Latin

Август Ае - 10

Total number of words is 3930
Total number of unique words is 1922
37.8 of words are in the 2000 most common words
54.4 of words are in the 5000 most common words
61.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
— Нигә мине чакырмыйсың? Хәзер инде синең колың бар — хатының, аркаларыңны ул юар, суны да ул салырга тиеш!
Мөхәммәдкә кыенрак булып китте. Хәзер килеп керсә нишләрсең? Әгәр дә тәнеңне, шәрә җилкә башларыңны, киң аркаңны ошатмаса, бу нинди ир кеше икән дип уйласа нишләрсең?
Әмма болай борчылырга соң иде инде. Хәдичә, аның янына кереп, кулыннан комганын алды һәм урынында калган Мөхәмәдкә үз су коя башлады, аркасыннан назлы һәм җылы куллары белән сыпырып юды, чүпрәк алып, юешләтеп, шуның белән сөртте, сабын да кушып җибәрде. Ул нинди тойгылар кичергәндер, әмма Мөхәммәд үзен сабый бала кебек хис итте. Менә гүяки әнисе ләгәнгә утырткан да уйный-шаярта юындыра үзен. «И-и, балам, озын гомерле, бәхет тәүфыйклы, кадер-хөрмәт иясе бул инде!»— дип теләкләр тели.
— Нигә шикләнәсең? Тынычлан!
Хәдичә Мөхәммәдкә ягымлы гына эндәшеп куйды, ул күзләрен ачарга мәҗбүр булды. Газиз әнкәсе кебек иң якын кешесе — хатыны аның аркасын гына түгел, хәтта күкрәкләрен дә юды, комганнан җылы су салгалап торды. Мөхәммәдкә кыенрак та булып китте. Әмма ир кеше сер бирмәскә тиеш иде. Хәдичәнең һәр орылган кулы, әйтелгән сүзе, аның күңеленә үтеп, мәхәббәт хисләрен тагын да куертып җибәрде. Менә хәзер кысып кочаклыйсы, сөеп-яратып үбәсе килде Хәдичәсен. Әмма ашыкмады, сабырлыкта кала бирде.
Юындырып коендыргач, Хәдичә аның тәнен корытты, муен артларына, сакал-мыек тирәләренә исле май сөртте. Мөхәммәдкә җиңел һәм рәхәт булып китте. Ул гүяки балчыктан изеп төзелгән өйдә түгел, бәлки җәннәт сараеның эчендә, җиде кат күкләрдә иде. Аның белән шушындый халәт ничә тапкырлар кабатланды. Берсе — Әбу-Сәгыйть кабиләсендә, Хәлимә-ана тәрбиясендә чакта! Күктән ак киемле ике фәрештә иңделәр, аның йөрәген һәм эчке әгъзаларын алып юдылар, калдырып киттеләр. Намусы пакьләнде, күңеле сафланды. Мондый хәлләр Мәккәдә дә башыннан узды. Ул боларны төш кебек кенә хәтерли, бәлки чыннан да өндә булмагандыр ул вакыйгалар, әмма... Әмма соңгы ун ел эчендә төшендә дә булганы юк иде. Инде хәзер Мөхәммәднең үзенә бу вакыйгалар чыннан да күңелле бер төш кенә сыман аңлашыла башладылар. Ул хәтта шулай булуын да тели иде түгелме? Бала чакта шуклыклар кыласың, белмичә кальбеңне дә пычратасың шул! Үсмер вакытларыңда да андый хәлләр күренгәли. Әмма күтәрелеп, егет дәрәҗәсен алгач, камил акыл һәм сак холык иясе булу кирәк шул. Бәлки шуның өчен алар кабат килмәгәннәрдер, төш кебек кенә тоелалардыр? Намусың саф икән, күңелең дә чиста! Бер генә тапкыр чит кешене яки якыныңны үпкәләттең-рәнҗеттеңме, җаның әрнеп куя бит, әмма эчке чисталыгың югала. Ә Мөхәммәд андый эшләрдән мөмкин кадәр үзен сакларга тырыша. Хәтта урамда кәмит күрсәтүче артистларны карарга халык җыела калса да, нигәдер шикләнеп, алар яныннан китү җаен чамалый башлый ул. Отыш һәм көлке уеннарын уйнамый, хатыннар янына гына түгел, кызлар ягына да, егет булып җиткәч, аяк басканы юк. Ә шулай да мәхәббәт мәсьәләсендә аның бер ялгышы бар иде бит, әгәр дә шулай дияргә яраса?
Егерме яшенә кадәр Мөхәммәд үз әтисенең кан туганы Әбу-Талип йортында торды. Аның кызы Фатиха белән бер-берсенә карата бала чакларыннан хөрмәтле булып үстеләр. Инде үзенә гаилә корыр вакыт җиткәнлеген сизенгән егет, агасының каршысына килеп, хатынлыкка аның шул кызын, Фатиханы сорады. Әмма Әбу-Талип тыңларга да теләмәде. Энесенең хәтерен калдырмаска тырышып карады, барып чыкмады:
— Кайда торырсыз? Ни байлыгың, ни тормыш шартларың юк! Болай мөмкин түгел!— дип кире какты.
Менә шуннан соң абзасының күңеленә корт төште, Мөхәммәдне өйдә Фатиха белән калдырудан саклана башлады, аларга күз-колак булырга тырышты, кызын яшеренеп сагалап тормасын, качып очраштыргаламасыннар, урламагае дип курыкты. Әмма сагаюы бер дә урынсыз икәнлеген башына да кертеп карамады.
Аның бу яңа гадәтләре тиз арада үзләрен сиздерделәр. Мөхәммәд серне төшенеп алды һәм, аларның йортыннан китеп, үз тормышын башлап җибәрү җаен эзләргә кереште. Моның өчен иң кулай эш итеп көтүчелекне сайлап алды. Шул китүеннән кире кайтып кермәде. Һәм менә ул вакытларда күңеленә дә кереп карамаган, үрелсә, буе җитмәслек бай Хәдичәнең, чибәрлеге һәм акылы белән дан тоткан хатынның ире булды да куйды. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бит! Тормышның кануны шушыдыр инде: кызлар — сайлыйлар, егетләр — тәвәккәлли, хәл итә! Монда да шулай килеп чыкты: Хәдичә сайлады, Мөхәммәд тәвәккәлләде...
Ә вакыйгалар болайрак булдылар.
Уңышлы Шам сәфәреннән соң Мәйсәрә, көннәрнең берендә, көтмәгәндә Мөхәммәд бине Габдулла каршысына килде һәм аңа, уйларыннан бүлдереп, сүз катып җибәрде:
— Мөхәммәд, син Мәккә шәһәрендә билгеле, күренекле кеше, тәртибең ягыннан да, башка сыйфатларың белән дә ил-тешкә кергәнең юк, кемне сорасаң, шуны үзеңә хатынлыкка бирерләр иде. Нигә өйләнмисең?— дип тә сорарга өлгерде.
— Дөрес әйтәсең, вакыт. Әмма кемгә? Минем кебек ятимнең кемгә кирәге булсын?..
Мәйсәрәнең йөзе үк балкып китте.
— әгәр дә бай һәм чибәр хатын синең белән кызыксынса?
— Андый кеше дә юк!
— Әгәр булса?..
— Ул хатынның исеме кем?
— Минем хуҗам, Ховайлид кызы, корәишләрнең данлыклы нәселеннән бәхет иясе, хөрмәтле зат — Хәдичә дисәм, нәрсә әйтерсең?
Аның бу сүзләреннән соң Мөхәммәд, хәйранга калып, сикереп үк торды да басты.
— Булмас ла!.. Каршы килмәс идем!
Егет бу ханымны шулай ук күптәннән белеп, аның артыннан чибәрлегенә сокланып кала торды һәм үз-үзен тотышына да хәйран иде. Әгәр дә бер-бер тол хатын бар икән, ул хәзер һәр кич саен ире урынына башка сөйрәлчекләрне куна кертә, алар белән уйнаш-муйнаш кыла башлый, ә Хәдичә — юк, ул бөтенләй башка. Кемнәр генә аның каршысына килеп, аңарга тезләрендә ялынмадылар? Халык күзе барысын да хәтерләп кенә тора. Әмма берсен дә ханым кабул итмәде. Агасы Варака аның эшләренә тыкшынмый, үз юлында йөри. Бер йорт эчендә яшиләр, алар урынында башкалар булса, чәйнәшеп бетәрләр иде. Күпме гаиләләр шул рәвешле таркалды, үз туганнарын да сыйдыра алмадылар бит. Ә Варака — үз абыйсы түгел, икетуган абзасы гына бит. Юк, Хәдичәнең холкы да, күңеле дә яхшы! Аңа өйләнсәң, күктән иңгән бәхет дигәннәре шушы була инде!
Мөхәммәдне Хәдичәнең шәһәр читендәрәк, Кәгъбәтулладан төньяк-көнчыгыш тарафта урнашкан бер катлы олы гына өе дә, аның әйләнәсендәге зур гына җимеш бакчасы да кызыксындырмады, маллары-байлыклары да алдамады, бәлки гүзәл холык иясе булуы, чибәрлеге, кешелеклеге үзенә җәлеп итте. Электән аңа карата хөрмәте зур иде, моннан ары да шулай гына кала күрсен, кадерледән кадерсезлеккә төшү ярамас!..
Мәйсәрә Мөхәммәдтән алган җавапны Хәдичәгә кайтарды һәм егетне үзенә дәштереп алырга үгетли башлады. Хуҗабикә моңа каршы килмәде. Әмма егерме биш яшьлек егет белән кавышырмын дип башына да кертеп карамаган иде, язмышыннан уза алмады түгел, менә бәхетенә иреште!
— Бусы минем туй бүләгем булыр!— Хәдичә яңа гына юынып чыккан һәм сафланып алган Мөхәммәднең иңнәренә чапан китереп элде. Ул яңа һәм исле май белән сафландырылган иде.
— Хәзер минем чират!— Хәдичә шукланып көлде.— Карап торма инде, чишеним, Мөхәммәд, дим!
Ул оялып кына башын читкә борды. Аннары тагын иренә карады. Мөхәммәд һаман да хатыныннан күзләрен алалмый басып тора иде.
— Ни булды?— Хәдичә аптыраганрак тавыш белән сорагач, ире аңына килгән сыман әйтеп куйды:
— Һай чибәр дә инде син, Хәдичә!
Хатыны тагын шукланып көлде:
— И-и, оятсыз, борыл әле, борыл! Шайтаннарны котыртасың бит!
Хәдичәнең буена тиң диярлек сузылып төшкән кара чәчләре, юка эчке кат күлмәге Мөхәммәднең һушын алырлык чибәр ханымны әлегә аз гына күрсәтеп, тәненең тагын да гүзәлрәк урыннарын яшереп калдырган иделәр. Әмма инде егет болай да коелып төшкән, егылып китәргә әзер иде. Ә Хәдичә, иренең читкә карап борылып басуыннан файдаланып, бөтенләй үк чишенеп ташлады.
— Инде хәзер син мине юындырсаң да була!
...
Мөхәммәд аның аркасыннан сул кулы белән сыпырып, уңындагы комганыннан акрын-акрын су койды. Хатыны әллә йомшак суның рәхәтлегеннән, әллә инде иренең кулларын тоюдан назланып-иркәләнеп, шуклана-шуклана юына бирде. Сөлге белән корытканда, Мөхәммәд түзмәде, аның тәненнән чак кына үбеп алды, аннары соң, чаршау артыннан чыгып, киң ак җәймә китереп, хатынына бөркәде:
— Монысы — минем бүләк!
Аларның иреннәрен иреннәре эзләп таптылар. Инде тәмам бетәм-бетәм дип аптырап кына янып маташкан ут та сүнде, сәгадәт сәгатьләре башланып китте. Кемнәр мәхәббәт табып бер-берсенә кавыштылар, алар бәхетле булдылар һәм Аллаһы тәгаләнең рәхим-шәфкатенә ирештеләр!..
Мөхәммәднең барлык гадәтләрен дә Хәдичә һичбер аптыраусыз кабул итте, аңа хөрмәте көннән-көнгә артты. Алар иң кыен вакытларында да үзара авыр сүзләр әйтешмәделәр. Юктан гына ачулары кузгалып китсә, ире тизрәк хатынын яки хатыны ирен эзләргә тотына, күрүгә күңелләре тынычлана, җаннарына рәхәтлек иңә иде. Мәхәббәтләре хакында күпләр бернәрсә дә белми һәм аңламый. Яннарында анда-санда күләгә кебек күренгәләп узган Варака аларның шушындый бәхет-сәгадәт диңгезе эчендә тормыш коруларына сөенеп бетә алмый, монда үзенең дә катнашы барлыгын фараз итә иде. Азмы ул туганнары каршысында да, иртә-кич илаһияткә бирелгән вакытларында да ике яр иминлегенә теләкләр теләде? Яхшылыкка булган үтенечнең Җир йөзендә кабул кылынмыйча калганы юк әлегәчә! Гел дә шулай шат күңелле яшәсеннәр генә, араларына дошманнар гына кермәсен, бәхетләреннән көнләшмәсеннәр иде!
Мөхәммәд бине Габдулла, Хәдичәнең ире булып алуга, Мәккә шәһәрендә хөрмәтле байлардан санала башлады. Моңа кадәр өлкәннәр аңарга һаман да үз итеп карыйлар иде, инде үзләренең байлыклары белән масаеп йөрүче яшьтәш-чордашлары да хөрмәт йөзе күрсәтеп сүз каткалыйлар, сөйләшкәлиләр.
— Тормышларың авыр түгелме соң? Читенлек-кыенлыклар күрсәтмиме үзеңә?— дип, бервакыт урамда очрагач, агасы Хәмзә сораштыра башлаган иде дә, Мөхәммәд аңа шундый аптыраулы йөз белән карады, тегенең бөтенләй исе-акылы китте һәм кабат андый сүзләр белән энесен борчырга җөрьәт итмәде.
Агасы Әбу-Талип исә һаман да авызын ерып йөри, юллары туры килсә, акыл өйрәтергә алына:
— Бәхетеңнең кадерен бел! Тормышыңның рәте-чираты күренми иде, азмы синең өчен хәсрәт йоттым, инде күңелем тынычланды, рәхмәт яугыры!— дип, сөенеп бетә алмаганлыгын белдерүгә күчә.
Мөхәммәд үзе, кая гына чыгып китсә дә, хатынына хәбәр бирә, кайчан әйләнеп кайтасын әйтә иде. Әмма Хәдичә әллә нинди изге бер көнчелек һәм кайгыртучанлык белән аның кайда йөргәнлеге хакында уйлап хәсрәткә бата. Иреннән башка нигәдер йортының яме бетә. Йә Мәйсәрәне, яки башка колын күзәтеп кайтырга йөгертә:
— Барыгыз, күзенә күренеп йөрисе булмагыз! Караштырганыгызны сизенмәсен, шикләнүе бар, белеп кенә килегез!— ди әмер итә дә, алары ялт кына йомышын үтиләр.
— Ул Кәгъбәтуллаһ янында, өлкәннәр белән сөйләшеп утыра,— дип, яки: — Сөеклебез гыйбадәт тота, картлар белән!— дип җавап бирәләр.
Хәдичә тынычлангандай була. Әмма тагын күңеленә корт төшә: «Теге-бу сүз белән котырта күрмәсеннәр үзен,— дип борчыла.— Тавыш чыгарып, кыйнап кайтармасыннар!» Шушы рәвешле кайгыга чума да, икенче тапкырга тагын берәрсен йөгертә:
— Озак йөрмә, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен генә белеш тә кайтып җит, сүзләренә катышма!
Мөхәммәд пәйгамбәр хытынының үзе хакында шушылай кайгыртуын сизенә, әмма сер бирмәскә тырыша. Орышмый, таламый:
— Бүген фәлән колыгыз каршымнан ике тапкыр үтте, әллә берәр эш бар идеме?— дип кенә сорый, ә үзе елмая.
Хәдичәнең бәгыре кибеп китә. Нәрсә әйтергә дә белми. Ире һичвакытта да ялганламаганлыктан, аның да аңарга дөресен генә әйтәсе килә, әмма көлке хәлемдә калырмын дип курка, ул эш белән булдылар, бу йомышым артыннан йөрделәр дигәндәй, төрле җаваплар эзләп таба. Мөхәммәд пәйгамбәр исә аның ул сүзләре белән канәгатьләнеп, башкача төпченгәләп тормый.
Аның менә шушы ягы бигрәк тә гаилә иминлеге өчен яхшы иде. Киемгә, чисталыкка, тәртипкә карата таләпчәнлек күрсәтсә дә, ваклык-вакчыллыктан азат.
Аның бу яклары Варакага да ошый. «Илаһият һич тә шакшылыкны күтәрми, шапшак өс-баш, юынмаган бит-кул, госелсез тән белән укылган намаз-доганың булуыннан булмавы артыграк!»— дип сөйләнгән җиреннән һаман да кияүләре Мөхәммәдне мисалга китерә, башкаларны аннан үрнәк алырга өнди.
Хәдичәсе аркасында тормышы җайга салынып, яшәеше иркенәю сәбәпле Мөхәммәднең буш вакыты да артып китте. Ул хәзер иксез-чиксез җиһан хакында күбрәк уйлана, айлар буе ураза да тота, намазлар да укый. Әмма барысын да үз белдеге белән башкара, күңеле Мәккә потларын да, яһүдиләр динен дә, башкасын да кабул итеп бетерә алмый.
Кичләрен Хәдичә белән Мөхәммәднең ятагын әтәч саклый. Кайвакыт хатыны ул мескен коштан көнләшеп тә куйгалый, ире аңа артыгы белән игътибар бирә шикелле! Җитмәсә йокының иң татлы, иң рәхәт вакытында кычкырып уята бит!
— Нигә инде безнең бүлмәгә әтәч?— дип Хәдичә сораштыргач, Мөхәммәд барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде:
— И сөеклем, күңелем нуры! Әтәч кадәр дә изге кош дөнья йөзендә бармы икән? Ул тикмәгә генә кычкырмый. Димәк, сәбәбе юар! Әгәр дә әтәч кычкырган вакытта теләк телисең икән, кабул була. Чөнки нәкъ шул чакта күктән берәр фәрештә очып бара, әтәч аны күреп кычкыра, аңа сәлам бирә! Әнә, ишетәсеңме, тавышы нинди дәртле? Димәк, фәрештәне күреп дәшүе аның, Аллаһы тәгаләгә үзенчә рәхмәтен юллавы. Син дә шунда теләгеңне әйтеп калсаң, фәрештә анысын да кабул итәр, ярдәмен бирер!— Иренең шушылай дип сөйләүләренә ияргән Хәдичә ханым: «Шушы Мөхәммәдемнең йөрәгенә миңа карта олы вә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт бир, башка һичбер хатын мине алыштырырлык булмасын, хәтта унбише бергә!»— дип теләк теләп алды, бу догасын башка вакытларда кабатлый торган гадәткә керде.
— Ә менә хәерсез хайваннардан иң хәерсезе,— дия-дия һаман да аңлата бирде сөеклесе,— ишәк! Юл юктан гына бакырмый, яки шайтанны күреп, аңа сәлам бирә, яисә, киресенчә, аны үз янына чакыра, бәндәләрне аздырырга өнди.
Мондый әңгәмәләр Хәдичәнең күңелен күтәрәләр, җанына тынычлык бирәләр. Мөхәммәдне көннәр буе үз янында гына сөйләтеп утыртыр иде дә, туйдырып бетерүеннән курка.
Алар җимеш бакчасы түренә эшләнелгән күшек-беседка эчендә мәхәббәт алышырга яраталар. Бигрәк тә көмәнле булгач, Хәдичә ирен гел шунда дәшеп, куенына сыена торган булып китте. Нинди нәрсәләр хакында гына сөйләшмәделәр алар. Хәдичә Мөхәммәднең бөтен тормышын энәсеннән җебенә кадәр сораштырып бетерде. Хәтеренең шушы кадәр камил, акылының өстен икәнлегенә сокланды. «Туачак балабыз да нәкъ синең төсле булса иде!»— дип үзенә әйтә-әйтә теләде. Андый минутларда Мөхәммәд аның алдын сыпыра, сыйпап-яратып куйгандай итә. Ә бала сикеренә башлый. Хәдичәнең башлары әйләнеп, һушы киткәндәй була.
— Абау-абау!— ди.
Шушы вакытта ире иркәләвеннән кинәт тукталып кала һәм кочагындагы хытынының маңгаеннан, чигәләреннән тота. Хәдичәгә рәхәтлек иңеп, күзләре йомыла һәм ул йоклап китә. Ә Мөхәммәд, кузгалырга да куркып, янында утыра да утыра, утыра да утыра...
Аларның беренче балалары, Әбу-Талипның һәм башка туганнарының теләкләре кабул кылынып, ир затыннан булды. Мөхәммәднең башы җиде кат күкләргә тиде диярсең, сөенеченнән һәммә кардәш-ыруларын йөреп чыкты. Исемен Касыйм дип атадылар. Ул чыннан да аларның мәхәббәт җимешләре булып, йөзгә-биткә Мөхәммәд пәйгамбәрнең нәкъ үзе иде. Хәдичә көннәр буе аның яныннан китмәде. Алар өчен барчалар да сөенде, тик Ховайлид кына көрсенгәләде. Аның күңелендә һаман да комсызлык яшәп, кызының мал-мөлкәтен үзенекенә кушу нияте саклана иде. Ә аларның уллары туу аның бу хыялларын тәмам челпәрәмә китерде.
Мәккә халкы арасында Мөхәммәдкә карата хөрмәт шушы улы белән бергә үсә барды, аны хәзер үз исеме белән атамыйлар, ата-бабадан килгән гадәт буенча олылап малай атасы, ягъни Әбул-Касыйм, Касыймның әтисе, дип йөртә башладылар. Ул үзе моңа бик тиз ияләште. Матур исемне сайлауларына сөенеп бетә алмады. Хәзер аңа олысы-кечесе әтисе исеме белән атап Мөхәммәд бине Габдулла, ягъни Габдулла улы Мөхәммәд, хәзергечә әйткәндә Мөхәммәд Габдуллович дип, мәсәлән, сәлам бирми, бәлки тагын да олылап эндәшә, хөрмәт күрсәтеп:
— Иминлек булсын, Әбул-Касыйм!— ди.
Безнең ул сәлам дигәнебез иминлек булсын дигән сүз инде.
Моңа кадәр Хәдичәнең мал-мөлкәте белән идарә итү эшендә катнашы кирәклеген аз тойган Мөхәммәд Әбул-Касыйм, инде бар эшләрне дә үз кулына алып, тиешенчә тәртипкә китерде. Хатынына карата мәхәббәте көннән-көн артты, аны борчырга, хезмәткә тартырга теләмәде, саклады. Ул инде яшелчә бакчасына китмән тотып чыга, агач төпләрен йомшарта, хуҗалыкта кайнаша иде. Әмма Хәдичә, баласын кулына күтәреп йөртә башлауга, иренең хәтта коллар вә хезмәтчеләр эшләренә дә алынып башкаруларын күрүгә, аны бу хезмәтләреннән азат итәргә ашыкты. Йомшак күңелле, миһербан иясе иренең һичкемгә авыр бәрелмәвен, башкалар сыртына йөк өяргә теләмәвен яхшы белә иде ул.
Тормышларының алга китүе ике бәхетлене дә бердәй сөендерде. Мөхәммәд үзенең улы Касыйм белән рәхәтләнеп уйный, аны шаярта, көлдертә белә. Баласын яратуы, аның белән әүварә килүләре ханымның үзенә дә бик ошый, иренә карата изге хисләрен арттыра. Бу шатлыклы көннәре гомергә шулай дәвам итәр дип өметләнә. Һаман да ирен элеккечә, беренче кичәдәге кебек юындыра, ярата, коча, сөя иде. Әгәр дә көндезләрен Мөхәммәд хатыны алдында тыныч, сабыр холыклы сыман күренсә дә, төннәрен иркәсен тәмам акылыннан шаштыра, рәхәтлекләргә вә ләззәткә күмә. Аның янында эссе көне салкынча кебек тоела, суык көне кайнарлана. Араларында булган унбиш елга тиң яшь аермасы, әгәр дә янәшә бассалар, һичбер сизелми. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәрнең мәхәббәт хисләре Хәдичәне яшәртәләр. Бу — олуг гыйшык серләре булмыйча, нәрсә соң тагын?
Әбул-Касыйм сагышлы уйларга бирелергә яратса да, мондый халәттә хатынына күренүдән саклана иде. Ул гына да түгел, Хәдичәсен һәрвакыт шат күңелле, яшь итеп күрергә тели, хатыны да үз ягыннан ирен кайгырту сәбәпчесенә әверелүдән курка иде. Әмма хәсрәт агач башларыннан түгел, адәм башларыннан йөри икән шул. Касыйм тәпиенә баса, әти-әнисе белән бер-ике кәлимә генә сүз сөйләшергә омтыла барып, инде дә үсеп, бәхетле бала була күрсен дип торганда, һич уйламас җирдән авырып китте. Мөхәммәд пәйгамбәр газиз баласы янында көннәрен-төннәрен утырды. Күзләреннән яшьләрен агызды. Хәсрәтен тагын да буйга узган, көмәнле булган хатынына сиздерергә теләмәде. Хәдичә исә үз ягыннан иренә терәк булырга омтылды. Көтелмәгән вафаты белән Касыйм аларның икесен дә хәсрәттә калдырды.
— И балам,— дип чәчләрен йолка-йолка еларга әзер Хәдичә шул чагында иренең беләкләренә асылынып төште, әмма сер бирмәде, Мөхәммәднең болай да ватык һәм сагышлы күңелен уып ташлыйсы килмәде.— Калдырып киттеңмени безне ятим итеп!— диде дә хәсрәтен эченә җыйды. Хәдичәсенең бу кайгыдан аңы китәр дип курыккан ире вакытында хисләрен төенләп өлгерде, хатынын күтәреп алды һәм:
— Бер дә борчылма, бала хәсрәте — җан хәсрәте, әмма үлгән артыннан китеп булмый!— диде салкын гына юатып.— Аллаһы тәгалә боерса, булыр әле, икебез дә исән яшик, булыр әле, булыр! Балаларыбыз күп булыр, хәсрәткә төшеп, күңелеңне бозма!..
Хәдичә тынычланып калды, әгәр дә шунда үксеп җибәрсә, ире алдында оят, сүзләрен аяк астына салып таптаган төсле килеп чыга. Тешләгән иреннәреннән кан килгән кебек иде, бетте. Күңеле утырды. Касыймы бер дә авырмаган җирдән ниләр өчен генә гүр иясе булды икән? Ул моны аңлый алмады.
Улын җирләгәннән соң Мөхәммәдкә Әбу-Касыйм дип эндәшми башладылар. Ул инде бала атасы исемен йөртүгә күнегеп беткән иде, югыйсә. Хәзер тагын, аның турында сүз чыкканда, Габдулла улы Мөхәммәд дип кенә сөйләшәләр, шуның белән аның хәтерен яңарталар. Агасы Әбу-Талип бер очрашуында, хәлләрен белешкәннән соң, Касыймның көтмәгәндә вафат булуында бабасы Ховайлидны гаепләргә маташса да, ул моңа ышанмады. Китте дә барды. Үз күзе белән күрмәгәч, андый эшне Ховайлидтан ничек итеп шикләнсен ди? Булмаганны?
Яшәгән кешедән хәсрәт китә икән ул. Икенче балалары — Рокыя тугач, ата белән ананың күңелләре бердәй яктырган сыман иде. Әмма Мөхәммәднең, ир кеше буларак, угыл бала теләвен яхшы тойганлыктан, Хәдичә ханым әллә ни тынычлана алмады. Үз алдына ниятләп тә куйды, үз-үзенә сүз дә бирде: «Кадерле иремә иптәш итеп бер малай алып кайтмыйча туктамам, күршегә сорап барасы түгел, чарасы үзебездә!»— диде. Һәм әйткән сүзендә торды.
Рокыядан соң тагын да балага узып, барча карен-карендәшләрен хәйранга калдырды. Ир бала көтте. Әмма монысында да кыз туды. Исемен, яратып һәм сөеп, Зәйнәп куштылар. Ул да түгел, Хәдичә дүртенчесенә көмәнле булды. Яше инде иллегә якынлашып килсә дә, ул үзен киленнәр төсле хис итте. Әмма монысы да кыз бала булды. Исемен Өммегөлсем дип атадылар.
Мөхәммәдкә эш күбәйде, ул алар белән уйный, шаяра. Һәммәсен дә бердәй ярата, үз итә, хәтта беренче балалары Касыймнан да якынрак күрә төсле иде. Аның алар белән шулай мәш килүе хатынын сөендерә, күңелен тынычландыра. Әмма үз-үзенә биргән сүзләре исенә төшә дә болар белән генә тукталып калмаска кирәклеген искәрә. Ире дә олы яшьтә түгел әлегә, иң көчле һәм гайрәтле чаклары! Нигә угыл бала алып кайтып бирмәскә үзенә?
Хәдичә кабат балага уза. Моны үзенең изге эше дип санап, һәртөрле башка шөгыльләрен ташлый. Иренә мәхәббәтен дәлиллисе килә. Әгәр дә Мөхәммәд каядыр чыгып китсә, аның кайтканын утлар йотып көтә: «Берәрсе юри үчекләп, синең хатының кебек булмадык инде, кыз ташый да кыз ташый дип, мыскыллап кимсетмәсен!»— дип хәсрәтләнә, монысы инде ир бала булыр дип өметләнә иде. Әгәр дә бәхете кабатланса, Мөхәммәдне калдырып, үлеп-нитеп китсә дә уфтанмас иде. Никләр өчен генә аллалар аның үтенечен ишетмиләр икән?
Өч кызы янына Хәдичә ханым дүртенчесен алып кайткач:
— Кем?— дип сорады кендек әбиләреннән.— Тавышы бигрәкләр дә ачы, әллә тагын кызмы?
— Кыз, балам, кыз!— диделәр аңа.
— Үләм икән алайса!— диде Хәдичә, әмма бераздан, һәркемне шаккаттырып: — Үләргә иртәрәк әле, киләсесе малай булыр,— дип әйтеп куйды.
Бу сүзләрен ишетеп калган Мөхәммәд, хатынының бары тик аның шатлыгы өчен генә ир бала алып кайтырга теләге барлыгын белеп, моңарга аптырады да калды. Хәдичәсен артыгы белән яратканлыгы сәбәпле аңа һичбер арадашчы кирәк түгел бит! Кыз бала туган икән — бик яхшы! Һәм ул шунда хатынын ничек тә булса сөендерергә уйлады. Хәдичә урын өстеннән терелеп күтәрелгәч, кендек әбиләре китүгә, янына кереп, хәлләрен белеште һәм үбеп-кочып аны тәбрикләде дә:
— Бу кызыбыз арада иң матуры, иң зирәге булырга охшый, тфү-тфү, күз тимәсен!— диде.— Бу бала күп кенә ир-егетләрне узып китеп, акылы һәм зирәклеге белән дөньяга танылыр, аның исемен белмәгән кеше калмас! Ул ике ир бала табар, аларның исемнәрен Хәсән белән Хөсәен дип атарлар! Алар шулай ук дөньяның бер чигеннән икенчесенә кадәр халыкларны хәйран итәрләр, батырлыклары вә ирлекләре белән дан казанырлар,— дип тезеп-тезеп әйтте.
Хәдичә ханымның исләре китте. Әле яңа гына иренең йөзенә ничек карарга белми ята иде, күзләренә сагыш яше тулган чаклары артта калдылар. Йә, кыз бала кирәк түгел безгә дип әйттеме аның ире? Угыл булсын дип сорадымы? Юк! Бәс шулай булгач, нигә әле аның күңеле төште, яңа туган кыз баласына күтәрелеп карарга теләмәде? Кая, китерегез үзен әнкәсе янына, аның ашыйсы килә торгандыр!
Хәдичә сабырлыгын югалтты. Иренең шушы рәвешле кызып-кызып сөйләүләре аны җанландырып җибәрде. Кәефе күтәрелде һәм кызын китереп бирүләрен сорый-үтенә башлады:
— Кая минем кызым? Китерегез әле яныма! Күрим әле үзен!
Бу кызлары чыннан да һәммәсеннән чибәррәк һәм нурлырак йөзле кебек тоелды. Ул аның бит очларыннан үпте, вакыт-вакыт иренә дә карап алды, чөнки Мөхәммәден сагынган иде. Баласын сөеп-яратып имезде һәм:
— Исемен ничек кушарбыз, кем дип атарбыз?— диярәк сорады.
— Минемчә кызыбызга иң кулай вә күркәм исем бары бер генә, ул да булса кадерле кешебез исеме, минем тәрбиячем, агам Әбу-Талипның хәләл җефете, җиңгәмнең исеме — Фатыйма!.. И Хәдичәм, гүзәлем минем, аңардан да күркәмрәк исем булмас!
Мөхәммәднең бу сүзләре Хәдичә ханымның күңеленә дә хуш килде, иренең зирәклегенә акылы сокланды. Аңа назланып карап торды, сүзен әйтергә кыймады.
— Ни әйтерсең, Хәдичәм, нигә болай уйга калдың?— дип сорады Мөхәммәд пәйгамбәр, хатынының көтмәгәндә йөзенең төсе үзгәрүен сизеп.
— Кил әле бире, бәгырем, кил әле... Үп әле бер үземне! Нигә бер дә кочмыйсың да үпмисең, мине сагынмадыңмыни?
Урын өстендә яткан хатынының бу таләбенә Мөхәммәд буйсынмыйча кала алмады. Аларны күзәтеп торган хезмәтчеләре бүлмәдән чыгып китәргә ашыктылар, ир белән хатын, урталарына Фатыйманы алып, сабырсызланып үбештеләр һәм кочыштылар. Күңел сусаулары басылгач, Хәдичә ишетелерлек итеп әйтеп куйды:
— Мин әле, бәгырем, сиңа ир бала алып кайтырмын, берне түгел, икене!
— Нигә алай? Без болай да бәхетлеләр бит!
Юк, Мөхәммәд пәйгамбәр хатынының теләгенә каршы түгел иде. Ә шулай да алар бит инде яшь тә түгелләр. Боларын исән-имин үстерергә насыйп булсын. Әле кайчан аякларына басарлар, кеше булып җитәрләр. Нигә ди әле ул кыз бала ир баладан сөемсезрәк булсын? Киресенчә, кыз бала кадәр күркәм, тырыш, уңган, тыңлаучан балалар рәтеннән малайлар һичкайчан да була алмыйлар.
— Алай димә, Хәдичә, матурым! Исән-имин булыйк, боларын куанып үстерергә насыйп итсен!
— Мөхәммәд, бәгырем, син әллә мине яратмый башладыңмы?
Хәдичә килештереп кенә иреннәрен турсайтты, тагын торып утырырга маташты, әмма хәле юклыкны аңлап, күченеп яткандай итте.
— Яратам, матурым, яратам!
— Ә мин тагын бер бала телим!
Мөхәммәд аның янына якынрак килде. Фатыйманы йоклаган җиреннән бераз читкәрәк күчерде дә, Хәдичәсенең муеныннан кочып, башын җилкәсенә алды һәм шунда гына төшенде: хатынының болай сөйләнүләре барысы да үз-үзен тынычландыруы өчен генә икән бит!
Хәдичәнең күзләрендә кайнар яшь бөртекләре иде. Күптәннән күңеленә беркетеп куйган сүзе хәтереннән чыкмады, ул, зураеп, тормышында иң төп максатка әверелеп, башка теләкләрен каплап-күмеп бара иде, моны сизенмәде. Тагын да аңа мәхәббәте ярдәм кулын сузды.
Бу иксез-чиксез сөю-сәгадәтләренең башы-ахыры юк кебек тоелып, аларның бәхетләренә күкләр дә сөенәләр төсле иде. Хәдичә ханым сүзендә торды. Ул яңадан ике бала алып кайтты. Шатлыкларына күмелеп яши бирделәр. Берсе — Габдулла, аларны зур сөенечләргә салды. Әмма, ни кызганыч, ул баладан мәхрүм калдылар. Югыйсә, озын гомерле булсын, Мөхәммәдне сөендерсен дип, аңарга бу исемне куштырган ди иде. Инде дә Мәккә халкы ирен Әбу-Габдулла кушаматы белән йөртә башларлар кебек иде, чарасыз калдылар. Үле баласын анасы кочып-кочып елар дәрәҗәдә иде, әмма тагын иреннән оялды, аның хәсрәтен арттырасы килмәде. Җиденчегә тагын бер ир бала алып кайтты. Күкләр аның үз-үзенә биргән вәгъдәсен белеп, ярдәм итәргә тырышалар идеме? Әмма да күкрәкләре кибә башлаган көннәренең бере иде ул. Бусына исемен Таһир дип атадылар. Кызганыч, ә бала сөяккә йомшак иде. Башын тотарга да бик соң өйрәнде. Аны әнкәсе кипшергән күкрәкләре белән туендыра алмыйча гаҗизләнде, бераз үсә төшсә, сөт анасына тапшырырга дип уйлап та куйган, андый хатынны эзли дә башлаган иде. Тик Таһир белән дә хушлашырга туры килде. Шушы рәвешле тәкъдир хөкеменә очрап, угыл бала табып ир сөендерү бәхете хыялында гына калды. Хәдичәнең башка балалар табарга хәленнән килми иде. Ире дә кырыкка җитеп, үзе дә илле бишләрдә хәзер. Күз ачып йомганчы үтте дә китте сәламәт һәм ныклы чаклары, ә мәхәббәте һаман да сүрелми, улы урынына күрә Мөхәммәден. Әгәр дә берәрсе аңа авыр сүз әйтсә яки кул күтәрсә, күкрәге белән якларга әзер. Әйе, ире генә түгел, улы кебек тә яраткан икән шул ул аны! Башкалар да шушындый хәлләрдә түгелме соң? Ирләренә булган мәхәббәтләре балаларына күчә, бигрәк тә улларының берәрсе ире төслерәк икән, ул вакытта анысы иң иркәсе, яратканы сыйфатында үсә, әни малае! Ә кызлар... Ә кызлар очалар да китәләр. Унөч яшьтән иргә барып, бала үстерергә тотыналар. Үзләре кырыкка җиткәндә, улларына егерме биш яшь була! Мөхәммәд белән Хәдичә өйләнешкән елларында шул яшьләрдә иделәр түгелме соң? Олуг мәхәббәт катлы-катлы дәрәҗәне ярата! Аларны да шулай булды бит! Ир белән хатынныкы төсле генә түгел, олыгаеп беткәч кенә аңлый башлыйсың икән барысын да, киресенчә килеп чыкса, кызыгы да бетәр иде бәлки!
Таһирны җирләгәннән соң Мөхәммәд гаиләдән читләшә, ерагая башлады. Әллә үлем куркыныч белән очраштымы? Бер-бер артлы балаларының дөньядан китүе сәбәбеннән һәркемдә андый кичерешләрдән юл ачылырга мөмкин...
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Август Ае - 11
  • Parts
  • Август Ае - 01
    Total number of words is 3850
    Total number of unique words is 2137
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 02
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2078
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 03
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1982
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 04
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 2136
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 05
    Total number of words is 3860
    Total number of unique words is 2126
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 06
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 2051
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 07
    Total number of words is 3914
    Total number of unique words is 1975
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 08
    Total number of words is 3908
    Total number of unique words is 1888
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 09
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2063
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 10
    Total number of words is 3930
    Total number of unique words is 1922
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 11
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2120
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 12
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2124
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 13
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 2033
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 14
    Total number of words is 3954
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 15
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 1982
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 16
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 1992
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 17
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1968
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 18
    Total number of words is 3976
    Total number of unique words is 2075
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 19
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 2118
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 20
    Total number of words is 3832
    Total number of unique words is 1932
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 21
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 2043
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 22
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 2243
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 23
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2091
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 24
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2176
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 25
    Total number of words is 4039
    Total number of unique words is 2183
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 26
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 2104
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 27
    Total number of words is 1425
    Total number of unique words is 908
    47.6 of words are in the 2000 most common words
    62.7 of words are in the 5000 most common words
    69.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.