Latin

Август Ае - 06

Total number of words is 3895
Total number of unique words is 2051
36.4 of words are in the 2000 most common words
52.0 of words are in the 5000 most common words
59.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Әмма кичәге күзлекле сора татар һаман да күренмәде. Тәмәкесен тартып бетергәч, бармак очын төкерекләп, тикшерүче аның көленә басты. Кинәт йөткерә башлады. Буылып-буылып киткәнендә яртылаш бөгелеп төште. Марфа графинга үрелмәкче, су тоттырмакчы иде дә, ярыймы-юкмы, кем белсен, тыелып калды. Ул да түгел, тикшерүче сузылып шунда үрелде, графинны айкый-чайкый шунда бушатты, тиз генә алып эчте. Ютәле басылды. Урынына килеп утырды, башын артка җибәрде. Ял алгач, әйтеп куйды:
— Аклардан калган күкрәк ярасы бар, кайвакыт шулай буып, тамактан айкап, бугаздан тота...
Шулайдыр инде. Марфа куркып утыра бирде. Менә хәзер җикерер, сорау ала башлар, башын катырыр дип көтте. Барысын да сөйләр аңарга Марфа, бер яшерен сере дә юк бит тикшерүчедән!
— Синең дә әтиең кызылармеец бит әле?
Бу көтелмәгән сораудан кыз аптырап китте, кичәге ялгышын кабатламыйча, тизрәк җавап бирергә ашыкты:
— Әйе... Волков, Алексееч Дмитрий...
— Беләм-беләм, шәп егет синең әтиең Мишка Волк. Аның белән бергә Казаннан башлап Уралга кадәр бергә булдык. Ул яраланды, без — алга. Мине соңрак эзләп тапты аклар пулясы. Әтиеңә миннән сәлам әйт. Васька Дурнойдан, диген. Ул белә кем икәнемне, борчылма, Дурной дигәннәре — кушамат кына. Шул сүзне бер дә телемнән төшерми идем. Дога урынына да, сүгенгәндә дә әйтелә иде инде, аңлыйсыңдыр...
— Әйе...
Кыз һаман да ачылып китә алмыйча, аскы иреннәрен тешләгән хәлдә башын иеп утыра бирде.
— Павел Зоринда укыдыңмы?
«Моның эшкә ни катнашы бар икән?»— дип, тагын да күңеле бозылудан Марфа елар дәрәҗәгә җитеп килә иде. Әмма җавап бирми калдыра алмады. Барысын да сөйләргә ниятләнгән иде бит. Ә бу бөтенләй әллә нәрсәләрне сорап утыра, чыннан да Дурной, белеп кушамат такканнар!
— Шулай бит?
Сорау кабатлангач, Марфа онтылып киткәнлеген аңлатып, болай кыланса, үзенә начаррак буласын төшенеп, инде җавап тотарга ашыкты:
— Әйе...
— Аттылар аны. Халык дошманы дип. Соңыннан акладылар. Гаебе булмаган. Ялгышлар безнең эштә дә очрый, кайдан барсын да белеп бетерәсең... Мәскәүдә бик яхшы китабы чыккан булган, атеизм буенча, иптәш Сталинның үзенә бик ошаган. Казанга шалтыратып сораган. Каян белгәндер безнең якныкы икәнлеген... Әйе, алар барысын да күреп, бөтенесен күзәтеп торалар. Ялгышканнар, атып өлгерелгән шул. Хәзер гаиләсенә пенсия түлиләр...
Марфа исә, нәрсә әйтергә икән моңа дип, тәмам аптырап утыра бирде. Әле генә елап җибәрергә әзер булган кыз шушы аптыраулары белән тынычланып калды. Тикшерүче сөйләде дә сөйләде, үзе әледән-әле сәгатенә карап куйгалады. Теге татары күренмәде.
— Иң кирәге — үз-тәнкыйть булырга тиеш, дөрес аңлагыз! Партия безне шуңарга өйрәтә. Мондый эштә ялгышмый мөмкин түгел. Иң кирәге, тирәнгә киткәнче, вакытында күреп, туктату хәерле.
Сөйләшүгә башкача әзерләнеп килгән кызның күңеле бу сүзләрдән соң акрын-акрын гына булса да ачыла башлады. «Самуилны азат итәрләр микәнни?»— дип уйлады ул. Кичә әнкәсенең еларга җитешеп сөйләгән сүзләрен исенә төшерде, ярыймы-юкмы икәнен дә аңларга өлгермәстән сорап куйды:
— Бабам Звонарев?..
Әмма ярты сүзе авызы эчендә тоткарланып калды.
Дурной ниндидер кәгазьләр актарды. Арадан берсен сайлап алды, текәлеп кенә Марфага карап куйды, язылганнарга күз йөртеп чыкты, тагын башын күтәрде.
— Әтиеңне чакыртып, үзенә тапшырырмын дигән идем. Болай да борчулары күптер. Шулай да мин белдерергә тиеш. Кайтарып бирерсез!
Кызга ярымы бастырылган, ярымы кулдан тутырылган кәгазь кисәген тоттырды. Икенчесен, олырагын, папкасына кире салып куйды. Марфа укырга теләде, әмма хәрефләргә күзе ияләшеп җиткәнче, тикшерүче үз теле белән әйтеп бирде:
— Бабагыз Митрофан Васильев-Звонарев гаепләрендә акланмады. Казанда, төрмә хаста-ханәсендә, апрель аеның... Анда ундүрте диелгәнме?..— Папкасын ачып карады.— Әйе, ундүртендә, кара тифтан вафат.
Кызның күңеле тагын ватылып китте. Әмма күз керфекләре коры, әрнүе юк иде.
— Менә шулай!..
— Исмәгыйль Вәлиевне, ничек дисез әле... Самуилны яратасыңмы соң?
Берьюлы ишеткән авыр хәбәрләрдән соң, бар сорауларына да җавап бирергә ниятләнеп килгән Марфа, бу юлы да хәтерен чак-чак җыярга өлгерде.
— Әйе, яратам!
— Бик яхшы!
Кыз, кызарып, башын аска салындырды. Ничек сөйгәне, дөньяларын онытып яратканлыгы хакында сөйләргә теләде. Әмма теле әйләнмәде. Бу мәхәббәте еракта, бик еракта калган төсле тоелды. Гүя хәзер, бик теләсә дә, кайтарып ала алмас сыман.
— Аны да чыгарырлар. Кичә бик куркыныч халык дошманын тоттык, бояр малае, сезнең авылныкы, Вороновский... Күптән эзли идек инде. Аның эше икәнлеге ачыкланды дисәк тә була. Язмышын суд хәл итәр. Ә Вәлиевне чыгарырлар. Вороновскийны иртәнге пароход белән Казанга алып киттеләр. Самуилны алып кайтырлар...
Сикереп очынасы урынга, бу сүзләрдән соң Марфаның сөенечтән тыны кысылды, күзләренә яшь тулды. Моңа кадәр түзеп утырса, хәзер елап җибәрде.
— Йә-йә, ярамый алай, безгә рәхмәт әйтегез! Сездән сорау алуның кирәге калмады!— Тиз-тиз язып, кызның кулына кәгазь тоттырды.— Монысын дежурныйга бирерсез. Юкса чыгармас. Ә тегесен, кая, китер әле! Монда куям!— Ашыгып-ашыгып төенчегенә кыстырды да, анысын Марфага сузды.— Бар, сеңлем! Барысы өчен дә гафу үтенәм. Чыннан да гаепле дип уйлаган идек бит. Үз кулым белән тоткан идем шул. Янгын чыккан яктан килеп төшмәгән булса, бу бәлагә тармас та иде.
Марфаны, җиңеннән тотып, ишеккә китерде.
— Хушыгыз!
Кыз башын гына селкеде һәм салмак адымнары белән озын коридор буенча атлады. Тикшерүче Васька Дурной аның артыннан күзе белән озата калды. Кыз, тагын да салмак хәрәкәт белән кулын сузды, каршысына чыгып баскан дежурный милиционер хатынга кәгазь тоттырды һәм төенчеген кочаклаган килеш атлады да атлады. Беркая борылмады һәм туктамады. Юл уртасыннан барды да барды.
Йөзеннән хуш исле җил сыпырып үтте, басуларда җитлеккән иген тәме, икмәк җылысы иде бу. Шунда гына Марфа айныгандай булды, уңын-сулын каранды һәм үксеп елый-елый йөгерә башлады. Тыны кысылып, тамагына тузан утырды. Әмма кыз туктамады, күзләреннән яшь акты, җаны тетрәп үкседе, кемнәндер куркып качкан төсле чапты да чапты. Хәтта юлга аркылы аккан инешне дә ерып кына чыкты һәм, каенсарга кереп, каеннар арасына капланды.
... Тыныч, рәхәт. Әйләнә-тирәдә яшел чирәм. Алга таба үр менә. Ә Самуил белән Марфа янәшә баралар да баралар. Әйе, рәхәт шул. Егете түгел, инде ире икән, имеш. Кыймыйча гына күтәрелгәләп бер-берсенә карыйлар. «Самуил,— ди Марфа,— синең күзләрең караңгы көрән түгел идемени? Нигә ачык зәңгәр төскә кергәннәр?» Ә ул — елмая: «Мин хәзер шулай инде!»— ди. Карый. Аралары ераклаша бара. Яшел чирәм үзалдына саргаеп, баскан җирләре сазлыкка әверелә. Араларында әллә ниткән чокыр, упкын. Буйга сузылган. Һаман киңәя. «Самуил!»— дип кычкыра Марфа. Ә ул — эндәшми. «Нигә әйтмисең? Чакырсаң, хәзер яныңа барып җитәр идем!»— ди Марфа. Ә ул һаман зәңгәр күзләрен тутырып карап тик тора, ерагая. Нидер эйтә, ишетелми. Әллә татарча эндәшә инде шунда? Юк, тавышы русча яңгырый бугай? Аңлашылмый бит...
— Что случилось, дочка? Чего такой?
Марфа башын күтәрде, каршысына иелеп, аңарга ак сакаллы түгәрәк кенә бер татар карты дәшә икән. Кыз сикереп торды. Итәкләрен какты.
— Нәрсә кызым? Чего такой?
— А вот, устала и заснула...
— А я думал, что-чего недобрый...
— Ничего, спасибо, бабай, за то, что разбудили!
Ул-бу булдымы дип борчылып килгән бабай елмаеп җибәрде.
— Ничего, дочка, бывайть-бывайть... Откуда будешь?
Марфа туган авылының исемен әйтте. Бабай һаман елмаеп тора бирде. Аның нурланып балкыган йөзе Марфаның күңеленә ягымлылык салды. Уйлары да, күргән төше дә берьюлы онытылды. Югарыга менеп җитеп, инде авышырга да әзерләнгән кояш дөнья йөзенә шатлык бүләк итә иде. Кыз үзенең монда ничә сәгатьләп ятканлыгын чамаларга маташты. Бабайдан сорарга яхшысынмады. Төенчеген кулына алып, үз юлы белән атламакчы иде, чыбык сындырып маташкан бу татар карты аны туктатты:
— Садись, дочка, садись. Я ведь туда еду.— Бара торган ягына таба кулы белән изи-изи күрсәтте.— Вот моя кобыла, хороша лошадка, хороша! Наши деревня, ведь, в той стороне. До этого довезу, как это... Һе-һе!.. Вот память. Ну ладны, там скажу!..
— Спасибо, бабай!
— Даг бог здравия, дочка, дайты бог!
— Вам тоже!
Арбасында бабай ялгызы гына түгел иде. Башын-чәчен бөркәнеп утырган хатыны, Марфаны әйдәкләп китерүен күргәч, яратмады булса кирәк, йөзен читкә борды. Бу кыланышын күреп алган кыз кыенсынып куйды. Әмма бабай һаман да кыстый иде:
— Садись, дочка, садись!..
Үзе хатыны янына менеп, алга карап утырды, дилбегәне кулына алды. Әмма Марфа һаман да тәвәккәлләми тора иде. Бабай моны күргәч, ашыктырып карады, ә кыз мыштырдый бирде. Ул да түгел, йөзем ярым каплап, теге әби борылып карады, башын селкеп:
— Садыс-садыс...— дип үтенде.
Марфага шул сүз генә җитмәгән икән, җәһәт кенә арбага менде, артка карап утырды. Аска калын итеп түшәлгән печән җылысы озакламый тәненә күчте. Авыр гына кузгалып киткән ат рәхәтләндереп юырта бирде.
Бераз юл үткәч, бабай елмаеп кына Марфага борылды да сорап куйды:
— Говорят, наш Исмагил у вас пожар делал, не знам?
— Знам, бабай, знам,— дип белдерергә ашыкты Марфа.— Только, бабай, это не он зажег. Его неправильно обвинили! Того, кто делал, поймали, бабай! Скоро и Исмаила освободят...
Кызның бу кадәр белдекле сөйләүләреннән бабай үзе генә түгел, янындагы әбисе дә аптырап китте. Алар Марфага дүрт күз белән текәлделәр. Яңадан да яңа хәбәрләрне ишетәселәре килде. Горур итеп башын күтәргән, әмма кабат бер сүз дә эндәшмәгән кызга бабай тагын да сорау бирергә уйлады. Атының дилбегәсен тәмам кулыннан төшереп, борылып диярлек утырды. Үзе кебек хәйләкәр сыйфатлы биясе исә, хуҗасының юлдан күңеле читләшкәнен сизенеп, акрыная-акрыная туктады һәм рәхәтләнеп иген басуыннан ашлык башакларын гына сайлап чәйнәргә кереште.
— Откуда знам, дочка, откуда знам?
— Марфа рәхәтләнеп елмайды.
— Знам, бабай, очень хорошо знам, я ведь его невеста! Только что, то-есть утром у следователя была, в милиции! Там сказали!
— Кту сказал?
— Этот, как его, Васька Дурной.
— А-а, если Дурной, то верно, значит правда и есть!
— Правда-правда, бабай, поверь мне. Исмаила, наверно, уже освободили.
— Ву радость какуй!
Алгы ягына таба борылып, арбадан төшеп барган дилбегәсенең очын эләктереп алды да, биясенә эндәште:
— На-а, малкай, яхшы хәбәрләр алып кайтабыз икән, әлхәмделиллаһ! Йөгерсәң дә була, чапсаң да ярый!
Моңа кадәр эндәшмәгән хатыны, чабып барган атка әле бая гына бабай сындырып биргән чыбык белән сугып, Марфаның сүзләрендә олы мәгънә күргәндәй, картыннан сорап куйды:
— «Невеста» дип әйтәме? Шушы микәнни инде ул кыз?
— Невеста-невеста, хороша невеста!— дип бабай рәхәтләндереп елмайган хәлендә аңа тиз генә җавап та бирде.
— И карт юләр,— диде хатыны, иренә терсәге белән төртеп.— Кызлар күрсәң, котыра башлыйсың... Бик чибәр нәрсәкәй бит бу!..
— Хороша невеста, хороша!
Марфага бик тә, бик тә рәхәт, күңелле булып китте. «Спасибо, бабай!» Җаны шулай дия-дия сөенә иде.
Бабай атын юл чатына җиңел генә китереп туктатты.
— Ну, дочка, нам — сюда, вам — туда!
Марфа аптырап китте. «Кара әле, безнең Исмәгыйль дигәннәр иде түгелме соң? Авылдашлары булып чыктылар бит! Барыбер аларга барырга ниятләгән идем инде, яхшы икән әле!»— дип, татарның арбасында юлын дәвам итәргә уйлады һәм:
— Я, бабай, также с вами еду! К Исмаилам зайду!
— Кара-кара, нәрсә ди ул? Исмәгыйльләргә барам, диме? Булмаганны, оят кирәк азрак!
Бабайның әбисе Марфаны авылга алып кайтасы килмәде, терсәге белән картына төртеп-төртеп куйды. Аларның ни сөйләшкәннәрен Марфа ачык ишетмәгәнлектән, бер нәрсә дә аңламады.
— Халык ни әйтер? Без алып килгән булып чыгабыз! Юк-юк, әниләре дә эзли торганнардыр бу баланы, кайтсын авылына! Гомер булмаган эш. Өйләнергә исәбе бар икән, Исмәгыйль үзе дә бик оста алып кайтыр! Төшсен!
Әби тормышны белеп сукалый иде. Бабай кыенрак хәлдә калды. Шулай да Марфага аңлатып карарга булды:
— Дочка, ведь какое дело, мой старуха говорит, обычай, говорит, не разрешает. Нельзя тебе в наш деревня-то, очень нельзя. Пойми, дочка, гороша желая говорит. Обычай-то есть, такой вот дело-то. Этот премета такуй. Какая невеста без жениха домой зайдет, та невеста нехороша будет. Жених приведет. Ой жених у тебя, дочка, такой хорош. Нельзя, ведь, очень нельзя! Добро хочу, плохого не хочет бабай. Мой старуха говорит правду. Она из-за добра так говорит!
Әмма кыз аны тыңларга теләмәде. Исмәгыйлен бик тә сагынганлыгы сәбәпле, йортларын гына булса да кырын күзе белән күреп китәсе, күңелен тынычландырасы килде. Бәлки кайтып та җиткәндер? Юк-юк, арбадан төшеп калса да калыр, җәяү барачак ул!
— Бабай, я уж к ним в дом не зайду. Так, краешком глаза на них посмотрю. Не бойтесь, ничего не будет!
Марфаның үтенеч катыш сүзләрен ишеткәч, бабай уйга калды. Әмма әбисе тагын тынгылык бирмәде. Терсәге белән кабыргасына төртеп-төртеп алды:
— Нәрсә ди ул бала? Барам дип әйтә түгелме соң? Әллә аңлата белмәдеңме? Җебеп торма инде!
«Татарда ирләр хатыннары өстеннән идарә итәләр дип сөйләгән булалар, бер дә белеп әйтмиләр икән!— Марфа шушы фикереннән елмаеп куйды.— Кара ничек изә бабайны!»
Картлач, тагы да арбадагы кызга борылып, җай гына аңлатырга кереште, бу юлы тавышы ачулырак иде:
— Иди, дочка, иди! Если надо, мать Исмагыйла от меня узнает, что его освободили. Расскажу, что ты — хороша невеста сказала. Нельзя тебе к ним. Вот Исмагыйль придёт, сам к тебе и, этот, придёт. Так хороша будет... Әйе, балам, әйе!..
Бабай сүзләрен татарча бетергәч, әбисе дә Марфага таба борылып, матурлап үгетләргә тотынды:
— Бар-бар, балам, бар! Әти-әниең дә көтә торганнардыр... Кайтып сөендер үзләрен. Ә без үзебез әйтербез. Сине күрдек, диярбез. Исмәгыйльне ялгышлык белән зинданга салган булганнар, гаепле кешене тотканнар, диярбез. Бар, балам, бар!
Бабай әйткәч, Марфа әле киреләнергә, барыбер анда барасы барлыгын аңлатмакчы да иде, әмма әбинең бу кадәр үгетләүләрен ишеткәч, бу уеннан кайтты. Чыннан да, бәлки аларда шундый гадәт бардыр, ырым?
Марфа арбадан төште. Төенчеген ике куллап күкрәгенә кысты. Моңа бабайның күңеле булды, елмайды да:
— Хороша, невеста, очень хороша! Будь счастлива!— дип, дилбегәсен тартып куйды. Авылларының инде кыек очлары күренгәнлеген ат та белә иде. Сукмыйча да юыртып китте.
Кыз, кулын күтәреп болгый-болгый:
— Спасибо, бабай, спасибо, бабушка! Счастливого пути!— дип калды. Әмма алар артларына борылып карамадылар. Аркаларына төшкән кояш нуры ул әби белән бабайның гәүдәләрен бергә кушып, очып кына баралардыр төсле итеп күрсәтә иде.
Марфа үз авылларына таба борылды. Юлда һичкем юк иде. Тик киң кырлар вә үзәнлекләр буйлап зең-зең иткән тонык тимер тавышы һәм саранчалар-чикерткәләр терт-терт сикергәләгәне генә ишетелеп куя. Тимерчеләр урак теши бугай? Ни кадәр вакытлар үткән. Әле кичә генә чәчелгәннәр төсле иде, үсеп тә җиткәннәр. Уракка төшәр вакытлар да якынлаша.
Кояш, Марфаның күзләренә кырын-кырын карап, юри шаяртып уйныйдыр төсле иде. Кыз әле кытыкланып, әле теге бабай белән әбинең нинди яхшы кешеләр булуларын исенә төшереп, әле Исмәгыйленең менә тиздән азат ителәсенә чын күңеленнән ышанып, шул уйларында көлә-елмая кайта бирде. Әмма егете мәсьәләсендә әлегә ашыгып уйлый иде ул.


АВГУСТ АЕ
Роман
XII
Сузып-сузып кына телефон сызгырды. Айзикның сак колагы кузгалып-кузгалып алды. Әмма хуҗабикә йокысыннан уянырга теләми иде бугай. Телефон тавыш бирде. Ул тагын кабатланачак. Айзик хуҗабикәнең бүлмәсенә үтте, битен ялады. Альбина, иренеп кенә:
— Кирәкми, кирәкми инде!— дип ыңгырашты.
Ул, гадәте буенча урынына шәрә тән белән чумып, изелеп-йончып йокларга ярата иде.
Телефон тагын сузып-сузып кына сызгырды.
Бу юлы хуҗабикә күзләрен ачты, трубканы кулына алды. Йокы аралаш эндәште:
— Әйе-әйе, мин тыңлыйм!
Шалтыраткан кеше ире иде. Инде ничә көннәр Мәскәүдә бизнес эшләре белән мәшгуль булып, көннең теләсә кайсы вакытында хатынына шалтырата, хәлен белешә, бүген-иртәгә кайтып җитәм дип әйтә, мәхәббәте хакында сөйли.
— Тыңлыйм-тыңлыйм, Геннадий!
Альбина торып утырды. Затлы йомшак юрганын ачып, читкә кайтарды. Шәрә калган тәненнән оялыпмы, әллә инде итагать белепме, Айзик шыңшый-шыңшый үз бүлмәсенә чыкты.
Геннадийның тавышы бик борчулы иде.
— Мин кичә кич сиңа шалтыраттым, нигә телефонда юк идең? Нәрсә булды?
Хатыны уйларга өлгермәде, әмма гадәтләнгән җавабын бирде:
— Һичнәрсә булмады, Айзикны йөрттем!
— Шулай соңга калганчымы? Мин бит унбердә шалтыраттым!
— Айзик теләгәч, мин нишли алам? Нигәдер кәефе китеп тора.
— Дару бир!
— Бирдем, файдасы булмады. Әллә кайда түгел идем бит, подъезд төбендә генә!
Альбина әлбәттә алдый һәм ялганы тотылачагын белми иде. Ире чыгырыннан чыга язып диярлек тагын үкерде:
— Мин Вариска да шалтыраттым. Ул сине карап килде. Звонок та биргән, подъезд тирәләрендә йөргән. Борчылып беттем. Сине тапмаган!
Әмма хатынының исе дә китмәде, шунда ук башы эшләп алды:
— Тынычлан, иркәм, тынычлан! Айзик мине һичкемнән кимсеттерми, янымда саклап кына йөри. Читкәрәк киткән булганбыздыр. Көннәр буе өйдә генә утыру күңелсез бит. Кайт инде тизрәк, көтәбез. Икебез дә көтәбез. Айзик, бара да, гел синең кием шкафыңны исни... Ул да сагынды!
Бу сүзләрен ишеткәч, ире эреп китте булса кирәк, тавышы тынычланды, сүзләре дә ягымлы булып ишетелә башлады:
— И җан кисәгем, синең өчен генә борчылып әйтәм бит. Ул-бу хәтәрләрдән Аллаһ сакласын! Төшемә дә янгын, гел пожар керә. Котларым оча инде. Менә бүген бер килешүне төгәлли алсам, кичке рейс белән Казанга очармын дип торам...
— И-и-и юләрем! Төш тә юрый белмәгәч, нигә дип күрәсең аларны? Янгын — яхшы фал, никадәр көчлерәк, шулкадәр әйбәтрәк! Байыйсың дигән сүз, череп байыйсың!
Альбинадан бу сүзләрне ишеткәч, Геннадий үкереп җибәрде. Бизнеска кереп киткәнче үзенең хисләрен болай кыргый рәвештә әкәмәт итеп белдерми иде, хәзер үзгәреп бетте. Начарга да үкерә, яхшыга да. Имеш, йоласы шундый. Кемнең ничек үкерүенә карап акчасы арта, эше уңышлырак бара. Әйтик, горилла кебек бии-бии үкерсәң, синең эшләр уңышлы, башка суга-кага уһылдасаң — оттырдың, авызны дүрт бармак белән яба-яба һо-һо килсәң — бу товар һичшиксез синеке, аһ-уһ килсәң — кайгың бар, яки банкротлык яный, гү-гү дию — мәхәббәт һәм бәхет... Морза системасы кебек, барысын да сөйләп бетерергә мөмкин түгел. Коммерция һәм бизнеста шушыны белмичә эшкә тотынган кешеләр беренче көнне үк уңышсызлыкка очрыйлар.
— Нәрсә алып кайтыйм үзеңә, җан кисәгем?
— Бернинди әйбер дә кирәкми. Үзең кайт тизрәк!
— Мин монда сиңа атап тун алган идем, матур, яратырсың дип беләм!
— Нәрсәгә алар шулкадәр?
Альбинаның исенә яңа танышкан дусты Ханбал килде. Кухня тәрәзәсенең челтәре юк иде бит. Алып кайтсын әле Геннадий!
— Иркәм, челтәр алып кайт! Кухня тәрәзәсенә. Бик әллә ни затлысы кирәк түгел.
— Безнеке бар бит әле...
— Бар дип, искерделәр инде, алыштырырга вакыт!
— Тагын нәрсә?
— Кочаклыйм, үбәм, сагынып көтәм!
— Мин дә! Айзикка сәлам!
Сөйләшүләре шушының белән тәмамланды. Альбина, урыныннан кузгалырга теләмичә сузылып-тартылып, кабат йомшак түшәккә чумды.
— Казалып китсеннәр әле, йоклыйм!..
Бераз ятты, әмма йокысы ачылган иде инде. Торырга булды. Тагын телефон шалтырады.
— Ә-ә, Варис, сәлам, кичә мине эзләдеңмени?
Тегесе акланып маташты. Һәрхәлдә Геннадий өйдә югында Альбина янына берсенең дә килергә хакы юк иде. Белмәссең, дус кебек йөрерләр, хатыныңны кочарлар. Шунлыктан ире югында ханым япа-ялгызы кала, кемнәрнеңдер читтән генә күзәткәннәрен дә тоя, сер генә бирми. Аларның иминлеге хакында кайгырталар икән, начармы?
— Шалтыратты, үзе шалтыратты дим бит! Бәлки кайтыр! Шпион!
Варис тагын аклана башлады бугай, Альбина, аны тыңлап та бетермичә, телефон трубкасын куйды:
— Олак!
Көзге алдына килде. Исенә күптән укыган бер хикәя килеп, үзалдына көлеп куйды. Ничек иде әле анда? Бер бай кызы, ишеген бикләп, анадан тума шәрә кала да үзен көзге алдына арттан-алдан карый. Чибәрлегенә гашыйк була һәм үзеннән башка һичкемне яратмас дәрәҗәгә җитә. Хезмәттәге асравының күреп калганын сизенә дә, дөньяның һәм андагы бәндәләрнең нинди шакшы икәнлекләренә үз-үзен ышандырып, ахыр чиктә һәркемнән чирканып, хәнҗәргә кадала, үлә. Ахмак! Була бит шундыйлар!
Көзгедә Айзикның ишек артыннан карап торганын күргәч, Альбина тыела алмыйча көлеп җибәрде:
— Һай чукынчык, кит моннан!
Шыңшый-шыңшый эт яңадан үз бүлмәсенә кереп китте. Ханым, кулына тарак алып, чәчләрен тарамакчы иде, бу ниятеннән кире кайтты, өстенә халат салып, душ бүлмәсенә таба юнәлде, сөлге башын гына чылатып биен-кулын сөртте. Ашыкмыйча гына кием шкафы янында күлмәген яңартты һәм залга таба башын тыгып:
— Айзик, йөреп керәбез!— дип дәште.
Инде күптән шуны көткән эт ачык ишектән подъездга ташланды. Әмма чыгып йөгермәде. Хуҗабикәнең йозакларны бикләгәнен көтте. Ханым лифт чакырырга уйлады, әмма ул эшләми иде.
— Чукындылар инде!..
Урамда көзгә тартым алтын кояш үз биләмәләренә карап соклана-көлә иде.
Айзик озак йөрмәде, иснәнде, йөгерде, йомышын үтәде дә, Альбинага карый-карый, артыннан иярде. Подъезд төбендә ике татар әбисе һәрвакыттагыча кулларына сумкаларын тоткан килеш нәрсәләрдер хакында ваклап-ваклап озын итеп сөйләшәләр иде. Утырган эскәмияләре әллә кайчан буялган зәңгәр төсен югалтып яшелләнә-яшелләнә кыршылган, тик чит-читләре генә элеккеге сыйфатын саклап калдырган иде. Альбина аларны яхшы белә, берсе — сигезенче каттан, бабасы белән бергә тыныч кына шөкрана кылып, Ахирәт тормышына әхбарлык кылып яши, икенчесе — беренче катта шаулы тормыш белән гомер кичерүче гаиләдә тора, оныкларын тәрбияли, алар каникулда булгач, рәхәт әбигә, төшкә кадәр йоклата үзләрен, торуларына ашарга әзерләп, чәй куеп көтә. Әле иртә, авылда булсаң, соң, дияр идең, шәһәр тормышы өчен иртәрәк. Сәгать тугыз тулып, кимендә-күбендә унынчы яртылардыр. Әбиләр белә: әле бу вакытта кибетләрдә товар гына бушаталар, кичәдән калганын сатып бетереп маташалар. Мәгәрем ки, унберләргә, унберенче яртыларга барып җитсәләр дә таман гына!
— Исәнмесез, әбекәйләр!
Алар Альбинаның үтеп-сүтеп йөргән саен исәнлек-саулык сораштыруына күнегеп беткән гадәт белән ялт кына эндәшә калдылар:
— Исән әле, кызым, исән әле, Аллага шөкер!
— Саумы, кызым, иминме!
Дини бәйрәм көннәре булганда Альбина, бер дә кызганмыйча, бу әбиләргә хәер-садакалар чыгарып бирә, хәтта кайвакыт шушы гадәтен белгән абыстайлар бишәү-алтау җыелалар, рәхмәт укып, дога кылып калалар. Бу хөрмәтләрен күрсәтсә дә, артыгына базмый ханым. Өенә кертеп Коръән дә укытканы юк. Шулай да һәр ел саен, ире белән язылышып тора башлаган көнгә туры китереп, Ахирәт әбисенә алдан ук күчтәнәчләр һәм хәер акчасын кертеп бирә һәм үзенең теләген кабатлый:
— Безнең исемебезгә, фатирыбыз саулыгына, имин тормышлар өчен Аллаһы тәгалә шушыларны кабул итсә иде, Коръән укысаң иде, атап!
Альбина оялып китә. Тапканнар бит үзен ничек атарга. Мөселман исеме юк иде микәнни? Альбина! Бала чагында җиңел бу исем, үскәч — авырлаша, йөк кебек күтәреп йөрисең төсле. Картайгач ничек булыр икән? Альбина әби! Бигрәк көлке инде!
Альбинаның иренең дә, үзенең дә исемен әби юри бозып, мөселманчага яраклаштырып әйтә:
— Генасы Гали булыр, синеке, кызым, Әминә! Калган бар җирләрегез дә килеп тора! Укырмын, кызым, укырмын! Бар шартын да туры китереп укырмын, Аллаһы тәгалә кабул итеп алсын!..
Айзик тагын шыңшып куйды. Баскычтан акрын гына күтәрелеп килгән Альбинаны ялагайланып каршы алды. Ашыйсы килгәнлеген белдереп телләрен ялагандай итте. Ханым үзалдына көлеп куйды: «Бигрәкләр дә бала сыман инде син, матурым!» Әмма бу шаян уе икенчесен, сагышлысын кузгатты, бәгырь түренә тузан утырган кебек булып китте. Балалары юклыктан чәчләре агарыр дәрәҗәгә җитеп кайгыга калган чаклары бар иде бит аның, ә хәзер бары тик күңеле генә әрни, ышанасы килә, үстерәсе килә үзе кебек чибәр бер кызны. Малай да ярар иде әле! Юк, малай кирәкми! Берәрсенең кызын кимсетсә, атасы кебек булса? И татар баласы, и татлы хыяллар тулы хатын! Бәхетеңне бер югалткач, алтын акчаларга да сатып алу мөмкин түгел икән ул...
Ә Альбинаның чыннан да кызы туарга тиеш иде. Беренче тапкыр бала төшергәндә, алданган кичәдән соң, ул әле күп нәрсәне аңламый иде. Аңа врач әйтте бит:
— Сеңлем, уйлап кара, ялгышлар төзәлә ул, әмма бу, бала төшерүегез... Белмим, икенче тапкыр кыз балага мондый очрак кабатланмый! Син әле яшь, уйлап кара, матурым! Ятим булмас, аласың килмәсә, больницада калдырырсың! Гомерлек бәхетсезлек алма үзеңә диде бит, кат-кат әйтте, үтенепләр карады. Әгәр дә ул карт врач абыйны бүген очратса, ул вакыттагы кайгыртулары өчен үбеп-үбеп кочар иде, рәхмәтләрен белдереп бүләкләр бирер иде. Ә ул чакта, искә алулары да күңелсез, ә ул чакта Альбина аның шушылай сөйләүләренә ачуланды, хәтта тупас итеп әйтте дә әле:
— Сезгә акчаны эшегезне башкарган өчен түлиләр бит!.. Шулай булгач... Мин әзер!
Карт татар аптырады да калды. «Ярар, Аллаһыга тапшырдым, белеп-күреп тора, бер гөнаһым да юк!»— диде дә, юри шулай әйткәндәй кыланган кебек газапланды. Болай ук авыр булыр дип башына да китермәгән иде Альбина, җәфа икән, үлем газабы...
Икенче тапкырында балага узмасын белгәч, Альбинаның моңа бер җә исе китмәде. Нинди таш йөрәк иде икән ул вакытта? Андый түгел иде бит. Иптәшләреннән дә ераклашты, хәер-фатиха биреп торган укытучыларыннан да, җитмәсә, туганнарыннан да әле. Баулы шәһәрчегендә яшәп ятучы кадерле әти-әнисе янына җәйләрен кайта торган иде, Вәлишин белән йөреп киткәч, дөресрәге, Вәлишин сөйрәлчегенә әверелгәч, аларны да онытты. Җәйләрен Кырымга озата иде аны Геннадий, кайларда гына яллар иттермәде. Берәүләр комсомол путёвкасы белән зур төзелешләргә китәләр, Альбина исә шундый юлламалар тотып Кырымга яки Кавказга юл ала. Берәүләр Ленин һәм партия исеменә атап батырлыклар кыла, тау-ташларны яра, хәтта үлемгә бара, ә Альбина, үзе кебекләр белән бергә, татлыдан-татлы ризык ашап, рәхәттән рәхәткә чума. Күрмәгәннәрен күрсәтте инде Геннадий, бу бәхетеннән баш чөерергә юләр түгел иде шул ул!
Кайда гына ялга җибәрсә дә, озакламый Вәлишин үзе дә ике көнгә, өч көнгә килеп-китеп йөри башлый иде. Альбина бу галәмәтләргә шундый күнегеп бетте, бик тиз үтеп киткән җәйне сагыныплар ала башлады. Ә хәзер, менә, кышны ярата, ак, саф, салкын кышны ярата!
Беренче тапкыр бала төшергәннән соң бүтән булмас дип әйткән теге карт врач икенче тапкырында үзенең каршысына килеп утырган Альбинаны шунда ук танып алды. Хәтере яхшы икән. Эндәшмәде-нитмәде, янындагы ак халатлы ассистентын ишек артына гына чакыртып алды да өстәлендәге телефонын боргалый башлады. Йөзе усал һәм кайнар иде.
— Вәлишин?.. Чукынып китсен, табыгыз! Миңа Вәлишин кирәк! Чакырыгыз! Кичекмәстән, диегез!
Трубканы картлач кулы белән кысты, колагына куеп-куеп тыңлады, тынычлана төште һәм, Альбинага карап, йомшак тавыш белән сөйләнә бирде:
— Алар белән менә шулай каты телле булырга кирәк, кызым, янгын чыккан дип белсеннәр! Юкса кемлекләрен онытып җибәрәләр, акылларын да, йөрәкләрен дә мүк баса башлый...
—Әлү-ү, әй, әлү... Вәлишин дим! Тыңлыйсыз?.. Ә-ә, тыңлыйсызмы? Шулаймы? Сез нәрсә миңа бу баланы икенче тапкыр җибәрәсез? Нәрсә, аны гомерлек бәхетсез итәргә телисезме? Ничек бала кирәкмәсен? Бик ерак!.. Үзе әйтә?.. Нигә алай дисен әле ул?.. Нигә сорамаска, сорадым, сорамыйча да белеп торам! Аның ни гаебе булсын! Ничек кирәк түгел? Аллаһыга рәхмәт әйт, икенче тапкыры бит! Каһәре төшәр дип тә курка белмисез!.. Ничек ышанмыйсыз? Нинди коммунист ди инде сез, бала бит ул, бала! Үзеннән сорарга?..
Усалланган карт врач шап тукталып калды. Эндәшми утырды. Геннадий нидер аңлата иде бугай. Беренче тапкыр каты-каты әйткән сүзләре Альбинага да ишетеп киткәндәй булды. «Хәзер мине сөреп чыгара инде бу!»— дип көткән иде дә, юкка борчылган икән. «Ярар!»— дип врач телефон трубкасын куйгач, аңа ягымлы гына әйтте:
— Шулайрак икән, сеңлем, алай-й! Нигә бала кирәк түгел соң? Бәлки уйлап карарсыз? Сезнең кебек яшь, чибәр кызга, баласы бар дип тормаслар, тагын да яхшырак егетләр табылыр, солтан кебек шәпләре табылыр, Аллаһы боерса!
— Миңа башка кеше кирәкми!
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Август Ае - 07
  • Parts
  • Август Ае - 01
    Total number of words is 3850
    Total number of unique words is 2137
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 02
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2078
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 03
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1982
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 04
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 2136
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 05
    Total number of words is 3860
    Total number of unique words is 2126
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 06
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 2051
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 07
    Total number of words is 3914
    Total number of unique words is 1975
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 08
    Total number of words is 3908
    Total number of unique words is 1888
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 09
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2063
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 10
    Total number of words is 3930
    Total number of unique words is 1922
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 11
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2120
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 12
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2124
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 13
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 2033
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 14
    Total number of words is 3954
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 15
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 1982
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 16
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 1992
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 17
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1968
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 18
    Total number of words is 3976
    Total number of unique words is 2075
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 19
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 2118
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 20
    Total number of words is 3832
    Total number of unique words is 1932
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 21
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 2043
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 22
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 2243
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 23
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2091
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 24
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2176
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 25
    Total number of words is 4039
    Total number of unique words is 2183
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 26
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 2104
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 27
    Total number of words is 1425
    Total number of unique words is 908
    47.6 of words are in the 2000 most common words
    62.7 of words are in the 5000 most common words
    69.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.