Latin

Август Ае - 26

Total number of words is 4023
Total number of unique words is 2104
38.2 of words are in the 2000 most common words
54.7 of words are in the 5000 most common words
62.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Бу ирне әйтәсеңме? Ул миңа ир түгел. Дуслар без. Сугыш бетәр алдыннан гына батареябызга алдылар аны. Унҗиде яшьлек яп-яшь" малай иде. Яшьлек дип йөрттек үзен. Әнә, хәзер ирләр кыяфәте кергән. Мәрьям апа, мин кайттым, дип кичә килеп керде. Вокзалда идем. Машинага утырган, йөк ташый. Казаннан арырак Шәле авылы бар. Шуннан ул. Җае чыккан да килгән. Яхшы адәм баласы. Бер дә кыек эше булмады. Сугышта бит законнар каты иде, устав. Боздыңмы, ата иделәр дә үтерә иделәр. «На месте». Аннан анасына хат язалар, менә шундый-шундый гөнаһлары өчен атылды, дип. Шулай да булмаса, дөньяның әллә кемнәре бар. Итәк күрүгә, акыллары иләнә. Ирләр алар чүпрәк кебек, идәнгә төшсә, аягына ияреп йөри башлый. Кызгандың, бетте. Ә аның өстенә басып үтәргә кирәк, шунда ук ханымга әвереләсең. Менә шулай... Ә ирем, сугыш беткәч кенә, Берлинның уртасында һәлак булды...— Хуҗабикәнең әрнү-тетрәүле тавышы Гөлбанатның бәгырен сыдырып узды.— Командирыбыз иде... Авыр туфрагы җиңел булсын.
Шунда ук Гөлбанат кулларын догага күтәреп, Аллаһы тәгаләдән бәндәләренә, тереләренә-үлеләренә, мондагыларына-андагыларына рәхим-шәфкать теләп укынды. Аңа хуҗабикә елмаеп куйды:
— Без, сеңлем, солдатлар, ут эченнән, кан диңгезеннән үтеп чыктык, ышанабыз да, юк та. Ә син укы-укы, Аллаһы тәгалә бар ул, бәндәләрен ташламый. Ә мин комсомолка идем, Аны юк дип йөрдем. Анда коммунистка булдым... Ә син — укы, миңа ярамый. Укы, сеңлем...
Аның болай йомшап китүендә күп серләр бар иде. Исмәгыйлен сагынган йөрәге моны яхшы сизде. Яралы аккош кебек әрнеп илерергә әзер булган Мәрьямне барып кочасы, юатасы иде. Көче җитмәде. Ә солдат хатын ул арада үзен кулга алырга да өлгерде:
— Әй лә инде...— Утырган җиреннән болай тупас әйтеп кузгалуы инде аның белән бергә балавыз сыгарга әзер Гөлбанатның да сынын турайттырды.— Ә мин ялгыз түгел. Хезмәт иткән дусларым да юл уңаенда кергәләп, хәл белешеп чыга. Кияүгә дәшүчеләре байтак, ашыкмыйм әле... Бу Самат карсыз калдыра бугай инде, бар, чакыр әле үзен, керсен, чәй кайнады, диген.
Баласы уянырга маташып борынын җебетә башлаганына да карамастан, хуҗабикәнең сүзен санлап, Гөлбанат ишек алдында көрәгенә таянып тәмәке көйрәткән Саматны бусагадан гына дәште. Тегесе хәзер дигән төсле кулын кагып кына җавап бирде.

АВГУСТ АЕ
Роман
XX
Машинасын җылыткач, мамыкка төреп диярлек Гөлбанатны кызы Альбина белән бергә чыгарып утырттылар.
— Син, Мәрьям апа, борчылып торма. Бу бит «полуторка» гына түгел, «зверь», үгез көчләре бар монда. Карда гына батып ята торганнардан түгел. Бүген икеләргә үк барып җитәбез.— Самат калын бияләе белән машинасына яратып кына суккалап алды, гүяки хуҗасы атын шулай иркәли диярсең.
— Һаман шул мактанчыклыгың бетмәгән әле, яшьлек...
— Ярар инде, Мәрьям апа. Син үзең дә яхшы беләсең, аты белән мактанмаган ир ир буламы инде ул?..
— Бар-бар, телеңә салынма, әйләнеп кайтасыңны онытма...
— Киттек, алайса. Хәзергә хуш иттек...
Мәрьям аларга кул болгап калды, Самат, машинасын үкертеп, алгы пыялага сулышыннан ябышкан юка бозны бияләйле кулы белән уа-уа юлын турылап, китеп тә бардылар. Булса да булыр икән кешеләре дә. Әйтә иде әнкәсе, илдә чыпчык үлми, кайда да юньле адәмнәр бар, дип, чыннан да шулай икән.
Ни сәбәпле бу яклардан шул кадәр юллар үтеп килгәнлеген белгәч, Мәрьям ике уйларга калдырмыйча, Саматка машинасын кабызырга һәм илтеп куярга кушты:
— Мондый көнне, бала күтәртеп чыгарсак, гөнаһы булыр,— диде,— анда, район үзәгенә дә кагылырсыз. Безнең Гатаулла Сафин, университет бетереп, прокурор итеп китерелде. Аны да күрерсең. Сугышта да акыллы кеше булды, монда да үзен күрсәтә. Син, Самат, аның теге вакытта үзеңнән шаяртып көлүләрен исенә төшереп тинтерәтмә. Яратып кына үчеклиләр иде алар сине. Солдат кешенең шул инде аның: күңелендә шом булса да телендә шукланыр, сүз малаен йөгертер. Миннән сәлам, диярсең. Күптән түгел генә эшли башлады, диделәр. Бер барып чыгарга да исәбем юк түгел әле. Безнең Маринаны алып кайтты бит. Ул да андадыр. Көтеп, җыеныбрак торсыннар. Эшләремне җайга салам да диде, диген. Әйт-әйт, безнекеләр югала торганнардан түгел. Буфетта сату иткәнемне сөйләмәсәң дә ярый. Бу — вакытлыча гына, күңел утырып җитсә, Мәрьям апаң да әллә кем булыр әле. Салгалаганым хакында ишеткәнен әйтсә, юк сүз, диген. Күңелен бозмасын. Беләм мин аны, начарга уйламаса да, яхшысы да булмас. Ишеттеңме, Самат энем?
Бу сүзләрне ишетеп торган Гөлбанат аптырап калды, шушы кадәр дә дөньяның кадерен белгән, тормыш өчен кан түккән кеше дә үз җаен югалтырга мөмкин икән. Сөйгәненнән аерылуны авыр кичерә торгандыр инде? Һай, Исмәгыйль, син дә мине шушы газапларга салдың шул, җылы өемне ташлап, сабый баламны күтәреп, башымны юләргә салып йөрим...
Юл алай ук авыр булмады. Машинасын Самат бер генә тапкыр да туктатмады. Әле бер көйне, әле икенчесен көйләде. Җырлаштыргалап та алды. Кәефе начар түгел иде. Калын кара мыегы белән тәрәзә пыяласын гына һаман да борчып, сыпыргалап-сөрткәләп торды. Яннан күтәрелгән тәгәрмәч кадәрле зур сүрән кояш кар энҗеләрендә уйнады. Көнне суытыбрак җибәрсә дә, моннан, кабинадан киресенчә тоелды. Язга таба карлар авырая, юллар тыгызланарак төшкәндәй тоела. Хәер, язга ерак әле, башланмаган март ае бар, юллар апрель аеның урталарында гына өзелә.
— Хәзер көннәр озынга бара инде, Гөлбанат, шулаймы?
Самат бу сүзләрне юктан гына әйтте булырга кирәк, соравына күрә җавабын да көтеп тормастан, язлар килер, сулар агар, дип ниндидер җыр башлады. Ахырына кадәр җитмичә, икенчесенә күчте. Шулай алар район үзәгенә барып керделәр.
— Әнә, моннан Казан да күренә...
Гөлбанат ерактагы тигезле-тигезсез йортлардан торган иләмсез Казанны гомерендә беренче тапкыр күргәненә, хәтерендә калдырырга тырышып, урамга кереп киткәнче карап барды. Ул аны өшендерә һәм куркыта, алдап үзенә чакыра, кояшта түбәләрен ялтыратып, озын торбаларында кара яулык болгап кызыктырмакчы була кебек иде. Әмма Киев кызы, зур калаларның сазлык кебек суырып алып, кешеләрне тар урамнарында, кысынкы фатир һәм подвалларында тутыктырып калдыруларын белмимени?
— Әйдә, кереп чыгыйк әле, Сафин Гатаулланы күреп. Таныр микән?— Самат шулай сөйләнә-сөйләнә машинасын мәйдан уртасында борды да койма буена китереп туктатты.— Боларның прокуратуралары шушында булырга кирәк. Әйдә, бергә керик. Егылып китсен. Хатыным дип уйласын әле. Кызык итим үзен. Аякларың да язылыр.
Әмма Гөлбанат баш тартты:
— Самат, мин монда гына утырыйм инде. Куркам мин андый кешеләрдән. Әллә нинди алар.
— Ни курку ди ул? Булмаганны. Пәри башка, җен башка. Бу бит Гатаулла, безнең Гатаулла. Шәп егет иде. Бозылмагандыр әле. Ул буе, ул кыяфәте, карчыга диярсең. Әмма күңеле яхшы, зыянлы түгел иде. Әйдә-әйдә, кызык булсын әле бер.
Болай ук дигәч, Гөлбанат киреләнүенең урынсыз булуын аңлап, Саматның шуклыгына кушылырга булды. Чыннан да, аягы оебрак киткән икән. Әле дә ярый кузгалырга итте.
Тәмәке исе сеңгән караңгы озын коридор буйлап килгәч, кабул итү бүлмәсенә керделәр. Сәркәтип кыз исә иптәш Сафинда кеше барлыгын белдереп, бераз көтәргә кирәклеген әйтсә дә, Самат сабырсызланды:
— Фронтташ дусты мин аның. Китәсе юлым ерак. Ачуланмас,— дип кара күн белән тышланган ишеккә кулын сузды. Әмма тоткага буе җитми калды, ишек үзе ачылып, аннан милиция киемендәге бер кеше килеп чыкты һәм Саматка килеп бәрелә язды. Әле дә ярый читкәрәк атлап өлгерде. Сынаулы усал караш йөзенә терәлсә дә, Самат ерык авызын җыярга уйлап та бирмәде, киресенчә, исе дә китмәгәнне сиздереп:
— Анда кеше калдымы әле?— диде дә, җавап алып тормый, ишектән эчкә чумды. Ул арада шаулашып исәнләшкәннәре ишетелде. Милиционер, гаепле кеше сыман башын салындырып, үз юлы белән китте. Кыңгырау шалтырап, сәркәтип туташ та Самат артыннан керде. Озак тормый, әйләнеп чыкты, Гөлбанатка эчкә узарга кушты.
Иптәш Сафин дигәннәре чыннан да карчыгадай кеше иде. Кайда кунса, шуны өзеп алырлык.
— Менә, тагын берәү батып үлгән. Иделне чыкканда инде. Иртән тапканнар, документларын китерделәр. Үзе боз астына киткән. Бу бәндәнең күргәннәре инде. Өстенә бәла ягып утырткан булганнар. Монда фашист полицае бер адәм милициягә урнашкан икән дә әллә ниләр майтарып ташлаган. Танып, хәбәр итәр дип курыккан. Менә шулай бит ул, гаепсездән гаепле дә итәләр...— Ишек катында басып торган Гөлбанатны күреп алуга, урыныннан кузгалды һәм: — Ну Самат, кызның чибәрен тапкансың, хатыныңны әйтәм. Кем әле? Монда, түргә узыгыз, түргә. Балагыз да бар икән. Булдырасың, Самат...
— Без бит ул...
— Мактанчык, ансында да алдатмыйсың.
Шактый сүзләрне кузгатып, фронтташ танышларыннан кайсы кайда күргәнлекләрен сөйләшеп утырулары озаккарак сузылды. Гөлбанат алар өчен артык иде. Урыныннан кузгалгач, ирләр дә тукталып калдылар.
— Кадерле эш вакытыңны алдым инде, гафу, иптәш Сафин,— Самат шаярту катыштырып әйткәнгәдер, Гатаулла үчекләнеп тә куйды:
— Алай димә әле. Өйгә чакырыр идем, Марина апаң күчеп килмәде әлегә, Казанда калды. Ул укытучы бит. Хәер, бәлки белмисеңдер дә. Бу елымны укытып бетерим инде, диде. Каршы килмәдем. Шулай да, әллә безгә кайтабызмы? Кая барасыз соң әле? Иртәгә китәрсез. Казангамы, әллә «дальше»мы?
Аңа ни дип җавап бирәсең инде. Яңа гына Гөлбанатны үзенең хатыны итеп күрсәткәч, шаяртканыңны әйтеп акланыргамы? Самат кыен хәлдә калды. Ни дияргә дә белмәгәнендә Гөлбанат телгә килде:
— Гатаулла абый, авылга барабыз...
Кайдан килеп кая таба юл тотканлыгын яшерми сөйләгәч, Сафин үз колакларына ышанмыйчарак торды. Саматны төрле шуклыкларга үзе өйрәткән булганлыктан, ачуланып аңа берни дә әйтә алмый иде. Ул шактый басынкыланып, сүз башларга кыймый утырды. Кузгалып чыга башлаган Гөлбанатны гына туктатты:
— Сеңлем, ашыкмагыз әле, ашыкмагыз... Утырыгыз. Хәзер...
Аның тавышы үзгәргән, йөзенә борчылу чыккан. Самат моны үз адресына алды һәм гафу да үтенде. Аның саен Гатаулла эндәшмәде. Йөзенә учларын куеп, авыр сулады. Тәрәзәдән комсызланып кергән кышкы кояш нурларын күңеленә җыеп алырдай булып шул якка карап торды. Аннан соң гына Гөлбанатка текәлде һәм:
— Безнең монда хәлләр булган,— өстәлдәге берничә документны Саматның алдына этте. Мә, күр, янәсе.
Әмма Гөлбанат бу сүзләрне юкка үзенә кабул итмәде. Кулындагы көйсезләнә башлаган баласы тынычланып калгач кына, бу абыйның нәрсә әйтергә теләгәнен төшенергә теләвен белдереп, аңа туры карады. Әмма Гатаулла йөзен аннан читкә алды, бая әйткән сүзләрен тагын да кабатлады:
— ... Хәлләр булган...
Гөлбанат өстәл янынарак килде. Саматның алдында яткан документлар Исмәгыйленеке иде. Паспортындагы фотосы. Киевта төшкән иде. Гөлбанатка яхшы таныш сурәт. Аның берсен ул һәрвакыт янында талисман-бети урынына йөртә. Кулындагы Альбинасы төшеп китә язды, Самат, сизенеп, аны үзенә алды. Гөлбанатны урындыкка утыртты. Сафин графиннан стаканга тизрәк су салып, аңа китерде.
— Сеңлем, ашыкмагыз...— Мондый вакытта шулай дияләр бугай, Ходай белсен. Сугышны үтеп, гомере буена үлем һәм һәлакәттән бүтән һичнәрсәне күрмәгән кеше дип үзен уйлаган Гатаулланың ташка әверелә барган йөрәге ватылып китте.
Гөлбанат, түшлегеннән Исмәгыйлең фотосын чыгарып, паспорттагысына янәшә куйды. Шик калырлык түгел иде.
Саматны Гатаулла бер яккарак чакырып:
— Кыш башында гына әнисе йорты-ние белән янып үлгән иде. Күршеләренә дә күчкән. Халыкны беләсең бит, кайвакыт әллә ниләр итәләр. Кызының күзен дә ачырмый башлаганнар, гел талый, теләсә нәрсәләр әйтәләр икән. Мескен, түзә алмаган, күптән түгел асылынып үлгән иде. Монда килгәч беренче эшем шул булды. «Фактически» караганда, аны беркем дә үтермәгән, бауга элмәгән. Әмма дә шушы хәлгә җиткергәннәр, ире дә, авылдашлары да, бер-бер артлы килгән кайгы-хәсрәте дә. Менә бит нәрсә...
Аның сөйләгәннәрен Гөлбанат та ишетеп торды. Акыл томаланган чакта да сүзләр күңелгә языла икән шул ул. Аннан соң бәгырьне телеп-телеп, шашыныр дәрәҗәгә китерә-китерә аңга күчә.
— Йа Ходай, тагын ниләр күрәсем бар икән?— Гөлбанатның аскы иреннәре дер-дер калтырана иделәр. — Һай Исмәгыйль, Исмәгыйль... Кайларда йөрдең моңа кадәрле, нигә хәбәр-хәтерең булмады?..
Гүяки аның сорауларына җавап биргәндәй, Гатаулла, гаепле кеше сыман сүзен дәвам итте:
— Сөйләгән идемме, теге милиционер хакында. Шушы Исмәгыйльне, бала урлауда гаепләп, немецка хезмәт итте, полицай булды дип күрсәтеп, ялган шаһитлар табып, ун елга хөкем иттергән. Белмим, аңа хатыны турында уйларга вакыт тидеме икән? Менә бит ничек ул...
Самат авыр сулап куйды. Гатауллага нигәдер шикләнеп карады да, Гөлбанат янына килеп, кулыннан алды, күтәрде:
— Әйдә, китик, кызың елый,— дип үзенең артыннан ияртте. Гөлбанатның ни сүзе, ни җаны юк төсле иде. Шулай да акрын-акрын атлый бирде. Самат аның Альбинасын күтәрде, өстәлдә калдырылган Исмәгыйльнең сурәтен кесәсенә алып тыкты. — Гәүдәсен таптыгызмы соң?..
— Юк шул. Документлары биштәрендә булган, бүреге, бияләйләре белән бергә, суга төшеп киткән җирендә бозга катып калганнар,— Гатаулла гаепле кеше кебек аңлатырга ашыкты. Аның карчыга кыяфәте шиңгән, инде хәзер йолкыш карганы хәтерләтә иде.
Ул аларны озата чыкты. Гадәтенә күрәме, әллә тиешле булгангамы, сәркәтибе аяк өсте басып калды.
— Исән йөрегез...
Китеп барганнарында Гатаулла шулай хушлашлашып кул бирергә тартылса да, Самат, һични әйтмичә, кабина ишеген каты итеп япты да газга басты. Шунда Альбина тагын да үксеп еларга тотынды. Агарынган ана аның тавышын ишетмәде. Олы юлга чыккач, баланы Самат руль белән күкрәге арасына куйды һәм:
— Елама, кызым, елама,— дип юата бирде. Бераздан Альбина аңа чыннан да үз кызы кебек тоела башлады.
Гөлбанатны шифаханәгә салдылар. Аңа юлда салкын тигән иде. Мәрьям моның өчен Саматны бар ачуына орышты. Дөресендә ул бары тик дөньялыкка булган үпкәсен генә чыгарды. Самат үз юлы белән китеп барды. Әмма бер атна дигәндә кире әйләнеп килде, үзе белән бергә бала чүпрәкләре, тансык ризыклар да китергән иде.
— Мәрьям апа, син бу кызыңны миңа бирерсең инде, ярыймы?
Аның сүзләрендә тәвәккәллек тә, үтенеч тә бар иде. Ышандырырлык итеп сорагач, нәрсә дисең инде аңа?
— Мин тек, мин — риза да бит, үзе нәрсә дияр?
— Күңелемә кереп утырды ул минем. Йокласам да күз алдымда, торсам да, кабинада да янымда гына утырып йөри кебек. Каршы килмә инде...
— Син нәрсә, хәсрәтеннән чыгып җитмәгән, нәфсеңне сузасың?
Мәрьямнең бу сүзе Саматның кызулыгын тагын да арттырды:
— Әйтсәң, әйтәсең инде син, беләм, Шайтанның мөгезе сынарлык иттереп... Мин соң, юкса, бары тик ул баланың бәхетле булуын гына телим. Сабые белән кемгә кирәге бар. Җаным кызганганнан гына... Нәфсеңне сузасың, имеш... Беткән ди чибәр хатыннар. Юл чаты саен көтеп торалар, теләгемдә булса, эрләми генә сугар идем...
Бу сүзләреннән соң Мәрьям ни яхшыдан, ни яманнан әйтмәде, бары тик, үзе дә моңа ризалык биргәндәй:
— Алга таба күз күрер, карарбыз әле,— дип ышандырды. Саматның тәкате чәчәк атты.
Гомер җырын башларга ашкынган кешенең сабырлыгы бетә икән ул. Әмма дә ашыкмаганда икесе өчен дә яхшырак булыр иде. Тик күңел белән шаяру мөмкин түгел, ул барыбер үз эшен башкара, акылны һәм аңны үзенә буйсындыра. Мөгаен шуңадыр акыллы кешеләр интуициягә һәм күңел теләгенә бик алай таянып яшәмиләр, ышанып җитмиләр. Ни кылсалар да, җиде кат үлчәп, бер кисәләр. Вакытларын хәтта күп чакта бушка исраф итүләренә карамастан, башта уйлыйлар, уң-сулны үлчиләр, аннан соң гына адым ясыйлар. Әмма андыйлар җир йөзендә берән-сәрән генә, күпчелек кеше тормыш арбасының артына тотынып баруны кулайрак күрә.
Самат, шифаханәгә барып, Гөлбанатның хәлен дә белешкәләп йөрде. Кайда да үзен аңа ире сыйфатында күрсәтергә тырышты. Шаяртудан башланган гамәл чынлыкка әверелеп киткәндәй тоелды. Мәрьям исә аны тыя һәм туктата алмый иде. Бәлки шулай кирәктер, Гөлбанатның үзе өчен дә моннан да кулайрак бүтәне юктыр. Әмма Мәрьям белми түгел, андый гына хәлне татыган кеше иде. Ире үз итәгендә һәлак булганнан соң азлармы аңа мәхәббәт хисләрен бүләк итәргә тырышып карадылар? Ничек кенә әле. Кайсылары исә ирлек назы барлык кайгысын йөрәгеннән куып чыгарыр дип уйлады. Икенчеләре аны кызганудан гына каршында тезләнергә әзер иделәр. Тик чын мәхәббәт белән яратырдайларына очрамадымы, әллә үзенең күңел күзе сукыр идеме, һәммәсен инкарь итте. Ә менә Самат башкачарак кебек. Кем белә, бәлки Гөлбанат аны читкә этәрмәс. Бу кадәр бер-бер артлы килгән кайгыларны ялгызы ерып чыга алмас, кемнеңдер кул бирүе дә кирәк. Ахырда ул аларның бергә булуын тели башлады.

XXI
Гөлбанаты Зөя-Каратунга килеп җиткән кичәне Исмәгыйль янып көлгә әйләнгән нигезләре янында басып тора иде. Ә теге имән багана һаман урынында, бары тик бер ягыннан гына көйгән. Исмәгыйльнең аңа карап алуы булды, җаны өшенеп китте. Ул багана урынында Марфасы басып торгандай тоелды. Усалланып, ачуланып. Исән микән ул хатын? Хәер, аңа нәрсә булсын. Шуннан башланган казасы, менә, гомере буе озата килә. Нигезенә кадәр янып корысыннар дип каргамагандыр бит? Юктыр, алай итмәс. Каһәр суккан ут. Исмәгыйль итек табаны белән көлне ачуланып-боргалап изә башлады, әмма шунда ук туктап калды. Әйе, бу гади көл өеме генә түгел. Монда аның газиз әнкәсенең дә туфрагы. Ә янгынны сүндерә алмаганнар. Караватта яткан хәлендә төтеннән тончыгыпмы, әллә тереләй үк яныпмы һәлак булган әнкәсенең сөякләрен булса да тапмамынмы дип сеңлесе ничә көннәр актарынган. Йөрәгенә чыдый алмагандыр инде. Каберен зиратның аргы башына ук куйганнар, читтә, ялгызы гына боегып тора. Анда барып хушлашканда Исмәгыйль:
— Ташламам, сеңлем, дигән идем, гафу ит инде?— дип үтенде.— Нишлисең бит... Рәтсез заманада бәндәләрнең кадере була димени?
Бу кичәдә туган авылыннан ул бөтенләйгә дип чыгып китте. Аякларындагы кирза итеге шакыраеп каткан, өстендәге кара төрмә бушлаты суыкка чыдамсыз булса да алыштырырлыгы юк, авыл капчыгыннан биштәр ясап, бар мөлкәтен шуның төбенә салып, елый-елый, ашыгып-ашыгып атлады. Аның бу тирәдәге кешеләргә күренәсе һәм үзләрен дә күрәсе килми иде. Игелекле җир булса, Явыз Иванның монда кала төзетеп ятуын яшерер идемени ул? Шуңадыр халкы да әллә кем түгел, караңгылар, астыртыннар, шомалар. Бәлки аның үзенә генә, ачуы килгәнлектән шул рәвешле тоела торгандыр? Ничек бар, шулай... Аякларың ераграк алып китсен, әйләнеп кайтмасыннар.
Буран аны әле артыннан этте, әле каршысына чыгып яңаклады, аякларына чалынды. Әмма Исмәгыйль туктамады, арымады. Аның җаны бу яклардан отыры кубарылып кача иде.
Аның бәхетенә кичнең икенче яртысында буран тынычланды. Күккә йолдызлар чыгып, йокыдан әле уянган борчулы җаннар төсле җиргә сагышлы карашларын юнәлттеләр. Дөньяның да беркөн дөрес якка үзгәрәчәгенә өмет уятырга теләгәндәй ярымай да болытлардан йөзен тәмам арчырга өлгерде. Исмәгыйль каеннар янына килеп җитә үк язганлыгын аңлады. Нигәдер шушында учак тергезәсе һәм бераз җылынып утырасы килде. Ботаклар җыеп, яр кырые ышыгына төште, ут кабызды. Шунда гына тәненә дә, җанына да тынычлык иңде. Үткәнне кайтарып булмый иде.
Сабырлык канаты астына кергән бәгыре салмак кына көя һәм елый. Бары тик вакыт кына аны бу хәсрәтләрдән савыктырырга мөмкин. Әмма аның да адымнары акрын.
Бу чиксез галәм, дөньялыкка текәлеп, нәрсә күзәтә, ниләр белергә тели икән? Гүяки һәркемгә бер-бер язмыш бирә дә, ни буласын алдан билгеләп куя да, адәм баласы боларны ничек ерып чыгар дигән төсле караштыргалап тора. Бәлки аның һичнигә катышы юктыр? Язмышны Аллаһыдан бирелгән, диләр. Ачысы да, төчесе дә аның иҗаты. Әмма кеше үз гамәле өчен җавап тотарга тиеш. Монда ниндидер буталчыклык бар. Язмыштан узмыш юк, диләр. Ә җавапка тартылу ул вакытта ни өчен кирәк? Алай түгелдер лә. Язмыш биреләдер, ягъни бер шәһәрдән икенчесенә илтүче юл кебектер. Я булмаса, кайбер кешегә авылдан-авылга баручы сукмак төслеседер. Чокыры бар, таулыгы, суы һәм сазлыгы. Ә адәм баласы аннан ничек уза бит? Тегесе язмыш булса, монсы — гамәлдер? Берәүләр атка утырып барса, икенчеләре машинада гына элдерә, өченчеләре — җәяүләп, дүртенчеләре күкрәкләрен ерта-ерта үрмәләп. Болары үзеңнән торадыр, ата-бабадан килгән нәсел байлыгы беләндер, яки очраклылык аркасындадыр? Кем белә? Мең яшәгәннәр дә моңа ачык кына җавап бирә алмас. Шулай да ата-баба хатасы балага төшми калмыйдыр? Тауга менеп тә түбән тәгәрәргә була, утырып калырга да мөмкин. Үзеңнән тора, үзеңнән...
Һе, алай гына барса икән ул, сөйләргә генә җиңел. Юлың такыр булып та яңгыр, коендырып, бара алмаслык саз ясап китәргә мөмкин. Әгәр дә язмыш дигәнне адәм баласы үзе генә иҗат итеп, акыллылар баш катырыр өчен уйлап тапкан төшенчә икән, аны кеше әллә кайчан аңлатып бирер иде. Мәхәббәт тә шундый нәрсә шул. Аңлатып кара аның нигә кирәклеген һәм ничек-каян барлыкка килгәнен? Кешелек гомергә болар хакында башын катырган, сорауларына җавап таба алмаган. Әнә, усаллык белән яхшылыкны бик тиз аера түгелме? Шулай шул, үзенең иҗаты булган нәрсәләргә җавап бирүе кыен түгел аңа...
Исмәгыйльнең уйлары күңелендәге сагышын юа иде. Әмма кайгы каралыгы җиңел генә бетми, саташтыра, бутый, шик тудыра.
Җылынып җиткәч, учак яныннан китәсе килми башлады. Инде вакыт таңны чакырып, күк йөзенең төсе үзгәргәндәй булды. Соңгы агач кисәкләрен учакка ташлап, Исмәгыйль җылынып җиткән итекләрен салды, аяк чолгавын алыштырып, яңадан киде. Ипләнеп киткәндәй иде.
Учак яна калды, ул юлга таба чыкты. Тынып җиткән һава җылына башлады. Хәзер инде каршы җил дә исми, йөзен һәм битләрен дә кискәләми.
Уянып кымшана башлаган район үзәгеннән ашыгып кына үткәнендә кинәт туктап калды. Дөрес барамы соң әле ул? Бәлки Зөя-Каратунга китәргәдер, шуннан поездга утырып, Киевка юл алса, дөресрәк булмасмы?
Аяклары шул якка тартса да, алдан ниятләп куйганынча, Казан ягына барырга тиешлеген күңелендә тагын бер кат ныгытты да, тагын да ашыгыбрак атлап китте. Аның бу бәлале җирдән тизрәк китеп котыласы килә иде. Бер-бер эшкә урнашып, юллык булса да акча юнәтеп, максаты — хатыны янына кайту аның.
Ул Идел өстендәге боз күперенә төшкәндә хатынының Зөя-Каратунда, Мәрьямнәрнең җылы урынында кызы Альбинасын куенына алып йоклаганын уена да китерә алмады. Белмәде шул, белмәде. Күңел аһына колак салмады. Аягы тартмаган якка китеп барды.
Көн әле ачылып җитмәгән, кышкы эңгер озакка сузылган вакыт. Әмма Казан өстендә таң кояшының кызыллыгы уйный башлаган, куе зәңгәрлектән ниндидер караңгылы-яктылы көрән төсләргә кергән шәфәкъ җаннарны сихерли, үзенә сокланырга мәҗбүр итә. Ә Исмәгыйльнең уенда ул түгел, Гөлбанаты, бәгыре, җан кисәге. Көтә торгандыр. Язган хатларын да алгандыр. Нинди кайгыларга салды ул аны, һай тормыш, мәрхәмәтсез язмыш, ни өчен шулай уйныйсың син адәм балалары белән?
Исмәгыйль бәкегә төшеп киткәнен сизми дә калды. Уйларыннан шунда гына айныды, йөрәге жу итәргә дә өлгермәде, дөресрәге, ул тизрәк боз читенә ябышты. Кулындагы бияләйләре, капчыгы, башындагы бүреге бозга ныгырга ирек бирмичә аккан агым белән бәкенең икенче ягына йөзеп китте. Исмәгыйль ябышкан боз чите сыгылгалап куйды. Бар көченә тартылып, бәке төбенә киткәнче дип тизрәк өскә ыргылып карады. Әмма аска аны нәрсәдер тарта кебек иде. Юк, бирешергә ярамый. Ул аска төшкәндәй итте дә, кинәт ыргылып, сыгылмалы бозга күкрәге белән ятты. Боз ватылмасын дип акрын-акрын селкенеп, алга үрмәләде. Аңа туктарга ярамый иде. Шунда печән төягән ике атлы килеп җиттеләр. Казанга кайтышлары икән. Исмәгыйльне күтәреп алдылар.
— Кара, монда быел кыш буе ничә кеше харап булды инде,— дип сөйләнде яшьрәге,— Зариф абый, бетә бит бу, өшемәсен, әйдә, китер тегене. Йә инде.
Исмәгыйльнең авызына шешә башыннан гына аракы койдылар.
— Тончыкмасын, җитәр...
Зариф дигәне саранланып маташты. Сүзендә дә хаклык бар иде. Исмәгыйльнең тәненә җылы йөгерде.
— Казанга барасыңмы? Артыңнан килә идек. Кара әле, боз өстендә бит, ярылды да китте. Агым ашаган инде астан, агым ашаган.
Исмәгыйль үзенең бүреген-бияләйләрен, кулындагы капчыгын карады, әмма алар күренми иделәр.
— Нәрсәңне эзлисең?— Егет тә Исмәгыйль караган якка башын борды.
— Бүрегем бар иде, капчыгым...
Теге егет кулын гына селтәде:
— Идел төбендә инде алар, килеп чыкса, Әстерханга барып алырлык кына. Әйдә, утыр, печән арасына, юкса, катасың, суык куыра да ала. Сал боларын, толыпка төренерсең.
Зариф аңа шешәсен кабат сузды:
— Алай да бәхетең бар икән, Алла бәндәсе. Әрәмнәр генә буласы идең, әле дә килеп җиттек.
Исмәгыйль шешәдән тагын бераз йотты да, егетнең чанасына менеп, печән арасына керде. Чыннан да, бәхете дә юк түгел икән бит? Ул арада йөк өстенә хуҗасы да күтәрелде, оя ясап, төбенә сыенган Исмәгыйльгә калын толып китереп салды.
— Бөркәнеп утыр. Туңа башласаң, әйтерсең. Озакламый Казанга барып җитәрбез... Әйдә, малкай, чаптырып атлый!..
Бераздан егет сораштыра да башлады:
— Абый, кем буласың?
— Исмәгыйль...
— Ә-ә...
Ул үзенең кайдан кая килүен, Киевтан икәнлеген, хәзер дә шунда барырга ниятләвен сөйләгәннәренә дә егет канәгатьләнмәде, хәтта төрле юк-барларны да сораштыра торды. Мәлҗерәп китмәсен дип курка иде булса кирәк. Ә Исмәгыйльнең чыннан да күзләренә йокы ияләшмәкче. Тәне оеп-эреп килә, инде рәхәтлегенә генә чумганда, тел бистә егет тагын берәр сорау бирә, җанын үчекли. Аңа җавапны тәфсилләп өлгергәнче йокысы ачыла, тәненнән сәер җылылык кача. Бераздан тагын элекке халәт кабатлана.
— Әй, Исмәгыйль абый, аргансыз ахры, йокларга гына торасыз. Алай ярамый. Алай ярамый...
Бераздан алар чыннан да Казанга килеп җиттеләр. Инде шәһәр кузгалган, халык эшкә ашыга иде. Исмәгыйльнең күзләре үзенә таныш булган урамнарны эзләде. Сугышка кадәр эшләгән мәктәбен исенә алды. Монда тормышы җайланып кына киткән иде шул. Менә нәрсәләр булып бетте. Тәкъдиреңдә бар икән, әйләнеп узу мөмкин түгел. Бәлки анда да кереп чыгар әле. Директоры да шулдыр.
Зәңгәр мәчет яныннан үтеп туктадылар.
— Әйдә, Исмәгыйль абый, килеп җиттек. Салкын түгелме?
Толып астыннан чыгуга, чыннан да суыграк булып китте. Аны егет үзе артыннан ияртеп, ишектән җылы бөркелгән бүлмәгә алып керде. Ишегалдындагы ат җигүчеләр көлешкән җирләреннән күз кырые белән генә аларга карап алдылар, кычкырышып сөйләшүләреннән туктамадылар. Арадан берсе:
— Кара әле, Бату балык тоткан,— дип мыскыллап маташса да, аның сүзләрен игътибарга алучы булмады.

XXII
Ике айдан соң Исмәгыйль туган якларына беркайчан да әйләнеп кайтмаска дип Киевка китеп барды. Илдә язның тантана иткән вакыты иде. Әлегә уйсу җирләрдә салкын кар ята, әмма инде алары да каралган, эрергә теләмичә киреләнә. Күп кенә елгаларда ташулар тынган. Яр кырыйларына күтәрелгән ләм һәм чүп-чарлар кибеп җитмәгән. Шулай да ара тирә сары чәчәкләр борын төрткәннәр, җирнең сипкеле төсле кояштан тантана итәләр.
Ә Гөлбанат көткәндер инде, мескенем. Зар булгандыр. Нигәдер хәбәре генә килмәде. Сагынгандыр. Зарыккандыр. Менә Исмәгыйль кайтып төшәр дә аны кочаклап-күтәреп алыр, исән-имин тордыңмы, бәгырем, дияр. Моннан түбән бер генә тапкыр да аерылышмаслар.
Киев шәһәре сугыш җәрәхәтләреннән тәмам арынып җиткән төсле, якты кояш нурында балкып утыра иде. Исмәгыйль таныш урамнар буйлап ниндидер эчке сөенеч һәм рәхәтлек белән атлады. Белгән кешеләре очрамасмы икән дип хәтерләштереп барды. Тимер юл буйлап, алачыклар артыннан килгәч, сукмак сулга борылып, чәчәккә күмелгән куаклар яныннан гына үтте дә, тыкрыктан менеп, яшел хәтфә үлән капланган, юл итеп салынган ташлары җиргә сеңеп беткән урамнан түбәнгә төшеп китте. Анда-санда йөгерешеп узган вак балалар үзара куышып уйныйлар, берәвен тотып, койма буена бастыралар һәм дошман дип аталар, теге, кимсенеп, елый, болары — көләләр. Коткының шушы рәвешле аларга да күчүе куанычлы хәл түгел иде. Мөгаен болар бүтән төрле, тагын да кызыклырак һәм җан рәхәте бирә торган уеннарның барлыгын белми дә торганнардыр?
Бу урамнар Исмәгыйльгә туган ягыннан да кадерлерәк һәм якынрак тоелды. Йорт түрендә шомыртлары әле чәчәк атмаган икән. Иртәрәктер шул, иртәрәктер. Нинди матур, якты вакытта кайтты шул. Бераздан, атна-ун көн дә узмас, табигать чын мәгънәсендә тантана итә башлар. Бакчалар тәмам чәчәккә төренерләр.
Гөлбанаты йөгереп чыгар, көтеп, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөренгән вакытыдыр. Ерактан күреп алыр да җаны тәгәрәпләр киткәндәй булыр. Очрашудан да бәхетлерәк минутлар юктыр. Әти-әнисе исән-саулардыр. Белмиләрдер, уйлап та карамыйлардыр Исмәгыйльнең нинди газапларга тарганын. Орыша, ачулана торганнардыр. Ничек аңлатып бирер? Тыңларга теләрләрме? Куып кына чыгармасыннар...
Ишектә йозак иде. Болар кайда булыр дип уйларга өлгермәде, кәрзин күтәргән бер хатын килеп керде. Исмәгыйльгә усал күз карашын гына ташлады да:
— Сезгә кем кирәк иде? — дип, кулына алган чүпрәкне аралап, аннан ачкыч чыгарды.
— Кем дип...— Үзеннән болай дип сорауларын көтмәгән Исмәгыйль нәрсә генә дияргә дә белмәде. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Бу ни эш инде?
Теге хатын сабырсыз булып чыкты. Бу юлы соравын тагын да катырак итеп кабатлады.
— Монда Гөлбанат яши иде, әти-әнисе...— Исмәгыйльнең болай дип җавап бирүенә:
— Кемнәре буласың?— диде теге.
— Гөлбанатның ире идем, Исмәгыйль.
— Ничек, суга батып үлгәнме?
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Август Ае - 27
  • Parts
  • Август Ае - 01
    Total number of words is 3850
    Total number of unique words is 2137
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 02
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2078
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 03
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1982
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 04
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 2136
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 05
    Total number of words is 3860
    Total number of unique words is 2126
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 06
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 2051
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 07
    Total number of words is 3914
    Total number of unique words is 1975
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 08
    Total number of words is 3908
    Total number of unique words is 1888
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 09
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2063
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 10
    Total number of words is 3930
    Total number of unique words is 1922
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 11
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2120
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 12
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2124
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 13
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 2033
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 14
    Total number of words is 3954
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 15
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 1982
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 16
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 1992
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 17
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1968
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 18
    Total number of words is 3976
    Total number of unique words is 2075
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 19
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 2118
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 20
    Total number of words is 3832
    Total number of unique words is 1932
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 21
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 2043
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 22
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 2243
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 23
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2091
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 24
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2176
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 25
    Total number of words is 4039
    Total number of unique words is 2183
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 26
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 2104
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 27
    Total number of words is 1425
    Total number of unique words is 908
    47.6 of words are in the 2000 most common words
    62.7 of words are in the 5000 most common words
    69.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.