Latin

Август Ае - 04

Total number of words is 3934
Total number of unique words is 2136
37.8 of words are in the 2000 most common words
54.1 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Геннадий кебекләр, сөяркәләре буйга узса, аларны тизрәк ташлап качарга, баланың үзенеке түгеллеген тәкрарларга тотынсалар да, Альбинаны секретарьның әрәм итәсе килмәде. Артыгы белән чибәр бит, чукынчык, төшләреңә кереп саташтырырлык. Кем аның белән тиңләшә ала? Юк бүтән андый зат дөнья йөзендә! Әгәр дә калдырса, Геннадий кебекләрне генә Альбина йөзне, хәтта меңне табачак, аларны бәхетле кылачак! Ә син карьера өчен өйләнгән ямьсез хатының белән торып калачаксың, гаилә назыннан, бәхетле тормыштан мәңге читтә йөриячәксең! Менә шулар хакында кат-кат уйлап, Вәлишин тиздән сөяркәсен хатын итәргә ниятләгән иде дә, көн артыннан көн үтеп, максатына ирешү теләген тышаулап, сабырлыкны таянычы ясады. Әмма сагынмый кала алмыйча, кайбер айларда өчәр-дүртәр тапкыр да Алабугага машина кудырды. Ярый әле Казан уку йортларының берсендә аспирантурага алдырмады, юкса бөтенләй башы бетәсе иде, мәхәббәт хәлләре барлык халык каршысында, гавам күзе алдында булыр иде. Алабугада торуы яхшы әле, аңлашмыйча да калалар!
Альбинадан галим чыгарлык түгел иде. Моны Геннадий үзе белмәде, гомерендә дә төптән фән нигезләрен актару белән шөгыльләнгәне булмагач, ул эшнең никадәр авыр вә кыен икәнлеген төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде. Дөрес, ул, университеттан соң, партия юлланмасы белән Югары курсларда укып кайтты. Анда аңа тема биреп эшләттеләр. Берничә китап нигезендә реферат шикелле нәрсә язды да тапшырды, шуның белән диплом да алды. Бу дипломын кандидатлык дәрәҗәсенә тиң, диделәр. «Фән шулай җиңел әйбер икән!»— дигән фикер белән коралланган хәлдә, ул бөтен көчен оештыру эшенә юнәлтте һәм ялгышмады, бу өлкәдә шулкадәр өлгерлекләр күрсәтеп, тиз арада югарыга үрмәли бирде. Партия өлкә комитетында җаваплы бүлекләрнең берсе саналган һәм үз кешеләре арасында гына шаяртып «Цензор» кушаматы белән аталып йөртелгән, кысасыз калын күзлек киеп йөрүче информация комитеты җитәкчесе Сабир Габделбәревич Вафинның тыншык борынлы кызына ярәштерелгәч, Вәлишинның авторитеты бермә-бер күтәрелеп китте. Карьера мәсьәләсендә үтә дә сак һәм беренчелекне кулдан ычкындырырга бер дә исәпләре күренмәгән аның кебек акыллы баш яшьләрнең Геннадий ясаган шушы «ходы»ннан соң кикрикләре шиңде. Өлкә комитетында һәм Үзәктә комсомолларга Татарстанда нинди җитәкче булырга тиешле дигән сүз кузгалгач, Вәлишиннан да яхшырак кандидатура табылмады. Мәскәү исә өлкәнең фикеренә каршы чыгарга теләмәде. Алда зур эшләр торганлыктан, таркаулык бер дә файдага түгел иде.
Бар нәрсәләрне алдан белеп һәм белешеп торган атасы, ягъни бабасы,— Геннадий аны Казан гадәте буенча әти дип йөртә иде,— Сабир Габделбәревич киявенә кайда ничек сөйләшергә, кем янында үзен ничек тотарга, кайчан артка басарга, кай вакытта барлыгын белдереп алга кукыраеп чыгарга тиешлекләрне өйрәткәләп, аңа юл күрсәткәләүләрне дә кирәк тапты. Әмма Вәлишин үзе дә төшеп калган кешеләрдән түгел иде. Атлаган саен ата киңәше белән генә йөреп булмый шул! Берничә тапкыр командировка алып, КамАЗга барып, анда үз бүлеге буенча комсомолларның эшен тикшереп, җыелышлар үткәреп кайтты. Өченче генә булса да, комсомол өлкә комитеты өчен генә өченче секретарь бит ул, аның эше — идеология, яшьләрне героик хезмәткә тарту, аларга рухи җитәкчелек күрсәтү, димәк ки, ул иң кирәкле кеше, иң ныклысы,— ул үзен беренче кебек тотты. Җыелышларда, идеологларның киңәшмәләрен үткәргән вакытта:
— Безнең максат — халыкны данлыклы хезмәткә рухландыру, аларга үзләрен эш белән күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачу, юл күрсәтү!— дип тезеп-тезеп кенә ялкынлы фразалардан сүзен башлап китә иде дә, алга таба да шул юнәлештә фикер сөреп, тимерне кызган хәлендә тота иде: — Әгәр дә һәр кече ячейкада идеологлар, агитаторлар булмаса, алар үз иптәшләренә рухи көч бирә алмасалар, ул вакытта комсомол йөрәгендә дәрт бетәр, алга омтылыш та юкка чыгар иде. Моннан да мыскыллы түбәнлек юк. Идеология эше, агитация — безнең йөрәгебез. Әгәр дә ул туктала икән, димәк, йөрәге туктаган кеше төсле без дә бетәбез, без дә үләбез. Шунлыктан комсомол, бигрәк тә сез, яшь эшчеләр, хезмәткә булган дәртне сүндермәс өчен партия тарафыннан даими үстерелештә, алга омтылышта алып барылган марксистик-ленинчыл идеологиягә тартылырга, ялкынын һәрбер кешегә күчерергә бурычлы. Безнең юл бер генә, ул — коммунизм! Ул — сез һәм төзегән шушы заводның тизрәк автомобильләр чыгарырлык дәрәҗәгә җитүе, ә ул машиналар, сез һәм без төзегән заводның илгә бик кирәкле машиналары әлбәттә халкыбызны коммунизм юлыннан җитез алдырып алга алып китәр вә китереп җиткерер. Мин моңа ышанам, Маркска һәм Ленинга ышанган төсле ышанам, данлыклы партиябезнең һәр сүзенә чын күңелемнән ышанган төсле ышанам!..
Мондый сүзләреннән соң кемнәрнең күзләреннән кайнар яшь бөртекләре күренә башлый, кайсылары «ур-ра!» кычкырырга керешә, зал шашынып кул чаба. Вәлишин тантана итә. Сурәте газеталарда да сирәк-сирәк кенә дә, әмма күренгәли. Сабир Габделбәревич та кияве кайтып җиткәнче үк болардан хәбәрдар. Җилкәсеннән сөеп, мактап каршы ала, кабинетына чакыртып, эчке бүлмәгә дәшә дә:
— Син, кияү, үз улым төсле бит, миңа бик якын. Яраттым үзеңне,— дия-дия сөйләнгәләп, күңелендәгесен чыгарып салгандай мәтәштерә дә,— ашыкма, кабаланма, отчёт язып бирергә җитешерсең әле, менә, эчеп, ял ал, хәл җый,— дип киңәш бирә-бирә сыйлый үзен.— Беренченең үзенә дә чыгышларың бик ошаган, әмма теге, сезнекенең инде, кәефе кырылды. Бер дә урыныннан кузгаласы килми бит. Өлкә комитетына инструктор итеп чакыртырга уйлаганнар иде дә, тыелып калдылар. Алсалар, аның урынына Икенчегез менә дә утыра. Син, төннәрен йокламыйча, аларның эшләрен башкарып йөрисең, җылынып кына яталар!
Сабир Габделбәревич серле генә елмаеп куя.
— Сиңа, кияү, бер сюрприз бар бит әле минем! Әйтмәм дигән идем дә, картайдыммы шунда, булдыра алмыйм. Белеп тор әле: синең хакта Үзәктә бик яхшы гына фикерләр туплансын өчен дә ярдәме тияр, артыңнан бер журналистны җибәреп, очерк сыманрак нәрсә хәзерләттек әле! Бер нөсхәсе белән танышып та чыга аласың. Безнең Беренче дә бик хуплады, «Комсомольская правда»га юллаттырды. Шәп язган. Җыелышларыңда да катнашкан. Өченче көнне үк кайтып җиткән иде, кичә мәкаләсен монда кертеп чыкты. Бүген иртәннән бездә гел шуның хакында гына сүз. Ничә кеше шалтыратты инде. Ул да! Мин кичә фатирыгызга да кереп чыккан идем, өеңдә булмадың. Хатының ялгызы гына иде. Тоткарланган чаклар булгалый инде ул, булгалый...
Сабир Габделбәревич текә генә сынап карагач, Вәлишинның арка тамырлары чымырдап китте. Чаллыдан кайтышлый, берничә сәгатькә генә Менделеевскидагы әти-әнисенең хәлен белешеп чыгарга әллә ничек кенә теләге кузгалган иде шул. Керәшеннең дә үз гадәтләре бар. Берничә сәгать дигәне өч көнгә сузылды. Мәктәпкә укыган чагында гыйшкы төшеп, тормыш юлларына кергәч, бара-тора, читтә онытылып калган мәхәббәте Галина, менә иреннән аерылып кайткан икән. Геннадийларга да кереп чыккан, сәламнәрен юллаган. Әнә шул адаштырган иде аны. Ни пычагыма кирәк булгандыр үзен барып күрү?
Вәлишинның ике колагы да утка пешкән кебек кызарды. Ул да түгел: «Барысын да белеп торалар икән!»— дигән уе башыннан узуга, бөтен битен ялкын каплады. Әмма боларның берсен дә белмәгән һәм бу очракта белергә дә теләмәгән Сабир Гаделбәревич киявенең болай коелып төшүен үзенчә кабул итте, ояла, кимсенә дип нәтиҗә чыгара-чыгара, сүзен сөйләүдә булды:
— Төнге уннарда Чаллыга, күрсәтмәләр бирү өчен, беләсеңдер, Горбатовка шалтыраттым. Синең хакта да сүз кузгаттым. Чаллыда түгел идең...
Ул тагын Вәлишинга: «Сак бул, малай актыгы!»— дигән төсле карап куйды.
— Синең бер яхшы сыйфатың бар! Бер чыккач, тегендә-монда кагылып үтәсең. Элеккесендә дә Чистайларны урап кайттың. Мондый эш стиле бәрәкәтле ул, кияү!
— Киңәшегезне тотып инде, киңәшегезне!
Вәлишинның теленнән әле дә ярый кирәкле сүз вакытында чыгып өлгерде, бердән кызыл йөзе дә үз төсенә кайтты, авызы да ерылып китте. Сабир Габделбәревич, аннан боларны ишетеп, канәгать өстенә канәгать иде, мин сиңа әйтим! Менә шулай берсенең катылыклы ягы, икенчесенең йомшаклык сыйфаты ачылды да китте. Геннадий сер бирмәс рәвешен ала башлады, иргә әверелде дә китте.
Бабасы алдамады. Бер атнадан аның хакында татлы гына очерк «Комсомольская правда» газетасында басылып чыкты. Шушы куанычтан канатлары үсеп, үзен-үзе белештермичәрәк йөрүенең өченче көнендә Мәскәүгә чакырттылар, партиянең өлкә комитеты Беренче секретаре аңа, кулын кысып, хәерле юл теләде. Казаннан комсомол өлкә комитетының өченче секретаре хәлендә чыгып киткән җиреннән Беренче булып кайтып керде. Тиз арада конференция җыелып, аны җитәкчелеккә тәкъдим итәргә Мәскәүдән ВЛКСМның Генеральные килде. КамАЗ тарта иде аны. Комсомол яшьләр төзелеше саналсын да, ничек әле ул читтә калырга тиеш? Конференциянең башыннан ахырына кадәр дилбегә аның кулында калды. Янында җитди кыяфәт белән Вәлишин утырды. Шуннан бирле ул өлкә комсомол комитетын җитәкләп, тайпылышсыз принципларыннан ахырда тәмам читләшеп, вакытлар җитү белән, менә хәзер бер байгурага әверелде...
Эте артыннан кереп, Альбина бүлмә утын яндырды, ятканмы-юкмы икәнлеген тикшерде. Аннан соң кухнядагы утны сүндереп, ишек бикләренә кабат күз салды. Үз бүлмәсенә узгач, видеомагнитофон кабызмакчы булып, кассеталарына карап торды. Әмма аның шкафындагылары кат-кат күрелгәнлек сәбәпле, ире ягына чыкты, андагы кассеталарның исемнәрен укыды. Бер дә юньлесе юк иде, кайсы — бизнес мәсьәләләре буенча өйрәтмәләр, кайсы — кызыксыз язмалар.
Альбина, күңелсезлек тоеп, кулына китап алмакчы иде, киштәнең аркылысына өелгән кәгазьләр ишелеп төште. Арада бер калын папка булып, ханым, кызыксынып, аның титул битен ачты. Кире япты, кабат ачты. Анда эре басма хәрефләр белән «Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки Олуг гыйшык серләре» дип язылган иде. Аскарак «кыйсса» дип җәя эченә куелган. Шуларны укыгач, Альбинага кызыклы кебек тоелды, чәчелгән дәфтәр һәм кәгазьләрне җыярга онытып, үз ягына чыкты, урынына җәелеп, баш астына мендәр кыстырды да язма буйлап күзләрен йөгертә башлады. Кыйсса аны үз стихиясенә алып кереп китте.

АВГУСТ АЕ
Роман
VIII
Марфаны тонык күзлекле, сары йөзле, хәрби киемдәге кеше каршысына кертеп утырттылар. Барлык сыйфатларыннан күренгәнчә, ул татар иде. Шунлыктан аңа ышанасы, Самуилны яклап чыгар дип бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсе килде. Әмма сорау алу башлангач, дорфалыгы белән Марфаның һәммә уйларын аяк астына салып таптаячагы ачыклана барды. Кешегә кеше охшамый шул!
Каршысына килеп утыргач та җирән адәм икәнлеген аермачык хәтерләп калмаган Марфа, җавап тота-тота, аның барлык мимикаларына кадәр игътибар итә башлады.
— Самуил дисең инде?— дип мыскыллы елмайды ул.— Ә без аны Исмәгыйль Вәлиев дип беләбез. Комсомолка башыгыз белән ничек итеп халык дошманына дуслашып киттегез? Барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә туры килер. Ялганлау — димәк: аның белән бер юлда йөргәнсез дигән сүз! Җаваплылыкны аңлыйсызмы?
— Нинди халык дошманы ди ул? Бер дә алай түгел!
Марфа уйламыйча җавап бирде. Ә югыйсә бер генә сүз җитә иде. Әгәр дә: «Аңлыйм!»— дигән булса, тикшерүче бу кадәр җикереп кычкырмас иде:
— Молчать!
Кырыйдарак утырган икенче милиционер да сискәнеп китте. Марфаның акылы буылды, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты.
— Кем сораган әле аның кемлеге хакында сездән? Белербез! Һәм беләбез дә! Әгәр дә үз башыгыздан чыгарып әйтәбез икән, монда утырмас идек, мондый эшне безгә ышанып тапшырмас та иделәр! Тагын кабатлап әйтәм: бирелгән сорауларга гына җавап бирергә! Тикшерү эшен бутарга маташсагыз, ахыры начар бетәр, белеп торыгыз, гражданка Волкова! Кабатлап әйтәм: сорауларга туры һәм төгәл җавап бирегез! Үзегез өчен дә, безгә дә яхшы булыр. Сөяркәгез хакында әйтмим дә инде! Сорау: кайчан һәм нинди шартларда таныштыгыз? Ни өчен ул сезнең авылга килеп йөри башлады?
Марфа сәерсенеп китте. Нигә кирәк инде болар моның өчен? Ни әһәмияте бар? Аңлый алмады. Икенчедән, Самуил белән булган мәхәббәтләренең серләрен ул хәтта газиз әнкәсенә дә сөйләмәде, иптәшләренә дә белдерергә теләмәде бит. Гүяки көнләшерләр дә, араларын ераклаштырып, гайбәт таратырлар төсле тоелды. Күңеле алдан ук сизенгән булган икән!
— Ниләр хакында сораштыра, нәрсәләр турында сөйли иде? Барысын да бәйнә-бәйнә исегезгә төшерегез. Әле вакыт җитәрлек! Әгәр дә бүген бетәрлек түгел икән, иртәгә дә килерсез, берсекөнгә дә. Һәр детальне, төшереп калдырмыйча, бәян итүегез таләп ителә. Болар барысы да эшнең уңышлы барышы өчен кирәк!
Марфа, район үзәгенә җыенга килгәч, Самуил белән ничек танышып китүләрен исенә төшерде. Чалт аяз көн иде. Ыспай гына киенгән, маңгай бөдрәләрен бер якка кайтарып куйган, нәзек күркәм мыеклы шушы егетне Марфа үзе беренче булып күреп алды, әллә ничек кенә аны күңеле якын итте. Ачык йөзе, елмайган иреннәре кыз өчен сихри вә татлы кебек тоелды. Башы әйләнеп китте. Үзенә игътибар иттерү өчен яныннан ничәмә-ничә тапкырлар үтеп карады, ялгызы да, иптәш кызлары белән дә. Әмма егет күтәрелеп тә күз салмады, шаяртып сүз дә катмады, үзенә карата атап әйтелгән үткен шаяртуларны да колак артына гына уздырды. Аның каравы авылдашы Фёдор исә Марфаның алдына вә артына төште, бер дә тынгы бирмәде, хәтта кыздырылган көнбагыш белән дә сыйлап карады, биегән, җырлаган, шаулап күңел ачкан халыктан читкәрәк алып китәргә дә маташты. Уе барып чыкмасын җитәрлек кадәр аңлагач кына, иптәш егетләре белән җыелышып, кибеттән туктаусыз аракы ташып, тәмам исергәнче чөмерделәр. Ахырда аякта тора алмас хәлләренә җитеп, кайсы — канау буенда, кайсы — тирәк астында мәлҗерәп йокладылар. Урыс егетләренең гадәтләре шушы иде. Ә татарлар итагать белеп кенә читтәрәк тордылар, кыенсынып кына биеделәр, җырлаштырып алдылар. Аның каравы Марфалар үзәктә булды, туйганчы гөрләштеләр. Тәмам исереп җиткән Федя, әллә ниләр кыландырып йөрде-йөрде дә, юкка да чыкты. Марфа моңа куанды. Теге татар егете янына килеп сүз башларга, үзе сөйләштерергә ниятләде. Бәйрәм буена бер генә һаман бер генә урында басып торганлыгын белгәнлектән, шул якны күзәтте, әмма ул да халык арасында юк иде инде. «Һай, барып чыкмады бу!»— диде, кызның кәефе канат белән сыпырып ташлагандай бетте дә китте. Хәзер үк авылларына кайтып китәсе килә башлады. Инде җыенып та бетә язган иде, Исмәгыйльнең алар янында ялгызы гына басып торганын күреп, шунда таба ашыкты. Килә килешкә:
— Наших не видели?— дип сүз башлады.
Егет елмайган хәлендә җилкә сикертте.
— Нәрсә, телегезне югалттыгызмы әллә?— дип, Марфа шаяртуга кереште.
Егетнең урысчасы болай ярыйсы гына иде. Сүз артыннан сүз ияреп, алар танышып киттеләр. Самуил инде кайтып китәргә җыена икән, ялгызы гына калган. Атының аркалыкларын күтәреп, хәзер юлга чыгасын белдергәч, Марфа, нинди җене котырыптыр, аның арбасына утырырга теләде:
— Я тоже собиралась. Но наши ещё не спешат. Может меня возьмёте, если уж можно?
Самуил аның кайсы авылдан икәнлеген сорады да, кире дә какмыйча, әйдәкләмичә дә әйтеп куйды:
— Ведь от нашей деревни до вашей еще верст двенадцать-пятнадцать будет! Может своих подождёте?
— Они меня догонят!— дип Марфа киреләнгәч, утыртты. Һай куанган иде кыз. Кыланып-кыланып иптәш кызларына кулын болгады:
— Я себе попутчика нашла! Догоните... Он в нашу сторону едет!
Олы юлга чыккач, Марфа арбаның башына, Самуил янына күчеп утырды. Җайлап-җайлап кына бер-берсеннән җае килгәнне сораштырырга тотындылар. Егет инде дөнья күрергә дә өлгергән, Фин сугышында катнашып, яше дә егерме өчтән узып киткән икән. Ә Марфага ул вакытта бары тик унсигез яшь кенә тулган көннәр иде. Әмма чибәрлеге вә чаялыгы белән ул Самуилдан өлгеррәк булып чыкты. Гүяки үзен, аның янәшәсендә утырып кайтуыннан, кияүгә чыгып, аларга килен төшеп килүе кебек хис итеп, җаны-күңеле саташты.
Исмәгыйльнең авылларында сөйгән кызы юк иде. Моны белеп алгач, Марфа баштарак ышанырга теләмәде. «Ничек инде шушындый егетнең сөйгән яры булмасын, ди, бардыр, өрмәгән урындыкка да утырмыйлардыр, йорт саен берәр чибәр татар кызы аңа серле мәхәббәтен багышлап, кич очрашуларына өмет тота торгандыр?!.»
Әмма ул болай уйлап ялгышты. Чыннан да Исмәгыйльнең ярәшеп йөргән кешесе юк иде. Дөресрәге, бар иде ул, бар иде. Чибәр кыз, Гөлсара. Хәтта аның хакында җырлана торган «Комсомолка Гөлсара» дигән җыр да бар иде. Һәрхәлдә аны Гөлсарага багышлап махсус чыгарылган җыр дип белә иде Исмәгыйльнең авылдашлары. Әмма алар бергә була, кавыша алмадылар. Исмәгыйль хәрби хезмәткә алынгач, ни сәбәптәндер, Гөлсара аңа бер генә дә җавап хаты язмады. Ә юкса, егет бер-бер хәбәр юкмы дип аның хакында әнкәсенә дә белдереп карады. Ни өчендер ул да, җавап хатын юллаганда, Гөлсара хакында бер генә дә, сүз белән булсын, яки киная аша нәрсәләр кичереп яшәвен белдерергә кирәк тапмады.
Быел кыш чыккач кына серләрне белде Исмәгыйль: Гөлсарасы район үзәгендә җитәкчелектә эшләгән җаваплы партия адәменә алданган иде. Сораштыра торгач, әнисе аңлатып бирде.
Колхозларга еш барып, һаман-һаман тикшереп йөргән район вәкиле, шулай чираттагы бер ревизиясеннән кайтып килешли, яңгырлы көн булып, арбасына Гөлсараны утырткан. Кыз ул вакытта авыл ячейкасында комсомол оешмасын җитәкләгән икән. Бераз танышлыклары да булган. Вәкил аны үз янына алган, яңгырдан ышыкланыр өчен Гөлсара да каршы килмәгән. Юл уңаенда сүз дә кузгалучан бит, сөйләшеп китәләр. Вәкил, бик тә мут адәм, бераз «төшереп» тә алганлык сәбәпле, үзен бик җиңел тоткан. «Мондый көнне юлга чыгалар димени,— имеш,— бигрәкләр дә шәбәреп беткәнсең бит. Тәнеңә үтә су йөгергән, җылытыйм бераз, син миннән шикләнмә!»— дия-дия, хәлгә кергән кебек кыланып, кызны кочагына алган. Ул арада, әллә каушаудан, әллә чыннан да артык чылануыннан, Гөлсараны бизгәк тота башлаган. Вәкил тагын да хафага төшкәнрәк рәвеш чыгарып: «И-и бала, хараплар гына булсаң, нишләрмен, мине генә гаепләрләр, менә тот моны, бер дә курыкма!»— дип, кесәсеннән шешә чыгарган, салып биргән. Мондый сүзләрдән соң кызның тагын да ныграк коты очкан. «Юк-юк, абый, мин урыс суын эчмим!»— дип баш тарткан. Әмма вәкил һаман үз сүзен сүз итеп: «Менә шунда, арбамда суык тиюдән үлеп китсәң, ничекләр җавап бирермен! Эчә күр, балам, эчә күр! Синең хәлдәге кешегә урыс суы түгел, дару бит ул, дару!»— дип кыставын дәвам иткәч, Гөлсара каршы чыкмаган, стакандагы аракыны эчеп тә җибәргән, бизгәге дә тукталган.
«Менә шулай, менә шулай,— дип вәкил куанып куйган.— Сүземне тыңласаң, сеңлем, бәхеткә кинәнерсең!» Шул рәвешле ул «бала»дан «кызым» диярәк сөйләшүгә, аннары «сеңел»гә күчкән. Хәмер томаныннан кызның арыган тәне мәлҗерәп төшкән, аның саен теге кара җан аны ныграк үзенә кыскан.
Гөлсара ул көнне дә, икенчесендә һә өченчесендә дә әйләнеп кайтмагач, авылдашлары хәвефкә төшеп, тагын бераз сабыр итәргә булганнар. Алай да беленмәгәч, район үзәгенә хәбәр алырга әтисе килсә, кызы хаста-ханәдә икәнлеген белешкән. Бер танырлык җире дә калмаган, тәмам шешенеп беткән икән, мескен. Әмма аңында, ди. Күзләренә борчылу, курку һәм оят, рәнҗү тулган. Әтисен танымаган кебек кыланган.
Бөтен авыл белән бу хәбәрдән борчуга калганнар. Инде сәламәтләнеп җитте, бер-ике көннән чыгар да дип көткәндә, Гөлсара хаста-ханәдән, качып, Казанга китеп барган. Әмма монда сырхаулап ятучы күрше авылы хатыны Сабира түтигә башыннан узган хәлләрне әтиләренә сөйләсен өчен белдереп калдырган. Әманәт итеп тапшырырга кушкан. «Мине эзләп йөрмәсеннәр, бәхетемне югалттым, һичбер генә дә гөнаһым юк, ачуланмасыннар,— дигән.— Артымнан бик тә өзелепләр йөргән егетем бар иде. Хәзер Армия хезмәтенә алынды гына, берүк, аны-моны хәбәр итмәсеннәр. Кайткач кына әйтерләр: «Мин аны яратмадым, болай гына йөрдем, көлеп кенә, дисеннәр!» Шушы сүзләр белән хушлашып, сәгате-минуты белән югалган да. Баштарак аны, батып үлгәндер дип фараз кылып, яр буендагы балыкчыларга хәбәр салганнар. Әмма гәүдәсе бер генә ятьмәгә дә эләкмәгән. Аннан халык, аны жуликлар белән күргәннәр, вәкилнең башына җитмичә тынычлык табасым юк дип әйтә икән дигән сүз чыгарган. Әмма бу фараз да гайбәт кенә булып калган. Инде аның хакында тәмам онытып бетергәч, әти-әнисенең күзләре ачылып килгән вакытта, «Правда» газетасында удар хезмәт хакында мәкалә басылып, анда Гөлсара Хәмзина турында да матур гына хәбәрләрне укыганнар, фотосы да урнаштырылган булып, бер төркем иптәш кызлары уртасында елмаеп торганын күреп сөенгәннәр. Озакламый күрше авыл Сабира түтинең вәкил хакындагы хакыйкый сүзләрен ялганга чыгарып, Гөлсарадан герой ясап бетергәннәр. Әтисе исә, Казандагы адресын белешеп, кызына исәнлек-саулык теләп хат җибәргән, иске хәлләрне бер генә исенә төшереп торуны кирәк тапмаган. Шундый мөлаем хатына каршы Гөлсара да ягымлы җавап язып, әти-әнисен үз янына күчеп килергә чакырган, бер яхшы кешенең үзен хатынлыкка соравын, Октябрь бәйрәменә бәлки туй да итәчәкләрен, әгәр дә әтисе-әнисе киләсе итсәләр, кичектерергә дә мөмкин икәнлеген — һәммәсен-һәммәсен тезеп чыккан иде, имештер. Ахырда вак хәрефләр белән тагын шундый юллар өстәп куйган: «Мин яшьлек юләрлегем аркасында чыгып киткән идем. Әмма яхшы кешеләр юлдашым булдылар, максатыма ирештем. Исмәгыйль хәрби хезмәтеннән кайтса, сәламемне җиткерегез! Гафу итсен, язмышыбыздыр, вәгъдәмдә тора алмадым, бәхеткә ирешсен!»
— Менә шулай, сеңлем,— дип, әллә ничек кенә йомшарып, чит-ят, караңгы бер урыс кызына боларны сөйләп чыккач, Исмәгыйль авыр гына көрсенеп куйды.— Кешеләрне бәла йөртә, диләр, юк икән, бәхете дә җитәкли икән! Солдаттан кайткач, боларны ишеттем дә — ятып үләрдәй булдым. Нигә шунда Карелия сазлыкларында ятып калмадым икән дип үкендем. Синең бу көнгә кадәр исәнлеге өчен үкенгән кешене очратканың бар идеме? Андый адәм мин булам!
Шушы вакыйгаларны җиңел генә сөйләп бетергәч, Марфа аны үзенә якын кеше дип тагын да ныграк хис итә башлады. Була шундый чак — эчкә җыелган уй-хәсрәтләрне кемгәдер белдереп, бушатасы килгән халәт. Исмәгыйльнең дә гүяки күңеле тынычланып калды. Әмма, аның каравы, кызныкы авырайды. Ул бу кадәр үк яңалыклар ишетермен дип көтмәгән иде. Егет тә аңа сөйләгәндә: «Сеңлем, курыкма миннән, аның яман кешеләрдән башыңны сакла!»— дигән киңәш бирә-бирә, кемлеген белдерер төсле иде.
Олы юл кечкенә инеш аша узганда, Исмәгыйль атын туктатып сугарды, озын-озын итеп сызгыргалап торды:
— Эч, малкаем, эч!..
Аты гүя аның холкын яхшы белгән шәхси малы төсле, барча әмерләренә буйсынды. Инеш аркылы чыккач, егет аркалыгын күтәрергә дип тартылган иде дә, яңа чыккан яшел бәбкә үләнне малкай чемчи башлагач, ашыкмаска уйлады.
— Бераз ял итеп алыйк алайса... Шулай бит, Марфа?
— Мин каршы түгел.
Исмәгыйль, атын иреккә куеп, сөзәк яр читенә барып утырды. Кулындагы алты үрмә чыбыркысының очын суга манчыды. Уйга бирелеп, күзләрен баеп баручы кояшка таба юнәлтте. Бәбәкләре тәмам кысылып, арган тәне йокыга чумган төсле иде.
Марфа исә, арбадан төшеп, арыш уҗымы аша, якындагы каенсарга карап юл алды. Моны хәтерләп калган егет:
— Озак йөрмәгез, ул-бу була күрмәсен!— дип, аның артыннан сүз озата калды. Әмма кыз: «Акыл өйрәткәнче, артымнан килсәң ни була?»— дип үртәлде. Тик Исмәгыйль урыныннан да кузгалмады. Сагышлы гына сызгыргалап, һаман да еракка, офыклар артына карашларын ташлаган хәлдә уйланып утырды да утырды.
— Һай-һай-һайлар...
Марфа каенсарның эченә килеп керде. Басу-кырда сизелмәсә дә, монда талгын җил яшь яфраклар белән уйный, сыпыргаланып йөри иде. Кыз читтәге бер каенга килеп сөялде. Югарыга таба үрмәләгән кырмыскаларны күреп, аларның берсенең юлына бармагын куйды. Теге мескен, каршында көтелмәгән тоткарлык күреп, тиз арада өскә карап алды да, әйләнеп үтәргә мөмкинлек күрмичә, бармак өстенә килеп менде. Марфа аны шунда ук җәһәт кенә каеннан алды, карашына якынрак китерде. Көлке иде. Болай ук булыр дип уйламаган бөҗәк аркылыга-буйга чапкынлый башлады. Кызның эссе тыныннан шикләнде, пар мыегын уңлы-суллы йөртте:
— Эләктеңме кармакка!— дип көлде Марфа.— Моннан соң алдыңны-артыңны карап йөрисе...
Кыз сискәнеп китте. Аның янәшәсенә Исмәгыйль килеп баскан. Көтмәгән иде!
— Нәрсә булды?
Егетнең борчылулы йөзен күреп, Марфа тагын да каушый төште.
— Менә,— диде,— кырмыска тоттым!
Егет аңа якынлашты, әмма күтәрелгән бармагында бер нәрсә дә күрмәгәч, елмайды да:
— Кая, юк бит?— дип куйды.
— Ничек?— дип Марфа да аптырап китте.— Әле яңа гына шунда иде бит. Куркыткансыз инде алайса!
— Ә-ә-ә!..
Аларның күзләре очраштылар. Икесенә дә дөньялар тигезләшеп китте, тыннарына тыннары уралды, акыллары буталды, йөрәкләре урыннарыннан кузгалып, иреннәре иреннәренә сузылды. Кем уйлаган шушы каенсарда урыс кызы белән татар егете бер-берсенең каен суыдай татлы вә шифалы бәхет вә сәгадәт бүләк итәргә әзер мәхәббәт хисләрен чүпрә төсле кайнатып җибәрәчәк ирен очларының тәмен татырлар дип?
— Гафу итегез,— диде егет, башын аска төшереп.— Әллә ничек килеп чыкты әле бу!
Шулвакыт юлның күтәрелеп алган җиреннән атлар белән килүче кешеләрнең өзек-өзек кенә җыр авазлары ишетелеп китте. Көенә караганда, урыслар иде. Җыеннан кайтучылар. Арбаларында ничә кеше барлыгы аңлашылмаса да, барысы бергә биш ат иделәр.
— Безнекеләр кайтып килә...
Алар каенсардан төштеләр. Инде уҗымга үрелергә маташкан атның аркалыгын күтәреп, Исмәгыйль:
— Куып тотарлар, атлары яхшылап килә, без юлны дәвам итә торыйк,— дип, Марфаны арбага чакырды. Кыз тагын артка карап утырды.
Көтелмәгән аңлашудан соң, дөресрәге егет һәм кыз икесе дә яшертен генә теләгән беренче үбешүләреннән соң, бер-берсеннән оялып, сүз кузгатып җибәрергә кыймый бардылар. Әле ерак төсле тоелган теге юлаучыларның җырлаганнары тагын да ачыграк ишетелә барды. Әмма Исмәгыйль атын куаламады. Арбадагы тум-тулы алты капчык белән кызыксынган төсле, теләмәсә дә, алар хакында Марфа, сүз башлансын өченме, юри генә сорап куйды:
— Болар нәрсә?
Егет каерылып борылды.
— Нәрсәне әйтәсез?
— Капчыкларны!
— Ә, алармы? Йон! Безнең рәис шундый кеше инде. Бер эш белән җибәргәндә, юл уңаена дип, тагын да бер-ике йомыш куша. Районга китергән идем, контора ачык булмады. Биш әйләндем. Кешесе юк. Калдырып булмады. Рәис орышыр инде. Башкаларга җиңелгә туры килде: алар кыш чыккан бәрәңге китерделәр, шуларны пристаньдә тапшырырга калдылар. Анда да тәртип булмады бүген, көне буе чират тордылар. Кичкә генә җитештеләр әнә!
— Нигә аларга җиңелгә килде дисез? Киресенчә, сезгә җиңелгә килгән әле монда. Алты капчык йон атыгыз өчен дә авыр түгел.
Кызның болай орышуына егет тагын көлеп куйды.
— Нигә алай дисез? Мин дә арбага бәрәңге төяп килдем. Әмма районга барып җиткәч, аларны иптәшләремнең арбаларына күчердек. Миңа ике йомыш кушылган иде бит!
— Алай икән!
Сүзләре тагын өзелеп каласы иде. Әмма Марфа ялгап китәргә ашыкты:
— Сез татарларның гомергә шулай инде, бер эш белән киләсез, биш йомышыгызны хәл итеп китәсез. Эшләгәндә — эшләргә, ял иткәндә — ял итәргә кирәк!
— Сез башка төрлерәк шул!
— Юк, сез ул башка төрле! Татарлар! Эштән бер дә башыгыз арына белми. Кем эшли — шуны эш ярата, гел чыгып кына тора һәм бетми дә тиз генә. Ә кем ул ял итә-итә маташа, аныкы гел бетеп бара. Шулай түгелме?
— Шулайдыр да...
— Безнең авылга килеп, бераз өйрәнеп китегез, шулайдыр да дип әйтмәссез. Килерсезме?
— Болай чакыргач, һичшиксез!— дип елмайды егет, тагын каерылып карап алганда Марфаны күзләре белән иркәләде.— Иртәгә үк! Сезне кайдан табып була соң?
— Иске чиркәүдән сулга бишенче йорт. Йә өйдә булам, яки капка төбендә, әгәр кичен килсәгез. Көндез — белмим кая, нинди эш кушалар бит...
— Юк, көндез булмый. Мин дә эштә. Көтүләр кайткач авылдан чыксам да, караңгыга гына килеп җитешәм. Егетләрегез кыйнап кайтармасалар...
— Юк, алар әйбәтләр безнең.
Ул арада атларын шабыр тиргә батыра-батыра куалап килүче Марфаның авылдашлары аларны куып та тоттылар. Көлешә, җырлаша, шаярыша иделәр. Егетләрнең кайсы йоклап ята, айный башлаганнары арбадан арбага күченеп, әле бер кызга, әле икенчесенә бәйләнгәндәй итә, үбә-коча иде.
Беренче арба туктамады. Исмәгыйль белән Марфага авыз тутырып көлделәр дә:
— Жених и невеста!..— дип шаран ярып кычкыра-үрти шаяртып уздылар.
Башкалар да аларга кушылды. Дүртенче арба үтеп киткәч, Марфа Исмәгыйльнең колагыннан үбеп алгандай пышылдады:
— Мин сезне көтәрмен, Самуил!
Һәм сикереп төште дә, арттагы арбага, бишенчесенә таба йөгерде. Андагылар куанып, аны үз кочакларына алдылар. Исмәгыйльне узганда, юри шаяртып:
— Украли мы твою невесту, эй, князь, оплошал!— дип көлештеләр.— Оставила она тебя, оставила!..
Чыбыркысын җай гына селтәп, Исмәгыйль атына сукты:
— На-а, малкай!..
Үр төшеп үр менгәнче артларыннан калышмый килде дә үз авылларына илтүче юлга борылып кереп китте. Марфа аңа кул болгады. Аның белән бергә башкалар да селкеделәр:
— Саламалейкум, князь!
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Август Ае - 05
  • Parts
  • Август Ае - 01
    Total number of words is 3850
    Total number of unique words is 2137
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    60.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 02
    Total number of words is 3851
    Total number of unique words is 2078
    35.6 of words are in the 2000 most common words
    50.6 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 03
    Total number of words is 3846
    Total number of unique words is 1982
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    62.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 04
    Total number of words is 3934
    Total number of unique words is 2136
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.1 of words are in the 5000 most common words
    61.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 05
    Total number of words is 3860
    Total number of unique words is 2126
    35.3 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 06
    Total number of words is 3895
    Total number of unique words is 2051
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.0 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 07
    Total number of words is 3914
    Total number of unique words is 1975
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 08
    Total number of words is 3908
    Total number of unique words is 1888
    37.7 of words are in the 2000 most common words
    55.6 of words are in the 5000 most common words
    63.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 09
    Total number of words is 4015
    Total number of unique words is 2063
    37.1 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 10
    Total number of words is 3930
    Total number of unique words is 1922
    37.8 of words are in the 2000 most common words
    54.4 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 11
    Total number of words is 4050
    Total number of unique words is 2120
    35.9 of words are in the 2000 most common words
    49.7 of words are in the 5000 most common words
    56.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 12
    Total number of words is 4116
    Total number of unique words is 2124
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 13
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 2033
    39.0 of words are in the 2000 most common words
    54.6 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 14
    Total number of words is 3954
    Total number of unique words is 1979
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    60.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 15
    Total number of words is 4028
    Total number of unique words is 1982
    36.4 of words are in the 2000 most common words
    52.3 of words are in the 5000 most common words
    60.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 16
    Total number of words is 3953
    Total number of unique words is 1992
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    53.4 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 17
    Total number of words is 3833
    Total number of unique words is 1968
    37.2 of words are in the 2000 most common words
    53.2 of words are in the 5000 most common words
    61.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 18
    Total number of words is 3976
    Total number of unique words is 2075
    33.8 of words are in the 2000 most common words
    48.9 of words are in the 5000 most common words
    57.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 19
    Total number of words is 4009
    Total number of unique words is 2118
    35.1 of words are in the 2000 most common words
    50.8 of words are in the 5000 most common words
    58.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 20
    Total number of words is 3832
    Total number of unique words is 1932
    38.3 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 21
    Total number of words is 3807
    Total number of unique words is 2043
    36.9 of words are in the 2000 most common words
    52.9 of words are in the 5000 most common words
    61.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 22
    Total number of words is 4090
    Total number of unique words is 2243
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    49.8 of words are in the 5000 most common words
    55.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 23
    Total number of words is 4093
    Total number of unique words is 2091
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 24
    Total number of words is 3951
    Total number of unique words is 2176
    35.2 of words are in the 2000 most common words
    52.1 of words are in the 5000 most common words
    59.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 25
    Total number of words is 4039
    Total number of unique words is 2183
    36.7 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    61.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 26
    Total number of words is 4023
    Total number of unique words is 2104
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.7 of words are in the 5000 most common words
    62.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Август Ае - 27
    Total number of words is 1425
    Total number of unique words is 908
    47.6 of words are in the 2000 most common words
    62.7 of words are in the 5000 most common words
    69.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.