы балага ирешәчәк дип кем уйлаган. Дөньялык шундый нәрсә инде ул, юккамы, комсызланма, нәсел-нәсәбеңнең ризыгын ашарсың, алар өлешенә керерсең диярәк кисәтергә кирәк тапмаган әүлияләр? Ул без генә үзгәрәбез, ә кануннар асылда һаман да үзгәрешсез.
XXIII
Ханбал, кайтып җитәрәк, тукталып калды. Үзләре яши торган дачалар өстендәге куе кара төтенгә кичке эңгер аркасында игътибар итмәгән икән.
Янгынчыларның кызыл машиналары дуңгыз кебек чинашып узыштылар. Ул да түгел, милициянекеләр дә күренде. Ханбал тукталып калды. Дачалар ягыннан чыгып, бүтән тарафка китәргә тиеш иде ул. Каршы якта торган чит ил машинасы күзенә чалынгач, тукталып калды. Аның янындагы өч кеше шулай ук янгынны күзәткәндәй тоелды. Ул арада койма аша ике адәм сикереп төштеләр һәм, кулларындагы автоматларын изүләре астына яшереп, күпергә таба тыныч кына атлый бирделәр. Артларыннан кара машина ияреп, аларга якынайды, тукталып, ишекләре ачылды. Тегеләр шунда чумдылар. Китеп тә бардылар. Ә каршы яктагылар ашыкмадылар. Ханбал аларга карый-карый бара бирде. Янгыннан тирә-юньгә көек исе таралды.
Монда ни хәлләр булганлыгын белми китә алмаганлыктан, Ханбал ничек тә дачаларга үтәргә, мәш килгән халык янына килергә уйлады. Якыная барган саен, тагын да сагаеп, эшнең нәрсә икәнлеген аңлагандай булды. Ильичның да өе тәмам янып беткән, аның тирәсендә чуалган янгынчылар ыргак башына нидер эләктереп, шаулаша-шаулаша шуны читкәрәк сөйрәп чыгардылар.
— Янып беткән, танырлыгы калмаган,— диде аңа иелгән лейтенант.— Мондагы каравылчы булырга кирәк.
Аны күтәреп, янгын камап алган икенче йорт янына, Ханбаллар яшәгәненә таба китерделәр. Кар өстендә канга батып яткан берәүнең гәүдәсе янәшәсенә китереп салдылар.
— Рафис...
Ханбал ул кешенең кемлеген таныганлыгын сиздерергә тиеш түгел иде. Шунлыктан арткарак чигенде. Сугыштылар микәнни?
Соңгы көннәрдә Ханбал бераз тынычланып калган, иптәшләреннән читләшкән иде. Ильич аларга паспортлар табып биргәч, эшләре уңайга китәр кебек тоелды. Тиздән төрле якларга таралачаклар. Төркем булып яшәүләре мөмкин түгел иде. Ханбалның дәрәҗәсе көннән-көн кимеде. Аның сүзләренә иптәшләре колак салмадылар. Килеп таларга гына торган Ильич та аларның эшсезлеге белән канәгать түгел. Теге яки бу гамәлгә рухландырып караса да, егетләр башлап тотынырга ашкынмадылар. Аракы эчеп, карта уйнаудан артыгын белмәделәр. Үзара үпкәләшеп, хәтта сугышкалап, пычакка-пычак килгәләделәр. Алар арасында Ханбал тыныч кына элеккечә кала алмый иде. Үзләрен кемнәрдер эзләп табар, җавапка тартыр дип күз алларына да китермәделәр. Әгәр милиция кызыксынмаса, аларга шул җиткән кебек иде.
Әмма аларның барлыклары хакында элеккеге хуҗалары онытмаганнар, үчне кайтармый туктарга җыенмаганнар икән. Моны шушы янгынга шаһит булган Ханбал аңлады һәм тизрәк бу тирәдән китеп барырга, мөмкин кадәр читкә таярга, олагырга кирәк дип ниятләде.
Бакчаларны калдырып чыккач, сулга борылып, КамАЗ юлына чыкты һәм җәяү атлый бирде. Аны танып калган булсалар, артыннан килеп, яки таптатып үтәргә, яисә берәр хәл кылырга тиеш иделәр. Ул шуны көтте. Әмма эзенә басучыларны сизенмәде.
Күктә ялтыраган йолдызлар төннең суык булачагын хәбәр иткәндәй иде. Әмма кырга якынайган саен җәяүле буран йөгергәненә игътибар итеп, бераз куырылгач, Ханбал артына борылып карады. Мең утларга бизәлгән Казан аңа үзен озатып чыккандай тоелды. Ул тагын берничә адым китте. Аркасы белән нидер тойды. Борылды. Артыннан ияреп килгән машинаны күреп, бераз сагая калды. Уңга да, сулга да качып котылыр чарасы юк иде. Фаралардан бәргән көчле ут аның күзләрен камаштырды. Башына суккандай булды. Ул артка таба чигенде. Шунда машина аның янәшәсенә килеп туктады, ишеге ачылды. Аннан берәү:
— Әйдә, утыр,— дип дәште.
Теләмәсә дә Ханбал аңа буйсынды. Анда шофердан бүтән кеше юк иде. Алланың рәхмәте, дияргә генә калды.
Машина эчендә җылы иде. Ханбалның туңарга өлгергән тәне бераздан язылгандай булды. Ул:
— Чаллыга ук барасызмы?— дип сорады.
Руль артындагы кеше аңа җавап бирмәде.
Игътибар итебрәк караса, хатын-кыз икән. Ничек моңарчы хәтерләмәгән?
Каршыга килгән машинаның уты кабинага бөркелеп керде. Альбинаны Ханбал танып алды һәм, ни сөенергә, ни шатланырга белмичә аптырап, утырган җиренә сеңде. Бу хәлнең очраклымы-түгелме икәнлеген бик тә беләсе килде. Бераздан:
— Исәнме, менә очраштык та...— диде.
— Әйе,— диде Альбина,— очраштык... Әллә киресенчәме?
— Тагын очраштык...
— Юк, эзләп таптым үзеңне, энем...
— Энем?..— Ханбал сәерсенеп калды. Альбина аннан шулай дип юри көлә, мыскыллый кебек иде.
Машина, чатка җиткәч, сулга борылды. Артта калган Казан хәзер каршыда иде.
— Кирегә барабыз түгелме?
— Юк, Казанга кайтабыз.
— Мине төшереп калдырыгыз, Казанда миңа ни калган?— Ханбал ничек кенә әйтеп карамасын, Альбина аны тыңларга да теләмәде. Бары:
— Тик утыр,— диде дә шуның белән бетте. Машина ул вакытта Казан урамына килеп кергән һәм алга таба баруын дәвам иткән иде. Бераздан алар Казан-су елгасы аша салынган күперне уздылар һәм яңа йортлар арасына килеп керделәр. Ханбал нәрсә уйларга да белмәде. Алда үзен ни көтәсен күз алдына да китерә алмады.
Һәркемнең тормышында билгеле бер август ае бар. Инде үтте, искә дә аласы юк дип ашыгудан ни мәгънә? Кояш тирәли Җир шары һаман та туктамый әйләнә шул. Җәе артыннан көзе килә, кышы үтүгә, язы тантана итә башлый. Август ае да кабатланмый калмый. Хәер, кемгә — август, ә кемгә — башкасы... Хикмәте аның андамыни?
Мин урылган, камылга калган басуда басып торырга яратам. Туфрактан икмәк исе, муллык-байлык, хәтта тыныч тормыш исе килгән кебек була. Җанга рәхәтлек иңә. Бу бушлык тук амбар һәм келәтләрнең сөенече, киләчәк тормышның ышанычы. Тиздән ул басуны сөреп китәрләр, эшкәртерләр, гәрәбәдәй орлыклар сибеп, иртәгәге көннәрнең нигезен торгызырлар. Елы гына килсен, елы гына...
Безнең чорга елы гына түгел, заманы да август ае булып килде. Тәкъдирдән узмыш юктыр инде. Ә бәлки?..
Казан, 1996-1997.

You have read 1 text from Tatar literature.
- Parts
- Август Ае - 01Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3850Total number of unique words is 213737.7 of words are in the 2000 most common words53.2 of words are in the 5000 most common words60.5 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 02Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3851Total number of unique words is 207835.6 of words are in the 2000 most common words50.6 of words are in the 5000 most common words58.4 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 03Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3846Total number of unique words is 198237.9 of words are in the 2000 most common words54.4 of words are in the 5000 most common words62.4 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 04Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3934Total number of unique words is 213637.8 of words are in the 2000 most common words54.1 of words are in the 5000 most common words61.4 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 05Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3860Total number of unique words is 212635.3 of words are in the 2000 most common words51.4 of words are in the 5000 most common words59.4 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 06Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3895Total number of unique words is 205136.4 of words are in the 2000 most common words52.0 of words are in the 5000 most common words59.6 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 07Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3914Total number of unique words is 197538.5 of words are in the 2000 most common words54.5 of words are in the 5000 most common words62.3 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 08Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3908Total number of unique words is 188837.7 of words are in the 2000 most common words55.6 of words are in the 5000 most common words63.6 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 09Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4015Total number of unique words is 206337.1 of words are in the 2000 most common words53.5 of words are in the 5000 most common words61.0 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 10Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3930Total number of unique words is 192237.8 of words are in the 2000 most common words54.4 of words are in the 5000 most common words61.8 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 11Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4050Total number of unique words is 212035.9 of words are in the 2000 most common words49.7 of words are in the 5000 most common words56.9 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 12Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4116Total number of unique words is 212436.9 of words are in the 2000 most common words52.1 of words are in the 5000 most common words59.6 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 13Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4034Total number of unique words is 203339.0 of words are in the 2000 most common words54.6 of words are in the 5000 most common words62.7 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 14Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3954Total number of unique words is 197938.2 of words are in the 2000 most common words53.9 of words are in the 5000 most common words60.9 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 15Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4028Total number of unique words is 198236.4 of words are in the 2000 most common words52.3 of words are in the 5000 most common words60.6 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 16Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3953Total number of unique words is 199237.5 of words are in the 2000 most common words53.4 of words are in the 5000 most common words62.3 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 17Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3833Total number of unique words is 196837.2 of words are in the 2000 most common words53.2 of words are in the 5000 most common words61.9 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 18Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3976Total number of unique words is 207533.8 of words are in the 2000 most common words48.9 of words are in the 5000 most common words57.6 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 19Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4009Total number of unique words is 211835.1 of words are in the 2000 most common words50.8 of words are in the 5000 most common words58.4 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 20Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3832Total number of unique words is 193238.3 of words are in the 2000 most common words52.9 of words are in the 5000 most common words61.0 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 21Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3807Total number of unique words is 204336.9 of words are in the 2000 most common words52.9 of words are in the 5000 most common words61.0 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 22Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4090Total number of unique words is 224335.2 of words are in the 2000 most common words49.8 of words are in the 5000 most common words55.7 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 23Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4093Total number of unique words is 209137.9 of words are in the 2000 most common words53.5 of words are in the 5000 most common words62.2 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 24Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 3951Total number of unique words is 217635.2 of words are in the 2000 most common words52.1 of words are in the 5000 most common words59.9 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 25Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4039Total number of unique words is 218336.7 of words are in the 2000 most common words53.9 of words are in the 5000 most common words61.8 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 26Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 4023Total number of unique words is 210438.2 of words are in the 2000 most common words54.7 of words are in the 5000 most common words62.3 of words are in the 8000 most common words
- Август Ае - 27Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.Total number of words is 1425Total number of unique words is 90847.6 of words are in the 2000 most common words62.7 of words are in the 5000 most common words69.3 of words are in the 8000 most common words