Latin

Август Ае - 23

Total number of words is 4093
Total number of unique words is 2091
37.9 of words are in the 2000 most common words
53.5 of words are in the 5000 most common words
62.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Телнең тәме, ул сөйләм телем, әллә әдәбиме, яки туган телең, яисә чит телме, бары тик шул телдә ирекле һәм иркен рәвештә уйлый, фикер йөртә, хатирәләреңне барлаганда гына сизелә-сиземләнә башлый. Алар көчәйгән һәм киңәйгән саен шул телеңнең тәме арта, акылга сихәтлек, тәнгә рәхәтлек китерә, хәтта йөрәкне дә канатландырып җибәрә. Ә шулай да туган телеңдә фикерләүдән, сөйләшүдән, язудан, аралашудан тапкан рәхәтлек һәм ләззәтне бер генә чит тел дә бирә алмый. Туган тел ул зәгыйфь акылны да куәтләндерү көченә ия!
Исмәгыйленең эшеннән кайтканын Гөлбанаты ишегалдына чыгып ук каршы алды. Рәхәт уйлар эченә чумып атлый килгән егетенә оялчан гына елмаюлы сәламен бирде дә:
— Озакладыгыз, бер-бер хәл булмагандыр?— дип, нигәдер төпченәсе итте.
Ярата, һич шик юк, ярата!
— Борчылырлык түгел, Василий Игнатович белән булдык!— Исмәгыйль үз җавабыннан канәгать түгел иде. Әмма Гөлбанатка шушы да җитә калды, ишеткән кадәресенә дә ул риза иде.
Өйдә кеше юк икән. Аш янында алар икесе генә булдылар. Гүяки ир белән хатын диярсең үзләрен. Ә нигә, вакыт түгелме икән инде?
Гөлбанатка Исмәгыйль мәгънәле итеп карап куйды. Ул менә хәзер күптән көтелгән сүзне башлап җибәрер дә кызны бәхетле итәр. Безгә ялгыз яшәргә ярамас, кавышырга каршы булмассызмы, дияр. Гөлбанат та аңа җавап бирер. Әмма ашыкмаска, бераз сабыр итәргә кирәк дип, ялдыргандай сүз катар.
Ә Исмәгыйль исә мондый теләге барлыгын ничек җиткерү тиешлеген күз алдына китерә алмыйча газапланган яшүсмер кебек аптырады да калды. Аркасы буйлап тир бөртекләре йөгерде. Гөлбанатны бәхетсез итәргә аның хакы юк иде. Тиң ярын табып, шуның белән гомерен кичерсен. Ә Исмәгыйль кем әле? Язмыш җиле тарафыннан менә шушы йортка китереп ташланган көзге яфрак түгелме?
Гөлбанат, урыныннан кузгалып, түргә таба китте. Артыннан карап калган Исмәгыйльнең күзләре аңа озак кадалып тордылар. Аһ, чибәр дә инде, кем бәхетенә шушы кадәр гүзәл булыр икән бу бала дип уйлады. Хәзер йөгереп артыннан килергә дә күтәреп алырга теләгендә бар исә, нәфсесен акылы тыеп, авызлыклый белде. Ничә еллар буена шушы йортның һәр әһелесеннән чиксез рәхмәт белән дә кайтарып бетерә алмаслык тәрбияләр күреп, бу дөньяның йөзенә самими күзләрен ачып балкыган гөл чәчәген ни җаны белән йолкып атсын ди әле ул, булмаганны!
Әмма Исмәгыйльнең күзләре Гөдбанатка туймастай карап тордылар. Йөрәге урыныннан купты, тәнен сәер бер теләк һәм омтылыш чыбыркыларга тотынды. Ул да түгел, кыз савыт-саба киштәлегенә таба борылды. Исмәгыйльнең күзләре аның калку күкрәкләрендә тукталды, карашы аларны йомшак кына итеп сыпырып узды. Биленә төште...
Юк, болай мөмкин түгел, ярамый. Оятсыз син, оятсыз! Әллә марҗаң дип белдеңме? Тый үзеңне!
Ашап бетермәгән ашын калдырып, Исмәгыйль урам якка чыкты. Кояшның соңгы нурлары күк йөзен алсу төскә манган иде. Әгәр дә кеше сулышы кысыла башлап, үз эченә сыеша алмаса, үзен читлектә дип тойса, күзләрен күктән алмый инде, анысы. Әмма Исмәгыйльне чиксезлек, Тәңренең тәхет тоткан урыны бөтенләй дә башка сәбәптән үзенә тартты. Ул тиз генә тынычлана алмады. Утырып еларлыгы гына бар иде, ярата шул Гөлбанатны, ярата. Аның да назлы карашында мәхәббәт нурларының уйнаганын, җанын елатканын тоя, тик узганыннан атлап чыга алмый, үткәннәре күз алдына килеп баса да барлык тойгыларына киртә куя, хисләр өермәсен бөтенләй дә бүтән тарафка, хәсрәт һәм кайгы дәрьясына таба алып китә. И кеше, мескен адәм баласы, әгәр дә җиргә бәхетеңне эзләп килсәң һәм аны таптым дип куансаң, ялгышма! Нәрсә-нәрсә, әмма җир йөзендә җәннәтнең булганы юк. Аннан бер куылып чыгарылгач, икенче тапкыр, ай-һай, кертерләр микән?
Исмәгыйльнең Гөлбанат белән уй-хыяллары бөтенләй дә башка эчтәлек алып, үзенә генә бәйләнмәгән, гомум кешелек тә чишә алмаган мәсьәләләргә барып төртелде дә челпәрәмә килделәр.
Кабарынкы болытларны кичнең үз җаена гына иңеп килүе кучкылландырган, әмма кояш баешы ягын куе кызыл төскә буяган, дөньялык йөзенә ниндидер бер сәер тынлык урнашып калган кебек тоелды, йөрәкләргә үтәли шом сала иде ул. Исмәгыйль янына Гөлбанат чыгып, нигәдер аның беләгеннән тотарга, бөтен буе белән диярлек аңарга елышырга уйлаган? Аның җылы тыны һәс йомшак сыны нәфсе кузгатырлык хисле. Башың әйләнеп, мондый вакытта егылуың да мөмкин. Ир кеше дисәң дә, ул да таштан ясалган түгел шул. Ничек түзмәк кирәк!
— Нинди матур, ягымлы кичә!
Гөлбанатның сүзләре Исмәгыйльнең җанын тибрәндерде. Кызны кысып кочасы, иркәлисе килде. Әмма намус өзәңгесе бушанырлык түгел иде. Алар шушы хәлләрендә бик озак басып тордылар. Бары тик Гөлбанатның юка күлмәгенә кичнең тәмам иңүен белдереп искәләп алган салкынчарак җил үтеп кергәч һәм тәненә шушыннан калтырану йөгергәч кенә, Исмәгыйль:
— Керик, булмаса,— дип, аның кулын беләгеннән сыпырып төшерде. Җитте, янәсе, үртәдең!
— Юк, бераз торыйк, шушылай рәхәт бит!— Гөлбанатның бу теләгенә буйсынып, тагын да күк йөзен күзләделәр. Бер-бер артлы кабына башлаган йолдызлар инде тәмам иңгән кояштан соң каралып калган болытлар арасыннан нурларын сирпи, үзләренчә сихрилек белән каш сикерткән кызлар кебек шаярткалагандай иделәр.
— Хафиз абый кайда соң?
Әле яңа гына абайлаган кебек итеп йорт хуҗалары хакында сорап куйгач, Исмәгыйль озак кына җавап ишетмичә торды. Инде дә кабатларга торганда, Гөлбанат:
— Әни дә, әти дә ашка киттеләр. Тиз генә кайтмаслар әле!— дип, ишекне ачып, эчке якка узды. Аның артыннан ияргән Исмәгыйль өстәл янында тукталып калды. Табак-савытларның җыештырылган булуына игътибар итте һәм, чәй сорап тормастан, инде үзенеке икәнлегенә күнеккән почмагына китте, караватына утырды. Озын аякларын алга таба сузып, олы учларын тезләренә куйды. Йокларга әзерләнсә дә ярый иде. Иртәгә барыбер эшкә барасы, бәйрәм түгел.
Ул шактый озак шушы рәвешле тынсыз диярлек ятты. Өс-башын чишенмәгән килеш кенә болай аунавы бер дә мактарлык түгел иде. Әмма барыбер күзләренә йокы кермәде. Уенда бары тик Гөлбанат кына булды. Ни дисәң дә, ир кешенең күңеле хатын-кызга тартыла инде ул, анысы һичкемгә сер түгел. Табигать шулай итеп яраткан, аның белән ярышып буламыни?
— Әллә йокладыгыз да инде? Урам да әйләнеп кермибезме?
Икенче бүлмәдән тавыш биргән Гөлбанатның сүзләре бик ерактан килгән кебек ишетелделәр. Ә нигә? Йөреп керсәләр дә ярар, һава алыштырып, акылны бутаган уйларны таратып, дигәндәй.
— Әйдәгез соң...
Исмәгыйльнең тавышы юньләп чыкмаса да, кыз аны шунда ук ишетеп алды һәм инде җыена да башлавын, чигешләрен бер читкә алып куюын әйтте.
— Ятмагыз, аягыгызга басыгыз!
Кызлар әйткәч, ялкауланалар димени? Ояты ни тора!
Бу йортта Исмәгыйльгә бик сирәк кенә исеме белән эндәшәләр. Күпчелек вакытта аның белән «сез» дип кенә сөйләшәләр, кайвакытта «сиңа» дә күчкәләп алалар. Әмма, асылда, Исмәгыйль һаман да «сез» булып йөри бирә. Ул аңарга күнеккән, башкалар да шулай. Дөресе, инде бу йортка кайтарылган Исмәгыйльнең беренче аенда ук кемлеген һәм госпитальдә нишләвен, ни өчен атып үтерелергә тиешлекләрен кешеләр аша белешеп, дөрес исемен дә белә иделәр. Тик барыбер ышанып җитмәделәрме, Исмәгыйль дип аңа бик сирәк, чит кеше алдында гына эндәшкәләү гадәтенә кереп калдылар. Хәер, Гөлбанатның әти-әнисе дә бер-берсенә исеме белән әйтмиләр, йорт эчендә кешегә исеме белән мөрәҗәгать итү ниндидер табу кебегрәк иде. Имеш, алай эшләсәләр, кеше йорттан читләшә, күңеле ерагая бара. Ә Рамай исеменә килгәндә, Исмәгыйль үзен шушы исемле кеше дип уйлап йөрде. Аныңча башкача була алмый иде. Әгәр дә Исмәгыйль исеме белән эндәшсәләр, бу ничектер сәер сыман тоела торды. Дөрес, инде хәзер, бу көннән ул үзенең исеме Исмәгыйль икәнлеге белән килешә, әмма Рамай булып кала бирә. Бәлки анысы да монысы да хата түгеледер әле!
— Мин торып бастым инде! Сез әзермесез?
— Юк-юк, бу якка керә күрмәгез! Хәзер булам!
Гөлбанатның алай дип кабаланып әйтүеннән өске киемен киеп яки алыштырып маташканын төшенергә мөмкин иде. Исмәгыйль аның ишегенә таба тартылды, күреп калырга теләгән кебек, бүлмә эченә бакты, әмма шул вакытта гына кыз үз ягындагы утны сүндерде.
— Уф, котымны алдыгыз!— дип, күкрәген тоткан Гөлбанат артка табарак чигенде, чак кына егылып китмәде. Шунда аны Исмәгыйль тотып калса да яраган булыр иде, әмма, татар акылы төштән соң дигәндәй, инде кыз тураеп, котын кайтарырга өлгергәч кенә аның башына бу фикер килде. Әмма форсат бавы кулыннан ычкынган иде. Шулай да күңелендә шулай очраклы гына кузгалган уйлары хисләр белән төренде һәм аның Гөлбанатка булган игътибарын арттыра төште. Икенче юлы соңармаска иде исәбе, файдаланып калырга.
Алар урамга чыктылар. Анда-санда яшьләр узгалап тора, халык әле йокыга ятмаган, хәтта җырлашып утыручылары да ишетелгәли, караңгыга чумган дөньяның үз җаена яшәвен дәвам итү сәгатьләре иде.
Төнгә кергәндә, кич иңүгә, парларның серләшер вакытлары җитә. Көндез әйтә алмаган сүзеңне дә йолдызлар карап торганда, айны шаһит итеп әйтергә, эчеңдәгене тышыңа чыгарырга мөмкин. Яктыда сәер күренергә мөмкин гамәлгә караңгыда юл ачыла. Көндез үпсәң, йөзеңә сугарга кодрәт иткән кызлар да кичен иреннәрнең назын үз итәләр. Менә ничек шул ул!
Урамнан бер әйләнеп узганнан соң, ишек төпләренә килеп, тукталып калдылар. Исмәгыйль әллә керәбезме дигән иде дә, Гөлбанат ашыкмады. Тагын да бераз һава сулап алырга үтенде. Аңа каршы әйтү урынсыз иде. Алар тагын да шушы кичнең барлык рәхәтен алып бетерергә уйлаган парлар шикелле сөйләшеп йөрделәр. Һаваның салкынаеп китүеннән бераз калтыранып куйган Исмәгыйльдән Гөлбанат көлгәләп тә алды.
— Кичен шулай юка киенәләр димени? Бушлатыңны җилкәңә булса да саласың калган... Әллә җылытмыйммы?
Аның шушы сүзләреннән соң Исмәгыйльнең эченә эсселек төшкәндәй булды, хәтта маңгаеннан тир бөртекләре дә төртеп чыктылар. Әмма аңа рәхәт иде. Гөлбанатның беләгеннән кысып тотуы, йөрәк тибешен тоюлары ничек итеп начар тойгы булсын ди? Һай, егетләр, белмисез сез кемнең кулына үрелергә! Аңламыйсыз тормышның мәгънәсен, назын! Менә, Гөлбанат, сезнең иң бәхетсезегезне дә сәгадәтле итә алыр иде. Монда бер назлы гөл егет ирененнән мәхрүм булып кибә, күзләрегез урынына әллә ботак тишеге генәме? Кайларда йөрисез?
Гөлбанатның үзеннән сорарга уйлаган иде дә Исмәгыйль, тукталып кала алды. Юктан аның кәефен җибәрәсе, төннең салкын җиле төсле усалланып шушы наз гөлнең күңеленә килеп төртеләсе килмәде. Дөнья болай да матур, әллә нинди кирәкмәгән сүзне кузгатып, нигә аның ямен җибәрергә?
— Сез нәрсә хакында уйлыйсыз?— Гөлбанатның тавышы йомшак һәм ягымлы иде.— Исмәгыйль эреп кенә китте диярлек. Әмма алдыйсы итмәде:
— Сезнең хакыгызда, Гөлбанат сеңлем,– дип җавабын бирде. Әгәр дә кыз төпченә калса, эшләре харап иде. Ярый әле әңгәмәләре шушында өзелеп, икесе дә хисләр дәрьясына чумдылар. Акыллары да шул диңгезгә гарык булмады. Әллә язмыштан узмыш юкмы: аларның иреннәре кавыштылар, әрсезләнгәннән әрсезләнәрәк бардылар...
Иртәнге якта уянганда Исмәгыйль караватында ялгызы гына ята, хуҗалар инде торганнар, аш янына утырырга әзерләнеп йөри иделәр.

XV
Никах мәҗлесеннән соң Исмәгыйль белән Гөлбанатка урынны бергә җәйделәр. Кавышкан кичләрендә оялуның нәрсә икәнлеген оныткан булсалар, бу юлы бер-берсенең тәненә капкан утның эсселеген якыная алмас дәрәҗәдә итеп тойдылар, күзләренә йөз күтәрергә дә кыймадылар. Аларның бәхетле кичәләре теге вакытта, хисләргә төренгән, акылларын югалткан минутларында сизелми генә узып китсә дә, аның чыны, мәгънәлесе менә бүген, хәзерге сәгатьтән башланырга тиеш иде. Икесе дә шушыны яхшы аңлаган хәлдә һәм җаваплылыгын җитәрлек тоеп, киләчәккә таба беренче адымнарын атларга, үткәннән никахның изге күпере аша үтеп, бәхетле гаилә тормышына кереп китәргә җыендылар. Мондый вакытта һәрхәлдә ир кеше тәвәккәлрәк була торгандыр, шулай тиеш. Әмма Исмәгыйльнең итәгеннән яшьлегендә кылган хаталары тотып торалардыр кебек тоелды. Күз алдына туган авылы һәм, ни гаҗәп, киртә бәйләнгән, кояштан, яңгырдан, суыктан, эсседән, җилдән яргаланып беткән, шуңа да карамастан ныклыгын һәм үзлеген саклаган имән багана килеп басты. Ул гүяки адәм кебек сөйләшә, тыелырга үтенә иде.
— Әллә ятабызмы соң?
Гөлбанатның шушы соравыннан Исмәгыйль сискәнеп куйды, болай юктан саташып утыруы бер дә мактарлык хәл түгел. Тиз генә үзенә кайта алмыйча гаҗизләнсә дә, сынатырга ярамый иде. Шунлыктан ул бер-бер җылы сүз эзләде. Буталган күңеленә монысы ук мөмкин хәл түгел икән, тәмам икеләнеп, каушап калды. Җаны бәргәләнде. Хәтерендә яңарган Гөлсара һәм Марфаның сурәтләре каршысында гүяки үзләре үк монда килгәндәй басып торалар, аңа үтенеп һәм ачуланып карыйлар кебек иде. Тәрәзә яныннан артка чигенде ул һәм Гөлбанат каршысына борылды. Шул мизгелдә кәләше аның кочагына атылды. Исмәгыйльнең барлык шик-шөбһәләре күңеленнән ташлап чыктылар, югалдылар. Хәзер алар урынын бары тик кайнар мәхәббәт хисләре генә биләп алдылар да тантана итә башладылар.
Гомернең узганы сизелми дә, бәхетнең нәрсә икәнлеген мәхәббәт диңгезенә чумганда гына тоеп калырга мөмкин. Һай рәхәт минутлары бар шул ул тормышның, моны инкарь итәргә, аннан баш тартырга ярыймы соң?
Гөлбанат белән гаилә корып яши башлауларының һәр көне һәм сәгате шаулы гөлчәчәкләр бакчасында назланган күбәләкнекеннән бер дә ким түгел иде. Исмәгыйль яшәү мәгънәсен тоюдан, ничә еллар ялгызлыктан гаҗизләнгән җиреннән инде иң якын кешесенең үз янында булуыннан икеләтә бәхетле иде. Әгәр дә гомере бар икән, аны Гөлбанаттан һичкем аера алмас, ярын һичбер очракта да ташламас, күтәрелеп авыр сүз әйтмәс, кулын озайтмас, башкаларга алышмас. Әгәр дә кемдер тартып алырга уйласа, юк-юк, мондый хәлгә юл куярга ярыймы соң? Исмәгыйль үз бәхетен саклап калу өчен көрәшер.
Кешенең күңеле көтмәгәндә ачыла икән ул. Җиргә ныграк басып йөри башлый. Җилкәләренә пар канатлар үсә һәм аны екмый-ектырмый. Эше дә шома гына барырга, уңышлар китерергә тотына. Бары тик ялгышмасын гына, абынмасын. Ә тормыш кешеләр белән уйнарга ярата. Шаярта, сыный.
Гөлбанат үзенең язмышы белән канәгать иде. Аның әйткән һәрбер сүзе ниндидер йомшаклык һәм назлылык белән чыга, Исмәгыйльнең болай да әсәрләнгән җанын әсир итә, тәмам үзенә буйсындыра.
— Мин сезгә беренче көндә үк гашыйк булдым, әмма игътибар гына итмәдегез! Әти дә, әни дә моны сизенеп, и бала, алай ярыймы инде? Харап кына була күрмә дип теңкәләремне корытып бетерделәр...
Гөлбанат боларны сөйләгәннән соң Исмәгыйль, нинди зур бәхет кошын тотканлыгын төшенеп, язмышы өчен куанырга кирәклеген аңлап алды. Әмма көннәренең берендә, кочагында бәгырькәй генәсе иркәләнеп ятканда:
— Мин әле сезне белешеп, сурәтегезне Уфа һәм Казанга да, андагы газеталарга җибәрдем. Сезнең хакта бәйнә-бәйнә сөйләп яздым,— дигәч, Исмәгыйльнең йөрәге чоңгылга төшеп киткәндәй булды. Хатынының сүзләрен колагы ишетмәс хәлдә, күңелендә әллә нинди шик-шөбһәләр уйнады.
— Нигә миңа әйтмәдегез соң?
Иренең бу соравына Гөлбанатның җавабы әзер иде:
— Үзегез хәтерләми идегез шул. Борчырга, акылыгызны бутарга теләмәдем. Шулай киңәш иттеләр.
Исмәгыйль үзен егылып киткән, баштүбән ауган кеше кебек хис итте. Булган хәлләрен искә алулар гүяки үзен юләргә санаулары кебегрәк тойгы калдыра, оятлы ясый, хәлен кыенлаштыра иде. Шулай да ул бу юлы сер бирәсе түгел. Хатынының игътибарлылыгы аңа яшәү мәгънәсен аңларга булыша, күңелен нурландыра, аны кочагына алып иркәләгәндәй, сабый баланыкы төсле җаны канатланып китә. Бу рәвешле яшәү бик тә татлы икән ул.
Исмәгыйль белән Гөлбанат элеккечә үк әти-әниләрендә торып калдылар. Гаиләләрендә бер генә һәм сөекле бала булганлыктандыр, җитмәсә, кыз шул әле ул, кияүгә тәрбия һаман яхшыдан, кешечә генә түгел, бик тә хөрмәтле иде. Дөрес, Исмәгыйль үзе дә алар тарафыннан әллә кайчан диярлек уллары сыйфатында йөртелә, чит-ят түгел. Кияүләре иртән эштән чыгып китә, кичен эчеп исермичә, вакытында кайта, урамда да башкалар кебек таушалып йөрми, зарланырлык сыйфатлары бөтенләй дә юк. Кешенең кадере шулай үзеннән инде ул, яшерен-батырын түгел.
Гөлбанат буйга узгач, шатлыклары йөзләренә балкыган кояш кебек яктырып-нурландырып чыкты. Исмәгыйльнең дә кадере бермә-бер артты. Мескенем, хатынын бер дә аяк өстенә бастырмас, күтәреп-очыртып кына йөртер иде. Аларның шулай пар күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүләреннән сөенечләре йорттан урамга ук тарала кебек иде. Әмма көтелмәгәндә килеп төшкән хаттан соң аяз күк йөзен авыр кургаш болытлар каплап алган төсле булды. Моңа сөенергә кирәк иде шул, ничә еллар югалып яткан Исмәгыйльне эзләп таба алганнар икән, куаныч өстенә шатлык түгелме соң?
Хат Казаннан, инде онытылып беткән Гөлсарадан иде.
Исмәгыйленең эштән кайтып керүенә, хатыны Гөлбанат:
— Биетәм хәзер үзеңне, сөенче бир!— дип каршы алды. Аның бала йөртүдән калынайган буе шаярырга мөмкинлек бирмәсә дә, форсаттан файдаланып, ирен чынлап торып биетергә иде исәбе. Әмма юаш Исмәгыйле көтмәгәндә котырынып китте. Биесә, нәрсә булыр иде инде? Ә ул телсез калды. Куанычын уртаклашырга җыенган Гөлбанатның да күңеле ишелде. Ул да түгел, бәгырь төбендәге баласы, Аллаһыдан җан әсәрен алганлыгына хәбәр буларак, уйланмаганча төртеп куйды. Йа Хода, барысы күмәкләшеп килә икән ул, берсе янына икенчесе кушылып.
Гөлсара хатының башында Исмәгыйльнең тәгаен генә кем булырга тиешлеген тәфсилләп язганнан соң: «Ул — минем ирем, сугышка китеп югалды. Әнисе һәм сеңлесе дә авылда яшиләр. Үземә килен дип карыйлар. Балаларыбыз тумаган иде. Аның хәтерен югалтуы гына бик начар. Әнисе соңгы елларда бик тә бетереште. Сеңлесе тәрбиясендә яши иде. Йортларына бер солдатны кертеп ялгыштылар. Бик каты эчә. Суккалый, кыйный да икән. Әгәр дә чыннан да ул, сезнең тәрбиядәге кеше, без белгән Исмәгыйль булса, хат белән аерым атап хәбәр бирегез. Үзебез килеп, Казанга алып кайтырбыз»,— дип белдергән. Боларны укыганда Исмәгыйльнең җаны гына түгел, хәтта тәне дә калтыранып куйды. Гөлбанатка күтәрелеп карарлыгы калмаган иде.
Дөньялыклары җимерелеп киткән кебек тоелган ирнең телендә сүз каламыни аның? Моңа кадәр Исмәгыйль үзенең хәтере кайтуга һәм аның чыннан да дөрес булуына җитәрлек дәрәҗәдә ышанып та бетми иде. Инде хәзер, Ходай кушып, ул үзен табарга һәм танырга мәҗбүр ителә башлады. Бу хатны әлбәттә кирәксез санап, инкарь кылырга да, читкә ташларга, утка ягарга да мөмкин. Әмма әниеңне ничек ташлыйсың ди? Анда алар да язылганнар шул, кайтып, күреп, фатихасын-бәхиллеген алырга тиеш ул әнкәсеннән. Бу кадәр дә мәнсез булырга ярыймы соң инде?
Бу уйлары Исмәгыйльне куырып-куырып алдылар. Бер генә дә акыллы һәм кулай күренгән фикергә килерлек юл тапмады. Каушады. Гөлбанатына боларны ничек аңлатсын да сөйләп бирсен икән? Икеләнүләрен төшенерме? Әллә соң юләрләнә башладымы?
Гөлсара? Барысы да исендә, әмма Гөлсарага өйләнгәнен оныткан да түгелме? Шулай итеп Гөлбанатны алдаганлыгы ачылдымы? Юктыр ла инде, кем белән нәрсә булмагандыр...
Исмәгыйль үзен ничек кенә акларга тырышса да, хәтерен югалтуында сугышны гаепләп маташса да, барыбер хакыйкать аның сүзләреннән һәм үзеннән өстен чыгып, язмышы иртәме-соңмы ихтыярын буйсындырачагын күңеле белән тойды, акылы белән генә кабул итәргә теләмәде. Кешенең кемлеге акланырга тырышуыннан ук ачык сизелә ул. Гаебеңнән баш тарту, үзеңне хакыйкатьтән өстен куярга омтылу кебек үк бер гамәл, барчасын юк дип хаталы һәм гөнаһлы раслауга гына тиң. Мондый кешеләрне язмыш кызганмый, бәхетсезлек сазлыгына кергән җиреннән артына төртә, тагын да ныграк, кире чыга алмаслык хәлгә китереп батыра. Моны тәкъдир, диләр, Аллаһы тәгаләнең тәкъдире. Хаклыкны инкарь кылу — Тәңре тәгаләдән баш тарту, имансызлану булган кебек, хакыйкатьне яшерү дә шул ук нәрсә. Язмышыңа турыдан-туры бәйләнештәге, аның кайсы юлдан алып китәчәген хәл итүче дөреслекне ялганга чыгарганың өчен тормыш сине гафу итәр дип уйлыйсыңмы? Ай-һай, булырмы икән? Белми дә калырсың, борып та алырлар, орып та салырлар, сыныңны җыярга да өлгермичә калырсың!
Казаннан килгән хаттан соң иренең бозылып киткән йөзе Гөлбанатның йокысын алды. Исмәгыйленең бу хакта алдан үзе башлап сөйләвен көтте, шулай дөресрәк буладыр дип уйлады. Әмма ялгышты. Ул гүяки элеккечә телсез калган кебек үзен тотты. Бер ноктага төбәлә дә нидер хакында уйлый да уйлый. Күзеннән күренә, сизмимени Гөлбанат, эче кайный аның, эче!
— Алай ук ярыймы икән?
Хатынының шушы соравы Исмәгыйльне айкап ташлады. Ул үз-үзен һәм кемлеген онытып, кирәкмәгән җирдән җикеренеп:
— Нәрсәсе?— диде.
Болай орынуы Гөлбанатны аягыннан ега язды, Исмәгыйльнең үзенә дә авыр таш кебек китереп бәрде, йөрәге челпәрәмә килеп, күзләрен кайнар яшь бөртекләре каплады.
Ир кешегә елау килешми аңарга. Әмма таш булып ташны да су тишә-вата, ирләрне дә күз яше җиңә ала, әгәр дә җанына үтәрлек була калса, ир дигәнең чүпрәккә чыкмаган исә. Бу хакыйкатьне кем белми!
Гөлбанат һич югы теге хатны табып укыйсы итте. Исмәгыйльнең үзеннән сер яшерүен өнәмәде. Шулай да туасы бала хакына һәм киләчәк тормышы өчен үзен һәм гаиләсен сакларга тиеш иде ул. Һәм аныңча булды да...
Исмәгыйль үзенең уйларын бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Кайчаннан хәтере яңаруын да, Гөлсараның үз язмышында нинди урын тотканлыгын да, хәтта боларны белгән хәлендә ни өчен Гөлбанатка өйләнүен дә. Ахырда:
— Син мине гафу ит!— дип үтенде.— Синнән башка яшәвемне күз алдыма да китерә алмыйм. Бәхетем дә, шатлыгым да, киләчәгем дә бары тик син генә!..
Ул ваклана, артыгын сөйли башлады. Бу вакытта Гөлбанат бары тик үзе хакында шул хатларны язып җибәрүе белән хаталанганлыгын гына уйлады. Нигә кирәк иде алай эшләргә дип җанын кискәләде. Әмма соң иде инде.
— И җаным, нигә үзеңне шушы кадәр битәрлисең? Нигә киңәшләшмисең? Миңа ышанмыйсыңмыни?
Бу сүзләре белән юл ачылып, Гөлбанатның күзләрендә тукталып калган яшьләре чишмә урынына бәреп чыктылар. Исмәгыйлен яратуын, аны югалтасы килмәвен яхшы белсә дә, үзенең иманына хилаф китерә алмый иде ул. Денсезлек караңгылыгына егылып төшәсе килмәде. Бәгырь түрендә йөрткән кадерле баласы урыныннан күченгәндәй итте. Әйе, ул ялгызы гына түгел, аның хакында да уйларга тиеш түгелме ана?
Матур көннәре һәм төннәре белән башланып киткән гаилә тормышының бәхет тустаганы менә шулай чайкалып китте, түгелеп алды. Алар инде хәзер һәр адымнарында абынып китәргә мөмкин иделәр.
XVI
Кайтыр юл Исмәгыйль өчен таныш иде. Әмма элекке белән чагыштырганда авыллар шактый таркалган, җиргә сеңгән һәм сугыш авырлыгыннан соң күтәрелә алмыйча җәфаланган хәлендә, интеккән төсле иделәр. Дөньялыкның хикмәте шушыдыр инде. Сугыш утын күргән авыллар-шәһәрләр әллә кайчан аякка басарга өлгерделәр, аның төп авырлыгының икенче ягын татыган тыл һаман да күтәрәмдә калды. Илнең сәясәте дөрес булганда, бәлки язмышлары башкачарак хәл ителер иде? Ә бәлки...
И тормыш-тормыш! Синең белән югарыдагылар уйный, түбәндәгеләр җәфалана. Йөгең — авыр. Нигә мең һәм миллион ирләрнең җанын кыйган сугыштан соң тормышларыбыз яхшырып китәр дип өметләнгән апалар-аналар һаман да нәзек билләрен бөкрәйтеп, сөяккә калган җилкәләрендә көннән-көн авырая һәм иләмсезләнә барган дөньялыкны күтәреп баралар. Нәрсә хакына? Балаларыбызга каласы дип өметләнәләрме?
Тамак ялына калдырылган халык сыртында адәм баласын чыдатмаслык салым камчысы уйный, соңгы тамчы канын гына түгел, хәтта сөяк җилеген дә суыра. Бу — сугыштан соңгы авылларның хәле, совет тормышының йөзе. Болар хакында тарихлар сөйләргә яратмыйлар, үзләре күргәннәр искә төшерергә, хәтергә алырга теләмиләр. «Хокуклы җәмгыять»тә кешенең хакы булмыйдыр шул инде ул!
Юл ерагы сөякләргә төшә, әмма туган якка кайтканда, бигрәк тә сагынып омтылганда арыганлыгыңны сизмисең дә. Әгәр дә инде аягың тартмаса, мәҗбүр булып кына атлыйсың икән, барган җиреңнән ятып, егылып үләсең килә.
Исмәгыйль адымнарын тизләттерде. Авылына ерак калмаган иде. Ашыгып иңгән кич гүяки аның кайтып җитүен көтәргә булып, тукталып калгандай тоелды. Кырлардагы өлгереп килгән игеннән яңа пешкән икмәк исе ни сәбәпледер әрем тәме белән бергә аңкый, борыннарга керә, сулышны киңәйтә.
Исмәгыйль авыл башларына җитеп килгәнендә егылып китә язды. Элекләрне яшеллеккә күмелеп утырган йортлар һәммәсе диярлек шәрәләнеп калганнар, кайсыларының түбәсе дә юк хәтта, ә коймалар, читән-киртәләр хакында искә дә төшерерлек түгел, ихаталар аша үтәли йөрерлек иде. Үзләренә килеп җиткәч, ул тукталып калды. Өй каршысында бер шәүлә басып тора иде. Якынрак килде. Юк икән, кичке эңгердә генә шулай күренгән. Элеккеге киртәләрдән ялгызы гына басып калган имән багана күзенә чалынган икән шул. Гел дә кеше төсле күренгән иде. Марфа түгелме дип йөрәге дә урыныннан купкан иде, югыйсә. Сулышың кысылырлык. Марҗа хатыны, сугышта югалган татар егетен көтүендә сабыры бетеп, аның капкасы төбенә килеп җитәрме, булмаганны! И хыялый да инде бу кеше дигәнең, мескен адәм баласы. Ә шулай да, ярый әле өметләнә, хыяллана алсың, юкса бу тормышны әллә кайчан ташлап, артка куеп качар идең!
Тынсыз-өнсез хәлендә каршы алган авыл Исмәгыйльне көтәдер, дөньяда аның да барлыгын беләдер төсле түгел иде. Элекләрне бу вакытта кешеләр көтүдән кайтып җитмәгән малларын, сыер-сарыкларын барлап йөрер иделәр. Хәзер җан әсәре дә сизелми. Хәтта тибрәлеп җил дә исеп куймый. Бары тик еракта-ракта гына калын болытлар аҗаган уйната, урак вакыты җиткәнлеген хәбәр итә. Ә халыкның аңарда гаме юк.
Гөлбанатның хәлләре ничектер икән? Кайтмады шул, кайтмады. Йөкле килеш ерак юлга чыгасы килмәде. Хәер, Исмәгыйле дә таләп итмәде, үз җаена куйды. Василий Игнатович, ни яхшы кеше ул, шулай ук хәленә керә белде:
— Очень хорошо, очень хорошо! Если уж и память вернулась, это совсем замечательно! И душа окрепит, увереннее станешь, езжай-езжай, другого пока на твое место на работу не возьму!— диде. Аңарга бу сүзләре өчен рәхмәттән артык нәрсә әйтәсең?
Йорт эчендә пыскып һәм кысылып янган сукыр ут, ярым капланган парлы тәрәзә аша омтылып, күзен урамга төрткән дә үтүче-сүтүчегә әле монда җан әсәре булганлыгын хәбәр иткәндәй иде. Исмәгыйль исә ишек катына килде һәм аны ачарга теләп үзенә тартты. Әмма түбәсез хәлендә хәерчеләнеп калган туган йорты аны кертергә теләмәде. Эчтән бикләп куйганнар икән.
Ишек какканга хуҗалардан җавап ишетелмәде. Исмәгыйль икенче юлы катырак сукты. Эчке яктан, ишек ярыгына килеп үк диярлек, курыкканрак тавыш белән әнкәсе эндәште:
— Өйдә кеше юк! Кем ул анда?
Исмәгыйльнең йөрәге жу итте. Ничек инде кеше булмасын? Әни, нигә ачмыйсың, бу мин, малаең бит! Ул шулай дияргә теләде, әмма бәгыренә көтелмәгән җирдән күз яшьләренең ташкыны кереп тулды. Арткарак чигенде.
Элекләрне дә шулай иде. Йортта ир затыннан кеше булмаса, татар хатыннары үзләрен санга кертмичә, узучы юлчыны кертми торганнар иде. Заманнар ничекләр генә үзгәреп бетмәделәр, ә гадәтләр һаман кала бирәләр.
Ә улы өйдә чагында әнкәсе ишекне һәркемгә ача торган иде. Бервакыт аларга кызыл түшле гаскәри кереп, бер кич уздырды. Әмма дә курыктылар. Исмәгыйльнең төне буена күзе йомылмады. Ниндидер начарлык эшләр кебек иде ул адәм. Юньле кеше төн уртасында гаскәри киемнән йөри димени? Яхшылык уйлап түгел, начарлык белән бара ул каядыр!
Иртәнгә генә белделәр: хәрби хезмәтеннән кайтып баручы солдат икән бу. Күчтәнәчләр дә калдырып китте. Әмма аның ул сыйлары төнен йокысыз уздырган Исмәгыйльнең дә, әнкәсенең дә тамагыннан үтмәде. Бары тик сабый, әлегә һичнигә дә исе китмәгән сеңлесенә зур бәйрәм булды да инде. Исеннән чыкканчы, көн дә-көн дә һаман:
— Ул теге солдат абый килерме? Күчтәнәчләрен китерерме? Кайчан килер?— дип аптырата торды.
Исмәгыйль тагын да ишеккә якынлашты. Шакыды. Бу юлы да шул ук җавапны ишетте һәм, бәгыре киселеп:
— Әнкәй, бу мин идем, улың!— дип эндәште. Шушы сүзләре гүяки бөтен авылга яңгырагандай булдылар.— Әнкәй, әнкәй, дим... Бу — мин, улың Исмәгыйль!
Анда мондый сүзләрне һәм бу тавышны көтмәгән идеме, әллә үзе дә күз яшьләрен сөртә алмыйча гаҗизләндеме, ләм-мим тавыш чыгармады. Улы шул ук сүзләрен тагын да кабатлады. Бу юлы тавышы да гадәтендәгечә калын һәм тәвәккәл булып чыкты. Ишек келәсе төште.
— Йа Ходаем Аллаһы тәгалә!..
Әнисе бераз артка таба чигенде. Ана белән улның күзләре сүрән ут яктысында тәмам балкып китеп очраштылар. Инде үлгән, онытыла барган улының шушылай кайтып, ишек тупсасына килеп басуы, үзе туган һәм үскән йортына керергә соравы һәм ишектән уза алмыйча торуы кешеләр арасында гына булырга мөмкин бер хәл иде.
— Әни-и, исәнме!.. Мин кайттым әле!..
Исмәгыйленең бу сүзләренә ана ышанып бетмичәрәк аптырап калды. Авылга күпмеләрнең үлгәнлеге, һәлак ителгәнлеге, хәбәрсез югалулары хакында язулар килде. Сугыш әллә кайда, еракта исә дә, йорт саен, хәтта кеше башы саен тыл буйлап йөрде.
Җиңү килде. Кайберәүләр, кайтмас инде дигәннәр дә, күптән инде йортларына аяк бастылар. Яраларыннан савыга алмыйча, туган туфракта гүргә иңүчеләр дә булды. Ә менә Исмәгыйле бөтенләй дә кайтмас кебек иде. Гөлсараның сүзенә дә, күрсәткән сурәт-рәсеменә дә ана бик алай ышанып җитмәгән иде. Ничек инде аның улы, шушы гомерләргә кадәр исән йөреп тә анасына хәбәр салмас икән дип уйлады ана. Үпкәләде. Җаны киселде. Алай була калса, мәңге гафу итә алмас кебек иде. Менә Исмәгыйле ишек катында басып тора. Таза. Калын җилкәле. Тормышның рәхәтен күреп, тәмен татып яшәгән кешегә охшаган. И, юктыр ла! Ул түгелдер әле! Әнә югары оч Хәкимулла малае Миргалим дә кайтты. Әсирлек газапларыннан соң сәвит урманын кистергәннәр, диделәр. Кайтты да кайтуын, әмма озак тормады, китте, бөтенләй кайтмаска, мәрхүм әткәсе яткан зират каены төбенә...
Юктыр, Исмәгыйле түгелдер!
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Август Ае - 24
  • Parts
  • Август Ае - 01
    Total number of words is 3850
    Total number of unique words is 2137
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 02
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2078
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 03
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1982
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 04
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 2136
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 05
    Total number of words is 3860
    Total number of unique words is 2126
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 06
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 2051
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 07
    Total number of words is 3914
    Total number of unique words is 1975
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 08
    Total number of words is 3908
    Total number of unique words is 1888
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 09
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2063
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 10
    Total number of words is 3930
    Total number of unique words is 1922
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 11
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2120
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 12
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2124
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 13
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 2033
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 14
    Total number of words is 3954
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 15
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 1982
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 16
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 1992
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 17
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1968
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 18
    Total number of words is 3976
    Total number of unique words is 2075
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 19
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 2118
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 20
    Total number of words is 3832
    Total number of unique words is 1932
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 21
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 2043
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 22
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 2243
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 23
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2091
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 24
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2176
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 25
    Total number of words is 4039
    Total number of unique words is 2183
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 26
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 2104
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 27
    Total number of words is 1425
    Total number of unique words is 908
    47.6 of words are in the 2000 most common words
    62.7 of words are in the 5000 most common words
    69.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.