🕥 32-minute read
Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
Total number of words is 4199
Total number of unique words is 1956
40.4 of words are in the 2000 most common words
55.0 of words are in the 5000 most common words
63.9 of words are in the 8000 most common words
— Ә ни өчен утыз? — Таһирның зиһене белән күңеле икесе ике яссылыкта, ике төрле образга кереп яши башлаган иде. Акылы: “Җитте сиңа, тукта, нигә инде сиңа бу? Ник үзеңә авырту, гөнаһ аласың?” — ди, күңеле: “Сөйләш, сөйләш, сөйләшеп кал, бәлки, бу синең соңгы сөйләшүеңдер, сөйләш, үкенечле булмасын”, — ди. Һәм ул сөйләшә: — Ни өчен егерме түгел яисә илле?
— Шулай булды инде. Утыз көнгә утыз хат. Айның һәр көнендә — бер хат.
— Бу хатлар Сезгә атап язылганмы?
— Миңа… Менә бит “Зөһрәгә” дигән. Ә мин Зөһрә исемле. Әйттем бугай инде. Хатларны язган кеше дә Таһир исемле. Менә сезнең кебек…
— Кайда соң ул хәзер?
— Кем?
— Сезнең Таһир? Нигә кирәк булды бу хатлар? Алай килеп, эзләп йөрерлек булгач, нигә ташлап калдырдыгыз соң аларны?
Таһирның күңеле бу минутта, ярсу, дуамал ат кебек нык кына чыгымлый башлаган иде. Ул аңа: “Җитте, җитте, кая чабасың?” — дип карый. Юк, тыңламый күңел дигәннәре, әллә кайда югалып калган язмыш җебенең очын тотарга уйлый, ахры…
Зөһрә исә Таһирның сорауларына һич кенә дә аптырамый. Төгәл итеп, берәмтекләп җавап бирергә тырыша. Хәтта бу сөйләшү аңа ошый да. Күрәсең, ул күңелдәгесен бик күптәннән җыеп килгәндер, борчуларын беркемгә дә ача алмыйча яшәгәндер. Хәзер менә бик әйбәт җай чыккандыр…
— Таһирның кайда икәнен белмим. Җиде ел элек югалды ул. Бер күрүдә гашыйк итте үзенә. Ул да яратып калган кебек иде. Ләкин бер елга юкка чыкты да куйды. Мин, аның белән очрашуга өметемне өзеп, икенче Таһир белән таныштым. Бөтен университетка бер Таһир иде ул. Эзләп таптым, үземне үзем димләдем. Беренче Таһирым: “Зөһрәнең Таһиры булырга тиеш”, — дип әйтә иде. Шуңа күрә дә шулай эшләдем.
— Бүтән бервакытта да очрашмадыгызмы? — Таһирның Зөһрә хакында күбрәк беләсе килә иде.
— Бер елдан очраштык, тик соң иде инде. Икенче Таһирым белән язылышырга вәгъдә бирешеп өлгергән идек. Яраткан Таһирым ялынмады, ялвармады, түбәнчелеккә төшмәде, мәхәббәтле, әмма бик тә сагышлы, моңсу күзләре белән карап торды-торды да кире Түбән Камага кайтып китте. Бик сәер аерылыштык без. Таһир, бер ай буе, без загска кергәнче, һәр көн саен хат язып торырга булды. Һәм үз сүзендә торды. Бу хатлар — әнә шул хатлар…
— Ник… Үзегез җавап язмадыгызмыни?
— Таһирның утызынчы хатын укыгач, язып җибәрдем. Фотомны да салдым. Кияүгә чыкмый калуымны, аны көтәчәгемне әйтеп яздым. Бүтән хат килмәде. Алса, килер иде, алмагандыр. Рәнҗегәндер дә, бәлки… Әллә нәрсәләр уйлап бетергәндер… — бераз уйланып торганнан соң, моңсу күзләрен күңел офыгына төбәп дәвам итте. — Эзләдем мин аны, үземнең Таһирымны… Бөтен җирдән белешеп чыктым, беркаян да юньле-өметле хәбәр ала алмадым. Әнкәсе үлгәнен белдем. Дусларыннан сораштым. Эзли торгач, паспортына, документларына юлыктым. Алар Вахитов районы милициясендә яталар. Ә Таһирым үзе юк та юк… Менә шундый аянычлы булды безнең мәхәббәтебез. Бер тапкыр күреп тә кешене мәңге йөрәктә саклап була икән…
Таһир нишләргә дә белмәде. Зөһрәне кысып кочып аласы килде. “Менә ул синең Таһирың! Мин ул, мин!” — дип, өзгәләнеп, сөйгәненең алдына тезләнәсе, аның аякларыннан кочасы, кулларыннан, йөзләреннән, күзләреннән үбәсе, колагына үрелеп, иң матур, иң җылы сүзләр пышылдыйсы килде. Булдыра алмады. Хәленнән килмәде. Аңа оят иде…
Ә Зөһрә сөйләде дә сөйләде. Бер бушана башлаган күңелен тәмам бушатып бетерергә тели иде бугай.
— Бу хатлар — шул Таһирымның истәлеге. Бердәнбер истәлеге… Иң газиз әйберем кебек кадерләп сакладым мин аларны, иң авыр көннәремдә шуларны укып юандым, көч алдым, рухымны, иманымны ныгыттым… Борчу-сагышларым гына түгел, куаныч-шатлыкларым да шушы хатлар булды…
— Әйтегез әле, Зөһрә, сез Таһир белән Зөһрә легендасын беләсезме? Ышанасызмы аңа?
— Беләм. Таһирны югалткач, мин бу поэманы махсус эзләп таптым. Аның берничә төрлесе бар. Әмма аларның барысы да бер төрле тәмамлана, Таһир белән Зөһрә бергә була алмыйлар. Шуңа күрә мин үзебезнең тарихка да аптырамыйм инде. Башта ук шулай юралган булган ул…
— Сез язмышка ышанасызмы?
— Белмим… Ышанамдыр, күрәсең. Ышанмасам, шушы хатлар артыннан килмәс тә идем.
— Нигә ташлап калдырдыгыз соң алайса?
— Ташламадым, ташлыйммы соң!
— Менә бит…
— Мин хастаханәдә ятканда бик тиз генә күченергә кушканнар. Мин булмагач, әйберләремне абый күчергән. Ашыккандыр инде… Күчкән чакта ниндидер хатларга әллә ни игътибар итмәгәндер. Ярый әле югалмаганнар. Рәхмәт инде сезгә. Әйбәт кеше кулына эләккәннәр бит, кадерлеләрем… Шуннан соң язмыш, тәкъдир юк дип кем әйтә ала?!
— Авырыйсызмы әллә?
Бу сорау бөтенләй дә кирәк түгел иде. Ни эше бар аның ниндидер хатынның больницада дәваланып ятуында? Эх, теле кычытты инде. Бик беләсе килде шул Зөһрәсенең хәл-әхвәле хакында…
Бу юлы да Зөһрә шөбһәләнмәде, дөрес итеп, ихлас күңеленнән җавап бирде:
— Әллә ни авырмыйм да, борчылам. Йөрәк тынгысызлана. Соңгы вакытта бигрәк тә. Үземне үзем изалап, борчып яшәгәнгә ул. Ялгыз кешенең йөрәге авыру була, диләр иде, дөрес икән… Аннары… Ярый, анысы сезгә кызык түгел.
— Юк, сез әйтеп бетерегез, бу миңа бик кызык.
— Әйтсәм, көлмәссезме соң? Көлмәм дип сүз бирегез…
— Сүз бирәм.
— Шушы хатларны язган Таһирны төшемдә күрдем мин. Ләкин танымаслык булып үзгәргән иде ул. Йөз-битләрендә яра җөйләре, тирән җыерчыклар, җитү сакал-мыеклар… Әмма барыбер матур үзе… менә сезнең кебек… Әйе шул, карап-карап торам да аптырап уйлап куям: төшемдә күргән Таһир сезгә нык охшаган иде. Урам сукбаеннан бер дә ким түгел… А–а!.. Авыр сүз әйтсәм, кичерә күрегез берүк…
— Юк, юк, берни дә юк. Барыбыз да бер юлдан, бер эздән йөрибез ләса…
— Менә шул төшемдәге Таһирым әйтә: “Мин исән-сау, көт!” — ди. Нәкъ шул көндә йөрәгем ялкынсынып китте, хәтта “скорый” чакырырга туры килде. Болары сезгә бөтенләй кызык түгел инде...
Зөһрә китәргә җыенды. Таһир биргән хатларны ипләп кенә төреп куйды. Аннары, сумкасын актарып, ике йөзлек чыгарды. Бераз вакыт ул акчаны кая куярга белмичә аптырап торгач, Таһир янәшәсендәге җимерек өстәл өстенә шудырды.
— Мәгез, сезгә акча кирәктер… Менә бөтен булганын калдырам. Яхшылыгыгыз өчен булыр…
— Сез нишлисез? Хәзер үк кире алыгыз!
— Рәнҗетмәгез мине, Таһир, алыгыз…
— Сез нәрсә?! Мин моны акча өчен эшләмәдем. Мин, гомумән, бернинди яхшылык та кылмадым.
— Алыгыз, сезнең алуыгыз миңа кирәк. Дога кылырсыз. Җаным тынычланыр, ичмасам. Хәер итеп алыгыз… Тормышымдагы иң кадерле әйберемне табып бирдегез бит... Югалган булсалар, үземне кичермәс идем, тыныч кына яши алмас идем…
— Беләсезме, сез болай итегез. Миннән рәтле-башлы дога чыкмас, бу акчаны алыгыз да мәчеткә барыгыз. Хәер багышлап, Таһирыгыз исәнлегенә дога укытыгыз. Һәм моны ышанып, ышанып кына түгел, инанып эшләгез: исән әле ул сезнең Таһирыгыз…
— Исән? Ничек исән? Сез каян беләсез?
— Минме? Мин менә шушы хатлардан укып белдем. Бу хатларны язган кеше тиз генә югалырга тиеш түгел. Аның мәхәббәте шулкадәр зур һәм көчле, аңа ул югалырга ирек бирмәячәк, Зөһрәсе хакындагы хатирәсе булып, яшәргә дәртләндереп торачак. Шул Зөһрәсе хакына, киләчәге, бәхете хакына яшәтәчәк… Ул, бәлки, әллә кем дә түгелдер, бәлки, менә безнең кебек, менә минем кебек, урамда яшидер, әмма ул чын, ихлас, дөрес кешедер… Иманлы бәндәдер… Мин моны тоям, хәтта беләм дә… Алыгыз акчагызны, барыгыз мәчеткә, дога укытыгыз, теләкләр багышлагыз. Табылыр Таһирыгыз, табылмый калмас…
— Рәхмәт, мең рәхмәт сезгә. Акыллы кеше икәнсез. Халык бит сезнең кебекләрдән курка, шикләнә. Ә сез менә нинди икән… Шуның өстенә Таһирымны да хәтерләтәсез. Юк, йөзегез, тавышыгыз белән түгел. Күңелегез белән Таһирга охшагансыз сез…
Хатын күз төпләрен сөрткәләп алды. Кыюсыз гына үрелеп, өстәлдәге йөзлекләрне дә кире сумкасына салып куйды. Китәргә җыенды. Тагын бер мәртәбә йөзен күтәреп, Таһирның күзләренә тутырып карап торды.
Кемнедер танырга теләдеме? Нидер сизендеме?
Ләкин ул ныклап танып, тоеп бетерә алмады булса кирәк, салмак кына борылып, ишеккә табан китеп барды.
Таһирның эчке бер җирендә, җан яшәгән урында, ниндидер нечкә кыл тартылып куйды. “Китә бит! Тагын китә! Югала!..” Нидер кылырга, нәрсәдер эшләргә кирәк! Бик мөһим бер сүз, сәбәп уйлап табарга кирәк!
— Зөһрә ханым!
— Ә?..
— Зөһрә ханым, яңа адресыгызны калдырмыйсызмы соң?
— Ә нигә ул сезгә?
— Нигә дип… Тагын хатлар табылса? Ничек тапшырырмын соң аларын? Сезне ничек табармын?
— Юк, юк… Утыз гына хат иде алар. Барысы да шушында, рәхмәт...
— Шулай да калдырыгыз адресыгызны… Тагын нәрсә дә булса табылып куйса, китерербез…
— Ярый алайса, языгыз…
5
Зөһрә килгән көннән соң Таһирның күңеленнән тынычлык китте, аның урынына моң керде. Сагыш та, борчу-мазар да түгел, нәкъ менә моң! Чын татарча, безнеңчә моң! Аны бер сүз белән генә аңлатып та булмыйдыр… Әллә буламы? Бәлки, көрәштер ул? Әйе, моң — көрәш ул. Бәхет белән бәхетсезлек көрәше. Аларның бергәлеге, хәтта гармониясе!
Таһир күңелендә дә бер үк вакытта аяусыз һәм итагатьле көрәш бара. Ул бит Зөһрәсен тапты! Югалткан язмышын тапты! Хикмәт шунда: ул үз язмышына якын бара алмый. Чөнки… Язмышы аны чит итте, танымады. Ул инде йөзен югалткан, әмма ихласлыгын югалтмаган һәм… бары тик күңеле белән генә торып калган…
Ничек төште соң ул бу хәлгә? Аерылу ничек кенә авыр булмасын, әнә Зөһрә үз язмышы өчен көрәшергә көч тапкан бит, мәхәббәте хакына, кемгәдер биргән вәгъдәсеннән, ярәшкән кешесеннән, загс һәм табигать кануннарыннан баш тартырга да көч тапкан. Җиде ел ялгыз яшәп, үзенең чын Таһирыннан йөз чөермәгән, аны көткән, эзләгән, сагынган, яраткан… Ә Таһир? Рухын сындырмаса да, җанын ярып, иманын сатып эчмәсә дә, ул инде тормышның төбендә, кешелек хәятының чүплек башында. Аның һәр почмагыннан, йотам дип, дөнья җәнлегенең иләмсез авызы ыржаеп тора.
Таһир — бомж. Урам сукбае. Бич! Аны инде сөйгән кешесе дә танымый. Дуслары, туганнары, үлгән, юкка чыккан, дип уйлыйлар. Хәтта милиция дә аңа кул селтәгән…
Ничек төште соң ул бу хәлгә?
Зөһрәгә утызынчы хатын язып, шул ук көнне Түбән Камадан чыгып киткәч, авылдагы анасы янына сугылды да якын-тирә совхозларда “Яшәсен перестройка!”, “Яшәсен базар мөнәсәбәтләре!” дигән плакатлар язып йөри башлады. Ара-тирә ил башлыкларының тук йөзләрен төшерергә дә туры килә иде. Күңелендә тынычлык булмагач, эштән дә, тормыштан да ямь таба алмады, эшләгән бар акчасын эчеп бетереп барды. Юк, кеше көлдереп, исереп, егылып ятмады, тик айнып та бетмәде… Аның тирәсенә үзе кебек моңлы-сагышлы, рухлары какшаган, күңел канатлары сынган җаннар җыелды. Шулай колхоздан колхозга, районнан районга күчә-күчә, алар бердәнбер көнне Казанда пәйда булдылар.
Зур калада яшәү кануннары үзгәрәк булып чыкты. Таһир бу шартларга әзер түгел иде. Берничә фабрикага бизәүче рәссам булып эшкә урнашып карады, мәктәптә стена газеталары чыгарды, кинотеатрларга афиша язарга ялланды, әмма юньле-рәтле эш табып, мантып китә алмады.
Торган җире дә ах итәрлек түгел иде. Ул ниндидер исерек урыс карчыгында фатирда торып булашты. Бу карчык акча алмый, әмма Таһир аңа көн саен бер шешә аракы алып кайтырга тиеш иде.
Бервакыт эшкә алмый башладылар. Ул, бомжларга, төрле әтрәк-әләмнәргә ияреп, кайчакта кичә генә төрмәдән чыккан шикле бәндәләргә кушылып, иске йортлар сүтеп йөрде, базарда йөк ташыды, бер дә булмаса, шешә җыеп тамак туйдырды. Ләкин кеше таларга күнегеп китә алмады. Сорамыйча алгалады, әмма урамда сату итүче татар карчыгының соңгы тиенен тартып алырга аның кулы да, күңеле дә күтәрелмәде. Бомжлар рәтенә төшүдән Таһирны ике генә әйбер тотып тора иде — аның паспорты бар, һәм ул әле һаман да урыс карчыгында фатирда тора…
Бердәнбер көнне ул алардан да колак какты. Кыйналып, ике ай урын өстендә аунаганнан соң, бөтенләй кешелектән чыгып, дөньялыктан ваз кичеп, кайчандыр кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган сәер бер тормышта яши башлады.
Таһир алай ук көчсез түгел иде бит. Өметсез булса да, бу кадәр көчсез түгел иде… Их, шул өметсезлек кешелектән чыгарды да инде аны! Зөһрә аңа караганда мең мәртәбә көчлерәк булып чыкты. Ул үз хыялыннан, үз максатыннан бер тамчы да кире чикмәгән, өметен өзмәгән. Йөрәген какшаткан, әмма рухын имгәтмәгән…
Таһир үз өмете, үз максаты өчен ник көрәшмәде соң? Язмышы, бәхете өчен ник көрәшмәде? Үзенең кешелеген саклап калу өчен нигә кыл да кыймылдатмады? Мәрхәмәтсез, игелексез тормыш агымына бөтен чүп-чар белән бергә иярде дә китте…
Табарга була иде бит, ник эзләмәде ул Зөһрәне? Зөһрәнең кияүгә чыкмыйча аны көтеп ялгыз калуын ник тоймады? Мәхәббәт — тоем бит ул. Ник тоймады? Аракы сөреме аның бөтен күңел тоемын, җан җылысын бетергән булганмы? Ник? Нигә? Ни өчен?
Зөһрә килде дә китте, ә Таһир мең төрле сорау белән ялгызы торып калды. Ул үз күңелендәге авыр, газаплы моңны кая куярга да белмәде. Аптырагач, эштән бушап торган араларда, кәгазь-карандаш алып, Зөһрәнең яңа сурәтен төшерә башлады.
“Гаилә”дәгеләр Таһирның хәлен бик тиз аңлап алдылар. Шуңа күрәдерме, аны борчымаска, юкка-барга күңелен талкымаска, итагатьле, игътибарлы булырга тырыштылар.
Бүген Таһир гадәттәгедән иртәрәк уянды. Уянып, дөньяны тыңлап ятты. Әнә башкалар да, соңгы берничә елда туганлашып киткән дуслары, милләттәшләре дә уяныша башладылар. Һәрвакыттагыча, Сало белән Чүлмәк талашып алдылар. Люмин, бу ыгы-зыгыны ишетмәскә теләгәндәй, ниндидер шомлы, кыргый бер җыр шыңшып йөрде. Бөке, өйдәге тавышның тынганын гына көткән кебек: “Усал кеше үз каныннан чишмә ясап эчә”, — дип, иртәнге гаугага үзенчә нәтиҗә ясап куйды. Аңа каршы килүче дә, җөпләп сүз әйтүче дә булмады. Бу көйсез җаннардагы бөтен усаллык шул бер-ике әрепләшү сүзе белән чыгып беткән иде. Салкын иртәдә дер калтыранып уянган урам сукбаеның күңеле ничек тыныч булсын да, үзенең шыксыз тормышына җаны ничек үртәлмәсен?! Шуңа күрә иртәнге талаш-гауга — бомжлар арасында гадәти хәл. Таһир моны аңлый, шуңа да күңеле тыныч аның.
Ашарга чакырдылар. Бүген табын мул иде. Кичә шактый акча эшләнгән. Җылы аш булмаса да, кайнар чәй һәрвакыт бар. Ит бар, май бар, ипи бар. Иртән аракы эчү тыелган. Сало көн саен иртәнге аш алдыннан әйтә торган сүзен әйтүгә, барысы да, дәррәү килеп, ташландык каплардан әмәлләп ясалган өстәлгә ябырылдылар…
— Ризык — дога кебек, күңелең белән никадәр ихлас кабул итәсең, ул шулкадәр сихәтлерәк, — диде Сало. Ул инде Чүлмәк белән татулашкан, алар, үзара көлешә-көлешә, юньсез мәзәк сөйләшәләр.
Таһирга боларның берсе дә кызык түгел. Аның күңелендә моң бар. Ул аны беркая да куя алмый. Бу моң хәтта Зөһрәнең сурәте белән дә чыгып бетмәде. Ул сурәтне дә Таһир үзе куна торган бүлмә стенасына элеп куйды. Озак кына карап торды. Шуны искәрде: Ул Зөһрәсен һаман элеккечә ясый. Йөзенә сары сагыш пәрдәсе эленгән, күз читләренә җыерчык кунган яңа Зөһрәсенә һаман күнегә алмый әле. Хәтта… Бу Зөһрәләр икесе ике кеше кебек. Күзләре генә шул ук. Тагын… Тагын йөрәкләре, җаннары бер. Таһир аны шундук таныды. Зөһрә дә тойды. Ничек диде әле ул? “Сез Таһирымны хәтерләтәсез” дидеме?
Таныды, тойды, аңлап кына җитә алмады. Таһир моңа сөенде генә. Ярый әле аңламады! Аңлап алса, болай да авыру йөрәге тәмам ярылып, яргаланып бетәр иде…
Юк, болай булмый. Булмый! Таһир Мөштәри урамына күтәрелгәндә дә, эшләп йөргәндә дә шул хакта гына уйлады. Нидер кылырга, нидер эшләргә кирәк! Хет хәзер килеп, кеше исемен, ир-егет исемен, үзенең легендар исемен акларга тиеш ул! Ничек?
Паспорт! Аның паспорты бар бит! Барып кына аласы!
Авыл! Аның авылы бар! Якыннары, туганнары бар! Бергә укыган дуслары бар! Остазлары бар!
Туган җире бар! Туган теле бар!
Хәтере бар! Иманы бар!
Мәхәббәте бар!
Бу азмыни?!
Бу күп, бик күп, яңадан чын кешеләр арасына, олы тормышка кайтып яшәрлек күп…
Тик… алар арасына кайту өчен, аларны да ышандырасы бар әле!
Зөһрәне дә ышандырасы бар.
Иң мөһиме, Таһир үз-үзен ышандырырга тиеш.
Әнә ул үзе йорт сүтә, үзе һаман уйлый. Уйлый-уйлый башы авырта инде аның. Ә йөрәге, җаны, күңеле, киресенчә, тынычлана бара, хисләре үз ярларына кайта, иманы кыйблага йөзе белән борыла… Таһир әлегә ныклап тоеп бетерми, әмма аның тормышына ургылып өмет керә башлаган иде инде.
Кичке якта Сало бөтен “гаилә”не үз бүлмәсенә җыйды.
Сүзен әйләнгечтән уратып йөртмәде, турысын ярып салды:
— Йә, егетләр, Почта белән нишлибез?
Бу сорауга “Почта”ның үзеннән башка беркем дә гаҗәпләнмәде.
— Ни булган миңа?
Сало Таһирның соравын ишетмәгәнгә салышты. Киресенчә, үзе үк сораша башлады.
— Синең чын исемең ничек?
— Минемме?
— Кем белән сөйләшәм соң мин?
— Таһир…
— Сиңа килгән хатынның исеме Зөһрә идеме?
— Әйе.
— Эчкән саен, син безгә сөйләп, туйдырып бетерә торган Зөһрәме?
— Әйе.
— Һаман да яратасыңмы?
— Әйе.
— Ә ул сине яратамы?
— Әйе.
— Аның белән буласың киләме?
— Әйе.
— Нәрсә син! “Әйе” дә “әйе”! Бүтән сүз белмисеңме әллә?
— Беләм…
— Ну, әйт, нишлибез соң?
— Белмим…
— Мин дә белмим. Уйларга кирәк. Йә, кемдә нинди уй бар?
Сало һәркемгә аерым-аерым тукталып карап чыкты. Аннары, карашын кабат Таһирга кайтарып, бермәл тын калып, уйланып торды.
Шунда Бөке телгә килде:
— Изгелекне туктатыр каршылык юк.
Аның сүзенә әллә ни игътибар итүче булмады. Әмма үзара әңгәмә башлап җибәрү өчен шул җитте.
— Таһирга бәхет елмайды. Надо поддержать! — диде Кирпеч.
— Таһирны кешеләргә кайтарырга кирәк,— диде Чүлмәк.
— Киендерергә, ызначит, адәм рәтенә китерергә дә Зөһрәсе куенына илтеп салырга, башка вариант юк, ызначит,— дип елмайды Люмин.
— Документ проблемасы булачак. — Чүлмәк сүзен тәмамламаган булган икән.
— Документ бар, — диде Сало. — Вахитовта ята. Барып кына аласы. Ләкин ментларны бәхилләштерергә кирәк булачак. Сүтә башлаган йорттан паспортлык кына сәмән чыгар дип уйлыйм. Әле киенергә дә калыр… Ә хәзергә син үзеңне рәткә китер. Ишетәсеңме, Почта… Таһир? Иртәгәдән эшкә чыкмыйсың. Авылыңа кайтырга әзерлән, калганын үзебез карарбыз…
Чүлмәк аны хуплап алды:
— Почтага акча кирәк булачак, Сало, банкуем, да?
Салмак кына торып, һәркем банк ролен үтәүче кәнфит кабына акча салып чыкты. Иң ахырдан Сало бер пачка акча куйды. Соңыннан ул каптагы акчаларны, бөртекләп җыеп алып, Таһирның кулына тоттырды.
Таһир бу кадәресен көтмәгән иде. Аның күңеле тулды, күзләренә яшь тыгылды. Күптән елаганы юк иде. Бүген елыйсы килде. Шушы сукбайларның һәрберсенә, туганнарча кочып, иң җылы сүзләр белән рәхмәт әйтеп, кадер-хөрмәт белдереп чыгасы килде. Ләкин ул белә: бомжлар тормышында андый гадәтләр юк. Болай да бөтенесе аңлашылып тора…
Таһир төчеләнмәде, бары тик:
— Рәхмәт, туганнар, — дип кенә әйтте, аннары, дымлы күзләрен яшеребрәк, урамга чыгып китте.
Аның артыннан Бөкенең таныш фәлсәфәсе иярергә тырышып карады:
— Кеше булу өчен герой булу мәҗбүри түгел…
Һәр кеше гомере — мәңгелекнең бер мизгеле, диләр. Ләкин кеше гомерендә дә мәңгелеккә тиң мизгелләр була. Таһирның хәзер шундый мизгеле. Үтә дә җаваплы чоры, сынау һәм сыналу вакыты…
Икенче көнне Таһирны эшкә ияртмәделәр. Ләкин өйдә дә калдырмадылар. Сало, һәрвакыттагыча, берәгәйле итеп әйтте:
— Паспортыңны үзем кереп алам. Бирмәсәләр, Баронга әйтермен. Ә син бар, Зөһрәң белән контактка кер, — диде. — Только смотри, кешелегеңне һәм ирлегеңне җуйма!
Таһир Зөһрә белән контактка керергә уйламады да. Шушы кыяфәте белән ничек күренсен ул аңа? Нәрсә дисен? Күренеп, беренче очрашуда ук гайрәтен чигерсенме? Ләкин, шул ук вакытта, Зөһрәгә ниндидер ым, ишарә бирергә дә кирәк. Моның юлын-чарасын да бик тиз уйлап тапты Таһир. Хат язарга булды ул. Утыз беренче хатын язып, Зөһрәсенең үз кулына тапшырырга тиеш ул.
Шулай эшләде дә. Бер аулак урын табып, ярты көн буе кулыннан каләмен төшермәде. Төрлечә язып карады. Ничек кенә язса да, Зөһрә аңа ышанмас кебек тоелды. Ышандыру бер хәл. Куркытудан, өркетүдән курыкты. Зөһрә үз Таһирының бомжга әверелүен белергә тиеш түгел иде.
“Зөһрә, кадерлем! — дип, элекке хатларындагыча башлап китте ул.— Син мине беләсең дә, белмисең дә. Мин — Таһир. Җиде ел элек югалткан Таһирың. Курыкма, шикләнмә. Мин теге дөньядан кайтмадым. Ләкин бу дөньяда да яшәмәдем. Мин яшәгән дөнья — җир белән күк арасында. Дөресрәге, яшәү белән үлем арасында. Син ул тормышны күрдең. Мөштәри урамындагы йортыңнан хатларыңны табып биргән бомжны хәтерлисеңме? Таһир дигән бәндәне? Син: “Таһирымны хәтерләтәсең”, — дигәч, җир тишегенә кереп китә язган ир затын? Шул Таһир — Син җиде ел элек югалткан Таһирың була инде. Танымадың… Танырлык түгелдер шул хәзер мин. Танымавың хәерлерәк тә. Күзеңә бомж булып, сукбай булып күренәсем килми. Бүген мин Сиңа лаек түгел. Җиде ел буе үз күңеленә тугры калган Зөһрәсенә лаек Таһир булып, чын кеше булып күренәсем килә. Киләм әле мин Сиңа, Зөһрә, кайтам әле. Көт мине. Үтенәм, үзең эзләмә. Бераз вакыт бир. Тормышымны, күңелемне җайларга мөмкинлек бир. Шуны онытма: минем саф күңелем, ихлас мәхәббәтем, сине өзелеп ярата торган олы йөрәгем бар. Хәтерем бар, иманым бар, хыялым бар…
Барысы өчен дә кичер мине, кадерлем. Сиңа китергән кайгы-борчуларым өчен кичер!
Һәм… мең-мең рәхмәтләр Сиңа! Тугрылыгың өчен, сабырлыгың өчен, кече күңеллелегең, олы йөрәгең өчен рәхмәт!
Вәгъдә — иман. Сиңа вәгъдәмне, сүземне бирәм — мин тиздән олы тормышка, кешеләр арасына кайтачакмын. Син әле минем өчен горурланачаксың…
Мин тормышны шундый сагындым, Зөһрә! Мин Сине өзелеп сагындым!
Көт мине, көт!
Синең Таһирың”.
Зөһрә яшәгән йортны эзләп табу кыен булмады. Фатиры да икенче катта гына икән. Әмма ишек бикле иде. Таһир нишләргә белмичә таптанып торган арада, каршы яктагы ишек ачылып китте. Аннан берсеннән-берсе тазарак ир белән хатын килеп чыктылар.
Ишек төпләрендә торучы сәләмә сукбай шикләндергәндер шул.
Әзмәвердәй ир шундук сорау ала башлады:
— Син кем?
— Почта… Ә-ә… Таһир.
— Нәрсә кирәк монда?
— Менә бу фатирның хуҗасын көтәм.
— Син аның кеме?
— Беркеме дә түгел.
— Шулай булгач?
— Нәрсә?
— Шулай булгач, ычкын моннан, пока исән-сау чакта.
— Юк, миңа Зөһрәне күрергә кирәк.
— Ычкын диләр моннан! Ну?
— Мин нишләгән соң? Мин просто көтәм… Беркемгә дә тимим…
— Син нәрсә, аңламыйсыңмы әллә? Кулны пычратасы килмәгән иде… Юньле чакта күз алдыннан олак! Юкса…
— Нәрсә — юкса?..
— Күзеңне төртеп тишәм! — Теге бәндә, ике бармагын тырпайтып, Таһирга табан килә башлады.
Ләкин Таһир белә: көч тәннән түгел, җаннан! Шуңа да курыкмый.
— Чыкмыйм. Син мусор түгел, мин шалава түгел!
— Әле шулаймы? Хәзер мин синең бетле башыңны сугып ярам!..
— Кем кемнекен ярыр әле…
— Ах, урам бич-ч-чурасы!.. — Теге гәүдә, аю кебек алпан-тилпән атлап килде дә кизәнеп сукмакчы булды. Ләкин сугарга өлгерә алмый калды. Ул кизәнгән арада, Таһир яшен тизлегендә үрелеп, аның иягенә бәреп алды. Әзмәвердәй ир заты бераз чайкалып торды да, артка таба янтаеп, стенага барып бәрелде, аннары, шул стена буйлап, салмак кына идәнгә шуып төште.
Янында басып торган хатынга шул җитә калды, ул, җир ертып кычкыра-кычкыра, баскычтан аскы катка ташланды, аннары урамга ук атылып чыгып китте. Аның:
— Үтерәләр!.. Үтерәләр!.. Милиция!.. — дип ачыргаланып кычкырган тавышы шактый вакыт һаваны ярып торды әле.
Ир кеше, бераздан исенә килеп, Таһирга күтәрелеп карады, аннары, ыңгыраша-ыңгыраша торды да фатирына кереп бикләнде, теленә нәрсә килә шуны әйтеп, сүгенергә кереште.
Таһир дәшмәде. Зөһрә ишеге янына барды да, хуҗасының ишек ачуын көтеп утырган эт кебек, стена буена чүгәләп, сабыр гына көтә башлады. Күңеленә Бөкенең: “Әдәплелеккә әдәпсезләрдән дә өйрәнеп була” дигән сүзе килде. Елмаеп куйды: ә үзе соң, үзе!..
Милиция тиз килеп җитте. Подъезд төбенә чыелдап килеп туктаган машина тавышына Таһир, сискәнеп, торып ук басты. Күп ташыдылар аны бу машинада, кан косып күп ятты ул аның пычрак идәнендә… Юньлегә түгел бу… Таһир үзенең нинди бәлагә тарганын шунда ук аңлап алды. Бу биек йортларга якын бармаска ант иткән чаклары бар иде инде. Бу юлы Зөһрә дип килде шул. Шуңа да үкенми, Зөһрә белән бәйле бер нәрсәгә дә үкенми ул…
Сулышлары буылып чабып кергән милиционер егетләр, Таһирны, кулларын артка каерып, йөзе белән таш идәнгә егып ташладылар. Арттан аякларын күтәреп, каерылган кулларына шытырдатып бәйләп тә куйдылар. Таһир белә: ментовкада моны, көлеп, “ласточка” диләр. Аз гына да селкенерлек түгел. Селкендеңме — бөтен сеңерләрең, кан тамырларың шытырдап өзелә башлый, сөякләрең сөяктән, итең иттән куба…
Таһир нидер кычкырырга тырышып карады. Ләкин бер авыз сүз дә чыгара алмый калды, таза өч егет каты башлы итекләре белән аның бил-күкрәк турысына типкәли башладылар.
— Син кем?
Таһирның дәшәрлеге калмаган иде, җитмәсә, таш идәнгә егылганда, ул авыз-борынын нык кына җимергән булган икән…
— Кайсы фатирны басарга иде исәбең, гад? Ну? Әйтәсеңме-юкмы? Юкмы? Мә, алайса, мә, мә!
Таһирның кан тулышкан авызыннан ыңгырашып-иңрәп бердәнбер сүз чыкты:
— Ф-ф-а-ш-ш-ист…
— Бирермен мин сиңа фашистны! Менә шундый була ул фашист, менә, менә, менә!
Кинәт үлем тынлыгы урнашты. Таһир сагайды. Әллә чынлап та үлдеме ул? Авырту да сизелмәгән кебек… Сизелә… Әнә йөрәгенә төшеп сызлый… Бөтен тәненә энә кадап чыкканнар диярсең…
Шул вакыт җанга илаһи дога булып ята торган таныш тавыш ишетелде. Әмма бу догада усаллык та бар иде:
— Нишлисез сез? Ник кыйныйсыз аны? Прекратите!
— Бомж бит ул. Рәхмәт әйтегез әле. Өегезне таларга кергән әнә... Гад! Менә, күршеләрегез күреп калган.
Идәндә йөзтүбән капланып яткан Таһир башын Зөһрә ягына бормакчы булды. Булдыра алмады.
— Зөһрә-ә-ә…
Зөһрә иң элек, сискәнеп, читкә тайпылды, аннары, ниндидер үтә дә таныш, хәтта кадерле, газиз тавыш ишеткәндәге кебек, идәнгә тезләнде.
— Кем син? Каян?
— Таһир мин… Почта… Хат китердем…
— Таһир?.. Мөштәридәнме?..
— Әйе… Почта… Хат…
Зөһрә, торып, милиционерларга җентекләп аңлата башлады. Элек Мөштәри урамында торуын, күптән түгел генә шушы йортка күчеп килүен, хатларын онытып калдыруын, аларны шушы Таһир дигән кешенең табып бирүен, өй адресын аңа үзе биреп калдыруын тәфсилләп сөйләп чыкты, Таһирны җибәрүләрен үтенде.
Ышандылар. Җибәрделәр. Юкка шау-шу куптарган өчен каршы як күршеләргә шелтә белдерделәр. Чыгып киттеләр.
Таһир, кара кан йотып, таш идәндә утырып калды. Тәннәрен, аяк-кулларын язарга тырышып карады — сынган, имгәнгән җире юкмы… Юк бугай. Калганы төзәлер, йомшак җир тиз төзәлә ул. Ә менә күңел нинди икән? Катымы, йомшакмы? Күңелне күргән яки тотып караган кеше юк шул, юк…
Зөһрә өенә чакырды. Таһир кермәде. Ул киемнәрен тәртипкә китереп булашкан арада, Зөһрә үз фатирыннан юеш чүпрәк, йод, мамык алып чыкты. Ләкин Таһир аның ярдәменнән баш тартты.
Кесәсеннән таушалып беткән конверт чыгарды да:
— Миңа китәргә кирәк. Сезгә хат кына калдырмакчы идем. Ә менә ничек килеп чыкты. Зинһар, гафу итегез…
— Үзегез ачуланмагыз. Нинди хат ул? Кемнән?
Зөһрә сагайды. Йөзендәге җыерчыклары тагын да ныграк беленеп тора башлады. Күзендәге якты нурны шомлы уй юып төшерде…
— Таһирдан.
— Кемнән?
— Әйе-әйе, Таһирдан хат бар. Менә, алыгыз…
— Аның бөтен язган хатлары да миндә. Утыз хаты да… Тагын нинди хат ул?
— Утыз беренчесе, димәк… Ышанмасагыз, конверт тышына карагыз. Аның кулымы?
— Аныкы…
— Димәк, бу хат Таһирдан?
— Шулай булып чыга…
— Алайса алыгыз…
— Рәхмәт…
— Ярый, сау булып торыгыз. Онытмагыз. Таһирыгызны онытмагыз. Көтегез. Бер килер ул, көтегез…
— Рәхмәт сезгә, Таһир… Ләкин мин берни дә аңламыйм. Сез шаяртасызмы? Әллә нидер беләсезме? Әйтмисез генәме?
— Юк, шаяртмыйм. Минем шаяртудан узган инде. Күреп торасыз… Хушыгыз…
— Хушыгыз… Таһир…
Таһир, башын күтәреп, Зөһрәнең күзләренә карый алмады. Көче җитмәде. Авыру җанын, җәрәхәтле тәнен алып, йөгереп чыгып китте. Ул хәтта Зөһрәнең: “Нинди хат бу, Таһир? Монда бит яңа адресым язылган… Ә ул минем күчкәнне белми, белми!.. Нинди хат бу? Син үзең кем, Таһир? Син — Таһир? Таһи-и-ир!..” — дип үрсәләнеп кычкырып калуын да ишетмәде. Ишетсә дә кире кермәс иде. Аның, тизрәк Кабан буендагы фатирына кайтып, рәтлерәк киемнәрен киеп, төргәккә төйнәлеп куелган рәсем-сурәтләрен алып, Мөштәри урамында эшләүче дуслары янына сугылып, Сало табып биргән паспортын кесәсенә салып, туган якларына кайтып китәсе бар иде.
6
Туган яктан китү — җанның бер өлешен югалту ул. Таһир исә туган ягында җанының бер өлешен генә түгел, бу җан дигәннәрен бөтенләе белән калдырган булган, ахры. Ул хәзер менә шул җанын эзләп кайтып килә.
Кайтышлый ук әнкәсенең каберенә кереп чыгарга булды. Аның вафатыннан соң беренче кайтуы Таһирның. Күмәргә дә кайтмады бит... Аннан соң да… Бөтенләй бүтән дөньяда, бүтән гамь белән яшәде шул ул соңгы елларын. Җансыз тормышта яшәде…
Ләкин әнкәсенең кабер өстендә дә Таһирның җан әсәре күренмәде. Зират аны үлем тынлыгы белән каршы алды. Әнкәсенең рухын да тоймады ул. Аны бу минутта бөтен рухлар, җаннар, әрвахлар ташлап киткән иде. Ташларлар да шул. Кем ул хәзер? Адәм затымы? Әллә Иблис токымыннанмы? Хак мөселманнан ни-нәрсә калган аңарда? Өрәк! Менә кем ул? Җансыз, кыяфәтсез, бәхетсез бер бәндә!
Әнкәсе дә беравыз сүз сөйләшмәде. Үпкәләгәндер, рәнҗегәндер шул. Бәлки, аның ятим рухы улының адәм карамаслык кыяфәтен, җәрәхәтләнеп, кутырга каткан йөзен күреп торгандыр? Бәлки, Зөһрә кебек, ул да Таһирны танымагандыр? Ана булып та танымагандыр…
Зираттан чыккач, Таһир туганнан туган тиешле абыйларына китте. Әнкәсен соңгы юлга озаткан кеше ул. Бу хакта Казан урамнарының берсендә йөзгә-йөз бәрелешкән авылдашы хәбәр итеп киткән иде. Шуңа күрә, Таһир аңа бик рәхмәтле. Әйбәт кеше ул. Кешелекле. Туган җанлы.
Әмма бу юлы Хөсәен абыйсы Таһирны салкын каршы алды. Шулай да бер начар сүз дә әйтмәде, кырын да карамады, шундук өенә, күңеленә сыйдырды, аякка басканчы, башлы-күзле булганчы үзләрендә яшәп торырга кушты.
Өстәлдәге сыйлар янына аракы шешәсе чыгып утыргач, Таһир йөзен чытты. Хөсәен абыйсы да эчми башлаган икән, ул, бик тиз аңлап алып, шешәне җәһәт кенә өстәл астына төшереп җибәрде.

You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 19
- Parts
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 01
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 02
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 03
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 04
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 05
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 06
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 07
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 08
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 09
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 10
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 11
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 12
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 13
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 14
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 15
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 16
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 17
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 18
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 19
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 20
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 21
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 22
- Әткәйнең Сугыш Көндәлеге - 23