Latin

Август Ае - 09

Total number of words is 4015
Total number of unique words is 2063
37.1 of words are in the 2000 most common words
53.5 of words are in the 5000 most common words
61.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Вак-төяк эшләрен бетереп, душта юынып чыккач, Альбина үз бүлмәсенә кереп, урыны өстенә җәелеп ятты. Бүген кичергән күңелле һәм рәхәт халәте җанына һаман да тынычланып җитәргә ирек бирми, акылын бутый, йөрәген канатландыра иде. Юк, тормыш күңелсез түгел аның, киресенчә, вакыйгалардан тора. Менә төрләндереп тә җибәрде. Моңа кадәр Геннадий белән генә уйнаган, картая төшкәч, әллә бер-берсенә өйрәнеп җитүләре, әллә инде башка сәбәпләр аркасында, онытылып беткән мәхәббәт уеннарын да яңартып җибәргәч, бөтенләй яшәреп киткән төсле хис итте үзен. Бигрәк тә егет, дөресрәге, яшь ир белән булуы аңа ун елын чигереп ташларга ярдәм итте.
Көзге көннәргә тартым кояш нуры каршы як йортның тәрәзәләрендә уйный иде. Чагылып-чагылып киткән күзләренә ирексездән яшь килгәч, Альбина елап та алды. Әмма хәсрәт йотып түгел, бәлки барысының да шулай үз җае белән матур гына барганлыгына сөенеп!
Аңа рәхәт иде. Бүгенге көндә ул тормышыннан табарга мөмкин булган барлык бәхетләрне дә үзенә җыя алды. Иртәгә аңа тагын да күбрәк кирәк булачак. Әмма ашыкмаска һәм кабаланмаска тиеш ул. «Бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына!»— дип уйлап, язмышында Ханбал белән очратканы өчен Аллаһы тәгаләгә мең рәхмәтләрен укыды. Кемгә-кемгә, әмма Ходайның барлыгына ышана иде ул.
Кичә кичтән укырга керешеп, йокыга киткәнлеге сәбәпле онытылган теге кулъязманы исенә төшерде. Таралмас өчен тегелгән-төпләнгән папканы ачты. Тагын бер мәртәбә кыйссаның исеменә игътибар итте. «Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки Олуг гыйшык серләре» — аталышы мавыктыргыч. Онытылып укыган иде түгелме соң? Яхшы әсәр кебек тоелган иде. Иренә бу китап нәрсәгә кирәк булды икән?
Укылган битләрен караштырырга тотында. Юк, ике генә сәхифәсен узган икән. Ә калганы? Төне укып чыккан төсле иде бит. Димәк — саташылган. Төш күрелгән.
Шунда гына хәтеренә кылт итеп килде күргән төше. Ире дә янгын чыгуы турында әйткән иде. Анысы — яхшыга. Ә үзенеке? Ничек иде әле? Имеш, аларның бер бүлмәләре — кызыл, икенчесе — яшел, өченчесе — зәңгәр. Келәмнәре, челтәрләре, җиһазлары, хәтта идәннәре дә шундый ук төсләрдә. Аларны карап кемдер йөри. «Бу җәннәт эче түгелме?»— дип сорый. Әллә Мөхәммәд пәйгабмәр инде? «Кызым!»— дип эндәшкән төсле. Мәрхүм әтисе дә түгел бугай... Әллә шулмы? Нигә бу бүлмәләр буталганнар әле? Берсенең идәне — яшел, диварлары — кызыл, җиһазлары — зәңгәр, пәрдәләре — сары. Араларында әле генә сары төс бөтенләй үк юк иде бугай! Альбина яхшы белә: сары — сагыш төсе, ул шулай дип хәтта андый мебель-җиһазлар да алдыртмады иреннән. Каян болай? Залга үтә, анда да шундый ук төсләр. Ә иренекенә керә алмый, бикле. Гомергә булмаганны! Беркайчан да бикләп йөргәне юк иде. Хәтта фатирлары ишеген дә. Һәрвакыт Альбина үзе аның артыннан бикләп кала иде. Ни хәл бу? Ә Ханбалга монда ни калган? Нәрсә дип эндәшә ул? Үзе көлә, тагын кайгыга бата. Ире кайтты бугай, ишектә звонок тавышы...
Ә ул телефон булып чыкты. Иртән Геннадий шалтыратып борчымаган булса, төшен Альбина онытмый иде инде. Менә хәзер, Ходай рәхмәте, исенә төште бит. Юрарга иде үзен.
Ханым һәр күргәнен тәртипкә сала-сала, аларга аңлатмалар эзли башлады һәм соңыннан бер генә нәтиҗәгә килә алды: «Бу төш — мәхәббәт төше! Ханбал белән икесе арасында булачак һәм инде булган мәхәббәт хакында бит!»
Шушы фикере аны тынычландырды, борчылулардан азат итте һәм ул әлеге дә баягы кулъязманы ачып укырга кереште. Кыйсса татарча язылган иде. Ул болай башланып, шул рухта алга таба дәвам итә:
«—Инде кунаклар да таралыштылар, Аллага шөкер!— дип сыпырды Мөхәммәд бине Габдулла, аңарга Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре ирешсен.— Мине монда калдырып киттеләр! Хәдичә — хатыным аталды.
Ул уйга бирелеп, шул халәтендә шактый озак утырды. Алдындагы ашъяулыкка табакта куелган ризыктан сайланып кына бер кисәк дөя итен алды. Алҗып-арып киткән тәне азык тели иде. Мөхәммәд пәйгамбәр, шулай итеп, озак кына акрынлап ашый бирде. Хәдичә ханым теге-бу эшләрне хезмәтчеләренә атап кушып йөрде. Барып, суның күпме һәм ничек җылынганлыгын карады. Комганнарга тутырып үз ягына кертергә боерды. Мөхәммәд бине Габдулла яныннан зур ләгән тотып үттеләр. Әмма пәйгамбәр аларга күтәрелеп тә карамады, дөя итен чәйнәвендә булды. Бай хатын Хәдичә аның барлык өметләрен акларга тиеш иде. Бер ишектән кереп, икенчесеннән гомергә сөрелгән, туган көненнән бирле ятимлекнең барлык авырлыкларын татыган, инде дә килеп, шушы яшенә кадәр җайланмаган тормышы аны сагышлы һәм кешеләргә карата кадер-хөрмәт күрсәтүчән вә игелекле зат иткән иде. Шунлыктан Әбу-Талип агасы да, Хәмзә абзасы да аны үзләренә якын күрделәр. Мөмкин булганда, кулына күчтәнәч тоттырып, юк чагында башыннан сыйпап кына да үтә торган иделәр. Моннан соң аның үз тормышы да җайланыр. Хәдичәнең бер өлеш малын ике тапкыр арттыруга акылын да, белемен дә, тырышлыгын да сарыф итәр.
Ул арада өстәл итеп хәзерләнгән ашъяулык өстендәге ризык савытларын җыештыра башладылар. Әмма Мөхәммәд бине Габдулла каршысындагы табакка ягылмадылар. Орынып үткән, сүз каткан кеше дә булмады. Пәйгамбәр үз җае белән утыра бирде һәм Аллаһы тәгаләгә мең рәхмәтләрен укыды. Әгәр дә кичә, Әбу-Талип өендә бу хәл булса, күзләрен акайтып кына карар иделәр һәм, артык кашык урынына күреп, берәр сүз катмый калмас иделәр. Ә монда җөрьәт итүче күренми. Бүлмәдән ары чыгып, нидер пышылдашалар, әмма карашларында һич кенә дә усаллык юк, бәлки курку катнаш сөенеч кенә! Бусы да сөендерә!
Мөхәммәд галәйһис-сәлам капкалаган сөякле ит кисәген кире табагына салып куйды. Анда тагын бер калҗа бар иде. Әмма анысына үрелмәде. Теләгәне кадәрле ашаганы сәбәпле ул инде канәгать иде. Тыныч кына, шау-гөрсез узган туе белән дә канәгатьлек кылып, үз кулыннан килмәвенә генә уфтанырлыгы бар иде дә, бу хакта уйламаска тырышты. Хатыны ягында үткәргәннәр икән инде, нәрсә эшлисең, ул әле үзе болай мәҗлесләр корып маташуга бөтенләй дә каршы иде. Әмма Хәдичәсе бит:
— Күрше-күлән, туган-тумача каршысында яхшы түгел, аларның да безнең шатлык белән сөенәселәре килә торгандыр! Уздырыйк!— диде бит.— Туйлык кына малларым юкмыни? Бер дә борчылмагыз, минем яктан булачак, үзегезгә мәшәкать ясап тормагыз! Чакырылганда килсәгез, рәхмәтлек кылырбыз!— дип, Мөхәммәднең туганнарын да тынычландыру җаен тапты. Аларга шул гына кирәк иде, барысы бердәй сөенештеләр. Җитмәсә Хәдичә ханымны уңганлыкта һәм акыллылыкта күкләргә чөеп мактарга керештеләр. Туйга да беренчеләрдән булып йөгерешеп килделәр, сүзләрне дә күп сөйләүчеләр, үзләрен хуҗа төсле тотучылар алар булдылар. Аллаһы тәгаләнең ризалыгы аларга ирешсен инде!
Мәҗлестә шактый эчеп тә артык юньле сүзгә акылы җитмәгән Ховайлид, Хәдичәнең атасы, Мөхәммәд галәйһис-сәлам өчен бераз сәеррәк кеше кебек тоелды, әле дә яхшы вакытында кайтып китте, юкса бүселеп китте, бөтенләй дә шикле гыйбарәләр әйткәләп утыра башлады. Хәдичәнең кулын сорарга килгәч тә, Хәмзәне тыңлап бетерергә теләмичә, Мөхәммәдкә авыр-авыр карашлар ташлап: «Нәрсә, малай актыгы, җиңел генә баерга уйладыңмы?»— дигән сыман иде. Дөрес сизенгән икән, хактан да фикере шул якка авышканлыгы монда күренгәләп алды. Әмма дә ике ирдән тол калган, кырык яшенә җиткән кызына комсызлыгы аркасында калым бәясен куя белде:
— Мин,— диде,— аның атасы буларак — барлык мал-мөлкәтләренә хуҗа, корәиш нәселеннән, атам җиденче буын корәиш, анам шулай ук корәишләрдән, иң данлыклы нәсел! Кызым Хәдичә Мәккә шәһәрендә, бу яшенә карамастан, унсигезгә кергән кызлар кебек ярышырлык, үзе — чибәр, үзе — акыллы, үзе — булган, аның белән кем чагыша ала?
Мөхәммәднең агасы Хәмзә аның бу сүзләреннән аптырабрак калды. Энесе югыйсә әйткән иде бит: «Хәдичә барысын да көйләп куйган. Безгә әтисе Ховайлид янына барырга да сорарга гына кала. Хәдичәне һич каршылыксыз бирәчәк!»— дип, әмма эштә киресе күренә түгелме соң? Көтүе белән мал, байлык таләп итсә, кая китәсең?
Ховайлид үзенең сүзен белеп һәм үлчәп сөйләшә торган кеше, әмма комсызлыгы барыбер өстен чыгачак, күренеп тора. Хәдичә ханым Мөхәммәдкә тәтемәячәк!
— Моны, сорап килгәч, үзегез дә беләсездер?— Ховайлид, юри сынап, Мөхәммәднең әле үзенә, әле вәкиле Хәмзәгә текәлде.— Уйлап кына карагыз: мин аңарга барлык байлыкларын калдырам, үзе ничек теләсә — шулай эшләсен!
Аның шушы соңгы җөмләсе Хәмзәнең күңелен күтәреп җибәрде, калкынып китәр җиреннән тукталып, урынында кузгалгалап, ойый башлаган аякларын язгалап куйгандай итте. Әмма Мөхәммәднең боларга исе дә китмәде. Әгәр дә байлыгына карап кына өйләнсә, болайлар итеп маташмас та иде әле. Үзара Хәдичә белән килешерләр дә яши дә башларлар иде. Юк, байлыгыннан бигрәк егеткә аның татлы теле, чыннан да унсигез яшьлек кызлар белән ярышырлык чибәрлеге, гүзәллеге ошый. Әнә Сүрия тарафына Шам сәүдәсендә Хәдичәнең вәкиле сыйфатында эшләр майтаргач ничек итеп бүләкләде ул аны? Хәтта килешенгән акчаны, сөенеченнән, керемнең зурлыгына бәрабәр итәмен дип, ике өлеш артык бирде. Кайчан кемнең болай эшләгәне бар? Мөхәммәд азмы көтү көтте? Кәрваннарда дөя куучы булып ялланды, сәүдәләрдә катнашты, һичкемнең Хәдичә кебек юмартлык күрсәткәне булмады. Юк, Мәккә шәһәрендә генә түгел, бөтен төбәктә Хәдичә кебек акыллы хатынны таба алмыйсың. Андый хатын белән чыбык утыртып урман үстерергә мөмкин, комнан алтын ясарга була!
— Хәдичәнең калымы егерме дөя бәһасе инде! Яшерен-батырын түгел! Түләргә исәбегез бар икән, мин — риза, юк дисез икән, бигайбә, ата-бабадан килгән гадәтне бер сезнең өчен генә бозып булмый инде!
Ховайлидның кинәт кенә әйтүеннән Хәмзәнең эче катып китте. Мөхәммәдтә андый байлык юк иде. Агасы: «Хәдичә белән килешенгән идек дип сөйләгән булдың, бу ни хәл?»— дияргә теләп үзенә карап куйгач, гомеренә бер генә тапкыр да ялганчылыгы очрамаган егетнең күңеле каерылып ташланган кебек сызлап, нурлы йөзе түбән иелергә мәҗбүр ителде. Ул хәзер Хәмзә агасы алдында акланып нәрсә әйтә ала? Гафу сораргамы? Бу комсыз атаның катын ташлап чыгаргамы? Бөтен Мәккә халкы аларның булачак никахлары хакында сөйли бит. Мөхәммәдкә нәрсә, йорты-җире юк, китәр дә барыр, әмма гайбәтчеләр теленә керсә, Хәдичә нишләр? Юк, ризалашырга кирәк! Комсыз ата белән ярышканчы — табактан ком ашавың мең өлеш артык!
Булачак киявенең һәм вәкил агасы Хәмзәнең башлары аска салынып төшкәч, Ховайлидның күңеленә дә корт төште, кызы Хәдичәнең әйткән сүзләрен искәрде:
— Син, ата,— диде бит, югыйсә,— үзеңнең комсызлыгыңны тыя бел, алар килсә, өстәлеңне мул ач, калымны күп сорама. Мин инде андый да зур байлыклар бәясе торучы кыз бала түгел, кырыкка җитеп киләм, Мөхәммәднең нинди намуслы кеше икәнлеген ишетеп тә, сынап та беләм! Кире борасы булма! Мәңге гафу итмәмен! Ятим баладан талап алу килешмәс, белеп тор!— дип гозерләнеп әйтте түгелме?
«Шайтан гына котыртты, әйтеп ташладым, әле азсынып та утырдым. Чыгып китсәләр, нишләрмен? Ничекләр кире борасың ди?»— Ховайлид шушы уйлары эчендә кайнашты. Фикерләп алырга җиткән бер мизгел вакыт аңа сәгатьтән артык кебек тоелды: «Тизрәк җавапларын белдерсеннәр дә, йә чыгып китсеннәр, яки килешсеннәр! Хәсрәт эчендә изелеп утырудан гына азат итсеннәр. Ә хәдичәне ничек тә килештерермен, анысы үземнең кызым!»
— Мин — риза!— диде Мөхәммәд, Ховайлидның күзләренә туры карап.— Әмма Хәдичә кебек гүзәл балагыз өчен азрак сорадыгыз, мин килештем!
Аның шушылай акыллы итеп әйткән сүзләреннән Хәмзәнең эченә җылы йөгерде. Энекәшенең сүзгә оста икәнлеген белә иде, әмма болай ук дип башына-уена кертеп карамады бит.
Мөхәммәд аңа борылып һәм туры карап сүзләрен дәвам иттерде:
— Агам, минем ышанычлы вәкилем буларак, син дә килеш, Һашимнар нәселе бервакытта да калымсыз кыз алмадылар, бүләксез өйләнмәделәр. Хәдичәнең бәягә кыйммәтрәк торганлыгын онытма, минем өчен бигрәк тә!
Аның бу сүзләре комсыз атаны тәмам чыгырыннан чыгарды. Ул нәрсә әйтергә дә белмәде. Әгәр дә мин шаярттым гына, асылда күбрәк сорыйсы идем дисә — калымның күләмен белдерергә өлгерде шул; инде дә, безнеке кебек кызыбызга сезнең кебек кияү табылуы ул үзе мең дөя бәһасенә бәрабәр дисә — кулга керү мөмкинлеге күренеп торган малдан баш тарту кебек килеп чыга...
— Без риза!— диде Хәмзә дә, Ховайлидның күзләренә туры карап елмайган хәлендә.— Ни дисәк тә... Безнең нәселләрнең чыбык очы да бабалар заманнарында бергә бәйләнгән булган. Туган-тумачаны кимсетү ярамас!
Хәмзәнең бу рәвешле юри мыскыллап төрттерүе Хәдичәнең атасына фикердә төпләнергә ярдәм итсә дә, Мөхәммәднең ачуын гына чыгарды. Агасына шикләнеп кенә күз атты. Әмма гомергә телдә осталыкта дан тоткан, бераз исереп алса, шигыйрь сөйләргә, җырларга керешә торган, Мәккәдә үзенең батырлыгы һәм «сугыш чукмары» буларак дан йөрткән агасының калын тән тиресе аның карашын сизми дә калды.
Ховайлидның каршысына сүз беркетү өчен күтәрелә торган ант суы итеп кызыл шәраб китерделәр. Ул аны кунаклары каршысында тустаганы белән күтәреп эчте, шуны гына көткән Хәмзә, үз чиратын ашыктырып, аңа таба үрелде, алды, мул итеп йотты. Тустаган бер кулдан икенчесенә күчә барды. Әмма Мөхәммәд катнашмады.
— Син нәрсә, энекәш, кайгырма!— дип, Хәмзә ул арада аны да кыстый башлады.— Күтәр әле, әйдә, беренче генә өйләнүең булмас!
Һәм шул сүзе белән Ховайлидның үтен сытты.
«Син нәрсә, мине мыскыл итәргә килдеңмени әле?»— дип чәчрәп агына басмакчы иде дә, әмма Мөхәммәд бине Габдулла сүз дилбегәсен үз кулына алып өлгерде һәм:
— Миңа Хәдичәдән башка хатын кирәкмәс! Мин аңарга мәхәббәтем аркасында өйләнәм!— дип белдерде.— Әмма килешүне шәраб күтәреп ныгытырга һичбер исәбем юк. Аны сүз белән әйтергә, гамәл белән кылырга кирәк! Моңа кадәр эчмәдем, моннан соң да авызыма якын да китермәм.
Кияү тәртипле булырга охшый иде. Ховайлид елмаеп куйды. Хәмзә дә көлеп кенә алды. Барлык үпкәләр һәм аңлашылмаучылыкларны читкә ташлап, агасы вәкил белән булачак хатынының атасы шәраблы тустаганны килешү хакына тагын да каплап-каплап куйдылар.
Алар чыгып китүгә, Ховайлидның нинди сүзләр әйткәнлеге, Мөхәммәднең нәрсәләр сөйләгәннәре сәгате-минуты эчендә Хәдичә колагына килеп иреште.
— Һай хуҗабикәм,— диде Мәйсәрә,— тәбрикләр итәм, бәхетле йолдыз асларында тугансыз икән! Бу Мөхәммәд кебек күркәм зат һичбер җирдә, һичкайчан да булмас...
Сүзенең иге-чиге күренмәде. Әмма әтисе хакында ике җөмлә белән генә диярлек аңлатып бирде.
— Сүзеңне шуннан ук башламыйча!— дип, Хәдичә кузгалып та китте, әтисенә барып, аны орышып та ташлады. Әмма монысы ук туй алдыннан артык иде.
Һашимнар нәселе һәммәсе Мөхәммәдкә ярдәм итәргә тырыштылар. Егерме дөя алырлык акча туплап, аны китереп бирделәр. Инде туй итәсе генә калды. Мөхәммәд кенә ашыкмады. Бу хәлдән хафага төшкән Хәдичә аның килеп күренгәнен көтте. Киявенең әйткән вакытында һәр сүзен җиренә җиткереп үти торган гадәте барлыгын белә иде ул. Туй мәсьәләсен аерым алга куеп хәл итү өчен калым түләнгәч тә килеп чыгачагын соңгы очрашуларында әйтеп калдырган иде, нигә ашыкмый әлегә?
Юкка хафаланган икән!
— Миңа күкрәк сөтен имезеп үстергән, ятим башыма үз анамдай кадерле кешем бар. Ул Мәккәдән читтә яши. Әбу-Сәгыйть кабиләсеннән Хәлимә-анам. Туйга аны чакыртып хәбәр салдым, килеп ирешер микән? Күптән очрашып күрешкәнебез дә юк,— дип, Мөхәммәд бине Габдулла зарыгып көткән кәләшенә соңаруының асылын аңлатып бирде. Бу сүзләрдән соң Хәдичәнең күңеле нурланып китте һәм ул киявенең, ягъни булачак иренең шушы кадәр кадерле кешесенә бүләкләре әзерләп бирергә ниятләп куйды. Шул ук вакытта уенда бу иде: кайчан бергә кавышырлар да, ничекләр генә итеп Мөхәммәдне кочаклар икән Хәдичә үзе?!.»
... Әсәр Альбинаның матур әдәбият укудан күптән нечкәреп өйрәнгән хисләренә стиль һәм слуб ягыннан баштарак авыррак һәм кытыршы кебек тоелса да, вакыйгаларның чигелеше белән үзенә алып кереп киткәнлектән, кызыклы тоелды, аңардан ханымның аерыласы килмәде. Әмма Айзикның урамда йөрү сәгате җитеп, ялынып-ялварып шыңшуы кулъязманы читкә алып куярга мәҗбүр итте.
Урамда артык озак йөрергә җыенмый иде ул. Әмма эте яшь колын төсле йөгерергә яратканлык сәбәпле, ниятен тиз генә тормышка ашыра алмады. Һаман да урамда калдылар. Исендә Ханбалны, үзенең аңа мәхәббәтен яңартып, ул аның тәрәзәсе төбендә берничә тапкыр әйләнде, подъезд ягына да чыкты. Әмма сөяркәсе күренмәде. Бер генә тапкыр, йөзен генә балкытып алсын иде, ханымның җилкәләренә канатлар үсеп, үзен бәхетле сизәр иде. Юк, булмады. Кич җитеп килүенә карамастан, Ханбалның фатирында ут эленмәде. Димәк өендә юк! Яки йоклап ята, нинди дивана инде бу, йә!

XVII
Кайтып, Айзигын ашаткач, Альбина яңадан шул кулъязманы кулына алырга ашыкты. Моңа кадәр бер генә тапкыр да ишетмәгән, һичбер китаптан укымаган мәхәббәт вакыйгалары, кемнеке бит әле, пәйгамбәрнең үзенеке, Мөхәммәд галәйһис-сәламнеке, аны үзенә тарта, серләр дөньясына алып кереп киттеләр шул. Бәлки бу кыйсса уртакул автор тарафыннан язылгандыр, шунлыктан бастырылып чыгарылмыйча ятадыр, ә бәлки ул инде әллә кайчан китап итеп киштәләргә куелган, таралып та беткәндер? Альбина бу фикерләренең икесе белән дә килешмәде. Аны беренче булып укучы сыйфатында ул үзен генә тоясы килде. Шул чагында гына күңелле шул аңа, шуның белән өстен чыга ала бит ул башкалардан. Һәм башкача түгел! «Юкса бу кулъязма минем ирем кулына берничек тә килеп керә алмас иде, китап булып чыккан әсәрнең машинка басмасын кем үзендә саклый инде?»— дип уйлап куйды ул һәм кыйссаны укуын дәвам иттерде...
«Сөт анасы Хәлимә егерме еллар элек үк үзеннән аерылган Мөхәммәдне, бик яратып, Мәккәгә килгән чакларында сораштыра яки эзләп таба, аның хәлләрен белештерә торган иде:
— И-и, улым бит син минем! Нишләпләр генә бу кадәр ябыктың?— дип борчыла, яки: — Йөзләреңнең нуры сүнгән, авырмадыңмы?— дия-дия күкрәгенә алып кыса, үзләрендә яшәгән вакытларны исенә төшереп, күзләренә яшьләр дә килгәли. Сабый чакларында ук үз әти-әниләреннән тулысынча ятим калганлыгы сәбәпле Мөхәммәд пәйгамбәргә Хәлимә-анадан башка андый якын кеше юк иде, мәгәрем ки, Әбу-Талипны искә алсак, аның уйлары — башкада, үз балалары үсеп килә, чабуыннан тарткан хәерчелеге бүтәннәрне уйларга һаман да ирек бирмәде. Аның артыннан килә торган, көче һәм байлыгы ягыннан гарәпләр арасында иң кәттәләрдән саналган агасы Габдел-Гузза исә бер дә бүселеп китә торган кешеләрдән түгел иде, булганын-тапканын учлап тотарга ярата, өченче агасы Хәмзәнең кем икәнлеге болай да яхшы мәгълүм, үз акылы җитеп, ярдәм кулын сузарга ашыкмас, кемнеңдер өйрәтеп-күрсәтеп, акыл бирүләре кирәк. Габбас — монысы шулай ук әтисе ягыннан ага тиешле абыйсы, әтисенең энесе, әмма үзенә дә әлегә егерме җиде яшь кенә, Зәмзәм коесының сагында хезмәт кылудан азмы-күпме килеп торган акчага кинәнеп, тормышын җайга салып маташа. Болар берсе дә туйдан калдырылмаслар, калым өчен мөмкин кадәр акчаларын ярдәм йөзеннән бүлеп бирделәр бит! Хәлимә-ана килеп җитсә, һич югы кайчанрак җитешәчәге билгеле булса, туйга әзерләнергә дә тотынырлар иде. Көне төгәл күрсәтелмәгәч, нәрсәне алдан хәзерләп куярга, кайсын көненә калдырырга икәнлеген исәп-хисап итәргә дә мөмкин түгел иде.
Гомере буе ятим-ятимәгә, гарип-горабага кадер-хөрмәтләрен күрсәткән, аларны җыеп-җыеп ашатып-туендыргалап чыгарган Хәдичәнең Мөхәммәдкә насыйп буласын һәм үз йортында туй әзерләнгәнен ишеткәч, аңа һәрвакыт рәхмәтле калган бу затлар аның капкасы тирәсендә соңгы вакытларда ешрак кайнаша башладылар. Урамда шушындый Аллаһы тәгалә кунаклары өчен Хәдичә зур казан астырды. Туй көнне гидайларга атап дөя чалдырды. Эчтә мәҗлес тынычрак һәм төртек-төртек кинаяләр белән аралаштырылып барылса да, урамда ятимнәр арасында изге сүзләрдән башкасы ишетелмәде. Яшь ире белән мәңге рәхәт яшәүләрен, үзләрен дә онытмауларын теләделәр. Кайдандыр көйчеләрен-җырчыларын да табып китереп, шаулашып биештеләр, такмаклар әйттеләр — җыйналган халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Асылган зур казандагы ит һәм шулпа барысына да җитте. Вакыт-вакыт алларына әйран, сөт, су чыгардылар. Гидайларның мәҗлесе хуҗабикәгә рәхмәтле калды. Ә Хәдичә һәм Мөхәммәднең туена килгән иң якын кардәш-туганнары арасында бу никах белән килешеп җитмәгәннәре дә бар иде, аларга әле тегесе, әле монысы ошап бетмәде. Боларның һәммәсен сизенеп утырган Мөхәммәд сер бирмәскә тырышты, Хәдичә алар белән сүз әйтешергә җыенмады.
Беренче булып сүз алып сөйләгән Әбу-Талип үзен шагыйрьләрчә тотты, урыны-урыны белән такмаклап җырларын кушып җибәрде, мәҗлеснең җанлы үтүен теләгәне, ике парның бәхете өчен сагышланганы күренеп тора иде. Бигрәк тә ахыргы сүзләре Мөхәммәднең күңеленә кереп калды:
— Энем, әтиең Габдулла, әниең Әминә, кызганыч, бу көнгә кадәр яши алмадылар, синең туеңда сөенеп утырудан мәхрүм калдылар. Юк-юк, алай түгел, алар барысын да күреп, ишетеп, белеп торалар! Синең өчен алар да шатлансын, мин сөенгән төсле, и туганнарым, сез дә нурланыгыз! Чын күңелемнән тәбрик итәм! Киленебез Хәдичә, энебез Мөхәммәд бине Габдулла, безләрне матур-матур малайлар алып кайтып сөендерегез! Мин сезгә бик күп, бик күп угыл балалар телим! Күкләрнең изге сәгатендә булсын!
Туйда сөйләүчеләрдән һичкем болай ук әйтә алмады. Барысы да угыллар-кызлар теләделәр. Габдел-Гузза да, Хәмзә дә, Габбас та. Хәтта Мөхәммәд үзе дә күңеленнән аларга кушылып киткән иде. Әмма Хәдичәнең абзасы, гомерен илаһият белән очрашуга, ягъни диндарлыкка-суфилыкка багышлаган Варака гына башкачарак сүз әйтте. Әбу-Талиптан кала мөгаен Варака туганнар арасында мактауга лаеклы дәрәҗәдә үз-үзен тоткандыр.
— И карендәшләр вә туганнар,— диде ул.— Бу дөньяның барлык серләрен дә белеп бетерү һәммә кешегә дә мөмкин булмас. Әмма мин сезгә күкләр вә җирләрнең бердә-бер иясенең рәхмәтләренә ирешүегезне телим. Сез икегез дә бозылып-нитеп йөрмәдегез. Мин күреп-белеп тормасам, сөйләмәс тә идем. Азып-тузып кем бәхет тапкан? Сәгадәт нигезләре бәндәләрнең үзләрендә, авырлыкларга сабырлык кылып, шатлыкларга чөелеп сөенмичә генә, җае-җае сез теләкләрегезгә ирешерсез. Мин шатмын: шушы энҗе кебек сеңлем шушы күркәм холыклы ир затына хәләл җефете булганлыгы өчен! Иксез-чиксез мәхәббәт вә бәхет-сәгадәтләр ирешсен үзләрегезгә бергә кичергән гомерләрегездә!..
Туй үзәгендә утырган Хәлимә-ананың күзләреннән яшь чыкты. Калым күләмендә үзен һаман да оттырган исәпләгән Ховайлид кенә һаман да кара көеп утыра бирде. Аңа да сүз бирелгәч, ул арада күңел төбендәге затсыз юшкыннарын юдырып җибәрер өчен авызына шактый шәраб бушатырга өлгергән ата, әвеш-тәвеш килеп, тегене-моны сөйләп маташты, әмма бер дә игътибарга лаеклы итеп әйтә алмады:
— Мин,— дигән булды,— корәишләрнең иң өлкәне вә хөрмәтлесе буларак, кызыма аның җыйган барлык байлыкларын багышлыйм, рәхәт тормыш коруларына барлык шартлары да килгән...
Комсызлыгы һәм саранлыгы өстенә ул әле оятсыз да кебек күренде. Хәдичә йортында булган бу байлыклар-маллар каян килеп аныкы ди әле? Боларның иң күп өлеше, дөресрәге, төп өлеше — Хәдичәнең мәрхүм икенче иреннән мирас сыйфатында калган иделәр бит! И хәерсез ата! Гарәп гадәтен куасыңмы? Әгәр дә кызың ниятләреңне алдан ук сизенеп алмаган булса, бу малларның барчасын үзеңә олау-олау алып китәсе идең бит! Имеш, син кияүгә чыгарлык әле, ирең карар!
Хәдичәнең хәлен белешеп тә тормаска иде бит исәбе. Әмма теләгенә генә ирешә алмады. Кайгы-хәсрәткә бирелгән кызын ахмакка санады микәнни? Имеш, сәүдә өчен күп мал, олы чыгымнар кирәк. Хатын-кыздан андый эшләрне йөрттерү мөмкин түгел, янәсе! Кызын бөтенләй дә ялангач һәм ач калдырырга исәбе идеме? Юк инде, Хәдичә үзе дә барча эшләрне бик оста башкара һәм оештыра белде. «Күрербез әле, мал-мөлкәтеңнән колак та кагарсың, әтиеңнең сүзен тыңламасаң!»— дип масайган иде картлач, куркытырга теләп, хәтта кызының Сүрия тарафына, Шамга сәүдә кәрванын әзерләгәнен ишеткәч, бушка җил әйләндереп йөрүләре белән тәмамланыр әле дип көткән иде дә, киресе килеп чыкты. Әгәр дә Хәдичә байлыгыннан колак кага башлавын сизенсә, бөлә барса, тиз көннәрдә атасы каршысына тезләнәсе, ярдәм үтенәсе, бар байлыгын тапшырасы иде дә бит! Кайлардан килеп чыкты бу Мәккә хәерчесе?
Хәдичә ханым Мөхәммәд хакында күптәннән хәбәрдар иде. Үзенең кардәшләре төсле бүселеп җырлап та йөрмәде ул, тавыш-гаугаларга да катнашмады. Башкалар отыш уеннары уйнап, исерткеч чөмереп, ата-бабаларыннан калган бар байлыкларын җилгә очырсалар, ак тәнле сөйрәлчек хатыннарда кичләрен кунарга калсалар, ул алар белән булмады. Мөхәммәдне әле дини йола үтәгән вакытында, әле өлкәннәр белән әңгәмә корганында, әле изге саналган чишмә һәм таулар тирәсендә уйланып йөргән чакларында күрделәр. Кемнәр: «Ятимгә нәрсә кала инде, көтү көтә дә таулар арасында йөри!»— дип сөйләсәләр, икенчеләр исә: «Бу бала изге бәндәләрдәндер, шушы кадәр үк саф күңелле булмас иде!»— дип белдерделәр, өченчеләр исә, Хәдичә төсле читтән генә күзәтеп, ак яки кара бәя бирүләрдән сакландылар, аңа бары тик изгелекләр генә теләделәр. Башына да китермәгән иде бит шушы егетнең үзенә ир аталасын, уйлап та карамаган иде. Беренче ире дә вакытсыз китте, инде икенче ире дә калдыргач, кемгә таянырга белмәгән тол хатынга сәүдә эшләрен йөртү өчен ышанычлы, туры һәм тугры сүзле, акылы камил, булдыклы бер кеше кирәк иде. Мөхәммәдне һаман исенә алды, кемлеген хәтерендә барлады һәм аңарга ышанычын багларга ниятләнде. Әгәр дә уртак эшләрне күтәрмәсәләр, болай ук якынаеп та китмәс иделәр.
Шам тарафына сәүдә кәрваны чыгып китүгә, Хәдичәнең йөрәге яна башлады. Көнен дә төнен вәкиле Мөхәммәд хакында уйланды. Аксыл-коңгырт чәчле, күмер кара күзле, калын бөдрә сакаллы, күркәм һәм пөхтә егет, Хәдичә фикеренчә, бәхетле хатын алып, аның белән рәхәт тормыш кичерергә тиеш. Шунлыктан Мәйсәрә аша аның уй-теләкләрен дә белештерергә кирәклеген алдан ук сизенеп, юлда барысын да караштырырга кушты. Сүриядә табигатьнең матурлыгы Мөхәммәдне җәлеп иткән булса, башка гарәпләр рум-грек кызлары артыннан чаба башладылар, алтын-көмешләрен җилгә очырып, монда да исерткеч-ханәләрдә яттылар, сәүдә эшләрен бөтенләй диярлек оныткалаучылары да бар иде. Хатыннарга сөлек кебек ябышып, эчемлек чөмереп рәхәтләнгән вакытларында Мөхәммәд алардан ераграк йөрергә тырышты, һәртөрле бозыклыклардан баш тартты. Аның холкы-фигыле шундый иде. Мәйсәрә боларны күреп калды, Мөхәммәднең ышанычлы кеше икәнлегенә сөенде, аңа карата хөрмәте, хәтта мәхәббәте артты. Әмма бу эчке серләрен ул Хәдичә хуҗабикәсенә багышлады, уңышлы сәүдә йөртеп кайтканлык сәбәпләренең нәрсәдә икәнлеген ачыклап бирде. Аның хакында көн-төн уйлап, инде йөрәк түренә үзе дә сизенмәстән Мөхәммәдне кертеп яшерергә өлгергән Хәдичәдән дә бәхетлерәк кеше ул вакытларда булмагандыр. Шунлыктан егетне үзенә каратасы килде. Һичкемгә түгел, үзенең колы Мәйсәрәгә серен ачты һәм аңардан ярдәм үтенде, таләп итәргә намусы кушмады. Шунлыктан ул колы ничек тә бу хакта егетнең күңелен тибрәтеп карарга, кирәк икән, үгетләргә дә ниятләп куйды һәм эшен башкарып та чыгарды. Мәйсәрәгә рәхмәт укымыйча, кемгә әйтсен Хәдичә? Асылда бу ике ярны кавыштыручы һәм бәхетле итүче шушы Мәйсәрә булды да инде!..
Мөхәммәд бине Габдулла каршысына сөзмә китереп куйдылар. Инде уйларыннан арынырга һәм йокыга әзерләнергә вакыт иде. Сөзмәне эчеп, битен сыпырганнан соң, ятак якка таба барасы урынга, ишектән чыгып, урамга күз салды. Анда казанны бер якка авыштырып куйганнар, эченә су салып, янына күмерләрне җыештырып, юар өчен әзерли иделәр. Хәдичә, кайсы хезмәтчесенә иртәгә иртәннән нәрсәне беренче итеп эшләргә тиешлеген аңлатып, Мәйсәрәне чакыртып алды:
— Юыну өчен барысы да әзерме?
— Әйе, хуҗабикәм!— диде Мәйсәрә, башын аска иеп. Аның озынчарак тут йөзендә арыганлыгы сизелеп тора иде.— Сөлгеләрне дә куйдым. Су салып торырга кирәк булырмы?
— Юк, рәхмәт!— диде Хәдичә. Әйтеп бетерүенә, ишек янына чыгып баскан Мөхәммәдне күреп алды. Янына килеп, үзе белән ияртергә уйлады: «Ул да арып беткәндер!..»
Бүлмәгә керделәр. Монда урамдагы һәм кунак бүлмәсендәгегә чагыштырганда һава салкынчарак сыман иде. Бер почмакта бауга чаршау кебек итеп чүпрәкләр һәм келәмнәр эленгәннәр. Мөхәммәд, иелеп кенә келәмнең почмагын тартып куйгач, аның артына күз салды. Комганнар, ләгән белән су иде анда.
— Госел коендырырмын, кереп чишенә тор!— диде аңа Хәдичә, берни дә булмаган һәм гадәти нәрсә хакында сүз барган төсле. Чөнки аның күңелендә бер генә уй: кавышу кичәсен саф һәм пөхтә тән белән башлап җибәрергә кирәк.
Мөхәммәд чаршау артында калды. Өстендәге киемен салырга да, салмаска да белмәде. Әмма озак маташуның бер дә мактанырлыгы вә мактарлыгы юк. Ул чаршау урынына эленгән, әмма бауны асылындырып, читкәрәк итәген каерырга мәҗбүр булган келәмне тагын төзәтеп тартып куйды, тик аның теләгенә калын тукыма буйсынмады, яңадан элеккеге хәленә кайтты.
Бүлмәдә ут эленгән иде, филтәсе кысылыпмы, әллә мае бетеп килгәнгәме, сүнеп-сүнеп киткәндәй булды. Мөхәммәд чаршау арасыннан шул якка бакты. Юк икән, Хәдичәсе йөри, колакларыннан алкаларын салып куеп маташты, чәчләрен сүтеп җибәргән, урын-җирен караштыра башлады. Алар бүген бергә йоклаячаклар. Гомерендә беренче тапкыр хатын куенына керәсе барлыгын күз алдына китереп, егет шунда исәреп киткәндәй булды. Нигә болай басып тора соң әле ул? Чишенсен, суынсын! Инде бар да хәл ителде, җанга-җан кавышты, дигәндәй, тән белән тән генә кавышасылары калды.
Өстен салып, киң вә дәү ләгәнгә кереп чүгәләгәч, Мөхәммәд гадәтенчә үзенә-үзе су коя башлады. Әмма чаршау артыннан Хәдичәсе ягымлы һәм серле тавыш белән аваз бирде:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Август Ае - 10
  • Parts
  • Август Ае - 01
    Total number of words is 3850
    Total number of unique words is 2137
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 02
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2078
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 03
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1982
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 04
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 2136
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 05
    Total number of words is 3860
    Total number of unique words is 2126
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 06
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 2051
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 07
    Total number of words is 3914
    Total number of unique words is 1975
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 08
    Total number of words is 3908
    Total number of unique words is 1888
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 09
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2063
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 10
    Total number of words is 3930
    Total number of unique words is 1922
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 11
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2120
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 12
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2124
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 13
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 2033
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 14
    Total number of words is 3954
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 15
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 1982
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 16
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 1992
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 17
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1968
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 18
    Total number of words is 3976
    Total number of unique words is 2075
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 19
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 2118
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 20
    Total number of words is 3832
    Total number of unique words is 1932
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 21
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 2043
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 22
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 2243
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 23
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2091
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 24
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2176
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 25
    Total number of words is 4039
    Total number of unique words is 2183
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 26
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 2104
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 27
    Total number of words is 1425
    Total number of unique words is 908
    47.6 of words are in the 2000 most common words
    62.7 of words are in the 5000 most common words
    69.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.